Читать книгу «Үз туксаным туксан / Моя правда» онлайн полностью📖 — Гамила Афзала — MyBook.
image

Кыяр-кыймас

Безнең очта яши Зөлхәбирәм,

Күзләрем һич шуны күреп туймас;

Җан калтырап, күрсәм, сәлам бирәм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Нинди бәхет әгәр миңа барса,

Ничек сөяр идем хатын булгач;

Күргән саен янып сөю арта,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Ул клубта бии Гариф белән,

Көләч йөзле, матур, кашы кыйгач,

Мин елмаеп кына якын киләм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Танцы бетте, алар бергә кайта,

Яхшы беләм: алар гади юлдаш.

Яхшы беләм: ул мине ярата,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Сөйгәнемне, малай, Салих алды.

Алар китте. Кайгым эчемә сыймас…

Йөрәкләрем өзелеп карап калдым,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Ак бәхетләр телим мин аларга,

Берсе – ярым, берсе дусым булгач.

Читен икән яшәү дөньяларда,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Тотып җибәр, апаем…

Баш төзәтеп ара-тирә,

Баш авырткач, ава-түнә,

Бригадага эшкә әйтергә,

Урам буйлап Ахун килә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Харис агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә;

– Фани дөнья эше бетмәс,

Күңел ачар чаккаем, – ди, –

Тәнгә сихәт – тәңкә сыйфат,

Тотып җибәр, апаем, – ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Латыйп агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә:

– Ахун, малай, сүгенмә, – ди, –

Чыгып булмый бүгенгә, – ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Шакир агай, басуга чык!

– Кунак җыйдым өем тулы.

Бүген бездә бәби туе, –

Чыгып булмый бүген генә.

Тотып җибәр берне генә!

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

– Сара җиңги, басуга чык!

– Вакыт юк бит, апаем, – ди, –

Товарымны сатаем, – ди. –

Самогоным яхшы, диләр,

Бер стакан салып җибәр!

Миндә бетмәс, мичкә кипмәс,

Тагын берне кагып җибәр…

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Җире белән – урыны белән,

Җиргә ятып борыны белән,

Ахун йоклый, төшләр күреп,

Төрле мәзәк эшләр күреп:

Аңа, имеш, сөенә-сөенә,

Мәскәү абзый медаль бирә.

Өф-өф итеп…

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Сокланабыз аңа исебез китеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп.

Егет үстерәбез туган илгә,

Мондый асыл малай бездә генә.

Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына.

Тәпи йөри башлый яңа гына,

      тып-тып итеп,

      тып-тып итеп.

Малай үсә. Буе, яше арта,

Бәби чагы инде калды артта.

Күн диванга ятып «Казбек» тарта,

      пыф-пыф итеп,

      пыф-пыф итеп.

«Әни, давай, миңа шиблет кидер,

Алыгыз миңа заграничный нидер!

Әти, давай, папироска йөгер,

      лап-лап итеп,

      лап-лап итеп!»

Йөгерәсең, кала тузан тузып,

Автомобильләрне юлда узып,

Магазинга, магазинга тизрәк,

      «Казбек» кирәк,

      «Казбек» кирәк!

Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап,

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

      анда лап-лап,

      монда лап-лап.

Укырга җибәрдек, бармый анда,

Безнең сүзне алмый искә-санга,

Коньяк эчә хәзер ресторанда,

      голт-голт итеп,

      голт-голт итеп.

Матур кызлар белән прәннек ашый,

Акча сорап безгә допрос ясый,

Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,

      дөп-дөп итеп,

      дөп-дөп итеп.

Җыелыштан соң уйлану

…Собраниедә йолкыш Габделбарый

Мине тәнкыйтьләргә кереште.

Кадеремне белми, әйдә, ярый,

Мин онытмам әле бу эшне…

      кәнишне!

Үзен сөя, имеш, ә кем сөйми,

Саттаров та телгә килеште;

Җаббаров та шулар көен көйли, –

Язып куйыйм әле бу эшне,

      кәнишне!

Ул малайлар пүскәй кычкырсыннар,

Көз көне санарбыз чебешне.

Бу абзагыз сезне бәреп егар!

Болай гына куймыйм бу эшне,

      кәнишне!

Иртәгә үк куып чыгарырга

Пычак телле шадра егетне!

Миңа каршы гауга кубарырга,

Мин күп күрдем андый җимешне,

      кәнишне!

Партком, цехком миңа каршы чыга,

Коры тотам, ахры, мин эшне,

Может, миңа азрак йомшарырга,

Әзрәк юл куярга тиешле,

      кәнишне?..

Хатын да бит мине кушбугаз, ди,

Халык сүзен тыңлау килешле.

Үч алырга йодрык кызган иде,

Куеп торыйм, ахры, бу эшне…

      кәнишне?!

Дипломлы кәләш

Вакыт җиткән аңарга

Кияү эзләп карарга;

Агроном дипломы белән

Катык сата базарда.

Вак-вак атлаган була,

Урам таптаган була.

Ә анасы, безгә кереп,

Кызын мактаган була.

Гуртка барасыңмыни,

Бирнә аласыңмыни?

Кияү чыкмаган кызыңны

Миңа тагасыңмыни?

Кино килгән, кино килгән…

Малай-шалай сөенеп йөри,

Беләсезме шатлык нидән? –

Авыл шаулый, авыл гөрли:

– Кино килгән, кино килгән…

Сөенделәр җегет-җилән:

Яхшы хәбәр, җилле хәбәр.

Инде безгә бүтән кино

Күреп булмас көзгә кадәр.

Кызлар өчен ямьле көннәр,

Курчак кебек киенделәр.

Җиңгиләр дә сөенделәр,

Дәртләнделәр яшь киленнәр.

Правлениегә халык тулды,

Кәнсә эче гөрли генә.

Гайнан абзый акча җыйды,

Билет-фәлән бирми генә.

– Кәгазь майлы боткамыни,

Билет сезгә чурткамыни;

Өйгә кайтып киткәндә,– ди,–

Ташлыйсыз бит идәнгә,– ди.

Утырабыз кино көтеп,

Көнбагышны учлап тетеп;

Төкерәбез уңга-сулга,

Теф-теф итеп, теф-теф итеп.

– Гайнан абый, нинди кино?

– Башла инде, унбер тула!

– Җәмәгатьләр, хәзер була

Сезнең алда «Волга-Волга».

– Әйдә, бөтер, Гайнан абый!

– Әйдә, төкер, Гайнан абзый!

Егерме ел карый-карый,

Эч пошканда, ул да ярый.

– Киноң шундый җүнсезмени,

Артистларың телсезмени:

Иреннәрен селкетәләр,

Сөйләшмичә ни көтәләр?

Гайнан әйтә: – Товаришлар,

Күп сөйләшеп бу артистлар

Карлыкканнар, шуңа алар

Сөйләшмиләр, бичаралар.

Карый-карый тәмам алҗап,

Сигез тапкыр лента ялгап,

Өч бүлеген бетергәндә,

Мотор тынды бөтенләйгә.

Гайнан әйтә: – Мотор янган,

Бер шөребе төшеп калган,

Ардым инде үзем дә,– ди,–

Җитеп торыр бүгенгә,– ди.

Калганнарын, ходай кушса,

Моторны, – ди, – ямап булса,

Тәвәккәлләп көен-көйгә,

Күрсәтербез берсекөнгә.

Килешү

Бакчагызда нәфис гөл генә лә,

Сулар сибәр идем мин генә.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Сулар сибәр идем мин генә.

Бик мәслихәт күрә әткәй-әнкәй,

Сандугач та очыра баласын.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Сандугач та очыра баласын.

Мин һөнәрсез түгел, мал да табам,

Почёт тактасында сурәтем.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Язмыш шулай язган, күрәсең.

Сез, кәнишне, үзегез белерсез лә,

Сез аңламый торган түгелсез.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Ялгыз йөрүләре күңелсез.

Кичә генә бардым шәһәргә лә,

Ефәк күлмәк алдым мәһәргә.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Ефәк күлмәк алдым мәһәргә.

Без килештек, сездән рөхсәт кирәк,

Фатихагыз кирәк яшьләргә,

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Пар күгәрчен кебек яшәргә.

Авыл клубында концерт

Фокус күрсәтүче чибәр егет,

«Карагыз, мин бик тиз байыйм» диеп,

Кузгалмыйча баскан урыныннан,

Акча койды авыз-борыныннан.

– Күр әле, карт, – диде кемдер берәү, –

Менә Айсылуга асыл кияү.

Утырыр идек акча санап кына,

Кияү байлыгына карап кына.

Шуннан егет, төрле юк-бар сөйләп,

Кулына алды ике төпсез чиләк.

Берсе эченә берсен каплады,

Шуннан товар чыгара башлады…

– Улым, – диде шулчак Шәкүр бабай, –

Ай-яй, ансат мал табасың, малай.

Чыгарчәле шуннан ансат кына

Сыерларга ферма ясап кына.

Безнең председатель Сафа куштан

Бушатырга мачтыр юкны буштан.

Хикмәт чыкмый аның, ә син оста,

Ярдәм итче шуңа, пожалыста!

Сәләхетдин абзый сүзләре

Дүрт малаем дүрт урында,

Газетта алар турында

Язалар, сөенә күңел,

Мактанып әйтү түгел.

Алар район күркесе лә,

Начальниклар дүртесе дә,

Сокланып туймый күңел,

Мактанып әйтү түгел.

Кабинетта уңга-сулга

Кычкыралар телефонга,

Мал табалар бик җиңел,

Мактанып әйтү түгел.

Базарга да левковуйда,

Абзарга да левковуйда,

Башкалага күчү уйда,

Мактанып әйтү түгел.

Бер министр кызын димли,

Кызы фәрештәгә тиң, ди,

Ләкин малай, кирәкми, ди,

Мактанып әйтү түгел.

Бер төрик әле, Сәйфулла,

Янчыгым юк минем монда,

Калган акча сандыгында,

Мактанып әйтү түгел.

Карчык белән без икәү

Өй каршында тупыл үскән,

Тәрәзәдән кояш төшкән.

Әнкәләре белән түрдә

Чәй эчәбез икәү бергә.

Чәй эчәбез шикәр кабып,

Үткәннәрне искә алып:

– Шөкер, – дибез бер-бер артлы, –

Кишер чәе бәрәкәтле!

Карчык минем уңган нәрсә,

Аш-су фәлән әзерләсә,

Бәлеш-мазар чамаласа,

Телең йотма, шәйләп аша!

Кырык еллап тату торып,

Хәлле генә тормыш корып,

Берсе-берсе баһадирдай

Үстердек без алты малай.

Тәмле уйлар, татлы уйлар

Кунак булды безнең өйдә:

«Яшь киленнәр, ямьле туйлар

Шатлык алып килер безгә.

Йортлар салып шыңгырдатып

Чыршы белән, нарат белән,

Тарантаслар зыңгырдатып,

Туйга китсәк пар ат белән…

Әнкәләре ефәк кигән,

Көмеш кашык балда-майда,

Йөрербез без карчык белән

Бер малайдан бер малайга…

Килеп керсәк, менә кемнәр,

Урын түрдә, аста мендәр.

– Сый бар иде бик бәләкәй,

Җитешегез, әткәй-әнкәй!

Безгә пачут, безгә хөрмәт,

Кызылымы, акмы кирәк!

– Эһем-эһем, әйдә, ярар,

Исәнлеккә, балакайлар!..»

Тәмле уйлар, татлы уйлар

Кунак булды безнең өйдә.

Яшь киленнәр, ямьле туйлар

Күренмәде әле безгә.

Хәстәрлисең югын-барын,

Һәркайсына кием-салым.

Укып чыккач, кеше булгач,

Кая синең малайларың?

Олактылар калаларга,

Җайлы эшкә, чиста эшкә.

Ятим калган ихатада

Кычыткан да әрем үсә.

Туганкай, инде нишләргә,

Үпкәлибез бу яшьләргә,

Калдык колхозда эшләргә

Карчык белән без икәү.

Шәрифулла күршем белән

Әмма ансат һөнәр таптым,

Баеп ятам җайлап кына.

Бура чаптым, бура саттым –

Файда калды байтак кына.

Караңгы төн, кара урман,

Атым белән барам юлдан.

Бу урманда күпме агач

Китте инде минем кулдан…

Кисәм чыршы, кисәм нарат,

Үзем карыйм уңга-сулга.

Мылтык асып, усал карап

Килеп чыкты Шәрифулла.

– Нигә боздың син законны?

Хәзер язам пыртакулны!

Рапорт бирәм начальникка,

Әзерләп куй биш йөз сумны!

– Абзыкаем, Шәрифулла,

Үзең күрше, үзең кода;

Каршы торма минем юлда,

Ярты литр менә кулда!

Үзең өчен караштыр җай,

Хөкүмәт ул болай да бай.

Адәм кулы кисә торыр,

Урман һаман үсә торыр.

Моның чаклы кем дә чиртә,

Харап икән ике киртә!

Татулыкка ниләр җитә,

Тотып җибәр исәнлеккә!

– Мөмкин түгел һич, знакум,

Каты, малай, монда закон;

Берне генә авыз итсәм…

Ачы да соң, нәләт төшкән!

Штубы син юлны кара,

Күренмиме кеше-кара,

Тагын берне авыз итсәм…

Ай-яй, ачы, нәләт төшкән.

Мин күрмәгән, син белмәгән –

Башың азат мең бәладән.

Ходай саклап эләкмәсәк,

Тыныч кына булыр яшәп…

– Ярый, сау бул, Шәрифулла,

Сагындырма, ялындырма;

Кагылгала иртә-кичен,

Сындырырбыз мәгәричен!

Караңгы төн, кара урман,

Шыпырт кына кайтам юлдан.

Йөри торгач, бәхетсезлек

Килде чыкты, Ходай орган.

Кем уйлаган, кемнәр белгән,

Бәла тактым бу башыма, –

Шәрифулла күршем белән

Килеп бастык суд каршына.

Тапсак – сигез, бүлсәк – тигез,

Белгән идек дөнья җаен;

Инде хәзер нәрсә дибез,

Шәрифулла абзыкаем?!