© Татарстан китап нәшрияты, 2015
© Шәех Л. М., төзү, 2015
Мин, Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында 1921 елның 23 маенда урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Минем дөньяга килүем турында мәгълүматны, шәмәхә карандашны төкерекләп, әти коръән читенә язып куйган булган, соңыннан ул коръән югалган. «Алабута елының җәй башында тудың» дигән хәбәргә таянып, «23 майда» дигән төгәл датаны мин үзем уйлап чыгардым.
Мине өч яшемдә сөннәткә утыртканнар. Бүрәнә череген бүрәнәдән чеметеп алып, тиешле урынга үзем сибеп, ыштан кими генә йөрү дә хәтердә.
– Сиңа Гамил дип исем куйдык, «гамәл кылучы» дигән сүз, ягъни «намаз укучы», – дип әйтә иде әти, минем баштан сыйпап, – күп итеп намаз укырсың, улым, инәң белән миңа хәер-дога җибәрерсең, ярармы?..
1924 елда, унынчы баласын таба алмыйча, 26 яшендә минем әни Таибә үлеп китте. Күп тә үтми, безгә «яшь әни» килде.
Олыларның сөйләшүендә «күмәкләштерү», «колхоз», «каты салым» кебек аңлашылмый торган сәер сүзләр ишетелгәли иде. Беренче тракторлар артыннан без, малайлар, шау-гөр килеп чабып йөрдек. Күмәкләштерү чорында беренче сыйныфка укырга бардым. Безгә тәүге тапкыр латин хәрефләре белән басылган әлифба, бер дәфтәр, бер карандаш бирделәр. Баш күккә тиде.
Укырга гаҗәп тиз өйрәндем мин. Әлифба бик матур, анда сурәтләр, шигырьләр күп иде.
Күрсәт әле, туганкай,
Ничек утын яралар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай утын яралар…
Кайсы шагыйрьнең шедевры булгандыр бу шигырь, без укып, бик тиз күңелдән ятладык, хәзер дә онытылмаганнар менә.
1931 елның җәендә безнең гаилә Магнитогорскига төзелешкә күчеп китте. Юл тәэсирләрен бөртекләп язмыйм. Шул елның көзендә инде Магнитогорскиның барак-мәктәбендә, икенче сыйныфта сафка тезелешеп җырлаганыбыз хәтеремдә.
Поплары да калмасын,
Мулласы да чалмасын
Салып ташласын.
Безнең кебек бил бөгеп,
Безнең кебек тир түгеп, тир түгеп,
Эшләп ашасын!
Мәктәп елларымның иң сагынып искә ала торганы – 35 нче ТБУМда (тулы булмаган урта мәктәптә. – Л.Ш.) укып йөрүләр, әдәби китаплар укыган, әдәбият түгәрәгенә җилкенеп йөргән, якты өмет белән яшәгән еллар. 1936 елда мин, Габдулла Тукай шигырьләренә кызыгып, шигырьләр яза башладым. 1937 елда «Магнитогорск» исемле шигырем «Баку эшчесе» газетасында басылып чыкты. «Сыйныф шагыйре» булып, «данга күмелеп» баш әйләнеп йөрдем.
1937–1938 уку елында Троицк шәһәрендәге педтехникумга укырга кердем. Бер ел укып, беренче курсны тәмамлагач, авырып, аксап, кире Магнитогорскига кайттым. Салкын баракта торуларның нәтиҗәсе… 1938 елда «Азат хатын» журналында «Амур буенда» исемле шигырем чыкты. Буыннар авыртып, озак больницада яттым. Элек үзем укыган 35 нче мәктәпкә 9 нчы сыйныфка укырга кереп карадым. Русча уку бик авыр, елына 150 сум акча түләргә кирәк. Аны каян аласың?! Укуны ташлап, эшкә керергә туры килде. Ә шигырьләр һаман язылдылар. Еракта Тукай таҗы ялтырап торды.
1940–1949 елларда Магнитогорскидагы Сталин исемендәге Металлургия комбинатының Төп механика цехында кара эшче, сцепщик-такелажчы, строгальчы булып эшләп йөрдем. Мин эшләгән тимерчелек бүлегендә төрле зурлыктагы бомбаларның кабырчыклары чүкелде, снарядлар штампланды. 1942 елның азагына чаклы уникешәр сәгать ялсыз эшләдек. Шигырьләр языла тордылар.
Сугыштан соң, 1946–1948 елларда, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, үзем дә берни белмәгән килеш, шул яшьләрне өйрәтеп, шәһәрнең клубларында, җәйге эстрадаларында, культура сарайларында постановкалар, концертлар куеп җенләндем. Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир, Әнәс Камал әсәрләрен кат-кат сәхнәгә куйдык. Без дә артистлар идек, осталык бик чамалы, талант турында сөйләп торасы да юк, Ходайга тапшырып, суфлёр артыннан кабатлап барасың. Кул чабалар иде.
1949 елда, сәламәтлегем начар булу сәбәпле, заводтан киттем. Шул елда «Совет әдәбияты» журналында «Монтёрлар» һәм «Мартен кояшы» исемле ике шигырем басылып чыкты. Берничә ай гомуми торакта комендант булып эшләгәннән соң, «Большевик» промартеленә тегү цехы мөдире булып эшкә кердем. Өч ел наряд язып, каптырма-сәдәф санап, акча, план чутлап, сатин, мамык үлчәп йөргәннән соң, бөтенләй аяктан егылдым. 1954 елның язында, таякка таянып, икенче группа инвалид булып, больницадан чыктым. Инде кая барырга?
Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылында яшәп яткан өлкән апама кайтып егылдым. Кәлтәй елгасы буенда урманлы, сандугачлы авыл. Урамнарда яшел чирәм, иске мәчет утыра кыйгаеп. Анысы клуб икән. Чатнатып татарча сөйләшәләр, һәр җөмләдә мәкаль, әйтем, тапкыр сүз, образлы, нәфис тел бизәкләре. Бигрәк тә кыз димләүче карчыклар теле матур: «Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас инде», «Оясында ни булса, очканында шул булыр» яки «Атасына карап улын коч, инәсенә карап кызын коч», «Якты чыраем, такта чәем» һ. б.
Шул мохиттә мин яңадан терелдем, бөтенләй яңа төр шигырьләр яза башладым. Шул ярлы авыл миңа өмет бирде, юморлы тел бирде, кыз бирде, бик күп типлар, көлкеле сюжетлар бирде. Мин төннәр буе кич утырып, «чумып-йөзеп» язарга тотындым. Өлкән язучылар Афзал Шамов һәм Сибгат Хәким миңа ярдәм кулы суздылар. Балалар өчен язган шигырь китабым конкурста премия алды. 1955 елда «Совет әдәбияты» журналының 11 нче санында матур гына кереш сүз белән берьюлы тугыз шигырем басылып чыкты. Шуннан минем хәлләр үзгәрде, эшләр алга китте. Татар-башкорт газета-журналларында өзлексез шигырьләрем басыла башладылар. Ышаныч, өмет, елмаю кайтты.
1957 елда беренче китабым – «Кар сулары» чыкты, аннан соң ел саен бер кечкенә генә китабым дөнья күрә килде. 1958 елда, никах укытып, туйлап, Нәфисә исемле кызга өйләндем, шул елда мине Язучылар союзына алдылар. 1959 елда баш балабыз Раушания тугач, Заболотский исемле унөч йортлы рус авылына күчтек, бер почмагы череп янтайган кечкенә генә йорт сатып алган идек.
Бу авылда безнең гомерләрнең иң матур таңнары атты, иң матур көннәре үтте. Кышкы озын кичләрдә рус картлары – «знакумнар» белән кәрт уйнап, пасха бәйрәмнәрендә кунакка барып, ачы бал белән сыйланып, бик тату яшәдек. Шомырт исле һава, сандугачлы, кәккүкле, җиләкле урман… Заболотскийда алты ел бик күтәренке рух белән, уйнап-көлеп гомер үткәрдек. Бәби туйлары, Шәрип авылындагы кардәшләрне чакырып, аш мәҗлесләре үткәрдек, мулла вазифасын үтәп йөри торган, яшел эшләпәле, кара түбәтәйле Зыятдин абзыйны чакыртып, дога укытып, балаларга исемнәр куйдырттык. Мин авыз сыпырып хәер өләштем. Заболотскийда елмаеп-көлеп торган бик тере шигырьләр күп язылды.
1965 елда Әлмәткә күчеп килдек. Авылда һәркем һәркемне белә, шәһәрдә күршеңне белмисең. Беркатлы, тупасрак юморлы авыл шигырьләре чоры төгәлләнде. Мөнәсәбәтләр катлаулырак, уйлар тирәнрәк, сатирасы ачырак шигырьләр язылды Әлмәттә. 1970 елда мине «За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В. И. Ленина» медале белән бүләкләделәр. 1971 елда миңа 50 яшь тулды. ТАССР Верховный Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләндем. Калынрак китапларым чыга башлады. 1977 елда минем иҗатым Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 1981 елда, алтмыш яшем тулу уңае белән, хөкүмәтебез мине «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләде.
Кагылып-сугылып йөрмәдем, тормышлар яхшы булды, гомерләр озын булды, шуңадыр күп эшләнде. Меңнән артык шигырем һәм вак хикәяләрем китап булып басылып таралдылар.
Гамил Афзал
1982
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Үз туксаным туксан / Моя правда», автора Гамила Афзала. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанрам: «Юмористические стихи», «Юмористическая проза». Произведение затрагивает такие темы, как «татарская литература», «книги на татарском языке». Книга «Үз туксаным туксан / Моя правда» была написана в 2015 и издана в 2015 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке