Читать книгу «Үз туксаным туксан / Моя правда» онлайн полностью📖 — Гамила Афзала — MyBook.
image

Тынгысыз һөнәр

Берәүләргә бәйләм-бәйләм гөлләрем бар,

Берәүләргә төртеп-төртеп көлгәнем бар;

Җырлыйм да мин, зурлыйм да мин,

                 хурлыйм да мин,

Нишлим инде, бик тынгысыз һөнәрем бар.

Нинди генә геройлар юк Җир шарында,

Күзәтәм мин яхшысын да, юк-барын да;

Герой эзләп аптырамыйм сез барында,

Гражданнар, сездән башка кемнәрем бар!

Юньсезләрне күргән чакта эчем пошты,

Көйдерерлек сүз әйтергә җенем кушты.

Ваклана, дип ачуланма, шигырь дусты,

Үзеңнең дә кимчелекләр күргәнең бар.

Юл ярмыйсың таулар кисеп, ташлар ватып,

Симерәсең күн диванда кырын ятып.

Үзеңнән зур һәр кешегә тәлинкә тот, –

Син дә герой, фельетонга кирәгең бар.

Кыя-таулар күкрәгенә менгәнем бар,

Кузгалаклы болыннарда йөргәнем бар;

Яшәү ямен, гомер ямен җаным тоеп,

Шатланырга ялкын тулы йөрәгем бар.

1959

Шундый-шундый эшләр

Әсмабикә җаным, ахирәт

Якшәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә килә урамнан,

Уң кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Безнең очта сиңа ни кирәк,

Бу чемодан нигә кулыңда?

Кызыл гөлләр сибим юлыңа!

– Малайкаем, чыктым кияүгә,

Сезнең очта торган берәүгә.

– Якты булсын, Әсма, уйларың,

Котлы булсын, җаным, туйларың!

Дүшәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә бара урамнан,

Сул кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Аргы очта сиңа ни кирәк?

Бу чемодан нигә кулыңда?

Алсу гөлләр сибим юлыңа!

– Сезнең очтан кайтам берәүдән,

Уңмадым мин, дустым, кияүдән.

Кияү түгел – җирән алаша,

Минем белән көн дә талаша.

Сишәмбе көн нурлы иртәдә

Койма буйларында күләгә.

Әсмабикә бара урамнан,

Уң кулына тоткан чемодан.

– Әсмабикә җаным, күз нурым,

Кайсы якка тоттың бу юлың?

– Малайкаем, уңыш бу җәйдә,

Күрше авылга чыктым кияүгә.

Кияү түгел, егет солтаны,

Кичә кичен күрдем мин аны.

Егет түгел, пешкән җир җиләк,

Ак бәхетләр телә, ахирәт!

– Якты булсын, Әсма, уйларың,

Котлы булсын, җаным, туйларың!

Берәр атна инде бу җирдә

Килен булып тордың һәр өйдә.

Пәнҗешәмбе нурлы иртәдә

Читән буйларында күләгә.

Әсмабикә ындыр ягыннан

Кайтып килә күрше авылдан.

– Әсмабикә җаным, ахирәт,

Бу авылда сиңа ни кирәк?

– Малайкаем, күңелем шатлыгы,

Кияү түгел – адәм актыгы…

   Ә анасы убыр, аждаһа,

Минем белән көн дә талаша,

Кайтам әле, алма кисәгем,

Бәдри Сәйфиендә исәбем.

*

Безнең якта чыкмый берәү дә

Атнасына алты кияүгә.

Гомер дусты, даими яр кирәк,

Әсмабикә җаным, ахирәт!

Тәвәккәл әби

«…Кәҗәбезгә печән беткән,

Колхозныкы хәләл икән,

Тәвәккәлгә тугыз җирдән

Хак Тәгалә бирәм дигән.

Хәерле кыл үзең, Хода!..» –

Гайни әби чыкты юлга.

Аның белән бергә китте,

Чана тартып, Сәрвәретдин.

Бара болар, һаман бара,

Ак кар ява һәм төн кара…

Карлы дала уртасында

Гайни әби кибән таба.

– И Ходаем, үзең сакла,

Кяферләрнең күзен капла,

Сәрвәретдин, балакаем,

Син карап тор, мин йолкаем!

Печән төяп чана тарткан

Кара төндә нинди юлчы? –

Аркасына мылтык аскан

Килде-чыкты каравылчы.

– Атам! – диде мәхәббәтсез… –

Әби калды тәһарәтсез,

Үкчәсенә китте җаны,

Басып калды хәрәкәтсез.

– Тфү, әстәгыфирулла!

Бәбекәем, Хәбибулла,

Эңгер-меңгер…

Син күр – мин күр,

Печән бирде Ходай юлда.

– Минемчә ялгышкан Алла,

Үз печәне булмаганга,

Колхозныкын җибәргән ул, –

Идарәгә җәвитсә бул!

Идарәгә әби барды,

Күзләреннән яшь чыгарды.

Ул намазчы, изге килеш…

Котыртучы шайтан, имеш.

Сәхибҗамал әбинең уйлары

Кияүләргә барып чыгам,

Бал калагы яларга;

Киленнәргә барып керсәм,

Бала бирә карарга.

Кияү бирде чәен, балын,

Шикәрен дә, борыч та;

Өйгә кайтсам, килен килгән,

Ярма сорап бурычка.

Көзге катык, көмеш кашык

Киявем белән кызыма,

Язгы катык, ярык кашык

Киленем белән улыма.

Гөнаһ шомлыгы

Салмак кына атлап, сагыз чәйнәп,

Кырдан кайтып килә Бибизәйнәп;

Балак очкайларын кысып бәйләп,

Яртышар пот бодай салган шәйләп.

Төенчеген салып иңсәсенә,

Урам уртасына җиткәч кенә,

Гөнаһ шомлык икән, коткар, Ходай:

Зәйнәп итәгеннән акты бодай!

Тавыклар җыелды, табыш күреп,

Шау-шу килде урам, этләр өреп,

Агай-эне, җегет-җилән көлде,

Бәхетсез башкае ниләр күрде!

Түзмәгән бит ярты сәгать кенә,

Харап итте эшне сәдәф кенә:

Өзелеп китеп, каһәр суккыры ла,

Кәтүк җебе генә тоттырды ла!

Идарәдә җыелыш

Идарәдә җыелыш бара.

Парторг Харис сүз ала:

– Ну, иптәшләр, социалистик

Ярыш ачыйк, – ди, – үзара.

Трибунага кәгазь тоткан

Чыга әби Бибиҗиһан:

– Иптәшләр, – ди, – менә монда

Минем картым Әхмәдулла.

Мин ярышам картым белән,

Эш ысулын, шартын беләм.

Ул да миңа җитди карар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…

Бибиҗиһан эшчән кеше,

Сөеп эшли колхоз эшен;

Сүз җаеннан әйтсәк ярый,

Фермада ул бозау карый.

Аның карты Әхмәдулла,

Кем әйтмешли, дөрес юлда,

Конюшнидә иртә-кичен,

Зур начальник атлар өчен.

Әхмәдулла, әйтү кирәк,

Салып кайта сирәк-мирәк,

Шулай да бик тату алар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…

Бибиҗиһан кызып китә,

Су эчә дә дәвам итә:

– Безнең тормыш алга бара,

Минем картым артта кала.

И ходаем, үзең кичер,

Минем картта иске фикер,

Хатыннарга чүбек баш, ди,

Кыска акыл, озын чәч, ди.

Шешә төбен ялаштыра,

Хатын-кызга караштыра,

Тәнкыйть сүзе үтми аңар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…

Карты белән Бибиҗиһан

Кайтып бара җыелыштан,

Үпкә катыш әйтә шунда

Карчыгына Әхмәдулла:

– Акча җыйдым калын төргәк,

Алырга дип сиңа күлмәк.

Ачу китердең, карчыгым,

Хәзер инде тот капчыгың!

Уйланыр ул Әхмәдулла,

Онытыр ул ачуын да,

Сабак өчен рәхмәт әйтеп,

Күлмәк алыр карчыгына.

Имин булсын бу дөньялар,

Тату гына яши алар.

Күп сөйләндем, инде ярар.

Һәм башкалар, һәм башкалар…

Ялкау кызлар

Син дә урта белемле лә,

Мин дә урта белемле шул;

Вузга кереп булмагачтын,

Нишләтик ул белемне!

Әнкәй, акча яумас микән,

Кесәгә таммас микән шул;

Маникюр ясатыйм әле,

Инженер алмас микән.

Алъяпкыч кесәләре, аһ,

Маскарад кичәләре, аһ…

Без кайчан булырбыз икән

Начальник бичәләре, уф!

Сабирҗан хаты

Сез ки гыйззәтле вә хөрмәтле дип,

Язып тормыйм сиңа, Шакирҗан,

Ә просто

Сәлам сиңа бөтен колхоздан!

Безнең колхоз яхшы эшләп бара,

Бездән читтә йөри начарлык,

Ә мин, туган, хәзер начальник.

Иң старший конюх булып киттем,

Конюшнине миңа бирделәр,

Бу Сабирҗан абзый гына эше,

Ышаныгыз аңа, диделәр.

Махы бирмә, Сабир малай, димен

Үз-үземә. Әмма эшемдә

Гаеп тапмый әле беркем дә.

Ә шулай да җиңгәң, бозау карап,

Миннән узып китте, чукынган, –

Мәскәү күреп, күргәзмәдә булып,

Йөреп кайтты колхоз чутыннан.

Уңыш яхшы булды, алты кило

Иген бирдек хезмәт көненә,

Клуб салдык, автомобиль алдык, –

Карап кына торчы үзенә…

Яшел калай белән түбә ябып,

Мәктәп салдык, малай, нараттан.

Ә начальник абзаң

Идарәгә йөри пар аттан.

Ил яшәрә, безнең иске авыл да

Танымаслык булып яңарды.

Карт топольләр шаулый җил-давылда,

Хәтерләтеп үткән заманны.

Туган җиребез чиксез байлык саклый,

Каян белә кеше барысын да?

Геологлар быел нефть тапты

Безнең колхоз җире астыннан…

Яшәрәсе килә, гомер ямьле,

Матурлана тормыш көн саен,

Бер син генә безнең арабызда

Күренмисең, Шакир дускаем.

Сагынырсың әле, бер кайтырсың,

Сагынмыйча булмый, күреп тор.

Кайтып килсәң, безгә кеше кирәк –

Бозау фермасына дирехтыр.

Бер эләксәң кайтып, ычкынмассың,

Җибәрмәбез сине авылдан.

Хезмәтеңдә зур уңышлар теләп,

Кайнар сәлам белән Сабирҗан.

Уку вакыты

Дус-ишләрем, күңел салыгыз шаян җырга,

Безнең гомер бүленәдер ике чорга:

Беренчесе диплом өчен уку чоры,

Икенчесе: белемнәрне оныту чоры.

Акыллылар киңәшенчә уку тиеш

Ак биләүдән аксакалга чаклы, имеш.

Гадел эшкә сәбәп

Хатын китте. Аерылыштык. Үч алырга

Уйламыйм да, гадел бит мин. Шушы көндә

Приказ бирәм МТСтан чыгарырга

Атасын да, абыйсын да, сеңлесен дә.

Пычак телле тәнкыйтьчеләр – начар халык,

Бездә, имеш, яши туган-тумачалык.

Җитәр инде, төзәлергә вакыт җитте.

Гадел эшкә сәбәп булып, хатын китте…

Аклану

Тәнкыйтьче:

– Нигә туң белән китап яздың,

Кулга тоткач, кулым өшеде?

Язучы:

– Телем түгел, үзем туңа яздым,

Кыш иде бит, малай, кыш иде.

Тәнкыйть сөймәүче Күркә

Кошлар абзарында Ата күркә

Эш турында ялгыш фикер йөртә:

Кабинетта утырып кич һәм иртә,

Телефоннан сөйләп гомере үтә.

«Мин җитәкче, үзем беләм» диеп

Кабарынып йөри, түшен киереп,

Тәрәзәдән карый, чәчен тарый,

Абзар ремонтлауга салкын карый.

Секретаре Ана үрдәкбикә

Белән

   көн дә театрга китә,

Премия яза, кемгә дисең,

Секретарьга, матур күзләр өчен.

Җитәкченең эшен тәнкыйть итте,

Киртә өстенә менеп, Әтәчетдин:

– Коллегалар, безнең Ата күркә

Эш эшләми, фәкать күзлек сөртә.

Тавыкларга җим табагы сорап

Язган заявкабыз айлар буйлап

Сукно астында ята.

Иптәш Ти-ти

Җимне җирдән чүпли.

         Ки-кә-ри-ки!

Сүз алды Каз:

– Эшләр начар бит,

Күп салгалый иптәш начальник.

И кычкыра безгә, и акыра…

Авызыннан исе аңкып тора.

Матур гына хатыны була торып,

Ана үрдәк белән… Моральсезлек!

Иске абзар, һаман ярык улак,

          кыйгак-кыйгак!

Икенче көн. Приказ:

«Саботажник

Әтәчетдин белән Ата казны

Эштән куарга!

Бибитавык белән Бибиказга

Яшь кияүләр итеп дәртле язда

Карга иптәш белән Чәүкә иптәшне куярга!

     Кошлар начальнигы: Ата күркә.

     Секретарь: Ана үрдәкбикә».

Кашларым тарткан иде

Сөйгәнем кайткан иде,

Кашларым тарткан иде,

Йөрәгемдә яз гөлләре

Чәчәкләр аткан иде.

Батыр да кебек үзе,

Матур да кебек үзе,

Сөям, диде, алам, диде,

Алыр да кебек үзе.

Туй ясыйк, ди, бу җәйдә,

Мин ашыкмыйм кияүгә.

Бер нәрсәгә хәтерем калды:

Ордены юк берәү дә.

Хәерниса, Гөлниса –

Бары да аңа күз кыса,

Әллә инде ярар микән

Барып куйсам югыйсә?!

Килеп күреште иртән,

Шинелен дә салмыйча,

Ни кыланып йөри икән,

Бер орден да алмыйча?

Кыюсыз Габдулла

Суга барган чак булса,

Судан кайткан чак булса,

Тамак кырып калмас иде,

Яратмавы хак булса.

Итегенең кунычларын

Сыдырып салган була;

Түбән очтан өч урадым,

Сызгырып калган була.

Җаның көйгән чак була,

Янып сөйгән чак була;

Нигә инде өзеп кенә

Әйтми икән Габдулла?

Шофёр

Өзгәләнмә, күңел, ташла, җитәр,

Соңга калды синең ай-һаең!

Инде көләр, адәм хуры итәр,

Харап кына булды башкаем!

Каткан куллы шофёр башың белән

Агроном кыз сиңа пармыни!

Аңа хатлар килә бөтен илдән,

Ә соң сиңа почёт бармыни!

Дәртләнде бит күңел, җилкенде бит

Хат язарга шуңа дөньяда;

«Фәлән-фәлән егет гашыйк…» диеп,

Кесәсенә салдым, дивана!

Инде үлем, юлда очратсаң,

Читкә генә карап узарсың.

Ул галим кыз, ә син майга каткан

Кулларыңны кая куярсың?!

Кино бара. Гарьлек! Янып-пешеп,

Мин утырам посып иң артта.

Караңгыда учка кәгазь төртеп,

Пинжәк итәгемне кем тарта?..

Чыктым. Укыйм: «Дустым, йөрәк янгач…».

Канатланып китте өметләр.

Кайсы кызны шофёр караталмас? –

Булдыра ул шофёр, егетләр!

...
9