Ачуын бүтәнгә төшерер
Көчсез кеше.
Бушны сөйләп көн үткәрер
Эшсез кеше.
Тик тә тормас, эш тә кырмас
Ялкау кеше.
Максат үрләрен яуламас
Таркау кеше.
Бертуктаусыз бәла салыр
Мыжык кеше.
Мәзәк сөйләп гомер итәр
Кызык кеше.
Яманлыгын сибәр-чәчәр
Шакшы кеше.
Бу дөньяны нурлап яшәр
Яхшы кеше.
Хатын булыр өчен, талант кирәк.
Артист бит ул тормыш-сәхнәдә.
Бер карасаң, очып кына йөри,
Бер карасаң, күзе яшьләнә.
Бер үк көндә комедиясе дә,
Трагедиясе дә уйнала.
Инде көлеп-елап бетте дисәң,
Драмада тирән уйлана.
Әле генә бөек ана булса,
Ут уйната эштә куллары.
Пешерүче, җыештыручы да —
Санап бетергесез рольләре.
Ә кич җитсә, үз иренең янына
Сөяркәдәй килә – уйнашчы.
Талант булса гына, ул – тормышта
Төп рольләрне оста уйнаучы.
Талантсызлар сәхнәләрдән китә,
Уен түгел тормыш аларга.
Дөреслек бер: шатлык икән – көлә,
Кайгы икән – кала еларга.
Үзең булып яшәү авыррак шул,
Бәхет кенә телик аларга…
Әгәр синдә йолдыз булып балкыр
Талантың юк икән уйнарга,
Хәерлерәк түгел микән залдан
Тик тамаша кылу аларга?..
Әкияттәге тулпар кебек хатыннар бар –
Канатланып, чабып, очып китәрлекләр.
Тормыш юлын тиңе белән шулай бергә
Күз ачып йомганчы җилеп үтәрлекләр.
Сандугачтай моң дәрьясы хатыннар бар,
Җырларыннан илерткәннәр, исерткәннәр.
Таң атканчы шашып-янып сайраганнар,
Бер гомердә кырык гомер кичерткәннәр.
Йөк атыдай хезмәт иткән хатыннар бар,
Мәңге аяк өсте йоклап, сабыр иткән.
Бәйге атларына кызыкмыйча гына,
Үз өлешен язмышы дип кабул иткән.
Эт шикелле тугры җанлы хатыннар бар,
Киләчәген тик берәүгә бәйләгәннәр.
Өшесә дә, ачыкса да, өйне саклап,
Иясенең уң кулына әйләнгәннәр.
Песи сымак йомшак, назлы хатыннар бар,
Мырлап кына, җырлап кына көн иткәннәр.
Хуҗаларын тәне белән җылытканнар,
Кыерсытсаң – тырнакларын күрсәткәннәр.
Балык кебек өнсез-тынсыз хатыннар бар,
Гомер буе тып-тын гына яшәгәннәр.
Алтынмы ул, шомамы ул, ялтырмы ул –
Авыз ачып, сүзне читкә чәчмәгәннәр.
Елан төсле боргаланган хатыннар бар,
Кысып алган, богау булып муенына.
Әй ысылдый, теле белән иркәли дә,
Тик эчендә – агу, суык куены да.
Хатын-кызлар әнә шундый төрле-төрле,
Йә кояшлы, йә яңгырлы һәрбер көне.
Булмышлары якын түгел мизгелләрме –
Суык язмы, әллә инде елак көзме?
Ир-егетләр кулларында, куенында —
Хатын-кызның очышы, аймылышлары.
Җир белән күк, су белән ут, кара һәм ак —
Ике затның үзе язган язмышлары.
Үз җаны белән ярашып
Яшәгәннәр күп микән?
Җанга канәгать әйберләр
Тәне өчен чүп икән.
Үз җаны белән килешеп
Яшәгәннәр бар микән?
Җаны риза булган киңлек
Тәне өчен тар икән.
Җан белән тән әнә шулай
Алыша да талаша.
Әйтерсең кеше гомере –
Тоташтан бер тамаша.
Җан белән тән ярашканда,
Камил булыр кешеләр.
Дөньялыктан ризадыр ул
Тик фәрештә ишеләр.
Тынлыкны тыңлыйм әле мин,
Тавышланмагыз, зинһар!
Шау-шу белән үтеп бара
Көннәрем, айлар, еллар.
Тавышланмагызчы, берүк,
Йөрәккә колак салам.
Күңелемнең төпкелләрен,
Уемны тыңлап алам.
Кояшны ишетәсезме? –
Ул көлә дә, елый да.
Ә җилләрне тыңлагызчы —
Сызгыра да, җырлый да.
Җирнең ыңгырашканнарын
Кемнәр ишетә икән?
Җир язмышын, иңгә салып,
Кемнәр иш итә икән?
Агар сулар нәрсә сөйли?
Балык телен кем белә?
Болыт, яңгыр яудырганда,
Җиргә ни дип су сибә?
Тирә-ягым тып-тын, гүя
Бар дөнья тынып калган.
Шартлап торган бу тынлыклар
Йөрәгемә шом салган.
Шау-шусыз да бу дөньялар
Гөрләп тора икән лә.
Тынлыкларны тыңлый белсәң,
Анда – бүген, үткән дә.
Мең тавышлы бу тормышлар
Ул синең йөрәгеңдә.
Уйлы, гамьле бул,
Мәңгегә
Ятканчы җиргенәңә.
Күз яшегез тыймагызчы, ирләр,
Сабырсызлык түгел бу елау.
Дөнья иңгә салган язмышларның
Чарасызлыкларын ул аңлау.
Өлешеңә төшкән өметсезлек
Җанга ташлар булып өелә.
Болай да бит ир-ат сиздермичә
Ялгыз гына шулай көенә.
Ирләр елаганда оялтмагыз,
Юатмагыз вакыт җитмичә.
Күкләр күкрәр, җирләр тетрәр, хәсрәт,
Авырлыклар үтеп китмичә.
Ирләр дә бит таштан яралмаган,
Алар да бит ана баласы.
Аларга бит иңгә төшкән йөген
Гомер буе сөйрәп барасы.
Саран күз яшьләрен сөрткән чакта
Елак димәгез сез аларга.
Йөрәкләре таштай катмас өчен
Ирләргә дә кирәк еларга.
Кеше китә җирдән.
Үзе белән
Алып китә хыял дөньясын.
Әйтелмәгән сүзләр, үкенечләр,
Ташып торган хисләр дәрьясын.
Тик тереләр тиз оныта алмас
Бергә үткән гомер елларын.
Кемдер уйлар моңсу елмаюын,
Йә сагыныр берәү җырларын.
Дусларында калыр хатирәләр,
Сөйгәнендә – йөрәк ярасы.
Ул киткәч тә, бәлки, тынгы бирмәс
Кайберәүгә гадел җәзасы.
Ә хисләре, хыял, өметләре
Калырмыни шулай онтылып?!
Алар да бит һәр яз җиргә кайта,
Үлән булып, чәчкә, наз булып.
Кеше китә җирдән.
Җырдан китә.
Истәлеккә аннан моң кала.
Ул яшәвен шулай дәвам итә
Хәтер дигән чиксез дөньяда.
Гомер бурыч кайтарудан тора…
Һәр нинең бар хакы, бәһасе.
Кеше яшәве дә – гомер буе
Шуны түли-түли янасы.
Кемдер берәү акыл белән түли,
Чая җаннар бирә йөрәген.
Ә кайсылар нахак юлны сайлый,
Эшкә җигеп терсәк, беләген.
Кемдер үлчәвендә – югалтулар,
Ачыш, табыш – берәү өлеше,
Икенчеләр бурычында исә
Кеше «аһ»ы ята, күз яше.
Берәүләрнең юлы – газапларда,
Кемнәрнеңдер көче – сөюдә.
Башкаларга – горурлыгы белән
Тугрылыгы өчен көюдә.
Ялгызлыгы белән түли кемдер
Гомер хакын фани дөньяда.
Аңсызлыгы белән азат микән
Бурычлардан тик бер дивана?!
Бирештең дә бөгелеп төштең,
Язмыш алгач авызлыклап.
Әй шатланды бер дошманың,
Тулды, ташты явызлыктан.
Башың чатнап ярылудан
Йөрдең икеле-микеле,
Бу дөньяда син берүзең
Бәхетсез кеше шикелле…
Сиңа – «икеле»!
Тик бу җирдә кояш һаман
Кояш булып кала бирде.
Калтыранып өшегәндә,
Якты, җылы нурга төрде.
Куллар чабып көлгән дошман
Үзе сиңа куәт бирде.
Шулчак эшең уңга китте,
Уңышың да ишле-ишле.
Аңа – «бишле»!
Без утырган поезд җилә генә
Тормыш юлларыннан һәркөнне.
Эреле-ваклы төрле тукталышлар
Ымсындыра, дәшә һәркемне.
Әнә көтә безне балачакның
Могҗизалар тулы аланы.
Олы бер сер: нигә кич булганы,
Нигә көн дә таңнар атканы.
Телисеңме-теләмисеңме син,
Көтә безне сагыш-тукталыш.
Кайгысы да әнә кулын сузган,
Йөрәгеңне тот та бул таныш.
Тукталышлар арта барган саен,
Арта акыл, кими көчләрең.
Тугры ярлар кебек көтеп ала
Юлчыларын гомер кичләре.
Әйләнеш тә берчак тәмам булыр,
Үткән юллар булыр төш кенә.
Соңгы тукталышта кешеләрне
Тик бүтәннәр инде төшерә…
Пик сәгате. Иртән транспортка
Утырырмын димә безнең яктан.
Эш азагы. Өйгә бер маршрут,
Су буедай халык чират баскан.
Пик сәгате. Юлда машиналар
Терәлепләр бара җай гына.
Шулай үтә безнең тормышыбыз
Көннәр, айлар, еллар буена.
Пик сәгате бөтен гомеребез:
Этеш-төртеш, чират, ашыгу.
Бушка үткән сәгать-минутлардан,
Ыгы-зыгылардан талчыгу.
Тыныч кына, кабаланмый гына
Бәндәләргә яшәү ят мәллә?
Гомер хакын үкенечләр түли,
Актык сулышлары җиткәндә.
Фани дөньяларны озайтырга
Табып булмас ул мәл бер сәбәп.
Соңгы сүзен әйтеп өлгерергә
Сузылсачы шушы пик-сәгать.
– Кайгы, кая барасың?
– Картайтырга барамын.
– Сагыш, кая барасың?
– Саргайтырга барамын.
– Шатлык, кая очасың?
– Сөендерә барамын.
– Хәсрәт, кая качасың?
– Сындырырга барамын.
– Өмет, нәрсә иңеңдә?
– Канат алып барамын.
– Бәхет, юлың авырмы?
– Газап ярып барамын.
– Сөю, көчең нәрсәдә?
– Мәңгелек ут саламын.
– Гомер, юлың озынмы?
– Керфек каккан арамын.
Әгәр яшәү шатлык булсын дисәң,
Күрә бел син көздә язларны,
Борын төрткән сары бәбкәләрдә
Ак канатлы очар казларны.
Әгәр яшәү матур булсын дисәң,
Тоя бел син үлән шытканын.
Челтер чишмәләрнең җырчы коштан —
Сандугачтан көйләр отканын.
Әгәр яшәү бәхет булсын дисәң,
Сөю бүләк ит син берәүгә.
Мәхәббәттән туган газиз сабый
Елмаеплар ятсын биләүдә.
Әгәр гомер бер җыр булсын дисәң,
Халкың өчен башкар эшеңне.
Изгелегең еллар әйләнәсе
Оныттырмас синең исемне.
Берәү гел «кирәк» дип яши,
Ә берәү шөкер итә.
Бу дөньяда һәркем шулай
Үзенчә гомер итә.
«Кирәк» дигәннең күбесе
Тормышта һич кирәкми.
Җыеп өйрәнгән кешегә
Һәрвакыт нидер җитми.
«Шөкер» дигән риза булып
Кабул итә барысын.
Килгән һәрбер кунак белән
Бүлешә соң кабымын.
«Кирәк» диеп яшәгәнгә
Мал да, даны да җитми.
Шөкер иткән табынында
Беркайчан ризык бетми.
Бәхетеннән балкып торыр
Картлыкның йөзе.
Һәркемгә кирәк булуың —
Оҗмахның үзе.
Кешегә төрлечә килә
Гомернең көзе.
Беркемгә кирәк булмавың –
Тәмугның үзе.
Биек тауда була бу могҗиза:
Җәй белән кыш бергә кавыша.
Битләүләрне яшел үлән япса,
Карлы түбәдән күз камаша.
Олы йөрәктә дә бер үк мәлдә
Ике чагы яши гомернең.
Олпат аксакаллар саклый белә
Сабый ихласлыгын күңелнең.
Ир белән яшисеңме,
Чир белән яшисеңме,
Җыр белән яшисеңме,
Яр белән яшисеңме,
Кол булып яшисеңме,
Тол булып яшисеңме,
Моң булып яшисеңме,
Туң булып яшисеңме —
Гомер барыбер үтә.
Соңгы юл безне көтә.
Берәү ир булып китә,
Берәү җыр булып китә.
Кол булып киткән дә бар,
Моң булып киткән дә бар.
Барыбыз сыя җиргә —
Кереп ятабыз гүргә.
Гомеребез арасы:
Ак биләү – җир карасы.
Ак булып яшисеңме,
Тап булып яшисеңме,
Ана куеныннан алып
Җирнең куенынача
Яшәү – сынау күперен үтү
Гомерең буенача.
О проекте
О подписке