«Хәлләр ничек?» дип сорыйлар,
Хәлләр ул гөлләр кебек.
Гөлләр бакчада, тугайда
Үсәләр балкып, көлеп.
Җәйге челләдә таҗларын
Кояш өтеп барса да,
Алар тирә-якны ямьләп
Елмаялар барсына.
Көзге салкын җилләр исеп
Җаннарын өшеткәндә,
Карлы яңгырлар астында
Калтырап күшеккәндә,
Барыбер нур чәчә гөлләр,
Сиздерми бирешкәнен.
Күкләр белмиләр бит аның
Үзенә көч биреп торган
Җир белән ярәшкәнен.
«Хәлләр ничек?» дип сорыйлар,
Хәлләр ул гөлләр кебек.
Җирдәге һәр мизгелендә
Гөлләр бит яши көлеп.
…Гөлләр хәлен кем белә?
Белә үзләре генә…
Соңлап килгән куанычка
Сөенергә хәл калмый.
Нигә язмыш вакытында
Кирәген учка салмый?
Соңлап килгән куаныч ул –
Чәчкә атмаган гөлдер,
Җылы бирмәгән учактыр,
Кузлары сүнгән көлдер.
Соңлап килгән куанычлар —
Оча алмаган коштыр,
Назлы язлар көткән чакта
Туңдырыр салкын кыштыр.
Соңлап килгән куаныч ул –
Чакырылмаган кунак:
Өстәлдә – табын, тик күңел —
Ачкычсыз, бикле йозак.
Кара тартма, зәңгәр экран,
Кайда сездә җанга илһам?
Дөньядагы бар кара көч
Әйтерсең лә анда сыйган.
Атышалар, үтерәләр,
Чишенәләр фахишәләр…
Алсу туйлар, зәңгәр туйлар,
Шайтан туе, мәхшәр хәлләр…
Билдән түбән юморларга
Аллергия хәзер бездә.
Яулык бәйләп, күлмәк кигән
Ирләр күптән эргәбездә.
Ничә еллар авыз ачып
Сикерәләр бер үк йөзләр.
Моң дөньясын басып алган
Моңсыз җаннар, көйсез көйләр.
Ашарга да, эчәргә дә,
Киенергә, чишенергә,
Өйләнергә, аерылырга
Өйрәтә ул барыбызга.
Кара тартма, зәңгәр экран,
Күпме зәхмәт сиңа сыйган.
Көн дә күргән бәгырьсезлек
Күпме бала күңелен кыйган!
Кара көчне куар кодрәт
Тартмаларга кайчан кайтыр?
Зәңгәр күкләр биеклеге
Экраннарда кайчан балкыр?
Шаккатырам диеп илне,
Күпме шатлык читтә калган.
Җиһан тулган тартмаларга,
Кеше генә сыялмаган.
Америкаларга барасы юк,
Америка безгә үзе килде.
Беребездән рөхсәт сорап тормый,
Терминатор булып өйгә керде.
Кырып-җимереп салды бар нәрсәне:
Көне-төне атыш, үтереш.
Заманадан артта калу – язык,
Чит илләрчә хәзер көнкүреш.
Өстәлләргә кока-кола кунды,
Табыныбыз хот-дог белән тулды.
Сабыйларга наркотигын сузды –
Бар хәсрәтләр гүя онытылды.
Һәр чат саен – уен автоматы,
Казинолар күзнең явын ала,
Шушы машинаны отам диеп,
Машиналык акчаларың кала.
Урам саен торган фахишәләр
Бүлеп алган шәхси биләмәсен.
Көпә-көндез чишенергә әзер,
Янчыкларың гына жәлләмә син.
Барлык зиннәтләрен дер селкетеп,
Шыр ялангач килеп алга басты.
Нинди җенестән соң ул галәмәт:
Ир-бичәме әллә бу албасты?
Үз телебез юньләп белмәсәк тә,
Инглизчә хәтәр сөйләшәбез.
Куанганда яки сокланганда,
«Йес!», «Вау!» дип кенә эндәшәбез.
Америкаларга барасы юк,
Үзе безгә килде бу гыйбрәт.
Океан аръягына киткәннәрме,
Безме әллә илдә эмигрант?
Уңган чагын күрмәсә дә,
Туңган чагын күрәләр.
Көлгән чагын күрмәсә дә,
Бөлгән чагын күрәләр.
Җырлаганын күрмәсә дә,
Елаганын күрәләр,
Сөенгәнен күрмәсә дә,
Көенгәнен күрәләр.
Сөешкәнен күрмәсә дә,
Төешкәнен күрәләр.
Ярашканын күрмәсә дә,
Талашканын күрәләр.
Сыйлы чагын күрмәсә дә,
Кыйлы[4] чагын күрәләр.
Яхшы ягын күрмәсә дә,
Шакшы ягын күрәләр.
Шатланганын күрмәсә дә,
Тапланганын күрәләр.
Җиңгән чагын күрмәсә дә,
Үлгән чагын күрәләр.
Энә күзләреннән үткәрәләр
Бөек кешеләрнең һәр адымын.
Олы шау-шу итеп күтәрәләр
Ялгыш кына кылган бер языгын.
Бөекләрнең көне күз алдында —
Телдән телгә күчә әйткән сүзе.
Хак бәһасен көтә халык аннан,
Чөнки алар – милләтенең йөзе.
Бөекләр ул – язмыш иркәләре,
Күп нәрсәләр гафу ителә.
Тик гаебен беркем ярлыкамый,
Намусыннан гафу үтенә.
Бөекләр дә – адәм балалары,
Бар гөнаһы, шиге, хатасы.
Гам алдында буй җитмәстәй булса,
Өендә ул – бала атасы.
Чокчынмыйк без бөек күңелләрдә,
Бөеклеге аның – эшендә.
Уңга-сулга йөрүендә түгел,
Ә халкына биргән көчендә.
Бөекләрне якын белмәү кирәк,
Калсын алар бөек сер булып.
Исемнәре, эше кала җирдә
Мәңге онытылмас җыр булып.
Безнең өйдә бер чыбык бар иде, —
Кыстырылган иде матчага.
Ул коралсыз мөмкин булмагандыр
Җиде-сигез бала-чагага.
Әнгам Атнабаев
Эш бозган баласын атай,
Укытыр өчен иман,
Бер-икене эләктереп,
Куркыта каеш белән.
Шук бала да тынып кала
«Каеш!» дигән бер сүзгә.
Ул бит атай булган өйдә
Эленеп тора чөйдә.
Каешлар өчен дә түгел,
Бары тик ырым өчен
Торса да, бала тыела,
Тойганга каеш көчен…
…Бүген шундый эшләр кыла
Олы ил агайлары,
Кайда икән соң аларның
Каешлы атайлары?
Хәер, ил атайлары да
Күптән каешсыз инде.
Кайдан табып буарга соң
Көн дә бушаган билне?
Гүя бүген зур ил үзе
Шундый бер мескен бәндә:
Тора ике кулы белән
Чалбарын тоткан хәлдә…
Әй син, заман, гамәлләрең
Бигрәк тә зәһәр, яман.
Аерырлык түгел кайчак –
Кайда хак, кайда ялган.
Берәүләрне өйрәттең син
Оста итеп ямарга.
Берәүләргә өлеш төште
Оста итеп янарга.
Берәү әнә, калтыранып,
Соңгы сумнарын саный.
Берәү алтын кибетендә
Йөзенче йөзек сайлый.
Берәүгә язган гомергә
Очын-очка ялгарга.
Комсызларның кочагы киң
Һаман күбрәк ялмарга.
Берәү дөньясын бөтәйтә,
Юктан да барны кора.
Патшаларга тиң сарае
Берәүнең балкып тора.
Берәү төшкән «җир астына»,
Хәер-сәдака сорап.
Берәү балдай сүзе белән
Алдый күзеңә карап.
Бер сылу кыз көн дә, көн дә
Гел бер күлмәктә йөри.
Берәү соңгы мода белән
Азгын кочакта эри.
Берәүләр өметен өзми,
Якты киләчәк юрый.
Берәүләр, үткәнне данлап,
Рәхәт тормышын җырлый.
Әй аяусыз, әй хәясыз
Каршылыклар заманы.
Заман үтәр. Тик бетәрме
Адәмнәрнең яманы?!
Киткән хөкүмәтне яманлаган
Килгән җитәкчегә бик кулай.
Ялагайлар уйный ике якка,
Яраклашып яши гел шулай.
Киткәннәр дә яхшы иде дә бит,
Онытылды хәзер үткәннәр.
Урыннары түрдә, зур хөрмәттә
Үткәннәрне хәтәр сүккәннәр.
Тик җиткәндә бермәл җавап көне,
Хаталары зәһәр хак сорар.
Кешеләргә түгел, намусына
Ни йөзләре белән ул карар?
Ни дип кенә җавап бирсен, бахыр,
Хәер исәбенә яшәгәч.
Үткәнгә дә, бүгенгесенә дә
Тамак хакларына эшләгәч.
Хаталарны кайчак ясаттылар
Ирексезләп, көчләп, куркытып.
Тәхет яннарында бәхет булмый,
Булмый аны куша беркетеп.
Килгәннәр дә, киткәннәр дә – корбан,
Халык колы, колы канунның.
Бу алышта гади кеше түгел,
Сәясәте җиңә заманның.
Малевичның кара квадратын
Күрдем. Тулысынча. Нәкъ шул килеш.
Һәм аңладым: шулай башлаганбыз,
Нәкъ шул хәлдә без бетәргә тиеш.
Зөлфәт
Малевичның «Кара дүртпочмагы»,
Нинди көч бар синең шул бер төстә?
Ничә еллар буе аңа бага
Төрле милләт халкы төрле яшьтә.
Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк,
Ни эзли соң аннан тамашачы?
Нинди уйлар салдың картинаңа?
Иҗат серең, рәссам, табылсачы…
Бүген килеп, шушы могҗизаның
Безне табындырган серен чиштем
Гади дә һәм бөек фәлсәфәсен
Ымсындырып үзенә тарткан көчнең.
Бу дөньяга яралмастан борын
Ана карынында – яралгыда,
Якты дөньяларга туу мәлен
Без ятабыз көтеп караңгыда.
Бу дөньядан киткән чакларда да
Мәңгелеккә йомып күзебезне,
Төпсез караңгылык упкынына
Соңгы минут сөйри үзебезне.
Малевичның «Кара квадраты» на
Язылгандыр гомер яшәеше.
Шуңа карап, мең тылсымнар юрап,
Үз язмышын уйлый һәрбер кеше.
Бәхет бит ул – сәяхәтче,
Килә дә җәһәт китә.
Бер мәлгә, бер көнгә генә
Сине бәхетле итә.
Шунан китә бүтәннәргә —
Алар да бәхет көтә.
Юлда, мәңге сәяхәттә
Бәхет гомере үтә.
Син көтәсең аны тагы,
Чакырасың тир түгеп,
Ул килә дә янә китә,
Ул тик синеке түгел.
Килә… китә… гомер үтә,
Без дә китәбез җирдән.
Шулчак кемдер берәү әйтер:
«Бәхетле яшәп үлгән!»
Иманлылар арткан саен,
Әзәя бара иман.
«Алла» сүзен калкан итеп,
Иманга килә яман.
Дөньялар тагы буталды,
Имансыз битлек киде,
Көндез хәер алган хәзрәт
Кичен хәмер чөмерде.
Ил алдында вәгазь сөйләп,
Акыл бирә яшьләргә,
Ә өендә якыннары
Күмелә күз яшьләргә.
Кемегезгә ышанырга,
Әй Алланың коллары?
Изгелекләр юрыймы соң
Дога кылган куллары?
Шуңа арадашчыларсыз
Эндәшәм мин Ходайга.
Кичер, сүзем хак булмаса,
Түзми әйттем шулай да.
Кәнәфигә бер өйрәнсәң,
Аерылу кыендыр ул.
Бу дөнья өстәгеләргә
Әйтерсең уендыр ул.
Шул кәнәфи дигәннәре
Бигрәк тә йомшак икән.
Хуҗасына тормыш үзе
Олы бер йомгак икән.
Теләсәң, йомгак җепләрен
Сүтәсең дә сүтәсең,
Йә җыясың, йә сүтәсең,
Бутаплар бетерәсең.
Патша тәхетенә тора
Шушы ялтыр кәнәфи,
Бернәрсә хәл итмәсә дә,
Урыны бит сәяси.
Кәнәфи гомерлек түгел,
Ул – күчә торган мөлкәт,
Гамьлегә акыл өстәр ул,
Юньсезне итәр мөртәт.
Кемнәр бит соң бәһа бирүчеләр,
Мөнбәрләрдән торып сөйләүчеләр?..
Кеше фикерләрен яңгыратып,
Өстәгеләр көен көйләүчеләр?
Кемнәр бит соң урын биләүчеләр,
Бүтәннәргә өлеш бүлүчеләр?..
Эшкә карап түгел, кешеләрнең
Кемлегенә карап түләүчеләр…
Кемнәр бит соң?
Ә кайда соң шулар урынына
Утырырдай гадел, акыллылар?
Һәр гамәлгә үз фикере булган,
Үз карашын әйтер тасыллылар?[5]
Ә кайда соң дөреслекне яклап,
Хакыйкатькә тугры калучылар?
Вазифа дип, дәрәҗә дип кызмый,
Халкым өчен диеп янучылар?
Ә кайда соң?
О проекте
О подписке