© Татарстан китап нәшрияты, 2020
© Котлыгилдина З. С., 2020
© Шәехов Л. М., тәрҗ., 2020
Бу китапны утыз ел бергә гомер иткән, бергә иҗат утларында янган-көйгән, шигъри җанлы, ихлас күңелле, кадерле тормыш иптәшем, шагыйрь һәм журналист Нияз Бикҗан улы Мәһәдиевнең якты истәлегенә багышлыйм.
Менә шушы була инде безнең уртак язмышлар – шагыйрьләр һәм журналистлар гаиләсе: иптәшем Нияз, улыбыз Азамат һәм мин.
Халкым диеп кычкырмыйча,
Халкың өчен эшлә көн дә.
Мактау көтмә, бәһа көтмә,
Үзең генә, әйдә, бел дә
Изгелек кыл халкың өчен.
Тарих – терәк бүген өчен,
Онытылган батырларны
Кайтар, яшьләр белсен өчен.
Һәр карышын җирнең сакла,
Килмешәккә аны сатма.
Хәтер, намус торса сакта,
Хәвеф килмәс туган якка.
Халкым диеп кычкырмыйча,
Изге гамәлләрең эшлә.
Үткән белән бүгенгене
Киләчәккә бәйләп яшә.
Яшьлек каласы син, Уфа,
Яшьләр килә төрле яктан.
Тәүге хисләр белән янып,
Сөюләрен монда тапкан.
Бәхет каласы син, Уфа,
Монда күпме пар кавышкан.
«Уфа – сөю каласы» дип,
Алар әйтә бар тавыштан.
Уфа, тарих каласы син,
Тарих сөйли һәрбер ташың.
Үткәннәрдән киләчәккә
Күпер сала һәрбер таңың.
Уфа, дуслык каласы син,
Монда яши күпме милләт.
Син үсәсең, зураясың,
Еллап түгел, айлап, көнләп.
Уфа – киләчәк каласы,
Күпме сабый урамнарда.
Алар белән дәвам итә
Тарих тагын мең елларга.
Имәнкала диләр сине,
Иман каласы син безгә.
Изге нурдан балкып таңнар
Имин тусын мәңге җиргә!
Җирдә оҗмах булса, ул син, Башкортстан,
Әби-бабам, атам-анам төбәге син.
Урман-таулар, елга-күлләр – бар хәзинәң
Безгә күктән язган Ходай бүләге син.
Әүлиялар төбәге син, Башкортстан,
Изгеләрнең рухы безнең канга күчкән.
Җиде ыру булып, җиде тарафларга
Бал кортыдай таралганбыз җиде күчтән.
Батырларның төбәге син, Башкортстан,
Алар каны ага безнең тамырларда.
Даулы-шанлы еллар үткән республикам
Үз язмышын язып куйган тарихларга.
Дуслык тирмәләрен корып, Башкортстан
Күп милләтне сыендырган үз җиренә.
Гасырлардан-гасырларга сокландырып,
Бер могҗиза булып яшә җир йөзендә.
Мең хәсрәтләр йөрәгеңне телгән чакта,
Йөрәгеңне учта тотып түзгән чакта,
Бу соңгы чик диеп берүк башың имә,
Онытма син, якыннарың көтә өйдә.
Хыянәтнең угы килеп еккан чакта,
Дус дигәнең көтмәгәндә саткан чакта,
Бу соңгы чик дип үрелмә син хәмергә,
Барысы да вакытлыча, түз хәзергә.
Бу дөньяда барыр юлың югалтканда,
Газизләрең мәңгелеккә озатканда,
Соңгы чик дип гомер кылларыңны өзмә,
Якыннарың көтә сине, көтә өйдә.
Алмаш-тилмәш килә көннәр, айлар, еллар,
Кайгыларны алмаштырыр моңлы җырлар.
Хыялларың әйләнерләр чып-чын өнгә,
Тик ышанып яшә иртәгәсе көнгә.
Тәүге аваз салган җирем –
Туган авыл – Ялчыкаем,
Сиңа булган сөюләрем –
Түштә йөрер янчыккаем.
Тәүге тәпи баскан җирем –
Туган авыл – Ялчыкаем.
Балачакта кимереп үстем
Синең ап-ак балчыккаең.
Тәүге сөю тойган җирем –
Туган авыл – Ялчыкаем.
Гомерлек бер сагыш булып,
Синдә калды җан дускаем.
Тәүге югалтуларым да
Төпләнде бит шушы җирдә.
Атам-анам, әби-бабам –
Барысы да ята бергә.
Тәү кат Кызылтауга менгәч,
Офыкларым киңәйделәр.
Биеклектә канатлангач,
Хыялларым күбәйделәр.
Шул хыяллар һаман минем
Күңел кузларын көйрәтә.
Нәни генә Ялчыкаем
Үзем белән гел йөрәктә.
Оныгыбыз Сафия календарьда билгеләнгән Бәхет көнендә – 20 мартта туды.
Әй балакай, син дөньяга
Тудың Бәхет көнендә.
Илаһи нур булып кайттың
Атаң-анаң өенә.
Ул көн синең белән бергә
Бәхет, кот иңде өйгә.
Хәзер бар дөнья әйләнә
Сәңгелдәк[1] элгән чөйдә.
Бишек җырын тыңлый-тыңлый,
Бишектә атынасың.
Атаң-анаңа, балакай,
Кадерле җангынасың.
Сайланган язмыш язганмы
Сиңа күк тарафыннан?
Көлтә-көлтә нур сибелә
Сабый күз карашыңнан.
Бәхетле бул! Бәхетле ит
Якын газизләреңне.
Гомер елларың тезсен тик
Бәхетле көннәреңне.
Бәхетсез – кайчак тормышта
Бәхетле булып уйный.
Ә бит, асылда, төннәрен
Мендәрен кочып елый.
Булдыксыз – кеше алдында
Эшем иясе була.
Буш хәбәрдән таулар өя,
Сүздән сарайлар коя.
Моңсыз – җырчы булам диеп,
Сәхнәләргә омтыла.
Бахыр, батырдан көнләшеп,
Дан үренә ымсына.
Ихлас булмаганнар шулай
Гомер буе кылана.
Үзе булып яшәгәннәр
Булмышына куана.
Асылларын аңламаган
Асылзат була алмас.
Ни дисәң дә, охшаш түгел
Пыяла белән алмаз.
Күпме солдат ята икән монда?
Ул мәхшәрдә кем соң санаган?
Мондый каберлекләр илебездә
Дөнья буйлап күпме таралган?
«Хәбәрсез югалды» дип, хатлар алган
Күпме ана килә бу җиргә…
Шунда ята микән газизкәе? –
Кемнән сорарга соң, кем белә?
Кемнәр ятса да бит, илен саклап
Башын салган Җиңү хакына –
Соңгы сәлам туган халкына ла,
Бер әманәт яугир хакында.
Корбаннарга калыккан каберлек –
Һәйкәл-искәртү ул дөньяга.
Монда ята үткән генә түгел,
Тумый калган ничә мең бала.
Кешелекнең хәтерен оныттырмый,
Оныттырмый тарих битләрен.
Утлы тамга сыман каберлекләр
Уттан айый җирнең өсләрен.
Җир сатыла,
Сер сатыла,
Ил сатыла,
Ир сатыла.
Кан сатыла,
Дан сатыла,
Заң[2] сатыла,
Аң сатыла,
Тән сатыла,
Җан сатыла,
Аш сатыла,
Таш сатыла,
Ат сатыла,
Баш сатыла.
Су сатыла,
Ыу[3] сатыла,
Дин сатыла,
Им сатыла,
Сатылган бу дөньяларда
Сатылмыйча яшәп кара.
Ана:
Әчтүкиләп үстермәдем,
Чып-чын егет булсын дидем.
Халкым рухын, затым рухын
Йөрәгеңә салдым синең.
Ул:
Әнкәй, сиңа матур сүзләр
Әйтмимендер, бәлки, көн дә,
Сүздә түгел, эшләремдә
Таянычың күр син миндә.
Ана:
Күңелеңә сөю белән
Мәрхәмәт һәм иман салдым.
Юлларыңда адаштырмас
Изге дога укып калдым.
Ул:
Язмыш синең тормышыңа
Сынауларның салган зурын.
Авыр чакта иңнәремне
Терәк итеп куя улың.
Бергә:
Ана һәм бала йөрәген
Бишек җыры бәйләп тора.
Шуңа җиһан безгә үзе
Мәңгелек җыр көйләп тора.
Ана – бала, бала – ана, —
Яшәвебезнең мәгънәсе.
Кешелекне дәвам итәр
Гомеребез яме, гаме.
Ничәнче кат хәтәр хатирәләр
Хәтер сандыгыңны актарды.
Еллар аша яшьлегеңә кайтып,
Тагы алдың саргылт хатларны.
Учларыңда утлы күмермени —
Нигә калтырыйлар кулларың.
Укый-укый ятлап бетергәнсең
Сагыш белән тулган юлларын.
Яу кырыннан килгән бу хатларда
Бөркеп тора сугыш ялкыны.
Тик шуларның берсе сөйгәнеңнән
Соңгы сәлам булып балкыды.
Бәйрәмнәрдә йөрәкләрне өтә
Күз яшь аша синең көлүең.
Ил саклаган яугир солдатыңа
Иң зур һәйкәл – тугры сөюең.
Бер көн табыш,
Бер көн сагыш –
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга сөендереп,
Сагышларга көендереп,
Әй сыный безне язмыш.
Бер көн кояш,
Бер көн буран,
Эссе, суык көннәре.
Кояш нурлары көйдереп,
Бураннары күшектереп,
Сыный тәкъдир җилләре.
Бер бөлдерә,
Бер көлдерә
Өлешкә төшкән гомер.
Хәсрәтләргә, югалтуга,
Шатлыкларга, юатуга
Сабырлар гына түзәр.
Бер көн табыш,
Бер көн сагыш –
Аклы-каралы тормыш.
Табышларга коендырып,
Сагышларга көендереп,
Әй сыный безне язмыш.
Күршеләргә кунак килсә,
Син дә казаныңны ас.
Кунак күрсәткәнне көтмә,
Ишегең, капкаңны ач.
Күршеләргә бәла килсә,
Ач күңел ишекләрең.
Иңнәреңне куеп, тарат
Кайгыларын, шикләрен.
Ут алсаң да, кот алсаң да,
Күрше тугандай якын.
Үзең ничек, алар шулай —
Онытма күрше хакын.
(Фёдоровка районы Батыр авылында туган дәү әнием – әтиемнең әнисе Мәрхәбә Низам кызы Котлыгилдинаның әйткәне)
Башкортстан, курай таҗы кебек,
Ырулардан торган илгенәм.
Шул илемдә минем туган ягым –
Юрматылар яшәгән җиргенәм.
Ир-егетләр көрәш мәйданында
Чая батыр булып дан алган.
Йолдыз күзле кызлар бәйгеләрдә
Сылукайлар булып танылган.
Ашказарның суы, җанчишмәдәй,
Көч-куәтен бирә батырга.
Читкә киткән якташларым сагынып,
Ашкынып тора монда кайтырга.
Башкортстан дигән зур илемнең
Бер бизәге – ыру – юрматы.
Җыр-моңга бай, батыр, матур халкым –
Шул төбәкнең якты җир-коты.
Туган ягым Ашказаркай буе –
Сулыш алган гомер юл башы.
Атын-затын саклап, мәңге яшәр
Көчле ыру – безнең юрматы.
– Бу дөньяда иң кадерле нәрсә дисең?
– Туган илем, туган җирем, туган телем.
– Нәрсәләрсез тормыш юктыр бу дөньяда?
– Җирсез, утсыз, су, һавасыз яшәп кара.
– Ниләр юлдаш синең гомер юлларыңда?
– Хезмәт, намус, хаклык минем кулларымда.
– Язмышыңда рәхмәтлесең син кемнәргә?
– Атам-анам, газиз балам, сөйгән ярга.
– Яшәвеңнең асыллары нәрсәләрдә?
– Бу дөньяда кеше булып яшәүләрдә.
Мин – хатын-кыз. Дөнья минем кулларымда.
Мәхәббәт һәм тугрылык бар юлларымда.
Без булганда кот-бәрәкәт куна өйгә,
Барысы да җырлап тора моңлы көйгә.
Мин – ир-егет. Дөнья – минем кулларымда.
Ил саклаучы. Яу коралы – кыннарымда.
Бәйгеләрдә ярсып чапкан узышчы да,
Сөю җырын яңгыратам кураемда.
Без – гаилә. Тату илнең варислары.
Бездә яши халкыбызның тарихлары.
Без бар булсак, дөнья булыр,
тормыш булыр,
Мәңге тынмас иминлекнең тавышлары.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Уртак язмыш», автора Зугры Кутлугильдиной. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Cтихи и поэзия». Произведение затрагивает такие темы, как «сборники стихотворений», «авторский сборник». Книга «Уртак язмыш» была написана в 2020 и издана в 2020 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке