Читать книгу «Уртак язмыш» онлайн полностью📖 — Зугры Кутлугильдиной — MyBook.
image

Калаларда… Авылларда…

Күрше торып күрешмиләр,

Хәл-әхвәл дә белешмиләр.

Куанычта көлешмиләр,

Бәла килсә бүлешмиләр.

Кемдә – бәйрәм, кемдә – кайгы,

Кемдә – туым, кемдә – үлем,

Белми яши калаларда

Ташка бикләп кеше үзен.

Авылларда кемдә өмә,

Ишеткәне килеп җитәр.

Кемдә бәйрәм – уртасында,

Такмаклап та биеп китәр.

Барысы да уртак монда.

Көн күрмешең күз алдында.

Авылларда яши кеше

Үзенең чын асылында.

Таш калада йөрәкләр дә

Әйләнәме әллә ташка?

Ялан, урман кочагында —

Авылларда яшәү башка.

Калаларда тар бүлмәдә

Күңелләр дә тараямы?

Алай дисәң, кемнең өе

Гел дә патша сарайлары.

Авылларда туганнарга

Табигатьнең күчә көче.

Туган җирнең изгелеген

Тоеп яши монда кеше.

Шуңа аның булмышында

Табигыйлек тумышыннан.

Көнкүрешләр аерылса да

Кыйблаларның тормышыннан,

Барыбер дә авылларда

Бөтенлек бар – гадилектә.

Мин баш иям ихласлыкка,

Кешедәге шул байлыкка.

Курыкма

Бәхетле булудан курыкма,

Бәхетле бул син бүген.

Бәхетлеләр җиңеләйтә

Тормышта барыр йөген.

Рәхмәтле булудан курыкма,

Рәхмәтеңне әйт бүген.

Изгелектән яралган нур

Яктыртыр ихлас йөзең.

Дус бәяләүдән курыкма,

Дустың хөрмәтлә бүген.

Гомер юлларын үткәндә

Тоябыз алар иңен.

Туганың яклаудан курыкма,

Туганың сакла бүген.

Туганнар белән яшәүдән

Балкысын гомер күгең.

Вакыт кадерләүдән курыкма,

Кадерлә аны бүген.

Ул сине кол итмәс борын

Хуҗа бул аңа үзең.

Ир-ат затларына

Сез бит Җиргә җибәрелгән

Тәүге Адәм баласы.

Ә без инде, хатын-кызлар,

Җирнең тугры Һавасы.

Тугры дисәң дә, тыелган

Җимешне татыганбыз.

Бер алманы уртак ашап,

Тәменә сатылганбыз.

Сезнең белән тормыш ямьле,

Тыныч һәм дә матуррак.

Сез булганга, дөнья имин,

Өйләр котлы, яктырак.

Ходай сезне юкка гына

Җибәрмәгәндер Җиргә.

Яшәгез илгә терәк һәм

Таяныч булып безгә.

Битлекләр

Бәхетле битлек киям дә

Чыгып китәм эшемә.

Чып-чын бәхет белән өйгә

Кайтып керәм кич кенә.

Хәсрәт битлекләрен кайчак

Тормыш үзе кидерә.

Кайгы төяп кайтып керәм,

Кайгы җанны кимерә.

Бу тормышның битлекләре

Бигрәк тә күп, уйласаң.

Ялган, сатлык, хыянәтләр –

Һәркем нидер сайлаган.

Тик бу битлек озак вакыт

Тәндә торса янәшә,

Бербөтен булып, җаныңа,

Ул тиреңә ябешә.

Битлеккә күнеккән бәндә

Сала алмый кабаттан.

Үкенечләре азактан

Тик җаннарын канаткан.

Үз йөзләрен хәтерләми,

Чит битлектә яшиләр.

Аларны танымый һичкем,

Хәтта газиз әниләр.

Кирәкми битлекләрегез,

Бәхетлесеннән башка.

Табигатьнең нуры ятсын —

Йөзем борам кояшка.

Кара кар

Булмастай нәрсә хакында

«Кызыл кар яугач» диләр.

Кара кар күргән бабайлар

Әйтерләр иде ниләр?

Инде ничә көн җир өстен

Каплап алды кара кар.

Әйтерсең, күз яше булып,

Өстән ява кайгы, зар.

Ахырызаман дигәннәре

Шушы буламы әллә?

Җиргә күмелгән агулар

Ява да ява янә.

Кыш башы, җирдә кара кар,

Кар түгел бу, кара чаң.

Балык кебек өнсез халык

Йөри, уйлап карасаң.

Агуга алмашка бүген

Җиребезне сатабыз.

Кара карга томаланып,

Гамьсез яшәп ятабыз.

Кызыл кар ул әкияттер,

Кара кар шомландыра.

Җиһан гамәле түгел бу,

Шунысы уйландыра.

Яшәсен гәзит, китаплар!

Гаджетларга исем китми,

Гәзитләр булсын миңа.

Заманнар үзгәрә, бермәл

Матбугат бетәр димә.

Ташка басылган сүз көче

Гасырлар аша күчә.

Бәясе аның кимеми,

Бары тик арта, үсә.

Меңәр ел элек язылган

Коръәннең аятләре.

Халкыбызны рухландырган

Изгелек ниятләре.

Ташка баскан сүз булмаса,

Бик ярлы булыр идек.

Пушкин, Бабич, Тукайларны

Кайдан соң белер идек?!

Үткәнебез, тарихыбыз

Онытылыр иде бит.

Зат-ыруын белмәс юләр,

Маңкорт булыр идек бит.

Ташка басылган сүзләрдә

Таш җимерер көчләр бар.

Кобаер, робагыйларда

Утырып елар хисләр бар.

Кулга тотып укыганда

Гәзит, китап сүзләрен,

Шуны язган кешеләрнең

Күрәм кебек үзләрен.

Гаджетлар да берәр заман

Үткәндә калыр әле.

Гасырлардан килгән тарих

Сүнмичә янар әле.

Яшәсен гәзит, китапка –

Халкыбызның хөрмәте!

Ташка басылган сүзләрнең

Мәңге бетмәс кодрәте!

Гомер

Алай да үтә гомер,

Болай да үтә гомер,

Берәүнең киткән юлыннан

Кала бары көл-күмер.

Төрлечә үтә гомер,

Үкендереп тә үтә.

Берәү дөньяны яшендәй

Балкытып кына китә.

Берәүләр, йолдыз шикелле

Янып, күкләргә аша.

Аларның изге рухлары

Мәңгелеккә тоташа.

Эт булып яшәүче бар,

Йөк булып яшәүче бар.

Байлык артынан куганга

Тоташ дөньялар да тар.

Этләнеп яшәүче бар,

Хисләнеп яшәүче бар.

Үчләнеп яшәүче бар,

Көчәнеп яшәүче бар.

Типтереп яшәүчеләрне

Киткәч сагынучы юк.

«Мин, мин, мин кем» дигәннәрне

Искә алучысы юк.

Була шундый гомерләр:

Авырлыкка түзәрләр.

Ялгызлыкка, язмышына –

Барысына күнәрләр.

Гомер буе туганнарга

Кирәк булучылар бар.

Алардан бервакытта да

Ишетмәссең сагыш-зар.

Алай да үтә гомер,

Үтә бит ул болай да.

Гомер асылы – дөньяда,

Җирдә кирәк булуда.

Шул чагында гомерләр дә

Чиксезлеккә тоташа.

Изгелекле исемнәрне

Беләләр еллар аша.

Кеше сүзе

Кеше сүзе – искән җил ул,

Исә дә үтеп китә.

Кеше сүзе үткәч, сине

Үзеңчә дөньяң көтә.

Кеше сүзе – агымсу ул,

Ага да үтеп китә.

Кеше сүзе үткәч, сине

Чып-чын булмышың көтә.

Кеше сүзе язмыш түгел,

Җилдә очкан чүп кенә.

Кеше сүзе табыш түгел,

Су сеңдергән чүл генә.

Җилләр исә, сулар ага –

Үтә дә китә гомер.

Кеше сүзенең уты юк –

Учакта сүнгән күмер.

Синсез килә…

…Синсез килде язлар –

Шау чәчкәдә бакча.

Сине хәтерләтә

Һәр җир, кайда басма.

Ап-ак болыт япкан

Алмагачлар өстен.

Бар тирә-як сулый

Чәчкәләрнең исен.

Балан, миләш, сирень

Сагынганнар сине.

Көтеп, чәчкәләрен

Җиргә койды инде.

Синең кул җылыңны

Тойган җиләкләрең,

Чәчкәләре гүя

Сөйли теләкләрең.

…Синсез килде җәйләр –

Шау җимештә бакча.

Кызарды ла җиләк,

Кайда гына басма.

Тәмле җиләкнең дә

Быел тәмнәре юк.

Син булмагач янда,

Дөнья ямьнәре юк.

…Синсез килде көзләр –

Шау алмада бакча.

Җир өсләре тулган –

Кайда гына басма.

Алма исе белән

Көз һавасы тулган.

Сыйландылар дуслар,

Барча якын туган.

Оныкларга диеп

Атап утыртканның

Быел тәү җимешен

Ул татып карады.

…Синсез килә кышлар –

Тып-тын калды бакча.

Сагыш-хатирәләр –

Кайда гына басма.

Һәр агачны сыйпап,

Сөеп үстердең бит.

Уңыш шатлыкларын

Бергә кичердең бит.

Үткән гомеребез

Истәлеге – бакча.

Кемдер сарай салды –

Безнең кыйммәт башка.

Оҗмахка тиң итеп

Үстердең син бакча.

Ул безне кайтара

Бергә булган чакка.

Мәңгелек хәтер ул –

Җирдәге иҗатың.

Һичкайчан корымас

Җимешле илһамың.

Тол хатынны рәнҗетмәгез

Тол хатынны рәнҗетмәгез,

Күңеле китек болай да.

Аның ничек яшәгәне

Билгеле тик Ходайга.

Тол хатынга уйламыйча

Әйтмәгез авыр сүзләр.

Табигатьтә яз булса да,

Тормышы – тоташ көзләр.

Тол хатынны кимсетмәгез,

Ким иткән аны язмыш.

Иңен баскан ялгызлыктан

Эчләре тулы сагыш.

Тол хатынга кырын карап,

Җанын, берүк, телмәгез.

Бу дөньяның фанилыгын

Сез дә яхшы беләсез.

Тол хатын мохтаҗ язмышның

Мәрхәмәт, ярдәменә.

Кимсетмәгез, рәнҗетмәгез,

Ул түзәр калганына.

Борын-борын заманнан…

Башкорт моңсыз яшәгәнме

Борын-борын заманнан? –

Яуларда да, Сабантуйда

Җырлый-җырлый дан алган.

Башкорт биюсез яшиме

Борын-борын заманнан? –

Бар тарихын, көнитмешен

Ул биюләргә салган.

Башкорт курайсыз яшиме

Борын-борын заманнан? –

Осталарның уен серен

Яшьләр өйрәнеп алган.

Такмак әйтеп биегән дә

Җырлый-җырлый эшләгән, –

Борын-борын заманнардан

Башкорт шулай яшәгән.

Курай белән каршы алган

Иң кадерле кунагын, –

Борын-борын заманнардан

Тотып килгән йоласын.

Яуга китсә, угы белән

Алган моңлы кураен, –

Җыр-моң белән ул саклаган

Туган илен, Уралын.

Безнең халык кураен да,

Гармунын да уйната, –

Тормышының һәрбер көнен

Уйнап-көлеп озата.

Сәхнәләрне, сахраларны

Айкый башкорт моңнары.

Шулай җырлап яшәгәндә,

Тыныч атар таңнары.

«Һай-һай!» диеп җырлыйбыз да

Тыпыр-тыпыр басабыз, –

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Шулай күңел ачабыз.

Без – фронтовик балалары

Башкортстанның халык язучысы

Таңчулпан Гариповага

Яудан кайткан атайлардан туган

Без бит фронтовиклар балалары.

Бездә яши алар сызлануы,

Онытылмас сугыш яралары.

Әгәр алар исән кайтмасалар,

Тумас идек бит без бу җиргә.

Утны-суны кичкән язмышлары

Сагыш салган безгә гомергә.

Без – аларның йөрәк әрнүләре,

Киләчәккә васыять әйтүләре.

Безгә язган икеләтә яшьнәү,

Атайларның гомерен дә яшәү.

Тормыш безгә – һәрчак алгы сызык,

Алышлардан тора ел, көнебез.

Битарафлык, ялган – безгә дошман,

Гаделлекне яклый моң-көебез.

Мәкер тозакларын корганда да,

Нахакларны җиңә намусыбыз.

Юкка-барга «ура!» кычкырмыйбыз,

Кирәк мәлдә яңгырый тавышыбыз.

Елар чакларда да елмаерга

Көч табабыз – яугир кызлары без.

Атайларның васыятенә тугры

Җир һәм тел ул – саклар кырларыбыз.

Атайлар бит безгә исемне дә

Җиңү йолдызына тиңләп кушкан.

Таң Чулпаны белән төнге Зөһрә

Иминлекне саклап кул тотышкан.

Солдат атайларның рухы белән

Гомер юлларыннан барабыз.

Иңебездә – икеләтә язмыш,

Икеләтә әрни ярабыз.

Икенче бүлек

Гомер

Сабакташлар бермәл очрашты да

Искә алды гамьсез үткәнне:

– Өйләндеңме әле? Туема кил!

– Көтәм менә көзләр җиткәнне.

Тормыш сукмагында елгыр еллар

Очраштырды олпат дусларны:

– Хәлләр ничек?

– Яшәп ятыш әле.

Үстерәбез кызлар-улларны.

Күрештеләр тагын бераздан соң,

Йөзләр уйчан, чәчләр чал инде.

– Кызың ничек? Улың өйләндеме?

– Онык багу – иң шәп ял инде!

Кышкы сукмаклардан килә алар.

Иңгә яуган авыр кар микән?

– Саулык ничек, кордаш?

– Кемне күрдең?

Кемнәр исән, кемнәр бар икән?..