Читать книгу «Бер көйрәтик, гомер / Давай поговорим, жизнь» онлайн полностью📖 — Зөлфәт — MyBook.
image

Качты иман җәяүләп

 
Күзгә генә күрендеме әллә,
Саташканда төштә күрдемме, —
Өнсез итте, сүзсез итте мине
Кара көне мескен бер җирнең!
 
 
«Бер җир» дигән җирдә,
Киртә корып,
Ясаганнар чучка җәйләве…
Ниндидер көч:
«Күрәсен күр!» – диеп,
Шул җәйләүгә мине әйдәде.
 
 
Рәхәт чигә монда мырыйк заты —
Танау белән кәзне ерт, актар! —
Дуңгыз нәҗесенә чумган инде
Чәчәк өчен үскән куаклар…
 
 
Чирәмлекне аунар саз иткәннәр,
Ышкынырга җайлы ташлары…
…Шул ташларны күргәч,
Күк ишелеп,
Әйләнде дә китте башларым.
 
 
Нәҗесләнгән шул ташларның берсен
Чирәм белән сөртеп карасам…
Җаны тере һәр мөэмингә газиз
Коръән хәрефләре ләбаса!
 
 
Бу… борынгы кабер ташлары ла! —
Кайсы ауган, кайсы янтайган…
Сиңа иман китергәннәр рухын
Нигә якламыйсың, и Аллам!
 
 
Догалы таш
мәсхәрәгә төшкән,
Дуңгыз ышкынырга таш калган…
Яки кавем юкка чыккан монда,
Яки кавем… иман ташлаган! —
 
 
Дияр идең…
Юлыктым мин моңа
Үзебездә,
читтә түгел лә! —
Елгалары бөтерелеп аккан
Исән, тере татар илендә…
 
 
Ә бер күмәк хуҗалыкның әнә
«Хуҗа» сына шайтан көч биргән, —
Зиратны ул кат-кат сөрдергән дә
Шунда… карабодай чәчтергән!..
 
 
Юкса җан бит һәркемдә дә бары
Тик бер генә көнлек күбәләк…
Кем өчендер ул – мәңгелек сыман! —
Иман, ахры, качты җәяүләп.
 
 
Үз гөнаһың өчен аһ орулар
Кайтмас булып качты хәтердән…
Сөенәләр шуңа – әйтерсең лә
Явыз ристан качты кәтердән!
 
 
…Иман сатып, зина кылу бит бу
Ходайның нәкъ Үзе алдында
Асыл мөэминнәрнең оныклары
Бүген яшәп яткан авылда…
 

Сөйләшик, дисең…

 
Илдәшем минем, сөйләшик, дисең
Илдә гарасат уйнаган чакта…
Нинди көннәр бит кайтмаска китә!
Нинди төннәр бит китмәскә кайта!
 
 
Килгән бу төннәр китәр, дисеңме,
Көн кайтыр көннәр җитәр, дисеңме?
Үлмәс-терелмәс ил җәйрәп ята —
Калка да бата, бата да калка…
Ни дип сөйләшик, илдәш, бу хакта?!
 

Гомерлек ырымнарым

 
Ничекләр түзә комнары,
Ничекләр түзә яры? —
Вакыт адымнары сыман
Ыгымның агымнары…
 
 
Чиге бар микән дөньяда
Шулкадәр ыргылуның?
Туктата алмастыр сине
Кыямәт хәтта, Ыгым!
 
 
Табан астыннан комнарны
Умырып ала Ыгым…
Кинәнә Җир синең көчтән:
– Йә, тагын… тагын, ныгым!
…Күрсәт, Ык, тагынлыгың!
 
 
Талпынган тере суым син,
Алкынган тере суым,
Төн йокылары белмәгән
Гашыйклар сере —
Ыгым…
 
 
Гомернең адымнары бу
Ыгымның агымнары,
Ыгымның агымнары шул,
Агымның ырымнары —
Гомерлек ырымнарым!
 

Таңтирәк

 
Тыңлыймчы ак тынлыгыңны,
Ак бәсле тугай…
Сискәнеп куйды таңтирәк —
Төш күрә бугай…
 
 
Таңтирәккә язлы төшләр
Кергәнме әллә? —
Яздан адашып былбылы
Килгәнме әллә?
 
 
Кунгандыр былбыл нәкъ шушы
Тирәкне сайлап,
Үзе белгән сөю җырын
Туйганчы сайрап.
 
 
Йокыга чумган тирәкне
Сискәндергәндер —
Таңтирәкнең җаныдыр – җыр,
Ә җан – бердәнбер…
 
 
Шулайдыр… Ак бәсле тугай
Тынлыгын җуйды —
Сискәнде кинәт таңтирәк,
Ак бәсен койды.
 
 
…Гаҗәеп мәле җиһанның…
Актан ак йокы…
Хәтта йолдызлы күкне дә
Сарыган сыкы…
 

Җаннарга тия шул…

 
Татар җыры… Бер юлдашның
Әйткәне искә килә:
– Сезнең җырларны тыңлавы
Авыр бит… җанга тия!
 
 
Тугарылып алмыйсыз бер —
Санаулы бит һәр көне!
Сез, татарлар, җырлашмыйсыз —
Елашасыз шикелле…
 
 
…Хаклысың, юлдаш!
Күргән һәм
Көн иткән гомерендә
Уйлаган уйга иңә шул,
Җырлаган җырга иңә.
 
 
Бетмәс-төкәнмәс аһ-зарлар
Җырдан җырга күчкәннәр:
«Сөялеп ял итә торган
Талларымны кискәннәр…»
 
 
Ничек һаман исән татар?
Ничек калды? Бетмәде?
Атлаган саен бит аның
Киселгән өметләре!
 
 
Хәлләр бөтенләй башка шул:
Җиңелсә горур халык,
Җиңүче туйдан туктамас,
Гомерлек үчен алып
 
 
Изәр дә сытар горурны,
Гарьләнеп үзе өчен,
Моңарчы шушы горурга
Тезләнгән тезе өчен!
 
 
Үч алып туймас!
Китәр үч
Гасырлардан гасырга,
Җиңелгәннең сыкранулы
Өмете күчәр җырга.
 
 
Әйе, җанга тияр бу җыр,
Искәртеп торыр һаман:
«Түз! Хәлең җый! Көнең килер,
Синеке булыр заман!»
 
 
Һай бормалы, бормалы ла,
Бормалы җырларыбыз
Җанга тия:
– Көн киләчәк!
Күз ачып уйланыгыз!
 
 
Кайларга барып сөялеп,
Кайларда хәл алсын ул?
Ничек кенә аягүрә
Горур килеш калсын ул?
 
 
Атлаган саен, упкынга
Эткәннәр дә төрткәннәр —
Күз алдында намазлыгын
Ертып ыштыр иткәннәр!
 
 
Күпме балталар чабылып,
Туралган тамырлары,
Тамыр ярасыдай сызлап
Сыкраган моң-җырлары…
 
 
Шашар иде бүтән халык
Шулкадәр тилмерүгә,
Һәр җыры шаһит Милләтнең
Богаулы гомеренә!
 
 
Җиңүче безне алай да,
Болай да иткән була!
Җиңелгәнбез… Җиңелгәннең
Җырлары бүтән була…
 
 
Хәер, мескен дә җиңелә,
Һәм җиңелгән мескенгә
Һич тә каныкмый җиңүче
Һәм биеми өстендә!
 
 
Уйланыгыз!
Кара язмыш
Алып китмәсен кире!
…Менә шунда инде, юлдаш,
Сезгә бик авыр тоелган
Безнең җырларның сере…
 
 
Көнгә юл ярган чишмә күк,
Тирәннән килә алар…
Әйе,
Каннарга тия шул алар,
Җаннарны кыя алар…
 

Ат тугарасы болын

 
Булган, бар һәм булачак гел
Мәңгедәй бөек илләр…
Аларның баш очында да
Соңгы каен җилфердәр!
 
 
Үз иленең ни кылганын
Аңлый, күрә бу бәндә —
Кыямәтсез булмый хәтта
Дөнья яулаган ил дә!
 
 
Гомер арбасына артык
Төялмәсен, тулмасын,
Миннән кала дип үксерлек,
Кычкырырлык булмасын.
 
 
Әйтим тугаргач атымны,
Йөгән калгач кулымда:
– Килеп җиттем… Ат тугардым
Иң-иң соңгы болында…
 
 
Мәгърур илләр! Сезнең атлар
Күп илләрне таптады…
Тугарасы көннәр килә
Ил таптаган атларны!
 

Очкындай чагым

 
Күзләдем учак очкынын,
Күрдем учак утларын…
Очкыннар сыман, күңелем
Очардай минутларым…
 
 
Җемелдәп күкне теләгән
Очкындай чагым, җаным…
Кайчан күрербез
Күңелдә
Очкыннар уйнаганын?
 
 
Җир җаны төптән кузгала,
Йолдызлар төшә күктән…
«Яратам» дигән сүз
Шушы
Хәрәкәт түгел микән?
 
 
…Аһ, гөнаһлар бар икән шул,
Торсын алар өстәлеп…
Юкса каян килсен безгә
Мондый ак фәрештәлек?
 
 
…Ярый әле һич гөнаһсыз
Ап-ак бер күңел иде…
Саваплы еллар югыйсә
Киләсе түгел иде…
 
 
Ниләр дип хушлашыйм икән?
Инде мин китеп барам —
Ак гөнаһлы
Ак юлымны
Соңгача үтеп барам…
 

Шулай икән…

 
Узмас дип йөрмә гомерне…
Җил сыман уза икән!
Әнә бит —
Хәтта йолдызлар
Картая, туза икән…
 
 
Куәт бир
Саф мәхәббәтне
Ашкынып көткәннәргә —
Җилләр гел уңай булсыннар
Юл дәвам иткәннәргә!
 
 
Юкса бит
Якты йолдыз да
Сүрелә, туза икән…
Сөеп яшәгән гомерләр
Нишләп тиз уза икән?
 
 
…Әллә ни булмас…
Китәрмен
Галәмгә ялгыз гына,
Суыныр, сүнер, югалыр
Ялгыз бер йолдыз гына…
 

Иярде дә китте

 
Актарды җил каен ябалдашын!
Яшел шавы шушы каенның
Иярде дә китте таң җиленә —
Җил зәхмәте аңа кагылды.
 
 
Һәм туй итте дөнья киңлегендә
Каен шавы белән таң җиле —
Шул зәхмәтле туйның гайрәтеннән
Шау өермә купты, билгеле…
 
 
Бу өермә, Тәңре Үзе кушкач,
Әверелде кинәт адәмгә.
Ак кәгазьгә иелде ул адәм
Һәм үрелде кулы каләмгә…
 
 
Каләменнән төшкән хәрефләргә
Сыйды аһлы һәм шат гомерләр!..
…Әнә шулай пәйда була тора
Сәер затлар – әһле шагыйрьләр…
 

Шагыйрь дуска

 
Өметсезлек мәңге гамьсез
Бушлыкларга тиң икән, —
Син түгел гомер итүче,
Бүтән әллә кем икән!
 
 
Җан асрау сине уята…
Юк, бөек эшләр түгел!
Җан атып яшәү гайрәтен
Оныткан инде күңел…
 
 
Оныткан инде күңелең
Биеккә үрелгәнне,
Сөйгәнең керфек какканда,
Мең үлеп терелгәнне…
 
 
Оныткан инде
Хыяллар
Канатын каккан мәлне,
Яңа уй балкып киткәнне
Утыдай яшеннәрнең…
 
 
Төшләреңә, өннәреңә
Җанны бәйләр көч тула:
«…Ялгыз башка кайда да бер —
Таң ата да кич була…»
 
 
…Югыйсә уйлар уеңны
Шигъранә тыңла икән, —
Өметеңә җан өрердәй
Чын сихер шунда икән!
 
 
Уйларыңны сал шигырьгә!
Хәтерләп шәп чакларын,
Ашкынып күккә дөрләсен
Хыялның учаклары!
 
 
Үзгәртсен сүзләр асылын!
Сүзгә яңа көч тула:
– Шагыйрь җанга кайда да шәп! —
Таң ата бит! Кич була!
 
 
Уян, күңел! Шундый чак бит!
Һәр мәле бер шигырьлек —
Сылу бер керфек какканга
Мең үлеп терелерлек!
 
 
Шигърият иңгән минутлар
Мәңгелеккә иш була —
Билләһи, һәрбер хәрефтә
Таң ата да кич була!
 
 
Яратулы һәр сулышка
Җан атып тора күңел…
Уян бөек эшләр өчен —
Җан асрар өчен түгел!
 

Кайчан, кайда?

 
Елларның сер төеннәрен
Берәмләп сүтеп барам,
Сизми дә калдым шикелле —
Гомерне үтеп барам…
 
 
Сизми дә калдым бугай ла
Сөйгәнне, сөелгәнне —
Җилләрдә өшәнгәннәрне,
Гөлләргә күмелгәнне!
 
 
Хәер, язмышның җилләре
Миңа гел исте уңай, —
Бәхетнең килеп киткәнен
Сизми дә калдым бугай…
 
 
Елларым ел гына түгел —
Ташкынның үзе иде…
Булды – әйткәнем дәвернең
Бердәнбер сүзе иде!
 
 
«Әссәлам!» – дим
Яшәп узган,
Яшәләсе елларга —
Дөньяның иң гүзәл серен
Ачмыйча үтеп барам…
 
 
Нишләптер уза бу вакыт —
Рөхсәтләр тормый сорап…
Киләчәк әнә якында,
Яшәгән генә – ерак…
 
 
…Сизмәдем газиз гомернең
Җилдәй җилеп үткәнен —
Мин яшәмим – еллар серен
Сүтәмен дә сүтәмен…
 
 
Вакыт исә – сүтә-сүтә
Сүтелепләр бетмәс сер…
Кайчан килдең? Кай сәгатьтә
Тәмамланырсың, гомер?
 

Бердәнбер очыш

I. Хуш

 
Җил исте… Яфрак дертләде,
Сискәнгән сыман итте:
– Агачым, хуш… Инде безгә
Хушлашыр минут җитте.
 
 
Үткән дә киткән бер җәйлек
Бу гүзәл гомеркәйләр, —
Яңа җәйдә җилләр яңа
Яфракларны иркәләр…
 
 
Тормышның гаҗәп ямьлесен,
Шаулысын бирде Ходай,
Гел ямьле һәм тәмле булып
Җәй кабатлансын шулай!
 
 
Нәкъ Ходай теләгәнчә, без
Яшәдек, гомер иттек,
Минем бердәнбер очышка —
Көземә килеп җиттек.
 
 
Беренче һәм соңгы очыш!
Китүләр гүзәл икән —
Елап югалмыйм, агачым,
Мин бары… очып китәм!
 
 
Әйт миңа хәзер, агачым,
Әйт миңа үз «Хуш» ыңны
Һәм карап кал минем шушы
Бердәнбер очышымны!
 
 
…Өзелде яфрак тын гына…
Гүяки ул терелеп
Чыкты бердәнбер очышка
Һәм очты бөтерелеп!
 
 
…Соңгы очышларга чыксаң,
Ерак китешледер ул —
Җанның төсе булса әгәр,
Шул яфрак төследер ул…
 
 
Туфракка төшеп ятканчы
Безнең җанның да шулай
Бар микән соңгы очышы? —
Шулай булсачы, Ходай!..
 
1
...
...
9