Ялгызлыкка вакыт булдымыни? —
Күрмәгәндәй кордык та боздык.
«Бер килермен әле сиңа!» диеп
Янап киткән иде
Ялгызлык.
Әйткән иде:
«Әйдә, кыланып кал,
Суына чум, ыргыл утына! —
Кемлегеңне бик тиз чамаларсың,
Кирәксезгә, бәндәм, чык кына!»
Янаулардан куркыр чак идеме?
Шулай да бер сәер шом калды —
Күз алдыма һич китерә алмыйм
Тәмам кирәксезгә чыкканны?
Хәер, нигә пошынырга әле, —
Ялгызлыкмы булды явызлык?
Тәмам ялгыз калсам,
Синең белән
Икәү булабыз ла, Ялгызлык!
Кирәклене кирәксездән
Җирдә
Бүлә икән нинди бусага?
Мин кирәк бит
Хәтта
Кирәксезгә
Чыгар өчен генә булса да!
Мин кирәкмен
Атлап бетерергә
Миңа тиеш соңгы адымны;
Үзем кирәк
Бәхилләшеп соң кат
Күрер өчен газиз күк-җирне,
Сезне – гүзәл туганнарымны!
…И Ялгызлык! Кил син,
Кил генә син!
Синең барлык күпне уйлата —
Дөньяда һич тиңе булмас шигырь
Языйк әле икәү…
Аулакта!
Нигә миннән тәртип сорыйсыз гел
Гүяки чын Тәңре шикелле? —
Корбан тәкәсенә атланып, дус,
Сиратны да әллә үттеңме?
Нигә генә кирәк икән сезгә
Сызган сызыклардан узмавым?
Сездән артык ярсып шашынмавым,
Сездән артык кызып азмавым?
Нигә кирәк сезгә?
…Азган-тузган бер комета булдым —
Җилгә очырдым мин язымны,
Мәхәббәтем хәтта ярсу күккә
Яшен белән генә язылды!
Тугарылып һаман яшәдем мин…
Миндәйләрне, хәер, күк сизә! —
Шигырьләрем,
ялтыр яшен булып,
Күкрәүләрен илтер тик сезгә!
…Һәм тыңларсыз аны
Минсез дә…
Гомер буе кабалана торгач,
Гади бернәрсәгә төшенәм:
Олы юллар түгел, аулак сукмак
Кирәк икән уйлы кешегә.
Кошлар төшеп кунар өчен мәллә,
Әйтик, гаярь супер-автобан?
Ә тын сукмак исә
Аулактагы
Кошлы таңнар моңын ятлаган.
Туң тимердән салган күңелләрне
Узгынчылар бары таптады,
Ә хыялый гашыйкларны көтте
Айның
Тын судагы сукмагы.
Салмак карлар төшкән тын сукмакка
Яфрак очышлары түшәлгән;
Аста тирән сулар чылтыраган,
Өстә ялтыр яшен яшьнәгән.
…Биек яшен исе сеңгән килеш,
Сеңгән килеш чишмә тавышы,
Табигатьтән килеп Табигатькә
Тын сукмактан узып барышым…
Балачагым узган йорт төшемә керде…
Нинди генә моңлы истәлекләр сөйләр
Түбә саламнарын кыштырдаткан җилләр?
Шул саламда шыткан сарут хәтта тере, —
Балачагым узган йорт төшемә керде…
Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары!
Кем мөлдерәп шулай карый икән дисәм,
«Ботак күзләре» нең карашлары исән…
Әнкәй кырып юган идәннәр сап-сары.
Һаман җылы килеш болдыр сайгаклары…
Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә:
«Төп йортыңда, бәндәм, бер төш булып
керер,
Фани дөньядагы синең фани гомер,
Янган еллар синең калмас кара көлгә!» —
Тәңре Үзе шулай искәртәме әллә?
Юрап булмас төшне кемнән юратырга?
Кояш төшкелектән ашкан көннәремдә
Уйный сабый җаным болыт мендәрендә,
Йөгән тимерләрен чылтырата юрга…
Юрап булмас төшне кемгә юратырга?
Без микәнни шушы якты җирнең
Шиңмәс таң кабызган гөлләре?
Шулай булгач, нигә куырды соң
Замананың усал җилләре?
…Серле йомгак минем кулларымда,
Мең таратып аны мең сүтәм:
Гомерлеккә дигән кавемме без,
Тимерлеккә дигәне микән?
Күпме зат-дәүләтләр югалттык без,
Таптаттырдык асыл ирләрне! —
Җылы җилләр кайтмас, ахры, безгә…
Яман җилләр бик нык җилгәрде!
…Инде: «Беттек! Безне бетерделәр!
Көйдерделәр!» – дигән чакта да,
Атасы таң әгәр атар булса,
Көйгән туфракка да
Чык тама…
Ыгы-зыгы, шау-шу тулы дөнья!
Ник мин синдә?
Әллә ялгыштым?
Як икән бер учак! – Очкын белән
Саф йолдызлар төшеп кавышсын!
Югыйсә бит – үзем шаулы бәндә —
Мең дөньяны, имеш, яуладым!
Ә бүген сер итеп кенә язган
Шигырь укыр кешем калмады…
…Утырсаң ла икән әрәмәдә
Икәү генә
Учак тергезеп! —
Йолдызлардан түгел, шул учактан
Җем-җем итсә иде күк йөзе!
Моның өчен күп тә кирәк түгел…
Чытыр утын җый да
Сыз шырпы!
Һәм әйт:
– Күкләр безне түгел,
Әнә! —
Безнең учак күкне яктыртты!
Аулак учак очкын сирпегәнгә,
Йолдызлы күк шашты акылдан! —
Берүк, Ходай, мәхрүм итә күрмә
Учагымны тере яктыдан…
Югыйсә гел аждаһадай йота
Гомерләрне дөнья тамагы! —
Хәтта газиз серем итеп язган
Шигырь укыр кешем калмады…
Югыйсә лә
Мондый нурсызлыкка
Җаннарыбыз инде күнде бит —
Учак кына түгел, күкләр үлде,
Биниһая күкләр сүнде бит!
Мин үзем дә, чатыр уты сыман,
Әзер
Очкын чәчеп дөрләргә;
Кагыл гына кайнар очкын булып,
Янгын үрләр
Бу дөм төннәргә!
…Янмасын ла,
Бушка калмасын ла,
Дисәк әгәр безнең бу гомер —
Әрәмәгә чыгып,
Ялгыз калып,
Тын бер учак ягыйк әле бер…
Очкын белән йолдыз кавышырлык
Булсын безнең
Аулак шул учак! —
Төнге учаклардан очкын түгел,
Иксез-чиксез күккә җан оча!..
Ходай безне шулай каргадымы?
Усал язмыш шулай көлдеме?
Башкаема коеп елыйммыни
Нигеземнән калган көлемне?
Мин ышанмас булдым хәтта чыкка, —
Ялган – таңгы урам, талгын җил…
Тууым да минем ялган икән,
Ялган икән минем туган ил!
Без лаектыр инде бу язмышка,
Ходай Үзе шулай кушкандыр…
Болай түгел, дисәң, язмыш кынам,
Киресенә мине ышандыр!
Бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши…
Мин дә лә бит, язмыш, бер балаң! —
Киләчәгем минем ак томанда,
Үткәннәрем минем —
Югалган…
Кайсы тарафларга атласам да,
Юк, белмим бит, белмим юл җаен…
Өйрәт – кайда мин яшисе дөнья?
Сүзең кызганмачы, Ходаем!
Беләсең бит юкса барлык серне —
Мәңгелекнең, мәлнең серләрен?
Шуны белгән килеш, Хак Тәгаләм,
Нигә мине Җиргә җибәрдең?
Киңәшәсем килә – Син дәшмисең.
Шикләнәм мин… Таулар уела.
…Галәмнең саф керфегеннән һаман
Көмеш яшьләр өскә коела…
Яртылаш төн, яртылаш көн әле…
Тәңре җиргә тылсым төшерә.
Сандугач та әле уянмаган…
Саф чык төшә… гөлләр төш күрә…
Алсу таңның җылы яктысына
Керфек ачып дөнья гөлләре,
Таң җиленнән юратмакчы булып,
Төнлә күргән төшен сөйләде.
Аңлыйсылар, беләселәр килә
Җирдә яшәп киткән көннәрдә:
Нинди төшләр күрә икән гөлләр,
Нинди төшләр керә гөлләргә?
Син атомны сүттең, бөек акыл,
Ачылмасны ачкан көнеңдә!
Таң калдырып бөтен дөньялыкны,
Гөлләргә төш юра син менә!
…И сөйгән яр!
Мәңгелекнең безгә —
Икебезгә насыйп төшендә
Кылган догам кабул була күрсен —
Гөлләр күрсен сине төшендә…
Һәм киң болын иркен сулап куйсын:
– И яңа көн, рәхмәт төшкере! —
Хәерлегә булсын, хәерлегә:
Гөлләремә гүзәл төш керде!..
Дөньялыкның һәрбер дене дәшә,
Дәшә Коръәндәге һәр аять:
Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел,
Мәхәббәтсез яшәү —
Җинаять!
Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә…
Нурлар – чиксезлекнең юлдашы…
Тик сөюсез яшәп буламыни? —
Юкны сөйләмәгез, валлаһи!
Яратмаска яратылган булсам,
Булсын бу гомерем төш кенә!..
Яратусыз еллар килә икән,
Мин – юк…
Мине «үлде» дисеннәр…
Яратмыйча яшәү – гомерсезлек.
Бу – тумыштан үлем!
Бу – җәза…
Бүтән җәза уйлап табып булмас,
Күпме эзләсәң дә дөньяда…
Иң зур каргыш булып калыр һаман
Сиратларның кылыч үткере:
– Юлың фатихасыз булсын берүк!
– Мәхәббәтсез гомер иткере!
…Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым…
Сайрасын кош,
Талда талпынып,
Ае-елы, сәгатьләре түгел,
Мәхәббәтле булсын
Һәр минут!..
…Чиксезлектән
шомырт чәчәгедәй
Коелганда сөю җаннарга,
Җилдәге бер яфрак булып тибрән
Безгә аткан серле таңнарда…
Син миңа бу дөньялыкта
Гел кирәк икән…
Без икәүләп тибрәнәсе
Пар тирәк икән!
Заманалар уйландыра…
Уйланып куям:
Синең яфрак көннәрең…
Мин – яфрак коям…
Карт тирәк бит яшь тирәккә
Башкаен салган…
«Сөям» дигән сүз генә хак…
Калганы – ялган!
Бер үк җан икән лә бит без,
Бер йөрәк икән —
Былбыллар оя үрерлек
Пар тирәк икән…
Атланыйм да чабыйм әле!
Күзләремне каплавын
Синең кайнар ялларыңның
Томалап таң атканын
Тоеп калыйм!
Мин юләрне
Сөендер гел, шатландыр!
Бәхет – упкында, дисәләр,
Шул упкынга капландыр!
Ябындым утлы ялларың…
Дөрләп янды бу төнем.
Таңның үзен иярләгән
Ярсу егет мин идем!
Нишлим инде?
Әверелдем
Мәхәббәт тоткынына…
Очам… очам… очам… очам…
Мәхәббәт упкынына…
…Мин шул упкынга очасы
Мәлләрне сизмәдемме? —
Чабышкының ут яллары
Каплады күзләремне!..
Берегез дә күрми торган
Бер таң уянып янды…
Шуны күрәм…
Башкасына
Күзләрем томаланды…
Нигә шулай тугарылып сөйдем?
Тәмам таралдым бит, сүтелдем,
Мин бөтенләй юләрләндем бугай
Чат кояшын эзләп дөм төннең…
Без бәхетләр өмет итеп юкса
Тауга каршы таңга йөгердек!
Дөньялыкның зур хатасы булдык,
Бер ярасы булдык – гомерлек…
…Хәер, бу дөньяга тик бер килеп,
Бер яратып китү яраса,
Яшәү хата түгел…
Ул үзе үк
Мәңгелек туй икән ләбаса!
Сүтелгәннәр үрелер бит берчак…
…Узып киттең әле алдымнан,
Даһи хыял гына яшәр иткән,
Сокланыплар туймас сын сыман!..
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде!
Елын белмим… Бәхет үзе күктә
Кагынган ел тирәсе иде…
И кагынды безнең бәхет кошы
Биекләрдән хәтта биектә —
Тоеп, сизеп, аңлап бетермәслек,
Хәтта хыял сыймас киңлектә!
Булса булыр икән иркенлекләр!
Илаһ Үзе янда, якында…
Кош канаты күккә дастан яза
Яратуның сере хакында.
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде —
Җан җылысы белән елларыңны
Җылы итеп төрәсе иде!..
Табылмаска югалган шул чорга
Кайтасы да керәсе иде…
Елын белмим,
Аяз күктә яшьлек
Талпынган ел тирәсе иде…
Кем генә соң сизә яшьлегенең
Кайтмас өчен очып узганын?
Яшьлек дастан икән… Дастанның да
Кош канаты кыеп язганы…
О проекте
О подписке