Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Туфана Миннуллина — MyBook.

Интермедия

Прологтагы күренеш. Сәхнәдә Газраил белән Фәрештә.

Газраил. Бер мең биш йөз илленче номерлы Әҗәлдән хәбәр юкмы?

Фәрештә. Юк.

Газраил. Нишләп йөри ул? Унике сәгать вакыт үтте. Әлмәндәр һаман да исән. Нәрсә бу?

Фәрештә. Белмим. Бәлки, Әлдермеш авылын таба алмый йөридер.

Газраил. Юкны сөйләмәгез. Кесәсендә Җир өстенең картасы бар.

Фәрештә. Сез булып сез дә картадан Әлдермешне таба алмадыгыз.

Газраил. Күп белмәгез. Барыгыз, эшегездә булыгыз!

Фәрештә китә, Әҗәл керә.

Әҗәл. Мөмкинме?

Газраил. Һә, кайткан. Кайда Әлмәндәр?

Әҗәл (башын аска иеп). Юк.

Газраил. Ничек «юк»?

Әҗәл. Кызгандым мин аны.

Газраил. Нәрсә-ә?!

Әҗәл. Кызгандым. Жибадур кебек тап-таза, менә дигән кеше.

Газраил. Нинди жибадур?

Әҗәл. Әлдермеш авылында «живодёр» дигән сүзне үзгәртеп, «жибадур» диләр. Ләкин яхшы мәгънәдә кулланалар. «Болото» дигән сүзне «мулата» диләр. «Во саду ли в огороде» дигән җырны «Ассалуди былгаруди» дип җырлыйлар.

Газраил. Син нәрсә лыгырдыйсың?

Әҗәл. Лыгырдамыйм, дөресен әйтәм. Әлмәндәр үзе җырлады. «Ассалуди былгаруди гулять иттек кыз белән» дип җырлады.

Газраил (Әҗәл каршына атылып килеп). Син!.. Син Әлмәндәрне алып киләсе урынга җыр өйрәнеп яттыңмы?! Бу ни бу?! Нәрсә бу?! (Шулвакыт телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Газраил кесәсеннән телефон трубкасын ала.) Әйе, тыңлыйм. Хәзер. Шуны да миннән башка эшли алмыйсыз. (Әҗәлгә.) Беркая да китмичә шушында мине көтеп утыр. (Тиз генә чыгып китә.)

Фәрештә керә.

Фәрештә. Эләктеме?

Әҗәл. Булды бераз.

Фәрештә. Нигә соңладың?

Әҗәл. Син дә сорау алма әле.

Фәрештә. Ә мин беләм.

Әҗәл. Нәрсә беләсең?

Фәрештә. Син Әлмәндәр картны югалттың.

Әҗәл. Каян беләсең?

Фәрештә. Минем белмәгәнем юк.

Әҗәл. Кайда ул Әлмәндәр?

Фәрештә. Әйтимме соң?

Әҗәл. Нәрсә чытлыкланасың? Минем хәлне күреп торасың ич.

Фәрештә. Күреп торам. Мин күп нәрсәне күреп торам. Һәм… һәм шулар өчен син миңа бурычлы. Бүген кәгазьләрне актарып утырганда, синең тагын бер кыңгыр эшеңне күреп алдым. Моннан 70, 60 һәм 45 ел элек шеф сине өч тапкыр Әлмәндәр янына җибәргән булган. Син…

Әҗәл. Әкрен.

Фәрештә. Ни өчендер ул чакта бу этлегеңне Газраил сизми калган… Хәзер оныткан.

Әҗәл. Әкрен, дим.

Фәрештә. Курыкма, мин аңа әйтмәдем.

Әҗәл. Әйтергә иде.

Фәрештә. Мин әләкче түгел. Газраилгә баш бирергә теләмәвең өчен мин сине хөрмәт итәм.

Әҗәл. Рәхмәт. Хөрмәт иткәч әйт, кайда Әлмәндәр?

Фәрештә. Антоновка авылында. Евстигней исемле карт янында.

Әҗәл (карта каршына барып, Антоновка авылын эзләп таба). Кара, карт төлке, кая сызган. Рәхмәт сиңа. Бу юлы ычкына алмассың, Әлмәндәр.

Фәрештә. Ни өчен син Әлмәндәр картны яклыйсың?

Әҗәл (кинәт кызып). Яклыйм?.. Әйе, яклыйм! Хакым юкмы әллә?! Әгәр беләсең килсә, җанкисәгем, дөнья үлемнән генә тормый. Туйдым! Әгәр кулымнан килсә, мин үзем Әлмәндәр урынында булыр идем. Без кемнәр синең белән? Үлемсез булуыбыздан ни мәгънә? Безнең бар белгәнебез: кайгы, хәсрәт, күз яшьләре.

Фәрештә. Оһо! Син үзгәреп кайткансың.

Әҗәл. Кызганычка каршы, үзгәрә алмыйм. Үзгәрә алсам, Әлмәндәр картны Газраил кулына бирмәс идем.

Фәрештә. Әлмәндәр дә Әлмәндәр, дисең. Кем соң ул? Галимме? Искиткеч бер ачыш ясаганмы? Танылган җырчымы?

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Әллә берәр футболистмы йә булмаса хоккеистмы?

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Әллә…

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Бәлки…

Әҗәл. Юк.

Фәрештә. Кем соң, алайса? Нәрсә эшләгән?

Әҗәл. Берни эшләмәгән. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә. Азмы болар? Хәер, без нәрсә аңлыйбыз соң!

Фәрештә. Ә нигә аңларга? Аңламау, бәлки, хәерлерәктер.

Әҗәл. Бәлки, бәлки. Шулай да…

Фәрештә. Ләкин шуны бел: хуҗа бу юлы онытмаячак.

Әҗәл. Аңладым.

Фәрештә. Килә… Мин сине хөрмәт итәм, шуңа күрә кисәтергә уйладым. (Чыгып китә.)

Газраил (кереп). Бар хәзер Әлдермешкә. Әлмәндәрсез борылып кайтсаң, күрсәтермен «ассадули былгаруди» еңны.

Ут сүнә.

Өченче күренеш

Антоновка авылындагы Евстигней картның бакчасы. Пәрдә ачылганда, Евстигней умарта карап йөри. «Ястәгнәй! Знакум!» дигән тавышны ишетеп, битлеген күтәрә.

Әлмәндәр (үзе күренми). Ястәгнәй! Знакум!

Евстигней. Кем ул анда?

Әлмәндәр. Кто такуй, знаешь? Не знаешь – маклашка дам.

Евстигней. Альмандар?

Әлмәндәр (агачлар арасыннан килеп чыга). Знал, маклашка не дам. Гости пришул – чәй давай, дивка давай.

Евстигней (битлеген җиргә куеп, Әлмәндәр каршына бара). Шайтан! Нихаль, Альмандар? Якши?

Күрешәләр.

Әлмәндәр. Хураша! Сам хураша?

Евстигней. Якши! Бик якши! Каян килдең?

Әлмәндәр. Деревня. Свая деревня. Тибя давна ни видал.

Евстигней. Якши! Бик якши! Айда, кил, утыр монда. Мин да уйлаган синга барырга. Вот умарта, бал киряк. Янгир бар, бал бар, куп бар. Син бал бар?

Әлмәндәр. Мнугы. Гуд хураша, дуж есть, сулныца есть, свиты мнугы, пчала туда-суда мнугы литит. Тибя кислый мюд есть? Меня есть. Әлмәндәр кислый мюд пил. Әҗәлдән бижал. Әжәл спал, Әлмәндәр Ястәгнәй знакум бежал.

Евстигней. Азяль? Кем Азяль?

Әлмәндәр. Смирт. Пришул. Гаварит, старик, давай. Әлмәндәр, давай. Туда-суда, умирать. Я тужы туда-суда. Бижал тибя. Писня пить будем, дивка гулять будем.

Евстигней (көлеп). Балагур. Якши! Бик якши! Бал бар, Альмандар бар, Евстигней бар, карчык бар.

Әлмәндәр. Старуха ни нада, дивка давай. Три верст пришул, дивка нит – абратны бижать будем.

Евстигней. Ю-ук! Кунак! Дус! Альмандар дус! Знаком!

Әлмәндәр. Мнугы гуд знакум! Хураша знакум.

Евстигней. Айда, Альмандар, ызба кер.

Әлмәндәр. Ызба ни нады. Здич хураша. Старуха ни нады, чәй ни нады, кислый мед ни нады. Писня нады. Садис, писня пить будем. Ассалуди, былгаруди. Давай, ястәгнәй. (Җыр башлый.)

Ассалуди, былгаруди…

Давай, Ястәгнәй.

Евстигней (җыр башлый, Әлмәндәр очынып тыңлый).

 
Во саду ли, в огороде
Девица гуляла.
За ней ходит, за ней ходит
Удалой молодчик,
За ней носит, за ней носит
Дороги подарки.
 

Әлмәндәр. Спасибо, Ястәгнәй. Рәхмәт. Рәхмәт. Яшәдек без, ә? Җырлап яшәдек. Сер бирмәдек. Күпме гумер бергә. Алтмыш ел, ә? Күршеләр, знакумнар. Хәтерлисеңме, болынга печән чабарга чыккач, җыелышып биегәндә, сезнең авылның Маручканы кочаклаган идем, шуннан минем Йөзембикәм, азгын дип, мине әрләгән иде. Хәтерлисеңме, безнең якка аклар килгәч, бергәләп урманда кызылларга кушылып киткән идек. Исеңдәме колхоз төзегәндә мине үлемнән коткарып калганың, хәтерлисеңме сугыш вакытында…

Евстигней. Да, много прошло.

Әлмәндәр. Малы, Ястәгнәй. Бик әз. Яшисе килә, Ястәгнәй. Илле яшьтә булсаң иде хәзер, ә? Дөньясы бигрәк матур бит, Ястәгнәй. Китәсе килми. Әҗәл килде миңа, сизеп торам. Шуңа күрә синең яныңа чаптым, җәяүләп килдем, Ястәгнәй, саубуллашып кайтыйм дидем. Әҗәл килде.

Евстигней. Ерунду не болтай, Альмандар.

Әлмәндәр. Ярунда түгел, сизенәм. Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә бирешмәдем. Җылап йөрүчеләрне җенем сөйми. Син мине зарлана дип уйлама. Исем дә китми, Әҗәл белән дә көлеп сөйләштем.

Евстигней. Правильно, так и надо. Я тоже, знаешь, маху не давал. Жить будем еще, Альмандар.

Әлмәндәр. Шулай. Синең исән-сау йөргәнеңне күреп сөендем. Хәлләрең ничек соң, Ястәгнәй?

Евстигней. Дело молодое.

Әлмәндәр. Шулай, бирешмә, нык тор. Син миннән алты яшькә яшьрәк.

Евстигней. Молокосос.

Әлмәндәр. Валлаһи, дөрес! Әйдә җырлыйбыз.

Евстигней (көйләп). Ала карга дигян, ай, асыл куш…

Әлмәндәр. Валлаһи шулай.

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Имән башларына ник кундың?
Никләр кунганыңны да белмәгәч,
Якты дөньяларга ник тудың?
 

Хәтерлисеңме, Ястәгнәй, синең Иваның белән минем Хәйретдиннең үле хәбәрләре бер көнне килде.

Евстигней. Да-а…

Әлмәндәр. Әйдә безгә киттек, Ястәгнәй. Куып йөрсен әле безне Әҗәл. Ул мине эзләп чыгып китәр, ә без рәхәтләнеп… Әйдә, мой дача гулять будем. Сад дача делал, гарадскуй дача.

Евстигней. Ю-ук, Альмандар. Син минеке кунак. Минеке избада йоклыйсын.

Әлмәндәр. Твая снаха ругать будет.

Евстигней. Ю-ук. Килин якши. Син яратам. Посиди немного, я скажу… (Чыгып китә.)

Әлмәндәр, Евстигнейның битлеген киеп, умарта янына килә дә хәле бетеп туктый. Әҗәл күренә.

Әҗәл. Шулай диген, Әлмәндәр. Качтым диген.

Әлмәндәр (битлекне салып, җиргә утыра). Ни булды дисәм, син икәнсең әле.

Әҗәл. Әйе, мин фәкыйрегез. Әйттем бит мин сиңа, миннән качып котыла алмассың, дидем. Әйдә Әлдермешкә кайтабыз.

Әлмәндәр. Китер кәгазеңне, кул куйыйм, котылыйм син сабакыдан.

Әҗәл. Юк, Әлдермешкә кайтабыз башта.

Әлмәндәр. Ни аермасы бар?

Әҗәл. Син анда такта ышкылаттың, такта кадаклаттың. Исәп-хисапны шунда өзәрбез.

Әлмәндәр. Кайтырлык хәлем бетте.

Әҗәл. Хәйләләмә. Әйдә, Әлмәндәр, яхшылык белән. Юк нәрсә өчен бозылышмыйк. Тор әйдә, минем өчен кайда кул куйсаң да барыбер, үзең өчен әйтәм. Туган-үскән нигезеңдә, үзең ясый башлаган алачыгыңда…

Әлмәндәр. Шулай димсең?.. Ястәгнәй чыксын инде, саубуллашып китим.

Әҗәл. Бәлки, кирәкмәс.

Әлмәндәр. Ни өчен?

Әҗәл. Ни өчен дип… Башың белән уйлап кара. Ул да яшь кеше түгел, син авырайганны күрер дә, кәефе китәр. Син бит кешеләрнең кәефләре кырылуын теләмисең.

Әлмәндәр. Шулай шул.

Әҗәл. Әйдә тор. Әкрен генә атлыйк. Нәрсә ул синең өчен өч чакрым ара. Сиңа җиңелрәк булсын өчен мин яныңнан бармам, читтәнрәк атлармын.

Әлмәндәр (урыныннан торып). Бигрәк төче теллегә әйләнгәнсең.

Әҗәл. Төче телледән түгел. Качып киткәнеңә ачулансам да, сокланам мин сиңа. Туксан бер яшеңдә өч чакрым җиргә җәяүләп чыгып киткәнсең. Кайтасың барын да оныткансың. Йә, ничек, ярыйсыландымы хәлең? Бәлки, чыннан да, Ястәгнәй знакумың чыкканны көтәрсең? Берәр ат юнәтеп озатып куярлар.

Әлмәндәр. Юк, кеше борчырга яратмыйм. Әйдә.

Әкрен генә бакчадан чыгып китәләр. Евстигней керә.

Евстигней. Альмандар. Кайда син? Где ты? Шаярма, әй, балагур, шайтан!

Ут сүнә.

Дүртенче күренеш

Әлмәндәр карт бакчасы. Эшләнеп бетмәгән алачык идәнендә Әлмәндәр белән Әҗәл утыралар. Вакыт төн. Әрәмәлек ягыннан гармунга кушылып җырлаган тавышлар ишетелә.

Әҗәл. Ятып ял итеп ал, Әлмәндәр. Шактый юл үттең, арыгансыңдыр.

Әлмәндәр. Акылың алтын икән. Ял итеп ал дигән булып мәңгелеккә йоклатырга җыенасыңмы?

Әҗәл. Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син генә ул алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы… Синең өчен эләгәчәк миңа. Ләкин барыбер соңгы төнеңне үзеңә бирәм.

Әлмәндәр. Маташтырма.

Әҗәл. Валлаһи, билләһи. Төнлә алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел яктыда булгач, үлемең дә яктыда булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне эшли аласың.

Әлмәндәр. Җәйге кыска төндә ни эшләп булсын. Ашап туймаганны, ялап туеп булмас.

Әҗәл. Уйла. Үкенечләрең калмыймы?

Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп, үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.

Әҗәл. Нәрсә әле син мескенләнеп коелып төштең, Әлмәндәр? Шундый күңелле иде синең белән, кинәт сүндең. Салындырма борыныңны, җебемә, чурту-матыр. Тор әйдә, алачыгыңны кадаклап бетерәбез.

Әлмәндәр. Төнлә шакылдау килешми. Кешеләр йоклый.

Әҗәл. Нишләргә соң инде синең белән?

Әлмәндәр. Китер, кәгазеңне.

Әҗәл. Әлмәндәр…

Әлмәндәр. Китер, диләр.

Әҗәл. Нигә инде… Мин үзем әйтеп торганда…

Әлмәндәр. Белеп тор, мин кул куйдырдым, Әлмәндәрне җиңдем дип мактанасы булма, үзем куям.

Әҗәл. Хет өйдәге улың, киленең, оныгың белән саубуллаш.

Әлмәндәр. Йокылары бүленмәсен.

Әҗәл. Ярый соң, алайса, әйтмәк бар, көчләмәк юк. Соңыннан миңа үпкәләмә. (Кәгазь белән карандашны Әлмәндәргә суза.) Әлмәндәр, кызганам мин сине, валлаһи, кызганам. Сиңа ярдәм итәсем килә, ничек ярдәм итәргә белмим. (Кинәт бер фикергә килә.) Таптым! Таптым, Әлмәндәр дус! Син исән калачаксың!

Әлмәндәр (кәгазьне атып бәреп). Әйт тизрәк!

Әҗәл. Искәндәр! Улың Искәндәр! Фамилиягез бер, исемнәрегез охшаган. Абайламас Газраил. Сизмәслек итеп эшләрмен. Искәндәр үзе дә Әҗәл көтеп ята. Керим мин аның янына, кул куйдырып чыгыйм.

Әлмәндәр (сикереп торып). Ни дидең? Ни дидең син, явыз?! Минем бердәнбер улыма? (Әҗәлнең якасына ябыша.)

Әҗәл. Нишлисең, җибәр!

Әлмәндәр. Син Әлмәндәр картны?

Әҗәлне күтәреп алып җиргә сыламакчы була. Әҗәл бирешми. Көрәшәләр. Икесе дә егылып җирдә әүмәкләшәләр. Ниһаять, икесенең дә хәле бетә, бер-берсенә аркаларын терәшеп ял итәләр.

Әҗәл. Әйтерсең мин үзем өчен.

Әлмәндәр. Дәшмә!

Әҗәл. Синең өчен бит, яшисең килә бит.

Әлмәндәр. Дәшмә, дим!

Әҗәл. Дәшмим, чурту-матыр, мәтәлеп кит. Ике тиенлек тә акылың юк. «Ала карга» дип җырлап йөрергә генә беләсең. Аңарга китсә, ала карга асыл кош та түгел әле.

Әлмәндәр. Булмасын. Ул – җан иясе.

Әҗәл. Аның кемгә кирәге бар?

Әлмәндәр. Дөньяда булгач, кирәге бардыр.

Пауза.

Әҗәл. Гафу ит, Әлмәндәр. Мин Искәндәрне исеңә төшереп ялгышканмын. Синең Әлмәндәр икәнеңне онытып җибәргәнмен. Әй дөнья, дөнья… Ассалуди, былгаруди… Карале, Әлмәндәр, теге Ястәгнәй ничек булыр? Синең урынга батмасмы?

Әлмәндәр кинәт Әҗәлгә таба борыла. Әҗәл егылып китә.

Әлмәндәр. Тагын башладыңмы?

Әҗәл (артка чигенеп). Булды, булды. Дәшмим, дәшмим. Зинһар, кызма. (Җирдә яткан кәгазьне алып.) Ярар, синеңчә булсын. Бөтенесе син дигәнчә булсын, мә. Мә карандаш.

Әлмәндәр кәгазьне, карандашны алып, кул куярга җыенганда, бакча рәшәткәсе янына Гөлфирә белән Мансур килеп туктыйлар. Мансур Гөлфирәгә якын килми, читтә басып тора. Әлмәндәр, кул куярга онытып, аларны күзәтә башлый.

Мансур. Гөлфирә, сез нигә безнең авылда тумаган икән?

Гөлфирә. Әллә нинди сораулар бирәсез сез, Мансур.

Мансур. Ярамыймыни?

Гөлфирә. Үзегез ничек уйлыйсыз соң?

Мансур. Мин уйламыйм.

Гөлфирә. Уйламагач, андый сорау бирмәгез.

Мансур. Авылда шулай инде. Сорауны уйлап торып бирмиләр. Тоталар да әйтәләр. Шәһәрдә генә уйлаган булалар. Уйлап, әйтерсең бездән артык җирләре бар. Алар да ике аяклы, без дә ике аяклы.

Гөлфирә. Тавык та ике аяклы, каз да ике аяклы.

Мансур (көлеп). Эләктереп ала беләсез сез.

Әлмәндәр. Син дә эләктереп ал, пешмәгән. Авызың ачып торасың. Бүтән чакта бик егетләнәсең бит.

Әҗәл. Тукта, Әлмәндәр, тыңлыйк.

Әлмәндәр. Кыз белән егет сөйләшүе сиңа ник кирәк?

Әҗәл. Кызык бит. Сөйләшүләре ни белән бетәр икән?!

Гөлфирә. Сез нигә уеннан киттегез?

Мансур. Сез дә киттегез бит.

Гөлфирә. Мин нишләмәм. Миңа дәү бабай әйтте, озак йөрмә, сәгать ун тулганчы, матри, өйдә бул, диде.

Әлмәндәр. Кара курнус борынны, ничек алдаша.

Мансур. Әлмәндәр бабай өйдә юк. Аны күрдем мин, Антоновка авылына бара иде. Ул анда барса, ике-өч көнсез кайтмый, беләм.

Әлмәндәр. Муладис!..

Мансур. Ул миңа әйтте, Гөлфирәң кайтты, диде.

Гөлфирә. Ничек «Гөлфирәң»?

Әлмәндәр. Сынаттың, егет.

Әҗәл. Тик кенә утыр инде.

Әлмәндәр. Ничек тик утырыйм, оныгымның кызы ич ул.

Мансур. Белмим инде, Әлмәндәр бабай шулай диде.

Гөлфирә. Моның өчен эләгәчәк аңарга. Ярый, сау булыгыз, Мансур, минем йокым килә.

Мансур. Егетләр белән сөйләшкәндә «йокым килә» дип әйтергә ярамый.

Гөлфирә. Ни була?

Мансур. Әдәпсез була, некультурный була. Авыл кызлары алай дип әйтмиләр.

Гөлфирә. Алайса, авыл кызлары янына барыгыз.

Мансур. Нигә алай авыл кызлары дип мыскыл итебрәк әйтәсез?

Гөлфирә. Нәрсә миңа бәйләнәсез? Кайткан саен бәйләнәсез.

Мансур. Сезнең белән сөйләшәсем килгәнгә. Шуңа күрә авылга кайтканыгызны көтеп кенә торам.

Гөлфирә. Әллә «яратам» дип әйтергә уйлыйсызмы?

Мансур. Уйламыйм. «Яратам» дип әйтер өчен нигә уйлап торырга. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк.

Гөлфирә. Кызык икән. Нигә алай?

Әлмәндәр. Безнең замандагыча сөйләшмиләр шул болар. Сөйләшүләре тәмле.

Әҗәл. Нәрсәсе тәмле инде, кырт та мырт.

Әлмәндәр. Бөтен хикмәт шунда. Безнең яшь чакта без генә сөйли идек. Хатын-кызның теле кияүгә чыгып ун елдан соң гына ачыла иде. Төннәрен кочаклаганда да түшәк читенәрәк авышалар иде, куркалар иде. Курыккан хатын-кызны кочаклауның ни тәме бар. Кочагыңа үзе шуып керсен ул. Теле белән ачуланган булсын.

Әҗәл. Карт азгын син, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Ту-ты.

Гөлфирә. Нигә алай? Әйтегез инде, ник дәшмисез?

Мансур. Әйтәм, миңа «син» дип дәшсәгез әйтәм.

Гөлфирә. «Сез» дип үзең башладың?

Мансур. Мин культурныйрак чыксын дип әйткән идем.

Гөлфирә (көлеп). Үләм! Көлеп үләрсең синең белән.

Мансур. Менә болай ул, Гөлфирә. «Яратам» дип әйтер өчен уйларга кирәкми. Чөнки күңелеңдәген әйтәсең. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк. Чөнки уйламый әйтеп ташлап ялгышуың бар. «Яратмыйм» дип бер әйткәч, «яратам» дип әйтергә соң була.

Гөлфирә. «Яратам» дип әйтеп тә ялгышырга мөмкин.

Мансур. Күңел беркайчан да ялгышмый.

Гөлфирә. Лекцияң өчен рәхмәт, истә тотармын. Син кайчан әле армиягә китәсең?

Мансур. Нигә алай сорыйсың?

Гөлфирә. Авылга кайткач, үзем генә рәхәтләнеп йөрер идем.

Мансур. Быел котыласың, ике елдан тотыласың.

Гөлфирә. Ике елдан соң мин авылга кайтмыйм.

Мансур. Кая барасың?

Гөлфирә. Быел укырга керәм. Студент булгач, җәй көне студотряд белән китәм.

Мансур. Укырга керә аласыңмы соң?

Гөлфирә. Мин бит син түгел. Минем бөтенесе дә бишле.

Әлмәндәр. Үземә охшаган, мактанырга ярата. Шулай, кызым, сер бирмә. Дәү бабаң сер бирмәде дөньясында.

Мансур. Син, Гөлфирә, миннән котылам, дисең. Үзең мине күргәч сөенәсең.

Гөлфирә. Каян беләсең?

Мансур. Мансур сизә ул. Авылга да син мине сагынып кайтасың.

Гөлфирә. Менә бусы ялган!

Мансур. «Ялган» дип әйтергә ашыкма, Гөлфирә, «чын» дип әйтәсең бар.

Гөлфирә. Кара син нинди!

Мансур. Мин шундый. Элек кенә оялчан идем. Хәзер… (Көйләп.) «Менә без дә үсеп җиттек, әни». Армиягә китәбез. Армия оялчан егетләрне яратмый. Син ачуланма мине «сагынып кайтасың» диюемә. Аның ни гаебе бар. Мин дә бит сине сагынып көтеп торам. Күңелең мин сагынганны сизә.

Гөлфирә. Үләм, үләм!..

Мансур. Син нигә безнең авылда тумаган икән, дип әйткән идемме?

Гөлфирә. Әйткән идең.

Мансур. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең…

Гөлфирә. Үләм!.. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да.

Мансур. Син чигәр идең, Гөлфирә.

Әлмәндәр. Дөрес! Чигәр иде. Әгәр дә мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.

Әҗәл. Иштеңме соң?

Әлмәндәр. Нәрсә «иштеңме»?

Әҗәл. Яратканың булмадымыни?

Әлмәндәр. Аны әйтәсең икән. Комнан бау ишеп азапланырга әллә мин җүләрме. Кыйбла җиленә сәнәк белән кадаучы түгел мин. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем. Кулыма балта да тотып караганым юк иде, ясаган бишегем сандугач оясы булды.

Гөлфирә. Мансур… Син… Син нигә миңа… «яратам» дип әйтмисең?

Мансур. Син «яратмыйм» дип әйтерсең дә…

Гөлфирә. Ә мин алай дип әйткәнче уйлап карармын.

Мансур (Гөлфирәне кочагына алып). Яратам, Гөлфирә.

Әлмәндәр (куанычыннан нишләргә белми). Үбешегез инде, хәерсезләр. Аның ни ояты бар?!

Әҗәл. Әкрен, әкрен, Әлмәндәр. (Гөлфирә белән Мансур үбешкәнне күреп.) Эх, нигә мин дә кеше булып яралмаган икән!

Гөлфирә (Мансурдан читкәрәк китә). Чыннанмы, Мансур?

Мансур (бар көченә кычкырып). Яратам! Я-ра-та-а-а-ам!

Гөлфирә. Нишлисең, җүләр!

Мансур (җырга күчеп).

 
Уфа тараклары белән
Күңелле чәч таравы;
Үзәкләремне өзәдер
Бер елмаеп каравы.
Уфа тараклары таптым
Агыйдел буйларыннан;
Гомеремнең буйларына
Китмәссең уйларымнан.
 

Гөлфирә. Нишлисең, Мансур?! Кешеләр ишетә.

Мансур. Беркем дә юк, Гөлфирә, дөньяда без икәү генә.

Әлмәндәр (Гөлфирә белән Мансур ишетерлек итеп). Ә мин?! Мине кая куясыз. Мин бар, мин – шаһит!

Мансур белән Гөлфирә Әлмәндәр тавышын ишетеп сызалар. Әлмәндәр тураеп бакча уртасына баса.

Ә мин?! Мин бар дөньяда! Мин исән! Кит, Әҗәл. Китеп тор янымнан! Эх!.. (Мансур җырлаган көйгә җырлап, бакча буйлап йөренә.)

 
Уфа тараклары белән
Кем чәчләрен тараган;
Фани дөнья авыр, диләр,
Кем күтәреп караган.
Уфа таракларым җуйдым
Чәчләрем тараганда…
 

Бакчага Өммия чыга. Аптырап, Әлмәндәргә карап тора.

Әлмәндәр, җырын дәвам итеп, аның каршына бара.

 
И туган-үскән илләрем,
Чит җиргә караганда.
 

Өммия. Әллә инде акылың ук җиңеләйдеме, ходаем?! Өйдә югыең лабаса, Антунга китте, дигәннәрие. Кай арада кайтып җиттең? Булсаң да булырсың икән!

Әлмәндәр. Кушылып җырла миңа, килен.

Өммия. Әстәгъфирулла. (Тиз генә кереп китә.)

 





 





 



 



 




1
...
...
17