Читать книгу «Пьесалар / Пьесы» онлайн полностью📖 — Туфана Миннуллина — MyBook.
image



Әлмәндәр. Риза булсаң, килеп әйтерсең, ялынып бармам. Чынлап әйтәм, Хәмдебану. Бик ныклап уйла. (Хәмдебану киткән якка карап кала. Өммиянең кычкырып көлеп җибәрүеннән сискәнеп китә.)

Өммия. И-и-и… И Аллам! И ходаем! Үләм, үләм!.. Тагын ниләр кыланырсың икән?

Әлмәндәр. Нәрсә авызыңны ердың? Әллә тыңлап тордыңмы?

Өммия. Үләм, үләм… Бөтен урамга шар ярып сөйләшеп тора да, тыңлап тордыңмы, дигән була. Нәрсәгә такта турый, ни кыланырга җыена дисәм, башка чыгарга йөри икән. Үләм, үләм…

Әлмәндәр. Үлсәң үләрсең, мин үләргә җыенмыйм.

Өммия. Әйтәм, малаеңа кереп әйтәм, урамга чыгып кычкырам, белсеннәр кем икәнеңне.

Әлмәндәр. Нәрсә, нәрсә очынасың? Матри, килен!

Өммия. Әйтәм, Искәндәргә кереп әйтәм. (Кереп китә.)

Әлмәндәр (аның артыннан кычкырып кала). Килен!

Әҗәл. Күрдеңме инде, Әлмәндәр?

Әлмәндәр. Нәрсә «күрдеңме», нәрсә син дә авызыңны ерасың?

Әҗәл. Көләләр үзеңнән, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Белмичә көләләр, аңламыйча көләләр.

Әҗәл. Аңламаслык берни дә юк. Көлдермә үзеңнән, әйдә, кулыңны куй да, китик тизрәк.

Әлмәндәр. Хәмдебану ризалыгын бирмәде, тыңлап тордың.

Әҗәл. Аның ризалык биргәнен көтсәң… Булмаганны өмет итмә.

Өммия, Гөлфирә, Искәндәр бакчага чыгалар. Гөлфирә Искәндәрне култыклаган, үзе көлә.

Өммия. Күрегез әнә, үзеннән сорагыз. Менә шушы урында унсигез яшьлек егетләр кебек сайрап торды.

Искәндәр. Әти, нишләвең инде тагын?

Әлмәндәр (Өммия каршына атылып барып). Теңкәмә тидең, явыз килен!

Өммия. Үләм, үләм!.. (Үзе Әлмәндәрдән кача.)

Гөлфирә (Өммияне куып йөргән Әлмәндәрне кочаклап алып). Дәү бабай, дәү бабай, ярамый.

Әлмәндәр. Җибәр, кызым. Азды, әбиең азды.

Гөлфирә. Ярамый, ярамый. Син бит бик акыллы, бик әйбәт дәү бабай. Әби ялгыша. Кил, утыр, тынычлан.

Өммия (Гөлфирәгә). Син нәрсә аның сүзен сөйлисең? Кем ялгыша?

Гөлфирә (Өммияне барып кочаклап). Юк, әбием, ялгышмыйсың, син дә дөрес сөйлисең. (Әлмәндәрнең утырган урыныннан сикереп торганын күреп, аның янына килә.) Юк-юк, дәү бабай, син бик әйбәт. Бөтенегез дә бик әйбәт. Мин сезнең барыгызны да сагынып кайтам. Килегез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз.

Өммия. Утырасым да килми. Үзе генә җитмәгән, безне адәм көлкесенә калдырырга җыена. Үләм, үләм… Өйләнәм, ди бит, өйләнәм, ди.

Гөлфирә. Өйләнсә ни булган?

Искәндәр. Син, кызым, тик тор. Син бернәрсә дә аңламыйсың әле.

Гөлфирә. Ничек инде аңламыйм! Бабай ялгыз яши. Өйләнсә, ни гаебе бар?

Өммия. Ничек «ялгыз яши»? Ә без?

Гөлфирә. Сез икәү. Бабай – синең картың, син – бабайның карчыгы. Дәү бабай ялгыз.

Әлмәндәр. Рәхмәт, кызым. Менә алар җитмештән узып та шуны аңламыйлар.

Искәндәр. Алай түгел ул, әти. Өйләнмәдең түгел, өйләндең. Әнкәй вафат булгач ун ел да йөрмәдең, өйләндең бит, сүз әйтмәдек.

Әлмәндәр. Кем әйтмәде? Хатының әйтмәдеме?

Өммия. Әйтмәдем, ул чакта тел яшерә идем.

Әлмәндәр. Иреңнең колак итен ашадың. Әллә мин ишетмәдемме?

Искәндәр. Ярый, анысы булган-беткән. Инде хәзер, йөз яшеңә җиткәндә.

Әлмәндәр. Син, малай актыгы, минем яшьне санама.

Гөлфирә (Искәндәргә). Син, бабай, дөрес әйтмисең. Йөз яшеңә җиткәндә димә, йөз яшеңә дә җитмәгән килеш, диген. Сиңа, дәү бабай, чыннан да өйләнергә иртәрәк. Йөзгә җиткәч була.

Өммия. Котыртып утырма. Сиңа көлке. Әтиеңә хат язып җибәрермен менә. Монда кайтып дәү бабасын котыртып йөри, дип. Аның белән без изаланабыз, син түгел.

Искәндәр. Әти, әйдә әйбәтләп сөйләшик… Бүтән чакта синең сүздән чыкмыйбыз, безнең өйдә син хуҗа. Киленең Өммия дә синең каршыңда биеп тора. Ни әйтсәң, шуны тыңлый.

Әлмәндәр. Бик тыңлый инде, тыңлый хатының.

Искәндәр. Ярый, кызма. Өр-яңа такталарны турап, бер дә кирәкмәгәнгә бакча уртасына алачык корырга тотынганың өчен сүз әйтмәдек.

Әлмәндәр. Әллә әйтер идеңме?

Искәндәр. Тыңлап бетер инде.

Өммия. Искәндәр авыру, нигә аны борчыйсың.

Әлмәндәр. Ата белән бала сөйләшкәндә син кысылма!

Искәндәр. Бар, Өммия, өйгә керегез. Без икәү генә сөйләшик.

Өммия. Сине тыңлыймы ул?! Сине ул олы кешегә санамый.

Гөлфирә көлеп җибәрә.

Нигә бертуктаусыз көләсең? Сабый бала түгел, акыл керергә вакыт.

Гөлфирә. Кызык ич.

Өммия. Сиңа кызык кына булсын.

Гөлфирә. Дөнья кызык булгач начармыни?

Өммия. Дәү бабаң гомере буе кызык-кызык дип яшәде. Хәзер, күрәсең, нишли. Аңа кызык – безгә оят. Әйдә, керәбез.

Гөлфирә. Өйгә керәсем килми. Дәү бабай янында утырасым килә. Дәү бабай, синең яныңда утырыйммы?

Искәндәр. Гөлфирә, олылар әйткәнне тыңла.

Гөлфирә. Кайчан картаермын, мин әйткәнне дә тыңларлар иде. Әйдә, әбием. (Өммияне култыклап ала.)

Кереп китәләр.

Искәндәр. Менә шулай, әти.

Әлмәндәр. Нәрсә «шулай»?..

Искәндәр. Шулай.

Әлмәндәр. Нәрсәнең шулай икәнен белмисең бит, улым. Хатының да әйтә, кызык-кызык дип кенә яшәде, ди. Кызыкның нәрсә икәнен белми, мәгънәсенә төшенми. Син дә аңа кушылып мине ачуланасың.

Искәндәр. Ачуланмыйм, әти.

Әлмәндәр. Ачулансаң да үпкәләмим. Дүрт энең дә кайтып, бишәүләп ачулансагыз, сөенер генә идем. Хәлең ничек?

Искәндәр. Юк ла инде, беткән.

Әлмәндәр (кинәт үзгәреп). Зарланма! Зарланасы булма!

Искәндәр. Үзең сорыйсың бит.

Әлмәндәр. Яхшы диген. Көл! Җырла! Бие! «Шулай» ның мәгънәсе шунда, кызыкның да мәгънәсе шунда. Әгәр син зарлана дип мин зарлансам, син сукрана дип мин сукрансам ни була… (Урыныннан торып.) Бераз гына утырып тор.

Искәндәр. Кая барасың?

Әлмәндәр. Үзем беләм. (Чыгып китә дә бераздан бер чирекле шешәне кочаклап керә.) Кил ышыккарак.

Искәндәр. Ансыз гына сөйләшик.

Әлмәндәр. Нәрсә сөйлисеңне беләм, минем ни әйтәсемне син дә беләсең. Әчегән бал эчеп, җырлашып утырсак, икебезгә дә шифасы тияр. Рамнарны кырып ясап куйган идем, өлгерүе җиткәндер. (Алмагач ботагына элеп куйган кружканы алып, Искәндәр янына чүгәләп утыра.) Теләсәң ни әйт, хатының усал. Шушы чиреклене өйгә керттерми бит тәки. Нәрсәсе бар инде. Бал бит бу, чын бал. Аракыны, үзең беләсең, үзем дә өйгә кертмәдем. (Кружкага бал салып.) Яле, тотып куй.

Искәндәр. Авырайтмас микән?

Әлмәндәр. Атаң кушкач авырайтмас.

Искәндәр балдан авыз итә дә кружканы Әлмәндәргә суза.

Әлмәндәр кружкада калган балны эчеп бетерә.

Менә шулай, улым.

Искәндәр. Нәрсә шулай?

Әлмәндәр. Үләргә ашыкма, дим.

Искәндәр. Мин ашыкмыйм да бит…

Әлмәндәр. Ашыгасың. Син әле дүрт энекәшең өчен дә яшәргә тиеш. Кызык менә шунда була: сиңа Әҗәл килеп әйтә, Искәндәр, саубуллаш дөнья белән, ди. Барыбер зарланып ятасың, ди. Син үзең дә, болай интегеп яшәгәнче дип, риза буласың. Риза булмаска кирәк. Алдарга кирәк әҗәлне.

Искәндәр. Алдарсың аны.

Әлмәндәр. Ә син алда. Җаен тап. Моның вакыты җиткән дип, Әҗәл килә. Куркыткан була. Ә син сер бирмисең. Ул синең белән мәшәкатьләнгән арада, көн үтә, бүтәннәр янына барырга соңга кала, синең аркада бүтәннәр дә озаграк яшәп кала. Менә шулай…

 
Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кунган җирең кайсы имәндә?
Син башың исәң дә, мин имәдем,
Башкаема хәсрәт килгәндә.
 

Кушылып җырла миңа, улым.

Искәндәр. Хәлем юк.

Әлмәндәр. Җырла!

Искәндәр. Ала карга дигән, әй, асыл кош… Булмый, әти.

Әлмәндәр. Пешмәгән арыш чумары! Боламык! (Паузадан соң.) Әй, улым… (Өстеннән казакиен салып җиргә җәя.) Таянып тор.

Искәндәр. Өйгә керим.

Әлмәндәр. Сөйләшмәдек бит әле, улым.

Искәндәр. Булды, әти, сөйләштек. (Утырган урыныннан торырга азаплана, булдыра алмый. Әлмәндәр аңа ярдәм итмәкче булып кулыннан тота.) Үзем. (Көч-хәл белән торып, өйгә таба атлый.)

Әлмәндәр. Хатыныңа әйт, бераздан миңа чәй чыгарсын. (Искәндәр артыннан карап калып җыр суза.)

Ала карга дигән, әй, асыл кош…

Әҗәл. Аңлашылды, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Ни аңлашылды, Әҗәлетдин?

Әҗәл. Үз хәйләңне үзең ачып бирдең. Һаман мине алдап йөртәсең. Килешми, Әлмәндәр. Яхшылыкка яманлык белән кайтарасың. Алайга китсә… Куй хәзер үк кулыңны. Куй, боргаланып маташма, картлач.

Әлмәндәр. Нәрсә җикеренәсең? Куймыйм дигәнем юк. Китер кәгазеңне.

Әҗәл (кесәсеннән кәгазь алып, Әлмәндәр каршына җәеп сала). Аңлашылырлык итеп куй.

Әлмәндәр. Кайсы җиренә? Шушындамы?

Әҗәл. Шунда.

Әлмәндәр. Яза белмим бит мин, Әҗәл дус.

Әҗәл. Хәйләләмә. Председатель булып эшләдең.

Әлмәндәр. Соң, җаным-бәгырем, вакыты шундый иде.

Әҗәл. Кил, кулыңнан тотып яздырам.

Әлмәндәр. Орынма. Әлмәндәр дип искечә яза беләм. Тик аз гына сабыр ит, бал кабып куйыйк.

Әҗәл. Капмыйсың, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Балдан ни була?

Әҗәл. Өйрәнеп алдым мин сине. Бал кабам дип, этлек эшләргә җыенасың.

Әлмәндәр. Юк ла инде. Нәрсә син ул чаклы? Кил, утыр, торма каршымда тасраеп. (Кружкага бал салып.) Йә, тотып куй минем исәнлеккә.

Әҗәл. Юк, юк… Беренчедән, миңа ярамый, икенчедән, ничек инде синең исәнлеккә эчим ди? Мин бит синең янга исәнлек-саулык теләп килмәдем.

Әлмәндәр. Минем җаным өчен тот, алайса. Озакка сузма, кул да куясы бар.

Әҗәл. Шулай дисәң генә. (Кружкадагы балны эчеп куя.)

Әлмәндәр. Менә шулай. (Үзенә дә салып эчә.) Менә шулай. Ничек, әйбәтме?

Әҗәл. Беләм инде, син начар нәрсә эчмисең.

Әлмәндәр. Шулай шул. Тот тагын берәрне. Әйдә, бер утырган – бер гумер. Син мине бүтән күрмәячәксең. Сагынып сөйләрлек булсын.

Әҗәл. Аз гына сал.

Әлмәндәр салып бирә, Әҗәл эчә. Әлмәндәр дә салып эчә.

Әлмәндәр. Әйдә, хәзер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.

Әҗәл. Әйттем бит, этлек эшлисең, дип.

Әлмәндәр. Йә инде, Әҗәл дус. Күпкә түзгәнне азга түз инде. Җырлыйммы?

Әҗәл. «Ала карга дигән асыл кош» ны җырлама.

Әлмәндәр. Ошамыймыни?

Әҗәл. Әллә нинди, шомлы.

Әлмәндәр. Әһә, шомлыны син дә яратмыйсың икән. Аңламыйсың син, тиле, җырның ни икәнен. Әлмәндәрнең үз гумерендә шомлы җыр җырлаганы юк. Ярый, мәтәлеп кит, чурту-матыр, бүтәнне җырлыйм.

 
Мин җырлыймын бырдыйны –
Бырдый белән шырдыйны;
Мин җырлаганны ошатмасаң,
Үзең җырла шундыйны.
 

Йә, ничек?

Әҗәл. Ярый.

Әлмәндәр. Яраса тыңла.

 
Мин җырлыймын бырдыйны –
Бырдый белән шырдыйны;
Җырламас идем шырдыйны,
Тыңлаучысы шыр тиле.
 

Монысы ничек?

Әҗәл. Мин, Әлмәндәр, синең янга килгәннән бирле гел синең сүзеңнән чыкмый йөрим, әйеме? Син гел мине мыскыл итәсең, әйеме? Гел миннән көләсең, әйеме? Ярамый бит болай, агай-эне. Ярамый болай, Әлмәндәр дус. Яратам бит мин сине. Яратмаган кеше белән араны тиз өзәм мин.

Әлмәндәр кычкырып көлеп җибәрә.

Йә, нигә көләсең, ә, нигә көләсең?

Әлмәндәр. Көлке.

Әҗәл. Нәрсәсе көлке. Йә, нәрсәсе көлке инде?

Әлмәндәр. Үлемне әйтәм. Үлем көлке.

Әҗәл. Көлке түгел, Әлмәндәр дус.

Әлмәндәр. Көлке. Адәм баласы ыспутникка утырып җиде кат күктә җыр көйләп йөри, Газраилнең маңгаена чиертеп үтә, җиргә төшә дә юктан гына үлеп китә. Көлке булмый ни булсын. Эх, чурту-матыр, дөбер-шатыр… Миңа ярый да инде… Япь-яшь егетләр бит, жибадур кебек егетләр!.. (Русча җырлап җибәрә.)

 
Ассалуди, былгаруди
Гулять иттек кыз белән…
 

Аңлыйсыңмы: ассалуди, былгаруди. Беләсеңме син ул сүзне? Белмисең. Ә мин беләм.

Әҗәл. Яратам мин сине, Әлмәндәр дус. Валлаһи дип әйтәм, тимәс идем мин сиңа… Нишлим… Кил, Әлмәндәр дус, кочаклап үбим бер үзеңне.

Әлмәндәр. Анысы булмый, Әҗәлетдин.

Әҗәл. Яратмыйсың син мине, Әлмәндәр, беләм. Дошман күрәсең. Эх!.. (Әлмәндәрнең казакие өстенә ава да гырлап йокыга китә.)

Әлмәндәр, аның янына килеп, йоклаганмы-юкмы икәнен карый. Әҗәлнең йоклаганлыгына ышангач, казакиен тартып алып, шыпан гына бакчадан чыгып ычкына.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

1
...
...
17