Теләчев. Сугышып яткан чагыдыр.
Бәхтияр. Шуран перевозын сакларга кирәк. Беррәттән керәшен Гирачемга боерык җибәрергә онытмыйк, уяу булсын. (Теләчев кәгазь ала, язарга әзерләнә; Бәхтияр әйтеп тора.) «Пулкувник Бәхтияр Канкай углындан бирелде приказ сән Гирачем Сабай углына. Чистай кичүенә сәкез авылдан – һәрвакытта даимчелек илән унбиш кеше тормак үзләренә кичүдә. Ошбу эш тапшырылды Көчек авылының Мәнди Туктамыш углына, һәрвакытда яхшыдан һәм ямандин хәбәр булса, юкарыда язылган Гирачемга рипуртавайт итмәгә. Бу мәзкүр сәкез авыл җәмәгатьләренә пухут сорап һичкемне рәнҗетмәскә». Һәр ике язуны илтер өчен чапкын җибәр, Әбүбәкер.
Теләчев китә. Бәхтияр ялгызы. Нурсолтанның җыры ишетелә. Ут агачка сөялеп җырлап торучы Нурсолтанга төшә.
Нурсолтан җыры:
Өзелеп-өзелеп китә үзәгем,
Әле дә сабыр башкынаем, түзәмен.
Уф дип әйтсәм, аурый башларым,
Аурый башым, түгелә яшьләрем.
Иртә генә торып тышка чыксам,
Кара урман шаулый җил белән;
Маңгайга ла язган язмышларны
Сыпырып ташлап булмый җиң белән.
Җыр барышында Бәхтияр, Нурсолтан янына килеп, Нурсолтанның җырлавын тыңлап тора.
Бәхтияр. Уйларың кайларда, асылзатым, Нурсолтаным? Җырның моңлысын сайлап алып җырлыйсың.
Нурсолтан. Падишамызга җырлый алмаган җырымны җырлыйм. Өеннән куып чыгарылган эт сыман озак йөрербезме, Бәхтияр?
Бәхтияр. Нигә андый сүзләр, Нурсолтан?
Нурсолтан. Хатының иттең, оя корырга вакыт җитмәдеме?
Бәхтияр. Ашыкма, Нурсолтан, шундый оябыз булыр.
Нурсолтан. Син һаман вәгъдә итәсең.
Бәхтияр. Мин сиңа оя вәгъдә итмәдем, асылзат. Мин сиңа мәңгелек гыйшкымны вәгъдә иттем. Кил кочагыма, ямьсез уйларыңны куй. (Нурсолтанны кочагына ала.) Син нигә патша хәзрәтләре бүләк иткән асыл киемнәрне кимәдең?
Нурсолтан. Кеше киемен кияргә тәнем тартмый, Бәхтияр. Кайчан үзең эшләп алырсың миңа яңа күлмәк, шунысын киярмен.
Бәхтияр. Явыз хатын булырсың син, Нурсолтан.
Нурсолтан. Үзең сайлап алдың. Утыз яшеңнән ашканчы мине көткәнсең. Үзең әйттең.
Бәхтияр. Юк, болай булгач, мин сине берәр авылда калдырам. Патша хәзрәтләренең сүзенә каршы килеп, мин сине үзем белән йөртәм, ә син…
Нурсолтан. Мин калмыйм. Гомерем буе тагылып йөриячәкмен үзеңә. Мин күрәсен әллә кем күрмәс. Тәкъдирдә язылганнан яманы булмас.
Бәхтияр. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин сине ир-егет итәр идем, Нурсолтан. Дөньясын айкар идең син.
Нурсолтан. Айкар идем, синнән ким булмас идем. Син миңа әйт, Бәхтияр, бу айкавыңның очы-кырые булачакмы?
Бәхтияр. Патша хәзрәтләре Казанда.
Нурсолтан. Әйдә, без моннан китик, Бәхтияр.
Бәхтияр. Кая?
Нурсолтан. Бер тыныч урын тап. Күңелем сизә, мин япа-ялгызым, тол калачакмын.
Бәхтияр. Сөйләмә андый сүзләр, акылсыз хатын.
Нурсолтан. Калачакмын, Бәхтияр. Бигешкә мин ияләшкән идем, аердылар. Күңелемне син яуладың, хәерлегә түгел.
Бәхтияр. Хәерлегә булыр, Нурсолтан. Синең кебек гүзәл, синең кебек кыю балалар үстерербез.
Нурсолтан. Туктаусыз кыйналган хатыннан нинди бала, Бәхтияр. Булмас инде ул.
Бәхтияр. Син яманлык юрама, Нурсолтан. Яманлык юрамасаң да килә. Син көл.
Нурсолтан. Көлүнең ни икәнен белмәдем.
Бәхтияр. Өйрәнербез, асылзат. Сине җылатканнар җылаганда без көләбез. Каерылган канатлар төзәлгәч, без көләрбез, Нурсолтан. Адәм баласы җылар өчен генә түгел, көләр өчен дә яратылган.
Кинәт бер төркем сугышчыларның кычкырып көлгәннәре ишетелә.
Ишетәсеңме, көләләр. Бәлки, иртәгә үләрләр, тик бүген көләләр. Алар бүген иректә. Көлгән өчен камчы белән суктыручы юк. Син адәм баласы түгел, син хайван дип мыскыллаучы юк.
Көлү дәвам итә. Ут яктысы түгәрәкләнеп утырган сугышчылар төркеменә төшә. Түгәрәк уртасында – Мортаза. Ул биек кенә төп башында аякларын бөкләп утыра.
Василий. Карагыз, җәмәгать, ярты грошка ярамый торган йолкыш иде Мортаза. Хәзер кем булды?! Алла урынында утыра. Молодец, Мортаза!
Мортаза. Бәчели дәдәй, җәмәгать, патша гына булыймчы. Ходай Тәгалә булып кылансам, гөнаһысын кая куярмын?
Тавышлар. Әйдә, әйдә!.. Гөнаһысы уртак!..
Арадан берәү (Мортазага). Төш аннан. Азындыгыз. Тәһарәтсез башың белән…
Мескен бүрек. Син тик тор, абзый. Гөнаһтан курыксаң карама… Безгә теге дөньяда барыбер тәмуг. Монда көлеп калыйк. Мортаза, башла!
Мортаза. Алайса, Аллага тапшырдык, гөнаһысы уртак.
Тавышлар. Уртак!.. Уртак!..
Арадан берәү. Йа Хода, ахырзаман. (Борылып утыра.)
Мортаза. Кемнән башлыйбыз? Бәчели дәдәй, кил.
Василий (Мортаза каршына килеп). И Тәңрем, мин синең янга килгән идем.
Мортаза. Ни өчен?
Василий. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Василий. Үзеңнең урысың.
Мортаза. Әйдә кер, пумушнигым булырсың.
Көлешәләр. Василий төп янына сузылып ята. Мортаза каршына Ертык чикмәнле сугышчы килә.
Ник килдең?
Ертык чикмән. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Ертык чикмән. Чувашың.
Мортаза. Әйдә, табак-савыт юарсың.
Ертык чикмән. Юк, мин андыйга риза түгел.
Мортаза. Нишләтим соң сине?
Ертык чикмән. Бүтән эш тап.
Мортаза. Әйдә, алайса, яңабаштан.
Ертык чикмән (читкә китә дә Мортаза каршына әйләнеп килә). Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Ертык чикмән. Чувашың.
Мортаза. Әйдә, булырсың йөзбашым.
Ертык чикмән. Амин. (Җиргә сузылып ята.)
Мортаза каршына Кара сакаллы сугышчы килә.
Мортаза. Син кем?
Кара сакал. Керәшен.
Мортаза. Бизәфчәкевә керәсең.
Арадан берәү. Йа Хода!
Мортаза янына Кызыл ыштанлы сугышчы килә.
Мортаза. Ник килдең?
Кызыл ыштан. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Кызыл ыштан. Чирмешең.
Мортаза. Чирмешең… Чирмешем… Әйдә, сиңа рөхсәт бирмешем.
Көлешәләр. Мортаза янына Мескен бүрекле килә.
Мортаза. Ә син ник килдең?
Мескен бүрек. Оҗмахка керәсем килә.
Мортаза. Син кем?
Мескен бүрек. Татарың.
Мортаза. Кит! Ботыңнан тотып атарым.
Көлешәләр.
Арадан берәү (сикереп торып). Йа Хода! (Мортазага килеп ябыша.) Төш, явыз, төш, бинамаз! (Мортазаны төп башыннан сөйрәп төшерә.)
Мортаза көлә-көлә чыгып йөгерә. Шулвакыт Кызыл ыштанлы сугышчы сикереп тора да биергә тотына. Бүтәннәр кычкырып аны хуплыйлар. Биюче арып туктый. Кулларын җәеп, чалкан ята. Халык көлешә.
Василий. Әй син! Хәлсез алаша! Бик тиз арыдың.
Кызыл ыштан. Ә син үзең биеп кара. Кеше биегәнгә сакал сыпырып тору җиңел ул!
Василий. Биедем дигән була, карачкы. Син бит аягыңны җирдән бер карыш та күтәрмәдең.
Кызыл ыштан. Безнең бию шундый.
Мескен бүрек. Чирмешкә аягын күтәреп биергә ярамый.
Василий. Нигә?
Мескен бүрек. Аягын күтәргәнне Питырбурдагы патша күреп алса, беләсеңме ни була? Әле син чирмеш башың белән аягың күтәреп биеп йөрисеңме дип, иманын укыта аның патша.
Кызыл ыштан. Дөрес түгел. Немка Катядан курыкмыйм мин. (Сикереп торып, әле бер аягын, әле икенче аягын күтәреп.) Менә берсе, менә икенчесе, менә икесе бергә.
Василий. Дөрес! Курыкма, туган! Анасының җиде бабасының сигезенче әбисен ярык тигәнәгә салып аягын кытыклагыры. Ул курыксын. Безнең патшабыз Пётр Фёдорович булганда аяк күтәрергә куркып торыргамы?! Эх! (Биеп китә. Әллә ниләр кыландырып бии. Төркемгә якынлашып килгән Мортазаны күреп.) Әй, Муртаза шайтан, кил тизрәк, дәдәеңә ярдәм ит.
Мортаза. Ярамый, Бәчели дәдәй. Кайгым зур.
Василий (биюдән туктап). Ни булды? Мортазага кем тиде?!
Мортаза. Яңа хәбәр ишетмәдегезмени?
Василий. Тагын ни кыландырырга чамалыйсың, шайтан?
Мортаза. Бу юлы юк. Яман хәбәр. (Кычкырып еларга тотына.)
Аны уратып алалар.
– Нәрсә бар?..
– Әйт тизрәк…
– Юри кылана ул…
Мортаза. Кыланмыйм, җәмәгать. Питырбурдан хәбәр килде. Казан губернатыры әле генә үзе килеп миңа сөйләде. Ишеттеңме, Мортаза, ди, Әби патшаның хәлләре мөшкел, ди, йокысы качкан, ди, бик куркыныч төш күрдем, Мортаза килеп өшкерсен, дип әйтеп әйткән, ди. Хәер-фатихагызны биреп, җибәрәсезме мине, җәмәгать, Питырбурга?
Кызыл ыштан. Әби патшаның күргән төше ниндирәк булган, Мортаза?
Мортаза. Бәчели атлы җирән сакаллы бер сөйкемсез адәм кочаклаган, ди үзен. Кочаклаганда сакалы белән муенын тырнаган, ди.
Көлешәләр.
Василий. Ах, шайтан! Аякларың эт арбасына тәртә булгыры! (Мортазаны куып китә. Куып җитеп эләктерә дә төркем янына алып килә.) Әйтегез, нишләтим?
Мортаза. Тимә, Бәчели дәдәй. Мин юри әйттем. Сөйкемсез адәм син түгел, син бик чибәр. Сакалың да матур. Сөйкемсез адәм… (Арадан берәүгә күрсәтеп.) Әнә ул. Әби патшаны ул кочаклаган.
Арадан берәү. Хасиятсез кеше син, Мортаза энем.
Мортаза. Кем хасиятсез? Мин кочакламаган Әби патшаны, син кочаклаган.
Арадан берәү. Нишләп мин марҗа кочаклыйм ди, әлхәмделиллаһ, үз Мәрфугам бар.
Арадан икенче (сикереп торып). Марҗага ни булган?
Арадан берәү. Ул безнең дин кешесе түгел.
Арадан икенче. Сезнең дин кешесе булмагач начармыни? Эх син, басурман.
Арадан берәү (арадан икенченең каршына барып). Син нәрсә дисең?!
Арадан икенче. Нәрсә ишеттең – шуны әйттем.
Арадан берәү. Юк, син әйт, нәрсә дисең?
Арадан икенче. Басурман дидем!
Арадан берәү. Басурманмы? Син безне мыскыл итәсеңме? Ах син, кяфер!
Билбауга кыстырган балтасын тартып ала. Арадан икенче дә пычагын суырып чыгара.
– Шаярмагыз!
– Туктагыз.
Ләкин Арадан берәү белән Арадан икенче аларны тыңламыйлар, бер-берсенә кара-каршы киләләр. Тавыш куба. Тавышны ишетеп, Теләчев, Бәхтияр, Лихачев керәләр.
Бәхтияр (сугышучылар янына үтеп). Нишлисез? Туктагыз!.. (Сугышучылар арасына кереп, аларны аера.) Ни булды?
Арадан берәү. Татарларны ул «басурман» дип әйтте.
Арадан икенче. Әйттем шул. Ә син нигә безнең хатыннарны мыскыл иттең? Нигә «кяфер» дип акырдың?
Бәхтияр. Василий, ни булды?
Василий. Уеннан уймак чыкты, полковник.
Бәхтияр. Бу уен түгел, Василий. Җәнҗал чыгаручыларны монда китерегез.
Арадан икенче белән Арадан берәүне Бәхтияр каршына китерәләр.
Бәхтияр. Нишләтим соң томана сарыкларны? Бер-береңне үтерер өчен яу чыктыгызмы? (Лихачев янына килеп.) Гаврила, сиңа тапшырам, син хөкем ит.
Лихачев. Мин бөек государь Пётр Фёдорович гаскәренең, полковник Бәхтияр Канкаев отрядының сотнигы Гаврила Лихачев әмер бирәм: отрядта җәнҗал чыгарган бу адәмне һәм бу адәмне унар камчы белән сыйларга… Син… син… Әмерне үтәгез! Карышсалар, тагын унар камчы өстәргә.
Сугышучыларны алып китәләр.
Бәхтияр (Теләчевкә). Әбүбәкер, гаскәргә әйтер сүзем бар.
Теләчев. Җәмәгать, тыңлагыз! Олуг император Питыр Фидрувич хәзрәтләренең өлкән пулкаунигы Бәхтияр Канкайның сезгә әйтер сүзе бар.
Бәхтияр. Җәмәгать! Олуг падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләренең һиммәтле гаскәре! Безки падишаһымыз тарафыннан пулкувник итеп куелган һәм дә сезләр тарафыннан башлык итеп танылган Бәхтияр Канкай углының сезләргә әйтер сүзе шулдыр, мәгълүм булсын, колакларыңыз ишетсен, без ворлар командасы түгел. Без – падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре өчен изге юлга сәфәр чыккан бер атаның балаларымыз. Атамыз Питыр Фидрувичның могтәбәр кулындагы бармакларымыз. Күктә йолдызлар бар, янә ай бар. Без – йолдызлар, падишаһымыз Питыр Фидрувич – ай. Йолдызларның яхшысы юк, яманы юк. Аларның барчасы ай тирәсендә ялтырап яналардыр. Олуг падишаһымыз барчабызны тигез күрә, барчабызга да аермаенча җир, су, урман ярлыкый. Ирек ярлыкый. Янә дә шуны әйтәм, үзләрегез дә беләсез, сугышка бергә янәшә йөрисез, бергә ризык җыясыз, кемнәр бар сезнең арада? (Кызыл ыштанлы сугышчыга.) Син кем? Син үзең, синең атаң һәм анаң нинди телдә сөйләшә?
О проекте
О подписке