Алма бакчасы. Бакча рәшәткә белән уратып алынган. Рәшәткә яныннан сукмак үтә. Сукмактан узучылар Әлмәндәргә сәлам биреп узалар. Әлмәндәр җавап бирә. Әлмәндәр белән Әҗәл алачык ясыйлар. Әҗәл кадаклый, Әлмәндәр тактаны тотып тора.
Әлмәндәр. Кыздыр әйдә, Әҗәлетдин, кыздыр.
Әҗәл. Әйтмә шул сүзеңне.
Әлмәндәр. Әйтмә, җаным, шул сүзеңне,
Йөрәгемә ярамый.
Чүкеч сабын алай тотмыйлар, сарык, бармагыңа сугасың. Менә болай тот. Әйдә, әллүр.
Әҗәл, тырышып-тырышып, такта кадаклый.
Хәзер ничек, җайлымы, Әҗәлетдин?
Әҗәл. Эш түгел лә бу.
Әлмәндәр. Кәҗә маеңны чыгарамыни? Шулай ул. Ярый, ял итеп ал. Йә минем урынга үзең аягыңны сузарсың. Аннары җавап тот синең өчен теге дөньяда.
Әҗәл. Мин үлемсез. (Кадаклаудан туктап, фәлсәфәгә бирелә.) Үлемсез булу начар, Әлмәндәр. Үлү – зур бәхет ул. Сез кешеләр шуңа бәхетлеләр. Минем миллиард ел яшәвем сезнең бер ел гомерегезгә тормый. Сез төзисез, сез өмет белән яшисез. Минем өмет юк, мин – җимерүче.
Әлмәндәр. Җимермә, кем куша җимерергә!
Әҗәл. Дөнья шулай корылган, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әйдә, ярар, кадакла.
Әҗәл. Ял итик бераз.
Берсе – бүкәнгә, икенчесе алачык идәненә утыралар.
Әлмәндәр. Алып китәм, дисең инде, ә?
Әҗәл. Шулай итәргә туры килә, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Хәзер үк, дисең инде, ә?
Әҗәл. Шулай булыр инде, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әллә соң бераз көтәсеңме?
Әҗәл. Күпме?
Әлмәндәр. Илле ел.
Әҗәл. Шаярма, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Дөньясы бигрәк әйбәтләнде бит.
Әҗәл. Булмый.
Әлмәндәр. Хет ун ел.
Әҗәл. Булмый.
Әлмәндәр. Бер ел.
Әҗәл. Әйтәм бит, Әлмәндәр, булмый. Ярамый.
Әлмәндәр. Бер ай, бер атна…
Әҗәл. Булмаганны сөйләмә.
Әлмәндәр. Соң, явыз, минем оныкларым бар, оныкларымның уллары, улларының уллары бар. Мин үлгәндә алар минем янда булырга тиеш. Минем соңгы киңәшләремне ишетеп калырга тиешләр. Алар читтә, аларга хәбәр итеп өлгерергә кирәк.
Әҗәл. Телеграмма сук, бүген кайтып җитәрләр.
Әлмәндәр. Сиңа җиңел. Телеграмма сук, имеш. Синнән башка белмиләр ди. Алар бит хөкүмәт эшендә.
Әҗәл. Нәрсә, министр булып эшлиләрмени?
Әлмәндәр. Ахмак. Кем булып эшләүдәмени хикмәт. Эшләгән җирләрендә алар кирәк. Аларны эшләреннән аерырга ярамый. Мин үзем алар янына барырга тиеш.
Әҗәл. Гафу ит, алай булмаячак. Сиңа мин иң күбендә чардуганыңны эшләп бетерерлек кенә вакыт бирәм.
Әлмәндәр. Базардагы сыман сатулашма инде.
Әҗәл. Эшем күп бит, Әлмәндәр. Хуҗа әйтте, озаклама, тиз алып килеп җиткер, диде. Синең аркада шелтә аласым килми.
Әлмәндәр. Бар соң, кит, бүтән эшләреңне эшли тор, вакыты җиткәч килерсең.
Әҗәл. Һәркемнең үз нәүбәте, Әлмәндәр. Әйдә, тотындык, ләкин бу юлы син кадакла, мин такта тотып торам.
Әлмәндәр. Шулаймыни?.. Әйт әле, кәҗәгә алты яшь тулгач нишли?
Әҗәл. Бу нинди мәгънәсез сорау? Кәҗәнең монда ни катнашы бар?
Әлмәндәр. Җавап бир.
Әҗәл. Мин каян белим, кәҗә асраганым юк.
Әлмәндәр. Белмәсәң бел, кәҗәгә алты яшь тулгач, җиденче яшькә чыга.
Әҗәл. Әллә ни сөйлисең.
Әлмәндәр. Әйдә, кадакла.
Рәшәткә янына Мансур килә.
Мансур. Әлмәндәр бабай, Гөлфирә кайтмадымы?
Әлмәндәр. Нигә кирәк соң ул сиңа?
Мансур. Яратам, Әлмәндәр бабай.
Әлмәндәр. Шулаймыни? Кайтмады шул әле.
Мансур. Капкагызга ниндидер бер кыз кереп китте ич.
Әлмәндәр. Минем оныгымның кызы ниндидер бер кыз түгел.
Мансур. Кайттымыни, Әлмәндәр бабай?
Әлмәндәр. Кайтты шул, малай.
Мансур йөгереп узып китә.
Әҗәл. Кем ул?
Әлмәндәр. Нәрсә син кеше күргән саен төпченәсең?
Әҗәл. Таныша торыйм, кирәк булып чыгуы бар.
Әлмәндәр (йодрыгын Әҗәлнең борын төбенә китереп). Менә бу биштән төргәнне күрәсеңме?
Әҗәл. Күрәм.
Әлмәндәр. Күрсәң, әйдә, кадакла.
Әҗәл. Сүз әйтергә дә ярамый, хезмәтчең итеп бетердең.
Әлмәндәр. Дөрес әйтәсең, яллатып эшләтәм. Хезмәтең өчен гумерем белән түлим ич.
Икесе дә торып эшкә тотыналар. Сүзсез генә бераз эшлиләр.
Әлмәндәр. Әйт әле дөресен, Әҗәлетдин, ни өчен мин синең кәгазеңә кулымны куярга тиеш?
Әҗәл. Әйттем ләбаса. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең сезнең авыл өчен язган законын бозгансың.
Әлмәндәр. Шулаймы?
Әҗәл. Әлбәттә, шулай.
Әлмәндәр. Ярар, сезнеңчә булсын. Мин, чурту-матыр, сезнең законыгызны бозган булып чыгыйм ди. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме?
Әҗәл. Ни-нәрсәне?
Әлмәндәр. Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына – утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?
Әҗәл. Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Әһә, синең эш түгелме?! Китереп терәгәч, синең эш түгелмени?
Әҗәл. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.
Әлмәндәр. Адәм балалары түгел, адәм актыклары чыгара. Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?
Әҗәл. Алды.
Әлмәндәр. Ничаклы яхшы кешеләрнең башына җиткәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.
Әҗәл. Бик эчкәрегә кермә, Әлмәндәр.
Әлмәндәр. Кермәме?! Кермим алай булса, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы яшәячәк гумерен яшисе бар әле аның, диген. Киметеп санаганда йөз утыз ел. Мин нәфесле түгел, миңа тагын утыз-кырык ел җиткән. Шуннан соң килерсең. Дөрес әйтәмме?
Әҗәл. Соң, үзеңчә дөрестер дә инде ул… Әмма дә ләкин сабыр гына уйлап кара әле, Әлмәндәр. Тагын, әйтик, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?
Әлмәндәр. Шаярма, Әҗәлетдин. Үзең ишеттең, присидәтел, лифкавай машинасы белән бакча янына туктап нәрсә диде? Печән өябез, нигә эскерт башында торырга чыкмадың, Әлмәндәр бабай, дидеме?
Әҗәл. Ул бит аны көлеп әйтте. Күреп тордың, елмайды.
Әлмәндәр (көлеп). Тагын эләктең, Әҗәлетдин. Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Аның елмайганын күреп, бүтәннәр дә елмая. Минем аркада ничаклы кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?
Әҗәл. Өйләнәм диюең нәрсә инде? Туксан бер яшьлек картка кем чыксын?
Әлмәндәр. Чиләгенә күрә капкачы табыла.
Әҗәл. Ярый, табылсын да ди. Өйләндең дә ди. Ни кызыгы инде?
Әлмәндәр. Әй, агай-эне. Аның кызыгын өйләнгән кеше үзе генә белә.
Әҗәл. Мактанасың ла инде.
Әлмәндәр. Мактанса ни. Ир мактаныр, корал эшләр. (Шак иттереп чүкеч белән кадакка сугып куя да.) Әйдә, утыр, ял итеп алыйк.
Рәшәткә янына Илсур килә.
Илсур. Бабай, нихәл!
Әлмәндәр. А-а… Илсур. Кер әйдә, кер.
Илсур. Кермим, корт чага.
Әлмәндәр. Балыңны ялап бетердеңме соң?
Илсур. Бетте шул.
Әлмәндәр. Алайса, чакмый. Кер.
Илсур. Минем бал ашыйсым килми.
Әлмәндәр. Нәрсә ашыйсың килә?
Илсур. Алма. Өчне бир. Илдус белән Ринатка да.
Әлмәндәр. Нигә үзләре килмәде?
Илсур. Вакытлары юк. Су буенда каз сугыштыралар.
Әлмәндәр. Хәзер, алай булса, хәзер. (Түбәтәенә алма тутырып, Илсур янына бара да алманы Илсурның күлмәк итәгенә бушата.)
Илсур. Җырлыйммы?
Әлмәндәр. Ашыгасың бит.
Илсур. Ә син нәрсә ясыйсың?
Әлмәндәр. Дача.
Илсур. Нәрсәгә ул?
Әлмәндәр. Йокларга.
Илсур. Төнлә дәме?
Әлмәндәр. Төнлә, билгеле. Көндез кеше йоклап ятамы?
Илсур. Курыкмыйсыңмы?
Әлмәндәр. Нәрсәдән куркасың ди. Бар инде, йөгер, иптәшләрең көтәдер.
Илсур. Рәхмәт, бабай! (Чыгып йөгерә.)
Әлмәндәр (алачык янына килеп). Шуларны калдырып ничек инде якты дөньядан китәсең. Миннән башка нишләрләр? Укытып чыгарасы бар, өйләндерәсе бар…
Әҗәл. Бер айдан ук онытачаклар.
Әлмәндәр. Онытырлар микән?.. Онытсалар ни. Нишләтәсең, һәркемнең үз юлы. Шул юлдан барганда бүтәннәрне генә төртеп екмасын.
Әҗәл. Карале, Әлмәндәр! Син, чардуган корабыз, дидең, тагын алдаштың. Дача салып ятасың икән ич. Нәрсәгә ул, дип сорагач, йокларга, дидең.
Әлмәндәр. Тинтәк! Әҗәлнең ни икәнен белмәгән сабыйга каберем өстенә чардуган дип ничек әйтәсең. Мин сабыйлар белән сөйләшкәндә, син кысылма.
Әҗәл. Шунысы да аңлашылмый, чардуганны нигә бакчага корасың, зират бар.
Әлмәндәр. Үлмәс борын зират өстендә чардуган корганымны күрсәләр, кешеләр ни уйлар? Үзләре дә чардуган өчен такта ярдыра башларлар. Нигә аларны ашыктырырга.
Әҗәл. Һич кенә дә сүз табып булмый сиңа.
Әлмәндәр. Тапмасаң, тик утыр.
Әҗәл. Бик утырасы да бит… Нишләргә инде синең белән? Усаллансам, шык та итә алмыйсың алуын. Тик әллә нигә, усалланасым килми.
Әлмәндәр. Тукта!.. Хәмдебану килә. Миңа хатын булырга тиешле карчык. Син, Әҗәлетдин, читкәрәк авышып тор. Мин Хәмдебану белән сөйләшкәндә килеп комачау итмә. Мин сүземне сүз итәргә тиеш. Ризалыгын бирсен. Өйләнәмме, өйләнмимме – анысын күз күрер.
Әҗәл. Сабый булма, соңгы сәгатьләреңдә үзеңнән көлдермә.
Әлмәндәр. Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым. Хатын-кыздан көлдермәдем.
Әҗәл. Хәмдебану ризалыгын бирсә, минем кәгазьгә кулыңны куясыңмы?
Әлмәндәр. Карарбыз.
Әҗәл. Өзеп әйт, юкса комачаулыйм.
Әлмәндәр. Бәйләнчек эт булдың. Куйсам куярмын инде, чурту-матыр, мәтәлеп кит.
Әҗәл. Бар, алайса, тәвәккәллә.
Рәшәткә янында Хәмдебану күренә, Әлмәндәр рәшәткә янына килә.
Әлмәндәр. Хәмдебану!
Хәмдебану җавап бирми үтеп киткәч.
Хәмдебану, әллә үпкәләдеңме?
Хәмдебану (борылып килеп). Үпкәләмәскә соң, Әлмәндәр абзый, тузга язмаганны. Үземнән үзем оялып йөрим. Андый сүзне ишетмәгәнемә утыз ел. Башка берәү шулай дип әйтсә, таяк белән башын бәреп ярыр идем.
Әлмәндәр. Миңа ник сукмадың?
Хәмдебану. Сүзләрең тозсыз булса да, эчеңдә явызлык юк синең, Әлмәндәр абзый.
Әлмәндәр. Рәхмәт сүзеңә, Хәмдебану. Телең бигрәк татлы инде, шундый әйбәт итеп әйттең. Миңа кияүгә чыгарга ризалыгыңны да бирсәң…
Хәмдебану. Син әле һәмишә…
Әлмәндәр. Кызма, кызма, Хәмдебану. Тозсыз сөйләсәм дә, юк сүз сөйләмим. Ниятем чын.
Хәмдебану. Бирермен менә ниятеңне таяк белән башыңа.
Әлмәндәр. Беренче тапкырында сукмагач, икенчесендә сукмассың инде.
Хәмдебану. Түзәрмен, түзәрмен дә…
Әлмәндәр. Түзәрсең, түзәрсең дә ризалыгыңны бер бирерсең, Хәмдебану. Ялгыз башка тормыш алып барулары читен.
Хәмдебану. Аллага шөкер, кешегә сынык сорап кергәнем булмады. Пинсем җитә.
Әлмәндәр. Шул пинсе түләп бозып бетерделәр карчыкларны. Тамагың ачыкса, үзең эзләп керер идең Әлмәндәрне.
Хәмдебану. Мыскыл итмә.
Әлмәндәр. Мыскыл итмим, кызганам, Хәмдебану.
Хәмдебану. Кызганма да. Кызганыч көнгә калганым юк.
Әлмәндәр. Калгач соң булыр. Хәзер картайдың, өч аяклап йөрисең. Чирләп китеп урын өстенә егылсаң, яныңда кем утырыр? Ярый ла Әҗәл тиз килсә. Килми интектерсә нишләрсең?
Хәмдебану. Куркытма. Заманасы ул түгел, ялгызымны калдырмаслар.
Бакча ягына Өммия чыга. Хәмдебану белән Әлмәндәрнең сөйләшеп торганнарын күреп, колак сала.
Әлмәндәр. Бигрәк кире беткән хатын булдың. Өзеп әйтәсең инде, алайса? Миңа кияүгә чыкмыйм, дисең.
Хәмдебану. Әйттем бит, юк сүзне сөйләмә, Әлмәндәр абзый. Гумерең буе миңа бәйләндең. Башта бүтәннәргә димләдең, хәзер үзеңә. Шаярып әйтәсеңдер дисәм, чынлап икән.
Әлмәндәр. Яшьрәк чагыңда яшьрәкләр кирәк иде сиңа. Картайгач – мин дә бик әйбәт. Ныклап уйла, Хәмдебану.
Хәмдебану. Уйлыйсы-нитәсе юк. Үзеңнән биздерәсең килмәсә, бүтән бу сүзеңне сөйләмә, Әлмәндәр абзый. (Кузгалып китә.)
О проекте
О подписке