Зөлхиҗә. Туктале, сеңелкәем, нәрсә алай җикеренәсең? Кем булдың ул кадәрле? Кыланышыңны Казанга язсак, күрсәтерләр штрафыңны.
Чистюлькина. Язып карагыз.
Зөлхиҗә. Язарбыз да. Казанда сине якласалар, Мәскәүгә язарбыз.
Чистюлькина. Ха-ха…
Зөлхиҗә. Нәрсә хахылдыйсың?
Чистюлькина. Ха-ха-ха… Без, гражданка, штрафны Мәскәү кушканча салабыз. Санитария нормаларын бозган өчен. Аңлашыламы?
Зөлхиҗә. Абау кыланышы. Штрафыңны менә бу куаклыкны сасыткан өчен салырга иде.
Чистюлькина. Анда эшегез булмасын.
Зөлхиҗә. Минем эшем бар, синеке – юк. Мә комган, тәһарәтләнеп чык. Санитар чиста йөрергә тиеш.
Чистюлькина. Йөрттерермен әле мин сезне. (Пырлап чыгып китә.)
Җырлап-биеп, Хәяли керә. Бәдрәфкә кереп китә. Бәдрәф тәрәзәсеннән башын тыгып җырлый.
Хәяли. Сандугачым-гөлкәем
Гөлгә салган күкәен.
Рәхәт тормышларда яшәп
Үтәдер гомеркәем.
Зөлхиҗә. Хәяли, чык аннан.
Күмербәков керә. Хәяли, бәдрәфтән чыгып, аның каршына килә.
Хәяли. Акча бирсәң җырлыйм.
Күмербәков. Нинди акча?
Зөлхиҗә. Хәяли, кит аның яныннан. Акчасы юк аның.
Хәяли (җырлый-җырлый китә).
Акча безгә – мунча ташы,
Ефәк безгә – мунчала.
Рәхәт тормышларда яшәп
Керсәң иде мунчага.
Күмербәков (бәдрәфкә карап). Что это такой?
Зөлхиҗә. Абау. Урысча сөйләшкән була. Урысча белмәгән килеш.
Күмербәков. Мин синнән татарча сорыйм – что это такой?
Зөлхиҗә. Әбрәкәй икәнен күрмисең мәллә?
Күмербәков. Нигә ул монда тора?
Зөлхиҗә. Шунда куйганга тора.
Күмербәков. Нимидлинне убирать!..
Гыйбадулла (кереп, сөйләшкәнне тыңлап торганнан соң). Чём дило?
Күмербәков. Син кем?
Гыйбадулла. Менә бу хатынның ире.
Күмербәков. Значит, бу саружиние синеке?
Гыйбадулла. Безнеке.
Күмербәков. И длә чиго?
Гыйбадулла. Әллә әбрәкәй күргәнең юкмы?
Күмербәков. Малчать!
Гыйбадулла. Әй-әй, Карамалы малае, малчатланма. Нәрсә кирәк?
Күмербәков. Син миңа зуба ни загаваривай. Нигә бу саружиние монда тора? Кем разришал?
Гыйбадулла. Үзем.
Күмербәков. Ах, үзең… Фидиральный дорога янында пажароопасный обиект. Син кайсы илдә яшисең?
Гыйбадулла. Татарстанда.
Күмербәков. Ошибаешсә, гражданин. Фамилияң ничек?
Гыйбадулла. Путин.
Күмербәков. Ә? (Як-ягына карангалый.) Ты что? Көләсең, да?
Гыйбадулла. Көләм.
Күмербәков. Кемнән?
Гыйбадулла. Синнән.
Күмербәков. Син минем кем икәнне беләсеңме? Знаешь?
Гыйбадулла. Беләм. Бергә аракы эчкән бар.
Күмербәков. Ни помню.
Гыйбадулла. Минекен эчтең шул. Үзеңнекен эчсәң хәтерләр идең.
Күмербәков. Короче, убирай моны. Иначы штраф салам, таварищ Бадриев.
Зөлхиҗә. Туктале, җикеренмә, кем… Ничек безнең әбрәкәй опасный булсын?
Күмербәков. Фидиральный дорогага моннан ничә метр? (Кесәсеннән ленталы метр чыгара.) Тот әле бу башыннан. (Метр белән юлга кадәрле араны үлчи.) Равны тугыз метр ярым. Әгәр үтеп барган машинаның глушителеннән искра монда таба чәчрәсә, ни була? Бу саружиниегә ут каба. Понял? Әгәр бу саружениегә берәр пьяный кереп тәмәке тартса, аны сүндерми чыкса, ни була? Пожар. Әгәр в это вримя фидиральный дорогадан правительственный машина үтеп барса ни була?
Гыйбадулла. Тирраризм.
Күмербәков. Во-во! Үзең дә беләсең.
Гыйбадулла. Дурак син, Күмербәков.
Күмербәков. Что, что?
Гыйбадулла. Дурак, дим.
Күмербәков. Аскарбляешь? Хорошо. Иртәгә кемнең дурак икәнен белербез.
Гыйбадулла. Башың авыртмыймы, Карамалы малае?
Күмербәков. Свалыч. (Китеп бара.)
Зөлхиҗә. Бик ни сөйләштең, Гыйбади. Штраф, ди.
Гыйбадулла. Салып карасын.
Зөлхиҗә. Былтыр нишләтте? Морҗагыз кыек тора, дип, күпме түләтте? Күрше Сабирларга, морҗагыз кыска, дип, штраф салды.
Гыйбадулла. Башы төзәтелмәгән аның, вәт бәйләнә.
Зөлхиҗә. Дөньясы тулы башы төзәтелмәгәннәр. Монысы гына аек йөрмәс. Монда әле бер санитар дулап чыгып китте. Санэпидемстанциядән, ди. Ул да штраф дип янады.
Гыйбадулла. Кертергә иде, бушка пес итәсе килгәндер.
Салымгалиев керә.
Салымгалиев. Исәнмесез, күршеләр! Менә күреп туктадым әле. Яңалык бар икән монда. Котлы булсын. Кәкре Каенныкылар яши белә инде. Каян башыгызга килде? Өстәмә доход. Түләүледер бит?
Гыйбадулла. Бушка булмас инде.
Салымгалиев. Безнең авыл йоклап ята. Беркөн янгын чыккач та сүндерергә килүче булмаган. Янсын, ди берсе, элеккеге колхоз складлары, ди, барыбер салырга әйбер юк, ди. Болай ничек соң? Документлары тәртиптәдер инде?
Гыйбадулла. Нинди документлар?
Салымгалиев. Налог буенча дип әйтүем.
Зөлхиҗә. Тәртиптә. Палитилин пакетта саклыйм. Өйнеке дә тәртиптә, бакчаныкы да. Аллага шөкер, түләп барабыз.
Гыйбадулла. Түләмичә. Олигархларга акча кирәк бит. Ачтан үлә күрмәсеннәр.
Зөлхиҗә. Адәм көлкесе инде. Алла биргән җиргә бездән налог түләтәләр.
Салымгалиев. Алла бит аны сезгә дип атап бирмәгән.
Зөлхиҗә. Кемгә дип атап биргән соң?
Салымгалиев. Кешеләргә дип…
Гыйбадулла. Без кеше түгелмени?
Салымгалиев. Дөресен генә әйткәндә, кеше үк түгел инде, гражданин гына. Аннан соң, сез түләгән налог ул аерым кешегә түгел, кешеләргә… Кешеләр интересын кем яклый? Дәүләт. Кешеләр интересын яклар өчен, дәүләт гражданнарга налог түләтә. Тә-әк… Күпме җир мәйданын били инде бу әбрәкәй? Икегә ике метр булыр. Аңа килә торган сукмак. Тегесе-монысы йөз квадрат метр булырдыр. Яхшы, яхшы. Регистрация үткәнсездер бит? Шәхси милек итеп теркәгәнсездер?
Гыйбадулла. Милек саналамыни бу?
Салымгалиев. Ә нәрсә саналырга тиеш? Бу – сезнең милек. Милек өчен дә налог түләнергә тиеш. Түләүле дә дисең. Димәк, бизнес. Анысы өчен аерым налог. Бу культура учагына керү бәясе күпме инде?
Гыйбадулла. Ныклап санаган юк әле.
Салымгалиев. Санарга кирәк. Бөтен нәрсә санаулы булырга тиеш. Тә-ә-әк… Уртача биш сумнан алыйк. Кама күпере янында шулхәтле алалар. Тә-ә-әк… Биш сум. Көненә уртача йөз кеше кереп чыкса, биш йөз сум. Айга уртача унбиш мең… Каядыр уртача биш меңнәр түләргә туры киләчәк.
Зөлхиҗә. Биш мең? Ни өчен?
Салымгалиев. Бизнес өчен, күрше. Закон. Ә закон үтәлергә тиеш. Шуңа күрә тизрәк регистрация үтегез дә налог түли башлагыз. Югыйсә… Югыйсә ни буласын беләсез инде – закон чыгаручы илдә яшисез.
Гыйбадулла. Шулай талаттырганчы, мин аны җимереп ташлыйм.
Салымгалиев. Анысын үзегез карагыз инде, әмма закон үтәлергә тиеш. Законлы предприятиегә әйләнгәч, мин моннан үткәндә түләп керермен инде, законсыз булгач, түләмичә генә кереп чыгам. Шулайдыр бит?
Гыйбадулла. Алайса, син бушка бәдрәфкә керергә рөхсәт дигән документыңны күрсәт.
Салымгалиев. Молодец! Чын бизнесмен. Мә, биш сум, вакланып тормыйм.
Зөлхиҗә. Без дә вакланмыйбыз. Сиңа хәтле кергәннәр ун сум түләде.
Салымгалиев. Молодец хатын син, күрше. Алайса, мин өйгә хәтле түзәрмен инде. Сау булыгыз, күршеләр. Налог турында онытмагыз. Бәхетсезлеккә юлыгуыгыз бар.
Гыйбадулла. Ярый, бар инде, күрше хакына бушка кереп чык.
Салымгалиев. Ләкин бу сезне налог түләүдән коткармый. (Бәдрәфкә кереп китә.)
Зөлхиҗә. Нигә керттең?
Гыйбадулла. Бәласеннән баш-аяк. Бәйләнчек кеше диләр аны.
Биеп-җырлап, Хәяли керә.
Хәяли. Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәми җилләрдә.
Шундый рәхәт, матур тормыш
Без яшәгән илләрдә. (Бәдрәфкә юнәлә.)
Гыйбадулла. Анда кеше бар, Хәяли.
Хәяли. Нишли?
Гыйбадулла. Нишли дип… Беләсең ич инде, үзең дә күрдең.
Хәяли. Мин тәрәзәсеннән карарга гына кердем.
Зөлхиҗә. Син, Хәяли, монда җырлап кына тор, ярыймы?
Хәяли. Ярый. Нинди җырны?
Зөлхиҗә. Рәхәт яшәвебез турында.
Хәяли. Ә-ә-ә… Беләм, беләм.
Әнә килә афтамабил,
Төягәннәр аракы.
Сиңа рәхәт, миңа рәхәт –
Нәрсә җитми, сабакы?
(Бәдрәфтән чыккан Салымгалиевкә.) Акча бир.
Салымгалиев. Син кем?
Хәяли. Әллә мине белмисеңме?
Гыйбадулла. Моның да акчасы юк, Хәяли. (Чыгып киткән Салымгалиевкә.) Сау бул, күрше.
Зөлхиҗә. Бигрәк инде син. Күрше дигән булып шуңа.
Гыйбадулла. Рәхмәт әйт, взятка алмады.
Хәяли. Гыйбадулла абый, хәзер керергә ярыймы?
Гыйбадулла. Бар, Хәяли, бар.
Хәяли кереп китә.
Менә бәхетле кеше. Коттежы да юк, яхтасы да юк.
Хәяли (бәдрәф тәрәзәсеннән башын тыгып).
Сандугачлар сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән рәхәт ил юк, дип.
Кәттә егет керә.
Кәттә егет (Хәялигә). Нихәл, Хәяли?
Хәяли. Чыкмыйм. Син рекетюр.
Кәттә егет Хәялине бәдрәфтән сөйрәп чыгарып, артына тибеп озата.
Гыйбадулла. Ник тиясең аңа?
Кәттә егет. Телен тыйсын.
Гыйбадулла. Тилемсә бит ул, беләсең.
Кәттә егет. Тиле булса, тилеләр йортында яшәсен. Нәрсә, Гыйбадулла бабай, баерга уйладыңмыни?
Гыйбадулла. Әтиеңнәр көтәдер. Күптән күренгәнең юк.
Кәттә егет. Син сүзне икенчегә борма. Баерга уйладыңмы, дим.
Гыйбадулла. Баеса ни.
Кәттә егет. Дөрес эшлисең. Безнең авылда да байлар булырга тиеш. Ату бурычка акча алып торырга кеше юк. Әйбәт нәрсә. Моңа кызыгучылар да булыр инде. Көнләшүчеләр. Ут төртә күрмәсеннәр.
Гыйбадулла. Кем төртсен?
Кәттә егет. Беткәнмени. Крыша кирәк моңа.
Зөлхиҗә. Түбәсе бар аның.
Кәттә егет. Син, Зөлхиҗә түти, ирләр сөйләшкәндә тик кенә тор. Син, Гыйбадулла бабай, курыкма. Мин булганда, бу нигә беркем тимәс. Тиеп кенә карасыннар. Үзем крыша булам.
Гыйбадулла. Рәхмәт.
Кәттә егет. Андый эш рәхмәткә генә эшләнми ул. Мин күп сорамыйм, аена биш мең җитә.
Зөлхиҗә. Нәрсә-ә-ә? Андый акчаны!..
Кәттә егет. Ярый, Гыйбадулла бабай, әтиләр көтәдер, мин киттем. Калганын икәү сөйләшеп бетерерсез. Бераз аванс кирәк булыр, иртәгә сугылырмын. (Китә.)
Зөлхиҗә. Карале моны, ә? Баемакчы булган. Нәселләре белән әшәке булдылар. Гыйбади, син нигә дәшмисең?
Гыйбадулла. Уйлыйм әле.
Зөлхиҗә. Уйлыйсы-нитәсе юк, бер тиен дә бирмибез.
Полицейский керә.
Полицейский. Здравие желаю, Гыйбадулла абый!
Гыйбадулла. Исәнме, Камзулов! Кая барыш?
Полицейский. Менә, эт куып йөрибез. Кушалар. Сиңа җибәрделәр.
Гыйбадулла. Миңа ни булган?
Полицейский. Нәрсәдер эшләгәнсеңдерме? Прокуратурадан шалтыратканнар. Нәрсә булды монда?
Гыйбадулла. Нәрсә булсын… Яшибез.
Полицейский. Нәрсәнедер тартып алгансыңмы шунда. Җирме, ди. Самовольно. Булдымы шундый хәл?
Гыйбадулла. Ә-ә-ә… (Бәдрәфкә күрсәтә.) Моны әйтәләрдер.
Полицейский. Нәрсә, аны берәрсеннән тартып алдыңмы?
Зөлхиҗә. Ничек инде тартып алсын, үзе эшләде.
Полицейский. Белмим инде, тикшерергә, протокол төзергә куштылар. Ничегрәк язарга икән соң?
Гыйбадулла. Милиция чагыңда ничек яза идең соң?
Полицейский. Ул чакта җиңел иде, хәзер кем белә ничек язасын. Сөйлә инде, Гыйбадулла абый, ничегрәк тартып алдың?
Гыйбадулла. Берни дә тартып алмадым мин, энекәш.
Полицейский. Энекәш, димә инде, Гыйбадулла абый. Энекәш дип әйттерергә кушмыйлар.
Гыйбадулла. Ничек кушалар соң?
Полицейский. Начальник үзе дә белеп бетерми әле. Ну, господин полицейский, диген.
Зөлхиҗә. Нинди господин инде син? Ләтчә авылы малае.
Полицейский. Ярый инде. Языйк инде, Гыйбадулла абый. Прокурор бик бәйләнчек кеше.
Гыйбадулла. Язма, кирәкми.
Полицейский. Булмый, Гыйбадулла абый. Куып чыгарулары бар. Хәзер район җирендә эш юк. Мин сине беләм. Элек булса, бер яртыны бүлеп салыр идек тә…
Гыйбадулла. Хәзер эчмисеңмени?
Полицейский. Әлегә юк. Тәртипкә салып бетерсеннәр әле. Аннары барысы да элекке урынга кайта ул. Әйдә, утыр әле, эшне бетерик. Ничегрәк тартып алдым дидең?
Гыйбадулла. Син, энекәш, кайт районга, әйт, мин анда бернәрсә дә күрмәдем, диген.
Полицейский. Күрдем бит, Гыйбадулла абый, тора бит. Килеп тикшерсәләр…
Гыйбадулла. Тикшерсәләр, монда бер әйбер дә булмас.
Полицейский. Ничек булмас?
Гыйбадулла. Сүтеп ыргытам мин аны.
Полицейский. Шулаймы? Язмыйм, алайса. Алдамассыңмы?
Гыйбадулла. Син нәрсә инде? Әйдә, безгә кереп чыгыйк. Полицай булсаң да, әйбәт егет син. Милиция чагыңда начар түгел идең.
Полицейский. Юк, рәхмәт, Гыйбадулла абый. Берәр ай үтсен әле, карарбыз. Сүтәсең инде, әйеме?
Гыйбадулла. Әйттем бит.
Полицейский. Сау бул, Гыйбадулла абый. (Китә.)
Зөлхиҗә. Син чынлап әйттеңме, Гыйбади?
Гыйбадулла. Бар, балта белән чүкечне алып кил. Комганнарыңны алып кит.
Зөлхиҗә. Дурак нимес, йөри шунда кеше котыртып.
Ут сүнә.
О проекте
О подписке