Ут янганда, бәдрәф инде юк. Ул урында Гыйбадулла белән Хәяли басып тора. Гыйбадулланың кулында ау мылтыгы.
Хәяли. Әйбәт ие ул ни. Тәрәзәсеннән карарга рәхәт иде. Бу мылтык атамы, иптәш Бәдриев?
Гыйбадулла. Сиңа атмый, курыкма.
Хәяли. Бүтәннәргә атамы?
Гыйбадулла. Бүтәннәргә дә атмый, куркытыр өчен генә.
Хәяли. Куркалармы?
Гыйбадулла. Син күп сорашма, Хәяли. Җырла гына син.
Хәяли. Бии-бииме?
Гыйбадулла. Бии-бии.
Хәяли (җырлый).
Дулкынланып сулар керә
Парахут идәненә.
Мондый рәхәт, матур тормыш
Тик безнең илдә генә.
Хәялигә Гыйбадулла кушыла. Икәүләшеп җырлый-җырлый бииләр.
Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәми җилләрдә.
Мондый рәхәт, матур тормыш
Без яшәгән илләрдә.
Пәрдә.
2009
Һич көтмәгәндә Туфан Миңнуллин «Робагыйлар» китабы бастырып чыгарган иде. Пьесалар арасында уйнап кына язылган шигырьләр, дип «акланса» да, гомерен шигърияткә багышлаган шактый шагыйрьләрне шомландырды бугай аның әлеге уч китабы. Мин үзем дә сокланып-тәэсирләнеп укып чыккач, бераз шаяртып, болай дип язып куйганмын: «Туфан робагыйларын укыгач, Гомәр Хәйямне кызганып куйдым…»
Робагый – шигъриятнең йөзек кашы, нибары дүрт юлга тыгызланып сыйган, фәкать Шәрыкка гына хас хикмәти акыл һәм хиснең тантана итүе…
Туфан робагыйлары – гашыйк була белү халәтенә, хатын-кызның, пәри зат буларак, әллә нинди батырлыклар, уйламаган җүләрлекләр кылырга котырта, очындыра белү сәләтенә мәдхия җырлау. Олыгайган йөрәкнең мәңгелек хисләрне, чәчәк-гөлләргә төрмичә, үз кәефен кытыклап та, дөньядан көлеп тә, ачыктан-ачык, эчкерсез фаш итүе ул. Шигъриятнең төш-үзәге – яшәешнең кадер-тәме нәкъ менә шул илаһи хис кабынышыннан ярала да. Ә калганы… Библиядә әйтелгәнчә: суета сует…
Шигырьләрдәге исерткеч сүз-рәшә тирбәлеше аша хәйран дәртле Әлмәндәр карт, үткен-җете күзләрен кысып, дөнья кызыкларын эзәрлекләп, мут елмаеп карап тора.
Гомәр Хәйям робагыйлары бөек шагыйрьләр теле саналган фарсы телендә дөньяга таралган. «Идегәй» кебек үлмәс дастаннар тудырган татар теленең дә шагыйранә бөеклеген күрсәтергә дип, Туфан мәйданга алышка чыккан һәм… билен дә, телен дә, илен дә бирмәслек сүз егәренә ия икәнлеген горуранә раслый алган.
Бәлки әле… Дәверләр үтәр дә… Бу шигырьләрне вакыт агымыннан өскә калкытып, Туфан уйнап кына пьесалар язган арада туган бөек робагыйлар, дип, бәя чыгарырлар…
Күңел күген аязлата торган табигый фикер югарылыгына ирешкән бу шигырьләрне елмаеп, рәхәт чигеп укыйсың да, «шәп бит, чукынчык!» дип, иңеңнән еллар йөген кагып төшереп, хыялдагы яшьлек күкрәгенә башны куясың.
Күңелгә Алтайдан алып Альп кыяларына кадәрге киңлекләрдә айлы дага эзе калдырган шанлы төрки бабаларыбыздан күчкән рух-дәрман, олыгаюны оялтырлык ихтыяр көче, теге дөньяга күчкәч тә хатын-кыз өммәтенә битараф кала алмаган Әлмәндәр мутлыгы иңә: йөрәк тулпарлана, зиһен елгырлана, фикер куәсе йомрылана, күз карашы елдырымлана; көйле сүз аһәңеннән күңел илһамлана… Һәм мин татарның матур олыгая белгән милләт аксакалы Әлмәндәр-Туфан тавышын ишетәм:
Әйдә әле, сүзне шуннан башлыйк, мадам:
Яратылган бит син минем кабыргадан.
Шул кабырга бүген минем җитеп бетми,
Үз урыныңа, бәгырькәем, кер яңадан.
Марсель Галиев
Бу дөньяда кимлегеңне белдертәләр.
Елаталар, кирәк икән – көлдертәләр.
Әнә кара: атка камыт кидергәндә,
Аның башын ничек итеп идертәләр.
Картлык ни ул? Тик торганнан колак тону,
Җәйнең кызу челләсендә аяк туңу.
Боларына түзеп була, иң яманы —
Һәр чибәргә результатсыз гашыйк булу.
Пәйгамбәрдән кайсы җирем минем ким?
Хәдискә тиң акыллы сүз әйтим, дим.
Сүзне әйткәч, мәгълүм була соңыннан —
Аны күптән әйткән икән Гайнетдин.
Кичерегез, яшьтәш кызлар, сеңелләрем,
Нурияләр, Сәрияләр, Сөмбелләрем…
Гомер кыска – никадәрле ашкынсам да,
Барыгызны да яратып өлгермәдем.
«Кирәк сезгә безнең кебек яшәргә!!!
Күк күкрәтеп, яшен булып яшьнәргә!!!»
Картаюның галәмәте инде бу —
Юк акылны сатып йөрим яшьләргә.
Сүз уйнатам: алам бер сүз – «икеле»,
Шуңа өстим тагын бер сүз – «микеле».
Килеп чыга «икеле дә микеле»,
Безнең заманның нәкъ үзе шикелле.
Мәңгелек бер сорау – ни ул бәхет?
Берәүләргә иң зур бәхет – тәхет.
Ә бит өч сүз җиңел рифмалаша —
Бәхет белән тәхет һәм дә ләхет.
Бу тормышның татыйм дисәң өресен,
Өйрәтимме ничек яшәү дәресен?
Яшисегез килми икән бу илдә,
Әйтегез дә салыгыз чын дөресен.
Ирексезнең күзләрендә күпме моң-зар,
«Ирек» дигән сүздән татлы нинди сүз бар?
«Мин ирекле җан» диеп бер әйтеп кара, —
Эзәрлекләүче ирекне күпме күз бар.
Җырдагыча – кызлар күрсәм кызамын,
Кызамын да уң кулымны сузамын.
Сузамын да тартып алам тиз генә —
Кузгатудан куркам картлык тузанын.
«Картайдым» дип әйтер көннәр җитте инде,
Еллар йөге ныграк баса бара иңне.
Урман, болын, басуларны урап түгел,
Ишегалдында тибенеп табам җимне.
Орден белән медаль тагып түшемә,
Бәя бирделәр эшләгән эшемә.
Кәефләнеп талган идем йокыга,
Шайтан белән Иблис керде төшемә.
Әй, гүзәлләр! Уйлап-санап карагыз да
Алыгызчы мин гашыйкны арагызга.
«Син карт шул» дип чыркылдарга ашыкмагыз,
Җитмеш яшь бит яңа тулды бабагызга.
Сыерчыклар кунып сайрый кыекка…
Төкердем дә күңелләрем боекка —
Язын кызлар дәртләнгәнен чамалап,
Парижски хушбуй сөрттем мыекка.
Тарихта бар Чыңгыз ханның битеге,
Музейда бар Пётр патша итеге.
Дөнья бит ул көтүченең таягы —
Ул таякта һәркемнең үз киртеге.
Күк йөзендәге бихисап йолдызлар кинәт калтыранып куйдылар да, дәррәү кузгалып, өй янына җыйнала башладылар. Яктырак янганнары Айның янәшәсенә елышты, тоныграклары читкәрәк урнашты. Арада сабырсызлары да бар – алар кабаланалар, Айның өстенә үк менеп утырмакчылар. Ай андыйларны ачулана, этеп җибәрә. Шул чакта миллион очкыннар чыгып галәмгә сибелә.
Ниһаять, барысы да урнашып бетте. Кайдандыр ниндидер көй пәйда булды: чың-чың-чың… Йолдызлар Ай тирәли әйләнеп биергә тотындылар. Гаҗәеп бию иде бу. Ай елмая, Ай көлә, ә йолдызлар түгәрәк уены уйнап бииләр: салмак кына, ашыкмый гына бер-ике адым ясыйлар да вак-вак атлап йөгереп китәләр, капылт туктап, бер чүгәләп-чүгәләп алалар.
Чулпанның мондый бию күргәне юк иде әле. Шаккатып, таң калып карап торды ул йолдызларның әйлән-бәйләненә. Аларга кушылып биисе, сикерәсе, очынасы килеп китте.
Кызның уен, теләген иң беренче булып Чулпан йолдыз сизде, биюеннән туктады. Бүтән йолдызлар да туктадылар. Чулпан йолдыз, Айның каршына очып төшеп, Айга болай диде: «Аебыз – кадерлебез, мин беләм, син мине өзелеп яратасың, шуңа күрә үз яныңнан еракка җибәрмисең, миңа да синнән якынрак җисем юк. Күк шаһит, һәр җемелдәвем синең өчен. Бу юлы миңа синең тирәли биемәскә рөхсәт ит. Юк, биисе килмәүдән түгел. Сәбәбе башка. Әнә, күрәсеңме, җирдә – нурларың астында – Чулпан исемле кыз сиңа һәм безгә сокланып карап тора. Ул да Чулпан, мин дә Чулпан. Урыннарыбызны алышып торыйк аның белән. Биесен күңеле булганчы».
Ай рөхсәт бирде. Чулпан йолдыз җиргә төште, Чулпан исемле кыз күккә ашты. Йолдызлар аңа кулларын суздылар, ай кызның чәченнән сыйпады. Бию дәвам итте.
Биеде дә соң Чулпан! Биюе шундый рәхәт, шундый җиңел. Аяклар үзләреннән-үзләре галәм көенең ритмына баса, куллар – канат.
Бию кызулыгыннан Чулпан, түгәрәкнең уртасына килеп чыгып, бер урында бөтерелгәнен дә сизмәде. «Чулпан! Чак кына сабыр ит!» дигән тавыш ишетелде. Кыз, туктап, як-ягына карады: Ай да, йолдызлар да аның тирәсендә әйләнә иде. Чулпанга сабыр итәргә кушучы Ай үзе икән, әнә ул тагын кызга эндәште: «Җиргә күз сал», – диде.
Җирдә, ике кулын кесәсенә тыгып, Иршат басып тора. Башын артка ташлап күккә карый, авызы ачылган, сул күзе кысылган. Бит урталарында, борыны очында һавадагы йолдызлар санынча сипкел.
Кинәт кенә әллә ни булды Чулпанга. Йөзе җитдиләнде, күзләре моңсуланды, шашып биюен онытты – хәрәкәтсез калды. «Ни булды аңа?» – дип сорадылар йолдызлар. «Кызның йөрәгендә мәхәббәт дигән олы хис кабынды, Чулпан олыгайды, ул үз гомерендә беренче тапкыр чын-чынлап гашыйк булды», – дип җавап бирде Ай.
Чулпан уянып китте. Ни эшләгәнен белештермичә, урыныннан сикереп торды, тәрәзә янына барды. Тышта таң атып килә. Ә Иршат кайда? Әле генә шунда басып тора иде ич. Нигә качты? Тәрәзәне ачып, бакчага карады Чулпан. Иршат алмагачлар арасында да юк иде. Тукта, нигә эзли соң әле Чулпан шул Иршатны? Кем соң әле ул Иршат? Нигә кирәк ул? Мәктәптә күреп тә җан бизгән. Каршыга килеп баса да, сул күзен кысып, мыскыллаган сыман карап тик тора. Кит дисәң дә китми, әйткәнеңне ишетми дә. Этеп җибәргәч кенә, ике кулын кесәсенә тыгып, ашыкмыйча, сызгырынып китеп бара. Бит урталары, борын очы тулы сипкел.
Чулпан урынына барып ятмакчы иде. Еракта-еракта, таң сызылып килгән офыкта Иршатны күреп туктап калды. Сул күзе кысылган, ике кулы кесәдә, бит урталары, борын очы тулы сипкел. Үзе: «Мин дә сине бик яратам, Чулпан», – дип кычкыра.
Офыкта, әлбәттә, кысылган күзле, сипкелле Иршат юк иде. «Яратам!» дип тә кычкырмый иде. Чулпанга гына күренде ул. «Яратам» дигән сүз Чулпанга гына ишетелде. Аңа бу иртәдә уналты яшь тулган иде.
(Ризван Маликовның хикәясеннән өзек)
Мәхәббәт ул саф була,
Мәхәббәт ул бер генә була.
Ризван балакаем, күктәге йолдызлар, судагы балыклар санынча күптән-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәреп калам. Исемеңнең Ризван икәнен беләм. Фамилияң хәтердән чыккан инде, Чулпаннан сорадым да, ул әйтеп бирде. Чулпан ул – безнең бик акыллы кызыбыз. Мин инде үзем Сөембикә атлы булам. «Атлы» дигән сүз «исемле» дигән сүз була инде, Ризван балакаем. Мин инде бик олы карчык, тешләрем дә юк инде хәзер, ипинең дә йомшагын гына ашыйм. Катысын Чулпанга бирәм. Чулпан ашамаса, суга салып җебетәбез дә казларга-тавыкларга чыгарып салабыз. Үзем салам инде. Чулпанга әйтәм дә, чыгарып сал шул җебегән ипине казларга-тавыкларга, дип, дәрес әзерлисем бар, ди. Тыңлаусыз бала безнең Чулпаныбыз. Мине түгел, әтисен, әнисен дә бик үк тыңламый. Ә мин аның әбисе булам инде. Әтисенең әнисе. Синең хәлләрең ничек соң, балакаем? Чирләмисеңме? Эчең-башың авыртмыймы? Дус-ишләрең исән-саулармы? Үзләренә күп иттереп сәлам әйт инде. Мөслим районыннан Ишем авылындагы Сөембикә әбидән сәлам, диген. Мин сиңа әби тиештер инде. Бик алай карт күренмәгән идең сәхнәдән. Чулпан да әйтеп торды, син Ризван абыйга әби тиеш буласың, диде. Ул әйткәч дөрестер. Минем үземнең, балакаем, күзләрем дә бик әйбәт күрмиләр шул. Энәгә җепне дә Чулпан кызым саплап бирә. Бик тә, бик тә игелекле бала үзе ул яктан. Сиңа хат язарга да күзем күрми, Ризван балакаем. Күршедәге Алсу атлы кызга әйтеп торып яздырам. Чулпанга әйткән идем дә, Ризван абыеңа хат язып бир минем өчен, дип, тыңламады, хәерсез.
Әйтергә дә онытканмын, хәтерем начарланган. Син мине белмисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Язучылар җыелышып килдегез бит күптән түгел генә Мөслимгә? Шунда мине дә алып барган иде Чулпан. Мөслимнең үзенә түгел инде. Безнең авыл бәләкәй. Бәләкәй булганга, аңа артистлар килми. Артистлар карарга колхоз үзәгенә – Балтач авылына барабыз. Шунда алып барды Чулпан. Анда син дә бар идең, балакаем. Бөтен язучыларның уртасында утырдың. Язганыңны укыдың безгә. Бүтәннәр шигырь укыды, син хикәя укыдың. Укыганың миңа бикләр дә ошады инде. Чулпанга да ошады. Әйттем әле шунда Чулпанга, менә алар кебек бул, дидем.
Бу хатны язганым шуның өчен, Ризван балакаем, Чулпанга матур итеп хат язмассыңмы икән, акыл өйрәтеп яз әле шуңа. Менә әле гәҗиттән синең язганыңны укыды Чулпан. Аның исемен әйтеп язгансың. «Чулпан таңны уята» дигәнсең. Әбиләр өчен язылган хикәя инде менә, каплаган да куйган. Укып еладым. Яшь чакларым искә төшеп китте. Шул инде, безнең заман инде, безнең заман. Хәзерге яшьләрнең бүтәнрәк шул. Алар икенче төрлерәк. Чулпан да шулай ди, хәзер алай түгел, ди. Ничек икәнен үзе дә белми, балакаем. Бигрәкләр дә яшь шул әле, балакаем, унбише тулып, уналтынчыга гына чыкты. Быел, Алла боерса, сигезенчене бетерә. Укуы әллә ни куандырырлык түгел түгеллеккә. Тик зиһенле бала. Бер дә генә белмәгәне юк. Унны укып бетерәм шул, дип йөри үзе, институтка керәм, ди, синең сыман язучы булам, ди. Кем белә инде анысын. Үзе болай шигырьләрне бик оста яза. Кайсыберләрен миңа кычкырып та укып җибәрә. Әтисенә, әнисенә укымый, миңа гына укый. Әтиләре, әниләре өйдә юк чакта. Яныма килә дә: «Әби, шигырь укыйммы?» – ди. «Укы, балакаем, укы», – дим. Шуннан укый. Болай үзләре ярыйсы кебек. Гәҗиткә басырлыклары да бар сыман. Язучы абыеңнарга күрсәт, дим. Мин аларны белмим бит, ди. Ризван абыеңа җибәр, дим. Ул мине белми, ди. Соң, мин әйтәм, кулыңда китабы бар Ризван абыеңның, «Чулпанга! Бәхетле бул. Ризван Маликов» дип язылган китабы, дим. Белмәгән кешегә шундый сүзләр язалармы, дим. Ул миңа гына түгел, бөтенебезгә дә шулай язды, ди. Ничек инде барыбызны да хәтерләсен, ди. Хәтерлисеңдер дә әле, Ризван балакаем. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле кыз инде. Класстагы малайлары аңа чибәр дип әйтәләр, ди, иптәш кызлары көнләшәләр, ди.
Ризван балакаем, сиңа хат язуым шуның өчен, син Чулпанга, шигырьләреңне миңа җибәр, дип хат яз. Оялма, диген. Син, диген, мин язганнарны яратып укыйсың икән, диген, үзең язганнарны да мин укып карыйм әле, диген. Минем шигырь язганымны кайдан беләсең, дип хат язса, әбиең әйтте, диген, ярыймы? Чулпан үзе җибәрәсе шигырьләрне көтәргә бик озак дисәң, мин сиңа аның бер шигырен дәфтәреннән күчереп алып җибәрәм.
Сорау бирдем бу дөньяга —
Ике генә сорау бары:
Нигә кара кара карга?
Сандугачкай нигә сары?
Дөнья миңа җавап бирде:
Сандугачкай шуңа сары —
Тавышыннан төскә күчкән
Сагышлары, моңы, зары.
Дөнья миңа җавап бирде:
Шуңа кара кара карга —
Көнләшүдән кара көйгән
Сандугачның моңы барга.
Ярый, Ризван балакаем, сау булып тор. Саулык сиңа да кирәктер. Ничә яшьтә инде үзең? Кирәк инде, яшьләргә дә, картларга да кирәк саулык. Хат яз, яме. Миңа атап та яз, Чулпанга да яз. Хатны язучы Ишем авылыннан Сөембикә карчык дип белерсең.
20 сентябрь, 1970
Сөембикә әби, саумысыз! Хатыгызны алдым, рәхмәт. Рәхмәтем шуның өчен, Сөембикә әби, мине хәтерләп калгансыз. Янә дә тагын шуның өчен, оныгың Чулпанга акыл өйрәтеп хат язу эшен ышанып тапшыргансыз. Белмим шул, ничек итеп мин ул кара күзле, кара кашлы кызга акыл өйрәтә алырмын икән. Бигрәк тә читен эш бит ул читтән торып акыл өйрәтү. Кем белә, бәлки, ул миннән дә акыллырактыр. Үзегез үк язгансыз, Чулпан безнең бик акыллы кызыбыз, дигәнсез. Әнә мин язган этюдны да тәнкыйтьләп ташлаган. Бәлки, ул хаклыдыр да: хәзерге унбиш яшьлекләр икенче төрлерәктер, бездән аерылып торалардыр. Мин үзем дә, әлбәттә, хәзерге яшьләр дип сөйләрлек дәрәҗәдә үк өлкән түгел, шулай да егерме яшь аерма бүгенге заман өчен шактый. Күп нәрсәләрне аңлап бетермәвем табигый. Сезнең турыда әйтеп тә тормыйм, безнең балачак авыррак елларга туры килде – сугыш вакыты. Әниләрнең безне кочакларына алып иркәләргә вакытлары юк иде, азып-тузып китсәк, тузаннарыбызны каккаларга әтиләрнең каешлары да үзләре белән фронтка киткән иде.
Чулпаныгыз – икенче заман кешесе. Шуңа күрә мин язганны ошатмавына аңа үпкәләмим. Мин бер нәрсәгә сөенәм, Сөембикә әби, шигырьләрен Чулпан сезгә укый икән, димәк, ул Сезгә ышана. Минемчә, бу – зур бәхет. Сезнең өчен дә, аның өчен дә. Ә шигыре Чулпанның миңа ошады. Мин, билгеле, үзем шигырь язучы, ягъни шагыйрь түгел. Аңа болай яз, тегеләй яз, дип, киңәшләр бирергә куркам. Шулай да шагыйрьләр янында йөргән кеше буларак, әз-мәз аңлыймдыр. Аңламасам да, күңелем белән тоям, сизәм. Ул шигырьнең Сезгә ошавына да куанам. Сез – шигырь җанлы кеше, Сөембикә әби. Чулпанның ничаклы шигырьләре арасыннан шунысын, иң әйбәтен күчереп җибәрүегез куанычлы. Мин аны шагыйрьләргә күрсәтермен. Тик аларга күрсәткәнче үк Чулпаныгызның әбисе шикелле шигъри күңелле кыз икәненә ышанам. Аңа уңышлар телим. Киләчәктә дә күңеле сүрелмәсен иде, бәхетле булсын иде. Кызганычка каршы, мин аңа китап бүләк иткәнемне хәтерләмим. Ләкин «бәхетле бул» дип дөрес язганмын. Тагын бер кат оныгыгыз бәхетле булсын, Сөембикә әби, дип кабатлыйм. Әйтегез үзенә, тыңлаусыз бала булмасын. Әти-әнисенең сүзен тыңласын, яхшы укысын. Чын шагыйрь булыр өчен, күп укырга да кирәк.
Сезгә хат язарга булышкан өчен күршегездәге Алсу атлы кызга минем исемнән рәхмәт әйтегез. Ул да Чулпан кебек үк бәхетле булсын.
Ярый, Сөембикә әби, хатымны тәмамлыйм. Сезгә озын гомер, саулык-сәламәтлек теләп, Ризван Маликов.
1 октябрь, 1970
Исәнмесез, Ризван Фаилович! Шулай дип язганга гаҗәпләнмәвегезне үтенәм. Сезнең әтиегезнең исемен китабыгызның соңгы битеннән укып белдем. Мин үзем Чулпанның әнисе – Кәримуллина Фәһимә Закировна, мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Сезгә минем әнкәй – Чулпанның әбисе хат язган икән. Сезне борчуы өчен гафу итегез карчыкны. Вакыт табып хат язгансыз, анысына зур рәхмәтемне белдерәм. Әнкәй Сезнең хатны миңа да укытты, һәм мин дә Сезгә хат язарга булдым. Чөнки Чулпан безнең төпчек кызыбыз һәм аның язмышы, әлбәттә, безне кызыксындыра. Мин әнкәй сыман Чулпанны тәрбияләү мәсьәләсендә Сездән ярдәм сорап, Сезне интектермәм. Тик үземне борчыган кайбер мәсьәләләрне Сезнең белән уртаклашырга телим.
Әйе, Чулпан быел сигезенчене тәмамлый, унбиш яшендә. Унбиш яшь – кешенең иң куркыныч чоры, диләр педагоглар. Мин, әлбәттә, өлкән педагогларның әйтүе белән тулысынча килешәм. Миңа авыр Чулпан белән. Ана буларак та авыр, укытучы буларак та авыр.
Мин Сезнең «Чулпан таңны уята» исемле хикәягезне укыдым. Сез унбиш яшьлек кызның үзгәрүе турында язарга теләгәнсездер инде. Анысы дөрестер. Унбиш яшь тулгач, Чулпан да бик нык үзгәрде. Кинәт уйчанланды, моңсуланды. Безнең белән аз сөйләшә яки дорфа җавап кайтара. Без, әлбәттә, моның сәбәпләрен аңлыйбыз, унбиш яшь тулудан килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар. Бәлки, киләчәктә үтәр, әмма хәзер читен. Безгә дә читен, үзенә дә читен. Ләкин без читен дип читтә кала алмыйбыз, без аны тәрбияләргә тиеш. Тиеш кенә түгел, мәҗбүр. Аларны кулдан ычкындырырга ярамый. Югыйсә ни буласын үзегез дә күз алдына китерә торгансыздыр.
Чулпанның акыллы булуы турында әнкәй Сезгә язган булса кирәк. Әйе, ул үз яшенә караганда акыллырак, мәгълүматлырак. Бик күп укый һәм ни укыганын аңлап укый. Шигырьләр яза. Әмма әнкәйдән һәм Сездән аермалы буларак, шигырьләре миңа һич кенә дә ошамый. Дөресрәге, мин аның юк эш белән мавыгуын яратып бетермим. Сез, әлбәттә, язучы кеше, әдәбият укытучысының болай дип әйтүе Сезгә сәеррәк тоелыр. Тик ана буларак Чулпанның шигырь язуына борчылам. Дөресен әйтергә кирәк, шигырь язу җитди эш түгел. Әлбәттә, Тукай булган, Такташ булган. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай булуына карамастан мин шигырь яратмыйм. Дөньяда җитди эш эшләргә кирәк. Шул мәсьәләдә без күп вакыт Чулпан белән бәхәсләшәбез. Һәм үзегезгә генә әйтәм, күңелсезлекләр килеп чыга.
Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.
– Кая барсың, Чулпан? – дидем.
– Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакың юк. Син шигырь яратмыйсың, – ди. – Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, – ди.
Күз алдыгызга китерәсезме класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.
Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй, ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз, яхшымы ул?
Сез – язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь профессия түгел. Ул мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм – алар җитди эш. Ә шигырь…
О проекте
О подписке