Читать книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое

Муса Гәрәевнең туган авылында

салкын сулы чишмә бар.


Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Авыл кешеләре эчкән су.

Гади суга бер дә охшамаган

Муса Гәрәй эчеп үскән су…

Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Исем китте аның тәменә.

Исем китте аның шифасына, -

Гайрәт иңде бөтен тәнемә.

Таш-Чишмәнең салкын суы белән

Юып алган идем йөземне,

Мин кинәттән генә япь-яшь итеп,

Егет итеп тойдым үземне.

Озак-озак итеп карап тордым

Таш-Чишмәнең агып ятканын:

Сез күрсәгез иде Таш-Чишмәнең

Челтер-челтер килеп акканын.

Таш-Чишмәнең салкын суын эчтем –

Сусынымны гына басмады.

Тагын килеп эчми булмас инде –

Күңел әле күккә ашмады.

Син ханбикә, ә мин – хан

Син минем ханым-солтаным,

Син бит минем ханбикәм.

Син ханбикә булгач, мин дә

Әллә инде хан микән?

Кушымта:

    Бу бит безнең икебезнең

    Мәхәббәт ханлыгыбыз.

    Сөю хисе белән тулы

    Мәхәббәт сандыгыбыз!

    Сөю тулы сандыгыбыз –

    Безнең бар байлыгыбыз.

    Сез дә, дуслар, безнең кебек,

    Сөюгә бай булыгыз!

Бу дөньяда безнең кебек

Парлар тагын бар микән?

Син минем ханбикәм икән,

Мин дә сиңа хан, иркәм!

Кушымта.

Әллә инде бездә генә

Шундый гашыйк җан микән?

Син чынлап ханбикә икән,

Мин, чынлап та, хан икән!

Кушымта.

Бездә…

Кеше үзенең бөек икәнлеген

Каян белер иде, үлмәсә…

Ә. Атнабай

Талантларны яратмыйлар…

Сәбәбе бар, димәк ки.

Талантлылар болай да аз, –

Алары да кирәкми.

Талантлар талантсызларга

Комачаулый язарга.

Талантлылар бик күп булмый, –

Бирелә ул азларга.

Бездә бик талантлы булу

Тыйнаксызлык санала.

Бездә күбрәк уртакуллар

Санлана һәм данлана!..

Бездә бит бар да бертигез,

Бар да «шәп», бар да «оста»!

Исәндә син талант түгел,

Ә үлгәч, пожалуйста!

Бездә үлгәннәр почётта…

Юк аның юлы башка:

Бик яраттырасың килсә,

Үләргә кирәк башта!

2009

Кебек…

Мин барсын да аңлыйм кебек…

Аңламыймын да кебек.

Мин сезне бер дә алдамыйм…

Алдалыймын да кебек.

Сугыш яралары үткән…

Үзе үтмәгән кебек.

Илдә сугыш беткән кебек…

Үзе бетмәгән кебек.

Солдат улларыбыз үлә…

Үлмәгәннәр дә кебек.

Шуны бар да белеп тора…

Белмәгәннәр дә кебек.

Болар бар да дәрес безгә…

Дәрес тә түгел кебек.

Мин дөресен язам кебек…

Дөрес тә түгел кебек.

Дәүләтебез бар да кебек…

Нигәдер юк та кебек.

Эшләребез хутта кебек…

Без ач та, тук та кебек.

Телебезнең хәле яман…

Яман да түгел кебек.

Гәзит, экран тулы ялган…

Ялган да түгел кебек.

Бу илдә бер тәртип тә юк…

Чүт-чүт тәртип тә кебек.

Бу шигырем – тәнкыйть түгел…

Чүт-чүт тәнкыйть тә кебек.

Без шагыйрьләр милләтеннән

Удмуртиянең халык язучысы

Вячеслав Ар-Сергига


Синең белән без татарча

Сөйләшәбез. Күңелле!

Татарчаң әллә ни түгел, –

Син дә татар түгелме?

Хәер, нигә аптырарга? –

Син дә бераз төркисең.

Ә син мине, ни өчендер,

Удмурт диеп үртисең.

Татарның исемендә үк

ТАТАР да бар, АР да бар.

Алай дисәң, татарларның

Каннарында бар да бар…

Тик без ныграк аңлашабыз

Шагыйрьләрнең телендә.

Тиз аңлыйбыз ни ятканын

Шагыйрьнең тел төбендә.

Шагыйрь дөньясын булмыйдыр

Ни буйлап та, ни иңләп…

Шагыйрьләрнең – үз телләре,

Алар үзе бер милләт.

Шагыйрьләрне булмыйдыр ул

Беркем белән дә тиңләп.

Без шагыйрьләр милләтеннән,

Без, димәк, бөек милләт!

Без икебез – бер милләт…

2009

Сандугачлар сайраганда…

Сандугачлар сайраганда,

Кем шигырь яза инде?

Югыйсә шундый матур таң,

Югыйсә яз да инде!..

Сандугачларның телләрен

Ничек кенә аңларга?

Нигә өзгәләнә алар,

Нинди моң ул аларда?

Сандугачлар безнең иңгә

Килеп кунмас шул инде.

Сандугачны да уздырып

Язып булмас шул инде…

Сандугачлар сайраганда

Акылдан яза-яза,

Шагыйрьләр шигырь язалмый,

Шагыйрьләр телдән яза.

2009

Бар бит ул!

Бар бит ул Мәҗнүн шикелле

Ярата белүчеләр:

Мәхәббәт өчен берсүзсез

Утларга керүчеләр!

Утларда янган чакта да

Ярата алучылар,

Мәхәббәт утында янып,

Тарихта калучылар!

Мәҗнүндәй тагын берәрсе

Бар микән, дип сорагыз…

Әйтсәм әйтим: андый Мәҗнүн –

Үзебез, дип торабыз.

2009

Әгәр Наҗар үзе исән булса…

Равил Дәүләтовка


Шагыйрьләрне Ходай тудырадыр,

Һәйкәлләрне куя калганнар.

Шагыйрьлеккә лаек –

Шагыйрьләргә

Һәйкәлләрне куя алганнар…

Менә мин дә Дүртөйледә йөрим,

Наҗар урамыннан килешем:

Ап-ак мәрмәр Шагыйрь каршы ала –

Читтә торсын алтын-көмешең.

Казанымда сагнып яшәгәнче,

Яшьләремне монда тамдырыйм…

(Ярар, нинди хисләр кичергәнне

Башка шигырьләргә калдырыйм).

Дуслар идегез сез – була икән

Түрә белән шагыйрь дуслыгы.

Булмагандыр рәсми дуслык кына,

Булгандыр ул күңел хушлыгы…

Түрәлек ул килә-китә торган,

Ә шагыйрьлек кала. Беләсең.

Якташларың синең үзеңә дә

Шагыйрь гомерләре теләсен!

Шагыйрьләр дә бик тиз онытыла,

Синең шикеллеләр булмаса,

Әгәр шагыйрь үз якташларыннан,

Укучыларыннан уңмаса…

Түрәләрнең без төрлесен күрдек…

Ышан минем әйткән сүземә:

Түрәлегең китәр, игелегең

Һәйкәл булып калыр үзеңә.

Рәхмәт хисе белән киләм сиңа:

Кеше өчен рәхәт әйтергә.

Наҗар абый үзе юк бит инде

Сиңа килеп рәхмәт әйтергә.

Әгәр Наҗар үзе исән булса…

Уйлап-уйлап менә торам да:

Кирәк булмас иде һәйкәле дә,

Кирәк булмас иде урам да.

20.09.09

Безнең вакыт булмады

Илебезне иле белән

Кычкыртып таладылар,

Әй кыланып күрсәттеләр,

Әй талап карадылар!

Атышса атышты алар,

Үлешсә үлештеләр, –

Рәсәйнең бөтен байлыгын

Туйганчы бүлештеләр.

Юк, бүлешеп туймадылар,

Һаман урлыйлар әле,

Оялып тормыйлар әле,

Яман урлыйлар әле!..

Кемдер эләктереп калды,

Кемдер алды каерып…

Хәзер инде тордың ни дә,

Тормадың ни кайгырып.

Безгә берни тәтемәде,

Безгә берни тимәде:

Үзебез сорый белмәдек,

Беркем дә, мә, димәде.

Безнең вакыт та булмады,

Без каләм очлап калдык.

Кемдер көрәп кенә алды,

Без исә учлап калдык.

2009

Сәясәт

Мәскәү безне кыса, дибез.

Кыстырткачтын, кыса ул.

Өстәвенә, кыскан чакта

Кычкырмаска куша ул.

Без, әлбәттә, кычкырмыйбыз,

Без пышылдыйбыз гына.

Ник шунда чукынышмыйлар, -

Без кысылмыйбыз гына.

Без инде йөрергә мәҗбүр

Койрыкны кысып кына.

Мәскәүләр ул югарыда –

Яталар кушып кына.

Күпме җибәрсәң дә җитмәс

Мәскәү убырларына.

Риза булып кына шулай

Йөрсәк бар булганына,

Әгәр дә тыңлап яшәсәк,

Без бөтен кушканны да,

Салдырып алырлар әле

Күттәге ыштанны да.

Күпме генә кысылсак та

Киерелгән безнең түш…

Кысу – Мәскәүләрнең эше,

Ә кыстыртмау – безнең эш!

2009

Ярдәм ит миңа, Аллам!

Бу дөньяның караларын

Мин генә агарталмам.

Каралган күңелләрне син

Ничек тә агарт,

Аллам!

Өстә куера болытлар…

Мин генә тараталмам.

Кап-кара болытларны син

Ничек тә тарат,

Аллам!

Туңган, өшегән җаннарны

Мин генә җылыталмам.

Җылыга мохтаҗ җаннарны

Ничек тә җылыт,

Аллам!

Таштай каткан бәгырьләрне

Мин генә йомшарталмам.

Таш бәгырьлеләр күбәйде, –

Ничек тә йомшарт,

Аллам!

Бу дөньяның бөкреләрен

Мин генә төзәталмам.

Синең генә кулдан килә –

Ничек тә төзәт,

Аллам!

Күпме генә тырышсам да,

Дөньяны үзгәрталмам.

Бу дөньяны яхшы якка

Ничек тә үзгәрт,

Аллам!

Исән чакта синең алда

Бурычлы булып калмам…

Дөньяны матурлыйк инде –

Ярдәм ит миңа,

Аллам!

2009

Бәйрәм

Бәйрәмнәрне көтү рәхәт,

Әзерләнү – ләззәт.

Көтәсең аны озаклап,

Көтәсең әз-әзләп…

Көнаралаш бәйрәм хәзер,

Бәйрәмгә без оста!

Тик шунысы: ни өчендер

Бәйрәмнәр бик кыска.

Юк, юк, озыннары да бар:

Атна, айлыклары…

Бәйрәмнәргә китеп бара

Илнең байлыклары.

Җырла да бие, күңел ач,

Аракыда коен!

Бәйрәм итүләре рәхәт,

Бәйрәмнән соң кыен…

Бәйрәм итәргә дигәндә,

Җаен без табабыз…

Бәйрәмнәрдән арынганда

Эшләп тә алабыз.

Иртән эшкә ашыгабыз,

Торып көчкә генә.

Бәйрәмнәргә түзгән халык

Түзәр эшкә генә.

2009

Син үзеңчә яратырга хаклы!

Күренекле рәссам Илдар Зариповка


Җәмгыятьтә шундый хәлләр бара…

Син, билгеле, берни белмисең.

Бу дөньяның ыгы-зыгысына

Төкереп кенә дә бирмисең.

Син безне дә хәтта аңламыйсың,

Үзеңне дә авыр төшенү.

Минем өчен, әйтик, ерунда ул,

Уендыр ул – сурәт төшерү…

Беркемне дә син кабатламыйсың,

Үзеңне дә кабатламыйлар.

Дөресрәге, кабатлый алмыйлар,

Тумагандыр әле андыйлар.

Синең төсләр борынгыдан килә,

Киләчәктән килә ул төсләр.

Табигатеңне дә күргән төсле…

Кайсы якта икән ул төшләр?

Мин яраткан хатын-кызлар түгел

Сурәтләреңдәге хатыннар…

Син үзеңчә яратырга хаклы,

Ничек ясасаң да хакың бар!

Мин күрмәгәнне дә күрәсең син,

Мин тоймаганны да тоясың.

Ни булса да, сурәтләреңне син

Күңелләргә уеп куясың.

Әллә үзең шундый сәерме син?

Әллә соң без шундый сәерме?..

Киндереңә төшкән һәрбер төсең

Хәерлегә булсын, хәерле…

Яшисең син Илдарстан дигән

Тылсымлы бер татар илендә.

Мин ул илне бик күптәннән беләм:

Булганым бар анда минем дә.

18.12.09

Нигез елый…

Татарның атаклы шагыйре

Рәдиф Гаташка

Килеп төштек авылыңа,

Синең туган Марсыңа…

Тик нигәдер каршыларга

Чыкмадылар каршыңа.

Сезнең өйгә килеп җиттек:

Капкагызда – бик-йозак.

Туган өеңә кералмый

Басып тордың бик озак.

Койма өстеннән керергә

Никтер җөрьәт итмәдең…

«Ач, Гаташның малай чагы,

Ник капканы бикләдең?» –

Дидем дә мин эчтән генә,

Тик капка ачылмады.

Элек була торган иде

Капкалар ачылмалы…

Хәлләреңне бик тә аңлыйм,

Аңлыйм мин, их, Гаташ дус!..

Сукмагыңны үлән баскан,

Син үскән ихата буш…

Бакчадагы алмалар да

Беткән инде коелып.

Туган өең безнең якка

Карап тора боегып…

Син ниләр уйлагансыңдыр?..

Миңа бик авыр булды.

Исемдә үземнең нигез,

Үземнең авыл булды…

Исеңдәдер, Сибгат Хәким

(Бик хәтерлим үзем дә):

«Нигез елый», – дигән иде

Үзенең нигезендә.

Аксакал бик ихлас иде,

Ул аны нигезләде…

Елап ята шагыйрьләрнең

Күпме буш нигезләре?!

Нишләп яталардыр инде

Безнең ятим нигезләр?

Безнең ятим нигезләрне,

Без киткәчтен, кем эзләр?

Кем эзләсен, кемгә кирәк

Безнең газиз нигезләр?

Бераздан Вакыт аларны

Туфрак белән тигезләр…

Кузгалдык… Нигезеңә син

Карадың бер каерылып.

Туган өең ничә кабат

Кала шулай аерылып…

Нигезен, без генә түгел,

Күпләр ташлап киткән шул…

Нигез елый икән шул ул,

Елата да икән шул!

13.10.09