Читать книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Хәйдәр Бигичевның туган авылы Чүмбәлидә

Синең белән кунак булган идек

Авылымда, башкорт илендә.

«Синең белән безнең авылга да

Бер кайтырбыз әле!» – дидең дә…

Кайталмадык, Хәйдәр, булмады шул.

Мин кайттым да, син бит кайтмадың:

Син генәме әллә кайталмадың,

Мин генәме әллә тапмадым?!

Мишәр илләрендә синсез генә,

Синсез генә узды бәйрәмең.

Күңелдәге яраларны, Хәйдәр,

Синең җырлар белән бәйләдем.

Синең җырлар, Хәйдәр, һәр татарның

Бәгыренә кереп уелган…

Синең бәйрәмеңә тирә-яктан

Нижгар татарлары җыелган:

Үзең кебек чибәр, кызу канлы,

Үзең кебек таза мишәрләр.

Һәрберсенең, беләм, үз дөньясы…

Синсез генә менә нишләрләр?

Дөнья булгач, шундый чаклар була –

Күңелләрдә утлар сүнгәли…

Синең тавышыңны ишетүгә

Балкып китте бөтен Чүмбәли.

Тыңлап торам синең җырларыңның

Күңел кылларымны какканын…

Чүмбәлигә синең җырлар кайтты,

Үзең генә менә кайтмадың.

12.12.09

Чамасын белми генә…

Безгә эчәргә кушалар,

Этлек эшләргә кушалар…

Чамасын белеп кенә.

Ямьсез булырга кушалар,

Юньсез булырга кушалар…

Чамасын белеп кенә.

Алайса, алдыйк, алдашыйк,

Туйганчы урлыйк, урлашыйк…

Чамасын белеп кенә.

Көн дә бәйрәм, мәҗлес ясыйк,

Бирән кебек эчик, ашыйк…

Чамасын белеп кенә.

Ул чагында болай эшлик:

Алкашлар хәленә төшик…

Чамасын белеп кенә.

Дуңгыз кебек аунап ятыйк,

Берәр ярты даулап ятыйк…

Чамасын белеп кенә.

Алайса, телдән языйк без,

Алайса, илдән языйк без…

Чамасын белеп кенә.

Барсына да чыдыйк әйдә,

Кешелектән чыгыйк әйдә…

Чамасын белеп кенә…

Юк, иң яхшысы, яратыйк,

Мәхәббәт өчен җан атыйк…

Чамасын белми генә.

Җирдә кеше булып калыйк,

Игелекләр кылып калыйк…

Чамасын белми генә.

Йөзебезне саклап калыйк,

Үзебезне яклап калыйк…

Чамасын белми генә.

Үзебезне хөрмәт итик,

Халкыбызга хезмәт итик…

Чамасын белми генә.

Мәхәббәтнең чамасы юк,

Мәрхәмәтнең чамасы юк,

Әйтсә дә кем ни генә…

Яшәмик без имгәк булып,

Яшик олы милләт булып…

Чамасын белми генә.

2009

Үзгәрүен үзгәрдек…

Безне хәзер тыеп булмый

Авызлык белән генә.

Буйсындырып булмый безне

Явызлык белән генә.

Җиңеп булмый безне терсәк

Йә беләк белән генә.

Җиңеп була безне хәзер

Ак теләк белән генә.

Безне яулап алып була

Мәхәббәт белән генә.

Теләктәшлек, дуслык белән,

Мәрхәмәт белән генә!

Заман үзгә, Казан үзгә, -

Үзебез дә үзгәрдек…

Тезләндек без, ләкин торып

Басар өчен тезләндек!

Ә моннан соң, белмим әле,

Түзәрбезме тезләнми?!

Без күптән үзгәрдек инде…

Мәскәү генә үзгәрми.

2009

Мине генә яраттың син…

Мине син генә яраттың,

Син генә кадерләдең.

Минем өчен генә синең

Өзелде бәгырьләрең.

Минем өчен генә түктең

Син бит күз яшеңне дә.

Яратуыңнан оныттың

Син бит үз яшеңне дә.

Гомер буе мине көттең,

Минем өчен яшәдең.

Мине көтеп картаймадың,

Мине көтеп яшәрдең…

Миннән генә оялдың син,

Миннән генә тартындың.

Миннән генә тартынсаң да,

Миңа гына тартылдың.

Миннән генә сөю көттең,

Мине генә сагындың.

Табынырлык булмасам да,

Миңа гына табындың.

Башкаларга күз атмадың,

Атсаң да сиздермәдең.

Миңа гына күз атсаң да,

Миңа күз тидермәдең.

Бөтен гомереңне, җаным,

Син миңа багышладың.

Әйтсәм әйтим: мине сөеп,

Тамчы да ялгышмадың.

Мин үзем дә сине, җаным,

Синнән ким яратмадым.

Сиңа дигән хисләремне

Чәчмәдем, таратмадым.

Көн дә йөри алмасам да

Алдыңда биеп кенә,

Саклап тоттым сөюемне

Тик сиңа диеп кенә…

Яратыштык, яраттык без…

Уң кылсын ахырын да!

Мин бит синең Мәҗнүнең дә,

Мин синең Таһирың да…

19.01.10

Шагыйрь изге җирдә туа…

Чын шагыйрьне тудырган җир

Булмыйдыр ул гади җир.

Изге җиргә саналырга

Тиештер ул андый җир.

Аның сере – туфрактандыр,

Һавадандыр, судандыр,

Ырудандыр, нәселдәндер…

Шагыйрьлек ул шуннандыр.

Ни генә булса да, бу җир

Тудырган шагыйрь улын.

Шагыйрь туган көннән алып,

Ул инде изге урын!

Юк, ул изгегә әйләнү –

Шагыйрь үлгән көннәндер…

Тик шагыйрьләр күп тә бит ул,

Изгеләре – меңнән бер.

Шагыйрьне изге итүче,

Мөгаен, Ходайдыр ул!

Шагыйрь изге җирдә туа…

Мөгаен, шулайдыр ул.

15.01.2010

Туфан туган көнне ел да буран…

Ирек Киньябулатовка


Туфан бәйрәменә буран көнне

Килеп төштең, Ирек, бу юлы.

Ах, буранлы, җилле, давыллы шул

Шагыйрьләрнең шигъри бу юлы.

Казаннарда – күз ачкысыз буран,

Казаннарга юллар ябылган.

Юллар ябылса да, вакытында

Килеп җиттең Уфа ягыннан.

Егерме ел элек синең кебек

Килгән иде Наҗар ага да.

Бураннарда юлда йөрүләре

Җиңел булмагандыр аңа да.

Чакыргандыр аны Туфан рухы,

Түзмәгәндер шагыйрь җаны да…

Сине каршы алган кебек, Ирек,

Каршылаган идем аны да.

Ак чәчләрен җилфердәтеп, Наҗар

Килеп кергән иде буранда.

Бураннарны без сизми дә идек,

Казаннарда Наҗар булганда.

Казанга ул гел тартылып торды,

Туфанны ул үлеп яратты…

Синең килү күңел түрендәге

Хатирәләремне яңартты.

Наҗарныкы кебек ап-ак буран,

Ирек дустым, синең чәчең дә.

Туфандагы, Наҗардагы чәчләр

Килешә ул синең яшеңдә…

Туфан безне бәйрәменә җыйды,

Күңелләрдә – шигъри туганлык!

Безнең җаннарга да аз булса да

Күчәр әле, күчәр Туфанлык…

Акланыплар, сафланыплар китә,

Күңелебез «Туфан» дисәләр…

Уфалардан тагын кемнәр килер,

Кем каршылар, әгәр килсәләр?!

Ә шигърият әле яшәячәк,

Ә бәйрәмнәр әле булачак!

Туфан шигырьләре давыл булып,

Буран булып җанга тулачак.

Туфан әле һаман тынгы белми,

Шигырь дигән бакый юлда ул…

Туфан туган көнне – ел да буран…

Туфан туган көнне – җил-давыл…

20.12.2010

Казанга киләләр генә…

Марат Кәбировка


Син чыннан да шагыйрь икән:

Казанга күчеп килдең;

Син Сөн белән Агыйделне,

Иделне кичеп килдең.

Син гүя Уфадан түгел,

Син гүя күктән иңдең.

Казан, белмим, көткәндерме? –

Мин күптән көткән идем.

Шагыйрьгә Казан кирәк шул,

Казанда кайнау кирәк.

Казанның юллары тайгак –

Ничек тә таймау кирәк!

Бик җиңел булмас, билгеле,

Казанга көйләнүе,

Җиңел булмас Агыйделдән

Иделгә өйрәнүе…

Монда башка тирәлек шул,

Монда башка тирәнлек.

Башка төшкәч, өйрәнерсең –

Барыбыз да өйрәндек.

Казан ул – бик кырыс шәһәр,

Казан ул – гүзәл шәһәр.

Моннан соң да шагыйрьләрне

Казан үзенә дәшәр!

Казан – мең шагыйрь шәһәре…

Мин үзем – меңенчесе.

Бераз гына соңга калдың –

Син мең дә беренчесе.

Килеп дөрес эшләгәнсең…

Казан тарта инде ул;

Казаннарга тартылулар

Һаман арта инде ул!

Казаннан башка безне бит

Беркайда да көтмиләр…

Казанга киләләр генә,

Аннан кире китмиләр.

8.10.09

Чакырмасагыз да кайтам…

Илешнең элекке түрәләренә


Якташларым кайтып тулган –

Бәйрәм икән Илештә!

Кайттым мин дә Илешемә,

Чакырмаган килеш тә.


Чакырмасагыз да кайтам,

Мин монда кунак түгел.

Яисә моннан куылган

Ниндидер кулак түгел.


Кулаклар да кире кайта:

Шулай булырга тиеш!

Якташларның һәммәсен дә

Сыйдыра бит ул Илеш!


Чакырмагыз – Илешемә

Мин артык кашык түгел.

Илешкә минем шикелле

Берәү дә гашыйк түгел!


Мин Илешкә җырлар язам…

Үзәкне өзәрлеген.

Шул җырлардан белә халкым

Илешнең гүзәллеген.


Чакырмагыз бәйрәмнәргә,

Чакырмагыз кунакка!

Мин Казанда гына яшим,

Китмәдем мин еракка.


Борчылмагыз –чәйне дә мин

Эчәм әнкәй янында.

Кайткан саен җырлап тора

Самавыры аның да.


Мин кунакка диеп кайтмыйм,

Мин кайтам үзебезгә!

Мин оялмыйм, кыенсынмыйм

Карарга күзегезгә.


Чакырмасагыз да кайтам,

Бик сагынган чагымда…

Сез генә түгел бит әле

Минем туган ягымда.


Туган җирләремә кайтам –

Мине беркем тыялмый,

Илешемнең ишекләрен

Беркем бикләп куялмый…


Кайтам бит мин үз илемә,

Үз җиремә – бирегә.

Үз җиремне беркемгә дә

Җыенмыйм мин бирергә.


Туйганым юк Илешемнең

Җиреннән, суыннан да.

Кайтам әле исән чакта,

Кайтырмын соңыннан да…


11.10.09

Күрдем инде, Күрдем…

Башкортстанның халык шагыйре

Әнгам Атнабайга

Күрдемеңне мин, ниһаять,

Күрдем инде, күрдем…


Күрдемеңнең капкасыннан

Кердем инде, кердем…


Урамнарыннан берүзем

Йөрдем инде, йөрдем…


Бәхәсләшмим, иң шәп авыл

Күрдем инде, Күрдем!


Син булмагач, бәгырьләрне

Телдем инде, телдем…


Җаннарымны җырларыңа

Төрдем инде, төрдем…


Нигә шагыйрь булганыңны

Белдем инде, белдем. –


Аның бөтен сәбәпчесе

Күрдем инде, Күрдем!

Депутатлар өмәдә…

Депутатлар өмә ясый

Лядской бакчасында:

Көрәк, сәнәк, тырма, капчык,

Себерке – барчасында.


Кулларында – бияләйләр,

Кыяфәтләре җитди.

Депутатларга нәкъ менә

Шундый җитди эш җитми…


Депутатлар яфрак җыя:

Яфраклары сап-сары.

Көчкә-көчкә генә чыдый

Көрәк, сәнәк саплары!


Депутатлар яфракларны

Себерә, җыя тора…

Көзге җилләр яфракларны

Һаман да коя тора.


Яфраклар коелыр әле

Киләсе елларда да,

Коелырлар газоннарга,

Коелыр юлларга да…


Депутатлар курыкмыйлар

Эштән дә, кыеннан да…

Депутатлар эшсез тормас,

Яфраклар коелганда.


17.10.09

Кеше булу

Балалар шигыре түгел


Без бернигә ярамыйбыз,

Эшкә генә ярыйбыз:

Ат урынына эшлибез

Һәм эт булып арыйбыз.


Көчсезләргә әтәч кебек

Очып-очып кунабыз.

Берәр гаебебез булса,

Шундук песи булабыз…


Көчек булып өрәбез без,

Елан булып чагабыз:

Кешелектән чыгуларның

Төрле юлын табабыз.


Ябалактай акыллы без,

Ишәк кебек аңгыра:

Ишәклек һәм аңгыралык

Кайчакта таң калдыра?!..


Кеше булу күбебезнең

Килми шул көчебездән:

Тыштан арыслан булсак та,

Бозау без эчебездән.


Маймыл булып кыланабыз,

Дуңгыз булып эчәбез…

Хайван дәрәҗәләренә

Киләбез дә төшәбез.


Кош-корт, җәнлек, йорт хайваны…

Кая гына карама!

Кайчагында кешеләр дә

Очрап куя арада.


Кеше булып туу бер хәл.

Тугачтын, димәк, әле

Кеше булып яшәргә дә

Кирәк шул, кирәк әле!


7.10.09

Шул менә…

Сагынам яшь чакларымны,

Сагынам бертуктамый.

Һәммәсе дә – күңелемдә…

Юк, хәтерем йокламый.


Яшимен мин яшьлегем һәм

Картлыгым арасында,

Яшимен мин сагышым һәм

Шатлыгым арасында…


Кемдер сүз чыгарган анда:

Шагыйрь картайган, имеш.

Ышанма син: дәртләрем дә,

Дәрманым да шул килеш!


Гомер буе юләрләнеп

Сөйдем, сөям, сөярмен!

Моннан соң да: «Сине сөям,

Сине генә!» – диярмен…


Йөрәк ул минем яшьтә дә

Яна икән шул менә…

Янган йөрәк тулы татлы

Яра икән… Шул менә!


Бу башларым, сөю диеп,

Ниләр күрмәде инде?!

Нишлим, шушы яшемдә дә

Акыл кермәде инде.


Мәхәббәт акылсыз була!

Шуны белмәскә инде…

Бер кермәгәч, хәзер безгә

Акыл кермәс тә инде.


8.01.2010

1
...