Читать книгу «Монда без дә бар әле! / Мы тоже здесь живём!» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Ике тамчы каен яше

Үскәндә дә үстем бит мин

Каеннар кочагында.

Каеннар да минем кебек

Яшь иде ул чагында.

Малай чагым калды инде

Каен араларында,

Минем дә әрнүләрем бар

Каен яраларында…

Картайган инде каеннар,

Олыгайдым үзем дә.

Ике тамчы каен яше –

Минем ике күземдә.

Таралдылар да беттеләр…

Таралды да бетте шагыйрь дуслар:

Кем Израильдә, кем Лондонда…

Ирекле чор килде – хәзер беркем

Җавап тотмый беркем алдында.


Кайсылары яши Төркиядә,

Кайсылары яши АКШта…

Шулкадәрле ерак очалмыйдыр

Кыр казы да, хәтта аккош та.


Юк, Җир шары бик бәләкәй калды,

Җирнең чите тора күренеп:

Бик тырышып әгәр карап торсаң,

Карап торсаң әгәр үрелеп.


Йә, кем ташлап китә инде читкә

Чәчәк аткан туган илеңне?

Үз-үземә кайчак сорау бирәм:

Ә син ташлый алыр идеңме?


Барысы да хәзер бай яшиләр,

Барысы да бездән ераклар.

Эчтән генә уйлыйм: җир читенә

Китеп бардылар бит, дураклар.


Туган җирдән торган җир яхшыдыр,

Кайда да бер кояштыр инде…

Тик рәхәттән китмиләрдер инде, –

Аптырагач, туйгачтыр инде.


Үземнең дә төрле чаклар була,

Туйган чаклар була иленнән,

Юк, иленнән түгел, мескенлектән, –

Мескенлектән башлар иелгән.


Сорыйм кайчак: бу башымны, Ходай,

Берәр җиргә олактыр әле!..

Белмим, кемнәр акыллырактыр да,

Белмим, кемнәр дурактыр әле?!


14.12.09

Янгантауның баскычлары

Янгантаудан карап торам:

Юрүзән – инеш кенә.

Һаман ага икән әле

Шул инеш килеш кенә.


Янгантауның баскычлары

Сыгылмалы, бормалы;

Ә Юрүзән нечкә билле –

Карап кына тормалы!


Юрүзәнгә гашыйк булган

Көннәрем дә бар иде:

Яннарына төшкәнем дә,

Менгәнем дә бар иде.


Ә чынында, Юрүзән ул

Салкын сулы, мул сулы.

Сагынганбыз – әллә шуңа

Ул да, мин дә моңсумы?


Юрүзәнгә төшеп барам:

Хәлем көтәрлек түгел.

Баскычлары бигрәк биек –

Төшеп җитәрлек түгел.


Төшеп җитәрлек түгел шул,

Төшсәң, менәрлек түгел.

Хәер, менмәслек тә түгел:

Менсәң, үләрлек түгел.


Әгәр менмәсәм, калырмын

Мин Юрүзән янында.

Үз янында калдырасы

Килә бугай аның да…


Янгантауның баскычлары

Безнең өчен чүп кенә.

Төшәбез дә, менәбез дә…

Хәл алыйк та чүт кенә.


Янгантауның баскычлары

Бер мең дә биш – санадым.

Үзем төштем, үзем мендем,

Үзем санап карадым.

Калмады кадерләре…

Ул чак шигырь онытылган булыр,

Җирдә беткән булыр шагыйрьләр.

Салават Әбүзәров, башкорт шагыйре

Шигъриятнең алтын чоры

Тын гына үтеп бара,

Шигырьләр арта барса да,

Шагыйрьләр бетеп бара.


Булганнарының да әнә

Калмады кадерләре, –

Булсалар да алар илнең,

Милләтнең бәгырьләре.


Калмады шул кадерләре,

Калмады кирәкләре…

Шуңа күрә күпләренең

Түзмәде йөрәкләре.


Кем аракы белән басты

Йөрәгенең янганын:

Күрмәс өчен бу дөньяның

Фәхешлеген, ялганын…


Кемнәрдер эчеп үлде дә,

Булмаганга кадере.

Кемдер хәбәрсез югалды:

Ни эзе, ни кабере.


Кемнәрдер шигырь язуны

Бөтенләй дә ташлады,

Чөнки язмаган килеш тә

Әйбәт яши башлады.


Кемдер яза: язганнары –

Ташка үлчим язмалар.

Язма, дип булмый аларга,

Шуңа күрә язалар…

Төшермәдекме үзебез

Шигъриятнең кыйммәтен?

Кадерсез шагыйрьләре без

Кадерсез бер милләтнең…


Сөеклебез Шигърияткә

Тагын ни яный инде?!

Татарның соңгы шагыйре

Булмасам ярый инде.


10.10.09

Күңелләрдә…

Бу татарда акыл төштән соң шул,

Килә безгә акыл соң гына:


Азатлыкны шаулап, яулап алдык,

Кайтарабыз кире шым гына.


Тын гына да, шым гына да түгел,

Кайтарабыз астыртын гына.


Күңелләрдә хәзер берни дә юк,

Күңелләрдә хәзер – шом гына.


Элеккегә кайтып барышыбыз,

Сиздермичә генә, тын гына.


Күңелләрдә ачы моң гына шул…

Күңел сыкрый акыртын гына.


2009

Казан капкалары ачык

Казанымның капкалары

Ачып-ачып куелган.

Ул капкалар алтыннан да,

Көмештән дә коелган…


Казанымны заманында

Бер кат алдылар инде.

Бер кат утта яндырдылар,

Суга салдылар инде.


Бәреп керделәр илемә

Казан капкаларыннан…

Күп гасырларны кичеп без

Чыктык кап-караңгыдан.


Дөнья безне суккалады,

Сукты да каккалады.

Ә хәзер киереп ачылган

Казанның капкалары.


Казан капкалары ачык

Күңеле ачыкларга,

Ачык кунакларыбызга,

Дусларга, гашыйкларга.


Ачык безнең күңелебез,

Якты безнең йөзебез.

Казан капкалары ачык –

Ачып куйдык үзебез!


2009

«Туган ил белән хушлашу»

Огинскийлар утары…

Унтугызынчы гасыр…

Шул гасырга алып китә

Күңелне моңлы фасыл.

    Чиркәү. Буа. Иске күпер.

    Юкәләр аллеясы.

    Шушында гынадыр кебек

    Бу утарның иясе.

Кайда да – аның моңнары,

Кайда да – аның эзе…

Чү, әнә таныш полонез –

Уйныймы әллә үзе?

    Бу җирләрне ташлап китсәң,

    Моңлы көй туадыр шул.

    Мондый моң гасырлар аша

    Җаннарга туладыр шул…

Иске буа.

Бер пар аккош.

Яннарында, карачы –

Агарып та өлгермәгән

Соры аккош баласы.

    Акрын гына йөзә алар,

    Ничә гасыр шул инде?..

    Сагыш тулы көй агыла,

    Көе асыл шул инде…

Күңелләрне айкый бу көз…

Нинди фасылдыр инде?!

Туган илгә сусаган җан

Кайчан басылыр инде?!

    Авыр шул ул ташлап китү,

    Күз яшьләрен тамдырып,

    Яшьле күзләрне талдырып,

    Туган илне калдырып…

Ярый ла, илең соңыннан

Исемеңне яд итсә…

Туган җир якын була шул,

Туган илең ят итсә.


2009, Беларусь

Мин гениаль шагыйрь бугай…

Мин гениаль шагыйрь бугай…

Башта – бөек фикерләр.

Укучыны ул фикерләр

Бер укуда сихерләр.

Башка әллә ниләр килә,

Һич кенә дә арттырмыйм.

Үземнең генийлыгыма

Мин үзем дә аптырыйм.

Әгәр дә ул фикерләрне

Язалсам шигырь итеп,

Мине исәпләр идегез

Гениаль шагыйрь итеп…

Тик ни хикмәт, үз-үземне

Аңламыйм, төшеналмыйм –

Шул гениаль фикерләрне

Кәгазьгә төшералмыйм.

Шуңа күрә торыйк әле

Аз гына сабыр итеп…

Языйм инде мин аларны

Гениаль шигырь итеп.

2009

Фәнис Яруллин

Бик күкрәк какмыйк әле без

«Без барсыннан өстен!» дип.

Фәнис Яруллин янында

Без күбебез мескен бит.

Без тап-таза, тик булдыксыз…

Күрергә соң ни чара?

Фәнис Яруллин янында

Күбебез ник бичара?..

Зарланабыз, зар елыйбыз…

Чыңлап тора колаклар.

Фәнис Яруллин янында

Без, әлбәттә, елаклар.

Без нигәдер ялкау халык…

Язмаса, бетә шагыйрь.

Фәнис Яруллин янында

Күбебез – мөтәшагыйрь.

Бездә дә бар ул егетлек,

Бездә дә бар ул иман…

Зар еламыйк, ә оялыйк

Без Фәнис Яруллиннан!

2009

Тәгәри гомер йомгагы…

Тәгәри гомер йомгагы –

И сүтәбез, и сүтәбез…

Гомер юлыннан икәүләп

И үтәбез, и үтәбез…

Бу тормышта күрдек инде

Ачысын да, төчесен дә…

Күрдек кайгы-шатлыкларның

Олысын да, кечесен дә…

Без, бәхетсез булмасак та,

Гел бәхетле булалмадык,

Гел бәхетле булалмауның

Сәбәпләрен соң аңладык.

Алай дисәң, безгә дигән

Бәхет ниндидер инде ул?

Бәхетнең нинди икәнен

Беркем белмидер инде ул…

Әйткәләшкән, үпкәләшкән

Чаклар да булгандыр инде,

Килешмәгән, җитешмәгән

Яклар да булгандыр инде…

Кайчагында җиңел генә

Авыр сүз дә әйтелгәндер,

Кайчагында безнең нечкә

Күңелләр дә кителгәндер…

Тик үткәнгә өстәмәләр,

Төзәтмәләр булмый кертеп.

Үткәнне хәтта хәтердән

Булмый сызып,

Булмый сөртеп…

Кеше төсле дөнья көттек:

Булдыралган чаклы инде…

Тормыш булгач, бар да булды.

Син дә, мин дә хаклы инде.

Ниләр генә булганда да,

Акыл хисен җуймадык без,

Сөю хисен тыймадык без,

Яратышып туймадык без…

Ишетсәк тә күпме нахак,

Әйткән һәрбер сүзебез хак.

Хак алдында үзебез пакь,

Ил алдында йөзебез ак…

Хак Тәгалә үзе шаһит! –

Бар да аның күз алдында…

Инде менә торабыз без

Икебез дә көз алдында.

Көзебезгә кереп барыш,

Атлап кына карыш-карыш…

Гомеребез көзләренең

Ни икәнен белеп барыш…

10.10.09

Сөю Юлы

1

Кайда син, минем сөюем?

Сиңа юллар бар микән?

Ул юллар бик озын микән,

Ул юллар бик тар микән?


Сөю – бәхет юлы микән?

Сөю – наз юлы микән?

Сөю юлы әллә инде

Киек Каз Юлы микән?


Киек Казлар Юлы микән,

Ул сөю тулы микән?

Сөю безне буйсындыра –

Без Сөю колы микән?


Ничек адашмаска икән

Ул сөю юлларында?

Ул сөюгә барыр җырчы

Мәхәббәт җырларында.


Аның җыры кемнең генә

Үзәген өзәр икән?

Җырчының үзенең җаны

Ничекләр түзәр икән?


Сөю табыла икән ул,

Җанга кагыла икән.

Сөю хисе көтмәгәндә,

Кинәт кабына икән!


Шул сөюнең утларында

Мәңге янасы икән!

Җандагы төзәлмәс яра –

Шуның ярасы икән!


Монда барсы да буталган:

Ләззәте, газабы да.

Булмыйдыр Сөю Юлының

Башы да, азагы да…


2

Үпкән-кочкан – җилгә очкан…

Халык сүзе хак икән.

Сөю сүзе татлы икән,

Сөю төсе ак икән.


Тоттым дигәч, очып китә,

Тоттым дигәч, кача ул.

Бер җиргә төшә егылып,

Бер күкләргә аша ул!


Күңелеңә кереп сайрый,

Үксеп елый кайчакта.

Бер карыйсың – еракта ул,

Бер карыйсың – кочакта.


Сөю кошы – Ходай кошы,

Тормый күзгә күренеп,

Тормый шул күзгә күренеп,

Тотып булмый үрелеп.


Сөю кошы тик тормый шул,

Сөю кошы тоттырмый.

Сөю кошы – җилбәзәк кош,

Тоттырса да күп тормый.


Сөю кошы – серле бер кош,

Түгел тылсым гына да…

Күренә дә югала ул,

Безне ымсындыра да.


Сөю кошы алдый, көлә

Яшеннән һәм картыннан.

Сөю кошы, алдаса да,

Ияртә үз артыннан.


Күпме гашыйклар ярларын

Кысып кочмаган әле.

Үпкән-кочкан – җилгә очкан…

Бер дә очмаган әле!


Безгә дигән менә дигән

Кызлар бетмәгән әле!

Үбәрбез дә, кочарбыз да:

Вакыт үтмәгән әле!


3

Сөю ул төш кенә кебек,

Сөю – әкият кенә.

Сөю – хыял кошы гына,

Сөю – ак ният кенә.


Кайчакта чын мәхәббәт тә

Бер төшкә әверелә, –

Алып китә Ләйлә белән

Мәҗнүннәр дәверенә.


Мәхәббәт ул бар да кебек,

Ул үзе юк та кебек.

Кайчагында аптырыйсың:

Барсы да юкка кебек.


Мәхәббәт ул эреп бетә,

Яңа яуган кар кебек.

Күз алдында юкка чыга

Томан кебек, пар кебек…


Ул бит бер тукталыш кына

Бөек Сөю юлында.

Чын мәхәббәт килми калмый!

Тик ул Ходай кулында.


Сөю, сөю…

Сөю бит ул –

Төш белән өн арасы.

Сөю, сөю…

Сөю бит ул –

Көн белән төн арасы,


Алдыбызда – көн яктысы,

Алда – төннең карасы.

Шул Сөю юлыннан безгә

Барасы да барасы.


Сөю, әлбәттә, киләчәк…

Яшь кыз булып көләчәк.

Һәм япь-яшь егетләрнең ул

Кочагына керәчәк.


Яшь егет булып киләчәк,

Мәхәббәткә күмәчәк!

Киләчәк Сөю, киләчәк,

Әгәр бик нык теләсәк!


4

Алсу алмалар сибелгән

Сез барасы юлларга.

Сезнең Сөю юлларыгыз

Сузылсын күп елларга!


Сезнең сөю юлларыгыз

Мәхәббәткә күмелгән.

Алма булып сезнең сөю

Хисләрегез түгелгән.


Юлыгыздагы алманы

Җыеп алыгыз инде,

Яратудан башыгызны

Җуеп калыгыз инде…


Мәхәббәт алмаларыгыз

Төшмәсен кулыгыздан,

Кызарсын әле алмалар

Сезнең җан җылыгыздан.


Сезгә дигән мәхәббәт ул

Алдадыр, алда әле!

Хыял безнең күңелне дә

Ничә кат алдалады.


Сөю уты күңелләрне

Яндырып алгалады.

Сөю уты булып янды

Мәхәббәт алмалары…


Кәрзин тулы сөюегез,

Кәрзин тулы алмагыз.

Алма төсле кызлар бит сез! –

Мәхәббәтсез калмагыз!


Яздырмасын сезне Ходай

Алдагы юлыгыздан.

Тайпылмагыз мәхәббәтле,

Алмалы юлыгыздан!


5

Озын-озак юллар уздым

Мин мәхәббәт артыннан!

Мең кат утка кердем дә мин,

Мең кат чыктым ялкыннан.


Упкыннарга да очтым мин,

Галәмгә дә аштым мин.

Кочагымны давылларга,

Күкрәүләргә ачтым мин.


Юлым авыр булган саен,

Хисләр кабына тора,

Сөю хисе – сөю кошы

Канат кагына тора.


Сезнең күңелегезгә ул

Җыр булып куна тора.

Җыр булып куна тора ул,

Моң булып тула тора!


Ул моңнарым кире кайта

Сезнең сөюләр булып.

Яшимен мин менә шулай

Бер гашыйк-юләр булып!


Нишлисең, чынлап яратсаң,

Сөю җүләрләндерә,

Сөю чибәрләндерә дә,

Сөю егәрләндерә…


Гомернең юлы бер генә,

Ул – Сөю юлы икән,

Сөю юлы җырлы икән,

Моң белән тулы икән!


Сөюдән мең еладым мин,

Сөюдән мең җырладым…

Сезгә дигән моңнарым бу,

Сезгә дигән җырларым!


Сөю юлы дәвам итә!

Иксез-чиксез юлдыр ул…

Безне үзенә иярткән

Илаһи көч – улдыр, ул…


Шатлыкларга, аклыкларга,

Газапларга мулдыр ул…

Ни булса да, безнең Язмыш,

Безнең Сөю шулдыр ул…


Сөю юлы – караңгы да,

Якты да юл икән ул.

Сөю юлы – газаплы да,

Татлы да юл икән ул!


Сөю хисе – йөрәкләргә

Кадалган ук икән ул.

Егет юлы – Сөю юлы…

Башка юл юк икән ул!


2010

1
...
...
9