Бәхетле сәгатьләре дә булгандыр гомернең. Авылда үткән балачак… Үлеп гашыйк булу һәм беренче мәхәббәт. Раузаның өзлексез уйнаклап янып торган зәңгәр күзләренә күтәрелеп бер караш ташлау гына да гомеренә җитәрлек дәрт, дәрман өсти сыман иде аңарга… Кызы Рәсидәне кулына алып әлли-бәлли иткән яисә югары күтәреп кош итеп очырткан мизгелләре… Әтисенең муенына сарылган бәхетле сабыйның кеткелдәп көлүләре…
Әмма ташкын сыман үзенә суырып алган революцион көрәшнең кагыйдәсе кырыс – шәхси мәнфәгатьләр һәм гаилә бәхете турындагы уйлар икенче планга күчеп тора. Мирсәетләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Февраль революциясеннән соң алар икесе ике тарафка юл тоталар: ул – Петроградка, ә Рауза Казанга Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съездына китеп бара. Ут борчасы сыман тик торуның ни икәнлеген белмәгән Рауза да бала тәрбияләү һәм укытучылык эше белән генә чикләнергә теләми.
Зур вакыйгалар эчендә кайнаган ир белән хатын шулай да әледән-әле очрашырга вакыт таба. Хатларын да озак көттермиләр. Мирсәет Петроград, Мәскәү һәм Казан орбитасында әйләнә. Кызы белән хатынын исә вакытлыча Бакудан Мәскәүгә күчерә…
Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы башкарма комитетында секретарь булып эшләгән Мирсәет өчен шактый катлаулы чор була бу. Аны Питерга чакырып китергән Әхмәт бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера; рус большевиклары белән бәйләнешкә керү турында уйлаганы да юк, һаман милли чикләнгәнлек идеяләренә ябышып ята. Большевиклар белән элемтә эзләгән Солтангалиев, шул рәвешле, ике ут арасында торып кала. Цаликов белән араны өзәр дә иде, әмма әлеге кеше – мөселман халыклары арасында күренекле шәхес, аның элемтәләре иксез-чиксез. Аннары кеше булып та калырга кирәк ич: Цаликов аңарга кул сузган, милли-революцион хәрәкәтнең байтак нечкәлекләренә төшендергән остазы да бит әле.
Шул көннәрдә очраклы рәвештә Мирсәеткә Гәрәй Кодрачевның, сугыштан качып кайтып, Кырымда революцион оешма туплап йөргәнлеге мәгълүм була. Башкарма комитет исеменнән кичекмәстән чакыру җибәрә ул аңарга.
Кодрачев озак көттерми – көннәрнең берендә, Урал бөркетедәй колачларын киң җәеп, Мирсәет янына килеп керә.
– Нәрсә, миннән качып котылырмын дигәйнеңме? – дип, башкортчалап кычкырып җибәрә Кодрачев.
– Мин түгел, син Кара диңгез ярында кызынып ятасың…
Кочаклашалар. Көлешәләр… Хәл-әхвәл белешкәч тә, киләчәккә планнар турында сөйләшергә керешәләр. Кодрачевның үзенчә булыр, ул анда Кырым татарларыннан революцион хәрби отряд төзү эше белән мәшгуль икән. Казна акчасын талап, шул акчага чит илдән өр-яңа винтовкалар һәм браунинглар кайтарткан.
– Әмер генә бир, хет бүген үк бәреп төшерәм Керенскийны, – дип мактанып алды. Офицерлар гына кия торган итек кунычыннан май исе аңкып торган өр-яңа браунинг чыгарып Мирсәеткә сузды. – Мә, тот! Безнең башкортларда бүләксез килмиләр хуҗа янына…
Ике уйлап тормады Мирсәет тә: бүләкне кулъяулыгына ипләп төрде дә куенына шудырды.
– Рәхмәт!.. Бер кирәге чыгар әле…
– Ләкин үземә төбисе булма, кара аны…
Янә, сүзләрен әйтеп бетергәнче үк, шаркылдап көлеп җибәрде Гәрәй Кодрачев. Маңгаена буразна булып сырлар яткан, сакал-мыегына ак төкләр кунган, ә холкы һаман үзгәрмәгән – шул ук.
– Анархистлыгыңны ташлаган булсаң төбәмәм, Гәрәй дус.
– Анархист булып тугач нишлисең?.. Үзем бүләк иткән браунингтан шөлләп иманны алыштырырга киңәш итәсеңме?! Ха-ха…
Шул очрашкан кичтә үк иске дуслар Мөселман социалистлары комитеты каршында большевиклар фракциясе оештырырга дигән катгый карарга килә. Мөселман социалистлары арасына үтеп керергә һәм сул карашлы татарлардан аерым ячейкалар төзергә. Гәрәй Кодрачев бу эшне Кырымда башкарырга тиешле була, ә Мирсәет Солтангалиев Казанда һәм Петроградта.
– Иң элек Казан белән элемтәгә керү кирәк булачак, – ди Мирсәет, бу өлкәдә шактый ук хәбәрдар кеше буларак. Чөнки ул байтактан инде үзен большевиклар белән бер сафта итеп хис итә иде. – Казанга барырга һәм Мөселман социалистлары комитетын оештыручы, аның җитәкчесе Мулланур Вахитов белән очрашырга, киңәшергә…
– Ә нәмәгә миңа Казан? Корал бар, кешеләр булачак… – дип, киреләнергә җыенган Кодрачевны ярты юлда бүлдерде Мирсәет.
– Һәркем үзаеры йөрсәк, эшебез барып чыкмаячак, Гәрәй дус, – дип, Кодрачевның иңсәсенә дусларча кулын салды ул. – Безгә берләшергә кирәк хәзер! Казан белән, иптәш Вахитов белән элемтәгә керергә.
Гәрәй Кодрачев җитдиләнә төште, бермәл чигәсен кашып торды. Әмма мин-минлеген басарга өлгермәгән иде әле.
– Соң, алайса, хәбәр ит үзенә. Килсен минем янга, сөйләсен, ышандырсын мине. Карарбыз…
Өстәлгә китереп сукты Мирсәет һәм аягүрә торып басты.
– Шаярып сөйләшүдән туктадык, Гәрәй агай! Мулланур Вахитов эшсез йөрүче сукбай түгел сиңа. Ул – чын большевик, мөселман революционерларыннан иң күренеклесе. Беләсең килсә, аны Ленинның үзе белән элемтәдә тора диләр!..
Төшендем дигәнен аңлатыпмы, Кодрачев баш какты. Сүз артыннан кесәгә керә торган гадәте булмаса да, берни дәшмәде, килешүен белдереп, Мирсәеткә текәлде.
– Казан, матур кала, – дип, тынычлана төшеп сөйләп китте Мирсәет тә. – Мин бит Казанда укыган кеше, әйткәнем бар идеме?..
Бу юлы да ым белән генә җавап кайтарды Кодрачев. Ишеткәнем бар, сөйлә, сүзеңне дәвам ит дигәне иде бу аның.
– Аннары шуны хәтереңнән чыгарма, Гәрәй агай, Казан – революцион шәһәр. Ә без – мөселман революционерлары өчен исә Казан иң югары мәркәз булырга тиешле.
– Соң, алай булгач, мин хәзер үк юлга чыгам. Казанга! Вахитов иптәш янына! – дип, урыныннан сикереп торды Кодрачев. Холкы шундый, ике уйлап тормый иде ул.
– Кичкә каршы юлга чыкмыйлар… Бергә утырып чәй дә эчмәдек бит әле, ашыкма, Гәрәй агай, – диде Мирсәет, кунагын тынычландырып. – Бүген минем янда кунарсың. Иртәгесен – җомга көн – хәерле юлга чыгарсың.
Питерның умарта оясы сыман кайнап торган көннәре иде бу. Төн кунарга дип кайтырга чыккач та, төркем-төркем булып оешкан ир-атны урап уза алмадылар. Мирсәет белән Гәрәй Кодрачев битараф кала алалармы соң?!
Невский проспектына килеп керүгә тукталырга мәҗбүр булды алар. Муенына ак шарф ураган күзлекле бер адәм, кызып-кызып, социал-демократларның тетмәсен тетеп ята иде…
Уйламаган-көтмәгәндә, Мирсәет шул төркем эченә атылып барып керде һәм, тегенең югалып калуыннан файдаланып, большевикларның бүгенге вакыйгаларга һәм Көнбатыш фронттагы сугышка мөнәсәбәтен кайнарлык белән аңлатырга кереште.
– Тот большевикны, – дип кычкырып җибәрмәсенме шунда арадан берәү.
Ул да түгел, төркем, боҗра сыман кысыла барып, уртада бер ялгызы торып калган Мирсәетне кысрыклап килә башлады. Бу күренешнең ни белән бетәсен белсә дә, бер Алла гына белгәндер. Большевикны йодрык һәм таяклар белән бәргәләргә керештеләр. Боҗра нык, котылырлык кына түгел…
– Җәмәгать, туктагыз, – дип кычкырган калын тавыш шулчак һәммәсен сискәндереп җибәрде. – Нинди большевик булсын ул. Шаярта гына ич, аңламыйсызмыни…
Боҗрадан читтә торып калган Гәрәй Кодрачев иде бу. Сүзенә колак салучы күренмәгәч, Мирсәетнең эшләре мөшкел икәнлекне аңлап, ике мәртәбә һавага атарга мәҗбүр булды.
– Таралыгыз, таралыгыз… Бу нинди бунт тагы… Хөкүмәт вәкилен кыйныйлар… – дип кычкырды ул янә.
Боҗра шым булды, гүя кырыкка ярылды. Мирсәетнең җиңеннән өстерәп китү ягын кайгыртты Кодрачев.
– Кем атты?.. Җәмәгатьчелек тәртибен кем боза? – дип, каршыларына йөгереп килгән ике полицайга да ул күрсәтте юлны.
– Әнә анда ак шарфлы бер большевик болгата дөньяны…
Ә үзләре төркем эченә кереп югалдылар.
Килешенгәнчә, Кодрачев иртәгесен Казанга юл тотты.
Ә тагы атна-ун көннән аның үзенә Казаннан чакыру кәгазе килде. Питердан Казанга китеп барышлый Мәскәүгә гаиләсе янына кереп чыгарга да җай табылды. Көтмәгәндә кайтып кереп шаккатырсын, шатландырсын әле үзләрен. Бүләкләре дә зур. Раузага – ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән чуклы Оренбург шәле. Ә кызына Германиядә эшләнгән курчак алып куйган иде ул.
Кичке сигезләр тирәсендә Мирсәет ишекне шакыды. Вокзалдан ара ерак түгел, кызу-кызу атлап җәяү кайткан иде. Әллә ашыкканга, әллә башка сәбәптәнме, гомер булмаганча, җилкенеп, дөп-дөп йөрәге кага. Раузасы янына кайтты ич, Рәсидә сабые янына…
Көттереп кенә килделәр ишеккә. Раузаның әнисе тавышы ишетелде:
– Кем кирәк? Кем бар анда?..
– Бу мин – Мирсәет…
Тавышын таныды, әлбәттә. Әмма, ни сәбәпледер, әби кеше теләр-теләмичәрәк ачты кебек ишекне. Исәнләшүе дә гадәттәгедән корырак булды. Сагая калды Мирсәет, әллә бер-бер хәл булганмы болар белән, югыйсә берәүне дә рәнҗеткәне, үпкәләткәне юк иде сыман.
– Бала авырып киттеме әллә? – дип сорады ул, сабырсызланып. Вакыт соң түгел ич әле. Әтисе тавышын ишетүгә йөгереп чыга торган Рәсидә дә, кочагына ташланырга ашыккан Рауза да ни өчендер күренмәде.
– Әле генә йокыга китте, – диде әби кеше, пышылдап. Мирсәеткә дә тынычрак сөйләшергә кирәклекне аңлатып, ирененә бармагын куйды. – Бала өйдә, исән-сау…
– Рауза?.. Рауза кая?.. Рауза белән бер-бер хәл булдымы әллә? – дип, әбисенә текәлде Мирсәет.
Җавабын ишетмәде әле, әмма йөрәк, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, ярсып тибүендә булды.
Чынлап та, күңеленә килгән шик хак булып чыгамы әллә – Рауза нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыкканмы?..
Югалып калган ананың җиңеннән җилтерәтергә әзер иде Мирсәет:
– Әби, дим, газаплама, зинһар, тизрәк әйт! Раузага ни булды?
– Берни дә булмады. Өйдә юк, кайтып җитмәде әлегә.
Ниһаять, иркен сулыш алды Мирсәет, аяк киемен салып түргә узды. Чиста-йомшак мендәргә чумып йокыга талган нәни кызыкаен сөеп килде. Бүләккә алып кайткан курчакны сабыйның каршысында торган урындыкка утыртты. Уянып, күзләрен ачкач та күрсен, шатлансын…
Әллә кай арада чәй куеп, өстәл хәстәрләргә өлгергән иде Раузаның әнисе. Киявен тамак ялгап алырга чакырды. Әмма, ни сәбәпледер, бүген кәефсез күренә иде ул. Кыставын да кыстау диеп булмый, теләр-теләмәс кенә сөйләшә.
Мирсәет үзе сораштырырга мәҗбүр булды.
– Рауза кая киткән иде соң, әбекәй?..
– Таныш-белешләренә киткән иде.
– Кемгә икәнен әйтмәдеме?
– Кем белеп бетергән аныкын…
– Кайчан кайтам диде соң?
– Әллә тагы… Сине бу арада гына көтми иде бугай әле ул…
Сораштыруының файдасыз икәнлегенә төшенде Мирсәет. Ни генә димә, әбисе бүген теләр-теләмәс сөйләшә иде. Әллә кызы белән үпкәләшкән, әллә башка бер-бер сәбәбе бармы – Мирсәет өлкән кешене артык борчымаска булды.
Янә Рәсидәсе янына кереп, аның җылы нәни тәпиләрен сыйпап куйды, күзенә төшеп торган йомшак чәчләрен аралап, маңгаеннан сөйде. «Бу кадәр охшаса охшар икән үземә. Кыз бала әнисенә тарта төшсә дә начар булмас иде. Ә ул чат әтисе!» – диеп уйлады үзалдына.
Вакыт уза… Ә Рауза күренми. Ишекнең теге ягында әбисе тынычсызлана – әледән-әле тирән сулыш алганы ишетелә. Мирсәет тә борчыла башлады инде… Хатын-кызга шулай соңарып йөрү килешә торган нәрсә түгел, дөньяның да бик болгавыр чагы бит.
Һава сулаган атлы булып, берничә кат урамнан да урап керде. Урамда хәрәкәт туктаган, төнге трамвайларның чыелдавы да ишетелми башлады… Мирсәет, өйгә кереп, кәнәфигә кырын ятты, өстәл лампасын кабызып, Ленинның «Нәрсә эшләргә?» дигән китабын укырга кереште. Бу хезмәтне һәрчак куен кесәсендә йөртә торган иде ул. Күп урыннарын яттан белсә дә, укыган саен, Ленинның фикерләре тирәнрәк һәм моңарчы тоелмаган яңа төсмерләре белән ачыла бара иде аның өчен. Әмма бүген башына һични керерлек түгел, Раузаның шулай соңаруы күңел тынычлыгын алды.
«Нәрсә эшләргә?..» – дип сорады ул үз-үзеннән. «Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләргә?..» – дип тибә иде сыман йөрәге дә… Борчуларын читкә ташларга омтылып, янә китап битенә текәлеп карый. Сүзләре таныш, әмма фикер зиһенгә үтеп керми, һаман шул бер үк сорау бимазалый: «Нәрсә эшләргә?..»
Китапны бер читкә куеп, үз-үзен белешмичә, кухняга атылып чыга. Әбисе әле булса йокламаган. Урамга караган тәрәзәгә капланган да тик басып тора. Көтә… Ана күңелендә тынгылык юк. Елый-елый шешенеп беткән иде булса кирәк – Мирсәеттән күзләрен яшерде. Яулык очын, авыл хатыннарына гына хас пөхтәлек белән, авыз читенә таба тарта төште. Дәшми кала алмады Мирсәет, булдыра алганча ягымлы итеп дәште:
– Нигә йокламыйсың, әбекәй?.. Бар, ятып тор, кайтыр, – дип тынычландырды ананы. – Тыныч кына яши белми, ут борчасы ич синең кызың… Җитешмәгән җире, аралашмаган кешесе юк…
Әмма ул төндә икесенең дә күзенә йокы кермәде.
Таң беленеп килгәндә генә, аларның тәрәзә каршысына затлы арба җигелгән ат килеп туктады. Каретадан сикереп төшкән хатын Рауза иде, ачык тәрәзәдән аның кет-кет көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул кучерга кул болгады да яшь колын сыман уйнаклап өйгә ашыкты. Баскычтан да шак-шок басып, йөгереп диярлек, ашыгып менде ул. Ишекне үз ачкычы белән ачты. Каршысына чыгып баскан әнисе һәм ирен күргәч тә югалып калмады:
– Ха, – диде ул, гамьсез кыяфәт белән. – Өйдә кунак бар икән ләбаса.
Иренең кочагына ташланмады Рауза, коры гына исәнләштеләр. Әнисе, әдәп саклап, кухня якка кереп китте.
– Кайда булдың? – дип сорамый түзә алмады Мирсәет. Кәефе шәп иде бугай хатынның, шаяруга борып җавап кайтарды:
– Булган җиремдә мин юк инде хәзер…
Ялт кына үрелеп, иренең бит очыннан үбеп алды һәм кухня якка әнисен тынычландырырга кереп йөгерде.
Мирсәет исә, Раузаның кайнар иреннәреннән һәм аңардан бөркелгән затлы хушбуй исеннән исәнгерәп, янә кәнәфигә кереп сөялде. Җанында тынгылык булмаса да, Раузага каты бәрелә яисә аңардан төпченеп сорау алырга керешә алмый иде ул. Бер-берен аңлап, бер-беренә ышанып яшәргә сүз бирешкәннәр иде бит…
Озак көттермәде, өс-башын алыштырып өлгергән Payза, балкып-көлеп, аның янына үзе килеп керде, дөньясын оныткан гашыйк сыман, иренең кочагына ташланды һәм кайнар иреннәре белән Мирсәетнең күкрәгенә капланды. Нигә болай вакытсыз кайтуы, кай тарафка юл тотуы белән дә кызыксынмады, кабаланып-калтырап, иренең күлмәк төймәләрен ычкындырырга кереште…
– Белсәң иде, һай, ничек сагындым… Ничек сагындым үзеңне, Мирсәет…
– Зәңгәр күзле Pay, чәчләренә төшмәсен кырау, – дип, аның тузгыган чәчләрен сыпырды Мирсәет. Ут булып янган иреннәре, зәңгәр күзләре…
Иртәгесен Казанга ашыгучы поезд вагонында иде инде ул. Бары шунда гына, тынычланып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, узган төндәге кичерешләрен тагын бер кат барлау мөмкинлеге туды.
Күзләре тәрәзәдә. Ә тәрәзәнең аргы ягында тоташ урман-кырлар. Табигатьнең чәчәккә күмелгән мәле. Арыш серкә очырган чак. Шундый гүзәл табигать кочагында түбәләре белән җиргә чүгеп утырган иске авыл өйләре күренеп-күренеп кала. Печән чабу, печән киптерү мәшәкате белән әвәрә килгән чабаталы авыл агайлары… Урман читендәге аланлыкларда тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән малай-шалай… Ул да түгел, йөрәкне жу-у иттереп, сузып-сузып, паровоз кычкыртып куя. Ниндидер шом, ниндидер кисәтү бар сыман шул авазда. Корыч тәгәрмәчләр берөзлексез теке-теке килә, әллә үрти, әллә көлә…
Рауза турында уйладымы, шулай үртәлә, урынлы-урынсызга тынгысызлана башлый иде ул бүген. Ә аның турында уйланмый булдыра алмый. Бар нәрсә аны хәтерләтә, табигатьнең бөтен матурлыгы аны искә төшерә. Хәтта паровоз да, сузып-сузып кычкыртканда, «Рау-у-уза-а» дип искәртә сыман аңар. Ә тәгәрмәч текелдәве биек үкчәле туфли кигән Раузаның бүген төнлә тимер баскыч буйлап икенче катка йөгереп менүен хәтерләтә…
О проекте
О подписке