Читать книгу «Сират күпере / Мост над адом» онлайн полностью📖 — Рината Мухаммадиева — MyBook.

– Идел-Урал буйларында үзебезнең республиканы игълан итәрбез. Кайт, Зәки әфәнде, кайт син Казанга!

– Ю-у-ук, – дип, көтмәгәндә кинәт җанланып, кулларын бутый-бутый сөйләргә кереште Вәлиди. Күкерт сыман кабынды. Ераграк китеп, аулак җиргә барып чыгуларын гына көткән икән. – Юк, булмый да, килмәем дә… Сөйләмә, тыңламаем… Монда минем кебекләр буа буарлык! Күрмәдеңмени әнә нинди мәһабәт залга сыеша алмыйлар. Этешәләр-төртешәләр. Һәммәсе укыган, һәммәсе акыллы… Киләмме соң?! Казаннарына аяк та басмаем моннан ары… Сүз сорап та, сүз бирмәделәр бит, адәм мәсхәрәсе. Киләмме соң?! Монда олтан булып йөргәнче, Уралыма кайтып солтан булам мин, рәхәтләнеп…

Менә сиңа мә, ишетмәсәң ишет… Зәки әфәнде бик нык үпкәләгән түгелме соң?! Ничек тынычландырырга, нинди киңәш бирергә икән үзенә?..

– Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде, – дип тынычландырмакчы булды ул. – Сүз сораучылар әнә күпме иде. Берсенә дә бирмәделәр ич. Беткә ачу итеп, тунны ягалар димени инде…

– Эшләгән кешенең кадерен беләмени соң ул татар, – дип, кулын гына селтәде Вәлиди. Берни тыңларга теләмәде, үзенекен кабатлады. – Эзләнәсең… Язасың… Чыгарасың… Юк акчаңны бар итеп, никадәр җирләрдән киләсең… Менә сиңа мә, сине монда тыңларга да, ишетергә дә теләгән кеше юк.

– Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде. Калыгыз Казанда, бергә-бергә эшлик. Язарбыз да, чыгышлар да ясарбыз, боерган булса.

– Кайтаммы соң! Үзеңнең дә башың керсә, күтең кермәгән дисәм, дорфа булыр инде… Кайтаммы соң… – Бераз сүзсез торганнан соң, тынычлана төшеп, ул үзе Мирсәеткә мөрәҗәгать итте һәм тәкъдиме белән аны шаккатырды. – Әйдә, минем белән киттек Ырымбурга.

– Булмый, тегендә-монда йөри торган заман түгел, Зәки әфәнде. Күрәсең, дөнья кайный. Безнең Казанда булуыбыз хәерле хәзер. Халык белән бергә…

– Халык белән дисең… Ырымбурда азмы ул халык?! Анда да татар-башкорт белән дөнья тулган. Шунысын да искә алырга кирәк бит әле тагы: телисеңме-юкмы, без бит монда килмешәкләр генә. Казанның үз татарлары да күп аның. Күрәсең ич әнә, буа буарлык. Нинди залларга сыймыйлар… Ә тегендә безнең дәрәҗә башка булыр. Үз якташларыбыз, үз дусларыбыз дигәндәй… Риза буласыңмы, Мирсәет?..

– Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Булмас эш белән буталасыз, Зәки әфәнде…

– Булмас эш, дисең инде, алайса, – дип, якташының күзләренә текәлеп карап торды Вәлиди. – Булмас димә, дөнья бу!.. Шуны да хәтереңә төшерәм: безнең ерак баба Ак бүре булган. Аю-бүреләргә генә бирешә торган заттан түгел Зәки Вәлиди. Онытма шуны! Хәзергә хуш. Мин сезнең Казаныгызга сүз сорап киләчәк, аяк басачак кеше түгел моннан ары…

Сүзне озынга сузып торуның урынсыз икәнлеге һәр икесе өчен дә аңлашылган иде инде. Мирсәетнең киңәшмәгә барыр вакыты җиткән, Зәки Вәлиди Казаннан китәргә тимер юл вокзалына ашыга. Салкын гына хушлашып, якташлар икесе ике тарафка китеп барды. Очрашулары ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, аерылышулары да шулайрак иде. Нишлисең…

* * *

Соңаруын соңармады ул, әмма килешенгән урында Мирсәетне инде көтәләр иде. Көтүчеләрнең икесен ул ерактан ук таныды – Вахитов һәм Камил Якубов. Өченчесе – хәрби киемдәге таныш түгел кеше, – читкәрәк тайпылып, тәмәке төтәтеп тора. Мирсәет килеп җиткәчтен, хәрби кеше дә аларга йөзе белән борылды.

Торган җиреннән чак авып китмәде Мирсәет – хәрби киемле кеше аның балачактан якын танышы, әнисе ягыннан туганы икән ләбаса.

– Мирсәет, – дип, колачын киң җәеп кочагына алды ул аны. – Менә очрашу… Менә сиңа очрашу ичмасам…

– Исәнме, Якуб, саулармы?.. Мин бит сине фронтта дип белә идем. Кайдан килеп чыктың? – Ул да түгел, Мирсәет сәерсенеп калган Мулланур белән Камилгә таба борылды. – Бу унтер-офицер минем якын туганым Якуб Чанышев була.

Ул да түгел, Якуб, үз итеп, аның җилкәсенә кундырып алды:

– Бәй, бергә уйнап үскән чакларны онытмагансыңдыр әле?.. Теге чакта безнең Тукай авылына, Тау башына килгән идең, хәтерлисеңме?..

– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Күлмәгемнең җиңен чияләндереп, каз боты кимерткәнең дә истә әле…

Балачакларын хәтерләп, рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Балачак кынамы, бер үк елларда Казанның укытучылар мәктәбендә дә укыды ич алар. Дөрес, туган еллары бер булса да, Якуб Чанышев укырга соңрак килгән иде. Әмма, туганнан туышкан якыннар буларак, һәрчак бергә аралашып, ярдәмләшеп укыдылар.

– Булды, егетләр, – дип, сәгатенә карап алды Вахитов. – Кода-кодагый уеннарын калдырып торыйк. Кузгалырга вакыт, көтәләрдер.

Мөселман социалистлары комитетының Казан социал-демократлары белән алдан килешенелгән очрашуы иде бу. Һәммәсе үзләрен «большевиклар» санаса да, хәзергә аерым-аерым эшли иде әле алар. Һәр ике яктан дүртәр кеше.

Әмма бүлмәдә мөселман социалистлары делегациясен биш кеше аягүрә басып каршы алды.

– Иң элек үзебезнең кунак, Мәскәүдән килгән большевик иптәш Блюхер белән таныш булыгыз, – диде, Казан большевикларының җитәкчесе Тихомирнов.

Түргә кунакны утырттылар. Ә ике мөстәкыйль оешма вәкилләре озынча өстәл артыннан кара-каршы урын алды. Бер якта Гирш Олькеницкий, Карл Грасис, Казанга әле генә килеп төшкән Яков Шейнкман һәм рәислек итүче В. А. Тихомирнов иптәш. Каршы якта Мулланур Вахитов, Камил Якубов, Якуб Чанышев һәм Мирсәет Солтангалиев.

– Сезнең сөйләшүгә мин катышмам. Мөмкин булса, тыңлап утырырга теләр идем, – диде, түр башында сабыр гына утырган таза муенлы Блюхер. – Ә ахырдан, бәлки, бер-ике авыз сүз әйтергә дә мөмкин булыр.

Карышучы күренмәде.

– Ягез, кем башлый, – дип мөрәҗәгать итте Тихомирнов. Чәчрәп чыгарга торучы табылмагач, бераз паузадан соң ул сүзен дәвам итте. – Көрәш соңгы һәм хәлиткеч этапка якынлаша, иптәшләр. Питердагы июль вакыйгалары, Мәскәүдәге чуалышлар безнең өчен гыйбрәт булсын. Берләшергә, милли, дини аерымлыкларны онытып, бердәм һәм хәлиткеч көрәшкә әзерләнергә кирәк. Эшчеләрне кораллы восстаниегә әзерләргә…

Бу уңайдан берәү дә бәхәс кузгатмады. Әлегәчә таркау булган көчләрне туплау ихтыяҗы һәркемгә аңлашыла иде. Шул туплану һәм бергәлекнең юлын дөрес билгеләү кирәк. Олькеницкий һәм бу кешеләр арасында үзен шактый иркен тоткан Чанышев нәкъ әнә шул хакта кайбер фикерләре белән уртаклаштылар.

Әмма тора-бара, сүз артыннан сүз чыгып, Карл Грасис татарларга үзенең дәгъвасы булуын сөйләргә кереште.

– Дөнья беткән диярсең. Көн дә съезд, көн дә тантана, бөтен илнең милләтчеләре җыелды Казанга, – диде ул, офтанып. – Бу эшкә чик куярга кирәк, иптәшләр. Татар социалистлары, әгәр дә инде үзләрен большевик дип саныйлар икән, милли оешмаларның эченә үтеп керсен һәм кул кушырып кына утырмасын, корт сыман эчтән кимерсен, таркатсын ул оешмаларны. Казан Истанбул яисә Мәккә түгел. Казан – интернационалистлар шәһәре, Россия шәһәре соңгы чиктә.

– Грасис иптәш, – дип, моңарчы тын гына тыңлап утырган Мирсәет аны бүлдерергә кирәк санады. Түземлеге җитмәде. – Мин үзем Истанбул белән Мәккәдә булган кеше түгел түгелен. Әмма Казан – татар милләтенең мәдәни вә рухи мәркәзе. Берләшергә, бер йодрык булып тупланырга чакырганда, сүзләрне барлабрак сөйләшсәгез иде…

Мирсәетнең сүзләрен ошатмыйча, Грасис аны бүлдерергә ашыкты. Мулланур Вахитов белән Камил Якубов тарафына карап сораган атлы булды:

– Бу иптәш кем була? Каян таптыгыз аны?.. Гаяз Исхакыйның шәкертен алып килгәнсез түгелме?

– Иптәш Грасис, – дип торып басты Мирсәет. – Мин монда үземне рәнҗетүләрен тыңларга килмәдем… Инде соравыгызга җавап бирәм. Хәтерләргә тырышыгыз, Мирсәет Солтангалиев булам. Шушы елның июленнән Мөселман социалистлары комитеты әгъзасы. Большевик! Ә инде Исхакый дигән сүзегезгә килсәк, аның шәкерте түгел әлегә, әмма Гаяз әфәндегә тел тидермәвегезне үтенәм.

– Ә-ә-ә, – дип, кул гына селтәмәде Грасис, үз-үзен тотышы шуны аңлата иде, һәм Мулланурга карап башын чайкап куйган булды. – Ну тәртип тә соң үзегездә!

Вахитов күңеленнән ни уйлагандыр, аны-моны сиздермәде.

– Минем үз милләтемне үзәктән ашый торган корт булырга җыенганым юк, – дип тәмамлады Мирсәет, әйтәсен әйтте. Янәшәсендә утырган Якуб Чанышевның берничә мәртәбә, үзен туктатырга теләп, чабудан тартуына да игътибар итмәде.

Янә Тихомирновның ипле тавышы ишетелде:

– Җитәр, иптәшләр. Безгә бер-беребезне хөрмәт итеп сөйләшкәндә дә бик таманга килер хәзер.

– Дөрес, – дип җөпләп куйды Вахитов. – Әмма мин Солтангалиев сүзләре белән килешәм. Без монда фикер алышырга диеп килдек. Юкса беренче мәртәбә генә түгел, иптәш Грасисның һәм кайбер башка иптәшләрнең шундый гадәте бар: татар большевиклары белән, ата белән ул сөйләшкәндәй, югарыдан торып, колакка чиертеп кенә сөйләшергә омтылалар. Бу – һичнинди кысаларга сыймый торган нәрсә. Патша заманыннан килгән империячел гадәтләрне онытырга вакыт. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, без үзебезнең тирәгә мөмкин кадәр күбрәк көч туплау өчен тырышырга тиеш. Мөселманнарның уянуы хафаландырмый безне, ә эшләргә мәҗбүр итә. Эшчеләр арасында да, хәрбиләр арасында да агитация эше безнең тарафтан активлаша бара…

– Иптәш Чанышев, – дип, Якубка эндәште Тихомирнов. – Сез ни әйтерсез, Казан прапорщиклар мәктәбендә эшләүнең нәтиҗәсе булачакмы?

Чанышев, шул мәктәптә алып барган эше турында кыскача сөйләгәч, Казан гарнизонында да социализм идеяләренең популярлык казана баруын искәртеп узды.

Аннан август һәм сентябрь айларында үткәрергә уйланылган митинглар һәм вакыйгалар турында киңәштеләр, һәр митингка җаваплылар, большевиклар исеменнән чыгыш ясаучылар билгеләнде…

Шулай да башта кузгалып алган аңлашылмаучылык очраклы булмаган, күрәсең. Тора-бара, янә гел көтмәгәндә, шундый ук каршылыкка килеп юлыктылар. Табигый, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе читтән килгән кеше булганлыктан, Казан белән башка бер губерна шәһәре арасындагы аерманы бигүк чамалап бетермиләр. Ә Грасис иптәш исә аңлы рәвештә бу үзгәлекне танырга теләми, татар большевикларының күзенә карап түбәнсетә, кире кагарга омтыла сыман. Бу юлы да «шырпы сызучы» ул иде.

– Россия бербөтен, һәм ул бүленергә тиеш түгел. Татар милләтчеләренең милли-культура автономиясе төзү турындагы уйдырмасы – коры утопия ул. Территориаль автономия һәм федерация дип сөйләнүләре дә – тормышка ашмас хыял. Татар большевиклары мондый буржуаз уйдырмаларга һәм төрле сепаратизмга кискен каршы чыгарга, отпор бирә барырга тиеш.

Бер-беренә карашып куйды татар егетләре. Махсус шулай сөйлиме бу адәм, әллә инанганы шулмы?.. Мирсәеткә бу аеруча гаҗәп тоелды, чөнки Грасисны беренче күрүе. Түзә алмады, үзләренә генә аңлашыла торган итеп, борын астыннан татарча мыгырданып куйды – үзенчә пар чыгарды:

– Акылың котмы соң?..

Мирсәетнең тел төбен чамалаган Камил Якубов яшьлеге белән елмаеп куйды:

– Кот дисә, нишләрсең?..

– Ике уйлап тормас идем… Аңламый һәм аңларга да теләми ич ул безне, – дип, көенеп, башын чайкады Мирсәет.

Шул мәлне Мулланур Вахитовның көр тавышы, камил урысчасы яңгырады:

– Иптәш Грасис, – диде ул, һәр сүзе, сүзнең һәр иҗеге белән кадак каккандай. – Сез татардан гел гаеп эзләп кенә утырасыз. Милли дәүләтчелеккә омтылыш, – ишетмәсәгез ишетегез, ул буржуаз уйдырма түгел, ә безнең – татар большевикларының – иң әүвәле хыял-максатларыннан берсе.

Менә сиңа мә, сезнең белән сөйләшү дә файдасыз икән бит дигән сыман итеп, әңгәмә барышында Грасис берөзлексез башын чайкап утырды. Сизә, күрә иде: чөнки, Вахитов туктагач ук, яшь әтәч сыман Солтангалиев чәчрәп чыгачак. Аның бер урында утыра алмыйча, түземсезләнеп, калкынып-калкынып куюын күрмәслекмени.

Вахитов күп сөйләргә яратмый. Аның сүзләрен шундук Мирсәет эләктереп алды. Әмма эчтән вулкан сыман кайнаса да, бу юлы үзен тыныч тотарга тырышты.

– Милли төбәктә эшләргә алынганбыз икән инде, безгә кайбер мәсьәләләрдән хәбәрдар булу да зыян итмәс, большевик иптәшләр. Берләшергә кирәк дисез, ә шул берләшүнең үзәк тамырына үзегез үк балта чабарга ният итәсез, иптәш Грасис. Элеккечә үк хокуксыз каласы булгач, ни өчен әле татар эшчесе кулына корал алырга тиеш икән?! Россияне таркатырга җыенмыйбыз бер дә, татар һәм башкортның үз идарәсе булудан зыян килмәс Россиягә, борчылмагыз.

«Теләсә кайсы революциянең төп җегәре – милли азатлык хәрәкәте» дигәнне укыганыгыз булмадымы, иптәш Грасис? Марксны, Энгельсны яисә Плеханов хезмәтләрен караштырган, укыган кеше болай димәс…

Махсус шулай үзен күрсәтәсе килеп сөйләде Мирсәет. Болар үзләрен әллә кемгә куймасын әле. Социализм теориясен җитәрлек өйрәнгән алар да.

– Ә Ленин Россиянең бөтенлеген яклый. Бернинди автономия яисә федерация турында искә дә алмый Ленин! – дип, Мирсәетнең юлына аркылы төшкән булды Грасис.

Кем-кем, әмма Мирсәетне алай гына каплап булмый. Шунда ук хәтер янчыгыннан сүзгә-сүз Лениннан цитата чыгарып салды:

– «Башка халыкларны изгән халык ирекле буламы?» – дип сорый Ильич үз-үзеннән. Һәм җавабы кыска аның: «Юк!» – ди ул. Әнә шулай, иптәш Грасис! Хәтерегезгә төшерәм. Бу аның «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» дигән хезмәтеннән.

– Сәяси максаттан язылган сүз, – дип мыгырданды Грасис. Һәм алга таба бәхәсләшүдән тыелып калды.

Шейнкман иптәш, яңа кеше буларак, күбрәк тыңлап кына утырды. Олькеницкий белән Тихомирнов исә татар большевикларының кәефен кырырлык сүз әйтмәделәр, киресенчә, әледән-әле аларның тәкъдимнәрен хуплап утырдылар.

Блюхер бары тик тыңлады гына, алдан вәгъдә ителгәнчә, бәхәсләшүләргә катнашмады. Шулай да соңыннан Мәскәүгә кайткач, аның «яшь татар большевикларыннан кызыклы кадрлар байтак икән» дип сөйләгәнлеге мәгълүм.

Озак утырдылар ул кичне. Сәгать төнге унике суккач кына кайтырга чыктылар. Әле анда да Тихомирнов белән Вахитовның беразга тоткарлануын үтенде Блюхер.

* * *

Чираттагы утырышларның берсендә фиркадәшләре Мирсәет Солтангалиевне бертавыштан Мөселман социалистлары комитетының җаваплы секретаре итеп сайлап куйдылар. Мулланур Вахитов тәкъдиме иде бу. Сайлану бер хәл, эшлисе дә бар бит әле. Гаиләсеннән аеры булсын, кайда эләкте, шунда кунып йөрсен. Өстәвенә Казанны белүе дә чамалы ич әле аның. Завод-фабрикалар белән элемтәдә торырга, эшчеләр һәм хәрбиләр белән очрашырга туры килә. Дөрес, һәм русчасы, һәм татарчасы бер дәрәҗәдә үк камил булган Мирсәет өчен митингларда катнашып чыгыш ясау баш китәрлек мәсьәлә түгел анысы. Әмма вакыйгаларның бик болгавыр чагы. Кайчан һәм нинди урында каршылык очратасыңны, ни рәвешле һәм кемнең нәфрәтенә юлыгасыңны белгән юк.

Мисал өчен, сентябрь урталары булдымы икән, Крестовников заводы каршында татар эшчеләре белән очрашып, алдагы бурычлар һәм дөнья хәлләре турында тыныч кына әңгәмә корып торалар иде. Төркем зур түгел, күп булса унбиш-егерме кеше булгандыр. Ә сораулар очсыз-кырыйсыз, яудыралар гына. Һәммәсенә җавап бирергә, барысының да соравын канәгатьләндерергә тырыша Мирсәет.

Шулай ипле генә аңлашып торганда, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыгар дип кем уйлаган. Кинәт завод ишегалдына керә торган зур тимер капка каерылып ике якка ачылып китмәсенме, һәм шул капкадан күсәк, төрле тимер-томыр белән коралланган зур төркем килеп чыкмасынмы?!

Янәшәсендә басып торучыларны ай күрде, кояш алды – һәркемгә үз башы кадерлерәк. Мирсәет бер ялгызы басып калды таш койма читендә. Торып йөгерү һәм качып котылу, бәлки, аның өчен дә мөмкин булгандыр. Әмма андый уй килмәде башына. Качып-посып листовка ябыштырып йөрүче малай түгел ич, яхшымы-яманмы – татар большевиклар оешмасының җаваплы вәкиле. Пролетар революция ясыйм дип йөргән большевик Солтангалиев Крестовников заводы эшчеләреннән чак качып котылган дигән сүзне ничек күтәрерсең!..

Кем тарафыннандыр ялган информация җибәреп, коткы таратып оештырылган төркем иде бу. Рус эшчеләре… Алдан килүче дәү кара сакаллы, пәһлеван гәүдәле ир-ат кулындагы каен күсәк белән Мирсәетне стенага китереп терәде.

– Йә, кабатла, безгә кая китәргә кушасың инде? – дип, төкереген чәчә-чәчә, җан авазы белән кычкырды ул. – Татар штаты оештырып, безне кая олактырырга җыенасың, әйт! Рус эшчесе кеше түгелмени синеңчә?..

– Сез ни сөйлисез, җәмәгать, – диде Мирсәет, русчага күчеп. Шөлләгәнен сиздермәскә тырышты үзе. Әмма күкрәгенә терәлгән каен күсәк артык җәелеп китәргә ирек бирмәде.

– Тыңламагыз аны, – дип кычкырды көрәк сакаллының янәшәсендә басып торучыларның берсе. Кулындагы тимер таяк белән кизәнә иде анысы. – Нәрсә аның белән сөйләшеп торырга. Башына берне тондырырга да, вәссәлам…

– Сөйләсен… Сөйләсен, тыңлап карыйк башта, – дип, арткы рәтләрдән сабыр итәргә чакырдылар.

– Йә, – диде көрәк сакаллы, ым кагып. – Сиңа әйтәләр, әйтер сүзең бармы безгә?

– Бар. Ник булмасын, нәкъ менә сезнең белән очрашырга теләгем булганга басып торам да инде мин монда. – Һәм, каен күсәккә ымлап, сакаллының күзләренә карады. – Бәлки, йомшарта төшәрсең, ә?

Күсәкне алып, үзенең аяк очына терәп куйды пәһлеван.

– Туганнар, сез миңа юкка кизәнәсез, – дип, тыныч кына сөйләргә кереште Мирсәет. – Мин кешеләрне христиан белән мөселманга, рус белән татарга аермыйм. Сезнең, рус һәм татар эшчеләренең дошманы бер: ул – дөнья капиталистлары һәм буржуйлар. Күрәсез, – дип, үзенең өс-башына игътибар юнәлтте ул, – мин үзем дә сездән ары китмәгән, крестьян улы, хезмәт иясе вәкиле. Баш очымда түбә, ашарга икмәк булса, шуңа ризалашып яшим. Ләкин мәңге шул хәлемдә торып каласым килми. Сез күргәннәрне, үзем күргәннәрне балаларым күрмәсен, алар бәхетле булсын, дим…

– Дөрес сөйли ич, – дип җөпләп куйды берәве.

– Урыс егете түгелме соң ул?.. – дип икеләнде икенчесе. – Күзләре дә зәңгәр, сөйләве дә оста… Татар болай сөйләмәс.

Мирсәеткә җәелеп китәргә бирмәделәр. Әле генә каен күсәк терәп торган кара сакаллы агай үзенә ияреп килүчеләргә мөрәҗәгать итте шунда:

– Юк, җәмәгать, – диде ул. – Урыстырмы, татардырмы, анысында эшем юк. Әмма егет үзебезнеке, яман эшкә сәләтле күренми бу. Яшәсен! – диде.

– Һәммә милләтнең хезмәт ияләре бердәмлеге яшәсен! – дип эләктереп алды Мирсәет тә.

Егетнең елгырлыгы, сүз артыннан кесәгә кермәве ошады тыңлаучыларга. Кайберләре елмаешып куйды. Таяк һәм күсәкләрен кеше күзеннән яшерделәр.