Читать книгу «Сират күпере / Мост над адом» онлайн полностью📖 — Рината Мухаммадиева — MyBook.













– Син үзең ничек, Солтангалиев иптәш, монда кайсы фирка вәкиле буларак катнаштың соң?

– Фиркасез генә…

– Ничек?.. – дип, гаҗәпсенүен яшерә алмыйча, барган җиреннән туктый язып калды ефрейтор Сәетгалиев. – Дин әһелеме әллә?.. Милләтчеме?.. Кем исеменнән делегат идең соң?

– Мин делегат түгел. Әйттем ич, Бакудан Питерга үтеп барышлый, очраклы рәвештә генә килеп эләктем монда. Кызыксынучы дип саный аласың…

Менә ничек дигән сыман, иреннәрен турсайтып алды ефрейтор һәм янәшәсендә торучыга «бер дә әллә кем түгел икәнсең әле» диеп кенә әйтмәде, мөнәсәбәте шундук эреләнә төште.

– Ә мин Урал эшчеләре исеменнән вәкил. РСДРП әгъзасы буларак та! Ефрейтор буларак та! Өч төрле җаваплылык күтәрергә туры килде берүземә… Шулай да зарланмыйм.

Бераз дәшмичәрәк атладылар. Үзенең өстенлеген раслый барган саен, Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең үкчәсенә кагылган тимер дага тавышы бермә-бер көчәя төште. Бер фиркасез, монда очраклы төстә генә килеп эләккән юлаучы янәшәсеннән «өч төрле җаваплылыкны күтәргән» мандатлы вәкил атлап бара икән ләбаса. Ияк тә калкына төште, гәүдә офицерныкыннан да болайрак. Их, юктыр ла ул Алла, бераз буй да биргән булса үзенә – ничек кенә килештерер иде икән.

– Банкетларына бармадым, – диде ул, гимнастёрка чабуларын көяз тарта төшеп. – Син делегат булмагач чакырылмагансың, әлбәттә. Ә мин баш тарттым. Милләтчеләр өерендә ни калган дидем, социал-демократ башым белән…

Килешле итеп, тамак төбен кырып куйды ефрейтор Сәетгалиев һәм янәшәсеннән дәшми генә атлаучыга мөрәҗәгать итте:

– Син нигә әле дәшми башладың?.. Уңайсызланма, тартынма син, сөйләш… Ни дисәң дә, якташлар бит әле без синең белән. Кыяфәтең дә буржуйныкына охшамаган… Сөйлә син, хет югында, нидер сора, башыңны как… Төшеп кала торганнардан булмасам да, үземне алай әллә кемгә куя торган гадәтем юк минем.

Ә үзенең итек үкчәсендәге дагалары әүвәлгечә яңгырый бирде.

– Съезд ничек соң?.. Ниндирәк тәэсир калдырды?

Мирсәет бирде бу сорауны. Ә ефрейтор Сәетгалиев аңардан, гомумән, сорау көтмәгән иде булса кирәк.

Аның уенча, әңгәмәдәше күптән телен йоткан булырга тиеш иде, күрәсең. Сискәнеп үк куймаса да, синме соң бу сорауны бирүче дип, коңгырт күзләрен текәде. Әмма, үзен шундук кулга алып, тәкәбберлеген югалтмый кала алды.

– Съезд ничек дисең инде?.. – дип, эшлекле атлы булып тамак кырды ефрейтор Сәетгалиев. – Мин монда, кайберәүләр сыман, кәмит карарга килмәдем. Мин – фирка вәкиле, һәм съездны да үз мәсләкләребездән чыгып бәяләргә мәҗбүрбез… Мәсьәлә бит, син уйлаганча, бер күзәнәкле генә түгел…

Мирсәет, ефрейторның акыл сатарга җыенуын чамалап, аны бүлдерергә ашыкты.

– Һәркемнең шәхси фикере булуы ихтимал, дим…

Барган җиреннән шып туктап, Мирсәетнең каршына ук чыгып басты Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Күзләрен зур ачып, аңарга текәлеп катты. Карашы белән сыный, караш белән бәреп егарга иде, ахры, исәбе. Ә күзләре, бик тырышып ачканда да, шактый кысык икән. Кая ул бүтән берәүне аяктан егу, челт-мелт йомылалар, арлы-бирле йөгеренәләр, бер ноктага текәлә алмый газаплыйлар хуҗаны. Җавап шулай да кызык кына килеп чыкты.

– Революционерда шәхси фикер булмый!

– Революционер да кешедер ич ул. Ә кеше үзалдына гына булса да уйланмый булдыра алмас…

– Нинди «уй», нинди «кеше» ул!.. Революционер бары тик революционер гына була ала. Социалист тел бистәсе түгел ул, иптәш…

Һавалануыннан арына алмаган әңгәмәдәшен, тынычланырга чакырасы килеп, булдыра алганча ипле итеп дәште Мирсәет. Юкса үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең игътибары аларга юнәлгән иде инде.

– Сәхипгәрәй, – дип, үз итеп дәште ул аңарга бу юлы. – Кеше көлдермик, әйдә, тыныч кына сөйләшик әле. Аңлашыйк… Менә син революция дисең, ә кем өчен ясала соң ул революция дигәннәре?..

Шул рәвешле, ул әле һаман, карталарын ачмыйча, чын-чынлап гадәти бер юлаучы, илдә барган революцион хәрәкәткә битараф кешедәй сөйләшүен дәвам итте.

Ефрейтор Сәетгалиевнең мин-минлегенә әлеге кисәтү сары май булып ятмагандыр, шәт. Шулай да сер бирмәде бу юлы, ары киттеләр:

– Бөтендөнья хезмәт ияләрен коллыктан азат итү; буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү; илдә пролетариат диктатурасы урнаштыру… Безнең максат шулардан гыйбарәт… Ә син мине съезд ничек тә, съезд ничек дип тинтерәтәсең…

– Кызыксыну гаеп эшме?! Син бит әнә Уралдан. Өстәвенә социалист та икәнсең әле…

Салпы якка салам кыстыруы, әлбәттә. Ефрейтор исә үзе хакында әйтелгән җылы сүзләрне риясыз күтәрә, беркатлылыктан һич тә азат түгел.

– Бутамаска киңәш итәм, Мирсәет. – Ул да әнә үз итеп аңарга исеме белән дәште. Яхшы сүз – җан азыгы дип, юкка гына әйтмәгәндер ата-баба. – Шуны хәтереңдә калдыр, социалист белән РСДРП әгъзасы арасында аерма зур. Чит кеше янында наданлыгыңны күрсәтәсе булма, бутарга ярамый ул төшенчәләрне.

– Кая инде ул безгә – каткан тезгә, – дип шаярткан булды Мирсәет.

Ирония төсмере абайланмый узды, рәхәтләнеп көлде генә Сәетгалиев. Шундук җитдиләнеп тә алды тагы:

– Съездга әйләнеп кайтыйк. Ашаган булсам, космый калмас идем. Съезд түгел, ата милләтчеләр мәҗлесе булды бу. Адәм көлкесе…

– Милләт турында кайгырту начармы?

– Андый төшенчә юк революционер өчен.

– Ә халык? Үзебезнең татар халкы, туганнарыбыз – төркиләр?

– Халык, имеш. – Шундук тукталырга ашыкты ефрейтор Сәетгалиев. – Нинди сүз ул? Буржуй сүзләре сөйләмә миңа! Халык, милләт дигән сафсата белән күп алдадылар инде безне. Бөтендөнья революциясе каршында пролетариат һәм интернационал дигән бөек төшенчәләр генә бар.

– Син үзең дә, Сәхипгәрәй, конкрет халык, милләт вәкиле…

Бөтендөнья пролетар революциясе идеясенә мөкиббән ефрейтор бу юлы да башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек куймады аңарга.

– Мин РСДРП әгъзасы!

– Ә фиркагә кергәнче кем идең? Татар баласы түгелме?..

– Революционерның үткәне булмый, киләчәге генә…

– Шулаен шулай, әмма син татар телендә сөйләшәсең. Димәк, син шул халыкның вәкиле дә булып чыгасың түгелме соң?!

Борыннарына кыздырылган суган һәм пешкән ит исе килеп бәрелгәч кенә, үзләренең кая һәм ни юллап баруларын хәтерләде якташлар. Харчевняны узып китә язганнар лабаса.

– Тфү, – дип, аяк астына төкереп куйды ефрейтор. – Синең барлы-юклы сорауларың аркасында ач калам инде монда.

Харчевняга кереп утырдылар. Өстәл араларыннан шома балык сыман йөзеп йөргән сары чәчле чибәр ханымнарның берсе ялт кына алар каршысына килеп басты.

– Рәхим итегез, ни китерим, әфәнделәр…

Мирсәет авыз ачарга өлгермәде, дилбегәне ефрейтор Сәетгалиев эләктереп алды. Кулын күтәрә төшеп, бармак шартлатты да кызның күзләренә текәлде:

– Калҗа, марҗа һәм эчәргә бер баржа, – диде ул, урындыкка сөялә төшеп. Болар Мирсәет өчен әйтелгән сүзләр иде, билгеле. Менә мин кем, янәсе, харчевняга кергәчтен дә хуҗа итеп сизәм үземне. Ә официантка кыз ничек текәлеп торган булса, шулай торуында дәвам итте, татарчаны каян аңласын ул.

– Аңламадым, ни сорадыгыз, әфәндем? – дип, бу юлы ул үзен хуҗаларча тоткан Сәетгалиевкә таба борыла төште. Сүзләрнең асылына төшенмәсә дә, тегеләргә ияреп елмайгандай итте.

Аягын аякка атландырып, урындыгында атына башлаган ефрейтор күкрәкләрен киерә төште:

– Ике пилмән, – диде, русчалатып. – Сыра… һәм сыра астына кипкән балык…

Мөлаем елмаеп тыңлаган кыз, итәгенә ут капкандай, җитез генә йөгереп китте һәм, өстәл артына кереп утырган кунаклар беравык сүз алмашкан арада, һәммәсен китереп тезеп тә куйды.

– Әйдә, очрашу хөрмәтенә, – дип, сыра тулы бокалын югары күтәрде Сәетгалиев.

Эчемлеккә хирыслыгы булмаса да, Мирсәетнең кушылмый чарасы юк иде. Пролетар революция өчен күтәрделәр аннары. Буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү өчен… Милләтчеләрнең тамырын корыту өчен…

– Миңа җитте, башкача эчә алмыйм, – дип баш тартырга мәҗбүр булды Мирсәет бераздан.

Ефрейторның бармагы югары күтәрелеп өлгерми, теге чибәр туташ килеп тә җитә. Ни кушсалар, шуны китереп кенә тора.

– Сеңерең сыек икән, иптәш, – дип, шактый ук кыза төшкән ефрейтор Сәетгалиев эчүдән баш тарткан Мирсәетне битәрләп куя: – Булдыра алмыйм, имеш. Нинди ир-ат соң син, өч кружка сыра да эчмәгәч… Сыра да эчмә, марҗа да кочма, ни өчен яшәргә кирәк!

– Изге китап хәмер эчүне хупламый, Сәхипгәрәй.

– Ә мин Аллага ышанмыйм.

– Маркс та, Плеханов та үз хезмәтләрендә эчүне якламый, – дип куймасынмы шунда Мирсәет.

– Ә мин аларны белмим. Шул нәмәрсәмә кирәкме алар миңа?

Аздан телсез калмады Мирсәет. Димәк, бөтендөнья пролетар революциясе ясыйм дип лаф орган ефрейторның бу исемнәрне ишеткәне дә юк.

– Синдәй революционерга аларның хезмәтләрен белү зыян итмәс иде, – дип, йомшак кына искәртү белән чикләнергә мәҗбүр ул әлегә.

– Мин революция солдаты, – дип, өстәлгә китереп сукты ефрейтор Сәетгалиев. – Ә син ниндидер буржуйларны сораштырасың. Революционер китап язмый ул. Мин сине шулай итим, мылтык белән буржуйларны җир йөзеннән себереп түгәргә кирәк әле безгә…

Сүз көрәштерү артык иде, әлбәттә. Мирсәет карышмады, дәшми калуны кулайрак тапты.

– Әй официант, – дип, кулын күтәрде ул арада Сәхипгәрәй. – Ике чәркә аракы китер.

– Мин аракы эчмим…

Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салучы булмады. Тагы бер мизгелдән ике чәркә аракы өстәл өстендә утыра иде.

– Син эчмәсәң, мин эчәрмен. Мулла буласым юк. – Ул арада бер чәркәне бушатып та куйды. – Син бул мулла, ә без сине себереп түгәрбез, китапларың-марксларың белән… Исхакыйны да язучы диләр әнә, анасын шулай итәсе…

Мирсәет пошаманга төште: әңгәмәдәше үз-үзен белмәс хәлгә якынлаша, бөтен харчевняны яңгыратып кычкырып сөйләшә. Сүгенү дә ерак йөрми икән үзеннән, хәрәкәтләре дә бутала башлады.

– Әйдә, араны өзик тә чыгып китик моннан, – дип, киңәш итеп карады ул.

Тыңлау кая, янә кулын югары чөйде ефрейтор.

– Әй официант, син кайда?

Яшькелт-зәңгәр күзле мөлаем кыз аның янәшәсенә үк килеп басты.

– Тыңлыйм, әфәнде…

– Менә бу, – дип, бармагын Мирсәеткә төбәде юлдашы. – Менә бу мине исереккә саный, хәрчәүнәдән чыгып китәргә куша. Әйт әле син аңарга, мин исерекме-түгелме икәнне әйт.

Кыз, ни дияргә белми, әле Мирсәеткә, әле Сәхипгәрәйгә карап торды.

– Тагын ике чәркә, – дип, бармагын шартлатты Сәхипгәрәй.

Кыз, таң чыгыдай яшькелт-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, Мирсәеттән җавап көтә иде – нишләргә?..

– Ник китермисең, ник монда басып торасың? – дип, кызга таба тайпылды исереп алган Сәхипгәрәй һәм, кыюланып китеп, аның билдән түбән йомры җирен кочып алды. – Эчәбез дә, кочабыз да – марҗа кулларыбызда…

Кискен хәрәкәт ясап, исерекнең кочагыннан чак котылды официантка кыз. Итәкләрен сыпыргалап, читкәрәк китеп басты:

– Нишләвегез бу, кешеләрдән оялыгыз! Яхшы түгел, солдат әфәнде…

Куеныннан чыгып очкан кош артыннан тайпылып, сикереп тормакчы булды ефрейтор Сәетгалиев. Чөңкәеп китте иң элек… Бераздан сак кына өстәлгә таяна төшеп гәүдәсен турайтты һәм ул да түгел, Мирсәет абайлап өлгергәнче, янә ыргылып, официант кызны кочагына суырып алды. Әлегедәй кыргыйлык каршында югалып калган кызның борынлап торган күкрәкләрен капшарга итенде.

Кызның чырыйлаган авазы бөтен харчевняны яңгыратты. Мирсәет ике арага кереп азапланганчы, кухня ягыннан кызыл муенлы, пәһлеван гәүдәле таза ир-ат килеп чыкты. Ефрейтор Сәхипгәрәй тегенең янында көзге чебеш кенә. Әмма үзен чын әтәч сыман хис итә, четердәтеп эләктергән, сөлек булып ябышкан чибәркәйгә.

– Иптәш солдат, җибәр официантканы, – диде пәһлеван ир-ат. Тавышы гына да ни тора, гөбедән чыгамыни…

– Синнән сорамыйлар… Солдат түгел, ефрейтор мин, – дип әтәчләнде теге. Кулы белән һаман да чибәркәйнең калку урыннарын кармалый.

Шунда теге пәһлеван якасыннан эләктереп алмасынмы үзен. Аяклары идәннән аерылды ефрейторның, гәүдәсе, маятник сыман, һавада атынып тора. Борын салынган, күз кысылган, чак-чак сулыш ала.

– Акчаңны түлә дә табаныңны ялтырат, – диде пәһлеван, бертын эленеп торган Сәхипгәрәйне аякларына бастырып.

Чыгымчылап алса, ябага тайны да тынычландыру җиңел түгел. Үз чамасын белер хәлдә түгел иде инде ефрейтор:

– Ах, син әле шулаймы, – диде ул, ялт кына билендәге каешын чишеп алып. – Измәңне изәм бит хәзер. Басып торган урыныңда юеш кенә торып калачак. Миңа, революция солдатына, ефрейторга кул күтәрәсеңме әле син…

Араларына Мирсәет килеп кермәгән булса, ахыры матур бетми иде бу тамашаның. Пәһлеван егет тегене аулаграк урынга өстерәп бара иде инде.

– Гафу итегез, – диде аңа Мирсәет. – Без хәзер китәбез, калдырыгыз берлеккә.

– Акча! – диде кызыл муенлы. – Ашаган-эчкәнегез өчен түләргә кирәк иң элек.

– Ул түли, – дип, иреннәрен кыегайтып Мирсәеткә ымлады ефрейтор. – Мин сыйладым, ул түли. Миндә акча юк. Мин буржуй да, милләтче дә түгел. Мин – пролетариат.

Кесәсендә булган акчасын чыгарып салырга мәҗбүр булды Мирсәет. Араны өзеп, ефрейторны култыгыннан эләктереп, табан ялтырату ягын кайгырттылар.

Урамда караңгы төшкән иде инде. Юл аша гына урнашкан бакчага чыктылар. Юлдашы күтәрәмгә калган иде инде, Мирсәет аны почмакта торган утыргычка китереп утыртты.

– Кая илтим үзеңне? Сәхипгәрәй, дим, кайда туктаган идең, адресыңны әйт!..

Сорауны өч-дүрт мәртәбә кабатларга туры килде. Ниһаять, төшенде.

– Мин урамда кунам, Мәскәүдә кешем юк, – диде Сәхипгәрәй, аермачык итеп. Баягы эрелек тә онытылган, ефрейтор судан чыккан әтәчкә әверелеп калган иде.

– Ничек, ун көн дәвамында урамда кунып йөрдеңме?

– Гаҗәпме?! Ә бәлки, мин гомерем буе урамда яшәгәнмендер…

Менә ничек… Мирсәет уйга калып торды. Баксаң, Сәхипгәрәй гадәти бер кеше икән бит югыйсә. Ялгыз, япа-ялгыз, хәтта халкын да бар дип белмәгән ялгызлыкка дучар. Өстәвенә кунарга урыны да юк. Тик бернәрсә аңлашылмый, ничек итеп ун тәүлек буена теләсә кайда кунып яшәргә мөмкин?! Аның әле, кысан булса да, кайтып башын төртер җире бар. Юлдашын култыклап алды да, бер карарга килеп, үзе урнашкан фатирга юл тотты Мирсәет.

– Юк-юк, икешәр кеше кертте юк, – дип каршы төште хуҗа кеше. – Берегез генә булганда әле бер хәл иде.

Мирсәет күп бәхәсләшмәде, ишек катындагы тар сәкегә чак аягында басып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиевне яткырды, үзе вокзалга таба юл тотты. Төн җылы, күк аяз. Иртәгесен иртүк аңа Питерга юл тотасы.

Хушлашмадылар да кебек. Очрашулары нинди булса, аерылулары да шундыйрак килеп чыкты. Кем уйлаган бит аны… Шулай да Мирсәетнең күңелендә ниндидер бер урын алды кебек Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Горурлык һәм ялгызлыгы, әле үзе дә анык кына төшенеп бетмәгән социалистик революциягә фанатикларча бирелгәнлеге белән җәлеп итте ул аны.

1
...
...
17