Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.

Сарай капкасыннан беренче алыплар килеп керделәр. Иң алдан Илбарыс баһадир килә, аннан, бер адым гына кала төшеп, алостаз Дәян, төптимерче грек Агасике. Янә шуңа игътибар итте хан: баһадир, Чәчкәне күрүгә, адымын тизләткәндәй итте, әмма шундук тыелып калды. Килеп җиттеләр дә ханга өчесе берьюлы баш ордылар. Олуг хан аларны берәм-берәм кочаклап, үбеп чыкты, төптимерче, грекка җиткәч үк, җансакчысына кул изәде. Ни күзе күрсен— Агасикегә таба хатыны, җитеп беткән кызы, улы киләләр иде. Агасикенең күзләрен яшь пәрдәсе томалады, аннары ул хатынына каршы китте. Аларның очрашу шатлыгыннан күзгә яшьләр килмәле иде. Агасикенең киңҗилкәсе вак-вак калтырана. Кубрат хан аңа аерата дикъкать белән карады. Чынлап та үз хатынымы, үз оланнарымы?..Үзенекеләрдер, бу чиккә җитеп шатланышмаслар, җылашмаслариде.

Кубрат хан кочканнан соң, сабыры төкәнеп көтеп торган Чәчкә:

– Абам! – дип, Илбарысның күкрәгенә капланды. Һәм акрын гына: – Мин сине сагындым, сагындым, сагындым, баһадирым! – диде.

Кубрат хан халыкны аш бүлмәсенә чакырды.

Төптәңрене баһадир аш бүлмәсендә күрде. Төптәңре баһадирны күрде дә җылап ук җибәрде. Баһадир аның башын күкрәгенә кысты, үзенең дә күзләренә яшь эленде. Кисәк кенә рәхәт булып китте төптәңрегә. Менә кем кирәк аңа бүген, үз баласыдай ятим бала. Менә кем аның өчен кадерлеләрнең кадерлесе!

– Баһадирым, балам, оланым, – дип, бертуктаусыз тәкрарлады төптәңре. – Өметем минем, бердәнберем. Исән-имин, сау-таза илдәсең…

– Табынга! Табынга дәшә олуг хан! – дип кычкырды табынбаш.

Бары тик бер җам эчемлек эчкәч кенә, төптәңре табындагыларга күз йөртеп чыкты. Олуг ханның уң кулында философ утыра, философ янәшәсендә – төптимерче Агасике, ханның сул кулында – Илбарыс баһадир, баһадир янәшәсендә – алостаз Дәян.

Җамнарга эчемлек коелгач, Кубрат хан сүз алды. Олуг хан башта табындагыларга күз йөртеп чыкты. Ул теләгән аксакаллар, кавханнар, илханнар монда иде.

– Аксакаллар, кавханнар, мин ошбу мәҗлестә угланым Илбарыс баһадирга буйтур титулы бирәм! – Хан шау-шу тынганны көтеп торды. – Сөрәнче, иртәгә көн тугач, минем боерыгым халыкка җиткер. Мин әйттем!

Хан җамны күтәреп эчеп куйды, муенындагы зур алтын тәңкәне баһадирга такты, аннары кочаклап үпте.

– Атам, олуг хан! – диде баһадир, каушый төшеп. – Багучым, ризык бирүчем, йомышың үтәүдә һәрчак ышанычың булырмын!

Мәҗлестән соң буйтурны олуг хан шахмат бүлмәсенә алып керде. Өстәл янына утырыштылар. Хан шахмат шәкелләрен кулына алды. Шахмат шәкелләре сөяктән ясалган иде, аларның ялтыравында үзең үтә күренмәле.

– Акмы, карамы, буйтур?

– Ак, олуг хан.

Олуг ханның уенда уен түгел иде, игътибары таркау, начар уйнады, ахыр отылды. Икенчегә шәкелләрне дә тезеп тормады.

– Углан, мин сиңа тагын зур эш йөкләргә булдым.

– Минем өчен синең йомышны үтәү дан, олуг хан.

– Данны сорап алмыйлар, буйтур, дан кешегә үзе килә. Ул сиңа килде инде, кадерен белеп саклый күр. Мин сине, буйтурым, Патшакалага җибәрергә булдым. Йомышым җитди, катлаулы. Мәгәр мин сиңа ышанам, буйтурым. Яшьлек – ышаныч белән, картлык тәҗрибә белән алдырыр, дигәннәр аксакаллар. Без ике акылны бергә кушыйк та… Әнә үзең дә чамалыйсың… Әйе, буйтур, Болгарга грек утының сере кирәк. Утның дәһшәтлесе империядә. Грек уты кулыма төшү белән, мин Йулыш каганны җир йөзеннән юк итәчәкмен. Патшакаладан исән-имин әйләнеп кайтсаң, сиңа кавхан титулы бирелер.

– Ышанычың акларга тырышырмын, олуг хан.

Олуг хан яныннан чыккач, буйтур укытучысы Константин янына юнәлде. Укытучысы ни әйтер? Аның иленә бара бит, бәлкем, сүзе-йомышы бардыр.

Укытучысы аны ачык йөз белән каршы алды, түргә әйдәде. Утырыштылар. Илбарыс аңа Патшакалага сәфәр чыгарга җыенуы хакында әйтте.

Башта Константин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенми торды бугай, аннары аңлады һәм чак кына буйтур алдына тезләнмәде.

– Йомышым үтәрсеңме, Илбарыс? Язган хатым, бер кешегә күрсәтмичә, аңа бирерсеңме?

Буйтур аның каршына тезләнде, әмма укытучы аны аякка бастырды. Алар шулай бер-берсенә карашып тордылар.

– Мин аны күрермен, укытучым. Синең хатны тапшырырмын. Беркем дә белмәс. Ышан.

Укытучы буйтурның башыннан кочты, бертын сүзсез торды.

– Мин аңа хат язам. Ул хатны аннан башка беркем дә укымас. Укымас бит, буйтур?

– Укытучым, мин сүземдә торырмын. Императрицага… – Буйтур ни әйтергә белми тотлыгып калды.

– Иртәгә. Иртәгә мин сиңа ул хатны бирермен, буйтур. Хәзер мин сиңа сарайдагы тәртипләрне, кагыйдәләрне өйрәтәм.

– Миңа аларны философ өйрәтергә булды.

– Зыян итмәс. Син – укыган кеше, син – минем укучым. Тәкәббер император, варвар белән очраштым дип, үзен синнән өстен сизмәсен. Син – болгар халкының вәкиле, укымышлы, белекле вәкил. Илчегә үлем юк, диләр әнә сездә. Үлем юк сиңа. Әмма сак бул…

Буйтурны укытучы бик озак өйрәтте. Аннары ул хат яза калды. Сөйгәненә, бердәнберенә.

«Ул аның хатын императрицага бирер, вәгъдәсендә торыр. Укытучы – аның өчен бердәнбер изге кеше, аның кебек үк гашыйк кеше», – дип уйлана-уйлана кайтты өенә буйтур.

Илбарыс буйтурны Патшакалага озату ханга шактый мәшәкать тудырды. Бар нәрсә җыйналды, төгәлләнде дигәч тә, әллә ниткән өстәмә эшләр туа торды. Үзара рәтләп сөйләшә белмәсәләр дә, шул ике-өч көн эчендә төптимерче Агасикенең кызы Эгина белән хан койрыкчысы Дәнис табышалар һәм чиркәүдә никахлашалар. Кызның теләге белән койрыкчы Дәнис, чиркәүгә кереп, христиан динен кабул итте. Дәниснең муенына патрикий Симеон тәре тагып чыгарды. Чиркәүдән соң койрыкчы Дәнис белән Эгинаны далага алып барып, Перун алласыннан ризалык алып кайтты. Патшакалага иң зур корабларның берсе хәзерләнгән иде, олуг хан корабны озатырга Фанәгүрдә булган барлык илханнарны, кавханнарны, тарханнарны чакырды. Кичә кич белән, мин дә илемә кайтып китәм, дип, ханга кергән Агасике соңгы мәлдә генә үкенү кебек бер нәрсә тойды. Ә бит ул Фанәгүрдә дә кала ала, җыйган мәгълүматларын улына бирер дә үзе Фанәгүрдә калыр. Әмма туган туфракның җегәре көчлерәк булып чыкты, – Агасике корабта, хан бөтен куштаннары белән аларны озата килгән.

Олуг хан боерыгы белән корабка бер мичкә эчемлектәгәрәтеп керттеләр, сәфәр чыгучылар да, озатучылар да, китүчеләргә ак юл теләп, берәр чокыр эчемлек эчтеләр. Бу хәлгә грек Агасикенең күңеле тагы да нечкәрде бугай. Олуг хан үзе аның белән чәкешеп эчте. Базилевс моны эшләр идеме? Мәңге юк. Ул Агасикедәй кешеләрдән җирәнә, җирәнмәгән хәлдә дә, бер мичкәдән эчемлек эчми. Үзе болай саран да түгел император Ираклий, киң күңелле булып күренергә тырыша, мәгәр ишкәкче колларга кадәр аның белән шәраб эчәрме? Юк. Базилевстагы коллар – богауда, иректәгеләре дә хуҗаларына җеп белән тагылганнар. Коллыктан котылу өчен, хуҗага йөз алтын түләргә кирәк. Андый акчаны колга каян тапмак кирәк? Гомеренә эшләп тә җыя алмый ул аны, колны бары тик башка берәү генә сатып ала ала, һәм ирекне дә аңа хуҗасы гына бирергә хаклы.

Кубрат хан барысына да ак юл теләде, корабка утырыр алдыннан буйтурны янына чакырып алды һәм, Агасикегә ишетелерлек итеп:

– Яшьлек – илеңә булган иман белән, картлык тәнеңә булган иман белән кадерле. Тәңреңне онытма, буйтур, һәр көн дога кыл. Ак юл сиңа! – диде.

Олуг хан күккә карады, кулларын күтәреп, Тәңредән иман үтенде, шуннан соң Илбарыс буйтурга көмеш саплы хәнҗәрен бирде.

Әүвәл башта корабны, һичкемгә күрсәтми, төнлә белән генә җибәрергә уйлаган иде олуг хан, соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Яшерен эш яшен атар, билгеле эш илен саклар, дип, көпә-көндез озатырга булды. Барысы да хан уйлаганча бара иде. Әмма соңгы мәлдә генә бер нәрсәгә тап булды хан: Чәчкә кызы, күзен дә алмый, буйтур Илбарыска карап тора иде. Карап торса гына бер хәл, һичкемне дә күрми, әйтерсең янында атасы белән анасы да юк. Күр, Илбарысы да, җай чыккан саен, кыз ягына күз ата. «Балакай, – дип уйлады хан. – Балакай, ошамый миңа синең бу кыланышың, ошамый. Синең ярәшкән кешең бар— Юстиниан. Тәңре насыйп иткән булса, киләсе яздан да калмыйча, Патшакалада булырсың. Дөньяда бер император сараенда кадер-хөрмәттә генә яшәрсең».

Әйе, Румга капчык-капчык мал-мөлкәт җибәрде Кубрат хан. Император ни җибәрер?..

– Император берни дә җибәрмәс, юкка өмет итмә!

«Кем бу? Ни ди?» Олуг хан тавыш килгән якка, артына әйләнеп карады, әмма бер генә дә шикле кеше күрмәде. Әллә соң колагына шулай ишетелдеме? Тәңредән илаһи тавыш килдеме?.. Олуг хан кузгалды, шунда гына ул халык арасыннан чыгып килүче төптәңрене күрде. Менә кем әйткән икән, минем эчке уйларны укый, күр әле син аны! Халыкны котырта, илханнарны, җитмәсә, монда килеп ни ди. Базилевс белән тату яшәүне ошатмый. Аның белән орышып яшәсәк, кан койсак?.. Ә бит син сукыр, сукыр, төптәңре. Мин синнән күп тапкыр ераграк күрәм. Мине Болгарның бер бүгенгесе түгел, киләчәге дә борчый. Ә синең күзеңне нәфрәт уты томалаган. Акыллы кешегә исә нәфрәт юлдаш була алмый. Болгарның Тәңресе мин үзем – Кубрат хан. Кубрат хан беркайчан да Тәңрегә хыянәт итмәс. Тәңре минем җәйләүләремне, биләмәләремне ишәйтте. Үлгәндә дә Тәңре белән үләр Кубрат хан…

14

Киңәш мәҗлесенә барлык җәйләүләрдән дә илханнар, тарханнар чакырылган иде. Кубрат хан аларның һәрберсенә сораулар бирде. Тимер Капка каласы тарханы әйтте:

– Йулыш каган Биләмҗир каласына бик күп алай җыйган икән, уң кулы Җаек бәктә дә төмәннән артык алай икән. Әмма тарханга ышансаң, Йулыш каган бер дә Болгарга яу чабарга җыенмый кебек, киресенчә, кардәшләшергә тели шикелле. Шымчылары дөрес җиткергән булса, каган тиздән Фанәгүргә Кубрат хан кызына яучылар җибәрергә җыена, имеш. Кыскасы, Йулыш каган Кубрат хан кызы Чәчкәне сорамакчы.

Тарханның бу сүзләренә ни әйтергә дә белмәде Кубрат хан. Яман хәбәр алып килгән өчен Тимер Капка каласы тарханын тотып орышыр иде, аксакаллар килештермәс. Аннары ул гаеплеме, тархан ишеткән-белгәнен сөйли. Хәер, яучы җибәрү төрки дөньясында гаепкә дә саналмый. Яучы димләргә килә. Әинде риза булу-булмау кызның, ягъни аталарның үз иркендә. Әлбәттә, Кубрат хан риза булмас. Чәчкә ярәшкән. Ничек бозмак кирәк вәгъдәңне?!

– Балкыр илхан, хазар-болгар чикләренә албагаучылар җибәрдеңме? – диде Кубрат хан, Тимер Капка каласы тарханын җавапсыз калдырып. – Миңа, Җаек бәк шул тирәләрдә алае белән йөри, дип ишеттерделәр.

– Бүгенге көндә хазар чигендә йырмак алаем тора, атам. Алар миңа атна саен хәбәр җибәрәләр.

– Хуш, углан. Җәйләүдә күпме алаең бар, төп ыстаныңда?

– Төмәнгә якын, атам.

– Алыпларың канәгатьме, ашау-эчүдән зарланмыйлармы, илхан?

– Зарланмыйлар, атам. Үлән күп, мал-туар көр быел.

– Инде, Батбай илхан, син әйт: аланнар иленә кайчан китәсең? Кайчан карама, син Фанәгүрдә. Моны ничек аңлатырга исәбең?

– Олуг хан, кул астымда бер төмән алаем бар, калганнары— алай башлыкларында. Хәбәр салу белән, алар миңа һәммәсе булдыралган кадәр алай китерергә вәгъдә бирделәр.

– Өске Кирмәнне ныгытасы иде, олуг хан, – дип, Саксин кавхан сүзгә кысылды. – Җаек бәк шул төбәкләрдә җәйли, дип ишеттерделәр.

– Кемнәр?

– Яучылар, олуг хан.

Өлкән кавхан Саксин хәбәрне җиткерде дә олуг ханга баш иде, бу аның, минем киңәшемә дә колак салыгыз, диюе иде. Олуг хан урыныннан кузгалды, аксакаллар ягына борыла төшеп утырды.

– Аксакаллар, Йулыш каган кызыма яучылар җибәргән, нә кылыйм? Кабул итимме, әллә булмаса…

– Яучыларны кабул ит, кыз бирүне үзең кара, – диде беренче аксакал, сакалын сыпырып.

– Йулыш каган безгә кардәш кеше, килешерме соң яучылардан йөз чөю, олуг хан? – диде икенчесе.

– Килешер, аксакал. Ярый, сез дигәнчә булыр, яучыларны кабул итәрмен, аңлатырмын. Кызым император Ираклий угланы Юстинианга ярәшкән, диярмен. Бер кызны ике тапкыр кияүгә бирмиләр, – диде Кубрат хан.

– Хак анысы, олуг хан, ике тапкыр бирмиләр. Иллә кияүдәме кызың? Ярәшүләр булыр алар. Уйларга кирәк. Тәңрегә табынучы кагангамы, муенына кош тәпие тагып йөрүче христиангамы бирергә хан кызын?

Олуг хан торып ук басты, җыендагыларга күз йөртеп чыкты, аннары артында басып торган җансакчысына:

– Боерыкчыны дәш! – диде. – Илханнар, кавханнар, тарханнар, иртәгә үк җәйләүләрегезгә китәсез. Аспарух илхан, син дә. Кыз минеке, аксакаллар, нә кылырга үзем уйлармын, киңәшләрегез күңелемдә… Мәҗлес тәмам, аксакаллар. Мин әйттем! Илханнар кала.

Илханнар һәм хан үзе генә калгач, Кубрат хан бертын уйланып утырды. Ниһаять, ул башын күтәрде. Батбай илханга текәлде:

– Батбай углан, каган беренче булып сиңа ташланыр. Бик ихтимал. Ышанычым югалтма. Мин әле каганның хәйләсен белеп бетермим, шулай да бераз чамалыйм. Аның исәбе – Чәчкәгә өйләнеп, Бөек Болгарны канат астына алу. Йулыш каган болгар-хазар тәхетенә килеп утырса, миңа гына түгел, сезгә дә көн калмас. Ашина ыруы гомер-гомергә Дулу ыруына үчле булды. Җаек бәк – каганның уң кулы. Итилнең урта җирендә җәйли икән. Йулыш каганның да шул тарафка юл алуы бар. Аннан чаптар килә калса, мин сиңа хәбәр итәрмен, Батбай илхан. Тиз арада алаең алып, мин чакырган төбәккә килерсең. Аспарух илхан, син дә, Балкыр илхан, син дә. Кодрак илхан, сиңа аерым хәбәр булыр. Үзең белән утырмага сеңлең Чәчкәне дә алып китәрсең. Мин әйттем, илханнар!

Фанәгүр өстендә кара болытлар йөзә. Кубрат хан, кояшта җылынырга дип, диңгез буендагы Кызсарайга юнәлде. Биек дивар уратып алган сарай йөзе белән диңгез ягына баккан. Диңгез яклап та, кала яклап та капкалар. Капкаларда һәрчак сакчылар торыр. Диңгез ягындагы капкаларны ачсаң, җиңел галера баскычка чаклы килә ала. Болгарда хәзер йөздән артык шундый галера бар. Шушы галераларга грек утын куясы иде дә Итил буйлап менеп китәсе иде: хазарын, саксинын, маҗарын буйсындырып, угор аша узып, Зәңгәр диңгезгәчә барып җитәсе иде. Әмма бу бары тик хыял – татлы, тормышка ашмас хыял гына иде.

Кубрат хан, чапанына төренгән килеш, ачык тәрәзә каршында утыра. Диңгез яклап тымызык кына дымсу һава агыла. Салкынча һава муенын кытыклый, чапан изүе аша култык асларына керә. Шуңа тән куырылып-куырылып китә, әмма Кубрат хан тәрәзәне япмый. Кызсарайга тәрәзәләрне грек осталары ясап куйдылар, пыяланы Кодрак илхан Дәмәшкъ каласыннан алып кайтты. Анда күптән пыяла коялар икән инде, ә Болгардагы күпөйләрдә – карындык. Шул пыяла коючыларны да китерсәң… Әнә харәземлылар Сәмәрканд сәүдәгәрләре аша табгачлардан кәгазь ясаучылар китергәннәр, ди. Бозау тиресенәязмыйлар икән хәзер харәземлылар, ап-ак кәгазьгә язалар икән…

Диңгез өстендә акчарлаклар кычкыра, вак-вак дулкыннар йөгерешә, ара-тирә балыкчы көймәләре күренә. Кызсарай каршында балык тоту тыела, шуның өчен балыкчылар бик еракта йөриләр. Шушы тәрәзә төбендә ханша диңгезгә карап утырырга ярата, ул биредә көннәр буе тора ала. Кайчак, аеруча моңсу вакытларында, ханша моңсулана, җырлый. Аның җыры диңгез өстендә очкан акчарлакларга җитә, шул чакларда хәтта акчарлаклар тавышында да моңсулану ишетә Кубрат хан. Кайчак ханша бик эссе көннәрдә баскыч буйлап аска төшә, чишенә, өрсәң очып китәрдәй тукымадан тегелгән күлмәктән генә калып су коена. Ханшаның су коенганын Кубрат хан яшертен генә карап торганы бар. Аппакның тәне шундый пакь ки, күз чагылыр сыман. Су астында ул тән тагы да ак күренә, әйтерсең су анасы үзе. Су анасын шулай ап-ак тәнле диләр. Ханша әле дә аның күз алдында. Аскы баскычта утыра кебек. Өстендә үтә күренмәле юка күлмәк, күлмәк аша аның тәне Патшакалада күргән хатын-кыз сыннарын хәтерләтә. Андый сыннарны греклар бик оста ясыйлар, күрсәң – таң калмалы. Патшакалада тәрбиядә чакта андый сыннарга Кубрат көннәр буена карап йөрер иде. Сыннар – Аппакка, Аппак сыннарга охшаган. Аның гәүдәсен ак мәрмәр сыннардан аеру кыен иде. Әйе, Аппакка сокланмаган кеше юктыр. Философ кадәр философ, Аппак килеп кердеме, бит очларына кадәр кызарына. Кубрат ханга Аппак һаман яшь, чибәр тоела иде. Ә бит аңа Аппагы биш ул, бер кыз табып бирде. Әле булса хәтерендә: беренче тапкыр Аппакны күргәч, Кубрат тәмам телдән калган иде. Күктән төшкән алиһә кебек күренде кыз аңа. Башта ул аны айга тиңләде, аннары – кояшның үзенә.

Баштанаяк коралланган, яу чаба-чаба дала исе килеп торган ханны күргәч, Аппак үзе дә әллә нишләп куркып киткән иде. Гәүдә-куәте, килеш-килбәте, коралы-нигъмәте белән куркытты бугай ул кызны. Башта куркытты, аннары…

Тугры хан кызы Аппакның язмышы әнә шулай хәл ителде. Ул бәхетле булды, башта курыкса да, яши-яши, Кубратны яратты, ә менә кызын нинди язмыш көтә икән? Юстинианны Чәчкәнең күргәне дә юк, бәлкем, ул кеше карамастай ямьсездер, холыксыздыр. Хәер, матурлык – туйда, акыл яшәүдә кирәк, диләрме әле. Ирләрнең матурлыгы йөздә түгел, акылда, кылган эшләрендә. Язганмы Тәңре Чәчкәгә Юстиниан хатыны булырга, юкмы? Дөнья булгач, төрле хәлләр була…

Моннан күп еллар элек империягә бер яктан аварлар, икенче яктан фарсылар ташлана. Әнә шундый кыен чакта Ураган каган базилевска ярдәмгә килә. Угланы Бүрене Тимер Капка каласы аша Ибериягә җибәрә, үзе аварларның артларыннан төшә. Ярдәмкилүне күреп, император Ираклий кирмәннән чыга һәм кыска гына вакыт эчендә уртада калган аварларны кырып бетерәләр. Шул орышта авар каганы Баян үтерелә. Аварлар язмышы хәл ителгәч, иленә юнәлә Ураган каган, чөнки анда түрәбаш Ашина ырулары баш күтәргән була. Император Ираклий исә Бүре угланга ярдәмгә Ибериягә китә. Шул елда император фарсылар яулап алган бик күп калаларын кире кайтарыпала, ахыр, бер төбәккә җыелып, Тифлисне камыйлар. Айдан артык камауда тоталар каланы. Әмма ала алмыйлар. Тифлистә Бүре илхан белән очрашкан император илханның башына үзенең таҗын салып кигерә, яшь баһадирны кочаклап өч тапкыр үбә. Бүре илхан императорга ярты алаен калдыра. Шушы куанычтан ни кылырга, яшь илханга нинди изгелек эшләргә белмәгән император аңа кызы Евдокияне кияүгәбирергә вәгъдә итә, хәтта Бүре илханга кызының рәсемен дә күрсәтә.

Икенче елны төркиләр Тифлис каласын алалар, ә император Ираклий Әрмәнстанны буйсындырырга керешә. Шул вакытта Иран шаһы Хөсрәү Фәрвазны үтерәләр, аның урынына шаһ угланы Кавад Шөрәй килә. Кавад Шөрәй император Ираклийдан солых сорый, ул яулап алган җирләрне императорга калдыра. Нәкъ шул елларда Төрки каганатында чуалышлар башлана. Иленә кайткан Ураган каган чуалышларда Ашина ыруыннан булган Төркҗанны гаепли һәм аны үтерә, әмма чуалышлар вакытында Ураган каганны – Кубрат ханның агасын да үтерәләр. Ураган каганның уң кулында йөргән Кубрат хан көнбатыш төркиләргә баш булып кала, көнбатыш төркиләре аны, ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. Бүре илхан исә, Тифлисне алганнан соң, бик күп байлык төяп иленә кайта, әмма ике ыру арасындагы ызгышта аны да үтерәләр. Шунысы кызганыч: император Ираклий сүзендә торган була, кызы Евдокияне бер мең алып һәм бик күп байлык белән Бүре илханга җибәрә. Бүре илханның кәләше Боспорга җитә һәм илханның үлемен ишетә. Кәләш бөтен байлыгы, бер мең алыбы белән кире Патшакалага борыла. Язмаган була Бүре илханга Евдокияне. Шушы хәлләрне исенә төшергән саен, илханны кызганып куя Кубрат хан. Күптән булган хәл, әмма һич кенә дә күңел түреннән куып җибәрә алмый. Әйе, барысы да Тәңре кулында, кызы Чәчкәнең язмышы да.

Аны әнә Тәңре көтригур кызы Аппак белән чәчен чәчкә бәйләде.

Кубрат үзе дә, каенатасы да бер-берсен бик тә яраттылар. Кызы Аппак бала тапкан саен, Тугры хан Фанәгүргә килде, килгән саен, йөз алып китерде һәм аны Кубрат ханга биреп калдырды. Алты балага алты йөз сугышчы килде көтригурлардан. Хәзер болгар белән көтригурны аеруы да кыен.

Аппак аңа бик теләп килмәде. Башта кыз Кубрат ханга аяк терәп каршы булган икән. Әмма соңыннан килешкән. Моны аңа каенатасы сөйләде. Бу хәл өченче угланы Аспарух тугач булды.

Кызын Кубрат хан сорагач, Тугры хан Аппакка: «Сине Болгар ханы Кубрат сорый, өнисеңме ханны, юкмы?» – дигән.

Кыз атага: «Юк, атам, өнәмим Болгар ханын», – дигән.

Шунда ата: «Өнәмәсәң өнәмәссең, син аңа барырсың,бармасаң, тышаулап озатырмын», – дип, үзенең әмеренбелдергән.

Кыз, бер сүз дәшми, яшенә тыгылып, үз ягына чыгып киткән. Бераздан кыз янына Тугры хан кергән һәм кәнизәкләрне куып чыгарган. Тугры хан кызы янына килгән дә: «Җыен!» – дигән. Бары бер шул сүзне әйткән. Атасының кырыс холкын белгән кыз килешеп ияк кагудан ары китә алмаган. Тугры хан кәнизәкләрне чакырып алган да кызны юлга җыярга кушкан.

 



















1
...
...
20