Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.

Аппак Фанәгүргә килгәч, олуг ханның хатынын күрү өчен, барлык җәйләүләрдән тарханнар агылды, йөк-йөк бүләкләр китерделәр… Яши башлагач, Аппак Кубрат ханга ияләште. Шул елларда Кубрат хан грек осталарыннан диңгез буена Кызсарай салдырды. Кызсарай салынып беткәч, алар, Аппак белән икәү, кулга-кул тотынышып, манарага менделәр. Аппакның болай югарыдан диңгезне беркайчан да күргәне булмаган икән, башы әйләнеп китте, ирнең киң күкрәгенә капланды һәм җылап та җибәрде. Соңыннан Кызсарай бүлмәсендә йокларга калгач, Кубрат ханның җылы куенына сыена-сыена: «Кубрат, миннән дә бәхетле хатын юктыр бу дөньяда. Булса да, мин беренчедер», – диде.

Иртәнге якта Аппакны сихерләгән нәрсә чыгып килгән кояш булды. Көнне бергәләп каршы алдылар, Тәңредән игелекле көн теләделәр. Кубрат хан урынына барып ятты, үтәли күренмәле күлмәк кигән Аппак тәрәзәдән диңгезгә карап тора башлады. Аппакның мондый сихри манзараны беренче тапкыр күрүе иде, тәмам әсәрләнеп калды. Шунда Кубрат хан хатынны кулына күтәреп алды. Аппак аның муенына сарылды, сөеп чәчләреннән сыйпады, киң, куе кашларына кагылды. Кубрат тансык сөелүгә эреп китте, күзләрен йомды. Үлеп яраткан хатыныннан беренче тапкыр сөелүе иде аның. Ир-хан яшь түгел иде инде, маңгае җыерчыклар белән ермачланган, тирән утырган күз төпләрендә карасу-шәмәхә төс, тутсылрак йөзендә кояш нурлары биешә, кысыла төшкән юка иреннәре тәүге сөю сүзләрен кабатлыйлар кебек. Кичә ул хатынын аккошка тиңләгән иде, бүген исә күктән төшкән алиһәгә охшатты.

Гомер диген син аны, кайчан гына, җәйләүләрдә йөреп кайткан саен, күңеле менә шул Кызсарайга ашкына торган иде. Ханша аны шунда көтеп алыр иде, капкадан килеп керүгә, Кубрат-ирнең кочагына иңәр иде. Кызыксынудан чарасыз калып торган каравыл алыпка хан күз кысып алыр иде. Әйе, Кубрат ханга да картлык килде, кул-беләкләрендә буын сыек, мәгәр йөрәктәге дәрт-дәрман җиде алыпка җитәр кебек иде әле.

Болын яклап ат караучылар чыгымчылаган атларны ияр-йөгәнгә өйрәтәләр. Кычкырышалар, шау-гөр киләләр. Бераздан алар да каядыр китеп югалдылар. Диңгез өстендә кычкырышкан акчарлаклар моңы йөрәккә өеп-өеп сагыш тутыра иде. Далага тартыла күңел. Атка атланып, яшь чактагы кебек, далага чыгып китсәң иде. Очсыз-кырыйсыз дала. Тезгенне җибәрәсең дә, тулпарга «һоп!» дип, үз итеп бер дәшеп аласың. Синең ни теләгәнеңне аңлап алган тулпар сөлек кебек сузылып чаба башлый. Юк, ул мәлләрне онытып буламы!.. Хәзер әнә атка да кеше ярдәме белән генә атлана Кубрат. Ат көйсезрәк юырта башласа, эче төшә, имчедән эчен сылатып интегә. Аппак та сукыр түгел, ханның картаюын күрә. Килеп утыра да хан янына нидер әйткәнен көтә. Ни әйтсен аңа Кубраты? Әлегә берни дә әйтә алмый. Башта ул грек уты ясауның серенә төшенергә тиеш. Бары тик шуннан соң гына тәхетен илханнарның берсенә бирер.

Ана кеше, кодрәтеннән килсә, угланнарның дүртесен дә олуг хан итәр иде. Төпчек углан санда түгел, төпчек углан тотык хәлендә. Аннары ул, күзгә бик чалынмагангамы, ятрак кебек. Хәерле булсын. Бөек Болгарның киләсе олуг ханы корыч куллы булыр. Кубрат хан илханнарны сыный-сыный гына куяр олуг хан итеп. Кайсы лаек? Вакыт күрсәтер. Юк, Кубратта көч бар әле, атка кеше ярдәме белән атланса да, кулында кылычын нык тота әле ул.

Күпме генә әтәчләнмәсен Кубрат хан, соңгы вакытта еш кына үлем турында уйлана башлады. Төшенә еш кына Ураган агасы керә, үз янына дәшә. Бер тапкыр Ураган агасы җитәкләп алды да Кубратны ниндидер тауга алып менеп китте. Ярый әле каяндыр Аппак килеп чыкты һәм йолыккалап, тарткалап диярлек алып калды. «Юлдадыр ул үлем дигән нәрсә, килеп кенә җитә алмыйдыр», – дип уйлады Кубрат, төшенкелеккә бирелеп. Бу сүзләрне үлем түшәгендә яткан кешеләргә төптәңре әйтер иде. Үлемең юлга чыккан, әмма син ашыкма, аның килер юлы озын, бик озын әле, дияр иде. Элек олуг хан төптәңренең һәр сүзенә ихластан ышана торган иде, хәзер юк, хәзер аның күзен философ ачты. Йола ул кеше күңеленә төшкән иман гына икән, хикмәт кайсы диндә булуында түгел, хикмәт инануда. Соңгы вакытта Кубрат хан бу диннәр мәсьәләсендә тәмам буталды. Еш кына кәрвансарайга барып утыргалады, төрле илләрдән җыелган дин әһелләренең бәхәсләренә колак салды. Әмма берсенең дә өстенлеген күрмәде. Төптәңре аңа, һәр өйдә өй иясе бар, мәгәр ул беркемнең дә күзенә күренми, дип сөйли торган иде. Гомере узып бара, Кубрат ханның төптәңре сөйләгән хикмәтләрнең берсенә дә тап булганы юк. Курыкканга куш күренә, диләр. Курыкканга, бәлкем, күренәдер дә ул ияләр, әмма Кубратның күргәне булмады.

Курыкканы Кубрат ханның өй-йорт ияләре түгел, көчәеп, ишәеп килгән Ашина ыруы иде. Йулыш каган, ашыга-ашыга, алай җыя. Нигә булыр? Билгеле инде, яу чабарга. Кай тарафка чабар Йулыш каган?.. Болгаргамы, угоргамы, маҗаргамы, антларгамы? Кай тарафка чапса да, әйләнер-тулганыр да Болгарга килер Йулыш каган. Шуңа күрә Кубрат ханга грек уты кирәк, бик кирәк. Йулыш каганга Харәзем шаһы ярдәм итә, ди. Харәземдагы алай санын берәүнең дә белгәне юк. Орына күрмәсен. Алостаз мәгълүматларына караганда, андагы халыкның иге-чиге юк икән.

Кояш кичке якка таба авыша барган саен, диңгез яклап дымлы һава агылды. Кубрат хан чапанына төренә төште, әмма тәнгә җылы килмәде. Алтмыш беренче язы юл алганга да шактый булды инде. Халык та күрә башлады олуг ханның картаюын, күрә, әмма бер сүз дә әйтми. Моны Кубрат үзе дә сизә, кавханнарына кадәр шикләнебрәк карый башладылар. Сарай тирәсендә, тәхеткә яшь хан килә, дигән сүз йөри. Төптәңре Ирсан эше, итәк астыннан ут йөртә… Төптәңре Ирсанның да үпкәләрлеге бар иде Кубрат ханга. Ике тапкыр яраткан кешесеннән мәхрүм итте диярлек. Ачуны эченә җыя килгән икән, менә хәзер Кубрат хан картая башлагач, чыгарырга кереште. Башкаласы итеп Фанәгүрдә төпләнгәч, Кубрат хан сарайга кешеләрне үзе сайлады. Юк, ул үз тирәсенә аксөякләрне генә җыймады, шул аксөякләр җиттеләр Ураган агасының башына. Кубрат хан сарай хезмәтенә кешеләрне үзе белән яуда йөргән, үзенә карусыз хезмәт иткән алыплар арасыннан сайлап алды. Һәм үкенми, уңды. Бары тик бер Ирсан гына Йулыш каган ягына авыша сыман…

Кояш баеды. Уйлану, үткәннәрне искә төшереп утыру тәмам арытты Кубрат ханны, ул әкрен генә күтәрелде дә түр бүлмәгә менә башлады. Әмма анда гына тукталып калмады, манарага күтәрелде. Аннан, югарыдан, бертын тирә-якка тамаша кылып басып торды. Болындагы ат өйрәтүчеләр учак алганнар, казан асканнар, учак тирәли сөйләшеп утыралар. Аларның үз дөньясы дөнья, әмма аларга күп тапкыр җиңелдер, ике кулларына бер эш. Кояш баюга, күрмәсләр дипме, балыкчылар Кызсарайга якынрак күчә башладылар. Шулвакыт берәүнең манарага менеп килүче аяк тавышларын ишетте олуг хан. Аяк тавышлары Аппакныкы иде. Кубрат ханның күңеленә тынычлану килде. Олуг хан тиз генә Аппакка каршы төшә башлады, әмма манарага менүче ханша түгел иде, кызы Чәчкә иде.

– Атам, – диде кыз, ханны күрүгә. – Анам…

– Анаң кайда, Чәчкә?

– Ул сине чакырды, атам. Мин кояш баеганны күрергә дип менәм. Иртәгә Кодрак абам белән Өске Кирмәнгә кузгалабыз.

– Бик җиңел киенгәнсең, салкын тимәсме, өшемәссеңме?

– Мин өшемим, атам. Манарадан каравы шундый рәхәт. Атам, әйт әле, диңгезнең чиге бармы?

– Бар, балам.

– Патшакала биредән еракмы, атам?

– Ерак, кызым. Сине аннан кораб белән килеп алырлар. Зур кораб белән. Ишкәкчеләре генә ике йөз булыр…

Чәчкә уфтанып куйды, күзләре дымланды. Кубрат хан кызының башына кулын куйды, чәченнән сыйпады.

– Юстиниан илхан начар кеше түгел, диләр, кызым. Син аның белән бәхетле булырсың. Ике-өч көннән Илбарыс абаң Патшакалада булыр, базилевска Болгарның бүләкләрен тапшырыр. Мин каенатаң буласы император Ираклийга хат яздым. Синең арттан килүне бер язга кичектерсеннәр. Кодрак абада утырмада бул, аннары Аспарух абаңа барырсың, телисең икән, Батбай абаңа Тимер Капка каласына юл чык. Балкыр абаң да сине көтә…

Олуг хан, сүзсез калып, кызына карап торды. Сылу иде Чәчкә, кызның сылулыгын Рум сәүдәгәрләре император сараена җиткергәннәрдер, буласы кияве Юстиниан да ишеткәндер. Яратыр ул сине, бала, яратыр. Чәчкәнең күзләреннән агылган нурдан күңелләргә тымызык кына моң тула, дигән иде илче. Кубрат хан үз кызына соклануын яшермичә карады, моңсуланып, үз янында тота алмаудан гаҗизләнеп карады.

– Атам, патрикий Симеон минем сурәтемне ясый, һәр көн үз янына чакыра.

– Ясасын. Болгарда акыллы кешеләр арткан саен, ил даны дөньяга тарала, балам. Симеон – сурәтләр язучы, аның һөнәре шул. Минем илдә батырлар күп иде, хәзер акыл ияләре дә була башлады. Мин үзем, кызым, патрикий Симеонны өнәп бетермим. Миңа философ күп тапкыр якынрак. Акыллы ир, киңәше ипле.

– Атам, – диде Чәчкә, очсыз-кырыйсыз диңгезгә карап. – Атам, Илбарыс буйтур әйләнеп кайтыр микән?

– Мин аңа иң ышанычлы кешеләрем биреп җибәрдем, бала. Илбарыс абаң – кыю йөрәкле буйтур. Аның яшендә мин берәүгә дә буйтур аты биргәнем юк иде әле. Илбарыс ике-өч тел белә, мин аны илчем итәрмен. Җүләр илче – бер алыпка, акыллы илче мең алыпка торыр, дигәннәр бабаларыбыз. Кодрак абаңда озак торма, кайт…

Капкадан үткәндә, каравыл алыплар айбалталарын читкә алдылар. Сарай урамының башында берәү әкрен генә кубыз уйнап утыра иде, ханны күрүгә, аягүрә басты, бил бөкте.

– Уйна, уйна.

Җырлап утыручысы олуг ханга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ул күзләрен йомган да, мәрткә киткәндәй, җыр хиссиятенә кереп чумган иде.

Кубрат хан ары узды. Җырны аңа Аслан илхан чыгарган диделәр. Җырны Аслан илхан Болгар сәүдәгәрләренә җырлап күрсәткән икән, ә тегеләре отып алганнар, имеш. Менә хәзер бөтен Фанәгүр шул җырны җырлый. Җыр туган ил, туган як турында.

 
Утырдым мин, әй, кәмәнең түренә,
Карадым мин суларның төбенә.
 
 
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Хак язмышын күрми, әй, чара юк.
 
 
Су төпләрендә, ай, кара юк,
Язмышларны күрми чара юк…
 
 
Карлыгач кара, ай, муйны кара ала,
Ник моңая икән лә бу бала?..
 
 
Моңаймас ла иде бу бала,
Эчләрендә аның, ай ла, ут яна…
 

Кубрат хан, туктап, җырны ахырынача тыңлап торды. Йөрәге кысылып куйды, тамак төбенә төер килеп тыгылды. Кузгалып китте. Олуг хан турында чәчәннәр нинди генә җырлар җырламыйлар. Кубрат хан аларның берсен дә болай хиссиятләнеп тыңлаганы юк иде әле. Ә монда Аслан оланы нинди сагышлы, бәгырьне теләрдәй җыр язган. Туган якларны, туган илне сагына балакай.

Кубрат хан әрнешеп үкенү тойды. Ә бит ул Илбарыс буйтурдан Асланны алып кайтарта ала иде. Әйтмәде, андый бурыч йөкләмәде буйтурга, ул турыда исенә дә килмәде. Аслан җыры ханны тәмам сихерләде. Ул хәтта, үзе дә сизмәстән, авыз эченнән генә көйли башлады. Җыр татлы итеп, аккош каурые белән кагылгандай, күңелне кытыклый иде. Кубратны күп кенә чәчәннәр кояшка, киң далага тиңләделәр, олуг хан боларны гаме килми генә тыңлады. Хак анысы, үзен мактаган сүзләрдән аның күңеленә тымызык кына рәхәт коела иде, әмма йөрәк кысылырдай сагыш күрмәде ул чәчәннәр җырында. Румнан китерелгән музыка коралларында кубыз моңын тапмады. Сарайда музыкантлар куштаннар рәтендә яшәделәр. Моңа кадәр күңел ачуларны җыеннарда гына ишеткән Кубрат хан музыкантларны килештереп бетерми иде. Алай да философ һәм Болгарга килә-китә йөргән илчеләр хакына өч-дүрт музыкант тотты. Аларны күбрәк философ тыңлады. Кубрат хан грек көйләрендә әллә ни моң тапмады. Ә монда, сарай урамы чатында тыңлаган җыр аның күңелен айкап ташлады. Кубызчыны, җырчыны сарайга китертергә дигән фикергә килде ул, адымын тизләтә төшеп.

Сарай баскычыннан күтәрелгәндә, ханның күңелен икенче бер уй биләп алды. Кичә аңа төптәңре килде. Чиркәүгә йөри башлаган болгарлар бар икән, муенына тәре тагып чыгучылар да күренгәли икән. Патрикий Симеон христиан йоласын иң изге йола дип бара. «Изгесен изге, – дип уйлады ишекләрне ачып торучы сакчылар яныннан үткәндә хан, – әмма кешене нәкъ менә греклар кол итеп сатып алалар».

Чиркәүгә йөргән халыкны тыймаска булды Кубрат хан. Нинди генә йолага табынмасыннар, ахыр чиктә, Фанәгүргә яу килгәндә, корал тотып, болгарлар белән бер сафка басарлар.

Әйе, моннан ун-унбиш язлар гына элек үзе яу чаба иде Кубрат хан, хәзер әнә «яу килсә» дип уйлана башлады.

Аш табынына утыргач, ханша Аппак ир-канатына карап-карап алды да:

– Хан, мин балаларны да дәшкән идем, иртәгә барысы да җәйләүләргә китәләр… Сүзең бардыр, – диде.

Олуг хан өнәми генә Аппакка карап алды.

– Ханша, минем иңемдә үз башым бар. Вакыты җиткәч, кемне кем итәргә мин үзем белермен, – диде. – Аннары… – Олуг хан кисәк хатынына игътибар итте. – Алтын – байлык билгесе, ханша. Ханнар өчен алтын беркайчан да бизәнү билгесе булмады. Гүзәллек билгесе кешенең үзендә, алтында түгел. Кисәтүем дип уйлама, ханша, киленнәреңә дә җиткер, моннан битәр сарайга минем каршыга алтын-көмешкә күмелеп килмәсеннәр. Кодрак илханның хатынында баштан алып аякларына чаклы көмеш. Мин әйттем!

Ханшаның бит-йөзенә гүя ут капты, ояла белә иде әле ханша. Хатын бертын ни әйтергә белми аптырап калды. Мәгәр сүзсез калырга көтригур каны ага ич аның тамырларында! Моңа кадәр ханшасы ни генә димәсен, ничек кенә йөрмәсен— күрми дә, белми дә иде хан. Хәзер күзе ачылдымы! Алтмыш язы узгач, хатынына күзе төштеме?!

– Син хаклы, ханым, акыллы кешене алтын түгел, акыл бизи. Мәгәр бу вәгазең синең ир-атка кагыла. Түшеңдә бала башы хәтле алтын тәңкә йөртүеңне ничек аңлатмакчы буласың? Мин – хатын-кыз, болынны – чәчкә, хатын-кызны кием бизәр, дигәннәр. Ир-атны түшкә таккан бала башы хәтле алтын түгел, дәүләт данлар, хан.

– Ханшам, элек синең миңа иң әүвәл пакь йөзең күземә чалыныр иде, хәзер алтын-көмеш тәңкәләреңнән күзем чагыла. Сиңа түгел, кызың Чәчкәгә килешә төшәдер бу бизәнү әйберләрең.

– Чәчкә яшьлеге белән сылу, мин байлыгым белән, хан. Мин сиңа ошарга тырышам. Салкынайдың. Уең-хисең башкадамы?.. Башыңны дәүләт кайгысы бастымы?..

Ханша кисәк урыныннан кузгалды, Кубрат ханның күкрәгенә капланды. Кубрат ханшаның маңгаен уратып бәйләгән алтын тәңкәләр тезгән тасманы сыдырып алды, бер читкә куйды, хатынның башын күкрәгенә кысты.

– Ханша, шигем бар, кызыбыз Чәчкә сагышта, күзләрендә тәүге нур юк, гәүдәсендә җитезлек күрми башладым. Син – ана, ханша, ни булды кызыбызга?

Аппак башын күтәрде, туп-туры ханның күзләренә карады:

– Ул бала Илбарыс угланны ярата, хан.

Олуг хан җиңел сулап елмаеп куйды:

– Ярату гаепме, ханша? Патшакалага киткәч, барысы да онытылыр. Яшьлектә сөйгән – яшьлектә калыр…

15

Диңгез өсте тыныч, ишкәкче коллар ишкәкләрен бер җәмдә күтәрәләр, сөйләшеп куйгандай, бер җәмдә төшерәләр. Җил юк,җил чыкса, Дәнис җилкәннәрне күтәрер иде дә очар иде дулкыннар өстеннән, ишкәкчеләргә генә калгач, кораб бик әкрен бара. Хак анысы, ишкәкчеләрне ашыктырып, камчы белән дә суга алалар, әмма Дәниснең алай иттерәсе килми. Ишкәкче коллар арасында аның якташлары бар. Каравылбаш Камай исә ишкәкчеләрне ашыктыра: «Ишегез, иш!» – дип, камчы белән дә селтәнгәли. Камайның бу кыланышы койрыкчы Дәнискә ошамый, ул җикергән саен, тешен кыса, яңак итен чәйни. Камайның өстендә иләгән күн сырма, күн чалбар, кулында чәч толымыдай үреп ишкән камчы. Ишкәкчеләрнең күзләре каравылбаш Камай кулындагы кызыл саплы каеш камчыда. Кем иптәшләренә салына, кайсы ишкәкче эленке-салынкы ишә, камчы шуның сыртына төшә. Камчы белән ишкәкче колларны куалаучы Камайны койрыкчы Дәнис беренче көнне үк ошатмады. Ахыр түзмәде, Фанәгүрдән чыгып өченче көн дигәндә, Камай камчы белән бик селтәнә башлагач, аска төште, каравылбашның кулыннан камчыны тартып алды да болгап диңгезгә ташлады. Каравылбаш Камай койрыкчының изүенә ябышты, бөтереп, кораб читенә китереп терәде. Ишкәкчеләр ишүдән туктадылар, түбән катта шау-шу ишетеп, өске катта йөргән буйтур йөгереп аска төште. Аскы катта каравылбаш белән койрыкчы идәндә тәгәри-тәгәри якалашып яталар иде, икесен ике якка аерып җибәрде һәм, кылычын чыгарып:

– Койрыкчы Дәнис, бар урыныңа! Камай, каравылбаш Камай, моннан ары ишкәкчеләргә кул тидерәсе булма! Китегез күз алдымнан!

– Баш өсте, буйтур, – диде Камай, әмма шундук башын чөя төшеп: – Ул килмешәк минем камчымны суга атты! – дип зәһәрләнде.

– Күп телеңә салынма, каравылбаш. Урыннарыгызга китмәсәгез, икегезне дә диңгезгә ташлатамын!

Каравылбаш Камай да, койрыкчы Дәнис тә үз урыннарына киттеләр. Ишкәкче колларның болгар булмаганнары да төрки телне аңлыйлар иде, буйтурны әллә яклап, әллә куәтләп шаулаша башладылар.

– Ишкәкчеләр, безгә тизрәк Патшакалага барып җитәргә кирәк. Карусыз ишсәгез, анда барып җитүгә, мин сезгә ирек бирәм. Тизрәк барабыз икән, тизрәк ирек алырсыз…

Шул көннән кораб тизлеген бермә-бер арттырды. Алай да ишкәкчеләр арасында буйтур сүзләренә ышанмаучылар табылды.

– Буйтур сүзендә торырмы, Камай ата? – дип сорадылар ишкәкчеләр сабырланып калган Камайдан.

– Мин багучы түгел, сарай мәктәбен дә бетермәдем, мин бары тик каравылбаш. Олуг хан безнең язмышны буйтурга тапшырды, ни тели – шуны кыла. Сез минем кол, мин аның колы, ә ул хан колы. Без барыбыз да коллар, безнең язмышлар бер.

– Язмышлар берен бер, – диештеләр ишкәкчеләр. – Тик синең кулыңда камчы, безнең кулда ишкәк, бер дә камчыңны ишкәккә алышырга теләмисең үзең…

Ишкәкчеләр каравылбаш белән койрыкчы арасында ызгыш булып алганнан соң кыюлана төштеләр. Койрыкчы Дәнискә, гомумән, күктән төшкән Тәңре үзе дип карадылар. Койрыкчы алар янына төштеме, ишкәкчеләр аңа олылап сәлам бирделәр, ә инде койрыкчының хатыны грек Агасикенең кызы икәнен белгәч, тәмам әсәрләнделәр, тегеләр икәүләп аскы катка төштеләрме, икесенә дә мактау сүзләре яуды, гүзәл Эгинаны айга, чәчкәгә тиңләделәр.

Эгина чынлап та гүзәл иде. Нәкъ менә аның гүзәллеге Дәнисне үзенә тарта, шул ук вакытта куркыта да иде. Кайвакыт икәүдән-икәү генә калгач, Дәнис яшь хатынның күзләренә карап-карап тора да көтмәгәндә, гәрчә Эгина аны аңламаса да, шашынып сөйләргә тотына.

– Син мине аңламыйсың, аңламасаң да, мин сине яратам. Син елмаясың. Гүзәл итеп, җанга якын итеп, күңелне җилкендереп елмаясың. Елмай, елмай, су анасы. Әйе, әйе, син су анасы, чөнки суда балыктай йөзәсең. Их, ичмасам, бер сүзем төшенсәң иде! Менә мин сиңа, сине яратам, дим, ә син һаман елмаясың. Кочакла әле син мине… Шулай чәчләремнән сыйпа… Менә аңлыйсың бит, ни кушсам, шуны эшлисең. Их, сөйләшсәң икән син минемчә! Алиһә син!

Эгина дәшми, иренең башын тезләренә куйган да чәчләреннән сыйпый, ә үзе елмая. Кисәк ул ниндидер моңсу көйгә җырлый башлый. Көй шундый моңсу, шундый сагышлы чыга ки, Дәнис торып утыра, Эгинаның яшь тулган күзләренә карый һәм, чарасызланудан әсәрләнеп, хатынны кочагына ала.

– Ни булды сиңа, Эгинам? Ниләр булды?! Хәзер елмаясың, хәзер җылыйсың… Кайчан да булса син, безнеңчә сөйләшергә өйрәнгәч, сагышланып калуыңның сәбәбен әйтерсең… Әйтерсең бит?!

Эгина дәшми, ирнең куенына сеңә генә бара. Дәнис сизенә: хатын аңардан нидер яшерә, әмма сорый да, сораша да алмый. Хәер, сораса да, тегесе җавап бирә алмас иде. Бүген алар бары тик мәхәббәт теле белән – йөрәкләре белән сөйләштеләр, ә мәхәббәт күп вакытта телсез генә түгел, сукыр да була.

Кичкә таба, барысы да тынычлана төшкәч, Илбарыс буйтур койрыкчы Дәнис янына килде:

– Койрыкчы, нигә алай кыланасың?

– Буйтур, ишкәкчеләр арасында минем якташым бар…

– Мин аларга Патшакалага җиткән очракта ирек вәгъдә иттем.

– Кайтканда, ишкәккә үзебез утырабызмы, буйтур?

– Минем белән егерме алып бара, койрыкчы.

– Тылмач та алмадың, буйтур.

– Миңа тылмач кирәкми, койрыкчы. Күз буяу өчен тылмачка сине алырмын.

– Ә-ә, – диде Дәнис һәм күн сырма чабуы белән авызын сөртеп алды. – Кичә авызны җимерде теге Камай дигәнең, оста орыша каһәр суккан. Авызга менеп төшкәнен сизми дә калдым.

1
...
...
20