Читать книгу «Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image
 





 





 





 





 
































Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.

Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905–1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла[93]. Безгә билгесез сәбәпләр буенча фильм эшләнмичә кала.

* * *

Инде Г. Рәхимнең әдәбият, мәдәният тарихы өлкәсендәге эшчәнлегенә килик. Аның ул өлкәдәге эшчәнлеге искиткеч күпкырлы һәм бу материаллар гәрчә бүгенге әдәбиятчыларыбыз тарафыннан бик нык файдаланылсалар да, аның исеме һәрвакытта да телгә алына дип әйтеп булмый.

Г. Рәхимнең тарих белән кызыксынуы бик яшьтән башлана. 1915 елда Мәскәү сәүдә институты студенты Г. Рәхим каникул вакытында Болгар хәрабәләренә бара һәм халык теленнән «Хуҗалар тавы» дигән легенда язып ала[94]. Тарих, борынгы кабер ташы язмалары, кулъязмалар белән кызыксыну җирлегендә ул тарихчы, әдәбиятчы, язучы Газиз Гобәйдуллин белән якынлаша.

Октябрь революциясенең беренче көннәреннән соң ук бу ике галим борынгы татар әдәбияты буенча беренче кулланмалар язу эшенә керешәләр. 1921–1923 елларда әлеге кулланмалар өч бүлектә аерым-аерым китап булып басылып чыгалар. Егерменче еллар матбугаты Г. Газиз һәм Г. Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күптөрле фикерләр әйтелде. Бу хезмәтләргә тулы бәя бирү – тарихчылар эше. Әлбәттә, аларның методологиясендә хаталар бар иде, һәм бу хаталар үз вакытында ук күрсәтелделәр. Авторларның эшендә зур кимчелек итеп төрки әдәбият белән госманлы-төрек әдәбиятыннан татар әдәбиятын аерып бирмәүләрен күрсәттеләр. Бу хәл исә вульгар социологлар тарафыннан галимнәргә «пантюркист» тамгасы тагарга бер дәлил булды. «Монда без татар әдәбияты тарихын түгел, бәлки төрек татарлардагы язмалар, китаплар, документлар, васыятьнамәләр тарихын күрәбез», – дип язды Г. Сәгъди бу хезмәтләр турында[95]. Әдәбиятчы Җ. Вәлиди шул уңайдан ул чор өчен икенче бер тайгак фикерне мәйданга ташлады. Г. Газиз һәм Г. Рәхим хезмәтләренең беренче кисәгенә язган рецензиясендә ул: «Безнең әдәбиятыбызның башын урхоннардан, уйгырлардан эзләп маташмаска кирәк, ул Идел буенда туып үсте дип дәгъва итүчеләр ялгышалар», – дип язды.

Бу тезис гомумтөрекчелек тенденциясе[96]нә ташлама ясады. Соңрак бу хезмәтләр турында тәнкыйть дөньясында Г. Гали мәкаләсе күренде. Ул бик хаклы рәвештә әдәбият тарихының тикшерә торган төп материалы тарих булмыйча, әдәбият материалы булырга тиешлеген әйтте[97]. Бу хезмәтләргә иң төпле анализны 1923 елда Г. Ибраһимов бирде. Ул авторларның бу зур хезмәтләрендәге кимчелекләрне ачу белән генә чикләнмичә, аларның уңай якларын күрсәтеп бирде. «Заманында «Без төрекме, татармы?» дигән сорау бар иде, – дип язды Г. Ибраһимов, – без төрек диючеләр әдәбият тарихын Алтайдан, Урхоннан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эшләре шул булган ки, болар андый хыяллардан ваз кичеп, тик «татар әдәбияты» мәфһүменең реаль мөндәриҗәсен генә нигез итеп алганнар». Күргәнебезчә, Г. Ибраһимов китапка кертелгән материаллардан чыгып түгел, ә авторларның методологиясеннән чыгып бәя биргән. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов әлеге хезмәтләрдә марксизм теориясе тиешенчә кулланылмаганлыкны күрсәтте һәм киләчәктә: «Бу мәузугъны чын бер марксист-коммунист эшләп чыгарга тиешледер, – диде. – Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – диде ул, – таркаулы нәрсәне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтүдәдер»[98]. Г. Ибраһимовка өстәп, тик шуны гына әйтергә кирәк: Г. Газиз һәм Г. Рәхим, борынгы татар әдәбияты буенча таркау материалларны бергә туплап китапка кертүләре белән, безнең заман әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас калдырдылар.

Без алдарак Г. Рәхимнең зур күләмле тарихи хезмәтләре турында сүз алып бардык. Инде аның әдәбият, культура тарихы буенча язган мәкаләләренә килсәк, монда аларны бәяләү түгел, санап чыгарга да мөмкин түгел. Бу өлкәдә аның иң нәтиҗәле хезмәте гыйльми үзәктә эшләгән чорга туры килә. Марксизмны үзләштереп үсеп килүче галим 1925 елда болай дип яза: «Тарихи материализм каршында тора торган тарихчы өчен сәнгать… күктән төшкән бернәрсә түгел… Аның тарихын аңлар өчен, безгә халыкның иҗтимагый тарихы белән танышырга кирәк»[99].

Ихтимал, Г. Рәхимнең безгә калдырган мирасыннан иң әһәмиятлеләре аерым шәхесләрнең биографияләредер. Бу яктан караганда, ул – тарихчы Риза Фәхреддиневнең дәвамчысы булып тора. Татар язучыларының, культура әһелләренең тормыш юлын, аерым чыганакларны юллауда Г. Рәхим ару-талуны белмәс галим иде. Ул күрсәтеп калдырган чыганаклар буенча без бүгенге көндә XIX йөз әдәбиятын тулырак, киңрәк беләбез. Мәсәлән, К. Насыйриның беренче тапкыр тулы рәвештә биографиясен язучы Г. Рәхим булды. Биография язудан тыш, ул К. Насыйриның кулъязмаларын юллады, аларның адресларын матбугатта күрсәтеп чыкты[100]. Гомумән, әдәбиятчыларыбыз моңа кадәр күпме генә дәшми килмәсеннәр, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без Г. Рәхимгә бурычлы. 1926 елда аның кулына К. Насыйриның бер өлеш кулъязмалары килеп керә, һәм шул материаллар нигезендә ул «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәме материаллары» дигән китап чыгара.

1925 елның 15 февралендә татар театрында, К. Насыйриның тууына 100 ел тулу уңае белән зур җыелыш ясала. Анда, Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, М. Корбангалиев белән берлектә, Г. Рәхим «Насыйриның гыйльми-фәнни хезмәтләре» дигән темага доклад ясый. Докладында ул К. Насыйриның «фән, гыйлемне халыклаштыру юлында» зур эш башкарганын әйтә.

Егерменче еллар урталарында гыйльми үзәк үз кулында бик күп функцияләрне туплаган оешма була. Нәшрият, әдәбият, сәнгать, театр мәсьәләләре барысы да гыйльми үзәк карамагында тора. Гыйльми үзәк бу елларда «Татар әдәбияты китапханәсе» дигән серия белән бик күп китаплар бастыра. Аларны басарга әзерләү, рецензияләү, сүз башы язу һ. б. эшләрнең бик күбесен Г. Рәхим башкара. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте, Г. Камалның «Сайланма әсәрләр» е шушы серия белән Г. Рәхим тарафыннан дөньяга чыгарылалар. Ул Г. Камалның иҗаты турында берничә тапкыр зур күләмле сүз башы яза. XIX йөз мәгърифәтчесе Г. Ильясиның биографиясе 1930 елга кадәр бөтенләй билгесез иде. Г. Рәхим, аның нәселен эзләп табып, Ильяси турында бик күп материал туплый, шулай итеп, Г. Ильясиның беренче тапкыр биографиясе языла[101]. Әхмәт Уразаев-Кормашиның тормыш юлын белүебез белән дә без Г. Рәхимгә бурычлы. 1927 елда ул Кормашиның биографиясен язу максаты белән махсус рәвештә Әтнә ягына чыгып китә. Кормаши укыган Кышкар авылында тикшеренү алып бара, Күшәр авылында Кормашины белүче Габдрахман Яушев дигән кешене таба һ. б.[102]

Шул елларда Г. Рәхим татарда матбугатчылык тарихы буенча киң күләмле тикшеренү эше алып бара. 1925 елда Татарстан Республикасы төзелүгә биш ел тулу датасы билгеләнә. Г. Рәхим шул уңай белән татарлар арасындагы китапчылык эшенең тарихын өйрәнә, бик күп фактик материал туплаган мәкаләсен бастыра[103]. Юбилей хөрмәтенә Татарстан китап нәшрияты «Биш ел эчендә» дигән зур күләмле китап чыгара. Анда Г. Рәхимнең «Биш ел эчендә татар әдәбияты» дигән киң пландагы тикшеренүе кертелгән. Галим, Октябрь революциясеннән соң татарларда китап бастыру эшенең (политик, иҗтимагый һәм матур әдәбият) торышына тирән анализ биреп, мондый нәтиҗә ясый: «Ленин әсәрләре мәҗмугаларын нәшер итү белән дә, безнең Татарстан, әле моңарчы һичбер Шәрекъ җөмһүрияте тотына алмаган җаваплы бер эшкә керешеп, мөһим бер башлангыч ясады»[104].

1926 елда Казан университеты профессоры математик Васильев университет архивыннан татарча газета чыгару проекты буенча язмалар таба. Гыйльми үзәк һәм «Безнең юл» редакциясе бу язмалар белән танышуны Г. Рәхимгә тапшыра. Эзләнү, өйрәнү нәтиҗәсендә, Г. Рәхим моңарчы фәндә билгеле булмаган бик күп материал туплый. Арадан иң кызыклысы – университет студенты Маркел Никольскийның проекты буенча ведомстволарның язышулары[105]. Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә XIX йөз культура тарихы буенча искиткеч кызыклы материаллар тулып ята. Г. Рәхимнең бу турыда җыйган материалларына караганда, Никольский проекты тирәсендәге бәхәсле язышулар XIX йөздә татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Соңгы елларда татар телендә Пугачёв указларын, хитабнамәләрен өйрәнү эше җайга салынып бара. Заманында татарлар арасында Пугачёв хәрәкәте белән профессор Г. Гобәйдуллин кызыксынган иде. Әлеге мәсьәләдә Г. Рәхимнең дә өлеше бар: ул татар телендә Пугачёв указларын өйрәнә һәм бу турыда матбугатта чыгара[106]. Аның 1878 елгы татар крестьяннары восстаниесе турындагы хезмәте дә – тарихчылар өчен зур хәзинә. Бу хезмәтнең бөтен кыйммәте шунда ки, Г. Рәхим, 1927 елда Олы Мәңгәр авылына барып, бу восстаниедә катнашкан бердәнбер исән кешедән сөйләтеп кала. Бу кеше (Шаһиәхмәт Мөхәммәдиев) үзенең көндәлек вакыйгалар язып барган кулъязмасын Г. Рәхимгә бирә. Ш. Мөхәммәдиев аңа граф Скарятинның авылга килүен һәм татар картларын үз кулы белән җәзалавын бик тәфсилләп сөйләп бирә[107]. Моннан тыш, Г. Рәхим 1927 елда Кышкар авылында татар кулъязмаларыннан «Җамигъ әт-тәварих» ның бер өзеген, Олы Мәңгәр авылында «Дастаны Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» нең бер кулъязмасын таба[108]. Тарихка тагы да эчкәрәк кереп, Г. Рәхим археологиягә әһәмият бирү кирәклеген кайнар рәвештә яклап чыга. Чыпчык, Ашытбаш, Әйшә, Мәңгәр, Байлар Орысы кебек авыллардагы каберлекләрне өйрәнүне оештыручылардан берсе була.

Утызынчы елларда, кайбер «новатор» лар үткән заманга борылып карауны гаеп иткән чорда, Г. Рәхим болай дип яза: «Иҗтимагый формацияләр тарихын өйрәнгәндә, ерак гасырларга мөнәсәбәттә нәкъ менә археология материал һәм документаль нигез бирә. Моның белән археология бу өлкәдәге идеалистик карашларның җимерелүенә һәм бөтен фәннәр арасында иң марксистик булган социология фәненә материалистик-марксистик карашның ныгуына ярдәм итә. Шулай булгач, сүз археология фәне гомумән кирәкме яки юкмы икәнлеге турында бармый, ә бары тик аның мәгълүматларын нинди максатларда файдалану, аңа нинди караштан чыгып якын килү турында гына бара ала. Ул вакытта археология фәне социалистик төзелеш эшенә «чит» кенә түгел, бәлки аның ярдәмчесенә әйләнә»[109] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Татар халкын коточкыч рәвештә эксплуатацияләүгә сәбәпче булган лашман хезмәте турындагы тикшеренүе белән дә Г. Рәхим үзен тирән белемле, киң карашлы тарихчы итеп күрсәтте[110]. Аның бу тикшеренүендә лашманчылыкның бөтен тарихы күз алдына бастырыла, шул хезмәттә һәлак булган конкрет кешеләр турындагы бәетләр мисалга китерелә. Г. Рәхимдә фән кешесе өчен кирәкле булган сыйфатларның иң кирәге – фәнни намуслылык көчле иде. Ул һәрвакытта да теге яки бу мәсьәләдә үзеннән элек тикшеренү алып барган элгәрләрен искә ала, чыганакларны күрсәтә һәм башка галимнәрдән дә фәнни төгәллек таләп итә иде. Бу уңай белән ул түбәндәгечә язды: «Икенче кулдан» булган чыганакларны берни белән дә аклап булмаслык рәвештә файдалану – бик җитди методологик кимчелек ул[111] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Татарстанны фәнни өйрәнү җәмгыяте (1923–1929) үз заманында шактый зур файдалы эш эшли. Җәмгыять Мәскәүдәге Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү ассоцияциясе инициативасы белән ачыла. Бу җәмгыятьтә барлыгы 98 член булып, берничәсе почётлы член иделәр (академиклар Покровский, Бартольд, Самойлович, профессор Бороздин). Бу оешма беренче татар совет галимнәренең, күренекле рус галимнәре белән кулга-кул тотынып, фән өйрәнү мәктәбе булды. Монда Г. Ибраһимов, Н. И. Воробьёв, Җ. Вәлиди, В. А. Богородицкий, Г. Гобәйдуллин, П. М. Дульский, Н. Ф. Калинин, И. Н. Бороздин, Г. Рәхим, Н. И. Ашмарин, Г. Сәгъди, А. Н. Самойлович, Н. Хәким, Н. Н. Фирсов, Г. Шәрәф һ. б. фәнни докладлар ясадылар.

Җәмгыять, татар халкының авыз иҗатын, сәнгатен, этнографиясен, эпиграфик истәлекләрен өйрәнү өчен, күп санлы экспедицияләр оештырды, Татарстанның археологик картасын төзеде. Берлин, Гамбург, Лондон, Рим, Гельсингфорс университетлары, Харбин, Дерпт, Нью-Йорк китапханәләре белән бәйләнештә торды[112]. Г. Рәхим әнә шундый зур фәнни оешмада даими рәвештә секретарьлык вазифасын башкарды. Татарстан тарихына кагылышлы бик күп материаллар бу чорда Г. Рәхим тарафыннан эшкәртелделәр. Кырым һәм Литва татарлары тарихы буенча әдәбиятның библиографиясен берничә мәртәбә Г. Рәхим төзеде[113]. 1930 елда аның хәзерге тел галимнәре өчен бик кыйммәтле булган «Моннан йөз ел элек татарча аңлатмалы сүзлек төзү проекты» дигән тикшеренүе матбугатка чыкты. Г. Рәхим монда Казан университетының тел бүлеге деканы Ф. И. Эрдман тарафыннан 1829 елда төзелгән сүзлек проекты турында бик киң мәгълүмат бирә. Сүзлекләр төзү тарихына тирән экскурс ясаганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Бары тик Бөек революция генә бүгенге лингвистик фән югарылыгында торырлык, тулысынча фәнни нигезләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген татар галимнәренең үз көчләре белән төзергә һәм Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт культура-мәгариф органнары исәбенә бастырып чыгарырга мөмкинлек ачты. Мөхтәрәм татар галиме лингвист Җ. Вәлиди тарафыннан төзелеп, хәзерге көндә гыйльми үзәктә бастырылырга әзерләнгән татар теленең тулы сүзлеге нәкъ менә шундый җитди хезмәт булып исәпләнә»[114] (русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Болардан тыш, Г. Рәхим Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм гыйльми үзәктә күп санлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә ул «М. Корбангалиев эшчәнлегенең 30 еллыгы» дигән доклад ясый, бу доклад соңыннан аерым китап булып басылып чыга. Бакудагы тюркология съездына әзерлек чорында ул «Яфәтизм назариясе хакында» дигән фәнни доклад әзерли («О яфетической теории»), Г. Алпаров җитәкчелегендәге алфавит комиссиясендә эшли. Гыйльми үзәк 1926 ел 20 май утырышында татар халык иҗатын җыю мәсьәләсен карый. Бу утырышта татар халык иҗатын өйрәнү эше өч юнәлештә булырга тиеш дип билгеләнә: 1) халык арасыннан язып алу; 2) җыелган әсәрләрне бастыру; 3) халык иҗаты буенча теоретик хезмәтләр бастырып чыгару. Татар халык иҗатын туплау, эшкәртү буенча төзелгән комиссиягә М. Корбангалиев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим кертеләләр. Профессор В. Ф. Смолинның өлкәне өйрәнү буенча кулланмасын татар җирлегенә күчереп эшләүне гыйльми үзәк Г. Рәхимгә тапшыра. Болардан тыш, ул тагын берничә иҗтимагый-политик китап тәрҗемә итә, Баку съезды турында аерым китап чыгара. X. Бәдигыйнең «Мәкальләр һәм табышмаклар» дигән китабын чыгарышуда да Г. Рәхимнең хезмәте зур була. 1927 елда аның балалар өчен «Америка нинди җир?» исемендә рәсемле китабы чыга. 1930 елда «Авылны өйрәнү» дигән программа-кулланма китабы басыла һ. б.

Г. Рәхим татар әдәбиятын һәм татар совет фәнен үстерүгә күп көч куйган галим иде. Алда әйткәнебезчә, бер мәкаләдә аның хезмәтләрен санап чыгу да, аларга бәя биреп бетерү дә мөмкин түгел. Әлегә аның әдәби, фәнни мирасы бик таркау ята. Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра.

1967
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
1
...
...
20