Читать книгу «Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Г. Рәхим Бөек Октябрь революциясе көннәрендә, хезмәт халкын яклап, сыйныфлар көрәшенә ташланган язучы түгел. «Г. Р.» инициалы белән «Корылтай» да басылган мәкалә әгәр аныкы булса, Совет властеның беренче елларында ул әле сәнгатьнең демократлашуына тискәре мөнәсәбәттә булган. Шул позиция аны «демократлашкан сәнгать, шөбһәсез, чын сәнгать булудан чыга. Аның кыйммәте югала»[65] дип язуга китергән. Ләкин корылтайчыларның, милли шурачыларның хезмәт халкына карата кулланган политикасы яшь әдипне айныта. «Элек битарафта торган интеллигентлар ачыктан-ачык Совет ягын сайладылар, – дип яза X. Госман. – Хәтта Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим кебек милләтчелекнең аерым «теоретиклары» да, аклар белән китмичә, бу якта калдылар. Алар эшкә җәлеп ителделәр»[66]. Бу турыда заманында Ф. Бурнаш та язып чыккан иде. Ул болай диде: «Гали Рәхим һәм Г. Газиз (Газиз Гобәйдуллин) Октябрь революциясенең баштагы елларында да, Октябрьгә каршы тартыну күрсәтмичә, аның идеологиясен кабул иттеләр һәм һәр икесе, әдәби хезмәттән бигрәк, гыйльми эшләргә бирелеп киттеләр»[67]. Әдәбият белгечләреннән А. Яхин тапкан мәгълүматларга караганда, Г. Рәхим хәрби коллегия кушуы буенча русчадан драма әсәрләре тәрҗемә иткән[68].

Дөрес, язучы буларак Г. Рәхим революцион әсәрләр иҗат итүгә… барып җитмәде. Аңа «саф сәнгать» шаукымы… йогынты ясады. Бу бигрәк тә аның шигырьләрендә сизелде. Ләкин шагыйрь буларак Г. Рәхим катлаулы эзләнү чорын кичерде. Ул кыю рәвештә Көнчыгыш шагыйрьләрен тәрҗемә итәргә кереште. Көнчыгыш классикларын тәрҗемә итеп, укучыларга аларның бөек гуманистик идеяләрен, дөньяви фикерләрен җиткерергә тырышты. Г. Рәхим көче белән татар әдәбияты тарихында беренче буларак Хафиз, Җ. Руми, Г. Хәйям, Сәгъди… әсәрләреннән торган китап дөньяга чыкты[69]. Г. Рәхимнең бу тәрҗемәләренә нигезләнеп, «Кызыл Дәфтәр» журналы «Рабиндранат Тагорның капиталистлар дөньясына карашы» дигән мәкалә дә бирде[70]. Шәрекъ шагыйрьләренең гуманистик фикерләре иске дөнья кануннарын җимерү чорында яңадан күтәрелделәр.

Г. Рәхимнең унсигезенче-егерменче еллардагы иҗаты бик тә күпкырлы һәм үзенчәлекле булды. Бу чорда ул Ибсенның «Гыйшык комедиясе» дигән пьесасыннан яшьләр хорын тәрҗемә итә (татар шагыйрьләреннән аңа кадәр дә, аннан соң да Ибсенны тәрҗемә иткән кеше әлегә юк). Ни өчен Г. Рәхим нәкъ менә Ибсеннан һәм шул бер җырны гына тәрҗемә иткән? Бәлки, аның эчтәлеге шагыйрьнең хисләр, фикерләр эволюциясенә туры килгәндер? Моны кистереп әйтүе кыен, әлбәттә.

 
Ыргытып бәрдем суга мин баштагы акылым йөген,
Бәлки инде, ташка бәрелеп парчаланыр бу кораб;
Һич үкенмим, әйдә, бетсен: мин йөзәмен бит бүген —
Күкрәгем киргән килеш, тик мин барам алга карап.
 

Тәнкыйтьчеләр хаксыз түгел: шагыйрь социалистик революциянең ялкынлы җырчысы була алмаган. Менә «Шәрекъ кызы» журналында аның «Сонет» ы басылып чыга.

 
Утырып урманның аузында төнләдем мин,
Бу моң төнне сандугачтан көнләдем мин:
Гаҗәеп бу матур төндә әле дә ничек
Тулылыгыннан бәхтемнең үлмәдем мин?
 

«Канәфер» дигән шигырендә дә шагыйрь әле мәхәббәт колы, романтик шәхес булып күренә:

 
Күзем салдым нечкә пәрдә аркылы
Көлгән аваз килгән шул якка.
Әллә нишләп сине канәфергә
Тиңләтәсем килде шулчакта.
 

«Бер шагыйрьнең өйләнүе» дигән романтик хикәясендә Г. Рәхим үз хисләре эченә баткан романтик шәхесне бирде[71]. Монда бернинди вакыйга юк. Хикәя бары тик шагыйрьнең хыяллары, аның хисләренең суынуы турындагы эмоциональ истәлек формасында. Шул ук мотивлар аның «Кичке җыр» (1922) дигән шигырендә дә яңгырады:

 
Айлы төннәрдә
Төн моң, төн боек,
Серле күлләрдә
Йоклый төнбоек…
 

Болардан күренгәнчә, шагыйрь яңа әдәбиятка хиссият колы, демоник шәхес буларак атлый. Аның талантлы гына язылган лирик шигырьләре Ф. Бурнаш тарафыннан төзелгән «Көрәш җырлары» җыентыгына кертеләләр.

Шәхес азатлыгы проблемасын үзенчә чишәргә омтылу аның драматургия өлкәсендәге эшчәнлегендә дә сизелә. 1919 елда аның «Җанвар» исемле ике пәрдәлек пьесасы аерым китап булып басылып чыга. Җанвар – реаль тормыштан аерылган, матурлыкка табынучы шәхес. Аның бөтен максаты – шәхеснең бүгенге көндә азат булуы. Ул – мәхәббәт иреге, шәхес иреге тарафдары. Автор төп герой авызыннан татар тормышындагы искелек калдыкларын тәнкыйть иттерә, һәм ул иҗтимагый тормыштан аерылган булу аркасында иллюстратив, рациональ бер образга әйләнә. Әлбәттә, төп герой сөйләгән ирек – абстракт ирек. Ул үзен теге яки бу сыйныфка, билгеле бер иҗтимагый катлауга бәйләнмәгән шәхес итеп саный.

Дөньядан туйган романтик шәхес Г. Рәхимнең «Идел» хикәясендә дә күренде. Үзенең иҗатында уналтынчы елларда ук инде иске кануннардан, реаль дөньяның ямьсезлекләреннән риза булмаучылык тенденциясен алга сөргән язучы бу традицияне революциядән соң да дәвам итте. «Идел» язучының шул чорда гына кичергән уй-фикерләр җыелмасы түгел. Бу – аны гомер буе борчыган мәсьәләгә (җәмгыятьтә шәхеснең урыны мәсьәләсенә) үзенчәлекле караш. «Идел» әдәбият дөньясында күп тиргәлде. Г. Рәхимнең бу әсәре «иске милли язучының белә торып кирле-мырлы язуы»[72] дип бәяләнде. Хикәя Г. Нигъмәти тарафыннан да каты тәнкыйтькә очрады[73]. С. Җәлал «Идел» хикәясенең әдәби яктан шактый матур эшләнгәнлеген әйтте. «Бу иптәштә, – дип язды ул Г. Рәхим турында, – яхшы гына бер әдәби зәвык, көчле матур тел, өслүб вә шулар өстенә җитди бер тырышлык булса кирәк». Ләкин С. Җәлал шул ук вакытта әсәрнең бераз төчерәк тонда һәм реализмнан ерак икәнлеген дә әйтте. «Дөнья дигәннәре ул коры гыйшык җырлары белән мәхәббәт җырларыннан гына гыйбарәт түгел»[74], – диде тәнкыйтьче.

Әсәрнең төп герое – журналист Ильяс – шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә – меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс – Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы – бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре – боларның (әдәби әсәрләрнең. – М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75] дип бәяләде.

«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 1921–1922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга, һәм Г. Рәхим анда «Идел» хикәясеннән бер парча белән катнаша. Димәк, Г. Рәхим, бу әсәрен бастырып, азмы-күпме ачларга ярдәмгә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. «Идел» Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды, һәм шуннан соң ул бөтенләй әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Аннан соң шунысы да бар: Г. Рәхим соңрак «Идел» не үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. «Яңа укучылар һәм тәнкыйтьчеләр даирәсе, – диде ул, – нәфис әдәбиятта иске дәвер рухындагы әсәрләргә юл бирмәү юлында бик сак торалар, «Идел» хикәясе, Ф. Әмирханның «Тәгъзия» се кебек әсәрләргә каршы шау-шулар моны бик ачык күрсәтә»[77].

Инде Г. Рәхим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлешенә – тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә күчик.

Г. Рәхим, буржуаз мохиттән чыкканлыгы һәм революцияне кабул итүдә акрынлыгы өчен, матбугатта шактый әрләү күрде. Әлбәттә, бу әрләүләрнең күбесе урынсызга иде. Мәсәлән, 1921 елның 25 июнендә ул университетның актлар залында әдәбият сөючеләр өчен борынгы татар әдәбияты, XIX йөз әдәбияты буенча лекция укый. Ләкин матбугатта Г. Рәхимнең бу лекциясендә революция һәм гражданнар сугышы турында бернәрсә дә әйтелми, «бу – контрлык» дигән хәбәр-хөкем күренә[78]. Шулай да Г. Рәхим каләмен ташламый. Аның татар җыр сәнгатендә калдырган иң кыйммәтле мирасларыннан берсе – «Кәккүк» җыры. Бу текст, кабат сәхнәгә мендерелмәгән көе, архивларда ята бирә. Хәлбуки «Кәккүк» нең көе Солтан Габәши тарафыннан Г. Рәхим текстына язылган һәм беренче тапкыр бу җыр текст авторының үз өендә җырланган. Татарстан радиосыннан Г. Рәхим тексты буенча «Кәккүк» егерменче еллар ахырында еш яңгырый. Җырның тексты болай:

 
Карлар китте, су килде, яз җитте,
Җир яшәрде, далалар чәчәкле.
Таң алдыннан төрле кошлар
Моңая, сайрый.
Йөрәккәем ник әрни ул,
Нишләп җилкенә икән лә, һай-һай.
Тыңлап кара,
Кара урман күкесе,
Кошларның моңлысы,
Кемнәрнең кайгылы бәндәсе.
 
 
Иртә белән дә һаман,
Кичләрен дә һаман,
Төннәрен дә шулай
Йокламый, моңая, саргая.
Ул да шул мескенкәй,
Хәсрәтле бәндәкәй,
Гамь чигә минемдәй.
 
 
Ерактан авазы яңгырый.
Моңлы бала түгел идем,
Миңа ниләр булды икән?
Моңаям, саргаям, мин көям.
Һай, йөрәгем яна…
Син кай җирдә, йолдызым,
Кай җирләрдә ялгызың,
Кәккүк, кәккүк,
Мин саргаймый, кем саргайсын,
Юк янымда йолдызым[79].
 

Без Г. Рәхимнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикасы белән таныш икәнлеге, яшьтән үк аның Гёте балладаларын, Ибсен, Тагор әсәрләрен тәрҗемә итүе, Шекспир үрнәгендә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре өчен бу бик кыйммәтле сыйфат иде, һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән, 1921 елда «Отелло» ның татар театрында куелу уңае белән, ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче әсәрләр булуындадыр»[80]. «Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы?» дигән сорау бик еш куела, һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләдә бик күп төрле буталчык җавап биреп килә иде. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу җавабында сәнгатькә мөнәсәбәттә марксистик позициядә тора.

Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта, Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына… нигез салучы» дип, кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. «Тукай – диде ул, – бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш»[81]. Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм нәрсә. Г. Рәхим исә әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып килде.

Әдәбият тарихында Г. Рәхимне марксизмнан ерак торган әдип дип бәяләү озак еллар буена дәвам итте. Ләкин аның егерменче еллар уртасындагы тәнкыйть мәкаләләрен тикшерсәк, татар халкының, татар әдәбиятының тарихын яхшы белгән галимнең әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килгәнен күрербез. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга, – дип язды ул, – аны, тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел». Ләкин егерменче-утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай), иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде… Г. Рәхим исә игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп, ул болай ди: «Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый; ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш»[82].

Бу фикер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, Г. Рәхим һәрвакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет-нәсыйхәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырлары» на кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын, ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канәгатьлек хисе уятадыр»[83], – дип язды.

Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары бәя алды. Тәнкыйтьче бу әсәрнең, «турыдан-туры тенденция вә агитациягә бирелмәстән, тыныч этика тонында тасвир» ителгәнен мактады. «Хикәя… гаҗәеп көчле, җанлы бер әйбер булып чыккан», – дип язды[84]. Кайбер каршылыклы фикерләре булуга карамастан, Г. Рәхимнең «Нәләтләр шагыйре» исемле мәкаләсе дә тәнкыйть тарихында зур игътибарга лаек. Ихтимал, Такташ иҗатына гомуми бәя бирү юлында бу иң беренче зур тикшеренүдер. Г. Рәхимнең бу мәкаләсендә әйткән фикерләре нәрсәгә кайтып кала соң? Беренчедән, ул яңа күтәрелеп килгән яшь Такташта зур талант барлыгын күрде. Ул аны «татар әдәбияты күгендә кинәт ялтырап яна башлаган яңа йолдыз» дип атады. «Хәзер бездә булган революция вә дингә каршы көрәш һавасында Такташка үзенең каләмен һичбер киртә белән чикләмәскә мөмкин булды, – дип язды ул. – Башлап әдәбият мәйданына ыргыткан әсәрләреннән аның шиксез зур бер талант булуы аңлашыла. Ифадәсе көчле, теле бай, шигъри илһамы ялкынлы»[85]. Шунысына игътибар итик: бу – әдәбият мәйданындагы төрле группаларның Такташка төрлечә гаепләр ыргытып мавыккан чорда язылды. Әнә шуңа күрә дә аның бу мәкаләсе ул чорда имажинист булган К. Нәҗми тарафыннан кире кагылды һәм Г. Рәхим нигезсез рәвештә дошманнар лагерендагы кеше итеп билгеләнде[86].

Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе – татар сәнгатенең тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче», язылган вакытта ук, матбугатта зур шау-шу уятканнар. «Сания» нең язылуы чит илгә качкан татар эмигрантларының «большевиклар милли культураны кысалар» дигән гайбәтенә каршы удар була. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония газеталарында басыла[87].

«Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгарганчы, составында Г. Рәхим булган гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар кабул итә[88]. 1927 елда Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда, «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган[89]. Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре җәмгыятенең (ВОКС) соравы буенча рус телендә «Татарстан Республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. Бу мәкаләдә Г. Рәхим татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы турында мәгълүмат бирә. Ф. Бурнаш һәм К. Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый[90]. Ул шулай ук М. Парсин, К. Тинчурин, З. Солтанов, Ф. Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә гыйльми үзәкнең театр комиссиясендә дә эшли[91]

1
...
...
20