Газета, радио, телевидение хәбәрләрен укыгач-ишеткәч, тын кысылып куя: бу кышны ничек чыгар шәһәр халкы? Өлкәннәргә бик таныш, котчыккыч бер халәт бар: ачлык. Николай Некрасов «Тимер юл» дигән поэмасында болай ди:
Дөньяда бер патша бар:
Ул патша – рәхимсез,
Исеме аның – Ачлык…
Безнең буынга ачлык утыз өченче елларда ук кулын сузды. «Казаннан ипи ташу» дигән авыр сүз әле дә хәтердә. Колхозчы дигән авыл халкы ул елларда (1933–1936) Казан шәһәренә сатарга миләш, куак чикләвеге, мунча мунчаласы, пасхага ылыс, шалкан күтәреп бара һәм шуны саткан акчасына, төне-көне чират торып, ала алса, берничә кирпеч ипи алып кайта иде. Ул елларда ачтан шешенеп балалар үлде, күмәкләштерелгән атлар кырылып бетте. Мәктәп балаларының барысы да авыру була иде. Ул еллардагы афәттән азмы-күпме котылган идек, сугыш еллары ачлыгы китереп бәрде. Сугыш беткәнне көттек. Әмма 1946–1947 еллардагы ачлык тагы да рәхимсезрәк булды, Сталин режимы колхоз амбарларында бөртек ашлык та калдырмый иде.
Ачлык мине егерме еллар чамасы изде.
Но я голодал,
и тысяч лучше я
знаю проклятое слово – «голодные!».
(В. Маяковский. «Два не совсем обычных случая»)
Шуның өстенә безнең буынга 1921–1922 елгы ачлык авазы гел ишетелеп торды. Әни сөйли иде: күп балалы Шәфыйк абзый безнекеләргә килеп бер кушуч он сораган, балаларым ачка шешенә, дигән. Безнекеләрнең әле бер генә баласы булган, юнәтеп, бер умачлык он биреп чыгарганнар. Тәрәзәдән караганнар – Шәфыйк абзый капкага таба узмаган. Байтак торгач чыгып карасалар, лапаста тавыкларга куйган «әче»не (Арча ягында шулай диләр) ашап утыра икән бичара карт. Күрше Сикертән авылында бер ир белән хатын берәүләрнең кыз баласын суеп ашаганнар. Теге бәхетсезләрнең соңрак – егерме җиденче елда туган кызлары белән без бер чорда мәктәптә укып йөрдек – балалар гел искә алалар иде: «Моның апасын ачлык елында фәлән абзыйлар ашаган…»
Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» повестенда сурәтләнгән бала ашау вакыйгасы – тормышта очраган хәлләрнең берсе. «Татарстан» газетасында ул чорда шундый кара хәбәрләр басылган: Спас өязендә, Мамадыш өязендә һ. б. урыннарда шундый фаҗигаләр булуы турында бу газетада хәбәрләр очратып була.
Әйе, «Ачлык» исемле патша – рәхимсез…
1922 ел, «Эшче» газетасының 25 нче санында «Юлчы» имзасы белән берәү «Ачлар җырлый» дигән бер мәкалә бастыра. Ул ачлыктан качып күчеп китүчеләр арасыннан өч баланың «трио» булып вагоннан вагонга җырлап йөргәннәрен яза һәм җырларын да китерә. Бәхетсез сабыйлар менә болай җырлаганнар:
Без үзебез Казанныкы, Казанда тормасак та,
Тамак туйса үкенмибез, Казанга кайтмасак та.
Казан диләр, Казан диләр, урамнары тыртуар,
Без бәхетсез балаларга кайчан рәхәт көн туар.
Аның аты тимеркүк, моның да аты тимеркүк,
Читтә йөргән егетләрнең тилмергән көннәре күп.
Ак Идел күпере – күпереннән үтүе,
Җан чыгудан авыр икән өйдән чыгып китүе.
Январь, февраль, март, апрель – безнең ачыккан айлар,
Ачыкмагай, тончыксын да һаман гүләйттә байлар.
Татар телендә чыккан башка газеталарда «ачлар хәле» турындагы информацияне бик еш бирәләр. Дәүләт эшлеклесе Исхак Казаков (1876–1939), мәсәлән, ач балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясенең президиум әгъзасы сыйфатында ачлык фаҗигаләре турында мәкаләләр бастыра.
Ул мәкаләләрнең берсенә Г. Ибраһимов игътибар итә. Ләкин Г. Ибраһимовның бу еллардагы игелекле эше турында аерым сөйләргә кирәктер…
Ә аңарчы В. И. Ленин эшчәнлеге турында. Аннан да элегрәк – АРА оешмасы турында. Нәрсә ул АРА? Бүгенге укучының аны белмәве бик мөмкин, һәм бу аңлашыла да. Без бит башта «Кыскача курс», аннан инде «КПСС тарихы» укып «тарих өйрәнгән» кешеләр. Бу дәреслекләрдә исә дөреслек – фәлән бөтен фәлән… генә иде. Без бит, берәр белешмә-информация кирәк булса, Зур Совет Энциклопедиясенә тотынабыз, ә анда ялган бик күп. Аның өченче басмасы торгынлык елларында чыккан иде, ялган буенча икенче басмадан бер дә калышмый. Өченче басмада АРА турында болай әйтелгән: АРА – ярдәм күрсәтү буенча Америка администрациясе, ул 1919–1923 елларда эшли. Аның җитәкчесе Герберт Гувер (1874–1964) була (Гувер – 1929–1933 елларда АКШның президенты). АКШ республика партиясе әгъзасы Гувер – белеме буенча тау инженеры, эре промышленник. Ул күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә кайбер предприятиеләрнең пайщигы булып тора. Ул оештырган АРАның максаты – империалистик сугышта җәфа күргән илләргә азык-төлек һ. б. нәрсәләр белән ярдәм күрсәтү. 1921 елгы ачлыкта Совет хөкүмәте АРАның ярдәмен РСФСРга кертә. (Энциклопедиядә «беркадәр ярдәм», «ярдәм кертергә рөхсәт итә» дигән сүзләр бар, әйтерсең ачларга ярдәм күрсәтер өчен рөхсәт кирәк.) Безнең белешмә әдәбият АРАны мактарга җыенмый: шул ук вакытта моны, империалистик даирәләр шпионлык максатларында файдаланалар, дип тә язалар бездә. Бу ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә торгандыр, белмим, әмма 1921 елның 6 августында «Правда» газетасында В. И. Ленинның «Халыкара пролетариатка мөрәҗәгате» басылып чыга, анда исә хәлнең җитдилегенә басым ясала. Ленин әйтүенчә, бу 1891 елгы ачлыктан аз калыша. Без ышанабыз, ди Ленин, бөтен илләрнең эшчеләре, үз хезмәтләре белән көн күрүче җир эшкәртүчеләр бөтен илләрнең эшчеләре белән бергә ярдәмгә килерләр.
Мәсьәләнең җитди икәнлеге тагын шуннан да күренә: Ленин шул ук көнне «Украина крестьяннарына мөрәҗәгать» яза һәм матбугатка бирә (икесе дә 2 август көнне язылып, 6 август көнне игълан ителәләр). Уң як Украина уңышны ул елда мул алган. Идел буе крестьяннары алардан ярдәм көтә һәм бу ярдәм тиз кирәк, ди Ленин. Ул Украинаның икмәкле өязләреннән икмәк илтүче выборщиклар җибәрергә тәкъдим итә, бу выборщиклар фәкыйрьлекнең, ачлыкның, мохтаҗлыкның рәвешен үз күзләре белән күрсеннәр һәм кайткач якташларына ярдәмнең ни дәрәҗәдә ашыгыч кирәклеген сөйләсеннәр, ди Ленин (Бишенче тулы басма, 44 т., 75–77 б.). Ярдәмнең ашыгыч кирәклегенең нигезе шунда: август ае – чәчү вакыты. Ленин шуны күздә тота һәм басым ясый: ярдәм мул, ашыгыч кирәк…
19 октябрь көнне Ленин ачларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча РКП(б) ҮКның политбюро әгъзалары белән сөйләшә. Конкрет алганда, сүз АРА белән килешү проекты һәм «Россиягә азык-төлек посылкаларын оештыру» турында бара. Ленин политбюро әгъзаларына бу проектны кабул итүнең кирәклеген әйтә. Проектның язмасында «Риза. 19. X. Ленин» дип имза куелган. Ленин азык-төлекне илгә керткән һәм складларда саклаган өчен түләү алмаска, шул ук вакытта бу операциянең барысын да контрольдә тоту максатында АРА да политбюро тарафыннан раслап бер контролёр билгеләү кирәклеген әйтеп тәкъдим кертә (Шунда ук, 179, 682 б.).
Шулай Идел буе ачларына Америка ярдәме килеп җитә. Авылларда АРАның ашханәләре ачыла. Авыл җыеннарында бу ашханәне кайда ачу, пешерүче итеп, мөдир, рәис итеп кемне билгеләү, ашханәгә кайсы гаиләдән ничә баланы язу мәсьәләләре карала. Безнең гаилә архивында кызыклы гына бер документ сакланган, мин аны кая, кемгә тапшырырга да белмим. Саклануы һич тә очраклы түгел, мәшһүр «Америка ашханәсе»н 1921 елда безнең өйдә ачканнар, авылның старостасы Әсхадулла Вәлигуллин – җыен тарафыннан моның җаваплы рәисе, минем әти ашханә мөдире итеп билгеләнгән. Сакланган документның исеме болай: «Отчёт по столовой № 24, деревня Малый Муй Ново-Чурилинской волости». (Безнең авыл Кечкенә Му елгасы буена урнашканлыктан, рәсми кәгазьләрдә «Малый Муй» дип йөртелә иде, утызынчы еллар ахырында бу исем нигәдер төшеп калды.) Бу «хисап»ны аңлар өчен махсус кулинар белеме кирәк, шуңа күрә мин үземнең көчем җиткән мәгълүматларны гына язам. Хисап 1922 елның июнь ае өчен төзелеп, «керем» һәм «чыгым»нарның күләме күрсәтелгән. Безнең авылда ашханәгә барлыгы 90 бала язылган. Әти, ашханә мөдире буларак, атын җигеп, Яңа Чуриле волосте складыннан АРАның азык-төлеген ташыган. Ашханәнең эшчәнлеген, паёкның балаларга гадел бирелүен күзәтүче волость вәкиле көненә ике-өч тапкыр килеп ашханәне тикшергән, күзәтү астында тоткан. Менә нинди әйбәт гадәт яшәгән ул заманда! Ведомостьтагы азык-төлек исемлегендә түбәндәгеләр бар: ипи, какао, шикәр, сөт, он, дөге, май (жир), кузаклылар (бобы). Болар, нигездә, консервлар һәм пакетлар белән килгән. 1921–1922 елгы Америка консервларының калай банкалары безнең очырма карнизында тулып ята, һәм мин аны бөтен авыл малайларына өләшә идем, ә калай банка ул елларда авылда юк, ул бик кадерле. «Бобы» дигәне фасоль (ногыт) консервысы булган. «Сөт» дигәне – хәзер без дефицит дип атаган «сгущённое молоко» булган. Ведомостьта «меню» белән танышырга була. Аш төрләре күп түгел: токмачлы аш, дөге пудингы төп ризык булган, әмма инде ипи, шикәр, какао, баллы сөт һәр көннең рационында бар.
Ватан сугышы алды елларында, авылга кабат ачлык килгәч, без малайларның кулында теге калай банкаларны күргәч, өлкәннәр авыр сулап куялар иде:
– Һай, шул әмрикә ашханәсендәге тәмле ризыклар…
Безнең авылда 1921–1922 елгы ачлыкта бер генә кеше дә ачтан үлмәгән. Бернинди шпионаж булмагандыр, АКШның кешеләргә карата гуманистик бер акты – игелеге булгандыр ул АРА эшчәнлеге.
Американың ярдәмен бу сугыш елларында да күрдек. 1944–1945 елларда безгә, Арча педучилищесы студентларына, АКШтан тартмалы йомырка порошогы килеп җитте. Парафин белән тышланган ул тартманың кәгазендә мәһабәт АКШ флагы һәм күктә очып йөрүче куәтле каракошмы, бөркетме, кондормы сурәте бар иде. Без, наданнар, безгә каракош, бөркет йомыркасының порошогын ашаталар икән дип ышанып яши идек, әмма ул порошоктан пешерелгән тәбә, коймакның хуш исе, тәме әле дә борын төбендә, тамакта, телдә… Тартмага инглиз телендә «Powdered eggs» дип язылган, без аны «Эггес» дип кенә йөртә идек. Ачларга ярдәм иткән кешеләргә мәңгелек рәхмәт!
1945 елның апрелендә бирелгән шул паёкны мин исән-сау өйгә алып кайтып әнигә биргән һәм, коймагын ашагач, тартмасын «тарих өчен» дип караңгы бүлмәгә, чоланга чыгарып куйган идем. Матур тартманы еллар кызганмаган, аның төсе беткән, яңгыр үтеп (эченә) аны изгән, тузан кунган, үрмәкүч, чебен халкы аны изгән – ул елларның истәлеге булып 1945 елда үзем ясаган соңгы пар чабата гына калган, аны шәһәргә алып килеп диварга эләргә өйдәгеләр әлегә рөхсәт итмиләр. Америка ризыгы хәзер күңелдә генә яши…
Ачлык – коточкыч хәл. Мин моны күрдем һәм, әгәр ул кабат килә калса, мин моңа гаҗәпләнмәм. Ләкин мин моны күргәндә малай гына идем, хәзер куркам; үзең ач булу бер хәл, ә гаилә әгъзалары синең күзеңә карап, «әти бүген нәрсә алып кайтты икән?» дип көтеп торсалар, бу инде – фаҗига. Бу фаҗигане минем әти белән әни утыз өченче-утыз җиденче елларда кичерделәр. Миңа еш кына китап укучылар хат язалар, очрашулар вакытында сорау бирәләр: сез шулкадәр күкләргә күтәреп, мактап язасыз үз авылыгыз кешеләрен, алар барысы да шулай ук юньлемени?
Юк, алай фәрештә түгел барысы да, ләкин үзәк өзелеп ачыккан вакытта миңа бер телем ипи биргән картлар, карчыклар бар иде авылда. Аларны мин «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьларында җылы сүз белән искә алырга тырыштым. Әлбәттә, барысын да телгә алып бетерә алмадым. Ачтан хәлсезләнеп, шешенеп үләргә әзерләнгәндә, күрше Зәйнәб түтинең мул итеп бер телем ипи өстенә каймак ягып биргәнен әле язмадым; ачтан хәлсезләнеп, язгы җилгә дерелдәп үлем хәлендә йөргәндә (1938 елның май ае), яшьтәшем Гарифулла, әнисе әйтүе буенча, мине өйләренә чакырып, мич алдына утыртып, өч тәлинкә түбәләмә кайнар коймак ашатканын әле язмадым. Әнисе Миңсылу апаның минем хәлне күреп, «аша, олан, аша» дип коймак майлаганын, үзенең «бу бала кисәк ашап үлмәгәе» дип куркынгалап алганын гомеремдә дә онытасым юк. Ачка җилфердәп йөргән көннәремдә әни мине Тылаңгыр авылына алып барды, ул авыл тук яши иде. Тылаңгырның Кәли хатыны ул көнне мич тутырып күмәч пешергән иде, хуҗа хатын миңа өч-дүрт бәләкәй күмәч сындыргалап бирде, кайнар күмәчне мин чәйнәп бетермичә үк йоттым, әни дә, хуҗа хатын да миңа карап утырдылар.
Мең рәхмәт сезгә, ачлык көннәрендә миңа ризык биргән апалар, җиңгиләр, сез инде бу дөньядан киткән, ләкин чәче агарган берәү сезне гомере буе искә ала, рәхмәт укый…
Ачлыкның нәрсә икәнен мин беләм.
Ачлык дәһшәте егерменче елларда бөтен әдәбиятка, публицистикага килеп кереп, төп тема булып китә. Бу чор әдәбиятына характеристика биреп Ф. Бурнаш болай яза: «20–22 еллар арасында татар әдәбияты тарихына «Ачлык зарлары» дип аталуы мөмкин булган һәм көчле романтик, символик күренешләр белән бизәлгән бер сәхифәнең ачылганын күрәбез»61.
«Ачлык белән көрәшү – хәзерге зур вазифабыз, – дип яза Г. Нигъмәти «Эшче» газетасында. – Һәркем алган паёгының уннан берен ачларга бирсен яки ун кеше бергәләп кимендә бер баланы тәрбиягә алсын. Үзе генә ярдәм итү белән тукталмый, башкаларны да шуңа тәшвикъ62 итсен. Без уннан бер өлеш азыгыбызны бирү белән ачыкмабыз, яртысын бирсәк тә, әле яртылаш тук яшәрбез, ә шуның урынына һәрберебез берничә кешенең хәятен коткарган булырбыз… Чәчү кампаниясендә без нинди юл белән ярдәм итү мөмкин, шуны тотып эшләргә, бер минут та кичекми эшкә тотынырга тиешбез. Революциянең җиңүе, Волганың терелүенә (сүз Идел буе халыкларының исән калуы турында бара. – М. М.), аның терелүе дә безнең һәркаюсыбызның ныклап ярдәмгә килүебезгә багланган»63.
1921 елның 30 сентябрендә «Татарстан» газетасы нәшрияты каршында бер сан «Ачлар» исемле газета чыгарыла. Монда ачлыкны җиңү юлында эшләнгән эшләрдән хисап бирелә, ачлыкның сәбәпләре, аны бетерү юллары турында фикер йөртелә. Газетаны чыгаручылар – Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, С. Атнагулов, К. Әмири, С. Җәләл һ. б.
«Татарстан хәбәрләре» газетасы ачлык дәһшәте турында информация белән тулган. Әдәби әсәрләр, аларга рецензияләргә урын юк. Газетаның баш редакторы Ф. Бурнаш, бүгенге көннең төп бурычы – ачлык белән көрәшү, дип яза. Әдәби әсәр авторларына ул «сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрнең гаять күплеге әдәби нәрсәләрне газетада бастыруга мөсагадә64 итми» дип җавап бирә65.
Ачлык фонында Тукайның «Көзге җилләр» аһәңе әдәбиятка үтеп керә. Ф. Бурнаш ачлыкның иң дәһшәтле көннәрендә «Тынлык авазы» дигән ялкынлы шигырен яза.
Ник, диләр, шагыйрь, сиңа тынлык ливасын66 тактылар?
Ник, диләр, очмый күңелле күкрәгеңнән чаткылар?
Җырламый җырчы, кулында сандугачлар булмаса,
Соң, ничек шат җырласын шагыйрь, укучым уйласа.
Бер генә яфрак та ул кунган агачта булмаса,
Бер генә яфрак та язмыштан изелгән халкына…
Һәр туганы ләхтенә баскан килеш зар егъласа,
Ник кирәк салкын йөрәк – чапкын көрәштән башкасы,
Ил эчендә им өчен кипкән сыныклар булмаса…67
Ачлык фаҗигасе 1922 елның язында югары ноктасына җитә. Бөтен газеталар бу фаҗигане бердәм рәвештә «дәһшәтле дошман» дип атыйлар. Апрель аенда «Татарстан хәбәрләре» Тукайның «Көзге җилләр» шигырен тулысы белән баса. Ф. Бурнаш бу шигырьгә «Гыйлавә»68 бирә:
Яз килә… яңгыр тама – җирнең карасын энҗели…
Ялгышам… күз яшьләре! Меңләрчә ач мескен җылый.
Нәкъ шул аһәңнәр яңгыраганда Тукай иҗатына яңа бер караш ташлау ихтыяҗы туа. Һәм Ф. Бурнаш газетаның шул ук санында «Тукай шигырьләрендә иҗтимагый моңлар» дигән мәкаләсен урнаштыра. Мәкаләсенең нигезендә ул шагыйрьнең «Көзге җилләр», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Теләнче» шигырьләрен ала һәм Тукайны «гаммәнең шатлык, хәсрәтен җырлаучы, гаммәнең эчке халәте рухиясен җанлы сурәттә мәйданга чыгарып куючы шагыйрь» булганлыгын әйтә. «Көзге җилләр» шигыре, ди ул, аның иң югары дәрәҗәдә торган шигырьләре сафында булырга тиеш. Чыннан да, «кечкенә генә бер тәфәккер69: үткәрдегебез 21–22 елларның гакылларны хәйран итәрлек дәһшәт фәлякатьләре70, «иң сөекле эшче әүлядыбыз»ның башыннан кичә торган харикылгадә71 газаплар Тукайдан соң яшәгән, туган шагыйрьләребезнең кайсысының иң нечкә кылларын тибрәтә алды һәм бу шигырьдән югарырак торырлык нинди сазлар бүләк итә алды икән?»
Газета шул ук санында Тукайның «Көзге җилләр»енә тәкълид итеп «Яз килә» исемле бер композиция бирә (авторы «Канәфер» псевдонимы белән имза куйган, моның шул ук Ф. Бурнаш булуы мөмкин).
Бәхетсезләрне кимсетмә,
Егылганнарга бүген кул бир, –
дигәннәр элек дөнья көтеп киткән зур кешеләр. Чөнки алар ерактан күрүче күңелләре белән үлчәп кәшеф72 иткәннәр.
Әйләнә көпчәк кеби байлык вә шөһрәт, мәртәбә.
Композициядә беренче ләйсән яңгырының «җан алырга курыккан Газраилнең» күз яшьләре икәнлеге тасвирлана73.
1922 елның май аенда әдәби журнал «Безнең юл» чыга башлый. Журналның беренче санында ук «хәлләрнең гадәттән тыш авыр» булганы әйтелә. Ачлык фаҗигасенең бөтен Идел-Урал регионын тетрәндерүе һәм, гомумән, бу фаҗиганең Россия һавасында дәһшәт тудыруы әдәбиятта үзен нык сиздерә. Менә журналның бу беренче елындагы материаллар:
Янчы дөнья, янганыңны мин карыйм…
Мәңге мәгърур таш биналарга табан,
Куш манара, таш коймаларга һаман –
Күкрәгемне күкрәтеп бер уфтаныйм.
(М. Җәлил)
Шигырь 1922 елның маенда Оренбургта язылган.
Күк читендә канлы пәрдә,
Әллә кемнәр:
– «Таң», – диләр,
– «Таң» түгел ул, җиргә төшкән
Шомлы каргыш, кан, – диләр.
(Һ. Такташ)
Шигырь 1922 елның мартында Ташкентта – Идел буеннан ач балалар килеп тулган шәһәрдә – котчыккыч дәһшәт атмосферасында язылган. Шундый ук куркыныч, югалып калу, каргау аһәңнәре К. Әмиридә дә:
Күккә менсәм – күк диләр,
Җиргә төшсәм – ут диләр.
Күк тә янсын, җир дә янсын,
Берсенә дә кертмиләр…
«Хәлләрнең гадәттән тыш авыр булуына карамастан» чыга башлаган әдәби журналда 1922 елда әнә шундый әсәрләр байтак. Октябрь борылышын ясап бик тиз генә рәхәткә чыгабыз дип ышанган язучылар ачлык, сугыш фонында тетрәнеп калалар – «Безнең юл»дагы әсәр исемнәренә генә игътибар итик: «Төнге ләгънәт» – Ф. Бурнаш; «Күктән сөрелгәннәр» – Һ. Такташ; «Канлы эзләр буенча» – К. Нәҗми; «Караңгы төн» – Ф. Әсгать; «Әсирлектә» – М. Җәлил һ. б.
Бу чорга Ленин бик төгәл бәя биргән: «Вы знаете, чего стоило такое бедствие, как голод, какие неслыханные мучения он продолжает причинять всему сельскому хозяйству, промышленности и всей нашей жизни»74.
О проекте
О подписке