Шуның өстенә бәйрәм вакытында «әсирләр тарафыннан ялланган алман солдатлары музыкалар уйнап» торалар. Сабантуй программасына көрәш, йөгереш, баганага менү, аркан тартышу кебек уеннар кертелә, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. (Бу бәйрәмне Америкадан килгән фотохәбәрче «Чикаго трибюн» газетасы өчен рәсемгә төшерә. Димәк, татар Сабан туе турындагы материалларны әлеге газетаның 1920 елгы төпләменнән эзләргә кирәк.) Сабантуйга килгән рус әсирләре ватандашларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклиләр, рәхмәт әйтәләр. «Алманиядә булган 32 лагерьдан чакырылган татары, урысы аралаш әсирләрнең… туйга килеп җитүләре вә Вюнсдорфтагы иптәшләрен куана-куана, рәхмәт әйтә-әйтә бәйрәм белән котлаулары»на газета сокланып яза. Ләкин чакырылган бик күп рус һәм татар әсирләре Сабантуйга килә алмыйлар. Берлиндагы революцион чуалышлар аркасында Сабантуй көнне транспорт зарарлана. Өстәвенә «Берлиндагы яңа үзгәрешләр сәбәпле лагерьда электрик лампалары янмаганлыктан, хәзерләнгән театрлар уйналмый» кала.
Безнең өчен газетаның яңа хөкүмәткә – большевикларга мөнәсәбәтен ачыклау да бик әһәмиятле. Сүз дә юк, газета гомумтөрекчелек рухы белән сугарылган мәкаләләргә урынны шактый иркен бирә. Газетада татар милләтенең язмышы турында сүз барганда, татар милләте бербөтен итеп алына. Сыйнфый көрәш идеяләреннән газета ерак тора. Шулай да, төрле Көнбатыш газеталарыннан алган хәбәрләргә таянып, газета империалистик сугышка, Антанта дәүләтләренең политикасына анализ ясарга тырыша һәм менә нәкъ шул мәсьәләдә ул большевикларның тышкы сәясәтенә теләктәшлек белдерә. «Россия хәле» дигән мәкаләдә, мәсәлән, газета болай дип яза: «…Бу хәл шул көенчә күпме дәвам итәр? Англия, Франция, Америка хөкүмәтләре тагын да бик күп корал, товар, акча биреп, теге якны большевикларга каршы сугыштырырлармы? Анысы да бер дә мәгълүм түгел. Бер үк бу өч хөкүмәтнең өчесендә дә күпчелек эшче халык Россиянең эчке эшенә Англия, Франция, Америка хөкүмәтләренең катнашуларын теләмиләр… Без мөселманнар… әүвәлге Россиядәге төрле милләтләр үзләре теләгәнчә аерым хөкүмәт вә яхуд автономияле бер милләт булып яшәргә ирекле булсалар икән һәм дә бик сусап көткән солыхыбыз тиздән ясалып, без дә илләребезгә кайтып китсәк икән дип телибез».
Газетадагы мәкаләләрнең күбесе бер мәсьәләгә нигезләнгән: әсирләр кайчан Ватаннарына кайта алырлар? Басылган материалларда әнә шул өмет һәрвакытта да диярлек большевикларга бәйле рәвештә чагылдырыла. «Большевиклар белән Англия арасында әсирләрне алмаштыру хакында ике атнадан бирле сөйләшү бара. Бер үк нәтиҗәсе әлегә мәгълүм түгел. Бу хакта телеграммалар бик саранлык итәләр вә бик аз хәбәр китерәләр», – дип яза газета үзенең 2 нче санында. Копенгагенда барган бу сөйләшүләргә газета зур игътибар бирә. Большевикларның сөйләшүләрне оештыруда инициативаларына бәя биреп, газета болай дип яза: «Большевиклар бу хәрәкәтләре белән үзләренең кирәк дәхелдә,54 кирәк хариҗда55 солыхка якынлашырга теләгәнлекләрен, бигрәк тә Америка вә Әнгелтерә белән икътисади мөнәсәбәткә керешергә уйлаганлыкларын күрсәтәләр…» Икенче бер урында газета: «Италиянең һәр тарафында ихтиляль56 дәвам итә. Эшче халык урыс большевикларына дуслык изһар57 итәләр», – дип хәбәр итә. Әсирләрне Ватаннарына кайтару мәсьәләсендә Ленин, Литвиновларның кайгырту күрсәткәне турында да мәгълүматлар бар. Ватанга кайту – әсирләрнең төп максаты, төп идеалы. Ләкин алар халыклар төрмәсе булган Россиягә түгел, ә азатлык яулап алган илгә кайту турында хыялланалар. Шуңа күрә газетаның өмете – Русиядә халыклар язмышына тугрылыклы булып калган бердәнбер партиягә – большевиклар партиясенә. Газета әсирләрне кайтару мәсьәләсен хәл итү Ленин тарафыннан Литвиновка тапшырылганлыгына зур игътибар бирә. «Ленин, – дип яза газета,– Литвиновны әүвәлдә Лондонга сәфир58 итеп тәгаен иткән булса да, инглиз хөкүмәте аны тасдыйк59 итәсе урынга, тотып ябып куйган иде… Инглиз эшчеләренең башлыгы булган О’Греди белән сөйләшер өчен большевикларның үзләренең иң либераль кешеләрен җибәрүләрендә, әлбәттә, бер хикмәт бардыр».
Шулай итеп, «Татар иле» газетасы, сыйнфый көрәш идеологиясеннән читтә торуына карамастан, совет строена, большевиклар партиясенә симпатия белдерми кала алмый. Бу факт исә әсирләрнең сәламәт рух белән Ватаннарына кайтуына һәм совет властен яклап көрәшкә кушылуларына китерә.
Хәзер әсирләр өчен Берлинда чыгарылган китаплар турында берничә сүз. Безгә мәгълүм булган китаплар методологик яктан барысы да Төркиягә ориентация идеясе белән сугарылганнар.
«Алмания – Шәрык» китабы шундыйлардан. Моның исеме үк Германия-Төркиянең империалистик союзына ишарә ясый. Ул китап сугышчыларда оптимистик рух тәрбияләүне максат итеп куйган, күрәсең: андагы рәсемнәрдә сугыш инвалидлары – кулсыз, аяксызларның ничек итеп йорт, хуҗалык эшләренә яраклашуы турында сөйләнә. Китап шулай ук Төркиянең хуҗалыгы, табигате турында мәгълүмат бирә һәм Германия-Төркия дуслыгына багышланган башка материаллар белән таныштыра.
Әсирләр өчен чыгарылган «Әсирләр китабы»ның эчтәлеге шактый кызыклы. Китап, пантюркизмнан тыш, пангерманизм идеяләре белән дә сугарылган. Мондагы материаллардан күренгәнчә, патша хөкүмәтенең дошманнары менә кемнәр булган: революцион буржуазия, революцион эшче-крестьяннар, Русиядә яшәүче мөселманнар, Төркия һәм Германия. Хәзер патша бәреп төшерелде, димәк, гомуми дошман бетерелде. Төп бурыч нәрсәдән гыйбарәт соң? Татарлар мәсьәләсен хәл итү. Китап авторлары Русиядә башланган көрәшнең сыйнфый көрәш икәнлеген бөтенләй телгә алмыйлар. Алар уенча, бу үзгәрешләр, бу көрәш бары тик милләтләрнең великорус шовинизмыннан котылуы өчен генә бара. Шуңа күрә китапка М. Гафуриның Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан тарафыннан тәнкыйть ителгән шигырьләре урнаштырылган. Берсе «Иске җырга кушып» дип атала. Анда шагыйрь «матур тау башында тирмә корып җәйләгән ханнар» заманын сагына, татар-башкортларның «асыл затлары»н юксына һ. б., һ. б. Китапка Зыя Күк Алып, Мөхәммәд Әмин шигырьләре, Намикъ Кямал мәкаләсе, Г. Тукайның «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?», «Теләнче» шигырьләре кертелгән. Кыскасы, ул сәяси-әдәби хрестоматия формасын алган.
Халыкара хәлләргә, сәяси мәсьәләләргә бәя биргәндә, китап үз каршылыклары эчендә үзе бутала. Анда бирелгән материаллар Русиядәге көрәшнең сыйнфыйлыгына күз йомып, аны бары тик милли азатлык көрәшенә генә кайтарып калдыралар. Китап Германия, Төркия дәүләтләренең мөселманнарга карата теләктәш булуын исбатларга тырыша. Шул ук вакытта «Россиядә 1917 елгы ихтиляль агымнарының барышы хакында» дигән бер мәкалә болай тәмамлана: «Хәзер инде Россиядә халык хөрриятеннән башка хөррият булмаячагы ачык мәгълүм булды. Яшәсен гаярь урыслар! Яшәсен аларның йөзләрчә ел изелгәннән, хурланганнан соң алган хөрриятләре!» Шул ук вакытта, пантюркистларга хас булганча, китапка империалистик сугышның характерын дини сугышлар турындагы миф белән күмеп калдырырга омтылыш көчле.
Бу китапны чыгарган нәшрият алдагы елда татарча календарь бастырырга да әзерлек алып барган. Китапның эчендә ябыштырылган реклама кәгазе шул турыда сөйли. Анда берничә телдә болай дип язылган: «Киләчәк ел өчен яңа календарь нәшер итәргә уйланадыр, бу календарь китап кибетләрендә сатылачактыр».
Әдәби чыганакларның тагын бер төркеме – немец галимнәренең татар халык иҗаты буенча чыгарган китаплары. Шуларның солдат рухын, кеше язмышын сурәтләү җәһәтеннән иң әһәмиятлесе – профессор Г. Вайльнең «Татар текстлары» дигән җыентыгы. Бу җыентыкка материал Беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшкән татар солдатлары арасында тупланып, 1930 елда Берлин-Лейпциг нәшриятында китап булып чыга. Китапта һәрбер фольклор әсәренең кемнән кайчан язылып алынуы, ул кешенең һөнәре, туган җире, ата-анасының чыгышы һ. б. мәгълүматлар бирелгән. Вайльгә җыр, әкият һ. б. материаллар яздырган татарларның барысы да «рус һәм татар телләрендә укый-яза беләләр» дип куелган. Вайль язып алган текстлар арасында телдән сөйләнгән Г. Тукай биографиясе, Һ. Салиховның «Тәндә җаным» шигыре (әсирләрдән берәү аны фольклор әсәре дип белеп тәкъдим иткәнме, әллә Вайль ялгышканмы – әйтүе кыен), төрле грамматик күнегүләр бар. Бу факт үзе үк инде революциягә кадәр татарлар тоташтан надан булган дигән уйдырма фикерне юкка чыгара. Әсирләрнең күбесе – егерме өч-утыз ике яшьләр тирәсендәге егетләр. Болар Оренбург, Әстерхан, Бәләбәй, Бөгелмә, Самара, Сембер, Каргалы, Златоуст, Лаеш (Күн, Шәле авылы), Иркутск, Буа, Чиләбе (Кунашак), Кустанай, Орск, Стәрлетамак егетләре булганнар (сүз Вюнсдорф лагере турында гына бара). Бик күп әсирләрнең рус мәктәбен тәмамлаган кешеләр икәнлеге билгеле. Алар Вайльгә бик күп фольклор әсәрләре – җырлар, әкиятләр, мәкальләр яздырганнар, галим исә аларның сөйләшеннән фонограммалар эшләгән. Вайль язып алган җырлардан шул анык мәгълүм: әсирләр Ватаннарын бер генә минутка да исләреннән чыгармыйлар. Ватанны, туганнарын, тыныч хезмәтне сагыну – язылган текстларның төп эчтәлеге менә шулар. Әнә шуңа күрә «Ашказар», «Зиләйлүк», «Кара урман» кебек мәгълүм җырларны яздырганда, алар бу җырларга өстәмә исемнәр биргәннәр. Аларны «Туган илне сагыну», «Чит җирдә сагынып яшәү», «Аерылышу» һ. б. исемнәр белән атаганнар. Аеруча җылылык, халыкка, Ватанга мәхәббәт хисләре белән сугарылганы – татарларның Сабантуй бәйрәмнәре турындагы текстлар.
Әсирләр күңелен җәлеп иткән халык иҗатына күз салыйк. Халык арасында бик популяр «Герман көе» шул чорда – яки фронтта, яки дошман лагеренда туган булуы ихтимал. Вайль аны «Аерылышу» дип атый да җәяләр эчендә «Герман көе» дип күрсәтә.
Моннан тыш, татар солдатлары арасында музыка фольклоры җыючылар да булган. Музыка белгече М. Нигъмәтҗанов шундыйлардан ике чыганакны телгә ала. Берсе – 1917 елда Венада чыккан «Рус әсирләренең көйләре» дигән китап. Бу китапка татар көйләренең дә ноталары кертелгән. Икенчесе – «Казан татарларының җырлары» исемле китап – 1919 елда Бюкебург һәм Лейпциг нәшриятында басылган. М. Нигъмәтҗановның әйтүенә караганда, бу китаплар бары тик шәхси архивларда гына сакланалар.
Шулай итеп, төрек милләтчеләренең саташулы ниятләре тормышка ашмый: Төркия мәнфәгатен яклап, «хәлифәлек өчен» көрәшергә бер генә солдат та кызыкмый. ТАССРның халык артисты X. Уразиковның сөйләвенә караганда, төрек милләтчеләре татар әсирләрен китап, газета ярдәмендә генә үз якларына аудара алмагач, көч кулланып карыйлар: немец офицерлары белән берлектә, алар татар әсирләрен каты режимга күчерәләр, ач тоталар. Исән калу өчен бер генә юл күрсәтелә: төрек армиясенә күчү. Төрек милләтчеләре өлешчә моңа ирешәләр дә: мең кешелек бер батальонны төрек офицерлары җитәкчелегендә әзерләп, Англия-Төркия фронтына җибәрәләр. Ләкин «дин кардәшлеге» дигән миф күккә оча: юлда барганда солдатлар баш күтәрәләр, командирларын аталар һ. б., һ. б. Татар солдатларында «төрек диндәшләренә» карата мәхәббәт түгел, нәфрәт кенә үсә. (X. Уразиков белән мин аның фатирында очраштым. Үләренә берничә айлар калган иде… Әсирлектә үткәргән көннәре, Г. Идриси, Р. Ибраһимов, М. Сөбхи һ. б. белән очрашуы, Англия-Төркия фронтына Вюнсдорфтан җибәрелүе, татар солдатларының Төркиядәге восстаниесе, шуннан Севастопольгә кайтып төшүләре, аклар армиясенә мобилизовать ителү һәм шуннан кызылларга күчүләре турында трилогия язарлык хәлләр сөйләде. Болар – минем блокнотта. Ләкин бу турыда яза алмамдыр. Моның өчен Австриягә барып, Вюнсдорфны, Анатолия ярымутравына барып, Англия-Төркия фронты (Гыйрак) линиясен күрергә кирәк. Севастополь, Истанбул портларында булганым бар, ләкин мин ул вакытта мәрхүм X. Уразиков сөйләгәннәрне әле ишетмәгән идем. Бу темага кем дә булса язарга теләсә, үземнең бөтен мәгълүматларымны бирер идем.)
1919 елның башында Совнарком утырышларының берсендә хәрби әсирләр мәсьәләсе карала. Хәрби әсирләрнең гаиләләренә ярдәм оештыру буенча карар кабул ителә. Әсирләр язмышын хәл итү өчен М. Литвиновны Копенгагенга җибәргәндә, В. Ленин аңа болай ди: «Әсирләрне һичшиксез йолып алырга кирәк, һичшиксез! Бу – безнең тышкы һәм эчке җиңүебез булыр!»
Әсирләрне Ватанга кайтару өчен дипломатик көрәш ун айга сузыла. Гомумән, хәрби әсирләрнең язмышын кайгырту, аларны кайтару турыдан-туры В. Ленин җитәкчелегендә алып барыла. Германия тылында ятып, Ватандагы хәлләр турында хакыйкый мәгълүмат ала алмаган әсирләргә Ватанга кайткач та игътибар зур була. Тарихчы Р. Хәйретдинов, мәсәлән, шундый бер фактны китерә: «1919 елның 5 январенда Мәскәүдәге Саламонский циркында хәрби әсирләр өчен концерт-митинг оештырыла. Әсирләрнең яртысыннан күбрәге Германиядән әсирлектән кайткан мөселман солдатлары була. Алар алдында Коммунистлар партиясенең күренекле эшлеклесе Емельян Ярославский һәм Үзәк татар-башкорт комиссариаты рәисе урынбасары Галимҗан Ибраһимов чыгыш ясыйлар. Ораторларның сүзләре тыңлаучыларга көчле тәэсир ясый. Ватаннарын сагынган хәрби әсирләр, илдә хөкүмәт башында хезмәт ияләре торганын аңлагач, барлык көчләрен эшчеләр хөкүмәтен сакларга бирәчәкләрен белдерәләр».
Язылу вакыты – 1966–1988 еллар Идел. – 1990. – № 7
О проекте
О подписке