Читать книгу «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Язучы булу кыенмы?

Бер дә кыен түгел. Моның өчен производствода алдынгы булырга һәм язучылыкка алуларын сорап гариза гына бирергә кирәк.

Менә Татарстанда 1924 елның февралендә оешкан язучылар берләшмәсенең («Сулф» – сул фронт) составы:

Г. Измайлов, Ярлы Кәрим, Г. Кутуй, Г. Толымбайский, В. Уразай, X. Исхаков, Ризванов, Ф. Таһиров, Ф. Яһудин, Г. Хәмзина, Ш. Мәхмүт, Сирин, Т. Госманов, И. Әбраров, Ә. Мәҗитов, Алимбиков, X. Рәфыйков, Ә. Исхаков, Г. Надиров, Г. Шәмсетдинов, К. Әмири – барлыгы егерме бер кеше. Игътибар итегез, шулардан нибары алты-җиде кеше генә татар әдәбиятында эз калдырды, ә Толымбайский кебекләре әдәби эз белән бергә канлы эз дә. «Күп иптәшләр «Сулф» оешмасын «яраксыз элементлар оешмасы» итеп уйлыйлар, шуның өчен списканы бөтен укучыларга белгертергә тиеш күрелде», – дип яза Толымбайский.

Чынлыкта исә «күп иптәшләр» бик үк хаталанмаганнар… (мәгълүмат «Татарстан» газетасының 1924 ел, 108 нче саныннан).

Ә, алаймы? Сез «Сулф»мы? Ә менә без – «Октябрь күмәге». Шул ук газетада бер атна үткәндә яңа хәбәр: «Октябрь күмәге»нә членнар алынды: Закир Галиев, Мәлик Агишев, Сабир Сундуков, Былбыл Ильясова, Ләбиб Гайсин, Гали Галиев, Рауза Хәмидуллина, Гәрәй Минкин, Сания Фәйзуллина, Хәдичә Яушева, Рөкыя Әхмәтшина, Г. Җәмилев. «Керергә теләүче кешеләр (ассызык безнеке. – М. М.) заявлениеләрегезне җибәрегез», – дип яза К. Нәҗми, бу исемлекне игълан итеп («Татарстан», 1924, 115 нче сан). Кызганычка каршы, бу исемлектә дә әдәбиятка азмы-күпме өлеш керткән бер-ике генә кеше бар.

Мондый күмәк кабул итү берничә тапкыр була. И, андыйлар язып та караганнар инде. Менә бер шигырь:

 
Бригадир бабай
 
 
Бригадир дус,
Таза йөрәккә
Металл гөлен элик эрәтләп.
Йөрәк типсен,
Шул ук минутта
Алсуланып тусын гигантлар.
 
Ә. Ихсан50
 
Надан калган иске сасык илгә
Ут ачабыз, каршы киләбез51.
 

Дөрес, монысын редакция тәнкыйть сүзе белән мисалга китерә. Менә тагы берсе – Мансур Крыймовның «Җидегәннәрнең җиденче егетенә» (Г. Кутуйга) багышлап язылган:

 
Син – сволочь!
Вузлар үтеп
Кеше булдың безнең җилкәдә…52
 

Без бүген бик аптырыйбыз инде: нигә бездә әхлак бозылды? Аның бик күп социаль-сәяси-экономик сәбәпләре арасында берсе менә бу: «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр…» (Риза Фәхретдинов).

Юк, язучы булуы кыен түгел. Әнә бит акыл иясе Риза казый, тарихчы, әйткән дә бетергән…

Татарстан яшьләре. – 1990. – 12 апрель

«Герман җире яшел үлән»

Беренче бөтендөнья сугышы башланып китү тарихның барышын тизләтә. Германиянең бу сугышта Төркия белән бер союзда торып сугышуы, Россия армиясендә мөселманнарның шактый күп булуы төрек милләтчеләренең эшкә ашмас хыялларын тагын бер тапкыр канатландырып җибәрә. Төрек милләтчеләре, бу сугышның да талау, империалистик сугыш икәнлеген искә алмыйча, «мөселманнар белән кяферләр арасындагы сугыш» турында искереп беткән мирасны яңарталар. Кяфер – мөселман булмаган кеше. Ләкин бу сугышта Төркиянең союзнигы Германия үзе дә «кяфер» дәүләте иде. Югыйсә исәп бик гади иде: сугыш Россия белән барганлыктан, рус армиясе составындагы мөселман солдатларының аңына, рухына тәэсир ясау, шуның белән аларны үз якларына аудару һ. б. Шул максатларны күздә тотып, Германиядә татар телендә китап бастыру, газета, календарь чыгару кебек чаралар уздыруның бөтен бер программасы билгеләнә. Төрек милләтчеләре «газават мәҗбүри» дигән лозунг күтәрәләр һәм бу сугышта, гомумән, империалистик дәүләтләргә каршы түгел, ә француз, рус, инглиз милләтләренә каршы көрәшкә чакыралар, бу милләтләргә карата дошманлык орлыгы чәчәләр. Мондый пропаганда бигрәк тә Германиягә, Австро-Венгриягә әсирлеккә төшкән мөселман солдатлары арасында җәелдереп җибәрелә. Бу максатка хезмәт иткән әдәби-публицистик чыганакларның безгә мәгълүм булганнары түбәндәгеләр:

1. Газеталар. Болар гыйльми китапханәләрдә сакланмаганнар, аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин.

2. «Яңа Шәрык» типографиясендә татар телендә басылып чыккан китаплар: әлифба, уку китабы, «Алмания-Шәрык» җыентыгы һ. б. Уку китабын без шартлы рәвештә «Әсирләр китабы» дип йөртербез, чөнки аның тышлык бите югалган.

3. Татар әсирләренең авыз иҗатын туплаган китаплар.

Сугыш башланып, Германия тылына беренче татар әсирләре озатылу белән, Германиядәге исламчылар һәм төрекчеләр сугышның характерын дини мәсьәләгә кайтарып аңлаткан ике газета чыгаралар: «Җиһадел ислам» һәм «Җиһад» газеталары. Беренчесен мәгълүм журналистлар Габдерәшит Ибраһимов һәм Галимҗан Идриси чыгаралар. (Галимҗан Идриси – татар журналисты. «Шура» мөхбире буларак, Төркиягә бара һәм Беренче бөтендөнья сугышы аркасында Ватанына кайта алмыйча кала. Бераздан Германиягә барып чыга. Әсирләр арасында эшли, татарча газета чыгара. Егерменче елларда «Татарстан» газетасының Берлиндагы мөхбире булып хезмәт итә. Г. Идрисинең Германиядә Совет хөкүмәте эшләрен башкаруы «Татарстан» газетасының шул чордагы саннарында яктыртылган. Болар минем архивымда байтак тупланган. Г. Идрисинең улы Илдар Идриси – М. Җәлилне камерада күргән иректәге татарлардан иң соңгы шаһит.) «Җиһад» газетасы исә җилем басмада чыккан, Казан университеты китапханәсенең Сирәк кулъязмалар бүлегендә аның бер кисәге генә саклана. Шуңа күрә газетаның юнәлеше турында сүз алып баруы кыен. Ләкин һәр ике газетаның исеменә «Җиһад» сүзе кертелү аларның тоткан юлларын күрсәтеп тора: җиһад – «изге сугыш» дигән сүз.

Татар әсирләре өчен чыгарылган газеталарның тагын берсе «Татар иле» дип атала. Аның гыйльми исемлеккә теркәлгән тулы төпләме Истанбулда бер шәхси коллекциядә саклана, диелә. Ләкин моның төпләмен аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин. Чөнки әсирлектән туган иленә кайтып китүчеләргә аны бүләк итеп биргәннәр; ул кечкенә форматта басылган һәм нибары сигез саны гына чыккан. Вюнсдорфта нәшер ителгән бу газетада татар әдәбиятының кечкенә бер агымын күзәтергә мөмкин. Андагы материаллар Ватаныннан аерылган татар солдатының уй-кичерешләрен, сугышка мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Газетаның һәр саны икешәр тираж белән басылган, ләкин сатып алучылар саны 200–300 кеше белән чикләнгән. Сатып алучылар санын арттыру җәһәтеннән булса кирәк, анда татар халык иҗаты әсәрләренә дә урын бирелгән.

Кеше рухы өчен көрәш бара… Хәрби лагерьларга журналист Йосыф Акчура килә. Акчура янында атаклы Хәккый-паша басып тора. Җомга намазы укыталар, ислам берлеге турында вәгазь сөйлиләр. Ләкин мондый тәрбия кичләре татарның демократик әдәбияты, җыры, иҗаты янәшәсендә югалып кала. Зюссенда (Цоссен. – Г. Х.), мәсәлән, Каюм Рахманкулов (татар мәгърифәтчесе Г. Рахманкуловның улы, тәрҗемәче С. Рахманколыйның энесе) татар труппасы оештыра. Алар «Казанга сәяхәт»не (И. Казаков әсәре) куялар, концерт кую өчен татар гармуннары ясыйлар. Башка милләт әсирләре, татар телен аңламаганлыктан, пантомима оештырып җибәрәләр.

Бәйрәм көннәрендә лагерьга немец алпавытлары, буржуалары килә. Әтисе, әнисе, җиткән кызы. Бу да шәхес өчен көрәш. Алар лагерь башлыкларыннан үз кызларына ошардай берәр татар егетен куна җибәрүне сорыйлар. Кияү булырлык немец егетләре сугышта үлеп калганнар. Немец кызына өйләнсәң, азат итәләр. Журналист Йосыф Акчура исә Төркиягә китәргә өнди. Анда да татар егетләренә шартлар әйбәт – өйләнеп калучыларга йортлар биреләчәк икән. Шундый шартларда «Татар иле» дигән газета әсирнең бердәнбер иптәшенә әверелә.

Әсирләр газетасына урнаштырылган шигырьләр чын мәгънәсендә тормышчан әсәрләр: алар кеше рухы өчен көрәш кызган вакытта мәйданга чыгалар.

Газетада «М» псевдонимы белән басылган бер шигырь бар. «М» псевдонимы белән заманында М. Галәү шигырьләре басылганлыгы билгеле. Шигырь аныкымы? Әллә әсирләр арасыннан берәрсе язганмы? Әсир булса, ни өчен шигырьдә үзенең исемен күрсәтми? Сирәк кенә, берәр генә шигырь язган кешегә псевдоним астына яшеренү характерлы түгел бит. Һәрхәлдә, шигырь тоткынлыкта яткан кешеләрнең эчке дөньясына бик тә туры килә. Шигырь «Өмид өзмә» дип атала.

 
Бәхетсез баш! Гарип, мескен, әсир баш.
Сөрелгән һәм сүгелгән, әй фәкыйрь баш.
Кайчан синнән бу михнәтләр китәрләр?
Кайчан бу «хөр» кара көннәр үтәрләр?
 

Вюнсдорф лагере Германиядәге барлык татар әсирләренең мәдәният учагына әверелгән. Монда татарча спектакльләр, концертлар куелган, укыту эше юлга салынган. Әсирләрнең бик күбесе татарча, русча укый-яза белгәннәр, татар әдәбияты белән яхшы ук таныш булганнар. Алар янына Германиянең галимнәре килеп йөргән. Мәсәлән, газетаның 5 нче санында Пипер исемле галимнең «Татарларыбыз» дигән мәкаләсе бар. Пипер Вюнсдорфта әсирләр белән аралашып яшәгән. Үзенең мәкаләсендә ул татар егетләрендәге гүзәл сыйфатларга сокланып яза. Ул татарларның тырышлыгы, иген эшен яхшы белүе, намуслылыгы һәм иң авыр көннәрдә «иптәшләре турында уйланулары… бер-берләренә үлә язып ярдәм итүләре» турында яза. Лагерь шулай итеп кешеләрдә интернационализм хисләре тәрбияләүче учакка әйләнә.

Вюнсдорф лагерендагы әсирләр арасында укыту-тәрбия эшләренә зур игътибар бирелгән. Әсирләр рус, немец телләрен өйрәнгәннәр, укый-яза белмәүчеләрне үз телләрендә укырга-язарга өйрәткәннәр. «Хәзер лагерьда татарча, алманча, русча укучы иптәшләрнең саны көннән-көн күбәя башлады», – дип яза газета үзенең 1 нче санында. Әсирләр арасында мәдәни-агарту эшләре алып бару өчен «Яңа оешма» төзелә. Бу оешманың вазифалары түбәндәгеләр була:

1. Лагерьдагы әсирләрнең күңелен ачар өчен атна саен «Әдәбият кичәсе» ясалачак. Ул кичне берәр сәгать әсирләргә кирәкле булган мәсьәләләр хакында сөйләнәчәк. Аннан соң теләгән кешеләр тарафыннан биюләр вә җырлар тәртип ителәчәк.

2. Татар барагындагы блокта буфет булачак. Моннан тыш, шушы ук оешма тарафыннан әсирләр өчен дини бәйрәм – Мәүлид кичәсе дә уздырыла. Хәер, бу дини бәйрәм дә, нигездә, Ватаннарын сагынган әсирләрнең әдәби кичәсенә әверелә. Мәсәлән, анда «Ашказар», «Мәдинәкәй», «Тәфтиләү» көйләренең тарихы сөйләнә, шул ук вакытта алар сәхнә артыннан башкарыла да. Бу хәл «тыңлаучыларга чиксез тәэсир итә вә, чынлап та, күздән яшь агыза». Шул ук көйләрне музыка коралларында да уйныйлар. Тагы да кызык бер факт: ислам дине теләсә нинди бәйрәмдә Коръән, намаз укудан башка бер төрле инсценировканы да күздә тотмый. Ләкин бу бәйрәмгә сәнгать элементларын кертеп җибәрәләр. Хәзрәт сәхнәгә ике кыз – «фәрештәләр» белән чыгып баса. Диннең кырыс хөкеме мондый артистлык өчен хәзрәтне асып куяр иде! «Бу тантанадан соң, – дип яза газета, – төнге сәгать бер ярымнарга кадәр бәйрәм чәйләре… эчелде».

Икенче көнне кич белән шул ук зиннәтле театр барагында «Аң» труппасы тарафыннан театр уйнала. Уеннан соң труппа файдасына акча җыю оештырыла.

Күргәнебезчә, әсирләр арасында сәхнә әсәрләре дә куелган. Алай гына да түгел, лагерьда биюгә өйрәтү түгәрәге дә эшләгән. Мәсәлән, газета бу түгәрәк җитәкчесенең «һәр атнага ике төрле танцы өйрәтәм» дип тә, ике ай буена бары бер «Краковяк»ны гына өйрәтүен тәнкыйть итеп яза. Вюнсдорфтагы татар әсирләренең барысы да бальный танецка өйрәнеп кайта.

Апрель аенда Вюнсдорфтагы татар әсирләре, якын-тирәдәге бөтен якташларын чакырып, Сабантуй бәйрәме ясыйлар. Сабантуйга берничә атна алдан әзерлек башлана. Моны карарга килгән җирле халык «бу кадәр юклык, кайгы, хәсрәт эчендә яшәгән кешеләрдә бу дәрәҗәдә хөсне табигать (матур холык), низам (тәртип) һәм һәрнәрсәдә артыгы белән рәт күрү»гә гаҗәпкә кала. Бөтен Европаны канга батыру өчен планнар төзегән, озак еллар кан һәм тимер сәясәте алып барган Гогенцоллерннарның пайтәхете Берлин янында татар крестьянының горур рәвештә хезмәт бәйрәмен уздыруы – чыннан да, тарихта сирәк очравы ихтимал булган хәл. Сабантуйны ачып җибәргән дога да бөтенләй реаль теләкләргә кайтып кала: Сабантуй алдыннан «бөтен нәбатәт53 вә хәйванаткә яңа тормыш, яңа җан биргән бу яз башының бәндәләргә дә ашлыкка муллык, канга сафлык, җиһанга тынычлык бирүен» теләп дога кылына. Әлбәттә, әсир солдатның туган иленә кайтуы җиһанның тынычлыгына бәйле иде. «Ашлыкка-муллык» дигән теләк әйткәндә дә немец алпавытының иген басулары турында сүз бармый: монда әсир үз иле – Идел, Мишә, Сакмар, Җаек буйларындагы муллык турында хыяллана. Әнә шуңа күрә әсирләр Сабантуй программасын бөтенләй үзенчәлекле итеп төзиләр. Алар татарча киенеп, мәйдан уртасына сабан, тырмалар белән чыгалар (шәхси архивларда бу процессны төшергән фотолар очрый). Әсирләр җир сөрү, тырмалау процессларын күрсәткәч, йомырка катыштырып орлык чәчәләр. Җир өстендәге йомыркаларны балалар җыеп алалар. Бактың исә сугыш крестьяннар өчен бөтенләй ят нәрсә икән. Крестьян тормышының бөтен мәгънәсе әнә шундый тыныч хезмәттә, туклык, муллык өчен көрәштә икән. Крестьян әнә шулай бөтендөнья сугышын кабызып җибәргән Гогенцоллерннарның борын төбендә – Берлин янында иген үстерүгә, тыныч хезмәткә гимн җырлаган.

1
...
...
15