Тарихилык – матур әдәбиятның нигез ташларыннан берсе. Тарихилык – вакыйгаларны тасвирлаганда аларны башка күренешләр белән бәйлелектә, конкретлыкта тасвирлауның диалектик принцибы. «Карурман»га керәбез: андагы төп әсәрләрнең берсе булган «Таш диварлар авазы» циклы безне катлаулы тарихи вакыйгаларга алып китә. Монда болгар чәчәненең язмышы: ханнар данын җырлаудан баш тарткан өчен аның кулларына богау салып, сазын тартып алып, күзләрен чокып чыгаралар. Шагыйрьне төрмә көтә – җирдә аның каеннары сыкрап кала. Безнең күз алдында – тарихның бер кисәге, явыз ханнар заманы, шагыйрь язмышы. 1600 ел. Римда гали акыл иясе Джордано Бруноны яндыралар.
Чиркәү чаңнары
Шомлы кагалар.
Мәйданда инде
Утлар ягалар.
Хакыйкать өчен
Янармын дөрләп,
Ваз кичкәнемне
Көтмәсен җәллад.
Монда да хакыйкать белән кара көч бәрелешә. Пугачёв полковнигы Мәсәгут Гомәрев, боярларны өркетеп, меңләгән кешене ияртеп азатлык көрәшенә күтәрелгән баһадир егет Казан төрмәсендә ята. Монда да:
Җыенга чакырып,
Залимнәр чаң кага.
Дарларга асылган
Дусларым чайкала.
Ниһаять, фашистлар төрмәсендә үлемгә хөкем ителгән Муса Җәлил. Шагыйрьнең «каны белән язган соңгы» җыры фашизмга гаепләү акты булып яңгырый. Бу, бәлки, соңгы корбандыр?
Ләкин җирдә гаделлек белән явызлык арасында көрәш бетмәгән әле. Ул көрәш гел корбаннар сорап тора. «Торналар җыры легендасы»нда мондый юллар бар:
Кемне күрәм? Тагын тоткын…
Бәлки, соңгы корбандыр…
Төрмә диварлары тагын нәрсә сөйли ала соң? 1963 елның язгы таңында Испаниянең Карабанчель төрмәсендә үлем җәзасына хөкем ителгән Х. Гримауны – испан эшчеләр хәрәкәтенең җитәкчесен – җәлладлар атарга алып чыгалар. Таш диварлар әнә шул фаҗигагә тетрәнә. «Ләйсән тамчылары аның керфекләреннән, соңгы сүзләрен пышылдаган иреннәреннән агып төште».
Күренә ки, болар барысы да – тарихи вакыйгалар, үткәндәге конкрет вакыйгалар. Ләкин шагыйрь каләме астында болар – бүгенге хәлләр. Чилидагы соңгы вакыйгалар моңа шаһит: җирдә сыйнфый көрәш дәвам итә. Планетаның әле теге, әле бу почмагында фашизм баш калкыткалап тора. Фашизм хезмәт халкын яклап көрәшкә күтәрелгән Ватан улларына карата шәфкатьне белми. Моннан өч йөз ел элек инквизиция салкын кан белән Джордано Бруноны ничек утта яндырса, Екатерина II әмере белән мәйданда моннан ике йөз ел элек бүкән өстендә Пугачёв ничек туракланган булса, фашистлар нәкъ шундый ук салкын кан белән Муса Җәлилне, Ю. Фучикны үтерделәр. Чилидагы фашистик хунта әле ике-өч ай элек кенә Чилиның бөек улы Сальвадор Альендены үтерде, үз Ватанындагы фаҗигане патриот-шагыйрь Пабло Неруда күтәрә алмады, һәлак булды.
Җирдә көрәш, сыйнфый көрәш бара. Бу көрәш корбаннар сорый. Шагыйрьнең исә бер генә минутка да моны онытырга хакы юк. «Шагыйрь» әнә шулай моннан 200–300–900 ел элеккеге вакыйгаларны тасвирласа да, аларны бүгенге көн белән бәйли, ерактагы вакыйгалар белән бүгенге арасына күпер сала…
«Карурман» – катлаулы мәсьәләләрне күтәргән җитди китап. Автор анда бүгенге көн шагыйренең урынын билгеләргә омтыла. Аның бу турыда уйлануларыннан бер нәрсә аңлашыла: бүгенге шагыйрь пассив хисләр колы гына булып кала алмый. Шагыйрьнең урыны җирдә гаделлек өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында. Бу сызыкны аңа Байроннар, Петёфилар, Пушкиннар, Тукайлар, Ш. Фидаилар, Җәлилләр күрсәткән. Гуманист шагыйрьләр элек-электән яхшылык белән явызлыкның иң нык бәрелешкән, кисешкән нокталарында булганнар, шул ноктадан торып көрәшкәннәр, шунда җиңгәннәр яки һәлак булганнар. И. Юзеев, әнә шул хакыйкатьне бик тирәннән аңлагач кына, кулына каләм алып, бу китабын әзерли башлаган.
Китап кадәр китап булгач, ул инде гел энҗе-якутлардан гына тормыйдыр. Шундый зур темалар күтәрелгән, җитди фәлсәфи фикерләрдән торган «Карурман» җыентыгына, шагыйрьнең башка характердагырак китапларына керергә тиеш булып, монда адашып кына килеп эләккән әсәрләр дә очрый. Аларның күтәргән мәсьәләләре алда телгә алынган зур мәсьәләләрдән күпкә түбән. «Яшьлек дустыма», «Көнләшү», «Зоопарк бухгалтеры исәбе» һ. б. дип тезеп китәргә исәп юк түгел иде – әлеге өч шигырьдән башкалары барысы да бер-берсен тулыландыра торган сәнгать әсәрләре икән.
Шагыйрьләргә киңәш бирүе, аларны тәнкыйть итүе – авыр нәрсә. Илдар Юзеев кебек поэзиягә ихлас күңелдән бирелгән тыйнак шагыйрьнең иҗаты турында сүз йөртүе тагы да авыррак. Дөресен генә әйткәндә, И. Юзеевның язмышыннан көнләшерлек: менә егерме еллар буе инде ул җыр, шигырь сөюче эшче, колхозчы, студент яшьләрнең яраткан шагыйре булып килә.
Социалистик Татарстан. – 1974. – 3 февраль
Соңгы бер-ике ел эчендә иҗат эше буенча куелган докладларда, язылган мәкаләләрдә «Татарстан Язучылар союзында йөз кырыклап союз члены бар» дигән җөмлә еш очрый. Бу җөмлә хәзер ниндидер бер күрсәткечкә, әдәбиятта ирешелгән дәрәҗәләрнең бер параметрына әйләнде сыман.
Бездә хәзер язучыларның зур отряды барлыкка килде. Бу отряд үзенең белеме, теоретик әзерлеге, гомумән, сыйфаты ягыннан бик нык үзгәрде. Хәзер яшь язучыларны әдәбиятка тарту, аларга ярдәм итүнең күптөрле формалары ачылды, авылларда, район үзәкләрендә, культура сарайлары каршында күпсанлы әдәби берләшмәләр барлыкка килде. Язучылар союзы членнарының саны, һичшиксез, киләчәктә тә үсәчәк. Моның өчен безнең республикада резервлар бик мул. Язучылар союзына членлыкка кабул иткәндә, беренче чиратта, әлбәттә, яшь кешенең талантына, иҗатының активлыгына, әсәрләренең югары идеялелегенә карыйлар. Союзга керү бик үк җиңел эш түгел. Правление каршындагы кабул итү комиссиясендә танылган каләм осталары, кемнең кем булуына карамастан, туп-турысын әйтеп бәя бирә торган принципиаль язучылар эшли. Яңа кабул ителә торган кешенең иҗатын аларга кадәр иҗат секциясе, алардан соң правление утырышы карый. Шуңа күрә юклы-барлы язмаларың белән, әдәбиятта үз тавышың булмаган көе, иҗат активлыгың булмаган көе, язучылар отрядына рәсми член булып керү мөмкин түгел.
Шулай да отрядның саны продуктив язучылар хисабына, бер яктан, арта барса, икенче яктан, ни сәбәптәндер, язмаучылар, әдәби процесста катнашмаучылар катлавы барлыкка килә. Картаялармы? Юк, яшь артканнан активлык, талант кимеми. Язмаучылар, әдәби процесста катнашмаучылар төрле буын вәкилләре арасында очрый. Хәтта Союзга моннан биш-алты ел элек кабул ителгән яшьләр арасында да бар мондыйлар. Димәк, Язучылар союзына яңа член кабул иткәндә кешене әле чыккан беренче китабы буенча гына бәяләмәскә, аның киләчәктәге иҗат перспективаларын, эчке дөньясындагы «байлыгы»н чамаларга кирәк була. Югыйсә Язучылар союзына кабул ителү белән иҗаты пассивлашкан иптәшләр юк түгел. Чөнки аның төп әйтер сүзе, язар материалы әлеге беренче китапларына кереп беткән була. Гадәттә, аның алга барырлык мөмкинлеге чикләнә, әлеге иптәш еш кына яшьлеген, узган гомерен, авылын сагына башлый, йә үгет-нәсыйхәт бирә, йә декларатив риторикага ташлана.
Без – күп, чыннан да, сан ягыннан йөз иллегә җитеп киләбез, әмма әдәби процесста актив катнашучылар (уңышлы әсәр иҗат итүче, рецензияләр язучы, иҗат берләшмәләрендә катнашучы) һич тә йөз кырык түгел. Ихтимал, шуның яртысы гынадыр. Бу – гаҗәп, әмма факт.
Инде активлык үзе нәрсә? Шул турыда берничә сүз. Гомер буе актив язучы була, ул сиңа үзенең әсәрләре белән республикабызда чыккан барлык газета-журналларда катнаша, Казан, Мәскәү нәшриятларына кулъязмаларын китереп тапшыра, китаплар чыгара. Бу язучы, чыннан да, бик актив. Ләкин язган, басылган әйберләрен укып карагач, әлеге иптәшнең активлыгын бераз киметебрәк торса да ярыйсы икәнлегенә ышанасың. Берәүгә дә сер түгел, кәгазь мәсьәләсе – зур мәсьәлә. Ул үзенә мөнәсәбәттә бик зур саклык сорый, исрафчыллыкны гафу итми. Әдәби процесста бернинди эз калдырмый торган әлеге язучының гадәттән тыш активлыгы экономик зыян гына китереп калмый, мораль зыян да ясый: аның әлеге «йөрәктән чыкмаган» суррогат әсәрләре кемнеңдер чын сәнгать әсәренә комачау итә, әдәбият дөньясын төссез әсәр баса, кемгәдер кәгазь табаклары җитми…
Димәк, язучының иҗат активлыгы ул әле һич тә күп язу, күп китап чыгару белән билгеләнми. Иҗат активлыгы – язучының тормышка актив мөнәсәбәте дигән сүз. Чыннан да, әгәр язучы бүгенге җәмгыятьтәге китап укучыны активлаштырмаса, бүгенге төзүчегә, механизаторга, солдатка, студентка, галимгә, сыер савучыга югары идеяле чын сәнгать әсәре бирмәсә, аның нәшрият юлында актив булуыннан кемгә файда?
Чыңгыз Айтматов ике-өч елга бер повесть бирә. Сан ягыннан караганда, күрәсез, ул актив түгел. Ләкин тормыш проблемаларын күтәреп, югары идеяле, чын сәнгать әсәрләре белән укучы күңеленә тәэсир итү ягыннан ул – бүгенге көндәге иң актив язучыларның берсе. Сүз әнә шундый активлык турында барырга тиеш. Әлеге «үзе өчен генә актив» язучының икенче бер хәвефле ягы бар: ул күп яза, димәк, укучы күзенә күп күренә, һәм ул укучының әдәби зәвыгын боза. Монысы исә иң зур бәла.
Язучыларның VIII съездын каршылау уңае белән басылган материаллар арасында әдәби тәнкыйтьне тагын да үстерү, тагын да тирәнәйтү кирәклеге турында бер мәкалә күренде. Бу фикергә кушылып, тагын шуны да әйтергә кирәк: бездә кайвакытта яңа баш калкыткан яшь авторның әсәрен тәнкыйть итәм дип, гел аның кимчелекләренә генә тукталу, шуны гына төртеп күрсәтү гадәте бар. Тәнкыйтьче икәнсең, ничек язылганын гына түгел, ничек язылырга тиеш икәнлеген дә күрсәт. Үзенә генә хас уңышлары, үз манерасы, үз кимчелекләре белән әдәбиятка килеп кергән яңа автор кайвакытта ни өчендер берәүләрне сагайта. Һәм таланты күренгән бу яңа иптәшкә ярдәм итәсе урында аның иҗатыннан тырышып-тырышып кимчелек эзлиләр. Ничек язасы? Моны әйтмиләр… «Талант, – диде В. И. Ленин, – сирәк була торган нәрсә. Аны, саклык белән булышлык күрсәтеп, үстерергә кирәк». Ләкин яңа әсәрнең гел кимчелекләренә генә игътибар юнәлтүне башлап язучыга карата «саклык белән булышлык» күрсәтү дип атап булмый.
Үзе яза алмаган, үзе күп еллар инде берни дә язмаган «каләмдәш» еш кына яңа әсәргә бәя бирә. Әлеге «язмый торган каләмдәш» яңа әсәргә моннан утыз-кырык ел элек куелган өлгеләр, таләпләр белән килә. Яңа әсәр исә бу өлгеләргә туры килми, чөнки авторы – яңа заман кешесе. Әнә шуның аркасында безнең бүгенге әдәбиятыбызда элекке жанр өлгесеннән аз гына читкә киткән әсәрләргә бәя биргәндә аптырап калалар. Ул җәһәттән илебездәге рус һәм башка халыкларның әдәбияты бик кыю адымнар ясый. Анда хәзер жанрлар арадашлыгы үзен аклады.
Узган ел әдәби тәнкыйтьтә, татар прозаикларына Чыңгыз Айтматов әсәрләре кебек дөнья күләменә чыгарлык әсәрләр язарга иде дигән теләк белдерелгәч, Г. Минский: «Ч. Айтматов әсәрләре дәрәҗәсен безнең әдәбиятыбыз утызынчы-кырыгынчы елларда ук узган иде», – дип әйтеп куйды. Алай икән, димәк, без җитмешенче елларда инде әллә кая киткәнбез, бик нык үскәнбез!
Сөйләнү – сөйләнү инде ул, әмма фактлар башка нәрсә турында әйтәләр: әгәр андый әсәрләребез булса, аларны инде рус телендә генә түгел, башка телләрдә дә басарлар, үзәк һәм чит ил студияләре бу әсәрдән фильмнар эшләрләр, кыскасы, дөнья шаулар иде. Юк бит. Шулай икән, үсәргә кирәк. Югарыга карап фикер ит, дигәннәр бабайлар… Кыскасы, прозабызның әле киң колач алып заманча үсеп китә алганы юк. Безнең прозаиклар активлыклары ягыннан шагыйрьләрдән күп калышалар. Моны һич тә боргаланмыйча әйтергә кирәк. Дөрес, заманның үз «Акчарлаклар»ы, «Кызыл чәчәкләр»е, үз «Агыйдел»е, үз «Сиваш»ы, үз «Йөзек кашы» булган. Ләкин бит Ч. Айтматовны мисалга китергәндә, бездә элек берни дә булмаган дип әйтелмәгән, ә бары тик бүгенге көн «Акчарлаклар»ы, «Кызыл чәчәкләр»е, «Агыйдел»ләре, «Сиваш»лары, «Йөзек кашлары» кайда? дигән мәгънәдә сорау куелган иде.
Бу сорауга, минемчә, бары тик яңа сәнгать әсәрләре язып кына җавап биреп була.
Соңгы вакытларда аңа чыккан китапларның барысына да тәнкыйть сүзе эләкмәве, тәнкыйтьнең исә күбрәк мактау белән шөгыльләнүе турында бик еш әйтелә. Бу фикерләрдә хаклылык бар. Әмма КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турында» карары чыкканнан соң, газета-журнал битләрендә тәнкыйть материалларының шактый җанлануы, тәнкыйтьнең тирәнрәк, таләпчәнрәк була башлавын кем генә инкяр итәр икән? Моны күрми калу гаделсезлек булыр иде.
Әдәби рецензияләрдә кискен тәнкыйть сүзенә караганда мактау сүзе күбрәк ишетелә, диләр. Бу чыннан да шулай. Тәнкыйть мәкаләсе язасы килгән кеше күбрәк позитив материал белән кызыксына. Мактау язу – тәнкыйтьче өчен җиңелрәк юл, үпкә-сапкылар булмый, рәнҗүләр булмый. Ләкин шунысы бар: тәнкыйть сүзенең иң ачысы эчке рецензияләр системасы белән әйтелеп бара. Соңгы ике-өч ел эчендә Татарстан китап нәшрияты китап продукциясенә таләбен бик нык арттырды. Нәшриятның бүгенге редакторлары, башка җаваплы иптәшләр чеп-чи халтураны дөньяга чыгаруга юл куярлар дигән уй берәүнең дә башына килмәс.
О проекте
О подписке