«Университетны тәмамлап чыктым» дигән яшь язучыдан күп нәрсә таләп ителә. Университет белемгә сусаган, үзенең дөньяга карашын киңәйтергә, белемен, культурасын үстерергә теләгән яшьләр өчен зур мөмкинлекләр тудырган. Монда телләр, әдәбиятлар, иҗтимагый фәннәр өйрәнү, спорт, сәнгать-эстетика мәсьәләләре югары дәрәҗәгә куелган. Татар филологиясе бүлеге студентлары, бигрәк тә үзләре иҗат эше белән шөгыльләнгәннәре, танылган язучылар, галимнәр, культура-сәнгать эшлеклеләре белән еш күрешәләр, фикер алышалар. Моның исә күптәнге күркәм традицияләре бар. Әле илленче еллар башында ук бүлек студентлары белән очрашуга композиторлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи килеп йөри иде. Язучылар, композиторлар белән очрашу университетның барлык факультетлары өчен дә зур бәйрәмгә әйләнә иде. Мондый очрашу кичәләрен оештыруга университетның проректоры, профессор Искәндәр Шәфигуллин зур көч куя. Ул елларда студентларның әдәби иҗат түгәрәкләре утырышына Уфадан махсус рәвештә Мостай Кәрим, Хәким Гыйләҗев, Гыйлемдар Рамазановлар килә. Казан дәүләт педагогия институтында укучы Әнгам Атнабаев та университеттагы каләмдәшләре белән көч сынаша, иҗат түгәрәгенең утырышларын калдырмый. Университет студентлары алдында язучылар Ә. Ерикәй, Р. Ишморат, Н. Арсланов, Ә. Исхак, А. Расих, Ә. Еники, Г. Бәширов, С. Хәким, X. Туфан, Н. Исәнбәт, X. Ярми, скульптор Б. Урманче һ. б. чыгыш ясыйлар. Бу матур традиция әле дә дәвам итә. Студентларның иҗади түгәрәгенә, аудиторияләргә Н. Фәттах, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Сәлимҗанов, Т. Миңнуллин, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин кебек иҗат кешеләре еш килә. Һәр очрашу яшь иҗади көчләр өчен һичшиксез зур тәэсир ясый, һәр очрашудан яшьләр файдалы сабак ала. Моннан тыш, Татарстан Язучылар союзы идарәсе дә университетның иҗат көчләрен даими рәвештә күз астында тота. Язучылар оешмасы каршындагы тәнкыйть, поэзия, проза, тәрҗемә секцияләренең эшендә, семинарларда студентлар зур теләк белән катнашалар. Мондый бердәм иҗади эшнең никадәр файдалы, нәтиҗәле икәнлеген күрсәтеп торучы байтак фактлар бар. Университетта укучы иҗади яшьләрнең беренче әсәрләре – тәнкыйть мәкаләсеме ул, хикәя яки шигырьме – «Казан утлары» журналында да басыла. «Казан утлары»нда басылу исә бик җитди хәл, бу инде, бер дә шиксез, зур иҗат юлына «заявка» биреп кую дигән сүз. Тагын шунысы да бар: Татарстан Язучылар союзындагы йөз иллеләп язучының илле бише Казан университетында белем алган! Зур әдәби дөньяга чыкканчы, болар үзләренең каләмнәрен нәкъ менә университетта укыган чорда тибрәтеп караганнар…
…Июнь ае. Һәр елны июнь ахырында, Ленин урамындагы юкә чәчәкләреннән бал коелганда, диплом алган йөзләгән яшьләр университет белән саубуллашырга Володя Ульянов һәйкәле янына киләләр. Кыска төн узып, кояш нурлары университет ансамбленең борынгы гөмбәзләренә агылганда, бу мәйданда җырлар яңгырый. Монда татарча да, русча да, инглизчә дә, латинча «Гаудеамус»ны да җырлыйлар. Әмма җырларның төп мәгънәсе бер генә:
Сакланыр мәңге хәтердә университет…
Социалистик Татарстан. – 1979. – 25 декабрь
День и ночь прядут метели
В двести тысяч веретён…
Городок в снегах затерян
И снегами заметён.
М. Исаковский«Чистай дәфтәре»ннән
Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә – кырык беренче елның 19 ноябрендә – «Правда» газетасы Михаил Исаковскийның «Улыма әмер» исемле шигырен бастырып чыгарды. Сугышның дәһшәтле, бик хәтәр авыр бер атнасында бу шигырь тирән тылдагы, фронттагы барлык халыкның йөрәген тетрәтеп алды. Шигырьдә фашист афәтенә дучар булган карт ана улына әмер бирә, иң изге теләген белдерә. «Сөекле улым! Тизрәк җиргә иел дә күз яшенә чыланган сүземне тыңла! Улым! Синең әниеңнең бүген бер тәгам ризыгы, торыр җире, урыны юк. Ишетәсеңме, улым, сугышта беренче бул! Шакшы ерткычларны утта яндыр, машинаң белән таптат. Минем мәңгелек хәер-фатихам бу сиңа…»
Җан тетрәткеч бу сүзләр безнең Татарстан җирендә – Чистай шәһәренең Толстой урамында, 138 нче йортта иҗат ителгән. (Зур шагыйрьләрнең биографиясендә кызыклы очраклар була: «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә чыгарылган китапта М. Исаковскийның бу шигыре нәкъ менә 138 нче шигырь булып кергән.)
Исаковский Бөек Ватан сугышы башланып эвакуация белән Чистайга кайтканчы ук үзебезнеке иде. Ул – безнең балачакныкы иде. Тукайлар, Такташлар рәтендә нәкъ шулар кебек үк үз, якын Исаковский бар иде. Аны һич тә, берәү дә «татарча язмый» дип башына да китерми иде, аның «Саубуллашу», «Катюша», «И кто его знает…» кебек җырлары Тукайның «Туган тел»е, Такташның «Урман кызы» белән бергә безнең балачакның рухи байлыгы булды, дөресен генә әйткәндә, без Исаковскийны рус шагыйре дип аерып куймый идек, чөнки ул гел безнеңчә сөйли, безнеңчә сагыш катыш моңлана, шатлана иде.
Озак еллар үткәч, миңа Исаковскийның җырларын ерак диңгезләр, таулар артында тыңларга туры килде. Шунысы кызык: «Катюша»ны күп халыклар тәрҗемә итеп тормыйлар, рус телендә, ватып-җимереп булса да, җырларга тырышалар. Бу җырны мин җиләс Балеар утравының экзотикалы Пальма портында испаннар авызыннан тыңладым, Шри-Ланка башкаласы Коломбо шәһәрендә дә ишеттем. «Катюша» – интернациональ! Ул – бөтен халыкныкы! Шагыйрь өчен шуннан да зур бәхет булуы мөмкинмени?!
Исаковскийның җырлары татар авылларына бернинди кичегүсез С. Сәйдәшев, Җ. Фәйзи, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, М. Мозаффаров, С. Хәким, С. Урайский, Ә. Ерикәй җырлары белән бергә үз булып килеп тора иде һәм бер ишетүгә үз булып кала иде. Аның мәшһүр «Огонёк» җыры да безнең Татарстан җирендә Исаковскийның Чистайда яшәгән соңгы айларында иҗат ителгән. «Огонёк» шигыре «Правда» газетасының 1943 елгы апрель санында басылып чыга. Бу шигырь бик күп композиторларны җәлеп итә, әмма никадәр генә күп көй язмасыннар, «Огонёк» үз сүзләренә тиң булырлык моң эзли. Нәтиҗәдә ул фронтка да, тылга да үзе тапкан көй белән килеп керә һәм бөтен халыкның күңелен яулап ала. Чистайда иҗат ителгән бу җырны 1944 елның җәендә бөтен фронт-окопларда, блиндажларда, походларда, вагоннарда, ял сәгатьләрендә җырлыйлар, җыр госпиталь палаталарына, армиянең үзешчән сәнгать коллективларына үтеп керә, аны чехлар, поляклар җырлый. Җырның текстын фронт газеталары баса. Бу көйгә сугыш тынып торган сәгатьләрдә урман аланнарында фронтовик солдатлар, офицерлар, шәфкать туташлары, зенитчицалар белән бииләр. «Огонёк» безнең татар авылларына да шул вакытта ук килеп җитте, моны хәрби әзерлек, әдәбият дәресләрендә укытучылар балаларга өйрәттеләр, бу җыр С. Хәкимнең «Юксыну» кебек сугыш вакытының аһ-зарын, сагышын, турылыклы мәхәббәт хисләрен, халык йөрәге тибешен үзенә сеңдергән бөек бер әсәр иде, һәм ул айлар, еллар буе илебездән дошманны куышты, зур имтихан тапшыручы халыкның рухи юлдашы булды.
Исаковский безнең халыкка, авылда ат җигеп, үгез җигеп җир сөргән, көлтә керткән, ындыр суккан авыл халкына, нигә шулкадәр якын булган? Моның хикмәте нәрсәдә? Шагыйрьләр исемлеге ул вакытта да зур иде бит, һәм нигә Исаковский ул кадәр якын, үз булып йөрәккә кереп, күңелгә сеңеп калган? Аның шигырьләрен кабат укыганда аңладым: шагыйрь нәкъ безгә якын булганны язган, без яратканны яраткан, без авыр югалтканны авыр кичергән икән. Аның лирикасында сугыш елларында безнең тормышны саклап калган мәшһүр бәрәңге, безнең тормыш юлдашыбыз булган ат-арба, сыерлар, зәңгәр урманнар, көлдә пешкән бәрәңге исе таралган көзге басулар, җитен көлтәләре, кибәнле-чүмәләле алтын-сары кырлар һәм шуларны өзелеп ярату, сагыну булган икән. Исаковскийның якын дусты, якташы Твардовскийга язган хаты бар. Чистайда әдәби кичә уздырганда, залда утырган кешеләрдән берәү теләген белдергән: поэзиядә мәхәббәт хисләре кебек нечкәрәк әйберләр турында язарга иде, ә атлар, салам йөкләре, карлы-маяклы юллар, камытлар турында укуы кызык түгел, дигән. Исаковский ул кичәдән кәефсезләнеп кайткан. Әмма атлар, камытлар, кибәннәр турындагы шигырьнең тылдагы батыр халык өчен кирәк икәнлегенә ышанычы кимемәгән.
М. Исаковский Татарстанда 1943 елның 25 июненә кадәр яши. Бу чорда аның иң популяр булган берничә җыры һәм сугыш темасына язылган күп шигырьләре туган. Аның фронтовик сугышчының сөю-сагыну, патриотизм, фидакярлек хисләрен әхлакый максимализм дәрәҗәсенә күтәргән «В лесу прифронтовом» җыры шулай ук Чистайда иҗат ителгән. 1942 елның 21 сентябрендә «Правда»да басылган бу җырның кулъязмасы Чистайда саклана. Матвей Блантер тарафыннан көйгә салынган гаҗәеп бөек хисләр – үзәк өзгеч сагыш, тыныч тормышка гимн, фашистларга нәфрәт хисләрен үзенә туплаган бу җыр безнең гаскәрләр белән бергә Варшаваны, Праганы, Берлинны фашистлардан азат итә, бу вальска безнең сугышчы солдат-офицерлар кыска ял сәгатьләрендә Польша, Чехословакия, Германия урамнарында, авыл-шәһәрләрендә дошман коллыгыннан азат ителгән поляк, чех, немец кызлары белән бииләр, үз илеңне сагыну, кадерен белү хисе, дошманны ныграк кыйнау, Европаны тизрәк азат итәргә омтылыш белән бергә кушылып, бөек әхлакый-рухи халәт тудыра. Исаковский сугыша, ул әнә шулай фронтта үзенең җыры белән алга бара.
Бездә берәр шагыйрьгә бәя бирәсе булса, беренче башлап, «ул – патриот» диләр. Әйе, патриотизм – безнең халкыбызның төп мораль сыйфаты. Әмма шагыйрь патриотизмы ул – катлаулырак, зуррак йөкле хис. Патриотик хисләрне лозунг формасында, декларатив формада белдереп була, шул ук хисләрне меңнәр, миллионнар күңелен кузгатып, ул күңелләрдә шул хисне арттыру, тәрбияләү юнәлешендә сәнгать әсәре тудырып була. М. Исаковский үзенең җырлары белән әнә шулай меңнәр, миллионнарны тәрбияләде.
Исаковский илленче еллардагы егет-кызларны яшьлек, тыныч хезмәт, кайнар мәхәббәт романтикасының көчле дулкыннарында берүзе диярлек тибрәтә алды. Мәхәббәт хисләренең, мәхәббәттә тугрылыкның бик кадерле, бик газиз чагы иде бу: сугыш беткән, халык иркен сулыш алган… Дөньяны шаккатырып, иркенләп эшлисе, хезмәт батырлыгы күрсәтәсе, классик әдәбият геройларыча сөясе, яратышасы килгән бер чор иде бу. Шагыйрьнең «Кубань казаклары» фильмы өчен язган җырлары («Каким ты был…», «Ой, цветёт калина») егерме-утыз еллар буе бөтен бер буынга рухи азык булды. Исаковскийның мәхәббәт җырларын радиодан, телевидениедән тыңлаганда («Одинокая гармонь», «Лучше нету того цвету»), яшьлекләре кырыгынчы-илленче елларга туры килгән кешеләр яшьлекләренә кире кайталар, шагыйрьнең якты, игелекле хезмәтенә рәхмәт белән аның истәлеге алдында башларын ияләр.
…Поэзиядә, гомумән, барысы да бар. Поэзия ул – бик бай, бик тере жанр, анда мәхәббәт тә, фәлсәфә дә, хис тә, кайнар яки салкын, салмак фикер-акыл да бар.
Ләкин кайчак шигырь китапларын укыйсың-укыйсың да нидәндер канәгатьсезләнеп куясың. Барысы да бар, барысы да шәп, әмма бодай басуында башакларны аерып йөргән, инеш буендагы баланның чәчәк атуын йөрәге белән тойган, бәрәңге басуларын, салам эскертләрен, кыйгач рәт булып күк гөмбәзеннән узучы очар кошлар моңын сагышлаган Исаковский юклыгы сизелеп, йөрәк чәнчеп куя. Исаковскийның бөек гуманистик шигырьләренә күз төшергәләп алу бервакытта да артык булмас иде…
Социалистик Татарстан. – 1980. – 19 гыйнвар
О проекте
О подписке