Читать книгу «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Карчыкның үлем алдыннан саташып чыгып китүе дә гаҗәп реалистик. Тормышта очрамыймыни андый хәлләр? Мин бер картның ничек үлгәнен беләм. Сугышта малайлары югалган карт-карчык салкын өйдә сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергәннәр. Туңганнар, басу түрендәге эскерттән салам йолкып, кар өстеннән шудырып тартып кайтканнар, мич якканнар. Гомер узган, хәбәрсез югалган малай да кайтып төшкән, яраланып яткан икән, ул арада сугыш та беткән. Тыныч көннәр башланган. Малай колхозда эшли, өйләнә, яңа йорт салып җибәрә, оныклар, бура кадәр сыер, ишегалдында мотоцикл, «Дружба» пычкысы белән генә туралган каен утыны. Карт та, карчык та колхоздан пенсия алып яшиләр, тыныч картлык кичерәләр. Ә менә авыру эләккәч, карт көннәрдән бер көнне кышкы буранда, беркемгә дә әйтмичә, кулына бау кисәге ала да басу түренә китә. Кичке якта аны табып алалар: карт, теге еллардагы кебек, бер кочак саламны бәйләгән дә өенә кайтырга чыккан. Һәм шунда, басу түрендә, дөнья белән хушлашкан. Авыр, безгә, исән калганнарга, анализлау өчен авыр хәл, әмма факт.

Мар Байҗиевның карчыгы да шулай итә: ул яшьлегенә таба чыгып китә. Матур төшләр күрә, ләззәтле минутлар кичерә. Аның битенә китереп-китереп салган буранны да ул гомере буе үзе яраткан ак җәймә дип кабул итә. Һәм ул җәймәне дә аның өстенә Сталинград кырында һәлак булган уллары Асан белән Үсән китереп ябалар. Шулай матур үләргә хакы бар ул ананың… Үлем, ләкин нинди гүзәл хисләр пәрдәсендә.

Рус язучысы А. И. Куприн бер полководецның адъютанты ничек үлгәнен сөйли. Сугышның иң кызу вакытында полководец аны бер йомыш белән алгы сызыкка җибәргән булган. Теге офицер, йомышны үтәп, полководец янына килгән дә бик төгәл генә доклад ясаган. Һәм кинәт кенә йөзе агарып киткән, ияре өстендә чайкала башлаган.

– Сез яралымы әллә? – дип сораган полководец.

– Юк, галиҗәнап, – дигән яшь офицер, – мин инде үлек.

Һәм аның үле гәүдәсе ияр өстеннән шуып төшкән14.

Мар Байҗиевның хикәясен укыгач, шул эпизод минем хәтеремә төште.

«Елмаю» хикәясендә үлем аркылы яшәү гүзәллеге, яшәү мәгънәсе раслана. Хикәя әгәр мине дулкынландыра икән, әгәр ул минем күңелемне тетрәтә һәм геройларына сокландыра, тормыш ямен тагын да тирәнрәк сизәргә өйрәтә, рухымны оптимизм белән сугара икән, мин аны язучының уңышы дип саныйм.

Нәкъ шундый ук хисләрне Чыңгыз Айтматовның «Солдат улы» дигән хикәясен укыганда да кичерәсең. Чыңгыз Айтматов – кеше рухының чын мәгънәсендәге белгече. Димәк, талантлы художник. Аның әсәренә тота-каба гына рецензия язу, аңа карата фикер әйтү үзе бер зур бурыч. Айтматовның әсәрен укыйсың да үзең өчен өр-яңа бер дөнья ачасың. Иң гади бер әйбер, иң гадәти бер вакыйга турында язды бу язучы, ә үзе тудырган образлары белән синең күңелеңне биләп алды. Менә гап-гади бер кыргыз малае – Авалбәк. Токтосун малае. Әтисе сугышта үлеп калган, ә малай сораган бер кешегә җавап бирә:

– Мин, – ди, – Токтосун малае.

– Ә-ә, тукта-тукта, син теге почтада эшләгән телефонистка малае бит әле, шулаймы? – дип тә сорап карыйлар аннан чабаннар.

Малай исә үз сүзендә нык тора.

– Юк, мин – Токтосун малае, – ди ул.

Чөнки шулай әйтергә аңа әнисе куша, әтисен онытмасын дип, сукыр әбисе дә шулай куша, колагын борып тора. Шулай булырга кирәк бит, кино караганда экрандагы җиде егетнең берсен, кыргызга охшаганын, әнисе улына: «Әнә әтиең», – дип күрсәтә. Шул минуттан ул кыргыз Авалбәкнең әтисенә әйләнә дә куя. Һәм хикәя үзенең кульминациясенә якынлаша.

Узган ел «Огонёк» журналы РСФСР художникларының яңа әсәрләре күргәзмәсеннән репродукцияләр бирде. Арада төрлесе бар – таш-тимер корылмалар, шакмаклы-өчпочмаклы буяулар белән бизәлгән йөз-кыяфәтләр. Алары да кирәктер, алары да, ихтимал, рәсем сәнгатенең билгеле бер казанышыдыр… Әмма мине Симферополь художнигы Л. Лабенокның «Әти» дигән бер картинасы җәлеп итте. Зур кирпеч йортның ишегалды, зур капкадан урам күренеп тора. Йортның шул ишегалды як стенасына, инде каралып, заман агышын үзенә сеңдереп искергән кирпеч стенага бер кыз бала акбур белән зур итеп үз әтисенең рәсемен ясаган. Ясаган да уйга калган, башын түбән игән. Аның йөзе юньләп күренми дә, ул аска караган. Ә стенадан балалар фантазиясе белән тудырылырга гына мөмкин булган солдат карап тора: ул яшь тә, чибәр дә, батыр да. Аның күкрәгендә чәчәк һәм «Батырлык өчен» медале. Ихтимал, ул баланың әтисе чибәр, яшь булгандыр, ә менә «Батырлык өчен» медале ала алмыйча ук үлгәндер. Ихтимал, ул чибәр кеше булмагандыр, ә медале булгандыр. Бәлки, ул, бу кызның стенада ясаганча, үз гомерендә мыек йөртмәгәндер? Ә менә бала үзенең хыялында аны шулай күз алдына китерә: яшь, чибәр, батыр, мөлаем. Чөнки ул – аның әтисе. Дөньяда аннан да батыр, аннан да юньле, аннан да матур кеше булуы мөмкин түгел. Йә, әйтегез, шулай уйлау балалык өчен генә хас түгелме?

«Солдат улы»ндагы Авалбәк тә нәкъ әнә шулай уйлый. Экрандагы геройларның берсе, кыргызга охшаганы, ничек инде аның әтисе булмасын? Аның әтисе солдат иде бит, батыр иде бит ул! Малай үз фантазиясендә үзе «уйный» башлый, сабыйларча чын күңелдән ышана.

«Малайлар, күрдегезме минем әтинең үлгәнен? Ул бит минем әти! Күрдегезме минем әтине…»

Тормыш – кырыс. Авалбәкнең гүзәл хыялына кемдер салкын су сибә.

«– Нәрсә кычкырасың, синең әтиең түгел ул. Әнә киночы абыйдан сора, артист ул».

Ләкин Авалбәк балаларда гына була торган беркатлылык белән үз фантазиясенә үзе шулкадәр ышанган, аны инде сүндерү мөмкин түгел. «Малай әтисенең егылуын күрсәтергә теләп җиргә ауды да тәгәрәп үк китте. Ул нәкъ әтисе төсле итеп, кулларын як-якка җәйгән көе, экран алдында ятып калды».

Ч. Айтматов, бөек художникларга хас булганча, кырыс реализмга гуманистик финал таба: «Күзләренә яшь тулган, иреннәрен тешләп улына таба атлаган ана баласын җирдән күтәреп ала:

– Тор, балам, тор. Ул синең әтиең иде, – диде дә әкрен генә, улын җитәкләп, кашардан чыгып китте».

Чыксалар – «ай инде югары күтәрелгән. Куе зәңгәр төн эчендә ерактан тау түбәләре агарып күренә, ә түбәндә күз күреме җитмәс киң дала упкын төсле каралып ята иде…»

Малайга авыр, әнисенә авыр – икесенең дә елыйсы килә. Ләкин «күз яшьләрен йотып» түзәләр. Тагын бер җөмлә – һәм хикәя һич тә укучы көтмәгәнчә оптимистик чишелеш таба. Сугышта үлгән солдат шул сәгатьтән Авалбәкнең күңелендә яши башлый… Хикәянең соңгы җөмләсен укыйсың да уйга каласың. Солдат улы инде синең күңелеңдә үзе дә яши башлады. Ул үсәр, үскән саен аның теге сабый вакытында хыялы тудырган әтисе дә «үсәр», тулыланыр, изге сугышта һәлак булган бу солдат үзенең малае өчен әхлак, кешелек эталоны булыр, улы үзенең бөтен калган эш-гамәлен әнә шул Бөек Кеше – Ватан өчен корбан булган әтисенә үлчәп башкарыр.

Бөек Ватан сугышында әтисез калган балалар турында күпме язылды инде! Инде яңа бер сүз әйтергә дә урын калмагандыр дип торсак, бу тема художник өчен бетмәс-төкәнмәс икән.

Мин юри «Солдат улы»на «Елмаю»дан соң тукталдым, чөнки Чыңгыз Айтматов иҗаты турында хәзер дөньякүләм әдәбиятта языла, ул хәзер әдәбиятның Шолоховлары, Фадеевлары, Фединнары белән бергә бөек совет әдәбиятының куәтле бер вәкиле буларак танылды. Аның кечкенә күләмдә булган бу хикәясе турында озын итеп язып торуга караганда, менә нәрсәне әйтеп китү урынлы булыр сыман: без, бүгенге язучылар һәм галимнәр, Урта Азия, Казахстан әдәбияты турында сүз чыкканда, анда яшәүче әдәбият әһелләренең безнең адреска әйтелә торган бер фикерләрен кабатларга, тәмләп сөйләргә яратабыз. Ә алар очрашу вакытларында, гыйльми конференцияләрдә безгә болай диләр: «Без татар демократик әдәбияты вәкилләренә – Тукайга, Ибраһимовка, Гафурига һ. б. бурычлыбыз. Аларның әсәрләре безгә мәгърифәт нуры алып килде, татар язучылары аркылы без бөек Пушкин, Лермонтов әсәрләре белән таныштык. Безнең беренче китапларыбыз да сездә – Казанда басылган…»

Без моны рәхәтләнеп кабул итәбез, без инде моңа ияләнгәнбез. Шулкадәр ияләнгәнбез, инде СССР семьясында искитәрлек темплар белән чәчәк аткан бу республика әдәбиятларыннан үзебез дә өйрәнергә тиешлекне онытып та җибәрәбез. Тукайның бер мәсәлендәге казлар кебек: «Безнең бабайлар Римны коткарганнар!» – дип кычкырынырга яратабыз. Чыңгыз Айтматов әсәрләрен укыгач, мин гел шул Римны коткарган казлар турындагы мәсәлне хәтергә төшерәм. Кайда «Дөя күзе»без? Кайда «Ак пароход»ыбыз? Кайда искиткеч гуманистик, партияле, ватанчыл «Хуш, Гөлсары!» дәрәҗәсендәге повестебыз? Без бик вак темалар белән акыл сатмыйбызмы? Әллә без өйрәнмибезме? Ә бит кеше гомере тарихи барыш өчен, кызганычка каршы, бик кыска. Язучы гомере – икеләтә кыска. Иң ялкынлы, иҗат эшендә көнне-төнне белмичә янып-көеп кайнаган талант ияләренең дә үзләренең иҗат планнарын тормышка ашырып бетерә алмыйча калганнары мәгълүм. Бездә исә, ничектер, ирешелгәннәр белән канәгатьләнү, вак проблемалы әсәрләр белән вакыт уздыру көчлерәк сыман…

Монысы инде бераз читкә китү булды.

«Кыргыз хикәяләре»нең эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, әлбәттә, төрле күләмдә, төрле үлчәүдә. Ләкин бу хикәяләрнең, димәк, авторларның да, барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар: ул – бүгенге кеше тормышына битараф булмау. Битарафлык – әдәбиятчы өчен иң зарарлы авыру. Хәер, аны авыру дип әйтү бу очракта дөреслеккә туры килмәс тә: битараф кеше сәнгатькяр була алмый. Бу – аксиома.

Җыентыкны берләштерә торган уртак сыйфатларның тагын берсе – табигать һәм кеше мәсьәләсе. Кыргыз прозасының бүгенге яшьләр буынын бик борчый икән бу мәсьәлә. Табигать һәм кеше дигәннән, монда кыргыз язучылары урамга агач утырту һәм коелар казу мәсьәләсен күтәрәләр икән дип уйланмасын. Аларда, ихтимал, агач утырту, җирне яшелләндерү мәсьәләсен күтәрүнең ихтыяҗы да юктыр әле. Бу язучыларның күп кенә әсәрләрендә кешенең тереклек дөньясына мөнәсәбәте мәсьәләсе фәлсәфи планда куела. Тургеневтан, Чеховтан Тукайгача, Ибраһимовкача, Такташкача килеп җиткән зур фәлсәфә ул. Табигать – бердәм организм, һәм кеше бөтен тулылыгы белән әнә шул бердәм организмның төрле тармакларына мөнәсәбәттә күрсәтелсә генә тулы ачыла. Камбаралы Бобуловның җыентыкка кергән «Иркенбәк» дигән хикәясе, мәсәлән, шуның бер мисалы. Әнисез калган Иркенбәк исемле малай һәм Куҗамкол ата тарафыннан йоклап яткан җиреннән шап иттереп эләктереп алынган тау кәҗәсенең баласы. Ике язмыш. Беренчесенә йортка үги ана килеп керү яный; икенчесенә…

«– Әйе, әйе, улым, суярбыз, – диде Куҗамкол».

Хикәя әнә шул вак мәсьәләләргә генә корылган. Куҗамкол яшь хатын – үги ана алып кайтырга тиеш һәм кәҗә бәтиен суярга тиеш. Малайга башта моның беренчесе явызлык, икенчесе әйбәт эш булып тоела. Ләкин алга таба хикәя тирән фәлсәфи әсәргә әйләнә, үсә. Чөнки «Киек бәтие яшь каплаган күзләре белән тилмереп, аңар ялварып карый:

– Бә-ә-ә…

– Әни-и-и! – дип, Иркенбәк тә кычкырып җибәрде һәм, йөгереп чыгып, ишегалдындагы тирәкнең кәүсәсенә сөялеп торып, озак кына елады. «Бә-ә-ә» диюе «әни» дип әйтүе… Ул мескен дә минем шикелле әнисен сагына икән…»

Һәм бераздан:

«– Икебез дә бичара ятимнәр бит!.. Әниеңне сагынасыңмы? Мин дә сагындым. Бик сагындым үзен… Тау итәгенә илтеп үзеңне җибәрсәм, әниеңне эзләп табарсың микән?..»

Хикәянең финалында зур борылыш: малай кәҗә бәтиен тау итәгенә җибәрә. «Бар әйдә, хуш инде, дус! Мине онытма, яме?» Шул ук вакытта ул әтисенең үги ана алып кайтуына да ризалык бирә: «Әтисе, учак астына өелгән кизәк төбенә өрә-өрә мышнап, ут элдерә алмыйча азапланып ята иде. Бит-башы көл, корым булган, үзе кызганыч иде.

– Әй! – диде Иркенбәк…

– Нәрсә?

Гаепле кеше сыман кызарып, Иркенбәк түбән карады:

– Мин каршы түгел…»

«Иркенбәк» – матур, мәгънәле хикәя. Әлбәттә, автор аны бераз кысанрак итеп эшләсә дә булыр иде. Кысан дигәннән, бу китапка кергән бик күп хикәяләргә кагыла бу. Р. Рыскелдинованың «Кызыл кашлы йөзек» хикәясен дә шактый кысып, бераз суын чыгарып булыр иде кебек.

А. Җакыпбековның «Айкашка» хикәясе Г. Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре белән аваздаш. Кеше һәм ат… Әйтерсең кеше һәм кеше. Матур гына фәлсәфәле бу хикәя дә ялыктыргыч озын булып китә. Язучы А. Җакыпбеков урынында булсам, мин, һичшиксез, Г. Ибраһимовның «Алмачуар»ын тагын бер кат укып чыгар идем. Мәхәббәт турында поэма бит ул. Автор үзе дә хикәясен «Бер мәхәббәтнең тарихы» дип атаган бит!

Мирза Гапаровның «Кара күлнең казлары» миңа бик ошады. Нәрсәсе белән? Әйтүе дә кыен. Ихтимал, табигать призмасы аша кеше күңелен бирүе беләндер. Ихтимал, сурәтләү чараларының бик төгәл, колоритлы булуы беләндер.

…Картның гомере ялгызлыкта үтә. Яшь, бәхетле ва- кытында аның хатыны үлә. «Кара күл аның яшьлек күле. Ә яшьлеге инде әллә кайчан узып киткән. Дөрес, ул җирдә, нәкъ күл буендагы комлы калкулыкта, аның егерме биш яшендә үлгән иң әүвәлге һәм иң соңгы хатынының кабере калган.

…Әле яшьрәк чагында отпуск алыр вакыты якынлашса, Кара күл хәтеренә еш килә иде. Күл буендагы комлы калкулыкта калган ялгыз кабер белән ак болыттай оешып очкан кыр казлары төшләренә керә торган иде».

Җыентыкта Кыргызстанның соклангыч табигате барлык хикәяләр буенча да сизелеп, төсмерләнеп бара. Чишмәләр, кыр кәҗәләре, тургайлар, ай нурында коенып утырган тау башлары, ак болыттай кыр казлары – яшь кыргыз язучыларының үз җирләренә, үз табигатьләренә булган иксез-чиксез мәхәббәтен сөйли.

Үз җиренең табигатен философларча аңламаган, аны иҗади кабул итмәгән кеше әдәби әсәр язып маташмасын иде. Барыбер берни дә чыкмаячак. Шатлыклы күренеш: кыргыз прозасына табигатьне әнә шундый иҗади кабул итүче, уйланучан, кеше язмышын бөтен катлаулыгы белән алып анализлаучы яшьләр килә икән.

Бу – шатлыклы күренеш.

Китапка сүз башы язган Чыңгыз Айтматов яшь кыргыз прозаиклары өчен уртак сыйфат итеп «иҗатка аналитик уй йөртә белү, психологик тирәнлек, тормыш чынлыгын сәнгать чынлыгына әйләндерүдә үз-үзеңә ышанганлык»ны атый.

1972 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кыргыз хикәяләре» җыентыгы моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый. Хава ханым Хөсәенова бу җыентыкны төзеп зур, файдалы эш эшләгән. Бу китап тугандаш ике халык – татар һәм кыргыз халыклары арасындагы дуслыкны тагын да үстерү, ныгыту юлында якты бер истәлек булыр.

Әйбәт илчелек килгән безгә ерак Кыргызстаннан…

Казан утлары. – 1973. – №4
1
...
...
16