Безнең татар язучыларының да башка республикаларда чыккан китаплары, хикәя җыентыклары шулай зур кызыксыну уятамы икән? Ул җыентыкларны да шулай кулдан-кулга йөртеп, «менә бит нинди талантлы язучылары бар икән» яки «кара син аны, «кәсепче» прозаик боларда да бар икән» дип фикер алышалармы икән?
Шулай була калса, башка республикаларга китә торган хикәя, шигырь җыентыкларыбызны кырык иләктән уздырырлык! Бу җыентыкны төзүне иң җаваплы, иң талантлы язучыга гына тапшырырлык! Чөнки халыкның, татар халкының культура дәрәҗәсен күрсәтәчәк бер илчелек сыйфатында китә ул бездән… Ниләр чыгардык, соңгы елларда кемнәрнең нинди әсәрләрен бастырдык икән без тугандаш республикаларда? Кемнәрнең нинди әсәрләре буенча бүгенге әдәбиятыбыз турында фикер йөртәләр икән СССР дигән безнең олуг семьябызда?
1972 елның җәй ахырында гына татар телендә дөньяга чыккан «Кыргыз хикәяләре»13 кулыма килеп кергәч, китапны укыганчы мин әнә шуларны уйладым. Хәер, уйлар тирәнгәрәк кереп китте. Илебезнең төрле шәһәрләренә, төрле республикаларыбызга әдәби очрашуларга җибәргән язучы, шагыйрьләребез турында да уйландым. Безнең бүгенге Татарстаныбызның йөзен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә аламы ул иптәшләр? Бит бүгенге татар совет әдәбиятының дәрәҗәсе турында трибунага чыгып үзенең хикәясе яки шигырен укыган әнә шул әдип буенча фикер йөртәчәкләр. Башка өлкәгә, башка шәһәргә барып трибунага чыккан әдипнең үз өстенә алган миссиясе зур, бик зур! Шуны уйласаң, кунакларны иң күренекле язучылардан гына җибәрерлек.
Хәер, сүз «Кыргыз хикәяләре» турында иде бит әле.
Китап – халыкның культура үсешенең көзгесе. Иң башта – бу китапның төзелү принциплары турында. Бу – үзенә күрә бүгенге яшь кыргыз язучылары турында белешмәлек тә. Берәү өчен дә сер түгел, күңелгә ошаган әсәрнең авторын һәркемнең дә якыннанрак беләсе килә. Кем ул? Аңа ничә яшь? Моның тагын нинди әсәрләре бар? һ. б., һ. б. сораулар, дөресен әйтик, һәр укучының күңелендә туа. Ахырга кадәр әйтеп бетерсәк, инде, әлбәттә, әсәре күңелгә ошаган авторның тышкы кыяфәтен дә күрәсе килә. Китап чыгаручыларга, әдәби журнал чыгаручыларга ошыймы бу, ошамыймы – укучы әнә шулай уйлый. Кайбер әдәби әсәрләрне, кайбер язучыларның өченче, дүртенче әсәрләрен бездә дә әнә шундый биобиблиографик белешмәлек белән якты дөньяга чыгарганда һич тә үкенерлек булмас иде. «Юность», «Иностранная литература» кебек әдәби журналлар моны тикмәгә генә шулай эшләмиләр. Бу нәрсә редакцияләрне, укучыларны һәм, ниһаять, авторларны вакытны ала торган «язышудан», бик еш кына мәгънәсез сорауларга җавап хаты язып утырудан азат итәр иде.
«Кыргыз хикәяләре»нең күңелгә бик тә ошаган беренче тышкы атрибуты – һәр язучы, китапка кергән һәр автор турында кыскача гына биобиблиографик белешмәлек бирелгән булуы. Берәүгә дә сер түгел, бу китап чыкканчы, күбебезнең кыргыз әдәбияты турында иң зур мәгълүматы – Чыңгыз Айтматов һәм аның әсәрләре буенча гына иде. Карасаң, Чыңгыз Айтматов бүгенге кыргыз прозасында һич тә ялгыз түгел икән. Аның янында моңарчы без белмәгән, кызганычка каршы, әсәрләрен моңарчы укымаган әллә кемнәр, әллә кемнәр бар икән… Аларда, тугандаш кыргызларда, бер үзенчәлек бар: яшь кенә бу язучылар күптөрле жанрда үзләрен сынап карыйлар. Кайсы киносценарий яза, кайсы шигырь дә, сценарий да, драма да, хикәя дә яза. Яшь кенә бу егетләрнең драма әсәрләре илебезнең бик күп театрларында бара икән. Ә инде аларның балалар әдәбияты өлкәсендә актив эшләүләре! Роман авторы, киносценарий авторы, фәлән-фәлән китаплар авторы – ә үзе балалар язучысы! Безнең өчен гыйбрәтле хәл бу. Без бит, турысын әйткәндә, бераз гына катгый бүләбез: олылар әдәбияты икән, ул Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Бәширов, М. Әмир, А. Гыйләҗев, А. Расих дибез. Балалар әдәбияты икән, тавык чебиләре, күрше әбигә утын ярып, су китереп ярдәм итә торган «положительный» малайлар турында язучы бер-ике ханымны күз алдына китерәбез.
Китапта төрле дәрәҗәдәге хикәяләр, төрле язмышлы авторлар бар. Төзүче дә сизгән, ахрысы, хикәяләрнең иң көчлеләрен, кеше күңеленә иң нык тәэсир итә торганнарын алга урнаштырган. Шулай була бит. Мәсәлән… чәй эчкәндә. Беренче чынаяклар куерак, хуш ислерәк була. Шулай да мин сүзне икенче хикәядән – Мар Байҗиевның «Елмаю» дигән хикәясеннән башлар идем. Монда бер карчыкның үлүе турында сүз бара. Бу дөньяда кем тумаган да, кем генә үлмәгән! Бигрәк тә ашын ашаган, яшен яшәгән өлкән яшьтәге бер карчыкның үлүе кешелек җәмгыяте өчен нәрсә ул? Ниндидер бер кар басып киткән балчык түбәле саман йорттагы кыргыз карчыгының үлүе нинди дә булса әдәби әсәргә сюжет була аламыни соң? Ул кем сиңа, Тамарамы, Клеопатрамы йә булмаса Мария Стюартмы?
Юк. Мең мәртәбә юк. Надан бер карчык ул, бичара. Тамаралар, Клеопатралар, Стюартлар турында аның ишеткәне дә юк. «…ул гомере буе кара тир түгеп эш эшләүне генә белгән. Бөтен гомерен бер кисәк икмәк табу өчен тырмашып яшәгән. Башы кайгы-мәшәкатьтән арынмаган, дус-ишләре, ире белән бергә рәхәтләнеп көлеп бер күңел ачканы булмаган, шуның артыннан аркасына капчык белән күтәреп кизәк ташыйсы, мичкә ягасы, балаларын ашатасы, исерек ире белән талашасы барлыгын оныта алмаган. Ул, гомере буе бер уч ашлыгын, бер тәңкә акчасын саклап тотарга тырышса да, ачлы-туклы, ярлы яшәгән. Унлап ак җәймә булдырырга хыялланса да, өчтән артык урын җәймәсе булмаган. Дүртенчесен сатып алганда, беренче җәймәсе тузган. Ә берьюлы унны сатып ала алмаган, иртәгәге көнгә икмәккә акчасыз калырмын дип курыккан…»
Монысы – хикәядәге төп героиняның кыскача тормыш юлы булды. Ә портрет? Кызчыкның «әбисе карт бер каргага охшап калган иде: яңаклары очлайган, сирәк чал чәчләре тузган иде». «Карчык саксаул ботагы шикелле корышып калган кулын күтәрде». Ә дөньяга карашы? Кечкенә кызчыгына менә нәрсә ди ул: «Матур апалар барысы да алдакчы алар. Чит ирләрне яраталар. Син дә менә кечкенә чагыңда – әйбәт әле, үскәч, син дә алдаша торган булырсың…»
«– Алла юк, Алла юк, диләр! Ә үзләре көннең нинди буласын алдан юрап торалар, – диде карчык, кемнедер үртәгән кебек чыраен сытты.
– Көннең нинди буласын Алладан сорамыйлар.
– Алладан сорамыйлар… Алайса, каян беләләр? Мәрхүм бабаң йолдызларга карап әйтә торган иде… Эчмәгән чагында. Эчүгә сабышкач, әйтә алмас булды».
Хикәядә карчык әнә шундый сыйфатлар белән, бөтен ямьсезлеге, үҗәтлеге, картлык кирелеге белән бирелгән. Карты да нинди! Карчыгына карата һәрчак кырыс булган. Юлдан кайткач, «камчысы белән хатынына төртеп: «Йә, нихәл?» – дип сорый. Эчкән, эчкән дә үлгән, кызлары да – безгә дә һәм, ихтимал, авторның үзенә дә билгесез сәбәпләр аркасында – ирен, баласын, карт анасын ташлап шәһәргә киткән. Тормышта бик сирәк очрый торган хәл бу. Карчык янында калган сабый менә ничек уйлый: «Бөтенесе аңлаешлы да кебек, аңлашылып та бетми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең алай итүе дуамаллыктан да, ахмаклыктан да түгел. Монда ниндидер катлаулы бер мәгънә бар. Чөнки әнисе кызы алдында акланырга тырышмаган, әбисе дә, әтисе дә, авылдашлары да аңламаган ниндидер бер нәрсәне төшендерергә тырышкан. Бәлки, әтисе бөтенесен дә аңлый торгандыр, тик берни дә эшли алмыйдыр.
Әнисенең шулай итүе бик сирәк, аеруча бер сәбәп аркасында гына була торган хәл икәнлеге дә ачык».
Кыскасы, бу хикәяне һәм аның авторын тиргәп буласы. Буласы… Әгәр хикәя синең күңелеңне тетрәтмәсә. Синең рухыңны бер дер селкетеп алмаса. Сине уйга калдырмаса… Ә бит теге саксаул ботаклары төсле корышкан куллы, карт каргага охшаган бу карчыкка син инде сокланасың. Син инде аның хәсрәткә сынып эчә башлаган һәм шуның белән үлгән ирен дә яратып өлгердең, аны да якын иттең. Син инде хикәядә аз гына урын бирелгән кияүне дә үз итеп өлгердең, аларның олыларча акыллы кечкенә кызчыкларын да. Ә игезәк Асан белән Үсән! Алар – карчыкның сөекле уллары, Сталинград кырында ятып калган баһадирлар – карчыкның соңгы көнендә аның төше аркылы синең күз алдыңа киләләр. Тормышының соңгы көнендә ике тапкыр төшендә күрә ул үзенең йөрәк бәгыре – улларын. Алар башта «офыкта елтырап ике ак йолдыз» булып калкалар… Игезләрнең кечкенә чагы әле. Алар ак җәймәне почмагыннан тоткан килеш йөгереп киләләр дә, әти-әниләренең өстенә ябып, кире йөгереп китәләр. Яшел үлән сутына буялган тәпиләре һәм йомшак артлары гына елт-елт күренеп кала». Һәм, ниһаять, хәятенең иң соңгы минутында карчык үзенең гомерендә иң бөек бәхете, яшәү ләззәте булган шушы ике улын күрә. Бу юлы инде солдат итеп. «Карчык дөп-дөп иткән аяк тавышы ишетте. Аның солдатча киенгән игезләре Асан белән Үсән янәшә атлап киләләр икән. Зур бер кәгазьне читеннән тотып күтәреп киләләр. Менә ул ак җәймәгә әйләнде. Уллары шул җәймәне карчыкның өстенә яптылар да китеп бардылар. «Рәхмәт, улларым!» Алар артыннан тагы ике солдат җәймә күтәреп килә иде, алар да аны карчыкның өстенә ябып киттеләр. Болардан соң тагын да бик күп солдат узды, барысы да Асан белән Үсәнгә охшаган иде… «Рәхмәт, балакайларым!»
Карчык әнә шундый татлы хыяллар, татлы тойгылар кочагында дөньядан китә. Шундый җиңел үлемгә бик лаек иде ул ана, хезмәт сөючән саф күңелле кыргыз карчыгы. Чөнки аның бөтен тормышы үзе яраткан ак җәймә кебек пакь, саф булып калган. Монда хезмәт халкына хас иң бөек мораль категорияләре бер фокуска тупланган: җирдә озак-озак яшәп тә карчык чиста күңелле булып кала алган. Шәһәргә киткән кызы өчен дә менә ничек борчыла ул: «Үз ире булмагач, янына кызмача ирләр килеп бәйләнә торганнардыр». Кыргыз халкының бу бөек хатынындагы әхлакый сыйфатларга тормышның бер генә шәфкатьсезлеге дә зарар сала алмаган. «Йа Раббым! Шул нәҗес нәрсәне эчүдән ни кызык таба бу кешеләр?! Шул әче су балаларыңны иркәләү, хатыныңны сөюдән дә татлырак микәнни? Аның үзенең исерткеч дигән нәрсәне гомерендә дә авызына алып караганы булмады. Ярамаганнанмы? Куркуданмы? Юк. Хатын-кыз исерткеч эчәргә тиеш түгел, менә шул. Сугыш елларында, ире хезмәт армиясенә киткәч, солдаткалар һәм тол хатыннар, бал әчетеп, аны үзләре янына чакыралар, бал эчеп җырлыйлар, аннары елаша торганнар иде. Яшерен-батырын түгел, берише хатыннар чит ирләр белән, хәтта үсмер егетләр белән дә шаяралар иде. Ул үзе, мондый хатыннар янында булмаса да, андый уйны күңеленә дә кертеп карамый иде – хатын-кыз үз ирен генә белергә тиеш». Йә, шушы карчыкмы кыргыз прозасындагы сокландыргыч образ түгел?
Хикәя карчык турында гына кебек укылса да, анда икенче бер образ бар. Кырыс, аз сүзле, кешегә хас булган бик күп сыйфатлары белән. Уңае һәм тискәресе белән. Ул – карчыкның ире. Әйткәнебезчә, ул кырыс. Ерак юлдан кайтканда хатынын кочагына алмаган ул. «Йә, нихәл?» дип, камчы сабы белән генә төрткән. Эшчән, каты куллы. Ләкин әнә шундый ирне авыр кайгы сындырган. Карчыгы кебек үк нык булмаган ул. (Ә кайгы-хәсрәткә, авыруга ирләргә караганда хатын-кызның ныграк икәнен барыбыз да беләбез.) Никадәр аз сүзле, хатынын бераз гына куркытып яшәгән шушы кырыс ир «улларының үлүе турында хәбәр килгәч… кыз балалар шикелле үкереп-үкереп» елый да кеше белән сөйләшмәс була. Ул эчүгә сабыша. «Эчәргә кем мәҗбүр итә соң сине?» – дип сорый хатыны.
«Ире:
– Гитлер, – диде дә торып чыгып китте».
Кызганыч, кычкырып еларлык фаҗига бу! Менә дигән семьяны җимереп, кибет ишеге төбендә өч борынга керергә иптәш көтеп торган, кешелек сыйфатын югалткан бәндәләрдән никадәр югары бу ир!
Хикәядә романтик буяулар бик мул. Мондагы бөтен персонажларның да рухи дөньялары искиткеч бай. Каты кайгыга сынган ир дә, озак яшәп инде күптәннән үлә башлаган карчык та, йорты, семьясын ташлап шәһәргә киткән кыз да, ниһаять, өйдә калган кызчык та – рухи яктан һәрберсе бер дөнья. Болар – хис кешеләре, болар тормышта була торган гадәти кешеләрдән бераз алдарак, өстенрәк, уй-хисләре белән баерак. Язучы реализмга хилафлык эшләмәгәнме? Безнеңчә, һич юк. Киресенчә, хикәя гадәттән тыш кырыс реализм таләпләренә буйсындырылган. Хәтта, әйтергә кирәк, тормышта еш очрап та, әле әдәбиятта сирәк очрый торган реалистик күренешләр файдаланылган.
…Үләр алдыннан кешенең күңеле соңгы тапкыр һич тә көтелмәгән бернәрсә тели. Исәннәр өчен бер җитди сигнал инде ул. Йә йөзем суы, кыйммәтле соклар йотып кына яшәгән бу кеше соңгы сәгатендә… кара арыш оны умачыннан куе бер тәлинкә аш тели. Йә ризыгы ипи, бәрәңге, сөттән узмаган берәү үләр алдыннан кинәт кенә… күркә шулпасы яки әфлисун таләп итә. Кешенең барлыктан юклыкка күчкәндәге бу соңгы теләген үтәргә кирәк, дип әйтәләр. Яшь прозаик Мар Байҗиев әнә шул соңгы теләкне искиткеч реалистик планда, һич тә тапталмаган бер планда биргән. Гомере буе эчүчелеккә нәфрәт белән карап килгән, авызына тамчысын да алмаган бөек әхлаклы бер карчык… соңгы сәгатендә кинәт кенә кызчыгын сыра алырга йөгертә. Ни өчен шулай? Саф физиологик хаҗәтме бу? Юк, алай түгел икән. Һич тә алай түгел. Гомеренең соңгы минутларында карчык үзенең бөтен тормышын, кинолентадай, миеннән уздыра. Әнә шунда бер кадр аның карт, тузган миендә тоткарлана. Ул – ире, аның бердәнбер сөеклесе, кәҗүнни тел белән әйткәндә, «тормыш иптәше» булган шушы кырыс кыргызга бәйле икән! Бервакыт ире аны сыра алырга җибәргән булган. «Хатын бер бидон тутырып сыра алды, һәм, басу аша кайткан чакта, сыра чайпалып бидон кырыеннан түгелгәләде. Кайтып җиткәч, ире китмәнен бер читкә ташлады да, аякларын җәеп басып, йотлыга-йотлыга эчте. Сыра аның мыек очларыннан агып дымсыз җиргә тамды. Хатыны, кояш яктысыннан күзләрен кыса төшеп, иренә карап торды, аның голт-голт итеп бугаз төере селкенүен күрде». Авыру карчык, баксаң, һич тә физиологик хаҗәттән чыгып түгел, бәлки рухи хаҗәттән чыгып сыра теләгән икән. Соңгы минутларында ул үзенең иң кадерлеләрен күз алдына китерә: ире, уллары Асан белән Үсән… Сыра түгел, әнә шул сыраны мыек очларыннан агызып эчкән ире исенә төшкән аның…
О проекте
О подписке