«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер шәрекшөнас сәяхәте җимешләре» дигән мәкаләсе басыла. 1906 елның җәендә бер венгр ориенталисты Казанга килә. Ул Идел буе халыкларының этнографиясе һәм фольклоры белән кызыксына икән. Күбрәк чуваш авылларында йөри. Й. Акчура аның белән якыннан таныша, ачышлары белән кызыксына. Венгр галиме чуваш телендәге «писмилла», «пирештә», «пәйхампәр», «Газраил», «амин», «савап», «корбан», «сарамат» (салават күпере), «әрәм» (хәрәм) һ. б. шундый ислам дине белән бәйләнешле гарәп сүзләре күп булуына игътибар итә. Үз дини ышануларын өйрәнә һәм чувашларның милли-дини ышанулары мәҗүси (язычный) түгел, монотеистлар булганнар, ди. «Тугры (аны галим «Тәңре» сүзенең чувашча әйтелеше дип аңлата) – бер Алла, аңа гына гыйбадәт кылалар, ди. «Тугры амашлары» («Тәңре анасы») Алла түгел. «Бүләхче» (бүлүче) кешеләр белән Тәңре арасында (фәрештә кебек) бәйләнеш тотучы (арадашчы гына). Тугры амашка гыйбадәт, дога кылмыйлар, корбан чалмыйлар. Туграның рәсемен ясамыйлар, иконалары юк – фетишист, потка табынучы түгелләр. Гыйбадәтләре дога кылу, корбан чалудан гыйбарәт. Гыйбадәтләрендә ислам эзе бар. Гыйбадәт кылганда, кыйблага (кайберләре генә кояш чыгышына) карыйлар. Зур гыйбадәтләрендә, намаздагы кебек үк, сәҗдәгә баралар. Догадан соң бит сыпыралар. Хатыннар ирләре белән бергә торып гыйбадәт кылмыйлар. Атналык бәйрәмнәре – җомга көн. Аракы – хәрәм. Эчкән кешене, үлгәннән соң, шайтан атка әйләндерә, диләр. Шундый үзенчәлекләрне ачыклап, маҗар галиме, чувашлар, болгарлардан, татарлардан элек, VII гасыр азагында хәзәрләр белән ислам динен кабул иткәнгә охшый, ди. Чувашларның исламияте борынгы диннәре белән аралаштырылуын ориенталист ислам диненең чувашлар арасында урнашып җитмәве һәм көнчыгыштан килгән күчмәнчеләр аларны төньякка кысрыклап чыгарып, ислам үзәкләреннән (мөселман хәзәрләрдән) аеруы белән аңлата. «Мөселман татарларның… мөселман чувашлар динен мәҗүсилектән арчып, саф мөселман итәргә җитәрлек вакыт булган. Татар голямасы җитәрлек тырышлык күрсәтмәгән. Чувашлар әүвәлгечә катнаш диннәрендә калганнар», – ди.
Борынгы ханнары, хакимнәре нәселенә һәм атаклы бабаларына тап төшерүдән (кагыйдәләштерелгән) «табу» – тыелу (саклану) күренеше булганмыдыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чыганакларында җирле фикер ияләренең Идел төбәге исламлашуга кагылышлы (яки шуның чагылышы булырлык) берәр ишарәгә юлыкканыбыз юк. Борынгы тәңкәләрдәге, кабер ташларындагы, хуҗалыктагы кулланыш кирәк-яракларындагы язмаларга караганда, Идел буе татарларында ислам традицияләре, болгарлардан соңгы (930–1230 еллар) «болгар» этабында ук инде Бохара, Баласагунилар белән ярыша алырлык мәдәни югарылыкта, тотрыклылыкта, абруйлы традицияләргә ия ислам илкүләм күренешкә әйләнгән була. Мәхмүд Кашгари игътибары, Әхмәд Ясәвиләр заманының – төрки «Ренессансының» Болгар-Бохара сәяси-идеологик диалекталь берлеге-блогы рәвешен алуы кебек фактлар бу этапта «Болгари» голямаларының ислам Көнчыгышында югары абруй казануы бу фикер-карашка җитәрлек таяныч була алалар. Рус тарихчылары хезмәтләрендә дә Болгар төбәге исламнарын мөселманлыкка иң бирелгән… («наиболее злостные…») мөселман дип билгеләнә.
Батый явы (1236–1242) нәтиҗәсендә Идел буенда Җучи империясе (улусы) барлыкка килә. Батый хан вафат булганнан соң, аның энесе – мөселман Бәркә хан (1257–1266) – тәхеткә күтәрелә. Батый һәм Бәркә ханнар вакытында Алтын Урда (Җучи нәселе династиясе биләмәләре) Чыңгыз империясеннән аерылып (Европа тарафында гына түгел), Иртеш, Җидесу, Сырдәрьядан көнбатышка, Монголстан хакимиятенә чик куялар, монгол явын туктатуга ирешәләр. Монгол яуларының христиан (несториан) канатының ислам дөньясына каршы (Көнчыгыштан тәре яулары) ымсынуларын һәм һөҗүмнәрен дә (Хулагу явы) хәрби көч белән тар-мар итәләр. Батый, күп меңләгән гаскәр белән Алтай чикләренә килеп чыгып, Бөек ханның Дәште Кыпчак һәм Идел буена яу чабарга туплаган олы гаскәрен бәрелешсез туздыртуга ирешә. Батый вафатыннан файдаланып, Чыңгыз тәхетен (Батый ярдәмендә) биләгән Мөнке һәм аның туганы Хулагу ханнар – Монгол несторианнары башлыклары – башта Якын Көнчыгышның ислам үзәкләренә каршы Көнчыгыштан тәре явын (Хулагу явын) җанландыруга ирешәләр. Хулагу җитәкчелегендәге (колачы, күләме белән Батый яуларын хәтерләтерлек) яуны Батый хан үз абруе белән басып, катгый туктатып тора. Батый вафатыннан соң, 1256–1257 елларда, Хулагу Иранны, 1258 елда Гарәп (Багдад) хәлифәлеге (ислам үзәк дәүләтенең) башкаласы Багдадны (10 февраль) яулап алып җимерә, яндыра, соңгы хәлифәне җәзалап (20 февраль) үтереп, атаклы хәлифәлекне юкка чыгара. Хулагу, ислам дөньясына каршы яуга күтәрелеп, Амудәрья елгасын кичкәч тә, Батый ханның туганы мөселман Бәркә хан, 1256–1257 елларда Батый хан уллары Сартак белән Улакчыны тәхеттән читләтеп (үтертеп), 1257 елда Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Алтын Урда исә, Хулагуга каршы көрәшнең төп авырлыгын үз җилкәсенә алып, ашыгыч рәвештә аңа каршы зур яуга әзерләнә. Бу яңа зур яуда Алтын Урда, беренче чиратта, Идел буе һәм Кавказ мөселманнарына, Дон, Днепр, Дунай буе казакларына (Нугай отрядлары) һәм рус кенәзлекләре хәрби көчләренә таяна. Рус кенәзләре Улакчы тәхеткә чыккан заманнарда, Алтын Урдада мөселманнар өстенлек алмасын өчен, Улакчы хан тирәсендә укмашалар. Бу көннәрдә Александр Невский хәтта алар белән бергә була. Реаль хакимият Бәркә кулына күчеп тотрыкланганнан соң, Александр Невский Бәркә хан белән килешергә мәҗбүр була һәм, күрәсең, башка (Төньяк-Көнчыгыш) рус кенәзлекләрен дә шуңа күндерә. (Үзе хәтта Терек явындагы яуда каты яраланып, шул ярадан вафат булганга охшый.) Алардан алдарак (1256 елларда), күрәсең, Киев-Галиция кенәзе Даниил Романович та шул позициягә тартыла. Күрәсең, Багдад тар-мар ителгәч тә, гаскәре тупланып бетүен дә көтмәстән, Бәркә бар булган отрядын Нугай җитәкчелегендә Хулагу ягына күчкән Кавказ арты (Закавказье) биләмәләренә каршы яуга җибәрә. Авыр, киеренке бәрелешләр башланып китә. Нугай отрядлары Аракс ярларына килеп җиткән көннәрдә инде Сүрия, Фәләстыйннәрне басып алып… туздырган Хулагу хан да мөшкел хәлдә кала.
1259 елның августында Хулагуның төп таянычы – бөек хан Мөнке вафат була. Ә биредә төп дошманы – Бәркә явы, Аракс ярларында тупланып, бүген-иртәгә гаскәрсез диярлек калдырылган Иран киңлекләренә ябырылырга җыена. Газа шәһәренә – Мисыр капкасына җиткән, Мисырны басып алырга җыенган гаскәрен туктатып, чиктә ун меңнәр тирәсе генә сакчы гаскәр калдырып, Хулагу барлык көчен төп фронтка – Аракс чикләренә күчерергә мәҗбүр була. Ул көннәрдә үк, папаларның Алтын Урда тарихын чуалтып, талаучы вәхши баскынчылар итеп кенә күрсәтү сәясәтенә буйсындырып, күз дә йоммыйча, мәгънәсезләндерү башланган була. Тарихта Мөнке үлү хәбәрен алгач та, Хулагуның Мисырга һөҗүмен туктатуын аның Монголиягә яңа бөек хан сайлауларына китәргә ашыгуы гына дип аңлаталар. Әмма гаскәрен Тәбризгә күчергәләгән арада инде Кобылайны бөек хан итеп сайлыйлар, имеш, һәм ерак Монголиягә кайтуның зарурлыгы калмый… Бүгенге тарихта шул концепция чикләреннән чыкмыйлар.
Багдад хәлифәлеге тар-мар ителү тарихта күрелмәгән бер рәвештә мөселманнарның дини һәм сәяси үзәге җимерелүе, феодаль таркаулык башбаштаклыкларыннан интеккән Якын Көнчыгыш ислам дәүләтләрендә ислам дөньясының юкка чыгарылуы, һәлакәт сәгате сугуы дип кабул ителә. Якын Көнчыгышта Хулагу явына киртә булырлык хәрби көч калмый. 1252 елда Бохара, Сәмәркандларны алып, Бәркә хан андагы (Мөнке ханның «бишенче колоннасы» булган) Урта Азия несторианнарын тар-мар иткән көннәрендә үк Багдад хәлифәсе белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Урта һәм Якын Көнчыгыш ислам хөкемдарлары белән хәбәрләшә башлый.
1256 елда Батый хан үлгәч тә, Хулагу хан, Амудәрьяны кичеп, ислам илләренә каршы ябырыла. Хулагу явының төп максаты – Алтын Урданы кабат Чыңгыз империясенә кайтару. Моны яхшы аңлаган Бәркә хан аңа каршы хәлиткеч хәрәкәткә күчә. Алтын Урда несторианнары җитәкчеләре Сартак, Улакчы, Баракчин ханишәләрне үтертеп, «христианнар партиясе»н туздырып, Алтын Урдада хакимиятне үз кулына ала. Дөрес, баштарак Бәркәнең үз язмышы да кыл өстендә калган моментлар була. Бервакыт, Улакчы хан тирәсендә укмашып, Ростов, Белозеро-Галич кенәзлекләре җитәкчелегендә барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләре Алтын Урданы христианлаштыру юлына басалар. Улакчы хан заманында, бөек (баш) хан Мөнке җибәргән даруга тирәсендә оешып, бөек хан Мөнке ягына күчү, Монголия-Хулагу явы – яңа тәре явы блокка керү омтылышлары ясап карыйлар… Кыскасы, Бәркәнең дә, Батый ханның Гөек белән тартышуларындагы кебек, бөек хан Мөнке һәм яңа Батый явын хәтерләткән Хулагу хан белән көрәштә, Бәркә хан да һәлакәт якасында калган. Моңа Көнчыгыш Европа христиан коалициясен өстәсәң, Бәркә хан ялгызлыкта, ул заманның иң җимергеч һәм җиңелмәс көче – Чыңгыз экспансиясенә каршы принципиаль һәм тарихи көрәшкә аякланган шартларда, үтә кыска срокта, шул килбәтсез олы каршылыкларны, үзендәге белем, осталык-сәләт көче белән җиңеп, нәтиҗәсезлек хәлендә калдырып, алардан өстен чыга, максатына ирешә. Бу казанышлары аны үз заманының Чыңгыз ханнары, Батый даһилыкларына тиң тарихи шәхес югарылыгына күтәрә. Тарихта исә аның бу олылыгын үз заманында гына һәм анда да нәкъ Хулагу явын тар-мар иткән көннәргә кадәр генә таныганнар. Барлык Якын Көнчыгыш илләре халыкларының соңгы өметләре аңа төбәлгән. Шул заманның күренекле тарихчысы Җүзҗани сүзләренә караганда, Көнчыгыш һәм Көнбатышның барлык ислам шәһәрләрендә җомга хөтбәләрендә (хәлифә исеме телгә алына торган вәгазьләрдә) Бәркә исемен телгә алалар. Аңа Җәмалетдин Ибраһим (күрәсең, «ислам дөньясының иң гүзәл милләт атасы») дигән мактаулы исем бирәләр[19].
Хулагу Багдадны алганнан соң, Бәркә хан Хулагу явындагы Алтын Урдадан алынган мөселман отрядларына, Хулагуга буйсынудан чыгып, илгә кайтырга, илгә кайту мөмкин булмаса, Мисырга яки башка берәр мөселман дәүләтенә чигенергә әмер җибәрә. Мисырга чигенгән ике йөзләп Бәркә солдаты 1262 елның 19 ноябрендә Каһирәгә килеп җитә. Бу хәбәрне ишеткән Мисыр хакиме солтан Бәйбарс аларны, гади солдатларны, үзе махсус шәһәр капкасы алдына чыгып каршылап, һәрберсен аерым әкияттәгедәй гүзәл сарайларга урнаштырып, патшаларга гына күрсәтелә торган хөрмәт күрсәтә. Әфганстанга чигенгән отрядлар бу илнең көнчыгышында хәтта үзләренә мөстәкыйль төрки дәүләт – ханлык оештыралар.
Әмма Якын Көнчыгыш, ислам дөньясы инде замана Хулагуларына майлы калҗа булу юлына кысып кертелә башлаган, шуннан башка тарихи йөкләмә юнәлешендә ниндидер нәтиҗәле эш күрсәтә алмый. Бу очракта да үзара чәйнәшү, эчке ызгыш юнәлеше өстенлек ала. Ул шул ислам мәркәзләренең Бәркә тирәсендә һәлакәтле һөҗүмгә берләшү зарурлыгын үзләренең затлы (аристократик) тиреләре белән сиземләгән көннәрендә үк борынлый, зәгыйфь тамырларын шыттыра башлагандай була. Бәйбарслар дәһшәтле дошманга каршы, үтә кыюлык күрсәтеп, хәлдән килгән кадәр көрәшкә өлеш кертергә тырышалар кебек. Хулагу, кечкенә бер отряд калдырып, төп көчләрен хәлиткеч көрәш мәйданына алып киткәч, биредә калганнарга ярдәмгә кайтып килмәячәкләренә ышанганнан соң, бу отрядны Мисыр мәмлүкләре тар-мар итәләр. Колдан патша булган Мисыр мәмлүк солтаннарының моңа башы җитмәс. Тәре яулары мәйданы түгелме бу?! Бу – дөньякүләм сугышның (урта гасырлар Дөнья сугышының) баш штабындагы баш стратегы, Рим папасы. Бу рейд та папа стратеглары өйрәтмәсе буенча әвәләнгән булырга охшый. Шунда ук диярлек эчке таркалуга юнәлтелүе дә шуны күрсәтә.
О проекте
О подписке