Читать книгу «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими» онлайн полностью📖 — Масгуда Гайнутдина — MyBook.

Бу көннәрдә Мисырның үзендә булган хәлләргә күз салыйк. 1250 елда Әюбиләр династиясеннән соңгы солтан Туран шаһны үтереп, мәмлүкләр хакимиятне үз кулларына алалар. Мәмлүк гаскәр башы Айбәкне солтан итеп күтәрәләр. Җиде елдан соң аны үтереп, берничә айдан хатынны үтереп, Айбәкнең унбиш яшьлек улын солтан итеп күтәрәләр. Ике елдан соң, 1259 елда, мәмлүкләрнең гаскәр башлыгы Кутуз хакимиятне үз кулына ала. Кутуз, Хулагуның төп көчләрен алып киткәннән соң бер ел үткәч, зур булмаган отряд белән (хәтта обозсыз) килеп, 1260 елның 3 сентябрендә Гайн Җәлуд янында яшерен рәвештә Иерусалим (чит ил биләмәләре аша үтеп, сакчы монгол отрядының тылындагы вак-төяк, коралсыз диярлек монгол төркемнәренә һөҗүм итеп, аларны төп отрядтагы иптәшләре ягына куалар. Гаскәрнең нинди булуын, аның көче зурмы икәнен белмәгән Хулагу калдырган отрядның коты алынып, качып котылу юлын эзлиләр. Бәйбарс командасындагы Кутуз гаскәре, иртәдән кичкә кадәрле куып, качучыларны турыйлар. Җитәкчесез калган гаскәр сарык көтүенә әйләнә… Хәзерге тарихта менә шул җиңүне Хулагу явын тар-мар итеп, Якын Көнчыгышны һәлакәттән коткару дип бәялиләр. Солтан Бәйбарс даирәсендәге сәяси фальсификаторлар һәм ялагайлар әвәләгән бу карашны Ватикан мистификаторлары «кухнясы» күтәреп алып, бүгенге көнгә кадәр «хәзерге цивилизация» илләре тарих «фәнендә» альтернативасыз яшәрлек шик, бәхәс кагылмаска тиеш аксиомага әйләндерә. Аңа шәүлә салуы мөмкин фактлар игътибардан читтә калдырыла. Мәсәлән, 1262 елда Хулагу хан, барлык көчен Кавказда туплап, Иранда яңа мобилизация үткәреп, хисапсыз зур гаскәр белән Закавказьеда һөҗүмгә күчә. Бәркә ханның алдынгы отрядлары тар-мар ителә. 1262 елның 20 ноябрендә Хулагу хан, Дербенд янындагы яу сызыгына килеп, «Тимер Капка» дип аталган бу ныгытмага һөҗүм оештыра. Шул ук елның 7 декабрендә Дербенд каласын басып алып, Хулагу явы, ташкын кебек, Кавказ алды киңлекләренә агыла. Бәркә ханның төп көчләре, бөтен җир йөзен каплагандай, Терек елгасының түбән агымында, елганың төньяк ярында урнашкан. Хисапсыз күп тирмәләр, дөяләр, сарык көтүләре. Хулагу явы, боз өстеннән җиңел генә чыгып, төньяк ярга туплана. Һөҗүм башлана. Бәрелеш кызгач, Бәркә гаскәрләре чигенә, кача башлыйлар. Бераз куганнан соң, Хулагу солдатлары дошман ташлап качкан тирмәләрдәге малны таларга ташланалар. Икенче көнне Хулагу зур җиңү бәйрәме үткәрә. 1263 елның 13 гыйнварында Бәркә гаскәре, сиздермәстән килеп, бар көч белән бәйрәм итүче дошман өстенә ташлана. Сыйланучы солдатларны бу тирмәләр арасында тәртипле сугышчан сафка тезеп булмый. Гаскәр шашып кала. Ике яктагы ыгы-зыгыдан, кая ташланырга белмәстән, дөяләр, сарыклар дулап мыж килә. Нәрсә эшләргә кирәген бик яхшы күз алдында тоткан Бәркә гаскәре иртәдән кичкә кадәр дошманын турый. Ниһаять, Хулагу гаскәре ташкын булып кача башлый. Аңын җуйган көтүдәй, Терек бозы өстенә кергән массаны күтәрә алмастан, боз ватылып, кылычтан котылганнары салкын гыйнварда Терек елгасында батып үләләр. Исән калганнарын Аракс ары ягына җиткәнчегә кадәр Бәркә атлылары кылычтан үткәрә. Дәһшәтле Хулагу явы чынлыкта менә шулай тар-мар ителә һәм юкка чыгарыла. Бу дәһшәтле яуны кабат Якын Көнчыгышны таларлык, аяклана алмаслык итеп Бәркә тар-мар итә… «Татар энциклопедия сүзлеге»ннән Хулагу исемен эзләп карасак, Терек сугышы турында белергә теләсәк, Бәркә-Хулагу бәрелешләре турында анда бер сүз юк. Рус тарихында да Бәркә Литва, Польша, Волынь, Византия белән генә сугыша. Бәркәнең Хулагу дәһшәтен тарих битеннән юып ташлавына дәхеле бөтенләй юк кебек күрсәтелә, дөресрәге, бөтенләй күрсәтелми. Тарихи хәлләр, чорның хәлиткеч вакыйгасында илләр, шәхесләр катнашы һәм роле ялган, ясалма-уйдырма хәбәрләр белән алыштырыла, танымаслык бер рәвешкә китерелә. Ул бүген дә шулай яши: Бәйбарс һәм Бәркәгә кемнәрнеңдер (папа, Византия, Иран, гарәп илләре, Европа һәм Русия тарихчылары) субъектив, шәхси теләкләре буенча ике төрле мөнәсәбәт күрсәтелә.

Гайн Җәлуд бәрелешеннән соң бер ай үткәч, Бәйбарс, заговор оештырып, солтан Кутузны үтереп, бер айдан гаскәр тарафыннан үзе Мисыр солтаны дип игълан ителә. Ул шул рәвешчә җиңел генә солтан Кутузның җиңүче данын да, тәхетен дә үз кулына ала һәм бар игътибарын, шулай талап, Бәркәнең дә җиңүен тарихта үз исеменә беркетеп калдыра. 1263 елның 21 маенда Терек сугышындагы бөек җиңү хәбәрен китергән Бәркә илчеләре Мисырга килеп җитәләр. Инде Хулагу хәвефе юкка чыгарылган. Бу хәбәр Якын Көнчыгышта Бәркә ханга, аның иленә мөнәсәбәтне шунда ук диярлек нигездән үзгәртә. Бәркә илчеләре Мисырда җиңүчеләр бәйрәме ритуалларын һәм «хаҗ фарызларын» (Мәккәгә бару) үтәп йөргән чакларда ук, чынлыкта Бәркә тырышлыгы белән Хулагу дәһшәтеннән коткарылган Мисыр, аның солтаны, шулай ук Бәркә тудырган ситуациядән файдаланып, – Европа тәре яулары аякландырган Латин империясен (1204–1261) егып, кабат җанландырылган Византия империясе императоры шул ук Бәркәгә каршы мәкер тозагы кора башлыйлар. Бәркә аларның бу сәясәтендә Хулагудан да дәһшәтлерәк төп дошманга әйләнеп кала. Бәркә илчеләре кайту юлларында ук инде бу мәкерле яңа «союз» каршылыгына бәреләләр. Бәйбарс Бәркәгә үз илчеләрен дә боларга кушып Сарайга җибәргән була. Константинополь шәһәренә килгәннәрендә Византия императоры башкалада булмый. Бәйбарс илчесе: «Сез биредә ял итә торыгыз. Солтан миңа бер йомыш тапшырган иде…» – дип, үзе генә император белән очрашуга китә. Күрәсең, алар анда Бәркәгә (Алтын Урдага) каршы көрәш союзын рәсмиләштерәләр. Константинопольгә кайткач, бу союзга Хулагу дәүләтен дә тарту турында яшерен сөйләшүләр башлануга кадәр барып җитәләр. Яңа «союз» планнарын декларацияләү һәм гамәлгә кую эшен дә башлап җибәрәләр. Бәркә илчелегенә уртак обструкция оештыру аша үзләренең Алтын Урдага дошманлык позициясенә күчүләрен искәртәләр. Бер ел буена Бәркә илчеләрен илләренә җибәрмиләр. Төрле уйдырма сылтаулар белән елдан артык Константинопольдә тоталар. Илчеләр хәлне Бәркәгә хәбәр итәләр. Бу демаршның мәгънәсен яхшы аңлаган Бәркә хан, ачудан ярсып, Алтын Урда отрядын җибәреп, союзнигы Болгар патшасы Константин Тих гаскәрләре белән берлектә Константинопольне камап ала. Византия императоры Бәйбарс илчесеннән аларны һичкем тоткарламавы, үз ирекләре белән торулары турында хат яздырып ала. Шул хат белән Бәркә гаскәр башлыгын Византиянең гаепсезлегенә ышандыра; илчеләрен алып, яуны туктатып, кайтып китәргә күндерә… Бәркә, икейөзлеләнүләре өчен, Мисыр илчесен сараеннан куып чыгара. «Хыянәтең өчен хөкем итеп башыңны чаптырмыйм. Бар, хуҗаң хөкем итсен!» – дип, иленнән куып җибәрә. Ике-өч ел эчендә бу каршылыклар зур сугышка кадәр барып җитә, күрәсең. 1266 елда Бәркә бөтен Якын Көнчыгышның котын алырлык зур гаскәр белән тагын, инде күрәсең Бәйбарска каршы яуга күтәрелә, әмма юлда, Тифлис шәһәрендә вафат була. Шул яу, күрәсең, бөтен гарәп дөньясын, ислам галәмен Алтын Урдага каршы куя.

Тизенгаузен китапларында ул заман һәм шуннан соңгы гарәп тарихчыларының Идел буе мөселман дөньясының бер почмагының халкын «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге вәхши «зәңгиләрдән» (кара тәнле кыргый халыклардан) дә дәһшәтле варварлар итеп сурәтләп, бу дошманлашулар авазын «мәңгеләштереп» калдырылуын табып була. Киеренкелек шул дәрәҗәгә җитә ки, Терек сугышының 17 нче елында (бу яуның Көнчыгыш Европа христианнарының соңга калган тәре явы булуы да ихтимал) христиан динендәге Батый хан оныгы Мәнгу Тимер 1280 елда Якын Көнчыгышка, ислам дөньясына каршы 150 мең кешелек гаскәр белән тагын бер зур поход әзерли. Бу бәрелеш рус тарихларында барлык Төньяк-Көнчыгыш рус кенәзләренең зур ризалык, энтузиазм белән Мәнгу Тимергә, яуда катнашырга, Төньяк Кавказга барулары рәвешендә генә сурәтләнә. Ә К. Рыжовның «Мусульманский Восток в VII–ХV вв.» («Все монархи мира» сериясе. Автор бармагыннан гына суырып язмаган булса кирәк) китабында шундый мәгълүмат бар. 1280 елда Мәнгу Тимер 150 мең кешелек зур гаскәр белән «Армения»гә яу чаба (Киликиядәге Гетум оештырган әрмән патшалыгы турында сүз бара). Бу вакытта Мисыр солтаны булган Бәрәк тагын да зуррак гаскәр белән аңа каршы китә. Әмма башкаласына борылып кире кайта. Әрмән җирләренә якынлашкач, гаскәрдә мәмлүкләрнең чираттагы сәяси «чехардасы» башлана: гаскәр, солтан Бәрәккә буйсынырга теләмичә, үз башлыклары Калаунны солтан итеп күтәрәләр. Каһирәгә отряд җибәреп, Бәрәкне тәхеттән читләтәләр (күрәсең, үтерәләр). Мәнгу Тимер гаскәре Хомс шәһәренә якынлаша. Калаун аңа каршы чыга һәм «монгол гаскәрен» тар-мар итә[20]. Идел буе мөселманнары белән гарәп дөньясы арасында тирән упкын туу һәм аның ике тараф өчен дә һәлакәтле диярлек нәтиҗәләре бу хәбәрдә дөреслек барлыгына ышандыра кебек. Әмил әл-Хөлли, С. Закировларның «милләтләр дуслыгына» һәйкәл итеп эшләнгән язмалары, тарихи кризисларның килбәтсез, кешелексез дәһшәте фактларын «акшарлап», тышкы, ямьле пәрдә белән җиңеләйтү, «өртүләрдән» дә читләшмәгән. Мисыр, Алтын Урда дошманлашуы, тәхет талап кеше хисабына кергән мәмлүкләрнең намуссыз, оятсыз рәвештә кемнәрнеңдер бөек тарихи җиңүләрен талап үзләштерү нәтиҗәсе шул очраклы дәгъвада җиңүләре белән генә чикләнми. Ул Идел буе, Якын Көнчыгыш һәм ислам дөньясы тарихи күчәре орчыгын кирегә әйләнү, коллапс юлына бора. Алгарыш юлына чыккан Европа дәүләтләре тырышлыгы белән көчен, юнәлешен, тәэсирен мең еллар үзгәрешсез саклаган агрессив тарихи хәрәкәткә әйләнә. Тәре яулары, Батый ябырылуы кузгалуына төртке булуы мөмкин. Ә бу олы фаҗиганең, Алтын Урда – Якын Көнчыгыш бәрелешенең күләме, аның үзгәртеп булмас тарих фактына әйләнүе ислам дөньясы өчен Батый ябырылуыннан да, ихтимал, тәре яуларыннан да сискәндергечрәк. Мөнке-Хулагу сары тәре явы, җимерү-җимерелүләре аша Бәйбарс башбаштаклыклары нәтиҗәсе рәвешендә ул тискәре, кирегә әйләндергеч тарихи реальлек булып чыга. Византия, Борынгы Иран шартларында Биармия – Биләр иленең мең еллар яшәгән халыкара сәүдә юлын Бәйбарслар, Хулагу явы һәм илханнар дәүләте булуга ирешә. Сәүдә юлының Югары Идел ерак чикләрен һәм юлларын варяглар, норманнар хәвефеннән саклар өчен, болгарлар хакимлеге елларында чакырып китереп, хәрби заставалар итеп утыртылган Ростов, Суздаль кебек славян дәүләт берләшмәләре тарафыннан көчле тәэсирле чикләнүләргә юлыгуы (Андрей Боголюбскийның Болгарга янаулары, ушкуйниклар), Бөек Алтын Урданы җимерелү, күренмәгән тизлектә юкка чыгу юлына китүен тизләтә. Хулагу явы, илханнар Ираны басымы астында, тарих төзәтү мөмкинлеге калдырмаган Якын Көнчыгышының ислам дөньясы үзәгенең хәле дә Биармия хәленә тәңгәл. Җимереп ташланган Багдад хәлифәлеге төбәкләренә гомумкешелеккә янаган үләт зәхмәте рәвешен алган Хулагу баскыны дәһшәте, котын алып, бөтен гарәп дөньясын Газраил кулында тыпырчынган җан бирүче хәленә төшергән. Гайн Җәлуд җиңүеннән соң алар, Бәйбарсның нәрсә маташтыруы турында да, үзләренең ни эшләүләре турында да уйлана алмаслык рухи халәттә, диңгез уртасында батучының саламга ябышуы рәвешендә, Бәйбарс тирәсенә сарылалар, аның һәр эшен «Вәрхәмләкә!» дип куәтләүдән башка нәрсә белмиләр. Әнә шул рәвешчә гарәп дөньясы да, нәкъ менә сагыздай сыланучы Бәйбарслык (мәмлүклек) тышкы сәясәте IХ йөз ахырларыннан билгеләнә башлаган төшенкелек юлына баскан Якын Көнчыгышны һәлакәт упкынына сөйри.

XX гасыр башларында мәйданда күренгән Урта Идел төбәге исламлашу концепциясе үзенчәлекләре менә шулай котылгысыз һәм зарури рәвештә безне булган, әмма үткән заманнарда ук онытылган – юкка чыгарылган иң караңгы, борынгы тирәнлекләргә тарта. Аларны кузгату татар исламлашу тарихы терәк принципларының килеп чыгу һәм яшәеш рәвешләрен төгәлрәк билгеләү өчен кирәк. Төбәкнең исламлашу тарихына карашны искәрткән сүзләр, ишарәләр тарихка күпмедер билгеле саналган Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы заманнарыннан ук сакланмаган. Беренче башлап ул караңгылык (золмәт) гасыры заманы ядкяре булган Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сендә аваз сала: пәйгамбәр заманында һәм аның тапшыруы буенча сәхабәләр (беренче мөселман гарәпләр) килеп, «дәүләт дине» рәвешендә (хан сараенда) Болгар төбәгендә ислам динен тамырландыралар. Халык авыз иҗаты хәзинәсеннән алынып «Тәварихе Болгария» әсәренә кертелүе бу версиянең Болгар дәверендә, исламлашу көннәреннән соң ук формалашып, шуннан соңгы заманнарда фольклорга китеп, зур тотрыклылыкка ирешкәнлеген тану булып аңлашыла. Ил гүя аксиомага, догмага, ритуалга әйләндерелгән. Исламлашу хан сарае (хан кызы) белән бәйләп күрсәтелүе – борынгы стандарт. Язма чыганакта аның фольклор стилендә калдырылуы – проблеманың гомумиләштерелүе – илкүләм эчтәлеккә күтәрелү алымы. Конкрет бу очракта аңарда, күрәсең, теге «мәмлүклек», Бәйбарс әдәпсезлеге нәтиҗәсендә Идел төбәге халкы белән гарәп дөньясы – дәүләтләре һәм җәмәгатьчелеге арасында туган җан өшеткеч салкынлыкның ниндидер чагылышы да бар. Ул, ныклап тикшереп, өйрәнеп, анык билгеләүне сорый.

Христиан чиркәвенең тупас һөҗүменә җавап итеп, «караңгылык (золмәт) гасыры»ннан чыгу тенденциясе билгеләнгәч тә, җанлану сиземләнә башлаган көннәрдә үк татар иҗтимагый фикере исламлашу проблемасына игътибарын карата.

Университетның кулъязмалар бүлегендә, И. Готвальд фондында XVIII гасырның беренче яртысында язылган Мансур Борындыкыйның (аны без, хәзерге алфавитка күчереп, «Дин вә әдәп» журналының 2006 елгы май санында бастырып чыгарган идек) Көнчыгыш Төркестан (Кашгар) төрекләренең исламлашу тарихы турындагы язмасы сакланып калган. Ш. Мәрҗани дә Казан, Болгар тарихы турында каләм тибрәтүен шул ук Кашгар төркиләре – хаканнар иле турында каләм сынаудан-шомартудан башлап җибәрә («Гурфат әл-Хавакыйн ли арфәт әл-хәвәкин», 1864 елда басыла). Сәмәрканд мәдрәсәсендә укыганда, Ш. Мәрҗани Якутның «Муъҗан албулдан» (географик сүзлек) китабына юлыга. Бу әсәрдә 922 елның маенда Ибне Фадланның Болгарга сәяхәте турында озын-озын өзекләре сакланып калган. «Мөстәфадел-әхбар…» китабын язганда, Ш. Мәрҗани, Петербург университетының Көнчыгыш факультетында эшләүче шәкерте Х. Фәезхановка хат язып, әлеге сәяхәт турында Көнбатыш китапханәләреннән материаллар эзләтә. 1923 елда Зәки Вәлиди Мәшхәд шәһәрендә аерым кулъязма хәлендә Ибне Фадлан сәяхәтнамәсен тапканга кадәр, бу сәяхәт турында барлык хәбәрләр Якут китабы язмасына гына нигезләнгән була. Ибне Фадланның Болгарга килүенең өченче көнендә, җомгада, моңарчы күрелмәгән бер тантаналы рәвештә Багдад хәлифәсе исемен кушып (исеменә) хотбә укуны барлык галимнәр һәм тарихчылар Болгарның ислам динен кабул итү акты дип бәяли. Ш. Мәрҗани дә моңа ачык аңлатма кертми, Х. Мөслимине тәнкыйтьли, ә бу хатага каршы аваз чыгармый. Шул рәвешчә тарихта «Идел болгарлары 922 елда ислам кабул итә» дигән караш урнаша.

Й. Акчура, венгр ориенталистының фәнни дәлилләренә таянып (венгр галиме исеменнән), Идел буенда Ибне Фадлан сәяхәтенә кадәр дә ислам дине булганы турында сүз кузгата. Фәннилектән ерак торган, фәнни фикер тәртипләрен («гореф-гадәтен») белмәгән татар тормышына бу (яңа) тәкъдим бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Тиздән башланган Дөнья сугышы мәсьәләне көн тәртибеннән оныттыра. Совет режимы исә бу буржуаз (фабрикантлар фамилиясендәге кеше әйткән) фикерне генә түгел, авторның үзен, исемен, иҗади мирасын татар тормышыннан бөтенләй сызып ташлый.

Венгр галиме күрсәткәнчә (Й. Акчура мәкаләсе): Идел буе төркиләренең исламлашуы VIII гасырның башларында була, хәтта алай гына да түгел, аның башлану ихтималы хәзрәти Гомәр р.г. хәлифә заманында (634–644 еллар) гына түгел, ниндидер гадәти булмаган ихтималият чикләрендә, пәйгамбәр г.с. заманында хәтта берәмтекләп күренү ихтималы юк түгел. Мондый фараз кабул ителгән тәкъдирдә дә аның баштан ук «күләгәле» (хаталы-ялгыш) ягы барлыгы ачыклана. Бүгенге гавам карашы «Болгарның исламлашуы» гыйбарәсен болгар халкының ислам динен кабул итүе дип аңлый. Урта Идел төркиләре – «Идел-Чулман халкы исламлашуы» дигәндә, бу мәсьәләдә хакыйкатьтән аерылмыйк дисәк, тагын кылны кырыкка яру сорала. Идел-Чулман төбәгенең үз халкы, асыл халкы болгарлармы, Болгарларның башлангыч чор тарихы, географиясе тарихта күптән инде бәхәсле нәрсә түгел. 630–670 елларда алар Азов диңгезе буенда, Түбән Дон, Төньяк Кавказда булалар, Кубрат хан дәүләтен төзүдә катнашалар. Аспарух хан җитәкчелегендәге төркемнәре Дунай яры ягына, кайберләре Паннониягә (хәзерге Венгриягә), хәтта Төньяк Италиягә күчеп киткәннәр. Дон буенда калганнарының бер өлеше соңра Чулман (Кама, Вятка) буйларына күченеп килгәннәр. Кыска вакытка Көнбатыш Төрек каганаты, соңра VIII гасыр башында мәйданга килгән Хәзәр каганаты хөкеменә буйсыналар. Хәзәр каганаты, Урта Идел, Кама буен да үз хөкеменә буйсындырганда, ихтимал, хуплавы һәм яклавы (инициативасы) белән Нократ Иделенә күчереләләр («Нократ-Көмеш-су-Вятка болгарлары» дип аталалар. Венгр ориенталисты фикерен кулланып, чувашлар VIII гасыр башларында ислам дине кабул итә башлаган дип уйласак, болгарларга якын диалектта сөйләшүче чувашлар да шул Нократка күченүче болгарлар («хәзәрләр») төркемендә Дон буенда яшәгәннәр, ислам динен шул күченәчәк, димәк, башлыча ислам динендә булган болгарлардан кабул итә һәм шул ислам диненә күченүче болгарлар белән Урта Идел якларына киләләр. Димәк, чувашлар гына түгел, алардан элек Кама буена күчереләчәк болгарларның бер өлеше VIII гасыр башларына инде ислам динен кабул итә башлаган була. Бу болгарлар Идел буеның төп халкы түгел.

Венгр галиме күзәтүләренә һәм аның моңарчы күрелмәгән (оригиналь) нәтиҗәләренә нигезләнеп, Й. Акчура Идел буе исламлашу проблемасын яңа фактлар белән ныгытуның яңа мөмкинлекләре юлына борып калдыра. Әмма татарның фәнни гомумиләштерү тәҗрибәсезлеге (мантыйксызлыгы) йөз ел буена бу мөмкинлеккә аз гына да игътибар күрсәтми. Киресенчә, Й. Акчураның үзен дә, исемен дә татар мәдәниятеннән сөрү юлыннан китәләр. Аның мәкаләсеннән шундый нәтиҗәләр чыгарып була. Хәзерге татарларның ерак бабалары би ирләр, биләр, гомумән, төрки халыклардан беренчеләрдән булып исламлашу юлыннан китәләр. (Дөрес, Әмәвиләр гакыйдәсендә.) Икенчедән, исламлашу берьяклы (бер пәрдәле) күренеш кенә булмаган. Башлангыч көннәрдә үк исламның көчле тәэсиренә бирелү ихтималы булган мех сәүдәсе белән шөгыльләнүче кәрванчы (сәяхәтче) биләр хәрәкәтен көчәйтеп, 737 елда Мәрван явы хәрби көч белән төбәкне исламлаштыра. Урта Азия белән сәүдә итүче мөселман биләр сәүдәгәрләренең Багдад гакыйдәсенә акрынлап күчә барулары, Ибне Фадлан илчелеге аша Багдад гакыйдәсе өстенлеге рәсмиләштерелүе һ. б. Соңгы заманнардагы гавам тарафыннан рәсмиләштерелеп, илнең, тарихи конкретлыктан хәбәрсез Якын Көнчыгыш башкала Болгар шәһәре исемен ил, төбәк атамасына әйләндереп, исламлашуда төп роль уйнаган, 200 еллар (730–930 еллар) биредә хөкүмәт башында торып киткән болгарларга нисбәт ителүенә бернинди нигез юк. Болгарлар килеп киткәнче, аз дигәндә 2000 еллар, биредә яшәгән төбәкнең һәм аның төп кәсебе – мех сәүдәсенең монополь хуҗасы булган «плешеголовыйлар», би ирләр (Биарм) төркеме, биредә хөкүмәттән өстен көч булган. Ибне Фадланнар экспедициясендә өч көн генә Багдад гакыйдәсенә разый булып торган Болгар әмире болгар аксөякләре белән кабат Әмәвиләр (Кордово хәлифәсе) гакыйдәсенә кире кайтканнарыннан соң, болгар әмирен тәхеттән читләтеп, биләр идарәсен кабул итә алмаган әмирләрен, кабиләсен алып 930 елларда кабат Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр. Киев кенәзе Святослав 965 елда аларны аннан да Венгриягә куып җибәрә…