Күренә ки, бүгенгә (аз булса да) күпмедер фактлар һәм алардан туган кайбер фаразлар нигезендә татар тарихының үткәнен берникадәр тотрыклы тарихи тәртипкә китерү мөмкин. Аны мәдәни-интеллектуаль мирасы нигезендә ике төргә төркемләп була: яктылык гасырлары һәм золмәт (караңгылык) гасырлары. Караңгылык гасырлары тарихта күпчелекне тәшкил итә (еллар, гасырлар күз алдында тотыла). Болгарлар киткәннән соң, монголлар килгәнчегә кадәр булган. «Болгари»лар, Кол Галиләр заманын Үзбәк хан – Рабгузи, Котб, Харәзмиләр заманын (шуннан соңгы Мәхмүд әл-Болгари, Сәйф Сараиларны да аларга кушып) һәм XX гасыр башы – татар әдәбиятының «алтын гасыр»ын… Калыплашкан яктылык елларының саны бердән арта икән, димәк, караңгылык гасырлары яктылык гасырлары белән чиратлаша дип әйтергә була. Югарыда «караңгылык гасырларының абсолют каралык түгел, конъюнктур, «бер көнлек» – гомерсез идеаллар ялчысына (колына) әйләнеп, кысыр иҗатсыз идеалларга хезмәт заманы булганын билгеләгән идек. Кышкы суыкта «үз тәпиен имеп» йоклап үткәргән аю кебек, адәм затына лаек булмаган яшәеш белән яшәү. «Аю йоклый» дип тормый, безнең халык яшәгән урта пояста да кояш һәр көн чыга, дөньяны яктырта. Димәк, яктылык гасырларында яктылык үзенчәлеген тәңгәл билгеләргә теләсәк, аны «мәгариф кояшы»ның үз зенитына күтәрелү очрагы дип күзаллап булыр иде. Күренә ки, тирәлек өчен «гадәти булмаган» гына да түгел, «табигый булмаган» бу югарылыкка зенитка күтәрелеп кенә ирешеп була. Төп һөнәре – халыкара мех сәүдәсеннән мәхрүм ителгән, яңа эшкә керешү мөмкинлеге (мөстәкыйльлеге) юк татар әдәбиятының сыйфат үзенчәлекләре дә аның шул характердагы күренеш икәненә дәлил була ала. Ул көндәлек яшәешнең, реаль тормышның үзеннән үсеп чыккан, аның үзенең чагылышы булганын хәтерләткән күренеш түгел (хәтта күбрәк башка халыклардан алынган нәрсә итеп эшләнә). Тотрыклы, өзлексез яшәеш – процесс сурәтен саклауга әһәмият бирми. Өзек-өзек, очраклы ялкынланулар чылбырын хәтерләтә. Барлык кулланган сюжетлары «гадәтидән» читләшү (аерылу) аша күренекле нәтиҗәләргә ирешүгә генә корыла кебек. Ягъкуб пәйгамбәр балаларының начар гадәтләре затлылык юлында калган Йосыфның әрнүле, фаҗигале киеренке хәлләр – сынаулар аша үтеп, булдыклылык күрсәтеп, «агалары максатын нәтиҗәсезләндерә, төзәтә, үзгәрү юлына чыгара («Кыйссаи Йосыф», 1212). Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия»се… Пәйгамбәрләр заманында гадәти тормышта халыкның, аңсызлык күрсәтеп, әхлакый тирән ялгышлыклар упкынына юлыгуы. Мондый һәлакәтле бозыклыклардан читләшкән пәйгамбәрнең Аллаһының рәхмәте, ярдәме белән бу гадәтсезлекләрдән арындыруы сюжетына корылган. Татар әдәбиятында барлык күренекле әсәрләрнең шул ук калыпка салынганын күрсәтеп чыгып булыр иде.
Гасырлар дәвамында бетмәс-төкәнмәс чикләүләр шартларында гына яшәргә мәҗбүр ителгән татар җәмгыятендә әдәбият бердәнбер иҗтимагый хәрәкәт механизмы рәвешенә кереп яши. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар, хәзәр-болгарлар заманыннан Төньяк белән Көньяк мех сәүдәсе монополиясен кулларында тоткан би ирләр җәмгыятенең сәяси-административ хәяты (илнең кәсебе буенча) Кара диңгез буе Дала сәяси берләшмәләре белән тыгыз берлеккә кереп яшәргә мәҗбүр була. Далада бәҗәнәк (печенег), кыпчак бердәмлекләренең элементарлашуы, төбәк исламлашуының цивилизацияләрендә югарыда аталган форматтагы әдәби «орлыклану» процессы башлана. Төньяк-Көньяк мех сәүдәсе монополиясе шул нигездә барлыкка килгән халыкның сәяси-административ аерымлыгы абсолютлыгы интернациональләшү ягына сыгылмалы деформацияләнүе һәм илнең иртә һәм бик тиз гомерле (дәвамлы) яшәүчәнлек эзенә тартылуы, төбәктә тамырланган төп этнос тарихының да яшәүчән көч чыганагына әйләнә. Бу аны тарихи (Биармия, Алтын Урда) һәм мәдәни цивилизацион үсү сәләте ягыннан төбәк халыклары масштабында аерым алдынгы сызыкка чыгара. Өч көч чыганагының икесенә югарыда берникадәр кагылдык. Халык тарихында күренекле урын тоткан исламлашу үзенчәлекләренә тагын күз салып үтик. В. Путениковның «Тайны Аркаима» дигән китабында мәшһүр Аркаим тирәсендәге борынгы шәһәрләр иле турында Урал ары ягыннан Фарсы култыгынача су юлы (картасы[16]), Урал (Репей, Рефей) таулары регионында яшәгән Геродот китабында «плешивые» («аргипарий») һәм «исседоны» («златолюбивые»[17]) дип аталган борынгы халыклар, аларның югарыда телгә алынган Каспий диңгезе аша Фарсы култыгы, Һинд океанына кадәр сәүдә экспедицияләре ихтималы турында сүз кузгатыла. Замандашлары Урал арты «исседоннары» («златолюбивыйлар») Җаек-Каспий аша интенсив сәүдә монополиясе хуҗалары Урта Идел-Кама буе Мех сәүдәсе монополиясенең су юлы сәүдәсен Дон яисә Днепр бассейны су юлында барлыкка китерергә катнашкан булуы мөмкин. «Сфера влияния», «килешүле конкуренция» дип хәзерге заман категорияләренә тартым фаразлардан тартынмый гына түгел, китабында «Тайны Аркаима» авторы турыдан-туры: «…это была цивилизация, вполне сравнимая с нашей»[18], – дип белдерә.
Пәйгамбәр г.с.нең бабасының әтисе Һашим Мәккәдән төньякка, Сүриягә һәм Көньякка, Ямәнгә, Хәбәшстанга һәр елны сәүдә кәрваны оештыруны гадәткә керткән, диләр. Би ир халкы («царские скифы») мех сәүдәгәрләре Сүрия базарларында Мәккә сәүдәгәрләре белән танышып, сәүдә үзәге Мәккәгә дә килеп җиткән булулары бик мөмкин. Пәйгамбәр г.с. үзе дә унсигез яшеннән булачак хатыны Хәдичә р.г. кәрваны белән Сүриягә йөри башлый. Мех сәүдәгәрләренең кайберләре, пәйгамбәр заманында ук яңа дингә тартылып, исламга күңел куя башлаган булулары мөмкин. Пәйгамбәр вафатыннан соң биш ел үткәч, хәзрәти Гомәр хәлифә вакытында ислам гаскәрләре Сүрия һәм Мисырны хәлифәлеккә буйсындыралар. Шунда ук Әрмәнстан, Азәрбайҗан тарафына һөҗүмнәрен дәвам иттереп, 639 елда инде Баш Кавказ тезмәсенә җитеп, Каспий буе далаларына үтү юлында «Тимер Капка» саналган Дәрбәнд шәһәрен кулга төшерәләр. Әлбәттә, алар, бернәрсә белмәгән хәлдә, бу ерак төбәкләргә килеп чыга алмыйлар. Гарәп хөкүмәт һәм гаскәр башлыклары яки берәр Аттиламы яисә Чыңгыз, Батый ханмы, берәр ерак төбәккә яу чабар алдыннан, ул төбәк турында мөмкин кадәр күбрәк географик, хәрби-административ, этник, социаль-икътисади һ. б. мәгълүматлар туплыйлар. Ул мәгълүматларны аларга бу цивилизация күләм хәрәкәт тәэсиренә, идеологиясенә һәм идеалларына тартылган ул төбәк илгизәрләре – авантюристлары (сукбайлары) һәм сәүдәгәрләре яисә ул төбәкләрдә булган, аның аркылысын буйга үткән башка ил сәүдәгәрләре бирәләр. Алар бу шаулы һәм зур шанлы яуларда, аны үз йомышына әйләндереп, юл күрсәтүчеләр булып үзләре дә катнашалар. Хәзрәти Гомәр р.г. заманында Гарәбстан ярымутравыннан киртәләп булмас ташкын булып күрше биләмәләргә җәелгән ислам явы информаторлары һәм «юл күрсәтүчеләре» арасында би ирләр Төньяк мех сәүдәгәрләре дә булган дип кистереп әйтергә бернинди рәсми дәлил булмаган кебек, «була алмый» дип расларга да җитәрлек нигезебез юк. Әнә шул телгә алынган, кабат-кабат игътибар каратылган бәхәссез тарихи фактлар һәм шул халыкның хәзерге варислары этник һәм тарихи үзенчәлекләре андый хәлләрнең булу ихтималына да бернинди шик калдырмый. Татар халкында исламга мөнәсәбәт үзенчәлекләре шундый ихтимал барлыгы файдасына сөйлиләр. Бу татарларның исламга тугрылык «пафосы» гына түгел. Әнә бит 1906 елда ук инде венгр шәрекшөнасы Мисараш, Казанга килеп, хәтта чувашлар арасында тел-этнография материалларын җыеп йөргәннән соң, чувашлар арасында да VII гасырда ук ислам дине тәэсире булган, аның эзләре бүгенге көнгәчә килеп җитәрлек киңлектә һәм тирәнлектә таралган була дигән нәтиҗәгә килә. Ә татарларның бабаларына – би ирләргә – ислам диненең тәэсире шул көннәрдә үк, VII гасырда, күрәсең, чәһарьярлар хәлифәлеге заманында, Багдад, Бохаралар форматында үсеп китәрлек эчке куәткә, интенсивлыкка ия дәрәҗәдә була. Ягъни сәүдәгәрләрнең бер төркеме ислам яуларына кушылып, исламны үз йортлары юнәлешендә җәелдерү көрәшендә катнашсалар, шундый ук кайнарлыкта кабул иткән икенчеләре, ватаннарына кайтып, яңа дин өйрәтүче-таратучыларга әйләнәләр. Кыскасы, 637 еллардан башлап 737 елга кадәр Сакалиба дәүләте ил тормышында ислам актив рәвештә тарала торган бер төбәккә әйләнә.
Искилләр илен исламлаштыруда көтмәгәндә-юрамаганда кискен тизләшү, дөресрәге, тизләштерү моменты булып үтә. Димәшкътагы хәлифәлек сараенда, кайдадыр төньяк урманнары ары ягында, Сакалиба илендә өметле генә исламлашу процессы барган төбәк барлыгын беләләр, аның язмышы, киләчәге турында күпмедер кайгырту күрсәтәләр. 737 елда булачак хәлифә Мәрван, 150 меңлек гарәп гаскәре белән Кавказ алды далаларына чыгып, хәзәр гаскәрен тар-мар итеп, каганат башкаласы Итил каласын алганнан соң, каганны тезләндерү сылтавы белән аны эзәрлекләп, хәзерге Жигули таулары районына кадәр килеп җитә. Бер уңайдан Сакалиба илен һәм яңа гына аларның идарәче династиясенә әйләнгән яңа мөһаҗир-болгарларны ханнарыннан башлап соңгы көтүчесенә кадәр исламлаштырып китәсе итә. Хәзерге Тольятти һәм Мәләкәс (Дмитровград) шәһәрләре тирәсендә, каганның Сакалибада җыйган гаскәрләрен тар-мар итеп, искилләрне һәм «Көмеш-Су» (Нократ) болгарларын үз күзәтүе астында исламлаштырып китә. Бер диннән икенче бер дингә күчү, бүрек алыштырып кию кебек, бердән, җиңел генә башкарыла торган процесс булмаса да, 922 елда Ибне Фадланнар – Багдад хәлифәлеге илчелеге – Болгарга килгәнендә инде би ирләр һәм искилләр берлегенең дә, «көмеш» болгарларның да тулысынча диярлек ислам динендә булганнарын күрәбез. 930 еллардан кабат Дон буйларына, 965 елларда аннан да Венгриягә качып киткән болгарларны венгр тарихында «исмаилитлар» (барысы да мөселманнар) дип атыйлар, алар арасында грамоталыкның югары дәрәҗәдә булуын билгелиләр. Алар венгр дәүләтенең исәп-хисап, финанс һәм язу-сызу эшләрендә эшли башлыйлар. Нократ-Чулман буйларында калганнары да ХV–ХVI гасырларда, Мәскәүнең бөек кенәзләре белән союзда, Казан ханлыгы белән килешүсез сугыш алып барган. Ар (Удмуртия) кенәзләре нәселдәшләре татарлар да ислам динендә булганнар. Сакалиба – Болгар иленең болгар мөселманнары Хәзәр каганаты союздашы Испаниядәге Кордово (Андалузия – Әндәлес) Әмәвиләр ислам үзәге (929 елдан Кордово хәлифәлеге) ориентациясендә калалар. Идел буеның хәзәрләргә оппозициядәге би ирләр, искилләр Бохара, Харәзем аша кәрван йөрткән мех сәүдәгәрләре һәм аларның кавемдәшләре Багдад хәлифәлеге ориентациясендә булалар. Шул җирлектә идарәче болгар һәм би ирләр, искилләр берлеге арасында килешүсез конфликт барлыкка килә. Би ирләр, искилләр – илнең төп халкын һәм төп икътисадын, тотрыклылыгын саклаган катлау – күпчелекне тәшкил итә, һәм Хәзәр каганы яклаган, илбашы үзләреннән сәяси югары булган (административ ресурска ия) болгарлардан өстен чыгалар.
…637–737 еллар арасындагы дин яңарту, исламлаша башлау гасыры – зур борылыш, нигездән яңару заманы. Әмма ул яңа үрләр яулауга, зур алгарышка, яңа баскычка күтәрелүгә әйләнмәгән, көнкүрештәге, киңәю офыгы билгеләнмәгән ягъни «ноктаны» хәтерләткән, яшәеш чикләрендәге хәрәкәт кенә булып кала. Яктыру, мәгърифәт гасырына әйләнми, караңгылык (золмәт) гасыры булып кала. 737 елдагы Мәрван явы төбәкнең исламлашуын яңа югарылыкка – би ир, искил (болгар) халыкларын тулы исламлашу баскычына күтәрсә дә, Ибне Фадланнар илчелегенә, болгарларның хакимияттән һәм илдән куылуы көннәренә кадәр дә шул «золмәт гасыры» форматында кала. Халыкара ислам цивилизациясе эчендәге Әмәвиләр (Кордово-Картәбә) хәлифәлеге белән Габбасилар (Багдад) хәлифәлеге арасындагы тартышуларда катнашып, актив хәрәкәт сызыгына тартылу Урта Иделдәге бу «Ислам утравы» халкын Х–ХIII гасырлар арасында ислам цивилизациясенең стандарты югарылыкларына, тарих заман биеклекләренә тарта. Мәдәни-яңару мөмкинлекләре дәвернең алгы сафындагы халыклар стандартына якынлаша. Дөрес, бүгенге көнгәчә сакланган фактлар буенча ул аерым очраклар җыелмасы гына булып күренә. Фактта чагыштырмача шактый тулы сакланган һәм татар мәдәнияте тарихында иң югары һәм колачлы булып күренгән 1905–1915 еллар күтәрелеше үзенчәлеген искә төшерсәк, бу сыйфат яңару елларының, гомумән, төп үзенчәлеге дип санарга дәлил була ала. Тышкы көчләр тәэсирендә күтәрелеш персонажлары аерым яңа катлам дәрәҗәсенә күтәрелми, казанышлар чор сыйфат билгесе булып җәмәгатьчелек арасында тирән һәм киң җәелми. Сеңеп түгел, шуннан соңгы алгарыш, үсү процессына зарури элемент буларак яңару актуальләшкән моментларда гына яшәүчән традиция функциясен башкара. Ә тарихта, гомумән алганда, җирлексез һәм очраклы, аерым шәхесләрнең гадәттән тыш тырышлыгының очраклы җимеше булып күренә. Борынгы заманда «пеләшбашлылар», «би ирләр» дигән исемнәрен борынгы грек (Геродот) тарихына кадәр җиткерә алган халык элек урта гасырларда норман-варяглар аша ерак Европада (хәтта һавада очып йөрүгәчә җиткән) хыялый (утопик) утраугача үсә. Димәк, бу заманнарда да, шул заманнар цивилизациясенә тартылырлык ниндидер яктыру (алгарыш цивилизация стандартына тартыла), хәтта хәйран калдырырлык узып китү көннәре («гасырлары») булган. Төньяк мех сәүдәсе мифлары, Пермь өлкәсендәге Сасанид көмеш поднослары да ул цивилизацион алгарышның материаль җирлеген искәртәләр. Бу фактларны төбәкнең антик (борынгы) һәм элек урта гасыр тарихы хәлләре һәм казанышлары дип карый алабыз. 922, 930 еллардан (болгарларның куылуы) Казан ханлыгы җимерелгән көннәргә кадәр чәчәк аткан урта гасырчылык дәвере башлана. Төбәк ислам цивилизациясе стандарты сызыгына тартыла, Бохаралар белән тиңләшерлек ислам үзәге формалаша. Җучи династиясе оештырган Бөек дәүләтнең (Алтын Урданың) мәдәни-идеология тормышын ул үз кулында тота. Ул ислам төрки дөньясының алдынгы сызыгында бара. XX гасыр башында төрки әдәбиятны гамәлләштерү (демократизация) һәм иҗтимагый үткенәйтү юнәлешендәге хәрәкәттә ул тагын алгы сызыкта. Аның бу алдынгылыгы, активлыгы формалашуда төрки халыклар арасында бик иртә, 690 еллардан исламлашуы һәм бу исламлашуның катлаулы, тирән эзле озын юл үтүе (Мәрван явы, Әмәвилек байрагын үз иткән болгарлардан аерылу, төрки әдәбият һәм гомум әдәби төрки тел формалаштыру көрәше, Казан хәрби-иҗтимагый фаҗигаләрен җиңү өчен көрәш һ. б.) хәлиткеч роль уйнаган.
О проекте
О подписке