Читать книгу «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими» онлайн полностью📖 — Масгуда Гайнутдина — MyBook.

Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани

Күренекле төрек галиме Фуад Күприлезадә «Төрек әдәбиятында элек мөтәсауфлар» дигән китабында (Истанбул, 1919) Әхмәд Ясәвине «төрек даһие» дип атый. Ул бу капиталь хезмәтенең беренче яртысын Ә. Ясәви, С. Бакырганилар иҗатын тикшерүгә багышлый. Орхон-Енисей, манихей, буддизм, несториан язмалары, борынгы уйгур (караханилар) әдәбияты туплаган традиция-тәҗрибәләрне яңа баскычка күтәреп, җитлеккән урта гасыр (һәм хәзерге дә) гомумтөрки әдәбиятның уртак әдәби телен, җитлеккән әдәби формаларын мәйданга китерүче даһи каләм (һәм талант) ияләре нәкъ менә Әхмәд Ясәви һәм аның шәкерте, дәвамчысы Сөләйман Бакырганилар булган. Төрки әдәбиятының аларга кадәрге иң югары казанышлары – Йосыф Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем»), Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр антологиясе») кебек хезмәтләре, «төбәк әдәбияты» чикләрен үтеп, халыкара әдәби стандарт калыбына һәм рәтенә керә алмаганнар. Чөнки иҗтимагый-сәяси алгарыш сызыгында яшәгән барлык диярлек төрки төркемнәр һәм төбәкләр гарәп, фарсы, яһүд (хәзәрләр) телендәге идея-эстетик синкретизм (бердәмлек) таләпләрен үз итәргә мәҗбүр булалар. Шул шартларда Сыгнак-Яса (Төркестан) шәһәрләре төбәгендә Ә. Ясәви, С. Бакырганилар, төрки телдә иҗат итүгә күчеп, фарсы-гарәп матур әдәбиятлары стандартында һәм шул халыкара әдәбиятлар форматында яңа уртак төрки әдәби тел һәм төркиләргә хас шигъри һәм әдәби формалар (жанрлар) мәйданга тудыралар. Бу яңарыш, әлбәттә, аерым шәхесләрнең, ниндидер бер Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганиларның теләге, борчылу нәтиҗәсе генә түгел, кабилә-кавемнәрнең халык (народность) буларак консолидацияләнүе-оешуы. Мәхмүд Газнәви, Төрекмән сәлҗүкләр экспансиясе рәвешендә, – Урта һәм Якын Көнчыгышта, Ефәк Юлының Көнбатыш бүлентегендә, бәҗәнәк, кыпчак-команнарның Иделдән Карпаткача, Кара диңгез алды далаларын биләүләре. Төркиләрнең Якын Көнчыгыш, Византия кебек халыкара сәяси үзәкләр белән бәйләнеш-бәрелеш сызыгына чыгуы. Аурупа тәре яулары уңышсызлыкка юлыгып, бу яуга Көнчыгыш христианнары (несторианнар) васитәсе белән Үзәк Азия күчмәнчеләренең (Елюй Даши һәм кара-кытайлар) тартылуы һәм шул җирлектә төркиләр хәлиткеч роль уйнаган, урта гасырларның күрелмәгән масштабтагы «Бөтендөнья сугышы» – Чыңгыз, Батый яулары, «Нух туфаны» болытлары куера. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганилар мәйданга китергән яңа гомумтөрки әдәбият – әнә шул бөек тарихи күченеш-алгарышлар (сдвиги) тәэсире һәм чагылышы ул. Олылыгы, тарихта үрнәге булмавы шуны күрсәтә. Бу әдәбиятның тәэсире шунда ук диярлек төрки дөньяның иң ерак төбәкләренә җәелә, гомумтөрки күренешкә әйләнә, халыкара әдәбият рәвешенә керә. Кече Азиягә аны Җәлалетдин Руминың (1207–1273) әтисе (һәм Ә. Ясәвинең дә) мөридләре алып килгән, диләр.

1230 елларның урталарында ерак Идел буенда – Болгар төбәгендә дә инде Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы кебек, шул форматтагы җитлеккән әсәр мәйданга килә. Бөтен бер этносның халыкара алдынгы әдәбиятлар стандартындагы яңа әдәбиятны юктан бар кылган, ислам, төрки дөньяда әдәбиятны формалаштыруга, әдәби яңарышка, алгарышка нигез булып калган күренеш саналырлык иҗат бүгенгәчә әдәбияттан һәм әдәбият тарихыннан тулысынча диярлек читләтелгән хәлдә яши. Аерым чорларда әсәрләре игътибар итәрлек күренгәләп китсә дә, ата – улны, ана кызны белмәс хәлдә яшәгән халыкларда ул яңа җан өрүгә әйләнеп китә алмаган. Әсәрләр әһәмиятен җуеп яраксызга калганнан түгел. Әсәрләр һаман бүгенге укучыга атап язылган кебек. Дөнья – халыкара әдәбиятлар сафында үз урынын булдыру юлына баскан яңа төрки әдәбиятның беренче үрнәкләре, беренче авторы. Шуннан бирле, узган 850 еллар дәвамында, бу әле гомумэтник форматны төгәл саклый алган уникаль күренеш турында төрле заманнарда аның нигез үзенчәлекләрен чагылдырган әһәмиятле яисә кайсыдыр якларыннан баш тартуга каратылган күп фикерләр әйтелгәндер. Ләкин алар беркайчан барланмаган, бер системага китерелмәгән, тәртипкә салып гомумиләштерелмәгән. Әсәрләре дә «паспортлаштырылып», барланып-җыйналып, мирас күләме билгеләнмәгән, атрибуцияләнеп, шул автор әсәре икәне нигезләнеп, үз урыннарына куелмаган. Совет чоры, ниһаять, һичнинди башка тикшеренүләр, фикерләр белән хисаплашмыйча гына, үз идеологиясе нигезендә «гомумиләштерү» – бәяләүне гадәткә әйләндереп кертеп калдырды. Татар әдәбияты белемендә ул «гомумиләштерелгән бәя» ике-өч шалтыравык термин күләменә җиткерелгән: реакцион, мистик, феодаль-клерикал. Шул өч-дүрт каһәрләү сүзе тирәсендә, буш сүзләрдән, икенче көнне үк бернинди мәгънәсе калмый торган итеп, цунами ташкыны уйнаткандай итенәләр. Бу «казаныш» галим битлеге кигән татар полиция культ-потрошительләрендә генә түгел. Үзбәк галиме Н. Мәлләевнең «Үзбәк әдәбияты тарихы» китабын (1963) ачып карасак, анда да кат-кат кабатланучы шул ук декламация күзгә ташлана: феодаль-клерикал төркемнәрнең дөньяга карашы, пессимизм, тәрки дөньячылык, коллык-буйсынучанлыкка чакыручы суфичылык (185 б.). Шулай да «союзный»ның мөмкинлекләре башкачарак.

Әхмәд Ясәвинең «Диване хикмәт» әсәренең барлыкка килү тарихы билгеле түгел… XV гасырда күчерелгән дүрт хикмәтне исәпкә алмаганда, кулъязмаларының иң борынгы дигәннәре XVII гасырга карый. Фирганә, Бохара, Сәмәрканд, Хивада шулай соң (XVII йөзләрдән генә) таралуын төрек галиме Ф. Күприлезадә дә: «Бабур, Нәвоиләрдә Ә. Ясәви турында мифлар бөтенләй юк», – дип билгеләп үткән. Узган XIX гасырның икенче яртысыннан башлап Ә. Ясәвинең «Диване хикмәт» китабы Истанбулда, Казанда, Ташкентта берничә тапкыр басылган… Шигырьләр саны ягыннан иң күләмлесе – Казанда чыккан бишенче басма. «Анда 149 хикмәт булып, аларның 109  ы турыдан-туры Әхмәд Ясәви исеме белән бәйле» дигән кебек сирәк очрый торган кирәкле, файдалы мәгълүматларга да юлыгабыз Н. Мәлләев китабында. Әлбәттә, боларның һәрвакыт тупланырга, туктаусыз төзәтелергә, баетылырга тиешле бер версия генә икәнен дә һәрчак истә тоту кирәк.

Үзгәртеп кору чоры кризиска юлыгып (кыска вакытка, күрәсең), демократия шаукымы йогынтысында «совет декламация стиле» кулланылыштан чыга торган көннәрдә, әлбәттә, бездә – татарларда түгел, «союздаш» кардәшләрдә Ә. Ясәвидәйләрне бәяләүдә «яңа караш» тәэсире дә берникадәр җилкенеп ала. Ә. Ясәвинең 1991 елда Ташкентта басылган «Хикмәтләр» китабына Ибраһим Хаккулов язган зур кереш мәкаләне шундый хезмәтләр рәтенә кертергә була. Автор баштан ук Ә. Ясәви иҗаты кебек уникаль күренешне «Төрек хөкемдарлары караханилар (дөресрәге, Сәлҗүк дәүләте) белән кара-кытайлар сугышлары һәм аларның дәһшәтле нәтиҗәләре белән бәйли. Л. Гумилёв «Поиски вымышленного царства» китабында күрсәткәнчә, Елюй Даши җитәкчелегендәге кара-кытайлар һөҗүмнәре Көнчыгыш христианнары – несторианнар тарафыннан оештырылган Олы даланың (күчмәнчеләренең) беренче Көнчыгыш тәре яулары була. Амудәрья ярларына кадәрге Төркестан биләмәләрен үз хөкемнәренә буйсындырганнан соң, яуларын Котдес (Иерусалим) шәһәренә кадәр дәвам иттерә алыр өчен, несторианнар, күрәсең, үз хөкемнәренә буйсындырылган Төркестан мөселманнарына каршы тәре явы – аларны кысу-эзәрлекләү, көчләп чукындыру, рәхимсез террор һәм үтерү-җәзалаулар сәясәте үткәрәләр. Дини мотивларның соң чиктә активлаштырылуын Ә. Ясәвиләр түгел, несторианнар тагалар. Тарихта бу көчләп «христианлаштырулар», җәзалап үтерүләр һәм, гомумән, Көнчыгыш тәре яулары турында бер авыз сүз дә юк. Ә. Ясәви иҗаты – әнә шул гомумтарих күләм бәрелешләрнең, фаҗигаләрнең көчле һәм әрнүле поэтик кайтавазы. Көрәш, өметсезләнү чигенәчә кысылган Төркестан рәнҗүләренең үз позициясендә нык тору, протест авазы. И. Хаккулов ул протестның бернинди феодаль-клерикаль сыйныфларның өстенлеген саклау, изелгән хезмәт халкын коллык язмышына күндерү түгел (Ф. Энгельс ачыклавына таянып), «Ә. Ясәви иҗадиятенең мәгънәсе (бунтарь-протестлы, көрәшле) мистик эчтәлекле» булуын билгели. Хикмәтләр – шул заманның «нәкис (тупас), хасис (түбән, пычрак) бидинаять» хакимнәре золымы, шәфкатьсезлекләре, кыенлыклар астында түзеп булмас хәлдә калган хезмәт ияләре – игенчеләр, терлекчеләр, һөнәрчеләрнең әрнүле ризасызлык, протест авазы. Әлбәттә, «Диване хикмәт» кебек, дөнья әдәбияты системасында һәм стандартында яңа феномен, төрки әдәбиятлар форматын шәкелләндерүдә беренче адым булган бу күренешне һичкем гади, каршылыксыз күренеш дип расларга батырчылык итмәс иде. Ул, әйтик, ниндидер Павленко-Брежневлар стандартындагы «абсолютны» тапкан беркүзәнәкле социалистик реализм түгел. Әйтик, ул «пролетар-илебей аскетизмы идеологиясе – табигый стихияле халәтен дә түгел. Аны заманының иң күренекле укымышлы нәсел дәвамчысы дөньяга таныткан. Әхмәд Ясәвинең әтисе Ибраһим, бабасы Мәхмүд, бабасының әтисе Ифтиһарлар да күренекле суфи шәехләр булганнар. Ул үзе дә 38 мәртәбә хаҗга барып кайта. Бохарада барлык мөселман дөньясына танылган Иран-Төркестан шәехе Йосыф Хамаданидан (1140 елда 98 яшендә вафат була) суфилык дәресләре алган. Остазы вафатыннан соң ул аның урынына суфилар башлыгы булып кала. «Диване хикмәт»не ул үз исеменнән, үзенең икеләнүләрен, борчылуларын сөйләү рәвешендә (бүгенгечә әйтсәк, лирика жанрында) язган. Һәр шигырь юлы авторның күренекле дин галиме, суфи шәехе, акыл-хикмәт иясе булганын искәртә. Әмма шул фәнни-интеллектуаль нечкә, рухиятчелек югарылыклары пролетар-плебей аскетизмын олы мәдәни югарылыкка күтәрү максатына каратыла, шуны яклый, аның чикләрендә кала. Рәсми хакимият, реакцион феодаль-клерикаль юнәлешкә (партиягә) кискен тискәре мөнәсәбәте аның әсәрләрендә җәйрәп ята. Аның «Рисалә» дигән бер прозаик язмасы сакланган. Анда ул: «Бездин соңра, ахырзаман якын булганда, андагы мөшәехләр пәйда булгай кем, Иблис галәйһел-ләгънә алардан сабак алгай вә һәммә халык аларга мөхиб (гашыйк) булгай», – дип яза. «Диване хикмәт»нең 35[21]

Конец ознакомительного фрагмента.