Читать книгу «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими» онлайн полностью📖 — Масгуда Гайнутдина — MyBook.
cover

Би ирләр, искилләрнең Төркестанның һөҗүм сызыгына да төрки цивилизацияне аякландыру инициативасы белән чыгышы Бөек Дәүләт (Алтын Урда) исеменнән 1310 елларда Үзбәк хан җитәкчелегендә кузгатылган башлангыч кебек үк, Төньяк мех сәүдәгәрләренә лаеклы, гомумтөрки цивилизация масштабындагы дәвер, дәвамлы, олы нәтиҗәле хәрәкәт була. Илле еллар да үтми, бу байракны төрки дөньяның икенче чигендәге Кашгар төрекләре күтәреп ала. Иске уйгур шивәсендә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем», 1069) дигән, 14 мең юлга якын күләмдәге фәлсәфи эчтәлекле дидактик поэмасы 1072/1074 елларда борынгы төрки шигырьләр өзекләре антологиясе дә булган, Мәхмүд Кашгариның өч томлы «Диване лөгатет-төрк» китабы языла. Яңа дәвер – урта гасыр төрек ыругы цивилизациясенең монументаль нигез баганалары мәйданга китерелә. Нух туфаныдай дөньяны каплаган ташкын – һуннар хәрәкәтен онытылырлык күләгәдә калдырган, Бөек Төрек каганатын һәм «төрек» атамасын галәмгә җәйгән, халык балбалларындагы (таш һәйкәлләрендә) чокып язылган (Билгә каган, Күлтәгин) мәдхияләре кебек әдәби ядкярләре беләндерме, карлук, угыз, кыпчак шивәләре кавемнәренең төп масса телләре лексик, морфологик, фонетик яктан якыная барырлык, җуелмаслык итеп бер-берсенә тартылу эзенә салып калдыра. Кулланыштан төшеп калган иске уйгур шивәсендәге Кашгар әдәби теле бу кавемнәр арасында популярлаша алмый, күрәсең, Әхмәд Йүгнәкидән (XII гасыр) башка дәвамчылар күренми. Популяр уртак төрки әдәби тел мәйданга китерү зарурлыгы көн тәртибендә кала, хәтта кабат актуальләшә. XII гасыр урталарында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек талантлы шагыйрьләр XIX йөз азакларына (милли телләр өстенлек алуга) кадәр төрки әдәбиятлар теленең беренче нигезе булган яңа уйгур һәм Урта Идел би ирләр – искил шивәләре синтезыннан ясалган яңа әдәби тел мәйданга китерәләр. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганиларның XII йөздә язылган шигъри әсәрләренең поэтикасы һәм лексик, морфологик, орфографик аһәңе бүгенге татар шигъриятенә тәңгәл диярлек якын. Күп йөз еллар дәвамында төрле төрки шивәләрдә, кайбер җирле үзенчәлекләр белән популярлаштырылып («вульгарлаштырылып») яки шартлы «югары стиль» яңгырашына тартылган төрле вариацияләрдә яши. Шул башлангыч көннәрендә үк ул Урта Идел төбәгендә дә кулланышта була. Кол Галинең 1212 елда (икенче бер вариантта 1236 ел) язылган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» дастаны бу төбәкнең шул чорда мәйданга китергән хәрәкәт башында диярлек торган үлемсез бер әсәре булып сакланып калган. Аның нигезендә бүген без шул чор төбәк әдәбиятының тел, стиль, сәнгать үзенчәлеге, демократизмы, иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи идеаллары, дөньяга карашы, характер-холык үзенчәлекләре, сәнгатьчә җитлегү дәрәҗәсе һ. б. турында авыз тутырып сүз әйтә, фикер йөртә алабыз. Меңьеллык тарихында, кешелек дөньясыннан абсолют диярлек яшеренлектә, йомыклыкта, калын караңгы «пәрдә» артында калуны яшәү шарты иткән халык көтмәгәндә-юрамаганда кинәт Якын Көнчыгыш ислам дөньясында төрек компонентының катнашын, активлыгын күтәрә. Бу төрки тел һәм әдәбиятны гарәп, фарсылар дәрәҗәсенә якынлаштыру хәрәкәте инициативасы. Бу – Төньяк мех сәүдәсе монополистларының, гади, дәүләтчелек-административ мөмкинлекләрен файдаланып, цивилизация кан тамыры тибешенә үз көчен кушканы, ислам цивилизациясе масштабында, төркиләр арасында билгеләнгән хәрәкәткә тартылу, аларны мәдәният, әдәбият өлкәсендә җанландыруга да шундый ук мөмкинлекләрнең чите шкаласындагы бер хәлдә саллы өлеш кертү. Борынгы мех сәүдәсе кебек үк, олы (цивилизация күләм) тарих хәрәкәтендә активлык күрсәтү. Күрәсең, Төньяк мех сәүдәсе монополиясе кулдан китүе шартларында би ирләр тарихи иҗади мөмкинлекләренең рухи басымын, «клапан» ачып, шул юлга караткан. Шул мәгънәдә бу яңа, колачлы омтылыш халык тарихындагы зур бер борылыш. Шуңа күрә ул тарихи яңгыраш тапкан (империячел-җиһангир яуга чыккан Мәхмүд Газнәви белән бәйләнеш), зур нәтиҗәлелек күрсәткән (яңа заман гомуми төрки әдәби теленең беренчел нигезе булу шәрәфен куәтләү; Ә. Ясәви, С. Бакыргани, Кол Галиләрнең шул нигездәге сәнгать казанышлары һәм аларның төп максатка якынлашудагы принципиаль әһәмияте шунда: төрки хәрәкәтенең оптималь җанлануын чагылдырган алгы һөҗүм сызыгына басу. Бу хәрәкәт шунда ук, ислам бердәмлеге байрагы өстенлеге чагылышы булганмыдыр, әллә икенче төп компонент – фарсы элементының радикаль реакциясеме, бу «төрки җанлану» һөҗүм сызыгы янәшәсендә исәпсез-хисапсыз вак фарсы дәүләтчелекләрендә төрек-фарсы берлеге байрагы булып күтәрелгән, дөнья мәдәниятенә Фирдәүси, Хәйям, Низамилар кебек исемнәрне биргән фарсы әдәбияты һәм мәдәниятендә һөҗүмчәнлеген дәвам иттерә. Төркилек хәрәкәте иң «кайнар» ноктада – сугыш кыры сызыгында, «әһле харб» – сугыш мәйданы халкы (көрәшчеләр, яугирләр) арасында бердәмлек сагында тора. Җанлану «тын почмакта», – төркиләрнең үз йортларының да, Ясса, Болгар кебек зурайткыч күзлексез күренмәс зур булмаган шәһәрчекләрдә, чагыштырмача зур әдәбиятның бөек казанышы булып гасырлар кичәрлек, төрки халыкларга мең еллар дәвамында затлы рухи азык булып яши алырлык эстетик кыйммәтләр булып күтәрерлек көч чыганагы табалар. Ике йөз еллар элек кенә (Рудаки, Дәкыйкилар заманында) мәйданга килеп шау чәчәктә утырган уртак фарсы телдәге әдәбиятның киләчәктәге Сәгъди, Хафизлары казанышларына өлге булырлык Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани лирикасы һәм төрки әдәбиятка киләчәктән Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се, Шәрифинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хамсә»се кебек фолиантларның, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар казык каккан позицияне киң тарих мәйданына әйләндерәчәк Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е – төрки эпик поэзиянең ислам мәдәниятенә килүенең беренче иртәнге хәбәрчеләре.

Кол Гали лирик Ә. Ясәви, С. Бакырганилар сафында киләчәк эпик башлангычы яңару маягы булып балкып кабына. Тарих, Баласагуни, Кашгариларның борынгылыктан күчү күперен кичеп, Заман диңгезенең бирге ягында позиция яулый, яңа мәйдан, табигатенә (таләпләренә) тәңгәл маяклар кабыза. Ислам цивилизациясендә, изгелектә (динилектә) дә гарәп, фарсы әдәбиятларыннан кайтыш түгеллекне, дөресрәге, өлге булырлык мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Гасыр идеологиясе үзенчәлеге – XII йөз урталарында Елюй Даши, кара-кытайлар байрагы астында Көнчыгыштан беренче сары тәре явына күтәрелә. Несторианнар, Көнчыгыш христианнары, 1141 елда Амудәрьяга кадәрле төркиләр яшәгән илләрне, җирләрне басып алып, биредә яңа көч туплап, Иранга, Багдадка тәре явы әзерләү белән мәшгуль булалар. Барынта чабу сихеренә бирелүчән Дала мөселманнары күчмәнчеләрнең дини хисләрен активлаштыру һ. б. тагын шундый конкрет, реаль көчәйткечләр васитәсе белән Дала халкын бу фетнәдән йолу эшенә алыналар. Менә шул киң калачлы йөкләмә Әхмәд Ясәви шигырьләрен дини рухлылык, мәдәни экстаз эйфориясе югарылыгына якынлаштыра. Шул ук вакытта дини белеме һәм гамәле диннең әлиф, биеннән ары узмаган күчмәчене әсәрләреннән читләтмәс, ерагайтмас өчен, олы талант иясе шагыйрь, ул кайнарлыкларны җуймастан эчкә яшереп, гади укучы үз көнкүреше шартларында кабул итә алырлык элементар популяр хәлгә китерә белә. Әсәрләрдәге иң гади укучы да сиземләгән ул эчке накалны җәдитчелек көннәре һәм совет чоры тәнкыйтьчеләре, аларга ияреп, җәмәгатьчелек әдәбиятны «мистика» дип, авторны исә «мистик шагыйрь» дип кенә билгеләп йөртәләр. Югарыда китерелгән сәбәпләрдән аңлашылганча, ул эчке шигъри дулкынның конкрет һәм реаль тарихи сәбәбе һәм тормышчан йөкләмәсе бар. Әйткәнебезчә, шагыйрь аны таланты һәм шәхси тырышлыгы (аңы, акыл эшчәнлеге) белән, югары эстетик накаллы, гади укучы, көндәлек яшәеш кешесе кабул итә алырлык бер рәвешкә китерә. Интуиция исереклеге җимеше булуга караганда, ул – күбрәк аң ялкыны аша үткәрелгән рационализм җимеше.

Тарихи юл үзенчәлеге – охшаш ситуациядә һәм яшәү мәҗбүрияте алдында калдырылуы – татар әдәбиятын Әхмәд Ясәви иҗат идеологиясе һәм эстетикасы шәкертенә, варисына әйләндерә. Шул ук вазгыятьтә яшәгән Әхмәд Ясәвинең шәкерте һәм дәвамчысы Сөләйман Бакыргани иҗаты да игътибардан читтә калмый. Аның көндәлек яшәеш вакыйгаларын шигъри әсәр сюжетына әйләндерү, андый сюжетлар өчен тормышчан, халыкчан жанр формалары куллану тәҗрибәсен татар шигърияте үзенең сыйфат үзенчәлегенә әйләндерә. Башлыча фарсы әдәбияты тәэсирендә, газәлчелек традицияләре чикләрендә формалашкан зур әдәбиятлы башка төрки халыклар шигъриятеннән татар поэзиясе шул үзенчәлекләре белән аерыла. Татар шигъриятен башлыча Ә. Ясәви, С. Бакырганилар мәктәбе чикләрендә калган әдәбият дип билгеләп була.

«Дин фанаты» Әхмәд Ясәви «мистикасы», интуициясе «исереклеге», «тузынулары» «теге дөньяда» үзенә дәрәҗәлерәк урын әзерләү шашынуы мистикасы түгел. Югарыда әйткәнебезчә, ул ислам дөньясында, гарәп-фарсы әдәбияты һәм мәдәнияте янәшәсендә һәм стандартында, яңа, өченче идеологик-эстетик агым – төрки телдә, заман югарылыгында, кичегүсез төрки мәдәнияте һәм әдәбияты булдыру эшен актуальләштерә. Төрки дөнья шул олы, цивилизация күләм тарихи бурычны үти алырлык көч үзендә таба. Аның гадәттән тыш бүлтәюе, кораллы шартлавы газнәвиләр, төрекмәннәр, харәземшаһлар, сәлҗүкләр яуларын мәйданга китергән, дөньяны Несториан тәре явы басып алган, Мәварәэннәһер чикләрендә, төбәкнең яртылаш кыргый күчмәнчеләренә генә таянып, яңартылган идеология ярдәме белән бу тәре явына чик куела. Халкын тарихи конкретлаштырылган көрәшчән идеология белән коралландыру кебек олы масштаблы, колачлы йөкләмә татар телле Ә. Ясәви әдәбият мәктәбенә мәйданга китерә. Татар мәдәниятенең, әдәбиятының, «шәкертлек» чикләнгәнлек, «мөридлеккә утыру» диярлек тирәннән тартылуы, белемсезлек җимеше, – оялткыч примитивлык түгел. Татар әдәбияты да – Ясәвиләр хәрәкәтен үрә торгызган тарихи шартларга охшаш, конкрет, тарихи, гадәттән тыш киеренке каршылыкларга, җимерелүләргә каршы каратылган хәрәкәт. Җитлеккән, массакүләм сәяси идеологик күтәрелешкә мохтаҗ күренеш. Ясәвиләр чыгышлары, аларның уңышлары болар өчен дә иң үткен әзер корал, казанышка әйләнә. Төньяк мех сәүдәсе монополиясе җимерелә. Өлгер, кыю яңа көчләр ул туплаган эчке мөмкинлекләрне үз кулларына алып, аны яңа максатларга яраклаштырырга керешкәннәр. Төньяктан норманнар, көнбатыштан варяглар (варяглардан грекларга сәүдә юлы) гына түгел, көньякта да ниндидер русларның Кавказ арты Каспий буйларына һөҗүмнәре, Святославның Хәзәр каганлыгын тар-мар итүе, шул кризислар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланыпмы, шулар җитәкчелегендә оештырылыпмы, Ока, Югары Идел, Вятка, Белое озеро буйларына буа корып булмас ташкын булып массакүләм славяннар күченүе бара… Мәварәэннәһердәгедән өметсезрәк тарихи вазгыять. Болар инде төзәтү, үзгәртү мөмкинлекләре чикләреннән узган. Ил дә борынгы шундый тотрыклы монополиянең юкка чыгуы шартларында тирән тетрәнүләр кичерә: халыкның идеологик тотрыклылыгын ислам цивилизациясе казанышларына якынайту мәсьәләсендә тирән килешмәүчеләр чыгып, ике йөз еллар хакимияттә торган «болгар» династиясе, Акмулла сүзләре белән әйткәндә, «йортны болгарчыларга» әйләндерә. Бердәмлекне ныгыту, көчәйтү урынына үз башларын гына йолып калу юлына басалар: бата торган көймәдән качучы күселәр кебек, мондый хәвефтән имин почмак табып, үз кавем-кабиләсен Дон буена алып китеп, 930 еллар империя (каганат) хуҗалары – хәзәрләр белән берләшәләр. Әмма шул көннәрдә үк диярлек, салкыннан сакланам дип, ялкынга юлыгалар: 965 елда Киев кенәзе Святослав, Хәзәр каганатына яу чабып, каганлыкны да юл уңаенда башта Дон буена, Саркел каласы тирәсенә килеп төпләнгән көмеш болгарлар ыругы «автономиясен» дә тарих битеннән сызып ташлый. Хәзәрләр тарихын җентекләп өйрәнгән, күп серләрен ачкан Л. Н. Гумилёв «Тысячелетие вокруг Капия» дигән китабында түбәндәгеләрне яза: «Хәзәриянең үз дәүләте юк иде. (Биредә ике дәүләт.) Беренчесе – 557 елларда Каспий буйларын үзенә буйсындырган Төрек каганлыгы – Көнчыгышта зәгыйфьләнгәч, 627–650 еллардан Хәзәр каганлыгы дип йөртелгән тюркут симбиозы. Икенчесе – 860 еллардан яһүдиләр дәүләте («…власть перешла в руки иудейской общины»[14]). 965 елда Святослав бу дәүләтне җимерә («после чего хазарский этнос рассеялся оставив лишь реликты»[15]). Святослав башта хәзәрләргә дә дәһшәт салырлык рәхимсезлек белән Дон буендагы Саркел тирәләрендәме, утыз-утыз биш еллар элек кенә Идел буеннан күчеп килгән болгарларга ябырыла. Болгарлар Явыз Иван заманында Казан халкы кичергән рәхимсезлекләрдән дә дәһшәтлерәк кылычтан үткәрүгә юлыгалар. Бу вәхшилекләрдән, суюдан качып кына котылып калу мөмкин булуын сиземләгән, күрәсең, бик аз өлеш кенә ерак Дунай буена – Венгриядәге кардәшләре янына качып китеп, кылычтан котылып калалар. (Дөрес, алары да акрынлап венгр (маҗар) халкы эчендә эреп юкка чыгалар.) Болгарларны «турау» халык күңелендә шулкадәр тирән уелып калган ки, ул, Идел буе болгарларына яу чабып, болгар дәүләтен туздыруга, яңа зур яуга әйләндерелеп, рус тарихларына кереп калган. (Чынлыкта Святослав Дон буе аша Кавказга яу чаба.)

Болгарлар күчеп киткәннән соң, ислам дөньясында «Болгар» атамасы башкала исеме булып калган искилләр иле Сакалиба – би ирләр иле – моңарчы күрелмәгән мәдәни күтәрелеш кичерә. Шуннан соңгы монголларга кадәрге гасырлардан Якын Көнчыгыш илләрендә «Болгари» нисбәсен йөрткән күренекле галимнәрнең кайбер әсәрләре сакланып калган. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дигән әсәре безнең көннәргә дә килеп җиткән. Татар тарихын күз алдыннан кичерсәк, шундый күтәрелеш елларының яки гасырларының караңгылык еллары һәм гасырлары белән чиратлашуын күрәбез. Бу күренешнең асылын төсмерләр өчен, безгә якын һәм шактый таныш булган мәгърифәтле аклык һәм караңгылык елларына күз төшерик: XX гасыр башы – әдәбиятның безгә билгеле иң зур югарылыкка, «зенитка күтәрелүе» – аң ачылу, яктыру еллары. Караңгылык кичергән совет дәвере елларын тикшереп карыйк. Совет чоры, беренче карашка, «яктылык» еллары кебек, әдәбиятның XX гасыр башындагы «алтын чоры» елларында – гомуми башлангыч белем бирү мөмкинлеге булмаган патша (царизм) режимыннан совет елларында татар халкы да «мәҗбүри урта белемле булу» законы шартларына күтәрелә. Җәдитчелек мәктәпләрендә әле ниндидер фәнни тотрыклылык булмаган, ә совет мәктәпләрендә системага китерелгән фән нигезләре белән таныштыра башлыйлар. Фәннең халык күңеленә ни дәрәҗәдә сеңүен күзаллар өчен, татар халкында әлегә ниндидер мөмкинлеге булган (калдырылган) әдәбият фәненең торышына күз төшерик. XX гасыр башында әдәбият фәне һәм тарихы әле юклык чигендә. Ә системага китерелмәгән әдәбият фәне элементлары мыжгып үрчеп тора: мәсәлән, Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Баттал, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими һ. б.ларның әдәбият теориясе һәм закончалыклары турындагы китаплары һәм язмалары, Җ. Вәлидинең әдәбият тарихына багышланган беренче хезмәтләре… Совет дәверенең әдәбият фәне дип йөртелгән, системага китерелгәндәй күренгән әдәбиятны аңларга түгел, коммунистик идеологиянең таяныч күсәгенә һәм идеология «дошманнарын» табып, зобанилар кулына талантлар башларын сугып яньчергә бирелгән гөрзиләр белән чагыштырып була. Законсызлык һәм җинаять коралы итеп калдырылган бу «фәннән» XX гасыр башы фәнсезлеге күпкә өстен торган дияргә генә кала. Советның «турылыклы» һәм ышанычлы саналган, фән хезмәтендә түгел, обком һәм Черек күл хезмәтендә булган күп санлы исемле һәм исемсез галимнәре Хәй Хисмәтуллин, Гали Халит, Шакир Абилов, Xатип Госман, Нур Гыйззәтуллиннар һ. б.ларның хезмәтләре үз заманнарында әдәбиятка нинди тәртип кертүгә хезмәт иттеләр дә бүген кемгә кирәк, ни эшкә ярыйлар? Алар әдәбият фәне түгел, әдәбиятның казанышлар («алтын») чорындагы уңышларын ныгыту, тагын да тирәнәйтү, колачландыру турында уйлап та карамыйлар. Киресенчә, бар игътибарларын реакцион- утопик һәм зарарлы коммунистик идеологияне ныгыту, тамырландыру исеменә, якын үткәндәге олы казанышларны җимереп, туздырып, «буржуаз» дип әдәбияттан чыгарып ташлау максатына юнәлдерәләр. Традицияләрне файдалану, үстерү юлына йөз тоткан чын талантларны әдәбиятка якын җибәрмиләр. Конъюнктурага таянып, юклы-барлы ядтан бикләгән сәләтләренә «коммунистик», чын «советчыл» кәгазе ябыштырып, ялганны, алдашуны универсаль ачкычка әйләндереп, әдәбиятны үзәк хөкүмәт (административ-ресурс) ярдәмендә үз монополияләренә алалар, үзләре ярым яшерен әрсезләр бердәмлегенә укмашалар. Мондый куертылган, укмаштырылган «күмәк» тырышлыклар нәтиҗәсез калмый. Монополияне үз кулларына алган юньсезләрнең әвәләгән әдәбияты да шул караңгылык әдәбияты дәрәҗәсенә төшеп кала. Ул әдәбият, кайсы заман, кайсы дәвер булмасын, хыялый, ясалма, алдакчы идеология әзерләргә, авторитар, тоталитар сәяси режим эш сөймәс, сәләт сөймәс кап-йотларны гына тәрбияли ала. Андый продукция һичкайчан, хәтта Сталин тоталитарлыгының үзе өчен дә, затлы димик тә инде, кирәкле, файдалы нәрсә түгел. Юлбасар күсәген юлбасарларга атап әзерләп кую ни дәрәҗәдә иҗтимагый-социаль, сәяси «зарури» нәрсә булса, совет режимында монополь хокукка ия булган рәсми әдәбият әһәмияте һәм зарурлыгы да нәкъ шул дәрәҗәдә. Кыскасы, киләчәк заман ил халкының кодын хәтта бозган бу йөз елга якын вакытны кара һәм золмәт гасыры дип санаячак. Күрәсең, ерак үткәннәрдәге язма мирас, мәктәп-мәдрәсәләр, күренекле остазлары, галим-голямаларның исемнәре, мираслары сакланмаган золмәт гасырларыннан бернинди мәдәни билге сакланып калмавы да, бәлки, ул заманнар мәдәниятенең үз көннәре конъюнктурасыннан югары чыгарлык рухи көч табалмавы белән дә аңлатыла торгандыр. Андый «золмәт гасыры» караңгылык, җәһәннәм чокырлары шул гасырда әзерләнгән идеологик продукцияләрне йоту, юкка чыгару белән бергә, совет режимына охшап, үзләреннән алдагы яктылык гасырлары җитештергән рухи хәзинәләрне, аның традицияләрен юкка чыгарып китү эшен дә истән чыгармаганнардыр. Әнә бит совет идеологиясе үзләреннән элеккеге мәдәният җәүһәрләрен мәгърифәтлелек, фәннилек заманы дип тормаган… Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән әйткәндә, таш коймалар артына яшереп оныттырырга, җуярга мәш килеп яшәгән режимнар:

 
Елгаларны бүлеп була,
Бүлеп була тауларны,
Үткәннәрне ташлар белән
Бүлеп куеп буламы?!
 

XX гасыр башы мәдәни яңаруының инерция көче тәэсире булгандырмы, югарыда билгеләнгән, тыйнак булса да, мәгариф системасындагы җанлылык галәмәте тамгасыдырмы, совет режимының башлангыч ун-унбиш елында – 20 нче елларда – Такташ, Туфан кебек зур талантлар, күсәкләүләр бураны астында булса да, совет җирлегендә чын шигърият орлыклары тамырландыра алдылар. X. Туфан, төрмәләр, үлем җәзасы, янаулар, сөргеннәр ышыгына сыенып, бу эшчәнлеген хәтта 80 нче елларга кадәр дәвам иттерә алды. Әлеге шагыйрьләрнең чыдамлылыклары, тырышлыклары нәтиҗәсез калмый. Мөдәррис, Зөлфәт кебек яшьләр 60 нчы еллар азагында, югарыда китерелгән өзектә күрсәтелгәнчә, тоталитарлыкның нигез принципларында ялганны тукмап, уяулыкка өндәп чаң кагарга батырчылык итәләр. Бу – шул ук «Такташлык», «Туфанилыклар» яктылыгының киләчәккә юл эзләү күренеше. Ләкин язмышын, киләчәген генә өметле дип булмый. Ягъни «караңгылык гасыры» өстенлеге (монополиясе) җәмгыятьтә һаман төп тенденция дәрәҗәсендә кала бирә. Әмма Такташ, Туфаннар гына түгел, аларга кушылып сәнгатьчәлек ягына «аксап», мәгариф «шаукымы кагылган» (тамгасы салынган) шигырьләр өстәп калдырган Ф. Кәрими, Г. Афзал, С. Хәким, М. Әгъләмов, Зөлфәт кебек, сугыштан соңгы буыннан шул уңышка ирешкән шагыйрьләр дә, дәһшәтле, караңгы Казан ханлыгындагы Мөхәммәдәмин хан, Мөхәммәдьярлар кебек, көл өеме эчендә балкыган очкыннар булып киләчәккә барачаклар дип була.

1
...
...
11