Читать книгу «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими» онлайн полностью📖 — Масгуда Гайнутдина — MyBook.
cover

Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге булмаган сүз белән генә тарихтан бөтенләй сызып ташлана. Венгриягә киткән болгарларның үзләре – Венгриядә, ярты гасыр элек кенә Паннонияне сугышып биләгән, димәк, һаман әле ул Даланың гүзәл бер почмагын үзләренең иле итеп раслар өчен сугышкан, ерак киләчәктә иң атаклы гусарлар – венгрлар арасында төпләнәләр. Килгәч тә, шунда ук болгарларның сәүдә эшенә керешүе турында тарихта акцент ясап әйтелгән фикер күзгә бәрелеп тормый кебек. Ә менә венгрлар кебек үк хәрби халык булганнар дип уйларга ишарәләр бар. Аларны Сакалибага да хәрби хезмәткә Идел [Вятка (Нократ)] тарафыннан Төньяк (Кама) сәүдә юлын сакларга дип китерәләр. Сәүдә тирәсе аларны әллә ни мавыктырмый. Алар, хәзәрләрнең теләк һәм яклауларына таянып, административ идарә эшләрен тизрәк үз кулларына төшерәләр. Венгриягә чатырларын күчергәч тә, шул ук административ эшкә – налог җыю, акча санау һәм җирле идарәләрдә утыру – язу-сызу эшләренә тартылалар. Ә би ирләр – Геродот заманындагы «патша скифлар» («кенәзләр») төркеменең берсе – Төньяк мех сәүдәсе монополиясен үз кулларыннан төшермиләр, бу эшне үз кулларында тоталар. Тарихта ялгыз, йомык, билгесезлекләре белән серле, аерым бер халык булып яшиләр. Югарыда Л. Н. Гумилёвтан китерелгән Төрек каганаты турындагы өзектә ул дәүләтне оештырган төрек (тюркют) халкы җәмгыятен галим консерватив (үзгәрмәс) система дип билгели. Мең еллар үзгәрмәүчелеген саклаган би ирләр җәмгыяте тагын да консервативрак система булган. Аңа мең еллар теше дә үтмәгән. Абсолют (яшерен, билгесез) җәмгыять буларак, ул – Далада зилзиләләр уяткан хәрәкәттән читтә торган һәм бу «кагылмаслык» хокукын сатып алырга, яңа хуҗаларны «майлаштыргалап» торырга сәләтле булган халык – Дала хуҗаларыннан яклаучылар табып торган. Татар халкының хәрби бәрелешләрдә батырлыгы да күктән иңгән нәрсә түгел. Төбәкне, бу яшерен бай илне һәм бай сәүдә кәрваннарын чиксез Даланың ымсынучы, бетмәс-төкәнмәс «җиңел һәм мул табыш» яугирләреннән саклауда инде үзләренең сугышчан куркусызлыкларын һәм көрәшкә тиешле сәләтлекләрен булдырганнар, ныгытканнар. Һуннар хакимияте вакытында булгандырмы бу, кыска гомерле Төрек каганлыгы вакытында гынамы, тарихта бер мәртәбә генә би ирләрнең башка бер этнос – искилләр белән кушылуы гына билгеле. Беренчедән, би ирләрнең «(сер) капкалары ябык» җәмгыять булуы нәтиҗәсендә бу кушылу әлеге ике халыкның тулысынча берләшүенә әйләнеп китә алмаган. Би ирләр Идел-Балхаш күле арасында күченеп йөргән искилләрнең Урта Идел төбәгендә төпләнеп утрак тормышка күчкәннәрен генә йота барган. Мондый кушылу бер моментлык, актив тарихи блок, союз була алмый. Би ирләр утраклыкка күчкән искилләр өчен озак тарихи дәвергә ачык булып кала. Мондый шартларда утраклыкка күчкән искилләр дә тиз генә би ирләрне яңа халыкка әйләндерү мөмкинлеген югалта. Атаклы мех сәүдәсендә дә искилләр бу монополиядә ниндидер өстенлек алып, аның иҗтимагый-сәяси статусын үзгәрткән дип әйтерлек бернинди дәлил юк. Дөрес, Ибне Фадлан килгән заманнарда искил кабиләсе исламның Урта Азия (Бохара) белән бәйләнешкә йөз тоткан – Багдад хәлифәлеге байрагы һәм гакыйдәсе яклы тараф булганын күрәбез. Зур экспедиция рәвешендәге Багдад илчелеген чакыру һәм китертү искилләр юнәлеше өстенлеккә чыгуын, хаким болгарлар династиясе өстеннән җиңү казануын күрсәтә. Илчелек килүнең өченче көнендә үк илбаш, төбәк әмире болгарлар башлыгы үзләренең элеккеге Испан Әмәви ориентациясенә-гакаиденә кайтып, Багдад илчеләре белән һәрнинди бәйләнешен өзә. Димәк, Бохарамы, Харәземме ориентациясендәге искилләр кабиләсе белән ирешелгән килешүдән дә чыга. Бөек Багдад илчелеге Болгардан илләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Моңа җавап итеп, искилләр дә килешүне бозган әмиргә буйсынудан баш тарталар. Искилләр җитәрлек көчкә һәм тәэсиргә ия булганнар, күрәсең, болгар әмирен (ил ханын) болгарлары белән бергә үзләренең элеккеге ватаннарына – Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр итәләр һәм, вәкилләрен җибәреп, кабат Багдад байрагы астына кайтуларын белдерәләр. Мәсьәләнең (вакыйгаларның) нечкәлекләрен белмәгән яки фаш итәргә теләмәгән Багдад сарай даирәләренә, аеруча фәнни-идеологик җәмәгатьчелеккә бу күңелле яңа хәбәр тыйнаксыз, хәлифәлекне хур иттем дип уйлаган, кайдан җил иссә, берни белән санашмастан шул якка иелүен күрсәткән болгарларда зур илчелекне кичереп булмаслык мыскыллаган әмирнең үз араларындагы тагын ниндидер килбәтсез азгынлык сәбәпле тәхетен җуюы дип кенә аңлыйлар. Алар карашында төбәк – шул ук Болгар, аның яңа хакиме шул үлчәүсез-чамасыз, әдәп белмәгән, тотрыксыз-тыйнаксыз болгарның яңа бер принципсыз әмире генә булып күренә. Төбәкнең төп хуҗасы булган Төньяк мех сәүдәсе хуҗалары би ирләр турында ләм-мим бер авыз сүз юк.

Бу үз йөзен күрсәтмәүче Төньяк мех сәүдәгәрләре җәмгыяте болгарларны төбәктән куган. Болгар-искил каршылыгы да болгар – Багдад илчелеге коллизиясен хәтерләтә. Капма-каршы көчләр (антиподлар) – болгарлар белән мех сәүдәгәрләре «искилләр» – би ирләр. Бу – аксиома. Бу каршылык структурасын үзгәртерлек башка ниндидер бер көч юк һәм булуы да мөмкин түгелдер кебек. Биредә инде «искилләр» ул кабиләнең үзе түгел, Ибне Фадланга бу көчнең шартлы атамасы яңгырашы гына. Биредә искил этник элементының реаль катнашу дәрәҗәсен билгеләү күз алдында тотылмый. VIII–Х йөзләрдәге гарәп дөньясы тарих-география белгечләре (галимнәре) Идел төньягындагы бу серле, табышмак төбәк халкы утраклыкка күчкән искилләр икәнен, ә искилләр кем булганын, Харәзем, Бохара галимнәренең күршеләрен – Сырдәрья, Балхаш буендагы күчмә искилләр турында сөйләүләре һәм язмалары буенча беләләр. Уйлап карыйк. Төньяк сәүдәсе утрак искилләр кулына күчкәнме? Күрәсең, юк. Ул һаман би ирләр монополиясендә. Утраклыкка күчеп, яңа тәртипләргә күнегүче яңа традицияләр формалаштыру белән мәшгуль катлау (би ирләр монополиясе бар шартларда) болгар хакимиятенә каршы төп оппозиция, антипод була аламы? Юк. Болгарда өч-дүрт кабилә автономиясе булган. Би ирләр, үз көчләрен үстерер өчен, шундый кабиләләрнең иң көчлесе – искилләр белән блокка кереп, ул кабилә җитәкчелеген дә үз кулларына керткәнгә охшый. Күчмәчелеккә якын халыкларда (казахлар һ. б.) динлелекнең бүген дә әле «бисмилла» дип бер сүз әйтүдән һәм «Аллаһы әкбәр» дип бит сыпырудан арыга узмау очраклары күп. Болгарларның (тиздән, 929 елдан) булачак яңа Әмәви хәлифәләре дини байрагы астында төркемләнүе белән Габбасыйлар хәлифәлеге арасындагы дини-административ каршылыкларны сәяси-административ, хәтта территориаль аерымлану киеренкелегенә кадәр җиткерүне реаль искил токымнарыннан һәм болгардан көтү күп яктан ышандырмый. Дөрес, гарәп географлары, тарихчылары инде ким дигәндә VIII гасырдан бу төбәкне Сакалиба – Искилләр иле дип атыйлар. Димәк, утрак искилләр төпләнә башлауга йөз елдан артык вакыт үткән. Болгарлар килеп төпләнүләренә дә йөз генә түгел, ике йөз еллар вакыт үткән. Дәүләт хакимияте үз кулларына күчкән илне үзләренә буйсындырып тоткан хәлдә Хәзәр каганлыгы яклавы кебек сәяси-административ ресурсларга ия болгарлар – «искилләр» белән конфликтка кереп, хакимияттән соңра төбәктән дә китәргә мәҗбүр булалар. Чын (реаль) искилләр аларны җиңү ихтималы кеше ышанырлык нәрсә түгел. Хыялга сыймый торган нәрсә! Әлбәттә, бу илнең төп хуҗасы меңьеллык Төньяк мех сәүдәгәрләре нәсәбе генә була ала. «Искилләр» җиңүе, биредә дә шул атама (сүз) яңгырашы алмашыну гына. Ул сүз артына нинди мәгънә (чынлык) яшерелгәнен һәрчак истә тоту һәм һәрчак билгеләү сорала. Ибне Фадлан болгарларны һәм болгарлардан булган илбашын-әмирне күреп белә; искилләрне очрата, алар турында яза, әмма алар илдә хакимиятне үз кулында тоткан әмирне һәм аның кабиләдәшләрен («милләттәшләрен») тәхеттән генә түгел, илдән үк куып җибәрер дип, Ибне Фадлан да, башка берәр җан иясе дә уйлый да, ышана да алмый. Ә илдәге өченче (төп) көчне   – би ирләрне – Ибне Фадлан күрми, күрсәтми-белми. Алар искилләр белән кушылганнан бирле, Көнчыгыш күршеләрдә илләре, гарәпчә искил, – Сакалиба (искилләр иле) дип, үзләре «сакалиба» дип йөртеләләр. Илдә хакимият болгарлар кулына күчкәннән соң (ил эчендә үзләре кичәге «искил» дигән исемнән «болгар» дигән исемгә күчкәннәрдерме, безгә билгеле түгел), күрше-күлән инде ул сәүдәгәрләрне тора-бара «болгар» дип тә атап йөрткән булуы мөмкин. Татарлар белән кушылганчыга кадәр, инде алар чит ил халыклары арасында «болгарлар» булып калганнар. Ә менә Европа диңгезчеләре аларның «би ир» халкы икәнлекләрен белгәннәр. Норманнар, варяглар алар илен – «Биарм»ны (Пермь – Биармия) дип атап, X гасырларга кадәр эзлиләр. Кыскасы, чит илләрдә «сакалибалар» (искилләр) «болгар»лар дип атала башлаган көннәрдән би ир халкы һәм иле Көнбатыш Европа халыклары мифларындагы «очып йөрүче голландияле» («летучий голландец») кебек (аеруча Көнбатыштагы «Биарм» иле турындагы легендаларда) күзгә күренә, әмма гәүдәсе, материаль тәне юк, күренми, күктә-бушлыкта эленеп тора һәм йөри торган легендалаштырылган бер халык булып яши башлый. «Биарм иле», шәһәре турындагы легенда аның бу рәвештә яшәешенең күршеләр фантазиясендә чагылышы булып тора. Илен, һөнәрен билгесезлектә тотарга тырышкан йомык бу халыкның тарихта уникаль, тотрыклы Төньяк мех сәүдәсе монополиясе күп гасырлар буена ерак һәм якын күршеләрен мистификацияли. Аларның яшәү рәвеше һәм күренешенә әйләнгән сәүдә, сату тышкы дөнья тарафыннан сатып алу булганда гына яши ала. Сатып алучы, чит бер икенче кеше, күршеме ул, ерак чит ил кешесеме, башка телдә сөйләшәме, башка дингә инанамы, аның үз шәхесенең яртысы кебек диярсең, ул аны гына эзли, аны табуына, очрашуларына куаныч белдерергә, ачык йөз күрсәтергә мәҗбүр. Сәүдәгәр – кәсебе буенча толерант, татлы телле, башкаларга ачык йөзле кеше. Моны мең еллар би ирләрнең милли сыйфатына әйләндергән. Борынгы греклар заманында инде алар Урта диңгез киңлекләрендә гизгәннәр. Очрашкан, танышкан борынгы цивилизацияле халыклардан ниндидер сабаклар алганнар, үзләренең ниндидер сыйфатларын, гадәтләрен, белем-тәҗрибәләрен аларга йоктырганнар.

Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына кадәр киңәйтә.

Би ирләр җәмгыятенең этник монополиялеге дә үтә үзенчәлекле күренеш. Бер яктан, консерватив би ирләр сәүдә монополиясендә Төньяк сәүдәсе, ыруглык җәмгыятьнең хәрби демократия этабына хас рәвештә, атадан балага күчеп, «аристократик» гаилә кәсебе рәвешен алган була. Шулай гына ул, йомык, яшерен монополия рәвешен саклап, таркалусыз, гасырдан гасырга күчеп яши ала. Икенче яктан, һуннар, хәзәрләр дәвере күрсәткәнчә, исеменә һәм, күрәсең, теленә кадәр дә шактый актив үзгәрешләр кичерә. Әмма хәзәр, болгарларга таба түгел, һуннарның искил кавеме теле ягына. Каспий, Кара диңгез буйларындагы Дала киңлекләрендә яңа көчле кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә. Берсен берсе алыштыра тора. Бу яңа «империяләр» үзләренең төньяк күршесендәге, инде болар белән, болар аша эш йөртергә өйрәнгән ул чор дөньясының «долларларын» (әйләнештәге акчасын) барлыкка китерүче «Уолл стрит»ны үзләренә бәйләү эшен, әлбәттә, истән чыгармаганнар, сәясәтләренең үзәгендә тотканнар. Бигрәк тә бу нәрсә ике якның да мәнфәгатендә булуын искә алсак?.. Бу үзара мөнәсәбәтләрне эзгә салу белән генә чикләнмәгәннәр. Көчле тараф ниндидер бер рәвештә үз элементларын ул төбәккә дә күпмедер күләмдә тамырландыру белән бәйләгәннәр. Ул элементлар җирле халык белән тиз үзләшсеннәр өчен, күченүчеләрне, күрәсең, ышанычлы төрки ыруглардан алганнар. Нигездә, кыпчак диалекты булган хәзерге татар телендә угыз диалекты формалары яшәве бәҗәнәкләр, гузларның ерактан, читтән тәэсире булуга караганда, шундый килеп, кушылып эрегән группалар мирасы булуы мөмкин. Татар теленең кыпчак диалекты булуы да, Дала зонасында яшәгән кыпчак (половец, куман) берләшмәсе тәэсире булуга караганда, һуннар тамырландырып калдырган кимаклар кардәшләре Искилләр (Сакалиба) диалекты өстенлек алуы нәтиҗәсе булырга охшый. Бу «өстенлек», күрәсең, би ирләрнең беренчел, борынгы теле – кыпчак диалектына якынлыгы белән аңлатылса кирәк. Әнә бит ерак Орхон буйларында каганат оештырган, Л. Н. Гумилёв фикеренчә, юкка чыккан халык санала торган тюркутлар язмалары (731 ел) теле дә сүзлек составы һәм формасы буенча кыпчак теленә тартым. Болгарлар, хәзәрләр яклавы белән төбәктә ике йөз еллар дәвамында хакимиятне үз кулларында тотып, тамырланган хәлдә яшәгәндә, алар теленнән бүгенге татар телендә нәрсә сакланганын Рифгать Әхмәтьянов кына белсә белер. Күзгә бәрелеп торырлык бернәрсә юк. Төбәк халкы аларны үз итмәгән кебек, алар да төбәкне үз итә алмаганга охшый. Кыскасы, болгарлар тәэсире күренмәсә дә, би ирләр теленең тарихи юлы шактый хәрәкәтчән, үзгәртүчән-яңартучан эздә була. Дала (күчмәнчеләр) империяләренең тарихы кыска гомерле булуы, тиз-тиз алмашынып торуы нәтиҗәсендә мех сәүдәгәрләре җәмгыятенең этнос буынтык-компонентлары үзгәреп торуы халыкның гомерлек тарихи язмышына әйләнә. Шул җирлектә мәдәнияте умырткасы – теле дә агымсу кебек хәрәкәтчән, яңаручанлыкка бирешүчән бер күренешкә тартым була. Дөрес, бу үзенчәлекләргә тәэсир итүче әмәлләр дә күпьяклы, актив тәэсирле. Бу тәэсир итүче эчке көчләрнең кайберләрен искә төшерик: төбәкнең Дала империяләренең ерак чигендә генә дә түгел, аякланып, үзен тәртипкә китереп өлгермәстән, бу олы хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.

Х–ХII гасырларда Амудәрья ары якларына төрки халыкларның яңа һөҗүмнәре башланып китә. Иләк ханнар, Газнәвиләр, төрекмәннәр, сәлҗүкләр Әфган, Иран, Алгы Азия җирләренә һөҗүм мәйданнарын киңәйтә баралар, һәм 990 еллардан Иран юнәлешендә төрки гаскәр башлыклары торган дәүләтләр барлыкка килә башлый. 1090 елларга инде төрек яугирләре Константинополь капкаларына килеп җитәләр… Тәхеткә утырып алган төрки хакимнәр, хакимиятләрен үз нәсәпләре кулында тотар өчен, җирле халыкларны үз хакимиятләре ягына аудару максатында, фарсы телендә уртак фарсы төрки әдәбияты концепциясен алга сөрәләр. Фарсылар да моны, нигездә, хуплап каршы алганнар, күрәсең, төрки хакимнәр сарайлары тирәсендә яисә мул «инвестицияләүләр» җирлегендә күрелмәгән бер рәвештә өр-яңа фарсы әдәбияты чәчәк ата. Якын һәм Урта Көнчыгышны колачлый алган урта гасыр яңа фарсы әдәбиятына нигез салучы һәм нигезенең төп терәге булган шигърият титаны Әбелкасыйм Фирдәүси (941–1020/1025), аңардан унбиш-егерме ел соңрак вафат булган «шагыйрьләр шәехе» Унсури (1039/1040 елларда вафат), 1042–1043 елларда үлемсез «Вис-Ралини» дастанын язган Фәхретдин Гургани бер-берсен күреп белгән бер заман титаннары дип була. Аларга алмашка 1006 елда туган Әнсари, 1048 елда туган шигырь могҗизачысы Гомәр Хәйям (1131 елда вафат була), Сәнаи (1080–1140) кебек талантлар плеядасы килә. Бу исемлекне Низами Ганҗәви (1141–1209), Җәлалетдин Руми (1207–1274) кебек титаннар исеме белән дәвам итеп булыр иде. Алар арасын дистәләгән лирик һәм эпик шигърият осталары, олы талантлы шәхесләр исемлеге тулыландыра. Болар барысы да төрки-фарсы хәрби-сәяси административ берлек (альянс) заманы җимешләре, башка берәр җирлек импульс шулай ачык билгеләнми, какшамас сәбәп күрсәтеп булмый. Әйткәнебезчә, төрки хакимнәр сарайлары, хәрби-сәяси төньяк шагыйрьләрнең сыеныр җире, иҗат мәйданы булган. Төрки хакимнәр һәм аларның сарай даирәләре, боларга кушылып, югары сыйныф вәкилләре һәм голямалар катлавы шул югары накаллы фарсы әдәбияты белән зәвыкланганнар. Тикшеренүләр, бәхәсләр, нигезләүләр белән расламыйча гына, ярым авазландырган бер рәвештә, төрки телләр шигырь язар өчен яраксыз – әдәбиятның сәнгатьлелеген, нәфислеген вульгарлаштыра дигән караш рәсмиләштерелгән. Төркиләр арасында җитлеккән талантлар да фарсы телендә генә язарга тиешлеге гадәткә кертелә һәм какшамас кагыйдәгә әйләндерелә. Бу тәртипкә, дөресрәге, тәртипсезлекләргә каршы беренче протест белән чыгучылар болгар төбәге төркиләре – би ирләр, искилләр (сакалибалар) булулары турында хәбәрләр бар. Ш. Мәрҗани, берничә борынгы әсәрләр мәгълүматына нигезләнеп (ләкин аларда авторларның биографияләре турында берәр хәбәр сакланмаган), заманының күренекле галиме – шәригать белгече шәех хуҗа Әхмәд Болгарины мәшһүр Мәхмүд Газнәвинең (998–1030) остазы һәм шәехе дип атый[12].Б. Н. Заходер «Каспийский свод сведений о Восточной Европе» дигән китабының 27 нче һәм 45 нче битләрендә, «Бейхакы тарихы»на нигезләнеп, «Хорасан белән Урта Идел төбәге арасында XI йөз башларына бик тыгыз мөнәсәбәтләр («существовали настолько близкие связи»[13]…) урнашкан була. Болгар хакиме хәзерге Әфганстан киңлекләрендә формалашып килгән яңа төрки биләмә (тарихта ул башкаласы Газна шәһәре исеме белән «Газнәвиләр дәүләте» дип йөртелә) солтан Мәхмүд Газнәвине яңа зур җиңүе белән котлап махсус илчеләр җибәрә. Болгар әмире җибәргән «сөенче» акчасына «1024–1025 елда» Әфганстанның ике шәһәрендә зур (җамигъ) мәчете салына. Ш. Мәрҗани хәбәрендәге шәех Әхмәд Болгари да, Газнага шул илчелек составында килеп, солтан Мәхмүд Газнәви сараенда якын киңәшчесе («тәрбиячесе» остазы) булып калып, Һиндстанны яулап алган солтан Мәхмүд үзен Болгар шәехенең (күренекле галименең) мөриде булганга охшый… Мәхмүд Газнәви – Якын Көнчыгыш тарихында югарыда телгә алынган олы цивилизацион нәтиҗәле төрек-фарсы альянсын оештыру, формалаштыру эшен кузгатып, башлап җибәргән кеше. Болгар әмире «сөенчесе» бу сәясәтнең фарсылар белән якынлашу йөкләмәсен яклау дип әйтә алмыйбыз. Ул чакта әллә кайдагы яңа аякланып килә торган Газна шәһәрен эзләп йөрүләрнең кирәге калмас, куанычны («сөенче») күптән сәүдә бәйләнешендә яшәгән ирани (таҗик) Саманилар дәүләте башкаласы Бохарада күрсәтү ул максатка тәңгәл булыр иде. Болгар төрки яугирнең зур уңышын котлый… Шул ук вакытта Болгарның бу атаклы галимнәре җитлегүе, Болгарның бу төрек-фарсы альянсын төрки мәдәниятен җанландыруга, аякландыруга карату инициативасы белән чыгуы, болгарлар Урта Идел буеннан киткәннән соң йөз еллар үткәч (930–1025 еллар), искилләр династиясе, искил – би ирләр бер этнос булып берләшкән заманнарда булганын да махсус билгеләп үтү сорала.

 





1
...
...
11