Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә калдырырга күнеккән би ирләр иле «Искил иле» – «Сакалиба» дип йөртелә башлаган Идел буеның хәзер дә әле татар бабалары яшәгән төбәкләре һәм Урал алды (Предуралье) язма документларда шул исем белән атап йөртелә башлаган. Әмма ил эчендә кулланышта (Биләр, Пермь – «Би әрм» кебек), атамалар тамырлануына караганда, «Биләр – би ирләр» дә актив кулланышта яшәгән. Әмма сәясәттән читтә булган бу сәүдәгәр халык һәрчак үзен һәм бу атамасын күләгәдә калдыру «сәясәтен» яклаган. Үз заманы дөнья сәүдәсендә әһәмиятле роль тотканда да атамасын байрак итеп селкемәгән. Иленең халыкара мәйданда көчен шаулатмаган, чикләрен-мәйданын киңәйтү, үстерү турында хыялны күңеленә китермәгәнгә охшый. Үзе кәрван йөрткән күршедәге киң далаларда кыска гомерле Һуннар империясе (360 еллар), Төрек каганлыгы (557 ел), Хәзәр каганлыгы (600 еллар) кебек олы һәм көчле кабиләләр берләшмәсе оешканда, алар чиге ары ягындагы биләмә буларак, «би ирләр» иле дә, күрәсең, үз теләкләре белән шунда ук бу олы берләшмәләргә кушылуларын, үз автономияләрен – үзидарәләрен саклаганнары хәлдә буйсынуларын белдергәннәр. Башка берәр күрше халык белән сирәк була торган берләшүгә – кушылуга, альянска кергәндә (искилләр, болгарлар белән) яулап алынып түгел, ил эчендәге реаль өстенлекләрен үз кулларында саклаган хәлдә, үз исемнәрен – атамаларын – шунда ук күләгәдә калдыруга барганнар. Илләре, дәүләтләре – Искилләр иле (Сакалиба), болгарлар иле Болгар дип аталган. Алай гына да түгел, болгарлар, үзләре бу илдән киткәннән соң, башкалалары – Шәһри Болгар исеме илләре исеме булып калган (Батый дәүләте Алтын Урда биләмәсе булып яшәгәндә һәм шуннан соң да) илләре бүгенгәчә Татарстан дип атала, үз этник атамалары татар булып китә. Менә шундый сирәк очрый торган, үзенчәлекле халык булган борынгы Би ирләр иле һәм би ир халкы. Аның 690 еллар урталарыннан ислам диненә тартылуы белән башланган урта гасырлар дәверендә нәкъ шул үзенчәлеге, күргәнебезчә, камиллеккә ирешә… Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. Ул мондый мәсьәләләрне чик ары ягында, вакытлыча укмашкалап торган сәяси берләшмәләргә тапшырып куйган. Ә ул чик ары ягын язмыш, Л. Н. Гумилёв сүзләренә караганда, кешелек җәмгыятен үз богауларына кыса торган табигатьтәге (климат) үзгәрешләр, нәкъ шул күченү көннәренә килгәндә, антик дөнья цивилизациясен тамырыннан яндырып, яңа дәвергә киң, «галәмкүләм» мәйдан ачарлык хәрәкәткә китерә – «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.
Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне – кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе… Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» – талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 41–50 еллар – «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121–130 еллар – «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131–140 еллар – «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)…
Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141–150 елларда көнчыгыштан – сянбиләр, көньяктан – кытайлар, төньяктан – динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары – һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151–160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.
Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын – Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар – готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151–160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла – Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171–180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169–170 еллардан башлана»[10], – дип белдерә.
Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.
Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 21–30 еллар – һуннарның Кытайда җиңүләре; 31–40 еллар – Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91–100 еллар – Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111–120 еллар – Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141–150 еллар – көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151–160 еллар – һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221–230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250–251 еллардан – Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281–291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361–370 еллар – һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371–380 еллар – һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381–390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391–400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421–430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431–440 еллар – Аттила, Блод, 441–450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа – Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр… Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.
451 елда Франциянең Каталаун кырында һуннар җиңелә. Шул ук елда Италиягә походы вакытында Аттила үтерелә. Дөньяны дер селкетеп торган һуннар дәүләте күрелмәгән тизлектә юкка чыгу юлына баса. Аттила мирасын бүлешү өстендә ызгышып, барлык катнашкан халыклар, күтәрелеп, бер-берсе белән сугышкан вакытта, Аттиланың варисы – сөекле улы Иллек үтерелә. Һуннар дәүләте төркеме Венгриягә кайтып таркала. 463 елда алан отряды башлыгы Аспар – Византия союзнигы – һуннарны тар-мар итеп, Аттиланың кече улы Дингезихне үтерә, башын Константинопольгә җибәрә. (Икенче бер урында Л. Н. Гумилёв: «Хунны были побеждены болгарами», – ди.) Шулай итеп, дәүләтләре юкка чыга, һуннар дигән исемнәре дә (халык) дөньяда калмый.
Изге урын буш тормас, диләр. Шул 463 елда ук (461–470 еллар) Көнчыгыш Европага эфталитлар куып җибәргән абарлар, абарларны куган сабирлар килеп җитәләр. Каспий, Кара диңгез буйларының аркылысын буйга иңләп, тукмаклап, үтүкләп, һуннар эзе белән Көнбатышка китәләр. Алар артыннан төрекләр, гузлар һ. б. 610 елларда, гарәп кабиләләре күтәрелеп, ярты дөньяны иңләп алалар… Готлар сукмагы да хәрәкәтсез тормый, варяглар, норманнар… Варвар дәүләтләре, баварлар, франклар, англо-сакслар дәүләтләре; Көнбатыш төрек каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Болгар (Дунай) дәүләте, Киев Русе… Тарихта дөньяда шулай мең еллар зилзилә уйнаткан тагын берәр вакыт булды микән?!
Күренә ки, актив бәйләнешләргә ябык, аерымланган, тулы диярлек йомыклык шартларында Ойкумена – дөнья күләмендәге Төньяк мех сәүдәсен үз монополияләрендә тоткан «би ирләр» дөньясы – шуңарчы да, моннан соң да күрелмәгән, туктаусыз, мең елга сузылган, тугыз баллы өермәле давыл гына да түгел, һәлакәтле, җимергеч зилзиләләр, дөньякүләм катастрофалар, яулар кочагында кала һәм яши. Бу шартларда алар монополиясендә булган сәүдә һәм аңа ышану, сыенулар да гадәттәгечә дәвам иткәндер дип булмый. Кимерлар, скифлар заманында Далада мондый сугышлар янгыны, җимергеч сугышлы халыклар күченүләре ташкыны булганы билгеле түгел. Тарихы сакланган бердәнбер зур яу – Ксеркс (фарсылар) походы язмышын искә төшерик. Далада ул үзе, диңгезгә бата торган чебеш хәленә төшеп, көчкә качып котыла. Инде «гадәте» тулысынча юкка чыккан икән, нинди «гадәти сәүдә» турында сүз булуы мөмкин?! Бу гына җитмәгәндәй, монополиянең кулдан китүе, җимерелүе башланып, куәт ала бара…
Безнең эрадан тугыз-сигез гасырлар элек җанланып формалаша башлаган һуннар суперэтносы, б. э. к. IV – б. э.ның I гасырында үсешенең югары баскычына күтәрелеп, 95 елда дүрт тармакка бүлгәләнеп китеп, бердәм халык булып яшәүдән туктый. (Югарыда, һуннар хәрәкәтен искә алганда, шул дүрт тармакның берсенең тарихи язмышына күз салган идек.) Шул һуннар суперэтносының сяньбиләр (монгол кабиләләренең бабалары) арасына кереп эрү юлын алган икенче бер тармагыннан кыйпылып чыгып, 200 еллар Төрек каганаты булып яшәгән, «һуннар суперэтносы» мәйданга китергән дәүләт берләшмәсеннән күпкә киң Төрек каганатын оештырган, кыпчаклар, кангарлар (бәҗәнәкләр), карлуклар, динлиннар варисы кыргызлар, парфяннар варисы төрекмәннәр кебек борынгы халыкларның яңа мәдәниятенә нигез салып калдырган, үзләрен төрекләр дип атаган халыкларның VI–VIII гасырлардагы шул күтәрелешен Л. Н. Гумилёв «Евразия тарихыннан» дигән хезмәтендә «реликтовый» (калдык) күренеш дип атый. «За всё его двухсотлетнее существование в нём незаметны общественные сдвиги…»[11] – дип белдерә ул. Зур масштаблы тарихи вакыйгаларны шулай төркемләүләр дә яшәргә хаклы, күрәсең, халкыбыз тарихының күбесе төрле тышкы сәбәпләр тәэсирендә борынгылык тирәнлекләрендә күмелеп калган сәхифәләренең асылын билгеләү таләбе шундый төркемләүләргә аналогия аша гына үзен искәртә ала.
Безнең эраның беренче көннәреннән башлап алабызмы, һуннар Иделгә чыккан заманнарданмы, тарихы, Төньяк мех сәүдәсе, монополиясе хуҗалары «плешеголовыйлар» («гололобыйлар») һәм этносәяси борынгы дөнья һәм күчмәнчеләрнең этносәяси йомыклыгы зир-зәбәр килгәндә дә би ир һәм искил бабаларыбыз җан саклап яшәгәнен, чәчәк атканын Пермь өлкәсендә табылган археологик казылма Сасанид көмеш тәлинкәләр (IV–V гасырлар) белән дә расланганын күрәбез. Персия белән сәүдә мөнәсәбәтләре венгр галиме Масарошның ышандырырлык дәлилле VII гасыр урталарында Идел буе исламлашу турындагы хәбәрләрдә дә күренә. Бу сәүдә бәйләнешләренең VII гасыр урталарында да җан әсәре саклаганы (яки яңадан кабат очкынланганы) күренә. Ягъни Төньяк мех сәүдәсе би ирләр «Гиперборея»сендә (Салкынлык патшалыгы чикләрендәге мәйданда), Далада нинди генә үзгәрүләр, җимерелүләр булмасын, беренче мөмкинлекләр билгеләнү (яки булдырылу) белән шунда ук кабат җанландырыла. Бу мех сәүдәсе гүя аларның җәмгыять булып яшәешенең йөрәк тибешенә әйләндерелгән… Бабаларыбыз тарихының иң борынгы сәхифәләрендә менә шундый гомуми тарихи-географик мәгълүматлар калган. VIII–Х гасыр гарәп тарих-география китаплары, Мәрван явы (737 ел), Мәэмун хәлифәнең (834 ел), Харәземнең (868 ел) Хәзәргә исламлаштыру яулары, Сәлам Тәрҗеманинең (842–845 еллар) Урта Идел (Сакалиба) аша Алтайга сәяхәте; испанияле гарәпләрнең Ефәк сәүдә юлының Төньяк тармагын үз кулларына (контрольләренә) төшерү өчен көрәшләре, бу төбәкне гарәп чыганакларында «Сакалиба» – «Искилләр иле» дип атап йөртүләре кебек, берникадәр язма конкретлыклар өстиләр. Ниһаять, Идел болгарлары тарихының бәләкәй «Геродоты» – Ибне Фадлан… Болгарлар Урта Иделдән киткәннән соң (930 еллар), инде болгарларсыз калган бу төбәкне, үзләре үк географик язмаларында теркәгән «Сакалиба» исемен оныттырып, башта Багдад сәяси даирәләрендә Ибне Фадлан вакытында «тешләрен камаштырган» болгарлар исеме белән – «Болгарлар иле», «Шәһри Болгар» (Болгар шәһәре) дип кенә аталып йөртелә башлый. Шул рәвешчә, Багдад хәлифәлеге ризасызлануы тәэсирендә, гарәп мәдәнияте ялгышуы белән болгарлар ташлап киткән бу илне һәм аның халкын башта Якын Көнчыгыш язмаларында, соңыннан, гомумән, фәндә һәм тарихта 200 еллар яшәп киткән болгарлар исеме белән – «Болгар төбәге», «Болгар дәүләте», «болгар халкы» дип кенә атыйлар. Дөрес, бу фактта борынгы мех сәүдәсенең тарихи статусы, кризис тамчысы да чагыла булыр…
О проекте
О подписке