Читать книгу «Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими» онлайн полностью📖 — Масгуда Гайнутдина — MyBook.
cover

Ибне Фадлан сәяхәтнамәсе тарихта искилләрне болгарлардан аерган, алар арасындагы каршылыкны искәрткән шул заманнан сакланган бердәнбер документ булып тора. Бу каршылыкта болгарлар хәзәрләр һәм Әндәлес Әмәвиләре белән, ә искил-сакалибалар Багдад хәлифәлеге белән сәяси бердәмлек (блок) тәшкил итәләр. Бу сәяхәтнамәдә ачыктан-ачык диярлек искәртелә. Шул заман гарәп тарихчылары инде ике йөз еллар Сакалибада яшәүче болгарларны (югарыда телгә алынган Ибне Рустә сүзләрен хәтерлик: «сакалибалар белән хәзәрләр арасындагы җирләрдә яшиләр…») хәтта административ-географик аерым берәмлек итеп күрсәтәләр. Чөнки Урта Азия белән сәүдә бәйләнешендә булган сакалиба мөселманнар Урта Азия дин голямасы һәм тәгълиматы тәэсирендә Азия кыйтгасындагы бердәм ислам үзәге – Багдад хәлифәлегенә багыналар. Шул сәбәпле Багдад хәлифәлегенең дин башлыклары аларны үз төркемнәренең аерылмас бер өлеше, кисәкчәсе дип үз итәләр. Әмәвиләр заманы игътикадын саклаган, Испан Әмәвиләре блогы белән (Хәзәр каганлыгы аша) бәйләнештә торган болгарларны Багдадта үз итмиләр, сәяси чит, дошман лагере элементы дип саныйлар. Шул заманнарда гына Сакалиба (Искилләр) иленә (хәзәрләр ярдәмендә) килеп (күченеп төпләнгән) болгарлар илтабары (илбашы) Мәрван явы көннәрендә, 737 елларда, инде хәзәр каганлыгында бердәм автономия саналган төбәк илбашы булып кала. Искилләр төп халыкны һәм күпчелекне тәшкил иткән төбәктә, Багдад хәлифәлеге (блогы) игътикадындагы мөселманнар көчәя барып, ниһаять, искил һәм болгар мөселманнары арасындагы дини игътикад каршылыклары тәхетенә куркыныч тудыру сызыгына якынлашкач, илтабар Алмуш Багдад хәлифәсе белән килешү сөйләшүләре юлына баскан кыяфәт күрсәтергә мәҗбүр була. Килешүләрне рәсмиләштерергә вәкил (илче), дини игътикад укытучылары, илнең хәрби куркынычсызлыгын ныгытырга ныгытмалар төзергә белгечләр һәм акча җибәрүен сорап, Багдад хәлифәлегенә хат җибәрә. Багдад хәлифәлеге идарәсендә искил-сакалибаларның да, болгарларның да кем икәнлекләрен бик яхшы беләләр. Үз чиратында илтабар Алмуш та Багдадта болгарларга караш нинди булганын бик яхшы белә. Әмма ул хатын илтә баручы илчесе итеп Багдад ышанычын казана алырлык, үз илендәге мөселман искилләр арасыннан түгел, үзен аклый алырлык болгар кешесен дә түгел, ә Хәзәри нисбәле (кушаматлы) Абдулла Башту улы дигән бер мөселман хәзәрне билгели. Моның белән үзенең Болгар хакиме, болгарлар игътикадындагы мөселман икәнен, хәзәр мөселманнар белән бер карашта торганын дипломатия теле белән шулай өстәмә бер рәвештә дә искәртә.

Хәлифә сараенда Болгар илчесенә абсолют игътибарсызлык күрсәтәләр, бар дип тә белмиләр. Хәтта ул китергән Болгар хакиме хатын да тапшыра алмыйча интегә. Болгарда чагында ук, күрәсең, адресларын биреп җибәргән, хәлифә сараенда йомышчы малай, ялчы булып эшләүче мөселман болгар Барс һәм Болгарда да бу хезмәттә булып киткән Мәварәэннәһер (күрәсең, Харәзем) шаһзадәләреннән Тегин дигән голямнар киңәше һәм ярдәме белән, хәлифәнең иң ышанычлы кешесе («начальник внутренних покоев»[6]) Нәзирне «алдап»[7], бары тик аның аша Болгар хакиме хатын хәлифәгә тапшыруга ирешәләр. Кушымта мәкаләдә бу «алдау», «хәйлә» нидән гыйбарәт булуы турында шул ерак заман «документаль» дәлилләве итеп хәлиф сараенда күренекле урын тоткан харәземшаһ Мөхәммәд ибне Гыйрак[8] тирәсендә сүз куертыла. Хатны, «Болгар хакименеке» дип түгел, «Сакалиба патшасы хаты» дип, хәлифәгә бирәләр. Дөрес, бу хатында илтабар Алмуш үзе дә, «хәлиф күз алдында үз дәрәҗәсен күтәрер өчен» («чтобы возвеличить царя в глазах халифского двора, представить его могущественной владыкой северных народов (сакалибы)», «Сакалиба патшасы» дип язган була. Хәлифә илчеләре килгәнчегә кадәр үк, Болгар (Сакалиба) илендә (Испания Әмәви хакимнәре 929 елдан гына үзләрен – хәлифә, дәүләтләрен Кордова хәлифәлеге дип атый башлыйлар, димәк), 922 елга кадәр үк Болгарда хәлифә исеменә укыган хотбә шул көндәге Багдад хәлифәләре исеме турында гына була ала. Хәлифә исеменә хотбә инде укый башлаган булалар. Хотбәдә хәтта илтабарны «Сакалиба патшасы» дип зурайтмыйлар, «Болгар патшасы» дип атыйлар икән. Моны ишеткәч, Ибне Фадлан: «Патша исеменә Галәмдә бер зат – Аллаһы Тәгалә генә лаек. Хәтта хәлифә хәзрәтләре хотбәләрдә үзен падишаһ дип ататмый. Хотбәдә (һәм гомумән) дәрәҗәңне «Болгар әмире» дип атасыннар», – дип киңәш бирә. Соңыннан Болгар да, Сакалиба илбашын да «Болгар әмире» дип йөртүләре, күрәсең, шул очрактан башланып килә.

Болгар патшасының хатын Багдадта хәлифәгә тапшыру маҗараларында Болгар һәм Искил арасындагы аерымлыклар, өлкәнлек һәм көчләр нисбәте, үзара мөнәсәбәтләр киеренкелеге ачык күренә: патша болгарлардан булган илдә искилләрнең өстенлеге. Җиңү казанулары: (хәлифә илчелеге килгәнгә кадәр үк мәчетләрдә Багдад патшалары – Габбасый хәлифәләренә илче җибәреп, Багдад гакыйдәсенә күчәргә ризалык белдерергә мәҗбүр итәләр…); болгар – Багдад каршылыклары һәм искил – Багдад бердәмлекләре, шуңа бәйле күп тарихи фактлар документаль конкретлыгында күзгә бәрелеп тора. Шул дәлилле фактларга нигезләнеп, бу чорның конкрет тарихын фәнни югарылыкта формалаштыру урынына безнең тарихчылар, «җен шаукымы» аңнарын чуалтканга охшап, әллә нинди «Урта Азия (һәм алар тәэсирендәге Болгар) мөселманнары белән» бармактан суырып кына ясалган болгар тарихында мондый тәэсире дә, үзе дә булмаган әллә нинди каршылыклар, Болгар илбашының Урта Иделдә (Багдад гакаидендәге) ислам динен тамырландыруга җанкөярлектә яшәве, Ибне Фадланнар илчелеген яклаулары һ. б. шулар кебек, хәтта хыялда да була алмаган әллә нинди хәтәр саташулар белән мәшгульләр. Шул сихерләндерелгән саташулары чигеннән тарихи дөреслек ягына бер милли микронга да читләшергә теләмиләр… Әлбәттә, тел-тешкә калмас өчен, аларга, тарихи ядкярнең чын фәнни тәрҗемәсен әзерләү түгел, Совет заманы кимчелекле тәрҗемәсенең дә «сокращённый… пересказ»ын гына «фән табынына» чыгару файдалы…

Белем реаль чынлыкны, тарихи дөреслекне чагылдырганда гына фәнни дә, нәтиҗәле дә була ала. Тарихи дөреслеккә, фәннилеккә йөз тоткан гыйлем – яшәеш-тереклекнең, кешелек һәм кешелеклелекнең «тереклек суы», ягъни әбелхәяте. 1905 ел түнтәрелеше тудырган хөррият – күрелмәгән иркенлек – татар иҗади мөмкинлекләренә дә тере җан өрде. Гасырлар көрәше, хөррият дулкыннары каккан көннәрдә яулап алынган яңа журналистика һәм әдәби иҗат мәйданы кебек соңгы мөмкинлекләр чигендә татар тормышы тарихи эшчәнлек көннәрен кичерде. Хөррият көннәрендә мәйданда көтелмәгән җанландыргыч уңышлар күренде: Дәрдемәнд, Риза хәзрәт, Ф. Кәрими, Й. Акчура, Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек әдипләребез, яңа заман форматындагы талантлар плеядасы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелү көннәрендә һәм колониаль эзәрлекләнү шартларында яндырылган, туздырылган матур әдәбиятны тотрыклы, тарихи җанлы иҗади эшчәнлек хәленә китерәләр. Бу уңыш кабат, йөз елларга, «золмәт гасырлары» заманнарын хәтерләтерлек контр хөррият реакция хәрәкәте һөҗүме астында калдырыла. Бүгенге көннән ерак үткәнгә күчү, бүгенге татар тормышындагы матур әдәбият, җанлы публицистика, фәнни караш әллә нинди «төтен очыру», кешенең рухи тормышын тәшкил иткән хөррият көннәре реаль эшчәнлекләрен аларның «күләгәсен» уйнату белән алыштырып уйнауны хәтерләтә…

Искил иле белән болгар администрациясе сәяси берләшмәсенең мәгънәви эчтәлеге нинди дәрәҗәгә ирешкән, ни рәвешкә кергәненең шартлы проекцион чагылышы кебек бер нәрсә дип файдаланып була. Мондый халәтнең язмышы да гыйбрәтле. Күргәнебезчә, Болгарга килүенең өченче көнендә үк Багдад хәлифәсенең илчелеге Болгар әмире сараеннан куып чыгарыла. Нәтиҗә озак көттерми. Мөгътәдир хәлифә әле исән көннәрдә, 932 елда, хаҗга барышлый ерак Төньяктан (димәк, Сакалибадан) хан улы җитәкчелегендә күп кешедән торган зур илчелек килә. Алар хәлифәгә «байракларын», табыш (хәзинә) һәм акчалар китергәннәр. («Төтен очыру» тарихчылары моны хәлифәгә салым түләү, «буйсындырылган ил булырга ризалык белдерү» дип аңлаталар.) «Ислам динен тотучы барлык халык дөньяда бер бердәм дәүләт тәшкил итәләр» дигән карашны (принципны) колониализм заманы мөнәсәбәтләре рәвешенә кертеп аңлаталар. Бу ерак үткәндәге чынбарлыкны бүгенге мөнәсәбәтләр белән алыштырып, булмаган (ясалма) нәрсәләрне ерак үткәнгә тагып, аларга каршы тел шартлату, үткәндәге атамаларны күләгәгә әйләндереп, шулар белән сугышу төтен очыруга гына кайтып кала. Кенәз Святославның Саркел, Төньяк Кавказ явыннан соң дистәләгән мең мөселман болгарларның ерак Венгриягә китеп төпләнүе билгеле. Бу күченү, әлбәттә, Урта Идел болгарларының Багдад хәлифәлеге игътикадына буйсынудан баш тарткан, шуның өчен илдә үзләреннән көчле, Багдад игътикадында булган мөселман сакалибалар тарафыннан куып җибәрелгән патшалары җитәкчелегендә була. Димәк, 932 елда Багдадка күп бүләкләр белән килгән «Болгар» илчеләре һәм аларның җитәкчесе яңа, сакалиба болгар патшасының илчеләре һәм улы булуы гына мөмкин. Алар, хәлифәгә каршылык күрсәткән илтабар Алмушныңмы яки аны алмаштырган улы – варисыныңмы тәхеттән һәм илдән куылу, ил тәхетендә Багдад яклы яңа хаким (әмир) утыру хәбәрен хәлифәгә хәбәр итәр өчен, хаҗга барышлый Багдадка сугылганнар. Бу хәбәрне теркәгән борынгы гарәп тарихчысы Мәсгуди бу «илчелекне» дә (Ибне Фадланнар экспедициясе кебек үк) тантаналы, зур вакыйга итеп күрсәтә… Менә шул мөнәсәбәттә генә инде бу илчелекнең Багдад игътикадындагы сакалибалар илчеләре икәнен төсмерләп була. Шундый эчтәлеккә ишарә-штрихларга карап, 730–731 еллардан да соң түгел датаны болгарларның Урта Иделдән китү елы дип билгеләп була. Святослав явы – 967–968 елларда аларны бабалары йорты – Дон буйларыннан да куып, Паннониягә, – Дунай буена, – инде (905 еллардан), венгр биләмәләренә илтеп тарата, эретә.[9]

«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас – востоковедның) сәяхәте – сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.

Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел)… Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч – Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») – би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия – Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» – би ирләр – Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация (Греция, Рим империясе) тар-мар ителгән көннәрдәге Византия кебек, яңадан җанланган би ирләр сәүдәсе (Пермь якларында җир астыннан табылган Сасанид көмеш подносларын хәтерлик) ул заман тарихында цивилизация мәйданга китерәчәк яңа аякланып килгән Якын Көнчыгыш Гарәп хәлифәлеге белән блокка керү кыйбласына йөз тота. Бу – би ирләр җәмгыяте тормышында яңа дәвергә, борынгылыктан урта гасырчылык чорына күчү. Урта гасырчылык идеологиясе – дини идеология. Аңа аяк баскан көннәрдән, 630 еллар уртасыннан, би ирләр җәмгыяте алдынгылары Якын Көнчыгыш сәяси үзәгенә әйләнү юлында, кулга-кул тотынып диярлек, яңа дәвергә атлый. Дөнья тарихы барышын нигездән үзгәртеп, мәйданнарын киңәйтеп, мәдәни үсешенә көчле тәэсир күрсәтәчәк кыска вакытта Галәм мәдәни яңару үзәгенә әйләндерәчәк, яңа аякланып килүче сәяси-идеологик тәэсир үзәге булган Гарәп хәлифәлеге көч сызыгына тартыла. 640 еллардан, Хәзәр каганаты хәлифәлек һәм ислам дөньясы белән өч гасырлар, киеренке хәрби бәрелешләр мәйданына әйләнгән хәзәрләрдән аермалы буларак, моңа котып каршылыгындагы, тыныч дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклауны яшәтүне, эшчәнлек, көн күрү шарты иткән сәүдә әһеле «би ирләр» исламлашуының табигате дә, рухы да нык аерылып тора. Исламлашу массакүләм төс алгач, әнә шул үзенчәлек Урта Идел төбәген ислам мәдәни үзәкләреннән ул заман өчен хыялга сыймаслык ераклыкта – Хәзәр киңлекләренең кошлар да очып барып җитә алмаслык караңгы почмагында какшамас ислам бастионына әйләндерә.

Дини идеологияне яшәешнең нигезенә әйләндергән урта гасырчылыкта Урта Идел төбәге, бүген «бастион булган» дип билгеләнә алган дини идеологиягә ия ил, би ирләр йорты, Гарәп хәлифәлеге кебек үк булмаса, Харәзем, Бохараларга тартым ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ярты мең еллар, XI гасырга кадәр, андый нәрсә булуын хәтерләтерлек бер генә билге дә сакланмаган. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдән артык ераклыгын, аерымланганлыгын, шул ук сәүдәгәрлекнең табигате сугышчан булмавын сылтау итеп күрсәтергә мөмкин. Күрәсең, төп сәбәп болар түгел. Харәзем, Бохаралардан аермалы буларак, Урта Иделдә хакимиятнең, ил көнкүрешенең икътисади, сәяси-административ тотрыклыгы – иминлек нигезенә әйләнгән хакимият мех сәүдәсе әһәмиятен, мәнфәгатен тиешле кимәлдә аңламаган. Хәзәр каганы белән тыгыз сәяси эшчәнлеккә, бердәмлеккә тартылган болгар династиясе кулына күчә (730 еллар). Нәтиҗәдә бу яңа ислам «бастионы», үз иле сәүдә монополиясенең төп базары булган, Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.

Готлар дәүләте заманыннан (III–IV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.

 





1
...
...
11