Әйләнеп килгәч, Рәмил тәмәке тартырга ишегалдында торып калды. Бу дөньяны искиткеч гүзәл итеп яраткан икән Хак Тәгалә дип шатланып уйлады. Менә шулай еш-еш төтен суырып, йолдызлар санап, көзге суыкның бар тәнгә таралуын тоеп тик басып тору да бәхетнең үзе түгелме соң? Ә теге эчкән вино ике күзнең берсендә калмады. Матильда улын кочаклап юрган астына чумгандыр инде. Нинди ләззәт, ул керер дә, урынына сузылып, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдыннан уздырыр, ә аңа тау-тау шатлык китергән зат кул сузымы гына ятачак. Теләгәнчә, күзең талганчы кара, тагын төшеңдә дә аның белән онытыл. Кит инде, кеше бүтән зат турында шулай куймый да, туймый да уйланып хыяллансын әле, ышанмас иде элегрәк булса. Тик озакка сузылырмы күңелдәге бәйрәм? Күңелсез уйларны куалап, чолан ишеген элде дә өйгә үтте. Матильда ятмаган икән әле, савыт-саба шалтырата, Рәмил дәшми-тынмый, шым гына өс киемнәрен салды да урынына ятты. Күңеле мөлдерәмә тулы хис иде. Матильда эшен бетерде, үз ягына китмәде, Рәмилгә таба килә шикелле.
– Йокыңнан уяттыммы икән, тагын замокны ычкындырырга булыш инде…
Рәмил бу юлы хәйләсен тапты, замок тимерен эләктергәч, чытырдатып күзләрен йомды. Ялангач тәнне күрсә, үз-үземне тота алмый Матильданы суырып алырмын күлмәк эченнән дип курыкты. Замок ычкынгач, ефәк күлмәкнең чажылдап шуып төшкәне ишетелде. Ул да булмады, Рәмил чигәсенә йомшак кына кайнар иреннәр кагылганын тойды.
«Тыныч йокы, тәмле төшләр», – дип пышылдады иреннәр. Теләсә ни әйтегез, калганын хәтерләми Рәмил. Аны җилкәсеннән йолкып алып, ялкыннары күккә ашкан төпсез упкынга тондырдылар бугай. Очты да очты ул шунда, рәхимсез ут бар тәнен ялмады. Юк-юк, нинди рәхимсез булсын ди, һәркемгә дә янарга язсын иде әле андый ялкыннарда, андый упкыннарга ташланырга. Аңыша башлаганда, тирләп-пешеп беткән иде ул, ә янында, аңа сыенып, бәхеттән балкып елмаеп, чегән хатыны өзек-өзек тын алып ята.
– Шундый йокым килә, күзләрем йомылып баралар, – диде Матильда, яны белән борылып, – мин синең кулбашыңа битемне куеп йоклыйм әле, яме? – Йокы аралаш нидер сөйләнеп алды һәм иреннәрен очлайтып ирнең муеннан үпкән төсле итте дә шунда ук тирән, тигез сулый да башлады.
Рәмил кузгалырга да куркып, балаларча онытылып йоклаган хатынына карап ятты. Ай яктысында күргән кадәресе дә күңелен җилкетә, хәйран калдыра иде Рәмилне. Шундый да нәфис колак яфраклары буламы икәнни? Бәләкәй генә борын, уймак ияк, ярым ачык тулы иреннәр, ефәк төсле шома тән, Ходай Тәгалә тудырган гүзәллеккә таң калырлык, күреп туймаслык. Ә шул гүзәл зат аның белән янәшә, төшме, өнме бу? Юк, нәрсә әйтсәң дә, онытылып, дөньялардан китеп шатлана белми ир-ат. Аның да бәхетле-сокланулы уйлары икенче тарафларга борылды. Менә, әйтик, нигә Рәмил белән төн үткәрергә булган икән ул? Яраткандыр дисәң, тавык көләр, нинди ярату, әллә ул күз явын алырлык чибәрме? Белә үзенең чамасын Рәмил, тиз генә алдаштыра алмассың аны. Бердәнбер дөреслеккә якын җавап бар бу очракта. Матильда, бу шофёр миңа яхшылык эшләде, безнең өчен күпме акча түкте, үзенчә бәхиллеген алыйм дип уйлагандыр. Рәмилнең аңа карап башын югалтуын сизде бит инде. Һи-и, хатын-кыз синең һәр карашыңны тоя, тын алышыңны белә, уйларыңны китаптан укыган төсле укып тора ул. Син генә белмисең аның нәрсә уйлаганын. Аңларга да була үзен, күпме вакыт ир-ат назын күрмәгән, ит юкта сөяк тә тансык, диләр бит, ир заты үзе өйгә килеп кергән, нәрсә озын-озак уйлап торырга? Ә Юра турында нәрсә ди? Юра Рәмил ише генә түгел, акчасы, дәрт-дәрманы ташып тора, теләсә, аны якынайтыр иде… Тегеләй дип фаразлап, болай дип ут йотып, көнләшеп, башы тубал булды Рәмилнең. Мәңге шулай адәм баласы, килгән бәхетне шатланып кабул итә белми ул, кирәкмәгәнне чокып тәмен җибәрә, бәрәкәтне очыра. Озак ятканнан талган кулын әкрен генә кузгатырга теләгән иде Рәмил, йокысы сак икән, Матильда шундук уянып китте, ике куллап аңа ябышты:
– Әһә, миннән качарга иткән идеңме әле? – дип, чуп та чуп Рәмилне үбеп алды. – Күптән болай йоклаганым юк иде, шундый тәмле, гел эреп барам… – дип, тагын онытылырга уйлады.
– Йокла, йокла, – диде Рәмил, тик йөрәген кимереп торган сорауны йотып кала алмады: – Матильда, ә син нигә… нигә… – дип, ничек әйтергә белмичәрәк торды, – менә мин аңлый алмыйм…
– Нигә синең яныңда дисеңме? Исәркәй, билгеле инде, синең яныңда буласым килде. Син дә каршы түгелсең кебек тоелды, әллә ялгышканмынмы? – дип шаяртты Матильда, аңа күңелле иде, йокысы да югалды, шаярасы, көләсе килеп тик тора.
– Юк, минем беләсем килә, – дип, үзенекен һаман талкыды Рәмил, чәчләрен тузгыткан кечкенә кулларны үбеп-иркәләп. – Мин, аңлашыла инде, яшь егет кебек үлеп гашыйк булдым сиңа. Ә син соң, фәрештәгә тиң зат, нигә миңа карыйсы иттең, гаҗәп бит.
– Юләркәй, – дип шатланып шым гына көлде Матильда, – уйлап чыгарырга бигрәк оста икән син. Беренчедән, мин гади хатын-кыз, башкалардан бер артык җирем юк, бел аны. Хатын-кыз булгач, әзрәк чибәрлегем дә бардыр, барысы да шулай инде. Урамда барганда игътибар ит әле каршы очраган хатын-кызларга, икесенең берсе миннән дә матуррактыр.
– Юк, – дип кырка каршы төште Рәмил.
– Шаулама, тынычлан, – дип сөйде аны Матильда, – синең күзеңә генә шулай күренә ул. Ә беләсең килсә, миңа бик рәхәт менә шулай яратып карасаң, гел шулай мактау, иркәләү сүзләре әйтсәң. Икенчедән, кайдан килгән ул сиңа үз-үзеңне кимсетеп карау? Аппагым, син гөрләтеп дөнья көтәргә теләгән һәр хатын-кыз өчен хәзинә булырлык. Менә шул ике көн эчендә арбадың син күңелемне. Сөйләшүең, йөрешең ипле, телең татлы, ярдәмчел, юмарт, игелекле. Санап кына бетерерлек түгел. Бер сер ачыйммы? Әгәр син кичә ямьсезләнеп миңа бәйләнсәң, шунда ук күңелем суыныр иде. Мин күреп тордым бит синең кызыгып караганыңны, нәфсеңне тыйдың, мине кеше итеп күрдең. Кичә килгән теге иптәшең мине карашлары белән чишендерә башлаган иде, косасым килә башлый шундыйлардан. Хатын-кыз теләкне канәгатьләндерә торган җайланма түгел лә. Син хәйләкәр, башта минем йөрәгемне эреттең, үзеңә өйрәттең, менә шушы ике көн эчендә шундый күнектем сиңа, ышанасыңмы? Тагын бер сәбәп бар: мин бит сине көттем! Кәрт ачучы әбием күп еллар элек әйтеп куйган иде синең килереңне! Болай диде ул: син тормышка чыгарсың, бала табарсың, ир белән яшәрсең, ләкин ул синең чын тормышың булмаячак, диде. Килер бер көн, ирең синнән китәр, ялгыз башыңны кая куярга белми яшәгән кара көннәреңдә тормышыңда бер ир-егет пәйда булыр. Яхшыдан яхшы, акыллыдан акыллы, мәрхәмәтледән мәрхәмәтле сөлектәй шул ир-егет дөньясын онытып сиңа гашыйк булыр, ялкын, ут бөркелеп торыр, аннан шулай тоярсың яратуын. Ышан аңа, ул синең өчен утка да, суга да керер, үткән тормышын онытыр. Әгәр күктәге йолдызлар юлларын үзгәртмәсә, сез кавышырсыз, озак, бәхетле яшәрсез, диде. Менә мин сине көтеп алдым, сиңа ышандым, инде син минем яннан беркая да китмә.
Ну бу хатын-кыз, нинди генә әкиятләр уйлап чыгармыйлар сөю-ярату турында. Рәмилнең машинасы ватылып бу авылга килере ун-унбиш ел элек күктәге китапларга язып куелган, имеш, егылып үләрсең. Ничек кенә булса да, янында яткан чибәрләрдән-чибәр зат үзе сөйләгәнгә үзе ышанып, аңа Рәмил югары көчләр тарафыннан тәгаенләнгән дип кабул итә икән, шатлыктан үрә сикерергә кирәк. Менә нинди шәп ир-егет икән ул. Хәлләр…
– Ничек ышанмыйсың ул карчыкка. Син килгәнче минем яшәвем яшәү түгел иде, һәр көнне-төнне этеп-төртеп үткәрә идем, бер шатланырдай уй кереп чыкмый иде башыма. Төннәрне искә дә төшерәсе килми: теге Юра котны алып, йокыларны качырды, бер кадере булмаган үткән гомер турында уйлап, тынычлыгым югалды. Хәзер син янымда, миңа шундый тыныч, рәхәт. Иртәгә сөйләшербез калганын. Син дә йокла. Мин йоклыйм… – дип, күзләрен йомды йокы чүлмәге.
Ниһаять, Рәмилнең күңеле урынына утырды. Ниһаять, аның сәгате сукты. Хак әйтә торганнардыр, һәр кешенең үз гомерендә бер тапкыр булса да күк капусы ачыла, әнә шул мизгелне белеп-эләктереп тәвәккәлләргә, бәхет кошын ычкындырмаска кирәк. Күп очракта менә болай була:
Арып-талып атлаганда
Тормыш юлыннан,
Бер кош очып килеп кунды
Минем кулыма.
Кудым… «Авыр итә, – дидем, –
Һәрбер йолкышы!..»
Ах, ялгыштым.
Булган икән
Ул бәхет кошы!
Кайчакта кешенең тормышында бер уенлы-чынлы әйтелгән җөмлә, бер очрашу, бер кыю адым кискен үзгәртергә мөмкин. Без илтифат итмибез, өйрәнгән тормышыбызга үзгәреш кертәсебез килми, ялкауланабыз, алда әле барысы да дип, үз-үзебезне юатабыз. Нәтиҗәдә ярык тагарак янында утырып калабыз. Иртәгә дип яшәргә ярамый, тормыш бүген бара, менә хәзер, нәкъ шушы мизгелдә. Бераздан бу вакыт үткән заманда калачак, ә киләчәк юк ул. Менә Рәмил юл аермасында: акылына килеп, иртәгә җиң сызганып машинасын төзәтергә тотына, начальство килеп җиткәнче (ә алар киләчәк, әле юлда булмасалар), җан-фәрман эшләгән булып кылана, кычкырган-җикергәннәрне баш иеп тыңлап тора. Иелгән башны кылыч кисми, ди, унбиш капчык он акчасын эш хакыннан тотып калырга да ризалашырлар, барыбер үзе күрми ул акчаларны, әнә Мәймүнәнең башы авыртсын. Алай гына котыла алмас, әлбәттә, Мәймүнә аның тормышын тәмугка әйләндерергә юлларын табар. Эштә дә иң авыр, акчасыз рейсларга куярлар, әмма дә ләкин өйрәнгән дөньясына кайтыр, җай гына тәгәрәр тормыш арбасы, нәрсә тәртәгә тибәргә? Юк, үткәннәргә кире кайта алмаячак ул, ник дисәң, ул хәзер үзенә дә икенче төрлерәк карый башлады, үз-үзенә хөрмәт төслерәк нәрсә баш калкыта дияргәме? Башкалар алдында мескенләнергә исәбе юк хәзер аның. Бәлки, кем әйтмешли, цивилизованный юлдан барыргадыр: китергән зарарны түләргә. Мәймүнә белән адәмчә аерылышырга, документларны тәртипкә китерергә дә ике-өч айдан килеп җитәр Матильда янына, икәүләп яңа тормыш башларлар, кая да булса чыгып китәрләр. Күпме кешеләр аерылыша да үз парларын табып тагын кавыша, дөньясы шулай корылган. Юк, Мәймүнә җиңел генә ычкындырмаячак аны, төп акча чыганагы ич ул, шуңа киенә-ясана хатыны, ул эшләгән акчаларга иркен яшәргә өйрәнгән. Бычков, начальниклары аерым мәсьәлә. Мәймүнәгә каян табылган путёвка? Барысы белеп торалар: Бычков, Бычок спонсорлык итә, диспетчер Мәймүнә белән бик тә борчаклары пешә аларның, күптәннән сизенә аны Рәмил. Тавыш-тынсыз гына эштән бушатырмы «баҗасын». Тәүдә Мәймүнә кычкырып чыгачак. Алай дисәң, Матильда бар бит әле, берни уйламый рәхәт йоклап яткан гөнаһсыз зат. Өч ай буе бала белән ачлы-туклы ятсынмыни ул? Рәмил үзе нигә дә түзәргә риза, ә менә сөйгәне өчен көрәшәчәк. Хәленнән килгәнен эшләр. Хәзер ышанычы артты аның үз-үзенә, күңеле урынына утырды. Ул җилкенеп Матильдасы ягына борылып ятты һәм онытылып йоклаган хатынның төймә танавына бармаклары белән басты.
– Пи-ип! – дип шаяртты ул, – машина килеп җитте. – Ике бармагын терәп: – Идёт коза рогатая, идёт коза богатая, – дип кытыгына тиде.
– Тимә, Рәмил, йокы килә, – дип чәбәләнеп карады Матильда, күзләрен чытырдатып йомып, юрган астына качарга маташты.
Уятты Рәмил, нишләп уятмасын, шундый матур төндә йоклап яталар димени яңа кавышкан парлар? Һәм таң атканчы башка йокларга ирек бирмәде яшь хатынга.
Бер юрган астында йоклаган кешеләр аерата якынаялар, уйлары берегә, йөрәкләре бер тибә башлый, бертөрле төшләр күрәләр хәтта. Менә Рәмил белән Матильда икенче көн инде нәкъ шулай кыланалар. Рәмил берәр әйбергә барып тотынса, икенче очын Матильда кулына алды. Матильда чәй хәзерләде, Рәмил икмәк кисте, берсе мичкә утын тутырды, икенчесе чыра ярды. Энә белән җеп сыман гел тагылышып кына йөрделәр. Көлке була башлады, Матильда шәлен бөркәнеп ишек бавына тотынгач, Рәмил бүрегенә үрелде.
– Мин үз йомышым белән чыгам бит, – дип тә карады, ә тегесе:
– Минем дә нәкъ шундый йомыш белән чыгасым бар иде, – дип, арттан йөрде.
Сөйләшеп сүзләре бетмәде, чырык-чырык көлделәр дә көлделәр, гел бер-берсенә кагылып кына торасылары килде. Каяндыр кадаклар юнәтеп, Рәмил туалетның каерылып төшкән ишеген каккалап куярга чыгуы булды, янына улын киендереп Матильдасы килеп басты. Әнә шулай бер-берсеннән башка торалмаска әйләнделәр алар. Ә кадерле минутлар сизелми агыла торды. Рәмилгә, һич кенә дә сөйгәне яныннан китәсе килмәсә дә, уйлаган уйларын тормышка ашырырга кирәк иде. Матильданың үз эшләре белән булашкан вакытны туры китереп, ул урамга ашыкты. Бирәм дигән колына чыгарып куйган юлына рас икән, каршына Юраның машинасы килгәне күренде. Рәмил кул күтәреп туктатты.
– Нәрсә, әллә тагын сатарга теләгең бармы? – диде теге, тәрәзәдән башын тыгып. Сизенә иде ул Рәмилнең ут белән уйнаганын. Әллә юри этә упкынга, юлыма аркылы төштең дип ачу тотамы? – Ыслушай, ике-өч капчык нәрсә ул, тиене-куяны гына кала миңа…
Авыздан тартып алды шулай Рәмил әйтергә теләгәнне. Ләкин Рәмил сикереп төшмәде, шатланып ризалыгын белдерсә, бу карунның хакны төшерүен көт тә тор. Тәкъдим аныкы булып калсын әйдә.
– Син нәрсә, баш китәрлек сүзләр сөйлисең, мин берәр сафны алыйм әле дип юлланган көнем иде үзеңә, ә күпмерәк алырга теләр идең? – дип, үз кирәгенә әкренләп каерды ул.
– Мин машинасы-ние белән дә бергә йота алам, – диде Юра, көлеп, ә күзләре көлмиләр иде чукынчыкның, үтә тишәрдәй карыйлар иде.
Анысын ук уйламаган иде Рәмил, кинәт кенә ризалык бирәсе итмәде. Бәлки, кичкә кадәр тыныч кына яшәсәләр, күз күрер. Ни өчен дигәндә, бу зур статьяга тарта, Матильдага да бер очы эләгәчәк. Югалырга уйласаң, төбәп кенә барыр урын да юк. Вакыт кысан, вакыты тар аның, ичмасам, беренче өлешенә өлгерергә кирәк.
– Шаяруларың хәтәр синең, көләсе дә килми хәтта, – дигән булды ул, – машина минеке түгел, машина шефныкы, ә менә товарның кап яртысына мин хуҗа.
Ышандымы-юкмы монысына Юра, анда эше юк Рәмилнең. Иң мөһиме, озатырга кирәк, акчага әйләндерергә, аннан күз күрер.
– Хакы шул килеш каламы? – диде ул. – Ә син әйткән кадәресен төяп җибәрәм дисеңме? – Юра сынап, бераз көлемсерәп карап торды, күз бәбәкләрендә шайтаннар биешкән кебек иде аның. Чума икән бу муеннан дип шатлануы иде, ахрысы. Күзгә-күз карашып торганнан соң, ул ишеген ачып кулын сузды: – Килештек. Хәзер исәплибез, күпме җыелыр. – Тартмасыннан кесә калькуляторы чыгарып, шалт-шолт чутлый башлады. Утыз меңләп акча тиясе булып чыкты. – Егетләр сиңа таныш, каршы алырсың, ташый башласыннар. Ә мине бераз соңрак көт, зур акча, җыярга кирәк.
– Берәр аракы онытма, шуңа дип чыккан идем, – дип кабатлады Рәмил. Бу эшне аткарса, чынлап та аракы кирәк булыр, ахрысы, аңа. Ерактан гына аларның сөйләшкәннәрен күзәтеп торган Матильда Рәмилне капка тышына ук чыгып каршы алды. Коты очкан иде хатынның.
– Рәмил, тагын Юрамы? Нигә кирәк? – дип чытырдатып ябышты ирнең җиңенә. – Бәйләнмәсәнә шуңа, ялынып сорыйм синнән, шулкадәр әйбәт иде икебезгә генә. Нәрсә уйладың тагын?..
– Матильда, – диде ул арыган тавыш белән. Чынлап та, кинәт арыган төсле тойды ул үзен. – Барысы да әйбәт. Мин бары үземнең товарны Юрага тулаем сатып куярга булдым. – Аңа рәнҗеп, үпкәләп торган хатынны тартып алып кочагына кысты. Әллә соңгы тапкыр шулай кочаклыйдыр… – Матильда! – диде ул, туя алмый газиз күзләргә карап. – Хәзер игътибар белән тыңла мине. Бел: мин синең ирең шушы минуттан, син минем хәләл хатыным. Мин сине өзелеп яратам, шулкадәр яратам, аны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый. Хәтереңә салып куй: мин бервакытта да сиңа начарлык теләмим. Шуңа күрә синнән таләп итәм, син миңа каршы килмә, әйткәннәремне берсүзсез үтә. Ышан миңа: барысы синең өчен, минем өчен яхшы булсын дип эшләнә. Килештекме?
– Ярый соң, – диде Матильда, башын иеп.
– Кабатлап әйтәм, Матильда, зинһар, нәрсәдер үзгәртергә теләмә, мин кушканны җиренә җиткереп үтә, яме? Нинди генә хәл булса да, мин сине яратам, гомер буе мин сиңа таба барырмын.
– Нинди хәл булырга тиеш соң? Куркытма мине, Рәмил, әле генә таптым сине, ә син әллә нинди сүзләр сөйлисең, – дип тынычлыгын җуя башлады Матильда.
– Юк-юк, барысы да яхшы, бар, кер инде, бала юксынгандыр, – дип, аны тизрәк озату ягын карады Рәмил.
Калганы майланган төсле барды. Килә торды «Газель», китә торды, сәгать үтмәде, ярты машина бушады. Юра да көттермәде, соңгы капчыкны чыгарып салгач, Рәмилнең кулына резинка белән буылган бер пачка акча тоттырды.
– Санап ал, акча санаганны ярата, – дип, үз яныннан урын бирде. Рәмил санаган арада, урындыгы астыннан шешә тартып чыгарып, пластик стаканнарга бүлде. Рәмил акчаларны түш кесәсенә күчергәч ым какты: – Әйдә, юыйк, азагын яхшыга юрыйк. – Ах-ух килеп торганнан соң, тагын бер җөмлә әйтәсе итте: – Ахрысы, соңгы сөйләшү бу безнең, шулай тоела. Ничек кенә булмасын азагы, минем хакта теш агартма. Хәер, андый егеткә охшамагансың. Менә шешәнең сиңа дигәне. Бигайбә, – дип китеп тә барды.
Артка чигенү юк иде инде, Матильдадан да яшерәсе түгел. Бары катырак торырга кирәк, тупасрак булырга. Кулыннан килгәннең барысын да эшләде сөйгәне өчен. Матильданың үзен шуңа ышандырырга, соңыннан рәхмәтләр укыр. Кергәч тә шап итеп өстәлгә шешәне утыртты ул, акчаларны куйды.
– Матильда, җаным, кил әле, сөйләшик, – дип, нәүмизләнеп калган хатынны үзенә тартты. – Карама алай, барысы да яхшы, барысы да әйбәт. Теге җырдагыча:
Всё хорошо, моя прекрасная Матильда…
Всё хорошо!..
Их, ничек рәхәт миңа синең янда, белсәң иде. Ләкин безгә аерылышырга кирәк, Матильда.
– Син мине ташлап кайтып китәсеңме? – диде Матильда. Мизгел эчендә күзләре яшьләнде аның, ләкин ул карашын читкә борды. – Ихтыярың, шулай буласын алдан чамаларга була иде. Тик… нигә матур сүзләреңне уңга-сулга чәчкән булдың, өметләндердең? Сиңа ышанган мин юләр…
– Матильда, уйдырмаларыңны читкә куеп тор, безнең вакыт бик тар. Син беләсең минем яратканымны.
– Яратам дигән кеше китәргә җыена түгелме соң? – диде хатын, үпкәләп. Ике ут арасында калган иде ул. Әле генә күкләргә күтәрде бу ир, яшәү тәмен бирде, инде килеп ташларга җыена.
– Мин үз теләгем белән китмим. Их, әгәр мин теләгәнчә булса, гомергә бергә булырга тиешле кешеләр без. Ләкин тормыш дигән нәрсә аяусыз, менә мин аңа кулдан килгән кадәр каршы торырга булдым. Зинһар, юк дип әйтмә. Менә акчалар. Алар сиңа. Минем теләгем шул: син акчаларны аласың да улым белән бергәләп, ә Гарсия минем улым, туган якларыңа кайтып китәсең, яхшылап урнашасың, туганнарың белән кавышасың…
– Үзең булмагач, акчаларың миңа нигә? Кирәкми, хатыныңа кайтарып бир, оныт безне, – дип ярсыды Матильда, акчаларны идәнгә сыпырып төшерде.
Рәмил идән буйлап туздырылган акчаларны җыйды. Тагын өстәлгә алып куйды.
– Син мине башта тыңла, соңыннан тиргәрсең, үпкәләрсең. Сүз бир миңа, бернигә карамый туган якларыңа кайтып китәсең, киләсе атнада эзең дә калмасын бу авылда…
– Ә син?
– Ә мин, – Рәмил елмайды, – ә мин сезнең арттан ук юлга чыгам. Кайчан куып җитәрмен, күпме вакыт үтәр – анысы билгесез, тик бел, һәрвакыт, һәр мизгелдә сиңа ашкынган булырмын мин. Очраган киртәләрне җимереп, ә җимерә алмасам, уйларымда-хыялларымда булса да юлда булырмын. Мин сиңа бервакыт барып җитәрмен. Нинди шатлыклы булыр ул сәгать. Ә хәзер хыялыбыз тормышка ашсын өчен икебезгә дә юлга әзерләнергә вакыт.
– Әллә нәрсәләр сөйлисең син, Рәмил. Өеңә дә кайтырга җыенмыйсың бугай, тел төбеңнән шулайрак аңлашыла. Зинһар, уртага салып сөйләшик. Ике баш яхшырак дигәндәй… Кая барырга уйлыйсың соң, нигә безне ашыктырасың?
– Башта сүз бир: акчаны алам, кайтып китәбез дип, нәрсә булса да, син әйткән сүзләрдән чыкмыйм, дип әйт! – дип ялваргандай кат-кат кабатлады Рәмил.
– Ярый, сүз бирдем, – диде Матильда, Рәмилнең карашы акчаларда икәнен күреп, аларны алып кайдадыр куйгандай итте.
– Йә, мин тыңлыйм.
Рәмил аракы салып йотты, ачысын сизмәде дә. Җәя керешедәй тартылган иде аның нервылары. Артына ут төртергә бу дөньясының, тагын бер төн генә булса да бүләк итсә соң аларга?
– Синең диңгезләрне айкаган карт бабаң искә төште. Әллә кайчан булган хәл, ә һаман сөйлиләр аның турында. Матильда, син дә минем хакта Гарсияга сөйләрсең әле, яме? Менә шулай он сатып безне озатып калган иде туган якларга диярсең. Ә бәлки, ул үзенең улына сөйләр, таралыр чегәннәр арасында шундый риваять буыннан буынга, ә, Матильда?
Матильда исерә башлаган Рәмилнең янына күчеп утырды, тынычлыгын югалткан иде ул. Ничектер ямансу булып китте аңа, өнендә төш күргәндәй тоелды, югалта бит якын кешесен, югалта.
– Рәмил, акыллым, соңыннан иркенләп сөйләрсең аларын, ә хәзер әйт яшермичә, нигә бәргәләнәсең, нәрсә булды, җәфаланма, әйт… – дип, дөресен ишетәсе килде Матильданың, ләкин соң иде инде. Тышта ят машина тавышы ишетелде, нәкъ аларның тәрәзә төбендә тукталып калды.
Рәмил айнып киткәндәй булды, каударланып торып тәрәзәгә капланды:
О проекте
О подписке