Матильда эндәшмәде, Рәмил үҗәтләнеп алдан төште, арттан уенчык машинасын кочаклаган Гарсия теркелдәде. Зур тәрәзәләр уелган, стеналарына көзгеләр куелган универмагка кереп туктап калдылар. Монда икенчерәк икән, мәртәбәлерәк, әнә сатучылары гына ни тора! Ә күлмәк таптылар. Янып торган кызыл төсле, бала итәкле, җиңнәре-кулбашлары бөрмәләп чигелгән, күз явын алырлык купшы күлмәк иде ул! Хакына тормады Рәмил, бу хатынга, йолдыз сораса, йолдыз артыннан күккә үрмәләргә риза иде ул. Магазиннан чыккач, тагын тавыш куба язды. Базарда йөргәндә Матильда һәр киемне Рәмилгә үлчәп, алырга димләп, арып беткән иде. Кием дигәндә аның Мәймүнәсе бервакытта да ялгыш кына да башта сиңа фәлән әйбер алабыз дип авыз ачып әйткәне булмады. Кибеткә килеп кердеме, күзләрен ялтырата да чума чүпрәк арасына, анысын сайлый, монысын киеп карый, ә Рәмилгә кул астына ни эләксә, шул ярый: арзанрак булсын да кер күтәрсен, килешәме-юкмы – барыбер. Үзем кыйммәтледән кыйммәтлене киеп йөргәндә, янымнан барган ирем дә кеше кыяфәтендә булсын дип ничек уйлап карамады икән? Ә менә Матильданың еларга җитешеп Рәмилне киендерәсе килә. Күлмәкне кире кертеп бирергә омтыла. «Ярар, – дип килешүгә барды Рәмил, – миңа да алабыз, тик азык-төлек. Эчтә бүреләр улый, пешереп ашату синнән булыр. Кайдадыр симез сарык ите саталар иде шикелле…» Бу кадәр нәрсәләрне юмый да булмас кебек тоелды. Аракы алып акыл югалтырга теләмәде Рәмил, шәраблар янында тукталды, Матильда белән киңәште. «Әнә «Белый аист» – Молдавиядән, анысы ак вино, ә ит ашына кызыл вино эчәләр, «Изабелла» бар икән…»
Бай кеше завод сатып алса да мондый шатлык кичерми торгандыр. Машина көтеп торганда, юлчыларның дәртләре почмакланган, бәхет капчыклары тулган иде. Юра озак көттермәде, бераз йөзе ачылган иде аның да, боларның байлыкларына карап тел шартлаткан булды, гел малайга сүз кушып, шаяртып кайтты. Ә Рәмил, басынкы күренгән Рәмил нишләде, икесенең алларына өелгән кумталар астыннан Матильданың кулын эзләп тапты да кайтканчы ычкындырмады, тегесе дә киреләнергә уйламады тагын, елмаеп куйды да тынды. Син әллә иблис адәм баласына озын-озак бәхетле булырга ирек бирә дисеңме? Көтеп кенә тора ул явызлык кылырга. Үзен күкнең җиденче катында хис иткән Рәмилнең машинадан чыгуы булды, күзенә таныш йөз чалынды: Руслан! Машинасын уздырыбрак туктаткан икән. Юып алгандай юкка чыкты Рәмилнең шатлыгы. Матильда белән Юра әйберләрне бушата калдылар, Рәмил күршесенә каршы атлады. Шап-шоп арка кактылар да, тәмәке кабып, җиргә чүгәләделәр. Механик килмәгән икән, чирләгән, имеш, менә аны куалаганнар, запчастьлар бар, бергә эшләп кайтып җитәрсез дип, наказ биргәннәр. Өйдәге яңалыкларны сөйләп алды, Мәймүнә үзе сорашып кергән, аның яңалыгы – киләсе атнада санаторийга китә, ди, очраклы путёвка туры килгән, Бычков тәкъдим иткән икән. Анысына битараф калды Рәмил, алай, ял йортына бара хәләл җефет, ә менә ул башка якка китәр, ахрысы, шулайрак дәвам итсә. Машина янына килделәр дә яртылаш сүтелгән күчәргә текәлеп фикер алыштылар. Эше күп түгел икән, бер көн икәүләп булашсалар очлап чыгалар, зырылдап кайтып та китәләр. Руслан канәгать түгел иде:
– Сүтеп бетергән булсаң, иртәгә үк өйдә буласы кешеләр идек, – дип кат-кат әйтте. – Ә бүген кайларда югалып йөрисең, мин килеп җиткәнгә сәгать ярымлап инде. Бригадирның юраганы юш килгән, ахрысы, парлашып кына төштегез машинадан. Чибәркәйне кашыкка салып йотарлык, ә? Шома егет булып чыктың син, фартовый… – дип, болай да энә өстендә кебек утырган Рәмилнең канын кайнатты.
Ир ык-мык килгән булды, эндәшмәде үзе, ә күңелендә сафура бураннары уйный. Ашка төшкән тараканнан ким булмады бит әле бу күршесе, хәзер бет булып кадала инде ул, әйтер сүзеңне әйтә алмыйсың, аннан башка аяк та атлап булмас. Матильдага күзләрен тутырып карый да алмаячак бит Рәмил бу аяклы каза булганда, күңел ачып сөйләшүләр юк та юк инде ул. Әллә нәрсәләр уйлап Матильдага ике мәгънәле юньсез сүзләр куша башлавы мөмкин. Рәмилдән минем кайсы ягым ким, нигә бәхетне сынап карамаска диячәк. Аны уңыш озатып йөри, әнә лоторейга да откан, бу юлы да буш калмаска тиеш дип дәртләнәдер. Ә машинада тирбәлеп кенә җилдергәндә, Рәмил әллә нинди ләззәтле-рәхәт уйлар, хыяллар диңгезендә йөзде. Их, малай, иртә уңмаган кич уңа димени инде? Бер бәхетең булмагач, нидер өмет итәсе дә түгел.
Өйгә кереп чәйгә утырдылар. Руслан, җитезлек күрсәтеп, Матильдага якынрак утырды. Һич авызын япмады, бытбылдык. Сөмсере коелган Рәмил башын күтәреп карамады, берни капмый чәй чөмерде дә чәй чөмерде.
– Менә без икәү булдык инде. Сез хафаланмагыз, озакка түгел. Тору хакын онлата түләргә, диделәр. Сез каршы түгелдер бит? Ходовой товар, аны кайчан да акчага алыштырырга була. Шулаймы? – дип тезде генә Руслан, Матильданың авызына керердәй булып.
– Он булса да мин риза, ә сез миңа мәшәкать түгел, гел ялгызым бит, кешеләр белән күңеллерәк, – дип җаваплады Матильда. Аның Русланга елмаеп эндәшүе, урынлы-урынсыз үзенең ялгызлыгын искә алуы йөрәгенә кан саудырды Рәмилнең.
– Хуҗалыкта берәр эш-мазар чыкса, ярдәм итәрбез. Уңайсызланып тормагыз, дөнья көткәндә ир-ат кулы кирәк була. Бер авырлыгыбыз да тимәс. Рәмил абыйның ниндирәк кеше икәнлеген чамалагансыздыр, мин үзем мулла песие кебек, – дип, теленә салына бирде Руслан.
Рәмил чак түзеп утырды, булырсың мулла песие, хәер, сине авызын ачып тыңлап утырган юләр хатынны тычкан итеп ауларга уйласаң, сүзләрең хакка килер, дип, иптәшенең һәр сүзеннән гаеп эзләде. Ниһаять, өстәл яныннан торып, ирләр ишегалдына чыктылар.
– Менә нәрсә, күрше, – диде Рәмил, кире каккысыз тавыш белән, – син запчастьларны калдыр да өеңә юллан. Мин үзем эшләп чыгармын да кайтып җитәрмен.
Руслан бу сүзләрдән телсез калды, шаяртамы дип, Рәмилгә игътибарлап карады.
– Син нәрсә, Рәмил абый, башың тимергә бәрелдеме әллә, нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? Мине Бычков җибәрде, бергәләп төзәтеп кайтасыз, дип тукыды. Тыңламый кара аны, ике дә уйламый эштән очыра ул мине, сине миннән дә алдарак. Тапты уйлап, – дип кабынды китте күршесе.
Руслан сөйләгәннәрнең хак икәнен дә аңлый Рәмил, шуңа карамастан уендагы карары ныгыганнан-ныгый гына барды. Теләсә ни булсын, эштән куалар, имеш, ник янмый шунда бар дөньясы, ә ул үзе генә кала бүген кичкә Матильда янында. Матильда купшы кызыл күлмәген кия…
– Бер машина астында икәүләп тыгылып ятасы түгел. Син нигә кирәк, ватык арбага бишенче тәгәрмәч булып? Гаиләң янында бул, уйна-көл, кунакка йөр, тагын рейска бит озакламый. Бүген күз бәйләнгәнче маташсам, иртәгә иртәрәк кузгалсам, кичкә кадәр үзем дә ерып чыгам мин аны.
– Юк, монда нәрсәдер бар, – дип бармак уйнатты борын төбендә Руслан. – Сиңа мишәйт итәм мин, шулаймы? Хуҗабикәнең култык астына оялагансың да җылы урыннан чыгасың килми, әйт әле дөресен…
Инде кабынырга Рәмилгә чират җитте:
– Син нәрсә сөйләгәнеңне уйлап сөйлә. Мин күрше дип тормам… Алайга китсә, уматывай, эзең булмасын… – Күзләрен кан басты Рәмилнең, буйга да озынрак күренә башлады кебек, әллә нәрсә алды орды булыр…
– Тукта әле, Рәмил абый, миндә гаеп, яшьлек юләрлеге белән, шаяртам дип, әллә нәрсәләр әйтеп ташладым, кызма, – дип юмаларга тотынды Руслан, әмма үзенең шикләренең дөреслегенә ныграк ышанды. – Монда өй дә кысан күренә, мин әнә юл аша утырган йортның капкасын шакыйм, шунда төн кунармын, ә иртәгә икәүләп башларбыз, – дип, икенче яктан суктырып карады ул. Ә Рәмилнең койрык астына дилбегә кергән иде, тыңларга да теләмәде. Әнә бара юлың, дүрт ягың кыйбла, – иң йомшак сүзләре шундыйрак булды. Чарасыз калгач, Руслан кызара-бүртенә үз машинасына атлады. Алай да, туктап: – Монда кабарынганнарыңны начальствога җиткерәм, бел аны. Сине хатының аралар, минем эш югалтасым килми, – дип ачыклап куйды.
– Бар, бар, – диде күңеле күтәрелеп киткән Рәмил, кул болгап, – күптин-күп сәламнәр тапшыр барысына да, бигрәк тә Бычковка.
Руслан кузовына менеп алып килгән тимерләрне җан ачуы белән җиргә тондырды да машинасын усал үкертеп таш юлга чапты. Өстеннән таш төшкәндәй булды Рәмилнең. Кара әле, ике көн элек кенә ул кан калтырап тора иде гадәтләнгән тормышы өчен: эшен югалтудан курка, түрәләр алдында биле бишкә бөгелде, Мәймүнәгә ярарга тырышып аяк очларында биеде. Берсе дә кирәк түгел икән ич аңа, күңелендә әз генә югалту хисе уянса икән, ичмасам. Ә машина янына чыгарга уенда да юк иде аның. Тәкъдир тарафыннан бүләк итеп бирелгән санаулы гына сәгатьләрне майга буялып үткәрсенме? Юк инде, җитәрлек чокыды ул тимерләрне үз гомерендә, язган булса, тагын чокыр, ант эчми, ләкин бүгеннәре-иртәләре бөтенләй башка уйлар иләсләндерә аның күңелен. Ирәеп кереп бара иде Рәмил, Матильда каршысына басты:
– Учак ягыгыз. Иптәшең кайда?
Йөрәге чәнчеп алды Рәмилнең, иптәш кирәк булган берәүгә, ышанма икән хатын-кызга, кәкре кабыргадан яратылган бит алар, мәңге туры буласылары юк.
– Ул кайтып китте, – диде ул, авызларын бөрештереп.
Матильда төпченеп тормады.
– Үзең як ышыграк җиргә, ут-күз зыян салырлык булмасын.
– Нигә кирәк соң учак?
– Мин тәмле кичке аш белән сыйларга вәгъдә бирдемме сиңа? Апаң сүзендә тора, белеп кал.
Күңеле уенчак иде Матильданың, күзләре елтырапмы-елтырыйлар, аның халәте Рәмилгә дә күчте.
– Ах, апакай-алмакай булдыңмыни шулай итеп? Синең миңа «бабай» дип эндәшерлегең бар.
– Нинди бабай, минем каршымда Алып батыр, яшь егет басып тора. Мин үзем дә уналты яшьлек оялчан кыз әле анысы. Менә минем фәрман: и егет, тыңла сүземне, яшел хәтфә үләндә зур учак як син, мин казан асармын, тамагыңны туйдырырмын…
– Баш өсте, солтанбикә! – дип, уенлы-чынлы билен бөгеп, кушылганны үтәргә алынды Рәмил.
Бергә эшләү кешеләрне аерата якынайта: сөйләшеп-гөрләшеп, Гарсия йоклаган арада, кичке аш пешерделәр: ир учак якты, хатын казан асты, ир суган турады, хатын бәрәңге әрчеде, берсе көлсә, икенчесе дә көлде, кый-галәмәт килделәр. Сүз арасында Рәмил Русланның кайтып китүен килешенгән сөйләшү дигән төстә хәбәр итте. «Минем берүземә дә эш юк анда, нәрсә икәүләп ятарга?» – дигән булды. Матильда төпченмәде, «Ярар, үзегез беләсездер», – дип кенә куйды. Аларның кичке ашы ресторан өстәлләреннән ким булмады. Матильда Рәмилне шәраб эчәргә өйрәтте. Шаккатарсың, эчүнең дә үз тәртибе бар, имеш. Моңа кадәр Рәмил никадәр күбрәк салып, никадәр тизрәк озатасың ашказанына, шулкадәр остараксың дигәнрәк фикердә иде. Алар шофёрлар белән бергә Спотыкачны урап алып (карт шофёрны үзара шулай дип йөртәләр) аның эчү осталыгына хәйран калып бот чабалар иде. Теге адәм тулы шешә акны болгата-болгата да авызына каплый гына. Йотмый-нитми, шешәдәге сыекча туры гына агып китә, әйтерсең кранын ачып куйган. Ун-унбиш минуттан чүпрәккә әйләнә инде үзе, башын калкытып карый алмас дәрәҗәгә җитә. Әлеге дә баягы нәфсе харап итә, бушлай эләккәндә эчеп кала, янәсе. Һуштан язганчы эчүнең ни файдасы? Шулай да мондый яхшы ризык булганда бер кырлы стаканны бер тында каплап куя алыр иде Рәмил дә. Кызыл белән күңел ымсындыру гына була инде дип, авыр шешәнең бөкесен эчкә төртеп төшереп, күпләп коярга уйлаган иде, Матильда шешәгә килеп ябышты.
– Тукта, – диде ул, коты очып, – бар тәмен җибәрәсең. Башта ризыктан авыз ит, капкалый тор. Шәрабны бит тамак кипкәндә эчәләр. Их син… – дип, теге шешәне мич артына алып китте. Әзерләнгән ризыкның исеме ничек булгандыр, анысын кызыксынмады Рәмил, мәгәр телен йотардай булып ашады. Искиткеч тәмле, без татарларга ят ризык иде ул. Менә берзаман, балаларча шатланып, теге яшькелт шешәне кочаклап чыкты Матильда. Үзенә дә, Рәмилгә дә бер-ике аш кашыгыдай гына рубин төсендәге сыеклык агызды. Бөтенләй рәнҗеп карады ир, шулай уймаклап эчәргә тиешме ул, авыз пычратып торганчы, эчмәгәнең мең артык. Ә Матильда килештерде, күзләрен йомып, шул өч тамчы нәрсәне төймәдәй борыны тирәсендә йөртеп иснәгән булды, алсу телен тигезеп, иреннәрен чапылдатты, ах-ух килде. Рәмил дә аныңча кыланырга булды, чынлап та, җәй көне җиләк җыеп савытына каплансаң, менә шундый тәмле ис килә… Авызына алган иде, шәраб җылытылган икән лә, ачы-татлы тәм авыз суларын китерде, тел өстен әчеттерде.
– Менә хәзер эчәргә була инде, – диде тантаналы төстә Матильда, – бокалыгызны рәхим итегез, синьор, синьорина сезне үз бакчаларында үскән виноград виносы белән сыйларга уйлый.
Виноны шартына китереп, бармак очлары белән генә тотып, нәзакәтле итеп агызды ул чәркәләргә, төпсез карашлары белән Рәмилне арбады3.
– Мин бу шәрабны синең хөрмәтеңә эчәм, тормышың шәраб төсле татлы булсын, ә ачысы бары үткәннәрне сагынуны билгеләсен. Сагынырлык үткәне булган кеше бәхетле, ә килер көннәр татлы, ышан миңа, мин барысын да беләм. Эчәбез, – дип, хатын карашын алмыйча, ашыкмый гына шәраб йотты. Аның тавышына, карашына сихерләнеп утырган Рәмил уянып киткәндәй булды.
– Шулай булсын, – дип, үз өлешен сизмәстән ике генә йотты авыл мокыты, хәзер килеп кенә өйрәнә алмас инде, нәрсә кыланырга. Бер нәрсәгә игътибар итте Рәмил, акны эчкәч, бераздан башка йөгерә, мине томалый, телне ача, ә бу хикмәт, кан юлларын кыздырды, тәнгә дәрт-дәрман керде, гел күңеллелеккә тартылды күңел, гомер биемәгән кешенең тыпырдатып биисе килеп китте. Әмма ләкин тыпыр-тыпыр биюне күз алдына да китерә алмый ул. Ике уртада утырган малай, авыраеп, башын Рәмилгә терәде, арыганчы ашаган иде бала. Ипләп кенә күтәреп, Рәмил аны өстәл яныннан алып китте.
– Ә хәзер күлмәгеңне киеп күрсәт инде, – дип үтенде Матильдадан, кеше биегәненә булса да соклансын әле бер.
– Юк, соңрак, – диде Матильда йомшак кына, – беләсеңме минем нәрсә эшлисем килә? Теге вакытта сөйләп бетермәгән идем. Әби кәрт ачты, дигән идем бит. Ул миңа әйтте, синең гомерең озын түгел, кызым, кинәт үләрсең, диде. Җен карчыгы, кем аны теленнән тарткан, йөрәккә язылып калды шуның сүзләре. Хәзер куркам инде, һәр әйткәне чынга ашып килгәч. Һәр көн уянгач, әби юраганнар искә төшә. Белмәсәм мең артык булыр иде. Әй, ярар ла, күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, ди, барыбер бер үләсе. Мин кемнән артык? Менә улым өчен генә йөрәгем әрни. Кем кулына калыр сабый, кайсы почмакта зар елап утырыр? – Матильданың бит алмаларыннан күз яшьләре тәгәрәде. Ул яшьләрнең һәр бөртеге энҗе-мәрҗәнгә тиң иде Рәмил өчен, якынын жәлләүдән уйлары чуалды, күңеле тулды.
– Әллә кайчангы карчыкның уйдырмаларына ышанып утырмыйк әле, Матильда. Кешене ашый, кимерә кысыр кайгы. Әллә була, әллә юк. Башны ташка бәрердәй булып кайгырабыз, үз-үзебезне бетерәбез. Ярамый алай. Син үзең әйттең түгелме соң, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әйдә, елмай әле, күңелсезләнмик, син елмайганда шундый матурсың, гел карап кына утырыр идем үзеңә…
– Әйттең сүз, – дип, яшьләрен сөрткәләде Матильда кул сырты белән, – нинди матур булыйм ди инде мин, бер картаеп барган хатынмын шунда.
– Синме? Син… – дип, сүз табалмый газапланды Рәмил, – минем синең кебек матур хатын-кызны үз гомеремдә күргәнем юк. Киноларда уйнаганнар, журналларда зур-зур сурәтләрен бастырганнар синең яныңда чүп кенә. Син иң яхшы, иң матур, иң акыллы…
Матильда елмаеп тыңлады Рәмилне.
– Арттырырга сиңа куш икән. Бигрәк сөйләргә остасың, Рәмил. Ә ишетүе бигрәк күңелле: иң… иң… иң… йөрәккә барып кагыла. Миңа беркемнең дә андый сүзләр әйткәне юк иде, – дип шатланып көлде үзе. Рәмил уңайсызланып калды, менә мәхәббәттә дә аңлаша башлады инде. Матильда тынычланып сүзләренең очын-очка ялгады. – Яхшыга булсын дип юрыйк, син әйткәнчә. Әле мин сөйләп бетермәдем бит. Теге карчык күп сөйләде ул. Ул чакта күбесе аңлашылмаган да иде. Менә хәзер уйланып утырам, сиңа кагылышлы сүзләр дә әйткән булган ул. Көлмә, көлмә, менә шуны тикшереп карыйсым килә минем. Ничекме? Сиңа кәрт ачып карыйм әле, нәрсә чыгар икән? Ризамы?
Әйдә бер кызык булсын дип, Рәмил ризалыгын белдерде. Матильда өске киштәдән таушалып беткән кәртләр алды. Йөзе җитдиләнеп китте аның, иреннәрен кыймылдатып, үзе генә белгән серле сүзләр кабатлады, җитез бармаклары тиз-тиз кәртләр тезде.
– Ой, күрәм, барысын да күрәм, – дип, ике кулы белән башын тотып сөйләп китте ул, – йөрәгең йомшак синең, мәрхәмәтле, ә тирә-юньдәгеләр мондый холкыңны гел үз файдаларына гына боралар, шул йомшаклыгың комачаулый сиңа. Эшеңдә тырышлыгың күренми, гаиләңдә баш була белмисең икән. Балаларыгыз юк, ә хатының белән бәйләнгән җепләр өзелеп барганга охшаган, ул әле… Юк, бәлки, мин ялгышамдыр, кәрт нәрсә ул, рәсемле кәгазь кисәге. Менә болары әйтә, бер дә борчылма сүнеп барган учак өчен, ди, синең юлыңа әле бердәнберең тап була, ди һәм… бу пикилар, трефлар… Матильда кинәт алдындагы кәртләрне ике куллап таратып җибәрде. – Ышанма берсенә дә! – диде ул, ачынып. – Мин каян белим синең киләчәгеңне? Кеше алдау бу, башка кулыма да алмыйм шуларны. Авыртмаган башка тимер тарак шул буладыр инде, каян уйлап чыгардым. – Шап та шоп кәртләрне бер почмакка очыртты ул, иң эре апельсинны алып, кабыгын арчып куйды, бер кисәген бала кулына тоттырды, калганын урталай бүлеп өстәлгә куйды. – Тузга язмаган нәрсәләр турында баш ватканчы, әйдә, вино эчик әле. Монысы ак вино, аермасын сизәрсеңме? – Күңеле кузгалган иде хатынның, өстәл янында утыра алмады, шәрабны бер-ике йотты да тагын торып китте. – Хәзер биеп күрсәтәм мин сиңа. Оп-ля, дөньяның атаклы биючесе Матильда! – дип, кулларын күккә чөйде ул. Ләкин шатлыгы ясалма икәне әллә кайдан беленеп тора иде. Рәмил сүз дәшмәде. Матильданың чаршау артында күлмәк төрелгән төргәкне кыштырдатканы ишетелде. – Гарсия, улым, кил әле монда, әниеңә ярдәм ит, – дип, улын чакырып алды ул. Ләкин анысының ярдәме шултикле генә булды шикелле. – Алай түгел… тукта, улым, әнә шул тимерне өскә тарт, их сине… – дип ризасызлык белдергәне ишетелеп торды. Бераздан Рәмилгә эндәште: – Замогын эләктереп җибәр әле, зинһар, кул җитми.
Рәмил уйламый-нитми чаршауны тартып җибәрде, каршында арты белән борылып баскан Матильда тора иде. Билдән түбәнгә кадәр төшерелгән замок хатынның коеп куйган төсле нәфис-нечкә билен, фәрештә канатларыдай калак сөякләрен, йомры иңбашларын, озын муенын ачып куйган иде. Хатын-кыз тәне исе Рәмилнең башларын әйләндерде, уйларын иләс-миләс китерде, йа Алла, аның да хатын-кыз кочканы булды, тик гомер күргәне юк иде аның мондый гүзәллекне. Карады да катты ул, сизмәстән ыңгырашып та куйды бугай.
– Йә, эләктер инде, – диде хатын, иңбашы аша елмаеп.
Шәпләнеп килеп тотынган булды Рәмил. Кулы ялгыш ялангач тәнгә кагылып китте, бетте ул шуннан, тәмам кешелектән чыкты, куллары калтырарга тотынды. Бер уңга, бер сулга чыгып, шыбыр тиргә төшеп чак очына чыкты. Хатын-кызның каптырмаларын каптырудан бер арба утын ярып бетерү күпкә җиңелрәктер дигән фикергә килде. Ә Матильда сәхнәгә тиз генә чыкмады әле. Рәмил сусынын басарга теләп, теге башланган шешәнең төбенә төшә язды, ә «артистка» һаман киенде-ясанды, бизәнде-төзәнде. Нәтиҗәсе искиткеч булды. Озын буйлы, нечкә билле, ярым ачык күкрәкләре горур кабарып торган, күз явын алырдай чибәр хатын, авыр керфекләрен сирпеп, Рәмил алдына килеп басты.
– Фламенко! – дип, бер генә сүз әйтте ул.
Менә шунда Рәмил музыка булмаганына өзгәләнде. Матильда, үзе генә күргән чиксез ераклыкка төбәлеп, күкрәк тавышы белән әкрен генә җыр башлады. Беренче мизгелләрдә бу көй һич тә бию көе булыр төсле тоелмады, ләкин Матильданың тавышы үзгәрә барды, җыр сүзләре бер-берсен этә-төртә ашыгып чәчелделәр, бераздан өермә кузгатырлык авазлар яңгырый иде инде. Аларга кушылып Матильда үзе хәрәкәткә килде, күзне чагылдырган кан-кызыл күлмәк итәкләре терелделәр, тал чыбыгыдай назлы гәүдә зыр әйләнде, бәләкәй генә аяклар күз иярмәс тизлектә тыпырдадылар. Рәмилнең сокланудан тыны буылды, нәрсә эшләргә дә белмәде, түзеп утыра алмады, аякларын кыеш-мыеш китереп, уртага чыкты. Ә Гарсия, чегән малае, әнисе тирәли кулларын шартлатып әйләнепме-әйләнә. Гаҗәп бию булды бу, һәркем үзенең хәленнән килгәнчә боргаланды. Әле дә Рәмилнең кыланганын карап утырган кеше юк иде, көлеп үләр иде, билләһи. Хәлдән тайганчы шаярдылар, котырдылар алар. Беренче булып хәле бетеп караватка Рәмил чалкан ауды, Матильда бер-ике әйләнде дә, ай-вай килеп, Рәмил өстенә капланды, бәләкәй биюче әнисе өстенә үрмәләде. Рәмил аларның икесен дә кочагына кысты, ни галәмәт, күзеннән яшьләре бәреп чыкты. Үзен үзе аңламый ул кайчак, менә әле дә шатлыктан күңеле йомшара, шатланып көләр урында… Соңыннан өчәүләп Гарсияның уенчык машинасы белән дә уйнап алдылар. Малайдан бигрәк ике сакаллы сабый идәнгә тезләнеп ду да ду килделәр. Яңадан бер тапкыр алган әйберләрне күздән үткәрделәр. Яхшы, ныклы киемнәр эләктергәннәренә шатландылар. Ә йоклар алдыннан өчәүләп урамга йөрергә чыгып киттеләр. Утлары сүнгән өйләр шом салып караеп утырган төсле тоелгач, олы юлга таба атладылар. Анда, ичмасам, туктамый машиналар чаба, утлары ялт-йолт килеп үзләренә ымсындыра. Гарсияны кулына алган Рәмилне икенче ягыннан Матильда култыклап алды. Менә шулай атлыйсы да атлыйсы иде шул утларга таба. Берәр якты шәһәргә барып чыгасы иде, зур иркен фатирга урнашасы иде, шатланып яшисе иде бергәләп озак-озак…
О проекте
О подписке