– Син кем ул кадәр? – дип сорадым,
Аны урынына куярга теләп.
– Мин синең шатлыгың, – диде ул.
Рәмилнең машинасы Чиләбе өлкәсендә ватылып калды. Бер колонна булып, алты «КамАЗ» Казахстаннан кайтып киләләр иде. Турыдан суктырабыз дип, әллә күпме адашып та йөрделәр ул көнне. Сикәлтәле авыл юллары да ярдәм иткәндер, арткы күчәр түзмәде. Рәмилне машинасы белән ташландык хәлгә җиткән бер авылга сөйрәтеп китерделәр. Колонна башлыгы, үзара киңәшкәннән соң, соңгы сүзне әйтте:
– Көн ярымнан без өйдә булабыз. Запчастьлар төяп, механикны җибәрермен. Ә син сүтә тор, каравыллап ят. Соңыннан хакын килешербез. Менә хәзер акча ягы такыррак. Кем уйлаган аны…
Соңгыларын җыештырып, өч йөз сумлап акча таптылар. Авыл читендәге җиргә сеңә башлаган бәләкәй генә өйнең капка төбенә бергәләшеп бардылар. Ишек каккан тавышка булса кирәк, эчтә бала елаган тавыш ишетелеп калды, нәрсәдер даңгыр-доңгыр идәнгә тәгәрәде. Кеше уятырлык чак түгел иде шул әле, шырпы яктысында сәгать алтыны күрсәтте. Ишекне куркынган йөзле, зур кара күзле, яшьрәк кенә хатын ачты. Барысы өелешеп торып калдылар, бригадир белән Рәмил өйгә үттеләр. Мич артында, янган лампочкадан төшкән сүрән генә яктылыкта аягүрә таптанып, әлеге хатын белән килешү төзеделәр. Ул шофёрга ашарга әзерли, кунарга урын бирә, шуның бәрабәренә көн башына ике йөз сум акча алачак. Тик көтәргә, көтәргә риза булса гына. Авыл җирендә ике йөз сум әз акча түгел, әгәр риза булмаса, хәзер борылып чыгып китәләр дә икенче капканы кагалар. Анда аларны кочак җәеп каршы алачаклар.
– Мин риза, риза, – дип ризалашырга ашыкты хатын.
– Килештек, алай булгач, – дип күңеллеләнеп нокта куйды бригадир. Ул үзенең кешеләр белән сөйләшә белүеннән бик канәгать иде.
– Ә син, Рамилька, бер капчык югары сорт онны кояш чыккач та алып кер моңа. Үзең ак күмәч ашап кына ятарсың. Ә хакын көн исәбенә чутларбыз.
Хатын чәй турында сүз кузгаткан иде, чыгарга ашыктылар. Бердән, юл йөреп үз тамакларын үзләре кайгыртырга тәмам өйрәнгәннәр, икенчедән, җиде төн уртасында кеше бимазаларга теләмәделәр. Чыгып баскач, юл аягына дип, берәр тәмәке кабызып тарттылар да хушлаштылар.
– Күңелеңне төшермә, сеңелкәш яшь күренә, ир-ат исе сизелмәде, үзең кара калганын, – дип шаяртты бригадир.
Якын дусты, бер өйдә яшәгән Руслан:
– Әһә, кайтуга җиңгәдән сөенче алам, җилләнеп килеп җитмәсме, – дип, теленә салынды.
Шулай шаулашып-гөрләшеп, уен-көлке сөйләп машиналарына таралдылар. Фаралар кабынды, двигательләр гөрли башлады. Авыр кузгалып, зур фургонлы машиналар караңгылыкка кереп югала тордылар. Бераздан тавышлары да ишетелми башлады. Җиде ят урында ялгыз калган Рәмилгә ямансу булып китте. Шомланып та куйды, кем йөрмәс, товар үтемле. Кырык төрле уйларга чорналып, авыз эчен ачыттыра-ачыттыра, тагын тәмәкесен тартты. Мәңге шулай басып тормассың бит. Авыр сулап ишеккә атлады. Кергәч тавышланмаска тырышып, авырайган итекләрен көчәнә-көчәнә салып, фуфайкасын элде дә хатын күрсәтеп куйган урын өстенә йомарланды. Аруы җиткән булган, күрәсең, онытылып та китте. Бераздан ул гырылдап йоклый иде инде.
Иртән Рәмил хуҗабикәнең кыштыр-кыштыр йөргәненә уянып китте. Иртә иде әле, тәрәзәләр кояш нурларыннан алланган чак. Рәмил күзләрен ачмый ята бирде, аңа ашыгасы түгел, барыр җиренә барып җиткән. Тәнендә бертөрле авырлык сизелде, әллә арыганы бетмәгән, әллә салкын суктырган. Керде, чыкты хуҗабикә, савыт-саба шалтыратты, мичкә якты, чыртлап утын янганы ишетелде. Бераздан өйгә тәмле булып пешкән бәрәңге исе таралды. Уянганын белгертергә тамак кыргалап, Рәмил торып утырды, барыбер йоклап булмас. Ябынып яткан юрганын төргәндәй итте, мендәрне каккалады-суккалады, өй эчен күздән кичерде. Ике-өч җирдән чаршаулар тарттырып бүлгәләнгән өй тавык кетәгеннән чак кына зуррак иде. Идән-түшәм буялмаган, төеп эшләнгән борынгы мич уртага килеп баскан, күз күргән ягында ул йоклаган карават та тәрәзә буенда өстәл бар иде. Башка җиһаз-фәлән күренмәде, стенага эленеп куелган зур көзгене исәпкә алмаганда. Юл йөреп күпне күргән ир гаҗәпләнмәде, йокларга урын бар, өй җылы, тагын ни кирәк? Шул чакта мич буеннан теге хатын башын тыгып карады, мөлаем елмаеп куйды, әйтерсең кадерле кунагы уянган.
– Бик вакытлы уяндыгыз, бәрәңге пешеп чыкты. Хәзер чәй кайный. Менә бу якта юынып алыгыз да.
– Ярый, нәрсә мәшәкатьләнергә, кирәкми иде, – дигән сыманрак сүзләрдән авыз эчендә ботка пешерде. Уңайсызрак иде ят хатын-кыз белән аралашу. Тизрәк тышка атлады, чыга-чыгуга, авызына тәмәкесен алып капты. Коймага терәлеп дигәндәй тукталган машинасы янына чыкты, кабина ишегенең, фургонның бикләрен тикшерде. Зур көпчәкләргә ышыкланып, кече йомышын үтәп куйды. Ахырда кабинасына кереп утырды да, рульгә ике куллап таянып, комсызланып төтен суырды.
Каршында бер урамлы, илле-алтмыш өйле авыл җәелеп ята иде. Яңа күтәрелгән өйләр юк, төзелеш барганы сизелми иде. Киресенчә, ике өйнең берсендә дигәндәй, йә тәрәзәсе юк, йә коймасы авып төшкән. Яшәмиләр дигән сүз инде анысы. Урыслар шулай шул, җиңел холыклы, яшәү авырая башласа, күчмә кошлар төсле китәләр яңа урыннар эзләп. Ә татар, гадәттә, җаны чыкканчы тырмаша туган-үскән урынында, ата-бабайлар нигезе, ди, тагын әллә нәрсәләр… Өч-дүрт көнне ничек үткәрергә монда, хәзердән үк талпына йөрәк туган якларга…
Кабинадан чыкканда, юл капчыгын эләктерде, өстәлгә буш кул белән барып утырмас, иш янына куш булыр. Аш бүлмәсе ягына чыгып баскан иде, хуҗабикә җәһәт кенә мич астыннан ләгән тартып чыгарды, иңбашына тастымал салып, бер кулына сабын, икенчесенә чүмеч белән су алып юындырырга алынды. Су җылы иде, хатын бик тә җитез кыланды. Ир бик тә риза булып, битен кызартканчы ышкып, күрсәтелгән түр урынга, өстәл артына килеп утырды. Төп сый-нигъмәт ярып пешерелгән ярмалы бәрәңге иде, май-фәлән күренмәде. Рәмил ягына этелгән тәлинкәдә ике телем икмәк, сөтсез чәй, ул да үлән чәе. Рәмил капчыгын чишеп ике консервы, бер кап печенье, йөз грамм тирәсе сало алып куйды. Күчтәнәчләрне күргәч, хуҗабикәнең йөзе балкып китте.
– Җитешегез әле, кайнар чагында тәмле була бәрәңге, – дип, ирнең алдына тегесен-монысын эткәләде, пычак алып, салоны юка телемнәргә кискәләп куйды. – Юграк чакка туры килдегез, гаеп итмәссез инде, кем дип әйтим, исемегезне белмим.
– Рәмил, – диде Рәмил, бәрәңгене авызына озатып. – Рома дисәгез дә була, иптәшләр шулай дип йөртәләр.
Көтмәгән җирдән хатын челтерәтеп көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп, башын артка ташлап, ак, тигез тешләрен елтыратып көлде ул. Беренче кат Рәмил аңа ихластан төбәлеп карады. Аның Мәймүнәсеннән кайтышрак булыр, яңаклары да суырылган, ә менә күзләре матур икән, төпсез упкыннар диярсең, тартып алырга да күп сорамаслар.
– Юк, мин сезгә Рома дип әйтмәм, – диде хатын, күзләреннән очкыннар чәчеп. Үзенә генә билгеле булган нидер кәефен күтәргән иде аның. – Рәмил бик матур исем. Ник бозарга? Ә мин Матильда. – Хатын кечкенә кулын Рәмилгә сузды. Нечкә бармакларны кытыршы учына алгач, ниндидер кош баласын тоткандай тоелды, леп-леп итеп йөрәге типкәне сизелә әнә…
Шулчак чаршау артында төшләнеп, ахрысы, бала уянып китте. Уянды да авыз күтәреп еларга да тотынды. Матильда, ялт кына торып, чаршау артында югалды. Тавышына караганда өч-дүрт яшьлек, ахрысы, малайга охшаган. Аңа күгәрчендәй гөрләп нидер сөйләде, өзеп-өзеп тын алган бала да үпкә тулы сүзләр әйтте бугай. Ләкин алар сөйләшкәннән бернәрсә дә аңламады Рәмил. Нинди телдә бытылдыйлар соң үзара? Бер мизгелгә генә хатын янә пәйда булды, гаепле елмаеп печенье алды да тагын югалды. Рәмил консервыларның берсен ачып кына куйган иде, җиңел сулап Матильда килеп чыкты, сыгылмалы гәүдәсе белән урындыкны килешле генә урап үтеп, үз урынына килеп утырды. Рәмилнең йөзенә чыккан гаҗәпләнүне сизеп алган, күрәсең, сораганны көтеп тормады.
– Ят тоеламы? Без романилар, сезнеңчә әйткәндә, чегәннәр. Молдавиядән, – дип аңлатып бирде дә, кашларын җыера төшеп, ашыкмый гына бәрәңге ашарга тотынды.
Аның сүзләреннән соң гына уйлары яктырып киткәндәй булды Рәмилнең. Менә ни өчен башта сәеррәк күренде бу хатын, йөзе дә каратут, күзләре дә кап-кара, кашлары-чәчләре дә карга канатыдай. Әйткән сүзләренә кадәр эчтән, күкрәк түреннән чыгалар, моңга уралып. Күрәселәре бар икән, менә инде чегән хатын белән кара-каршы утыра, әкәмәт. Кара әле, рома дигәне теге… Кинәт аңлап алды ул.
– Ром, рома булгач сезнеңчә ни… ир кеше буламы инде? – диде ул, үзенең башы шәп эшләгәнгә шатланып.
– Әйе, – диде хатын, серле елмаеп.
– Романи – чегәннәр, шулаймы?
– Шулай.
– Ә менә син кем?
– Хитана, минем нәселем испан чегәннәренә барып тоташа, шуңа күрә…
– Ә синең ромың кайда? – дип төпченә башлады Рәмил, үзе дә сизмәстән.
Матильда ирен чите белән генә елмаеп куйды:
– Ашагыз әле, суына бит, быел бәрәңге тәмле.
Шулай инде, ни эше бар аның, килеп керүгә сорау ала башлады. Анысы Рәмилнең үзенә дә ошап җитмәде. Шулай да әйтеп куюны кирәк тапты:
– Матильда, сез дә без дип безелдәп утырмыйк әле. Мин андыйга өйрәнмәгән. Телне әйләндереп әйтүләре авыр…
– Ярый, – дип, берсүзсез ризалашты Матильда. Өстәл артында башка сүз ялганмады.
Тик ятарга исәбе юк иде Рәмилнең. Вакыт та тизрәк үтәр, машинаны барыбер ремонтлыйсы, әллә үз көче белән дә очына чыгар. Эш башлаганчы, фургонны ачып, бер капчык он сөйрәп төшерде. Җирдән алып җилкәгә салу җайсызрак булды, өс-башы да онга буялып бетте. Аның кызара-бүртә он күтәреп кергәнен күргәч, Матильда чәбәкәй чапты.
– Нигә миңа әйтмәдең, үзем алып кергән булыр идем, – дип, һушны китәрде.
Менә инде килешмәгәнне, аннан капчык күтәртеп йөртәме соң? Танавына кадәр онга буялган Рәмил тирәсендә зыр әйләнеп йөреп өстен каккалады, алъяпкыч очы белән сак кына кагылып, бит алмаларын сөрткәләде.
– Харап иткәнсең киемнәреңне. Миңа әйтсәң ни була, һичьюгында, икәүләп алып керер идек, – дип шелтәләгәндәй итте.
– Нәрсә булсын, эш киемнәре алар, – дип, кул гына селтәде Рәмил.
– Болай гына һич бетерерлек түгел, чалбарыңа да балчык чәчрәгән икән, – дип өзмәде дә куймады Матильда. – Салып куй, тәртипкә китерермен. Алмаш киемнәрең бармы? Булмаса…
– Бар, бар, алыштыра идем тегеләй дә. Машина астына керергә кирәк, – дип, Рәмил чыгып китү ягын карады.
Хатын-кызның үзенә карата артык игътибарлы булуына күнекмәгән иде ул. Һәр шофёрның майга каткан бер кат күлмәк-ыштаны үзе белән йөри. Төрлесе очрый юлда: ватылган чак була, пычракка кереп чумасың… Урындык артына элгән әнә шул киемнәрен алып киде дә Рәмил онга буялганнарын чоланга кертеп куйды. Күрер хуҗабикә, күрмәсә дә үпкә юк, каккалап-суккалап кияргә булыр әле. Машинасы ярый калкурак урында туктап калган икән, күптән түгел яуган яңгырлардан сурыгырга өлгергән, ә уйсулыкларда күлдәвекләр җыелып ята. Көзге яңгыр шул инде, әз генә сибәләсә дә, аяк асты ерып чыккысызга әйләнә. Тегеннән-моннан такта кисәкләре җыештырып алды Рәмил, шуларны ике көпчәк арасына түшәп, өстенә катлап брезент җәйде, ачкычларын чыгарып тезде дә муеннан эшкә чумды. Башта двигательдән килгән валны ычкындырды, арткы күчәрнең маен агызып алды, тезелеп киткән гайкаларны сүтәргә кереште. Чалкан ятып эшләү җайсыз иде. Астан да билгә салкын бәргәне сизелә, такта кырыйлары арканы кисеп керде. Һич әмәл калмаганда, чыгып-чыгып тәмәкесен төтәтте. Анысы да бетеп килә икән. Вәт бәхетсез баш, ят инде хәзер мазутка чумып, иптәшләре туган тарафларга якынлашып киләләрдер. Ишекне иңенә ачып кайтып керәләр, алардан кадерле кеше юк, мунча чабыналар, пилмәнен-пәрәмәчен уралар, йомшак хәләл җефетләрен кочакка алалар. Ә син монда чилән, артына ут төртергә дөньясының… Аның күңелсез уйларын хуҗабикә бүлде:
– Әйдә, Рәмил, тамак ялгап ал. Бераз соңга калдым, ачыгуың җиткәндер. Кара инде моны, бер акка буялып керә, икенче караганда – кап-кара. Ничегрәк килешер икән дисеңме? Миңа калса, ак төс бара шикелле үзеңә. Бу майны ничек агартмак кирәк? Белгән кебек, җылы суны күп итеп өй алдына алып чыккан идем. Әллә тышта суык булырмы?
Һич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә булса, тагын чучка булдыңмы, дип, яшелле-зәңгәрле тавышы белән бер акырыр иде дә ишекне шап ябып чыгып китәр иде. Хәер, моңа нәрсә, ире түгел, майга буялган кешене дә тәүге күрүедер әле, кызык кына тоеладыр. Ире ике атна саен өсте-башы манып алгандай булып кайта башласа, тиз үзгәрер иде каршылаулары. Ләкин менә әлеге мизгелдә күңеле тыныч иде Рәмилнең, хәленнән килгәнне эшли, кемдер баш өстендә ажгырып тормый. Хөрмәтләп чакыралар, йомшак сөйләшәләр. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керде. Тамак ачуы да хак икән. Матильда мич эченәрәк куелган табаны алып өстәл өстенә утыртты, капкачын ачып җибәрде. Чаж-чож килеп торган май эчендә бәрәңге пәрәмәчләре икән. Бәрәңге генә димә әле син аны: бәрәңгесе борчак зурлык кына иттереп ваклап туралган, суган белән аралаштырылган, һәр кисәге майда йөзә, камыры кетердәп тора, телеңне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы, Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Маңгаена тир бәреп чыккач кына иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсең лә үз өендә, тартына да белми, хуҗадан болайрак кылана. Уңайсызланганын сиздермәс өчен, тамак кыргалаган булды, алдына ясап куелган чәйне йотты. Чәй аңа таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нигә икәүләп кенә кара-каршы утыралар соң әле алар?»
– Ә малай кайда? – дип кызыксынды Рәмил.
– Ул уйный, – диде хатын тыныч кына.
– Башта аны ашатырга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, – дип, ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, малай әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр.
– Мин аның тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсең. Безнең халык та балалар дип үлә. Ә улымның исеме Гарсия. Бабаемның исеме.
Үлән чәен чөмерә-чөмерә, тагын ике-өч пәрәмәчнең башына җитте әле Рәмил. Шактый хозурлангач, хуҗабикәгә игътибар итте. Өстенә купшы күлмәк киеп куйган, сөрмә тарткан шикелле, чәчләре озын икән. Теге бригадир әйтмешли, ничава, ул Рәмил урынында булса, әллә нәрсәләр кыланып беткән булыр иде, әле кочакларга да өлгерер иде. Ә менә ул якка Рәмил җөмәй, хет нәрсә эшлә, ни төчеләнеп сөйләшә белми, берәр иптәше урынына күрә. Хатын-кыз андыйны өнәми, ул үзе белән сокланганны ярата, уйлап чыгарып мактаганны. Берәр стакан салса, әллә исерек катыш батыраеп та китәр иде. Үзе авызга кереп бара бит, яшь тә, чибәр дә, бар җире төгәл, ымсындырып тора. Әле алда икәүләп төннәр үткәрәсе бар бит, малайны исәпкә алмаганда. Бала кеше йоклый инде онытылып. Менә Рәмилгә йоклап ятмаска кирәк.
– Ә кайдан килеп чыктыгыз бу урыс арасына? Нинди җилләр ташлады? Акылы бар кеше, – Рәмил тегесен-монысын уйлап тормый бүрәнәләре череп беткән өй эченә ишарәләде, – мондый җирдә үз теләге белән яшәп ятмас.
Матильда авыр сулады, йөзе караңгыланып китте.
– Әйе, дөрес әйтәсең, уйламаган җирдән белмәгән-күрмәгән якларда яшәп ятам. Әйтсәм әйтим инде, ирем калдырып китте мине. Без Чиләбедән чегәннәр төркеменә кушылырга килгән идек, кабул итмәделәр. Иремнең кем икәнлеге хакында хәбәр үзебездән алда килеп ишетелгән иде. Мине калырга өндәделәр, ләкин чегәннәр арасында ирдән аерылу юк, нинди булса да, безне Ходай чәчләребезне чәчкә бәйләгән. Ни булса да, мин түзәргә әзер идем. Без җылы якларга китәргә карар кылдык, ничек тә чикне үтеп, минем ата-бабалар нигезенә җитә алырбыз дип уйладык. Бәхетсезлеккә каршы, юлда мин чирләп киттем, шушы район үзәгендә идек, больницага керү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Мин көннәр буе кәрт ачып бераз акча табам, барыбызны туйдырам. Ә ирем шул тиеннән җыелганны алып уйнарга китә. Шул авырып китүем харап итте. Менә бу өйнең хуҗасы, яхшы күңелле карчык, Шура әби, автовокзалдан алып кайтты безне. Беренче көннәрдә үз-үземне белми ятканмын. Ирең дә ияреп килгән иде, ди, ике көн торган да әйберләрне алып югалган. Әйбер нәрсә, табылыр, баш сау булсын. Шулай да озак чирләдем мин. Нинди чир булгандыр, җеп өзәрлек хәлем юк, күңелдә шундый бушлык, иремнең ташлап киткәне өчен генә түгел, ә бөтен дөньясы ялыктырган, күзләрне ачып карыйсы да килми якты дөньяга. Елыйм да елыйм, тыела алмыйча, ал мине, дип, Ходайга ялварам. Шулкадәр тормышка нәфрәт булыр икән кешедә, хәзер үзем дә аптырыйм. Рәхмәт инде Александра Васильевнага, ялгыз калдырмады, әллә нинди үләннәр эчерде, кулларында да ниндидер көч-кодрәт бар, ахрысы, аның, гел дога укыды. Әкренләп тернәкләнеп киттем менә. Ул көннәрдә талчыбыктай гына калган идем, кигән юбкам билемдә зыр әйләнеп тора, хәл юк, күз аллары караңгылана, баш әйләнә. Хатын-кыз эт җанлы була диләр, дөрестер, ахрысы, ай эчендә шап-шактый1 булдым, тик китәр җир юк. Кире Чиләбегә барасы килмәде. Кире кабул итәрләр иде анысы, ләкин бер барып эләксәң, ычкыну юк, гомерең шунда үтәчәк. Үзем дә Гарсия турында уйладым. Наркотиклар белән булашалар андагылар. Гарсия читтә калмас иде, азагы нәрсә белән бетәсе ачык – төрмә көтә. Шулай бәргәләнгәндә, очраклы рәвештә үтеп барган чегәннәр төркемен очраттым. Яшермим, менә сиңа сөйләгән кебек, бар серләремне ачтым. Безнең халык бит аралашып яши, кайчан да булса бер очраша алар, минекеләрне күрерләр, хәбәр итәрләр. Без дала балалары, иректә үтә гомеребез, бездә хат язу юк, язсаң да барып җитмәячәк. Менә хәзер көтәм. Ишетү белән кем дә булса ярдәмгә киләчәк безгә, ләкин вакыты билгесез. Икенче ягы да бар, Шура әбинең гозерен үтим, балаларымны бер күреп, ил гизеп кайтыйм әле, өйгә күз-колак булып тор, дип үтенде. Ничек каршы килим, ул бит мине үлемнән коткарган кеше. Менә бәрәңгесен казып алдык бергәләп, кәбестә, кыярын тозладык та, ул юлга чыкты. Авыррак, әлбәттә, бәрәңгегә күбрәк көч төшә, ә безнең икебезгә күп кирәкми. Мин оста тегүче, кайчак авыл хатыннарына нәрсә дә булса тегеп бирәм, әзме-күпме хакын бирәләр, кәрт тә ачам әле, анысына киләләр. Менә соңгы көннәрдә өзеклек булып китте. Ходай биреп тора ул, әнә онлы булдык, берничә көннән иптәшләрегез килеп җитәрләр, тагын акча бирерләр. Юк, зарланырлык түгел, зарланып яшәү – олы гөнаһ. Терелә башлагач, мин үз-үземә сүз бирдем: Матильда, дидем, син иң бәхетле хатын дөньяда, улың бар, үзең шап-шактый, әнә кояш көлә синең өчен, җил исә, һәр мизгеленә шатлан яшәүнең, дидем, син күрмисең генә, шатлыктан тора бу тормыш, бер дә булмаса уйлап чыгар шатлыкны, дидем. Менә хәзер инде син безнең турыда барысын да беләсең.
– Шуңа үлән чәе икән, шикәр-кәнфит тә күренми, – дип, азагына кадәр ачыклап куярга кирәк тапты Рәмил. Кинәт үтереп тәмәке тартасы килеп китте аның. Кесәсенә шап-шоп суккалап алды. Шулай ул, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәгәч. Тамак, өс киеме, урын-җир турында мисал өчен дә башына да кереп чыкканы юк Рәмилнең. Военкомат чакыртуы буенча шофёрлар курсында укып йөргәндә, ашау ягы такы-токырак була торган иде. Ул чакта атна саен өенә кайтып йөрде. Өйдә кайнар аш, тәмле сүз, үчти-үчти итеп кенә торалар. Алып килгән акчаны, үзара җыелышып сыра, сигарет, тәм-том алып, көнендә бетерәләр дә йөриләр аннан каткан ипи кимереп. Кызык кына иде әле ул чакта. Армиядән кайткач, бер кат өсте бөтәйгәнче, кызлар арасында кызарып йөрде. Анысы да мин-минлек. Ә бу икенче очрак, тамырлары башка…
– Шикәр дә юк, чәй дә, майның да соңгысын тоттым, аның каравы бәрәңге бар, токмач кисәргә була, – дип тезеп китте Матильда.
Аның тавышында тамчы да көенү сизелмәде. Яшибез әле, барысы да әйбәт дигән төслерәк тота иде ул үзен. Рәмил, мәсәлән, төптән уйлап, һәр адымын үлчәп атлый торган кешеләрдән. Хатынның елмаеп-көлеп утырганын килештереп бетермәде. Хәлкәйләре кан-яшь түгеп еларлык, ә ул… Тәк, дигән үрдәк, һәр очраган кешегә кесәңне әйләндереп салып булмас анысы, ну, үзеңә кирәк бит, шикәр-чәйсез яшәп булмас, тәмәкесе дә бетте әнә. Бу караңгы почмакта магазины да юктыр әле аның.
– Тәмәкенең соңгысын тарттым, кайдан табып булыр икән? – дип белеште ул.
На этой странице вы можете прочитать онлайн книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен», автора Карима Кары. Данная книга имеет возрастное ограничение 16+, относится к жанру «Современная русская литература». Произведение затрагивает такие темы, как «проза жизни», «повести». Книга «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» была написана в 2014 и издана в 2022 году. Приятного чтения!
О проекте
О подписке