Малай елап уянып киткәч, күптән сызланып яткан Рәмил торырга булды. Һәрнәрсә тигезлеккә омтыла бу дөньяда: яхшы начар белән, шатлык – хәсрәт, тән җиңеллеге сызланулар белән алышынып кына тора. Бу хәл бигрәк тә хәмер эчкәннең икенче көнендә нык сизелә. Ярамый Рәмилгә авызын иреккә кую, мең тапкыр сынаганы, антлар иткәне бар бит инде, һаман нәфесе җиңә. Иртә таңнан тәмам кешелектән чыгып уянды ул, тамагы кибеп, теле аңкауга ябышкан, башы шаулый, җеп өзәрлек хәле юк, йә, нәрсәсенә кызыгып чөмерде инде шул сыер сидеген? Өмет белән өстәлгә күз төшереп алды, кай арада җыештырып куйган Матильда, шар тәгәрәтерлек чип-чиста иде анысы да. Хәлләрен сиздермәскә тырышып, аякларын шудырып басып кына, алай да су савыты янына барып җитә алды. Йотлыгып-чәчәп бер чүмечне эчеп куйды. Ә чаршау артында улы белән әнисе күгәрченнәрдәй гөрләшепме-гөрләшәләр. Ярый әле мондый ярым үлек хәлдә өендә түгел, харап буласы иде. Мәймүнәсеннән мәрхәмәт көтәсе түгел. Ава-түнә саф һавага чыга алды. Аяк астын туңдырган икән, кырпак кар каплаган җир өстен, өрсәң, тыннар беленеп тора. Унбиш-егерме көн үтәрме-юкмы, кар төшәр, аннан кыш инде. Тагын бер ел юк дип исәплә. Урамда аяк тавышлары яңгырап тора, Рәмил бәс сарган үләннәргә таба борылды, ашыгып-ашыгып түбәнгә, чишмә ягына төшеп китте. Тешне камаштырырлык суны авыз итте, бит-кулларын юды, хәл кереп киткән төсле тоелды. Бар тәне ватылып торса да, эчендәге көлке ярчыгы төрткәләп, уйларын кичәгеләргә кайтарырга булаша иде. «Йә, шуннан, – диде эчтәге рәзил шайтан, – зөфаф киче ничегрәк узды, кайнар булгандыр яшь хатынның кочагы, хе-хе», – дип, кабырганы кытыклый иде. Шул уйлардан арынырга теләп, җан ачуы белән: «Тфү! – дип төкереп куйды Рәмил, – бәйләнде бит, чистый сагыз булды». Үзеңнән яшерсәң-яшермәсәң дә, бүген Матильданың күзенә күренергә ояла ул, юләр димә инде, ниләр кыланып бетмәде, бөтенләй йөгәнсезләнде. Үзенең хәләл хатыны янында андый кәмитне гомер күрсәткәне юк иде, хәер, Мәймүнәсе ирек биреп торамы соң? Ярый, булганы булган, башын тилегә салыр да акланыр, миндә баш чире бар, һич эчәргә ярамый, балалар акылы керә, дияр. Менә икенче яктан һич гафу итәрлек түгел инде. Нидер өметләндереп, хатынны алдаган төсле килеп чыкты. Эчемлекләр алган булды, аулакта утырды, һич булмаса бер кочаклыйсы булган, яңакка ялтыратса ялтыратыр иде. Ә ул йомшарды да төште, бөтенләй онытып җибәрде башта корган планнарын. Ояты ни тора, үзен яшь баладай хис итте бит, күз яшьләрен түгеп елады, үпкәләп кыланды, аны башыннан сыйпап, әкият сөйләп, чак тынычландырып йоклаттылар. Гарьлеге ни тора! Менә хәзер керсәң, Матильда уенлы-чынлы сорап куяр кичә сөйләгәннәр турында. Әллә өйгә кереп тормыйча машинаны караштырсынмы? Юк, өс-башны барыбер алыштырырга туры килер. Койрыгын бот арасына кыстырган эттәй, үзен гаепле сизеп, Рәмил моңсу гына өйгә үтте. Каршысына бәләкәй тәпиләре белән тып-тып басып Гарсия йөгереп килде. Күтәреп алганда суык куллардан кытыгы килеп шырык-шырык көлде. Ә Матильданың йөзендә ник бер тамчы ризасызлык күренсен.
– Кайда югалдың, Рәмил? Ә без сине көтәбез, көтәбез… – дип шелтәләп алды, үз итеп, тагын шаккатырды әле Рәмилне. Ялт иттереп өстәлгә теге вино шешәсен китереп утыртты.
– Төзәл, – диде, ягымлы елмаеп, – хәлең авыр күренә.
Ике әйттереп тормады Рәмил, ясалган чәйне кире бушатты да шул чынаякны тутырып кабул итте. Агуы да, даруы да шул инде. Күп тә үтмәде, күзләренә нур керде Рәмилнең, маңгайлары тирләп чыкты. Чәйдән баш тартты ул, икенче якка чыгып, мендәргә башын терәп торды. Матильда бу якка чыгып утырды, нәрсәдер тегәргә тотынды, малай, Рәмилнең аяклары арасына кереп утырып, ду-ду килеп, үз уенында онытылды. Шул чакта Рәмилгә кеше ышанмастай уйлар килде. Ул үзенең иң якын кешеләре арасында икән бит. Кеме бар аның? Кем тагын аны үз итә? Менә шушы хатыннан башка кем аны хөрмәт итә, кешегә саный, аңа ярарга тырыша, аны кадерли? Күптән аерылган туганнарыннан якынлык өмет итәсе түгел, һәрберсенең үз дөньясы, үз кайгысы. Очраша калсалар, исәнме-саумыдан узмый. Авыр хәлдә кал йә чирләп кит, хатыны борылып та карамаячак. Менә инде, яшә-яшә дә барып сыеныр, кайгыңны уртаклашыр кешең дә булмасын, имеш. Ерткычлар да әнә төркем-төркем булып яши. Ә Матильда тыңлаучы кеше барлыгына шатланып үзенекен сөйли:
– Минем әбием бар иде элек яшәгән җиребездә. Карт иде инде ул, әллә йөз яшьләр булгандыр үзенә, йә күбрәктер дә. Менә аны кәрт ача дип әйтсәң дә була. Бер генә карый, барысын да дөп-дөрес әйтеп бирә: үткәнен дә, киләчәген дә. Бездә кызларны бәләкәй чактан ук өйрәтәләр төрле ырымнарга, кәрт ачарга, бераз алдашырга да. Мин дә беләм, телисеңме, сиңа да ачам. Ярар, соңыннан, әби турында сөйли идем бит әле. Менә ул миңа да кәрт ачты. Энәсеннән җебенә кадәр тезеп китте, әйтерсең укып бара минем тормыш юлын, ничек, кемгә кияүгә чыгуымны, улым туачагын – барысын-барысын әйтте. Ул әби, дөресен әйтсә дә, мәрхәмәтсез әби иде. Менә мин үзем, бүтән чегән хатыннары да шулай, кәрт ачканда барысын да әйтеп бетермибез. Әйтик, кешегә карга тугызлы туз белән тәңгәл төште ди, нигә мин кешегә начар язмыш юрыйм, мин шомартам, шуннан, фәләннән сак булырга кирәк, дим. Мин дөресен әйтсәм, ул үзгәртә аламы берәр нәрсә? Алдан утка салудан кемгә файда? Ә миңа әби барысын яшерми әйтеп бирде, хихылдап көлә-көлә, бармакларын селеккәләп… Сине ирең ташлап китә, диде, каркылдаганы кабул булды карганың. Анысы кайгы түгел, мин түзеп кенә яшәдем аңа, ә менә улым…
Матильда кисәк тукталып куллары белән битен каплады. Урыныннан ничек торганын сизми дә калды Рәмил, мәгәр нәрсә эшләргә дә белмәде, бер урында тапталды.
– Нәрсә булды, Матильда, кара әле, син нитмә… – дип, кытыршы учы белән ефәк чәчләргә кагылырга җөрьәт итте. – Матильда, тынычлан әле, сөйләмә, кирәкми.
Матильда мышык-мышык танавын тарткалап, кызарган күзләрен тынып калган улына юнәлтте, шаярып кул болгады.
– Эй, Гарсия, нигә уйнамыйсың, улым, ду-ду! Әйдә, китәбез. Безне дә утырт, – дип, үзе дә уенга катнашты.
Сөйләшү шунда өзелде. Иң кирәкмәгән эш – ир кешегә өй каравыллап яту, ә Рәмил чыгуны тартты-сузды, һич тә машина астына керәсе килми иде аның. Сукмакны икенче якка борырга дигән катгый карар туды аның башында. Дәшми-нитми чыкты да, кая дисезме, теге бизнесменга юл тотты ул, уйлаганнары гаять тә тәвәккәл, кискен иде аның, көтмәгән иде андый борылышны. Моңа сәбәпче Матильданың күз яшьләре булды дисәк, дөреслеккә туры килеп җитмәс. Кичәдән үк бөреләнә башлады анда моңа кадәр таныш булмаган ят, яңа тойгылар. Матильдага карата самими, беркатлы мөнәсәбәтләрне башта рәхмәт хисе уятты. Тора-бара Рәмил соклана башлады бу фәрештәләр затына, үзе дә сизмәстән тәмам гашыйк булды. Барысы бер көн, бер төн эчендә. Гашыйк икәнен ул әле үз-үзеннән дә яшерә, әлбәттә, ир кеше матур хатын-кызга ярарга тырыша инде ул дип акланган була. Сүзләрдәмени хикмәт, Рәмил бөтенләй үзен үзе танымый: гел Матильданы күрәсе килеп кенә тора, магнитка тартылган тимер кисәгедәй тартыла ул аңа, кыяфәте күз алдыннан китми: йә елмая үз итеп, йә кашларын җыера, йә йотлыгып карый, башлар әйләнеп китә карашларыннан. Унсигез яшь түгел бит инде аңа, акылга утырырга күптән вакыт, ә ул Матильданың ирен читендәге килешле миңен уйлап хыяллана, мәхәббәтле затның күз яшьләре йөрәген парә-парә телгәли. Кем аны яклар язмыш бураннарыннан, гаделсезлекләрдән, кем ярдәм кулы сузар? Рәмил, әлбәттә, бу гүзәллек турында хыялланырга да курка, ләкин икенче яктан караганда, ниндидер яхшылык эшләргә тиештер ләбаса ул яратканы өчен. Әйе, яратканы өчен, нишләп качышлы уйнарга, акылын югалтты ул бу хатынны күреп, хәзер йөрәге урынында түгел: күкрәк читлеген җимерердәй булып сулкылдап тибә. Матильда утка сикер дисә, бу шашкан йөрәк ике дә уйлап тормаячак. Ирне аңларга да була: гомер эчендә беренче тапкыр шулай дөрләп яна бу йөрәк, ә күпләр моның нәрсә икәнен белми яшәп үлеп тә китәләр. Рәмил дә шулар исемлегендә түгел идеме соң? Кичә харап килештереп суган сулары агызды лабаса, имеш, бәхетсез икән ул, акчасы да, машинасы да юк, лоторейга да акча отмаган. Хәзер ул тезләнеп Ходайга шөкерләр кылырга риза, акчага сатып алып буламы соң мондый рәхәтне-ләззәтне, бер караш, бер сүз күкләргә күтәрә, дөньяны оныттыра. Мондый мәхәббәт киноларда, китапларда гына очрый дип фаразлый иде. Матильда вата-сындыра ничек килештереп әйтә «мин сине яратам» дигән сүзләрне. Мәгънәсен аңласа нишләр иде икән? Юк, җитәр сиңа, Рәмил, чама бел, хыялый бәхет дулкыннарында тирбәлеп юкка өметләнмә. Матильдага синең утка керүеңнең кирәге шулкадәр генә, хуҗалыкта син берәр файдалы эш эшлә, чын-чынлап ярдәм ит. Әллә башка күрә аласың аны, әллә юк, мөгаен, юктыр, сагынып искә алырга гына калыр. Ул да сине матур итеп исенә төшерсен дисәң, берәр егетлек күрсәт. Гомерендә бер тапкыр ир-егет үзенең кемлеген исбат итәргә тиештер бит инде. Синең нәрсә хәлеңнән килә?
Зәңгәр йортка килеп төртелгәч кенә, күктән җиргә төште ул. Җирнең, материаль дөньяның үз кануннары, күз күргәнгә, кул тотканга ышана адәм монда. Рәмил тәвәккәлләп кибетнең ишеген тартты, ышанычлы адымнар белән эчкә үтте. Бизнесмен Юра урынында иде.
– Оһ-һо-һо, нинди кеше килә безгә, әйдә рәхим ит, – дип, тагын да теленә салынып каршы алды ул, – бераз үзгәргәнсең кебекме, суырылып киткәнсең дип әйтимме? Әллә йокысызлыктан интектеңме? Була андый хәл яңа урында, бигрәк тә яныңда шундый чибәркәй булса, хе-хе-хе, – дип җорланды һаман. Көлүе көлү түгел үзенең, авызлары ерылды, мәгәр күзләрендә зәһәр очкыннар уйнады. Аның хихылдавы авырткан җиренә килеп бәрелде Рәмилнең. Әмма үзен тыеп калды, бары тешләрен шыгырдатып кысты. Алыпсатарның да бу темага сүз куертырга исәбе юк иде, нигәдер кәефсезләнгән шикелле дә тоелды. – Ярар, берәр иркенләп сөйләрсең әле. Баш авыртамы? – дип, күтәрелеп карамый гына киштәдән бер сыра алып, төбенә сугып кына капкачын ачты да Рәмил алдына куйды, икенчесенә үрелде.
Рәмил:
– Сыйлаганыңа рәхмәт, үзеңә ачма әле, – дип кабаланып кисәтте.
Юра туктап калды, йөзендә, ә синең миндә ни эшең бар әле, агай-эне ак мыек, дигән төслерәк чырай чыкты. Кулы һаман шешә авызында иде үзенең.
– Эш бар, – диде Рәмил, алдындагы сыраны йоткалап.
Керем булачагын чамалап алган Юра, бар гәүдәсе белән борылып басты да үз итеп башын иеп тыңларга әзерләнде.
– Син он алырмын дигән идең.
– Ну.
– Бер ун капчык сатарга ризамын…
– Нинди шартларда?
– Үзең әйткәнчә инде, утыз процентка киметәбез.
Юра күзгә күренеп үзгәрде, алыпсатар шул инде.
– Булмый-й, – дип сузган булды, иренеп кенә, – миңа алай кирәк тә түгел күпләп. Хәлеңә кереп килешсәм генә инде, капчыгына өч йөз сум бирәм. Артыгына хәлдән килми. Теләсәң нәрсә эшлә.
Сатулашыр чак түгел иде, монда Юра кулында иде уен кәртләре.
– Ярый, – диде Рәмил, – ләкин алгач-алгач, ал унбиш капчыгын да.
– Базар юк, – дип, Юра киң учларын сузды, тагы сырага үрелде.
– Туктап тор, – дип, каршы төште Рәмил, – әле бетмәде сөйләшүләр.
– Синең башка товарың юк шикелле, – дип гаҗәпләнде Юра, – солярка дисәң, анысы үземдә муеннан, күрәсең бит йөз метрдан трасса үтә. Күпме кирәк, шулкадәр табам мин.
– Алу-сату турында түгел иде сүз, – диде Рәмил, – ярдәм ит, район үзәгенә алып барып кайт әле. Ерак та түгел шикелле. Хакына килешербез.
Бермәл Юра уйланып торгандай итте дә кулын селтәде:
– Ярый, синеңчә булсын, минем үземнең дә бүген йомыш төшеп тора иде. Ләкин алдан кисәтәм, көне буе йөрергә уйлама, бару-кайтуга ике сәгать, егерме минутта барып җитәбез анысы. Мин эшләрне төгәлләгәнче, син әзерләнеп торасың. Бер капчык артык бирерсең.
Көпә-көндез кычкыртып талый иде бу акча колы, Рәмил сүз көрәштермәде, ул алдагысын үзе өчен хәл итеп куйган иде инде. Ризалыгын белдереп баш кына какты.
– Тәк, болай итәбез, – дип, сәгатенә күз төшереп алды Юра, – ун минуттан синең янга «Газель» килеп туктар, төяп алырлар егетләр. Мин әзрәк капкалап алсам, туда-суда, иң күбе бер сәгатьтән кузгалырбыз, кереп алырмын. Ә акчасын барганда чутлашырбыз. Килештекме?
Эш йөртергә остарган икәне күренеп тора иде моның, килешәсе генә калды. Рәмил кайтырга ашыкты.
– Тәки сыраны эчермәдең, әй, – дип көлеп калды арттан теге.
Уйлаганының барып чыкканына куанып, шәп-шәп атлады Рәмил. Менә хәзер һушын ала да ала инде Матильданың, аның сихри күзләренең, гаҗәпләнеп каравын күз алдына китерде. Юраганы юш булды. Рәмил эре генә әйтеп салды:
– Хәзерлән, Матильда, бераздан машина килә, район үзәгенә, Сосновкага барабыз.
Хатын алсу иреннәрен ябарга онытып катып калды.
– Гарсия да барсын, җылыда, җиңел машинада бер җилләнеп кайтсын.
– Нәрсә уйлап чыгарасың, Рәмил? – диде телгә килеп Матильда.
– Кибетләрдә йөрербез, вак-төяк аласы бар, менә Гарсияга машина вәгъдә иттем, сүзне үтәргә кирәк. Кеше карарбыз, үзебезне күрсәтербез. Гел өйдә генә утырырга димәгән. Менә сиңа, базар күрергә теләмәгән чегән хатыны булыр икән?!
Бер агарды Матильда, бер кызарды, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, ашкынган-алгысынган иде ул. Ары-бире йөргән җиреннән кинәт туктап, аңа сокланып утырган Рәмил каршысына килде.
– Ә акча? – диде шыпырт кына, күзләре тишәрдәй булып карый иде аның.
– Машинада товарның яртысы минеке, – диде Рәмил, тавышына гамьсезлек чыгарырга тырышып, – Юра белән сөйләштек тә, аңа да файдалы, мин дә отылмыйм. Нигә сатмаска? Акча кирәк чакта.
– Алдыйсыңдыр әле, – дип, һаман шөбһәләнде Матильда. – Юрага ышанма, син беркатлы бит, Юра синең кебекләрне төп башына утырта. Юкка бәйләнәсең аның белән. Иптәшләрең килеп җитәрләр әле, өйгә кайткач тиешле хакын чыгарырлык итеп сатарсың…
– Мин үзем беләм, – дип нык торды Рәмил, – кем монда ир кеше: синме, минме? Ничек сөйләшәсең син? – дип, егетлеген-шәплеген күрсәтеп алды.
Шул вакытта урамда машина тавышы ишетелде, Юраның егетләре килеп җиткәннәр икән. Әзмәвердәй өч ир Рәмилнең кулын капчыкка да тидермәделәр, ул санап кына торды. Биш-алты минут үттеме-юкмы, шаулашып китеп тә бардылар. Рәмил кире кергәндә, Матильда кулын кушырып моңсу гына мич буендагы урындыкта утырып тора иде.
– Йә, җыендыгызмы, килеп тә җитәр хуҗа, – дип ашыктыргандай итте Рәмил.
Кымшанмады да хуҗабикә, күзләрен идәнгә төбәп утыра бирде.
– Ни булды тагын? – дип түземсезләнде Рәмил.
– Мин бармыйм, без бармыйбыз, – диде Матильда.
– Нәрсә булды соң?
– Минем дә, Гарсияның да кияргә бернәрсәбез дә юк, бер кат киемдә килеп кергән идек без дә.
Күзләреннән яшь тәгәрәде Матильданың. «И сабырларым минем, сез күргәнне эт тә күрмәс, ә күңелегез һаман гел яхшылыкта. Ярый ла уйлап чыгардым бу онны аткаруны, тишеккә ямау булыр», – дип уйлады Рәмил. – Хәзер инде кире чигенү юк, һичшиксез алып барырга кирәк боларны. – Машина эчендә барабыз, Матильда, күз ачып йомганчы анда булабыз. Тәрәзәгә кара: кояш көлә. Киреләнергә уйлама да, һичьюгы, әбиеңнең берәр әйберен киеп тор.
– Кем, Юра алып барамы? – дип сорашты бераз йомшаган Матильда.
– Әйе, Юра, кем булса да барыбер түгелмени, машинасы гына булсын, – дип, көр тавыш белән күңелен күтәрергә теләде аның Рәмил.
– Аһ, юкка бәйләнәсең шуңа, бик начар кеше ул, – дип үзенекен тукыды хатын.
– Шул начар кеше белән минем ялгызымны җибәрәсеңме? Берәр хәл булса… – дип шаяртырга теләде ир һәм кыек атып туры тигезде. Ни хикмәт, Матильда аның сүзләрен чынга алды, ныклап әзерләнергә тотынды, ә үзе һаман үчекли иде әле.
– Чынлап та, шундый кеше кулына ышанып тапшырып булмас, Ходай сакласын, гомер җәфаланырмын… Мин бит аны ныграк беләм. Тернәкләнеп йөри башлагач, бездән чыкмый йөрәгемне ашады ул. Бәйләнде генә: килә дә керә, килә дә керә, юк сәбәпне бар иткән була. Каушап-җебеп калуымны күреп, башта кабып йотарга уйлаган иде. Әби юкта куркыта бу мине: «Син килмешәк, белгән-күргән кеше юк сине, машинага салып алып китәм дә урман чытырманлыгында буып ташлыйм, эзләп тә тормаслар…» – ди. Котым очты. Сөяркәсе итәргә әллә нинди юллар эзләде. Мине ошата, имеш. Ошаткан кешесенә ничек теле барып шундый сүзләр сөйләр икән кеше? Кеше түгел ул, ерткыч. Аның күзләре дә боз кебек, салкын бөркелеп тора аннан. Төннәр йоклый алмый, шылт иткән тавышка да калтырап, елап чыга идем. Мәгәр тегене күргәч кайдан көч килә, нәфрәт уяна, бер сүзенә биш сүз белән җавап бирәм, шәплемен, янәсе, чамалагандыр кем икәнлегемне, нәрсәдер кире уйлады, көч кулланмады. Икенче төрлерәк сайрарга тотынды, ул мине ефәккә, алтынга күмәчәк икән, ашаганым бал да май булыр, улымны үстерергә ярдәм итәргә риза, тик мин аңа карышмаска, теләгәнен үтәргә тиеш. Килгән саен күчтәнәчләр төяп килә, аны-моны аңышмаган әби, бигрәк яхшы безнең Юра, дип, мактаудан бушамый. Ә мин шулкадәр ятсынам аны, аяк тавышларын ишетүгә, ачуым кабара. Бу араларда күренми әле. Син аның белән бәйләнмә, зинһар, әйткәнемне тыңла. Күзен дә йоммый бар товарыңны тартып ала ул синең, үзеңне теге дөньяга озатырга да күп сорап тормас…
Рәмилнең үзенең дә Юра хакында уйлары шул чама иде, ләкин сайланып торып булмый, вакыт кыса. Хәленнән килгәнчә Матильданың шомлы уйларын таратырга тырышты ул. Озак та үтмәде, Юра килеп җитте. Өйдән чыкмый утырган Гарсия, аны да аласыларын белгәч, үрле-кырлы сикерде. Күңелен күрергә теләп, алдагы урынга авызы колакларына җиткән малайны урнаштырдылар, арткы урынга парлап икәү утырдылар. Урнашкач та Юра борылып Рәмилгә акча төргәге сузды:
– Санап ал.
Шуннан башка сүз дәшмәде, нәрсәгәдер сөмсере коелган иде аның. Рәмил белән Матильда тынып калдылар. Сары төс иңгән болыннар буйлап җилдергән машинада күңеле тарткан зат белән янәшә утыру ямансу да, рәхәт тә иде Рәмилгә. Берара тәрәзәгә караган булып, сиздерми генә учларына Матильданың кулын алыргамы әллә дип уйлап та куйган иде, кире кайтты. Әллә нәрсәләр уйлар йә кире борылырга кушар, аннан соң Юра да күрер, болай да төрттерергә генә тора. Малайга гына тулы ирек, ду-ду килеп, үзенчә нәрсәдер бытылдады, бер әнисенә, бер Рәмилгә карады, күрәләрме, янәсе, аны, әнә нинди ул, машина йөртеп бара. Кайда, кайчан очрашырга сүз куешып, кибет янында төшеп калдылар. Юк, ни әйтсәң дә, кулай-уңай көннәр дә бар бу дөньяның, көн матур, күңелең шат, якын кешең яныңда, кесә дә буш түгел. Матильда Рәмилнең нәрсә алырга теләгәнлеге белән кызыксынды. «Кием-салым, әйбер-чәйбер» дигәнрәк җавап ишеткәч, базарга барырга димләде, хәзер базарда киемнәр арзанрак икән, сыйфаты да ярыйсы. Базарга икән базарга! Әнә шулай башланды Рәмилнең үз гомерендә иң яратмаган шөгыле: әйбер сайлаулар, әйбер алулар. Әлбәттә, Рәмил үзенә бернәрсә дә алырга җыенмый. Ләкин Матильданың күзенә төтен җибәрде: ул, имеш, бик яхшыдан кәчтүм-чалбар эзли, бар максаты шул. Ачык һавада тезелеп киткән алыпсатарлар яныннан үткәндә теләгәнен ала барды. Менә килешле генә куртка күренә, Гарсияга таман булырга тиеш, өшетеп йөртмәссең бит инде баланы. Нәкъ үзенә үлчәп тегелгәндәй куян рәсемле куртканы киеп карагач, Гарсия салырга да теләмәде. Бераз алдарак балаларга башлыклар, җылы ботинкалар табылды. Кеше бар дип тормый Матильда, башта тавышланырга итеп карады, елый-көлә ризалашты соңыннан. Энәдән-җептән төшкән яңа киемнәр киенгәч, буйга да үсеп киткән кебек тоелган Гарсияга икәүләп сокланып туя алмадылар. Йөргәндә нигәдер Матильда кечкенә куллары белән Рәмилгә ешрак кагыла торган булып китте, әйбер сайлаганда бер-ике тапкыр гәүдәсе белән сыенып алды, тир бәреп чыкты Рәмилнең аркасына. Аяклары талгач, алар шундагы кафега кереп тамак ялгадылар. Гарсия тагын көлдереп рәхәтләнде. Малай котлет өстенә сибелгән соусны яратты, тәлинкәне ялап-ялап ялтыратты, бите-борыны кызылга буялып бетте. Матильданың үзенә әйбер алдыру иң авыры булды. Кирәкми дип карышып катты, берничек тә ипкә китерә алмый йөдәде Рәмил. Каян башына килгәндер, чын-чынлап тиргәшергә тотынды, тозлы-борычлы сүгенү сүзләрен дә кушып җибәрде. Үткән-сүткәннәр борылып карый башладылар, кайберсе кызык эзләп туктап та калды. Ә Рәмил өзмәде дә куймады, үз туксаны туксан, сизде ул, бу нечкә күңелле зат тупаслыкны күралмый, аңа шулай гына басым ясарга була. Хатынга куртка, аяк киеме алдылар. Матур кешегә ни дә килешә инде, сокланып туя алмады Рәмил, соңыннан сизеп алды Матильда Рәмилнең хәйләсен, әмма эш үткән иде инде, кире таратып йөрмәссең бит алган әйберләрне. Вакыт бар иде әле. Рәмил күңелендәге серен ачарга булды. Читкә карап кына сүз башлады:
– Базарда юк та юк инде ул, берәр кибеттә теге син әйткән озын күлмәк булмасмы икән?
– Нинди озын күлмәк? – дип аңламый азапланды Матильда.
– Җырлаганда кия торган озын күлмәк, теге, әйткән идең бит…
– Белмим шул, – диде тавышы тоныкланып калган Матильда, – нигә акча бетерергә йөрисеңдер…
– Ә минем аласым килә. Бер тапкыр булса да теләгемне тормышка ашырырга хакым бармы, юкмы? – дип һава ярды куллары белән батыраеп киткән Рәмил.
О проекте
О подписке