Читать книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» онлайн полностью📖 — Карима Кары — MyBook.
cover

 



 





«Үзеңә дә сал әнә кызылын, кызларныкын», – диде Рәмил карлыкканрак тавыш белән. Кинәт тамагы кибеп киткәндәй булган Матильда карышмады. «Ярый, алайса, бәйрәм булгач бәйрәм булсын, күптәннән авыз иткән нәрсә түгел иде», – дип, үзенә дә бүлде. Тавыш-тынсыз гына эчтеләр: Рәмил, иякне түшәмгә күтәреп, чәркәне каплап кына куйды, Матильда бер-ике йотудан үтмәде. Тегесен-монысын капкалаган арада, бала утырып ялыкты, иркәләнеп ялтыр-йолтыр кәнфитләрне бәләкәй учларына тутырды да үз почмагына сыйланырга китте. Икенчесен Рәмил үзе салды, нәрсә яшерергә, эчүне күтәрә алмый ул: йөзе бурлаттай кызарып чыга, күзләре төс югалта, үзе аңкы-миңкегә әйләнә, тирә-як дөнья үзгәрә аның өчен. Кешеләр яхшы булып күренә башлый, бертуктамый сөйләшәсе килә. Мондый кондициягә җитүнең дәвамы ике төрле була: кунак-фәләндә Мәймүнәсе белән утырса бетте инде, өстәл астында аягын изгәли, кулы җиткән урыннардан чеметә: «Эчмә башка, хайван, аяклы каза, җирбит, ыстрам, подлец…» дигәнрәк сүзләр белән колакны ашый. Түзә Рәмил, түзә, кеше алдында нишләсен, аның да әзрәк күңелен күтәрәсе килә бит, эшлә дә эшлә, имеш, сирәк-мирәк бәйрәм дә кирәк кешегә. Җаен табып, тагын бер-ике чәркә түнтәрә ул. Азагы фаҗига белән тәмамлана. Туздырып алып чыгып китә дә юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми котыра. Тәмам талашып, бер-берсен күралмас хәлгә җитеп туктыйлар. Шуны шәйләгәне бар Рәмилнең, гәүдәгә таза хатыны чәркәләр күтәргәндә аннан калышмый, ник бер күзенә чыксын үзенең, мәгәр ирне хурлапмы-хурлый инде, миңгерәү ясый. Монысы ир белән хатынның хәмер кергәндәге тормышы, ә иптәшләре белән җыелышкан чакларда Рәмил туйганчы сөйли, күңелен бушата, тыңлаучы гына булсын. Иске гадәт онытылмый диләрме әле, бүген генә Рәмил үзгәрмәде шул. Өч чәркәне бушатып, артыннан голкылдатып ярты чынаяк сыра йотып куйган иде, башы буталды, өйрәнгән роленә керде.

– Беләсеңме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, – дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып, савыт-сабага урын да җитми башлады, аракы үзенең эшен эшли ул, иблис токымы! – Менә син уйлый торгансыңдыр инде, фәлән-фәсмәтән, бу шофёрны кешегә чутлап торырга дисеңдер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин примерный шофёр гына дисеңме. Минем образование, югары белем бар, миңа инженер оклады белән беләсеңме күпме түлиләр? – дип, бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул. – Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәҗрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит иң яшерен оешмада эшлим, тсс, шым, шым бул. Сиңа гына әйтәм. Белдеңме инде минем кем икәнне? – дип сайрапмы-сайрады исерек баштан рәте-чираты булмаган уйдырмаларны. Ир-ат эчеп алдымы, ул гади кеше булып кына кала алмый инде. Акыллы да ул, талантлы да, Алып батырдай гайрәтле дә алар. Бигрәк тә үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган мәшһүр шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер гел генә таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил дә шулар калыбыннан, ни әйтәсең. Матильда түземле генә ирнең әкиятләрен тыңлады, эһ тә димәде, артык фәстереп-купайтып җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнең йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик игътибарлы тыңлаучы иде хатын. – Нишләп әле мин гел үзем турында сөйлим? Сине дә тыңлыйсы килә, – дигән булды, кайнар чәй йоткалап.

– Нәрсә сөйлим икән? – дип уйга калды Матильда.

– Ә Испания турында кайдан беләсең? – дип кызыксынды Рәмил. Аптырарлык та, Рәсәй төпкелендәге ташландык диярлек авылда чегән хатыны әллә кайдагы зәңгәр диңгезле Испания хакында: «Анда минем туган туфрак», – дип утырсын да…

– Безнең нәселдә буыннан буынга сөйләнеп килгән тарих ул. Әллә хакны сөйләгәннәрдер әбиләр, күбесе уйлап та чыгарылгандыр инде. Чегәннәр төрле илләрдән таралганнар. Мин хәтта ерак Индиядән килеп чыккан төркемне очратканым булды. Румыния, Молдавия, Италия, Венгрия чикләрен үтеп-сүтеп йөрибез, анда төпләнгән кардәшләребез белән туганлашабыз. Безнең халык утрак тормышка күнекмәгән, җил кебек ирекле. Чегәнгә ат белән җыр булса җиткән, аңа кайда дә өй, кайда дә туган җир. Соңгы вакытларда бигрәк тә монда – Рәсәйдә, байлык артыннан куып, наркотикларга бәйләнделәр кайберәүләр. Күпчелек аларны хупламый, урап үтәргә тырыша. Ә Испания дигәне менә мондыйрак кыйсса. Безнең ерак бабай 1492 елда «Пинта» корабында Колумб белән сәяхәткә чыккан, имеш. Ул чакта аңа егерме биш яшь булган. Артабан бөтенләй кеше ышанмастай хәлләр. Имеш, ирек сөюче безнең бабайны бөек сәяхәтче үз иткән, бер тотам яныннан җибәрмәгән. Череп баеганнар икәүләп. Бабай үз өлешенә тигән алтыннарны биш атка төяп алып киткән. Төрле маҗараларга хирыс чегән Америкага дүрт тапкыр барып кайткан, имеш. Соңгы кайтканында ул иллегә якынлашкан булган инде. Акчаны исәпләми тоткан, баш җитмәс үткәннәре булган чегәнгә берсүзсез минем ерак әбиемне, ул чакта уналтысы да тулмаган чибәр кызны димләгәннәр. Башта туйга кадәр үз-үзен юк итәр дәрәҗәгә җитеп карышса да, соңыннан язмышына буйсынган әби. Яхшымы-начармы, бергә гомер иткәннәр һәм бер кыз үстергәннәр. Әнә шул вакытлардан безнең нәселдә бер гадәт сакланган. Һәрвакыт кыз бала туа, ул берүзе генә үсә һәм үзеннән күпкә карт кешегә кияүгә чыга. Бозыммы берәр төрле, әллә бабам сәяхәттә чагында зур гөнаһ кылганмы, ләкин бу уйлап чыгару түгел. Менә мин генә үзгәртәм шикелле бу тәртипне. Минем кызым түгел, улым туды. Ә ирем чынлап та карт иде. Кавышканыбызга биш ел, ә биш ай да бергә булмадык: ул гел юлда, гел чегән эшләре белән китеп югалды. Башка күрә алмам инде мин аны, өметләрем өзелде.

Чегән хатын-кызларын җиңел холыклы, ир-атка сыланырга гына торалар дип уйлыйлар. Чегән хатыныннан да тугрырак хатын-кыз юк дөньяда. Әнә гарәпләрдә, кавказ халкында тәртип нык дип мактаналар. Булыр инде, битен-башын каплап, бүлмәдә бикләп утырткач хатыныңны. Ирек бирсәң, башкаларны уздырырлар иде әле, ник дисәң, өйрәнмәгәннәр иреккә. Сездә ирек биреп карадылар түгелме?

Матильда сөйләгәннәрнең баштагы өлешен мавыктыргыч әкият итеп тыңлап утырган Рәмил, бу сорауга күңеленнән елмаеп куйды, бишкуллап риза иде ул Матильданың фаразлары белән, күтәрепме-күтәрәләр итәкләрен татар кызлары хәзер, билбау буар урыннары калмады.

– Ә чегән хатыны язмышына язылган ирне бөтен күңеленнән хөрмәт итә, аның өчен генә яши. Тамагын кайгырта, өс-башын юнәтә, күңелен күрә – бу безнең изге бурыч. Ходай ирләрне бездән артык итеп яраткан. Менә син нинди игелекле, яхшы күңелле, елмаюың матур синең, гел карыйсы килеп тора… Күпләр, безнең затларны әйтәм, баш булу өчен тарткалаша-көрәшә ирне үзеннән түбән куярга тырышып гомерләрен үткәрәләр. Югыйсә аңлый да ул үзе: ир өстенрәк, аның күңеле мәрхәмәтлерәк, эшләгән эшләре мөһимрәк, тормышы чистарак, әмма дә ләкин эчендә утырган шайтаны котырта, теленә агу бирә. Әгәр ирне хөрмәт итеп, яратып, аның тормышы белән яшәсә, һәр хатын бәхетле була бит. Яхшырак булсын дип, җан-фәрманга тырышып, өстенлеккә омтыла. Һәр яхшы – кирәкле дигән сүз түгел бит әле. Менә синең җиңел машинаң бармы?

– Юк әлегә, – диде бу борылышны көтмәгән Рәмил.

– Ә хатының комарланып акча җыядыр әле машинага?

– Анысы хак, җыя, машина хакларын яттан белә, – диде Рәмил, бу хатынның үтә күрү сәләтенә кәефе килеп.

– Менә алдыгыз ди өзеп-йолкып өр-яңа машина, беркөнне утырып чыгып киттегез ди парлашып, машина да юк, сез дә? Яхшымы? Кирәк идеме ул машина сезгә?

– Әллә шулай булырга тиешме? – дип, Рәмил курка калды. Аңламассың уенмы-чынмы сөйләгәнен, әллә барысын күреп-белеп утырадыр?

– Юк, мин болай гына әйтәм.

– Андый нәрсәләр турында сөйләмә, мин тиз ышанам ырым-шырымга, – диде Рәмил, сүзне үзгәртергә теләп.

– Ярый, алайса, мин чәй яңартыйм әле, – дип, Матильда чәйнекне алып мич арасына үтте.

Ә Рәмилгә уйласа уйланырлык бар иде. Беренче кат ишетә ул хатын-кыз авызыннан ирләргә мактау сүзе. Андый хатын-кызлар да буламы икәнни? Уйларын ачыкларга салып куюны кирәк тапты. Алай һәр сүзгә ышанып утырасы түгел, алар шундыйрак халык, елмая-елмая күз буа. Рәмилне тәмам үз иткән малай, чәйгә чакыргач, тагын янына килеп басты. Чәй алдыннан дип янә берне тоткан Рәмилнең күңеле почмакланган иде, тупылдатып сөйде теремек малайны, тегесе кулындагы прәннеген өстәл буйлап ду-ду йөртеп алды. Шул җитте Рәмилгә.

– Әйе, ду-у итеп йөртәм мин машинаны, күрәсеңме тәрәзәдән? Әллә син дә үскәч шофёр буласыңмы минем кебек. Уенчык машинаң бармы соң, ә?

– Уенчыклары юграк шул, һич акча җиткерә алмыйм, – диде ике ир-атка исе китеп карап утырган әни кеше.

– Әй, әттәгенәсе, алабыз без сиңа машина, яме, алабыз, ышан миңа. Кара ничек аңлап утыра. Язарга, укырга өйрәтергә кирәк инде аны, – дип, киңәшләр бирде, баланың яшен онытып.

– Бәләкәйрәк бит әле, өйрәнер, – диде әнисе.

– Ну шигырьләр өйрәт, ятласын. Менә мондые бар бит әле:

 
Мишка косолапый по лесу идёт,
Шишки собирает…
 

Тагын ничек иде соң әле, эх, тишек хәтер. Йә, ярар, татарча шигырь өйрәтәм мин сиңа.

Бала кешегә бу чәче тырпайган, йөзе кызарган, авызы ерык абыйның сөйләве кызык тоелды, ахры, аңа карый да чыркылдый, карый да чыркылдый. Ә Рәмил аек баштан да шигырь сөйләмәгәнне, хәзер генә исенә төшерә алмады. Шулай да кайдадыр ишетеп калган, хәтер төпкелендә сакланган икеюллыкны әйтеп бирә алды тагын.

– Тыңла әле, тиктормас, менә монысы татарча була:

 
Ыспай гына кодача
Тавыклар урлап кача.
 

Аның ят телдә сөйләвеннән әниле-уллы дәррәү көлеп җибәрделәр, малай ычкынып төшеп йөгерде: Рәмил башына килгәнне әйтми туктыймы соң, эчкән баштан булгач. Уйлап-нитеп тормастан, хатынның нечкә бармакларын бирчәйгән учына алды һәм, ни гаҗәп, әмерләр биреп дигәндәй дәвам итте:

– Табышмак ул, Матильда, загадка. Тыңла әле тагын: ыспай гына кодача… Нәрсә була ул? Төлке ул, лиса. Телисеңме, мин сине татарча өйрәтәм?

– Өйрәт соң, – дип килеште Матильда.

– Нәрсәдән башлыйм? – дип өзмәде дә куймады Рәмил.

– «Исәнмесез» дигән сүзне өйрәт.

Кайчакта исерек башка да акыллы фикер килә. Кинәт уйлап та тапты, гүзәл затка карап әйтеп тә салды.

– Авыр инде безнең тел. Кабатла: «Мин сине яратам!»

– Шулай күп сүзләрме? – дип кайтарып сорады Матильда, гаҗәпләнеп.

– Әйтәм бит, бик авыр өйрәнүе. Еш кабатласаң гына хәтердә калдырырсың. Әйт әле: «Мин сине яратам».

– Мин син ратам, – диде тырышып-тырышып Матильда.

– Ачык итеп. Мин си-не я-ра-там. Яле?

– Мин сине яратам.

– Ах, гүзәлләрнең гүзәле. Мине яратам дисеңме? Йа Хода, – дип, татарчалап тезеп китте Рәмил. Берни аңламый авыз ачып карап торган Матильдага: – Кабатлап тор. Онытыла ул. Исемемне әйт тә шул сүзләрне кабатла, һәрвакыт кабатлап йөре. Аңладыңмы? – дип дәрес бирде. Йөрәк кылларына барып кагыла Матильданың нәфис тавышы белән әйтелгән ул могҗизалы сүзләр! Төн озын булып чыкты. Матильда улын йокларга салгач та тагын утырдылар әле өстәл янында. Батырланган Рәмил Матильдага көчләп-көчләп шәраб эчерде, гел-гел яңа өйрәткән сүзләрне кабатлавын теләде. Бөтенләй йөгәнсезләнде ир, яңадан-яңа теләкләре туып кына торды аның.

– Син бик оста бии торгансыңдыр. Бер биеп тә күрсәт инде, Матильда, телисеңме, тезләнәм алдыңда. Мин үзем алпан-тилпән аю кебек сикергәләүдән уздыра алмыйм. Сезнең халык өздереп бии бит ул. Әллә испанча да тыпырдыйсыңдыр әле, ә? – дип бәйләнде Рәмил.

– Испанча? – Матильданың күзләреннән очкыннар чәчелде, кыргый мәчедәй сикереп торып, ул идән уртасына килеп басты, нәзек гәүдәсе скрипка кылы төсле тартылды, горур башы Рәмилгә таба борылды, җәядән атылырга тарттырылган ук төсле иде ул. Ир түзалмыйча кулларын сузып аңа таба омтылды. Белмәссең бу сер тулы хатынны: калкыныр да очып юк та булыр.

– Фламенко! – дип пышылдады Матильда, өздереп карап.

Фәстермә дип, көлкегә дә алыр кемдер. Әнә шул утлы карашы белән сихерләде дә инде хатын. Тулы иреннәрен кыймылдатып, үзалдына нидер әйтте, тәгаен сихер сүзләре булгандыр. Тик шул мизгелдә Матильда кинәт сүрелеп калды, гәүдәсе йомшады, хәрәкәтләрендә битарафлык сизелде.

– Юк, булмый, сорама да, Рәмил, мин сине яратам, дөрес кабатлыйммы, фламенко бию өчен икенче күлмәк кирәк, күңелне әзерләү кирәк. Кием гади чүпрәк кенә түгел хатын-кыз өчен, ул – кәеф, хыял. Итәкләре яшен төсле уйнап торган озын бию күлмәген киеп куйсаң, бөтенләй икенче кешегә әйләнәсең. Телисеңме мин сиңа үзебезнең бер җырны җырлыйм. Әкрен генә. Жәл, гитара юк, шәм яктысында кыллар чиртеп матуррак яңгырар иде. Шулай килешәбез, җырның эчтәлеген әйтмим. Мин җырлап беткәч, син нәрсә тойганыңны сөйләп бирерсең, вәгъдәме? Тукта, булгач булсын, утны сүндереп, шәм яндырыйм әле. Бездә ут еш сүнә, шәмгә кытлык юк, күпләп алып куябыз, – дип, тартмалар актаргалады Матильда. Шунда сорап та куйды: – Хатыныңның шулай җырлаганы бармы сиңа?

Рәмил беравык тын торды, барып җиталмады башына сорауның мәгънәсе. Аннан күз алдына китереп карады: менә Рәмил салдымбаш өстәл артында утыра, янында Мәймүнәсе мимылдап йөри, уңга чыга, мин сиңа әйтим, сулга чыга, менә моны авыз итеп кара әле дип кыстый, бушаган чәркәсен күреп тиз генә тутырып куя да: «Җанкисәгем, бәхет кояшым, әллә берәрне җырлап биримме?» – дип, бит алмаларын дерелдәтеп сузып та җибәрә: «Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә-ә-ә…» Бу күренеш шундый да аермачык булып күз алдына килде Рәмилнең, тыела алмый хихылдый башлады хәтта. Матильданың аптыраулы карашын күргәч кенә, йә җырламас, кире уйлар дип, йөзенә җитдилек чыгарды.

Матильда өстәлнең баш-башына ике шәм куйды, утны сүндерде, үзе караңгырак почмакка сеңде һәм берзаман, йөрәкне телгәләп, таныш булмаган моң агыла башлады ул тарафтан. Көлемсерәп кенә тыңлый башлаган Рәмил бар булмышы белән шул күңел иңрәткән моңнар әсирлегендә калды. Җырның нинди телдә булуы да, нәрсә турында икәнлеге дә мөһим түгел иде инде аңа. Бу җыр аңа үзе турында сөйләде. Бөтенләй җырга кагылышы булмаган вакыйгалар күз алдында тезелделәр. Менә ул бәләкәй малай гына әле, җылы җәйге иртәдә чолан алдына чыгып утырган, йокысы да юньләп ачылып җитмәгән, күзләрен уа-уа утыра, ә ялан тәпиләре баскан таш шундый җылы. Зур таш ята иде шул аларның ишегалларында… Әнә ул апасының җәсәден машинага салганда бер почмагыннан җан-фәрманга күтәрергә маташа. Кышның зәмһәрир салкын көне, ә аның бите буйлап бертуктамый күз яшьләре ага да ага… Әнә әнисе килеп баскан, ничек картайган бичаракай, гәүдәгә юка гына калган, әйткән сүзләре зәгыйфь кенә ишетелә, үлем алдыннан соңгы көннәре бугай… Менә Мәймүнәсе биленә таянган да тетепме-тетә аны, хурлапмы-хурлый, колак тона тавышларыннан. Ул иң начары, иң юньсезе икән, берни дә хәленнән килми, имеш, бар кеше аннан көлә, ир кеше андый булмый, нигә яши ул бу дөньяда?.. Кинәт җыр өзелде. Тамагына төер тыгылган, күлмәгенә сыймый башлаган Рәмил күтәрелеп карамый гына өстәлдәге шешәне кулына эләктерде, кадакка эленгән фуфайкасын йолкып алып, ишеккә ташланды. Җил капканы ора-бәрә урамга атылып чыкты, йөгерә-атлый машина артына ашыкты. Чүгәләгән килеш шешәдә калганын комсызланып голкылдатып йотты, калтыранган куллары белән тәмәке кабызырга маташты. Ярылырга әзер иде ул, шулкадәр тулышкан иде шеш булып эчендә барысы. Бигрәк тә бәхетсез, мескен, мәңгегә рәхәт күрмәс бер тузан бөртегенә тиң итеп сизде ул үзен. Ниһаять, булганы тышка бәреп чыкты, көчек баласыдай чинап үксергә тотынды ул. Читтән караганда бик тә килешмәс күренеш иде ир-атның балавыз сыгуы. Нишлисең, без дә кешеләр, безнең йөрәк урынында таш түгел. Кемгәдер ачуланып, рәнҗеп тә еламый ул. Гомумән, язмышының шул сукмактан баруына, бернәрсәне дә үзгәртә алмавыннан үртәлеп-гаҗизләнеп күз яшьләре түкте ул. Эчкән аракысының шаукымы-тәэсире, елагач күңеле бушануы булгандыр, бераз тынычлана төште. Моңарчы читтәрәк шым гына елап торган Матильда килеп йомшак куллары белән аның тузгыган чәчләрен сыйпады, колак яфрагына дымлы иреннәрен тидереп нәрсәдер сөйләде:

– Дөнья матур бит ул, исәркәй. Кара әнә йолдызларга. Көз көне гәрәбәдәй эре күренәләр алар, әйеме? Күк йөзенең аязлыгын күр син! Шул матурлыкны күрү бәхете тигән өчен генә дә сөенеп туймаслык. Яшәүнең һәр мизгеле бүләк ул. Яшь, сау-сәламәтсең, дәртең-дәрманың бөркелеп тора, кулың эшкә оста, җимертеп эшлисең, тирә-ягыңда якыннарың, дус-ишләрең. Барысы бөтен, барысы җитеш, кадерен белмисең. Әйдә тынычлан, кер, ял ит, салкын сукмасын. Кара, таулар күчерердәй шундый ир йомшап тора димени? Безгә, хатын-кызга гына килешә шыңшу, нәрсәгә тотынсак та хәлебездән килми. Әйдә инде, акыллым, кузгал инде…

Әнә шулай юата-үгетли Матильда, җитәкләп дигәндәй, Рәмилне өйгә алып керде, урынына китерде, мендәр кабартты. Үпкәләве һаман бетмәгән иде әле аның, эчкән кешенең шул инде.

– Ятмыйм мин, – дип киреләнде ул һәм үзенекен сөйләргә тотынды: – Син, Матильда, кемне дә тыңлатасың, баштук сиздем мин тавышыңда, карашыңда әллә нинди көч барын, тәннәр кымырҗый хәтта. Тыңла әле чак кына, менә гаделсезлек бит бу. Безнең бригадирны син күрдең инде, төнлә без икәүләп кердек бит, әллә бүген иртәнме? Ну беләсең инде. Артык җире бармы аның миннән, йә, әйт, турысын гына әйт, мин үпкәләмим. Ә, шул шул, ул яши ике катлы коттеджда, импортный машинада утырып йөри, малайны Америкага укырга җибәрәм дип, хәзердән мактана. Ә нигә аның бар, минем юк? Хикмәте бар: ул урлый, почём зрә урлый, Матильда, аны белмисең генә. «Рейска шулкадәр ягулык китте» дип яза, аның чиреге дә тотылмый, калганы акчага әйләнеп кесәсенә ага. Аңлыйсыңмы? Ә мин урлаша белмим, беләсем дә килми, ә хатын, Мәймүнә, бер маймыл, аның исеме татарча маймыл була икән, хә-хә, вәт кызык, ә, вәт туры килә исеме җисеменә. Әнә ул мәймүн минем йөрәкне талый инде, малай, «син дә авызыңны ачып йөрмә, урла туры килгәндә» ди, ә минем кул бармый. Сезнең халыкның кулы озын булган гомер-гомергә, өйрәт әле мине, Матильда.

– Нәрсәгә өйрәтим, – ди Матильда, үзе һаман елмая, сихерче хатын.

– Урлашырга өйрәт, – ди Рәмил, торып утырырга тырышып.

– Өйрәтер идем, минем дә урлашып караганым юк шул, – дип тыелып кына көлде Матильда.

– Син, Матильда, барысын да беләсең, аңлат әле миңа, һич башым җитми, менә минем күршем Руслан бар, мировой егет, во! Күпме мактасам да әз булыр. Менә ул урлашмый, кешеләргә әйбәт, эштә яхшы иптәш, әмма ләкин безнең икебезне чагыштырсак, җир белән күк арасы. Ул чибәрлек, ул буй, көч, аның янында мин чебеш кенә, хатыны Лиза күктән төшкән фәрештә, Руслан дип өзелеп тора, күптән түгел малайлары туды. Безгә күрше яшиләр алар, кирпеч өйдә ике бүлмәле фатиры, җиңел машинасы бар, өе урап чыккысыз, быел лоторейга «Чероки» отты. Беләсеңме нинди машина була ул? Белмисең… Аны аңлатып та булмый. Бәхетне өләшкәндә бер кешегә тапалап-тапалап тутырганнар, ә икенчегә энә очы кадәр дә юк. Мин дә лоторейлар алып торам тегеләй, йөрәк җилкенә тираж булганда, күңел өчен ник йөз сум акча чыксын, юк. Менә хәзер дә нигә нәкъ минем машина ватылды? Аллаһы Тәгалә бәхетне кешенең нинди сыйфатларына карап өләшә икән? Кайда икән ул контора?.. – Рәмил әнә шулай, хуҗабикәнең һушларын алып, юкны-барны сөйли-сөйли, чак йоклап китте. Авыл читендәге бу өйдә ут сүнгәндә, сәгать төнге өч иде.

* * *