Читать книгу «Ак күгәрчен, күк күгәрчен» онлайн полностью📖 — Карима Кары — MyBook.
cover

Шушы урам белән атлыйсы да атлыйсы икән, уң якта зәңгәргә буялган өй күзгә ташланып тора, ди. Аның кырында ишек башына «Волна» дип язылган кечерәк өй бар, шул кибет инде. Искә төшкәндә барып килергә булып, Рәмил чоланнан әйберләрен алырга чыкты. Каккалап-суккалап киярлек кыяфәткә кертергә иде исәбе. Куйган урыныннан тапмады. Баксаң, бу өлгер хатын Матильда юып элеп тә куйган, имеш, аларны! Вәт тиктормас җан, кем сораган аннан. Ачуланырга да, көләргә дә белмәде Рәмил. Нәрсәдер мыгырданган булып, запаста йөргән нәрсәләрне табып, өстен алыштыргандай итте. Кибетне ул, чынлап та, тиз тапты. Озак уйлап тормаганнар, бәләкәй генә бураны такта белән урталай бүлгәннәр дә дивар буендагы киштәләргә булган товарларын тезгәннәр. Гаҗәпкә каршы, Рәмилне прилавка артында торган кып-кызыл йөзле таза иркәй танышы кебек каршы алды:

– Әйдә уз, юламан, ватылып калдыңмы? Була юлда андый хәлләр, үзем күп йөргән. Юра, – дип, итләч кулын сузды. Теле сүздән туктамады: – Хәзер менә якорь ташладым, яшь тә бара, йөрәк тә шаярта, ә тегеләй Рәсәйне иңгә-буйга үлчәгән кеше мин. Он белән тукталгансың икән. Сатмыйсыңмы? Хакына килешсәк, мин өч-дүрт капчык алыр идем. Үземнекеләргә генә, болай бу тирәләрдә онга кытлык юк. Бик арзанга очырсаң гына инде, – дип, алыпсатар икәнен дә онытмады.

Авыз ачып тыңлап торды Рәмил. Кай арада белгәннәр, кайдан ишеткәннәр. Авыл авыл шул инде. Бер очында төчкерсәң, икенче очында буылып йөткергән төсле булып ишетелә. «Әйе» дә, «юк» та димәде Рәмил, иртәгә көнне кем белгән дип, сүзне икенчегә борды. Тәмәкесен, чәен-шикәрен, хәтта көнбагыш маен алды, бәләкәчкә суыра торган кәнфитен үлчәтте. Матильданың елмайган чагында ачылып киткән тигез тешләре исенә төште дә, бер шешә «саф»ны алды. Инде чыгарга җыенгач, тагын кире борылды. Ул кеше өендә авыз күтәреп эчеп утырыр, ә хуҗабикә риза булып карап утырырмы. Рәмил бик яхшы белә, ап-айнык кешенең каршыдагы исереккә карап утырудан да күңел кайтаргычрак эш юк бу дөньяда. Хатыны көн-төн талагач, күңеле булсын дип, ярты еллап авызына алмый йөргән иде ул. Үлемгә тиң иде, мин сиңа әйтим, кунакларда утырулары. Матильдага тәгаенләп берәр кызылны алырга булды. Сорагач, сатучы ир мәгънәле генә карап куйды. Телен тешләрдәй булды Рәмил, кызарып китте. Аннан үз-үзенә, артык акыллы бу алыпсатарга ачуы чыгып, әллә нәрсәләр алды. Бер баллон сыра, алма, тартмалы шоколад, беләк буе колбаса. Акчасы беткәч кенә туктады. Ике кулына ике пакет тотып, мыш-мыш кайтып керде өйгә. Теге ир дә, Матильда да, бу кадәр әйбер җыйгач, нинди планнар корганын үтәли күрәләрдер кебек тоелды. Теләсә ни уйласыннар, ә ул үзенчә эшләр. Ашар-эчәр рәхәтләнеп, Матильдага бер сүз дә кушмас, күзләрен дә майландырмас. Әйдә көтсен чегән хатыны, әллә өмет тә итәдер әле, кем белсен аларны. Бер дә тигезлек юк бу кояш астында, нигә гел ир кеше генә башлап һөҗүмгә күчәргә, эчке мәгънәләр салып сүз сөйләргә тиеш. Килешмәгәнне әйтеп куярсың да, авыз күтәреп көләргә тотынса нишләрсең? Менә Матильда үзе килеп бассын иде аның каршысына, салсын иде назлы кулларын аның иңбашына, син миңа ошыйсың, дип әйтсен иде матур сүз. Карышып торыр идеме Рәмил? Башына тай типмәсә, ир-ат кире кагамы андый тәкъдимне? Белә бит шулай буласын хатын-кыз, нигә үртиләр икән безнең халыкны? Башкасында беренчелекне үз кулларына алып бетерделәр бит, алар өй хуҗасы, алар начальник, алар депутат, менә бу өлкәдә алсыннар иде дилбегәне үз кулларына. Вәт булыр иде тигезлек. Рәмил көчләп-көчләп пакетларны өстәлгә бушаттыргач, өйгә байлык исе таралды. Шул чакта өстәл артыннан башы гына күренеп торган Гарсияны беренче тапкыр күреп алды Рәмил. Бөдрә чәчле, чем-кара күзле, түгәрәк йөзле малай, нәни куллары белән өстәл читенә тотынып, аяк очларына баскан да өстәл өстендәге тәмлекәйләргә түгел, күзләрен алмый Рәмилгә карый иде. Гаҗәпләнү дә, курку да, тартыну да чагыла иде ул күзләрдә. Рәмил, төргәкләрне ача-ача, малай алдына тәм-том өйде. Малай биргән берсен янындагы урындыкка күчерә барды, ләкин һаман да бер өн дә чыгармады.

– Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, – дип, ана көлә-көлә улының аркасыннан каккалады.

Аңа күзе төшкәч, тагын бер аптырады Рәмил: алыштырып куйганнар диярсең Матильданы? Янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде. Аракы-шәраб алганына эчтән генә шатланып куйды Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр… Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә, ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге, шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атның теләген канәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме соң берәр чибәркәйнең? Әлбәттә, юк, шуңа күрә баш ватып торасы да түгел. Иң әйбәте, берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуңа туры килеп тора, монысына, шөкер, әлеге янда торган затның кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызың да җиренә җиткереп башкара аласың. Аның уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды, күрәсең, көлүдән туктады, малаеның колагына нидер әйтеп, чаршау артына озатты, өстәлнең бер читен сөртте.

– Тозлы кыяр бар, кирәкме? – дип, үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып торган Рәмилгә. Үрелеп чәркә алып куйды. – Бәлки, мунчадан соң? Мунча әзер…

Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә икәүләп барабыз дип, арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәңге шулай булды. Мәктәптә укыган чакта ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Соңрак әнә шул теленә ирек биреп, теленә ни килә, шуны сөйли торган булды. Аның сөйләгәнен көлкегә алдылар, күңелле егет исемен күтәрде. Эш шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан иде, тегесе шәһәргә эшкә чыгып китте. Иләс-миләс йөргән чагында кул астына ерык авыз Рәмил туры килде. Аның көлдергечләрен тыңлап тормады ул. Эшне кызу тотты, яныннан бер адым читкә җибәрмәде, өйләренә дә үзләренә барып кергән төсле барып керде. Бер кичтә бөтенләйгә калды. Әнә шулай маҗаралы булды Рәмилнең гаилә коруы.

– Да, анысы яхшы булыр, – дип, тавышына шактый ышанычлы төсмер чыгара алды алай да. Шешәне өстәлгә кире утыртты. – Мунча шәп нәрсә! Шофёр халкы ерак рейсларга йөргәндә нәрсә юксына дисең?

– Хатыннарыгызныдыр, мөгаен, – диде Матильда, шаян елмаеп.

Монысына һич алдашмый җавап бирә ала Рәмил.

– Юк! – диде, өздереп. Чынлап та, хатынын күрергә ашкынып кайтканы булмады аның. – Юк, – дип тагын кабатлады, – эчә алмый зар-интизар булалардыр дияр кемдер. Анысын да капкаларга форсат табасың. Мунча сагындыра, күгәрченкәй! Ләгәнгә утырып юынулар, ваннаны әйтәм, мунчаны алыштыра аламы соң? Эссе пар, үлән сулары. Миннек бармы? – дип, кисәк тукталып ачыклыйсы итте.

– Яфрагы бар да ул, – диде Матильда гаепле сыман, – ә менә сабыны – кер сабыны. Мин үзем чәчне ачы катык белән юам. Кирәктер, бәлки?

– Кер сабыны самый раз, – диде Рәмил. Уенда икенче иде әле аның. Менә инде сүз арасында «күгәрчен» дип тә дәште, озакламый «кошчыгым», «сандугачым», «былбылым» дип тә тезеп китмәсме? Кайдан килеп керә телгә шундый төчеләнү. Иманы камил, бу сүзне беркемгә дә әйткәне булмады аның моңа кадәр.

– Мин күлмәк-чалбарыңны үтүкләп киптереп куйган идем, әнә урындык башында, – дип ымлады Матильда, – алмаш киемнәрең юктыр инде…

Рәмил чәчрәп чыкты, урыныннан сикереп торды. Ну бу чегән хатыны, әллә ниләр сөйләп һушны ала? Кемгә чутлый ул Рәмилне?

– Бар, бар, барысы да бар, озак йөрибез бит без, ярты дәүләтне үзебез белән төяп йөртәбез, а как же, без кыргый халыкмы әллә? Муеннан майга батып йөриләр дигәч тә… – Бераз тынычлана төшкәч, гозерен әйтте: – Син, ни, капкаларга берәр нәрсә хәстәрли алмассыңмы? Менә уразаны бозарга иде исәп. Син уйлама… – Рәмил тагын үзенең кызара башлаганын тойды. Нәрсә уйламасын икән? Монда уйлыйсы-нитәсе түгел, барысы көн кебек ачык. Фатирга кергән бер шофёр кайнарлыгы бөркелеп торган ялгыз хуҗабикәне хәйләләргә, хәмер эчертергә ниятли, тел яздырырга, аннан инде түшәк уртаклашырга омтыла. Тик бу очракта шофёры юньсезрәк тә, хуҗабикәсе дәрте ташып торганга охшамаган. – Син воопше уйлама.

– Мин аның турында уйламыйм да. Уйласаң ни дә, уйламасаң ни.

Кыскасы… Әллә нәрсәләр сөйләп буталып бетте Рәмил. Дулкынланса, урысча ватып-кырып сөйләшә башлый ул, кирәкле сүз табалмый интегә.

– Ә мин бернәрсә дә уйламыйм, – диде Матильда тыныч кына, – өстәл әзерләргә дисең икән, ярый, хәлдән килгәнчә тырыштырырмын. Бар инде, уты яна, яфрак ишек төбендә, исе булса, төнлеген ачып ал. Безгә Гарсия белән артык эссе кирәкми.

* * *

Бәрәңге бакчасында урнашкан мунча өйдән дә тузган-таушалганрак күренде. Чоланда идән дигән нәрсә бөтенләй юк икән, ишек алдына чыпта җәеп куелган. Киемнәрен кайда туры килә, шунда элгәндәй итте дә Рәмил эчкә үтте. Чекерәеп янган лампочка да кара мунчаны яктырта алмый. Күптән мондый искелек калдыгында юынганы юк иде Рәмилнең. Тәвәккәлләп бер чүмеч суны чажлап торган ташларга тондырган иде, чак чүгәләп калды. Кайнар һава тыннарны куырды. Ичмасам, мондый мунчаның эссесенә кинәнәсең инде ул. Бераз эссе таралгач, мунча белән бергә картайган ләгәнгә су хәстәрләде, яфрак пешереп алды да, тагын бераз эссе өстәп, караеп ялтыраган ләүкәгә сузылды. Аяк бармакларыннан чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты ул, бар әгъзалары йомшап изрәп төште, киеренкелек эреп юкка чыкты. Рәхәт, әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәт иде Рәмилгә. Гомумән, кеше мунчада гына үзен кеше итеп хис итә ала. Кием юк, ә кием дигәнең бик тиз үзгәртә кешенең халәтен. Син сәләмәдән йөр йә энәдән-җептән киенеп кара, бөтенләй икесе ике кеше, ә монда атабыз Адәмне саклаган яфрак та юк хәтта, тышыңдагы җитешсезлекләрең күз алдында, эчке тойгыларың да киртәләнмәгән. Менә шулайрак уйлады Рәмил, кайда икәнлеген дә, вакыт исәбен дә югалтты. Аңа шулкадәр рәхәт иде, ләкин бу тойгы мунчада ләззәтләнүдән генә түгел, ә бәлки йөрәгендә таныш булмаган шатлык бөреләнеп килүендә. Ниндидер үзгәреш тоя ул, ә ни икәнен әле юньләп аңлый да алмый, бары тирәндә, күңел төпкелендә шатлыклы сиземләү генә бар. Ләкин шунысын белә Рәмил: хәзер ул үзгәрә бара, серле көч аны үзе артыннан әйди, хәер, инде ул теләсә дә элекке халәтенә кайта алмаячак. Ә элек ниләр булды соң? Армиядә хезмәт итте, ул елларны искә алырга да түгел, әле дә җанны өшетә. Колгуев утравына алып барып ташладылар да, ике ел үткәч кенә Зур җирне күрә алды. Төрмә дисәң дә төрмә инде ул, уңга карасаң – диңгез, сулга карасаң – диңгез, булган тере җаннар – пограничниклар, бар утрауга ике хатын-кыз: фельдшер – застава башлыгының хатыны, бер стерва, солдатларны кешегә санамаган аждаһа һәм повариха – пенсия яшен үткән Мария Фёдоровна. Агач та үсми иде ул бәрәкәтсез җирдә, тау-таш кына, үлән шытып чыга да саргая. Армиядән кайтты да район үзәгенә эшкә керде. Анда да эшләдең, эшләмәдең ни, акчасын түләмәделәр, әз-әзләп товарлата биргәләп тордылар. Егет кешегә он нәрсәгә дә тоз нәрсәгә? Көннәрдән бер көнне Мәймүнә белән очраштылар. Аның эше җайлы иде тегеләй, милициядә язып-сызып кына утыра. Шундый канун бар: халык никадәр начаррак яши башлый, милиция халкы күбәя һәм яхшы да яши. Мәймүнәгә дә акчасын вакытында түләделәр, төрле льготалары булды. Яшь гаилә бер-ике ай тернәкләнергә тырышып карады, аннан, кул селтәп, Мәймүнәнең апалары янына шәһәргә чыгып киттеләр. Баштарак кунакханәдә көн күрделәр, соңрак Мәймүнә үткенлеге белән барактан булса да фатир юнәтте. Ул чакта шәплелек белән алдырып була иде әле. Шуннан Мәймүнә икенче план корды. «Бала кирәк, – диде, – бала булса, аны кочаклап, мин Президентның үзенә җитсәм җитәм, әмма адәм рәтле фатирга ия булам. Исемем Мәймүнә булмасын!» – диде.

Җан-фәрман тырыштылар, хатынының бармаган больницасы, күренмәгән врачы калмады, экстрасенслар, өшкергән-төкергән әбиләр турында сөйләп торасы да түгел. Икәүләп берничә ел рәттән гел шуларга түләргә генә акча эшләделәр. Берсенең дә файдасы тимәде. Һаман да баракта көн күрәләр. Инде булыр-булмас шәплеләр белән ил тулды. Хәзер Мәймүнәсе бар энергиясен үзен карауга бирә. Кырык төрле майларны килолап алып битенә-тәннәренә яга, иннек, кершән, сөрмә ише нәрсәләрне бергә җыйсаң кибет ачарлык. Кием-салым турында әйтәсе дә түгел, мода журналлары, төрле шоплар адреслары, ательеларда да үз кешеләре бар. Кемдер турында берәр сүз әйтергә теләсә, башта нәрсә кигәнен тикшерә, килешәме-юкмы, кайсы яктан көлкеле-сәер. Иртән торып, видеога карап кына чит ил зарядкаларын эшли, җае килгән саен ял йортларына китә, төрле клубларга йөри, чәчләрен атнага өч буята, ачуым да килмәгәе. Кемгә кирәк бу? Рәмилгә ошарга теләп шулай тырыша дисәң, анысы юк та юк инде. Хатын тормышында ирнең урыны билгеләнгән һәм ул үзгәрешсез: ир акча табарга тиеш, никадәр ешрак һәм күбрәк алып кайта, шулкадәр яхшырак. Ике арада сөйләшүләр нәрсә турында башланмасын, ирексездән акчага килеп кагыла, азагы «син юньсез, син юаш, синең эшләгән акчаң тавык көләрлек, торма ичмасам каршымда саруымны кайнатып» дигән сүзләр белән тәмамлана. Күнегелә икән барысына да, хәзер Рәмил андый гаилә низагларын тыныч кабул итә, шулай булырга тиештер дип уйлый. Кайчакта башына мантыйкка сыймас уйлар килеп куя, берәр җирдә, җиде диңгез артында, мисал итеп тотарлык кына булса да, акчага туйган хатын-кыз бармы икән ул? Барысында бер программа бит – акча кирәк… Тагын кирәк… монысы гына аз, кирәк әле, кирәк, күп кирәк, тагын, тагын акча… акча кирәк! Йа Хода, ничек яшиләр алар гел бер нәрсә турында уйлап. Рәмил үз чамасын үзе белә, әллә ни көтми, өмет итми бу дөньядан, шаккатыра торган егетләрдән булмады ул электән дә, хәзер генә могҗиза булмас. Пенсиягә кадәр суза алса, Мәймүнәсе икенче берәүгә ияреп китмәсә (ә андый куркыныч бар, кайчак Рәмил сизсә дә сизмәмешкә салыша) ятарлар карт белән карчык җыйган чирләрен дәвалап, иртәдән кичкә кадәр телевизордан кино карап. Аннан инде тю-тю… Бер аннан калмаган якты дөнья, артык дәгъва белдерәсе түгел, күпләр шулай яши, ә шулай да нидер урап үтә кебек аны, нәкъ менә аны… Һе, нәрсә мәлҗерәп төште соң әле, кая, нигә килгәнен дә онытты. Кайда әле чүмеч, кил әле монда, миннек… Чат-чот чабынып хәлләре бетте аның. Чабынганда карт әнисенең әйтә торган теләкләрен тели-тели чабынды. Булган пычраклар, гөнаһлар, чирләр, арулар, кайгылар, бурычлар, авырлыклар коелып калыгыз. Чабынган саен: «Тәнем-җаным чистарсын-тазарсын, гөнаһларым бетсен, шатлыклар тулсын, тәнем яшәрсен, саулык-сәламәтлек, байлык-барлык килсен! Хак, әле без типсәк тимер өзәбез, вәт шулай, вәт шулай, раз-два, раз-два», – дип, кый-галәмәт килде. Тыңлап торган кеше була калса, сантыйга чыгарыр иде, валлаһи, өйгә яңа туган сабыйдай сафланып, хәле бетеп кереп егылды. Урынына ак җәймә җәелгән, башына ап-ак тастымал уралган, кадер-хөрмәт күрсәтәләр аңа монда.

– Без дә барып юынып киләбез. Чәй кайнаса, алып куярсың әле, зинһар, тамагың кипкәндер, үзең ясап эчә башла, – дип фәрманнар биреп, Матильда малае белән мунчага китте.

Кешегә бәхетле булу өчен ташпулатлар да, капчык-капчык акчалар да, алтын-көмеш тә кирәкми. Саналган нәрсәләр бит барысы да тупас, материаль матдәләр, ә бәхет ул – якты хис. Адәм баласы бары тик күңеле белән генә тоя ул бәхет хисен. Менә әле Рәмилнең кайсы җире арткан, шул ук Рәмил, ә күңелендә кошлар сайрый. Күзләрен ачып карарга курка хәтта: барысы да кинәт юкка чыгар төсле. Бигрәк мунча керә белми икән Матильда. Рәмил урыныннан да торырга өлгермәде, ах-ух килеп, малаен күтәреп кайтып та җитте. Матильда чаршау артына ышыкланды. Бераз тирләре кипкәндәй булгач, Рәмил урындык башыннан үтүкләнгән әйберләрен алып киеп куйды. Матур, чиста, яхшы, бер дигән ир итеп тоя иде ул үзен. Өстәл янына килеп, тышына ак аю төшерелгән сыраны ашыкмый, тәмләп кенә бер чынаяк каплап куйды да, кыйммәтле сигарет кабып, ишегалдына суынырга чыгып китте. Кызарып баеп барган кояш нурларында, чагыл-чогыл килеп, йөрәк кузгатып кычкыра-саубуллаша, торналар чылбыры очып бара иде. «Мин дә шул торналар кебегрәк», – дигән хыялый уй килде Рәмилнең башына. – Кайтам, китәм. Юлда йөргәндә өйгә кайтасы килә, кайтсаң, тагын юлга омтылып күңел кыбырсый». Әллә бер торна әнә теге басуда ялгыз калган инде. Шуңа охшап ялгыз башың калуың да бар, барыр-кайтыр җирең дә булмас. Ашкынмассың да, ярсымассың да. Тукта, менә болайрак итеп әйтсәң ятышрак килеп чыга түгелме?

 
Ялгыз торна басуда,
Басылдылар ярсулар…
 

Ә дәвамы? Ярсулар басылгач, ялгыз башың үткәннәрне уйлап ятарга гына кала инде, тәк, болай дибез аны:

 
Ялгыз торна басуда,
Басылдылар ярсулар.
Үткәннәр бары төш кебек,
Бакыры да көмеш кебек.
 

Тап өстенә бастым. Үткәннең начары да онытыла, сагындыра башлый. Ах син, агачтан юнып ясалган шагыйрь, әллә нәрсәләр кыланып бетә адәм баласы, көлеп үләрсең. Үз уйларына үзе елмаеп, җылы өйгә үтте ул. Мунчадан соң тышта салкынчарак икән шул. Иркенләп урынына сузылды. Чаршау артында тавыш-тын юк, әллә йоклап киткәннәр. Малай эрегәндер, хатын йоклап ятмас. Кузгаласы килмәде Рәмилнең, күзләрен йомды да ята бирде. Уйлары болытлар сыман өзек-төтек йөзә бирделәр. Эләкми-тагылмый йөрәк кылларына кагылмый. Гадәттә, без үзебезне кыса эчендә тотабыз, менә әз генә ял итеп алам да, шуны эшлим дип, алдан планнар корабыз, булмаса, болай йөрсәк, алай утырсак, кеше арасында килешмәс дибез, тураебрак басабыз, йөзгә акыллы чырай чыгарабыз, корсакны эчкәрәк тартабыз, гомумән, һәрберебезнең эчке контролёры бар. Хәтта уйлар, хисләр дә аңа буйсынган: тукта, алай уйлама, азынма, дип туктата ул безне, йә, көлмә, җитте сиңа, нигә айгыр булып кешнисең, дип кисәтү ясый. Менә хәзер Рәмилнең шул «коллык»тан котылган чагы. Йоглар, суфилар да шундый халәткә керәләрдер инде. Кайгырмый да, шатланмый да, үткәннәрне оныткан, киләчәк – юк, үзен бары бер мизгел эчендә тоя. «Нирвана» диләрме әле? Тышта эңгер-меңгер төште. Матильданың кыштыр-кыштыр йөргәне ишетелде. Җил башланды, ахрысы. Их, мәңгелеккә шулай калырга, хаклы булган буддистларның монахлары, күңел тынычлыгы – зур бәхет. Ята торгач, бераз изрәп-онытылып алды Рәмил, идәнгә шалтырап калак төшкәнгә сискәнеп китте. Битен угалап торып утырды. Әл-лә-лә, өстәлгә ямь кергән ләбаса! Янында елмаеп Матильда басып тора, ә бәләкәй малай әнисенең итәгенә чатырдап ябышкан да Рәмилгә текәлгән. Өстәл әзер булгач, юри төшергән калакны мут хатын, әлбәттә, шулай! Тегенди-мондый гына булса да, Рәмил бер кагыйдәне ныклы үзләштергән иде: хатын-кызны мактарга кирәк! Әнә шуны истә тотып, тел шартлаткан булды өстәлне күреп, кулларын угалады, авызыннан сулар килгән төсле кыланды, ах-ух килде. Күңеле булды Матильданың, бит алмалары алсуланды, гел елмайды. Бер-берсен кыстап, өстәл артына утырдылар. Ни гаҗәп, теге бөтерчек, Рәмилнең күзләренә туп-туры карап, алдына үрмәләргә теләк белдерде. Әнисе аһ итте, көлеп тә карады, әйтеп тә карады, гомер кешегә барганы юк иде, күрше карчыгын гына таный, нәрсә булган моңа дип шаккатты. Ә малай, үзсүзләнеп, еларга җитеп, Рәмилнең чалбарын тарткалады. Нишләсен, күтәреп алды Рәмил бераз дерелдәгән куллары белән. Ят иде бала күрмәгән кешегә бу халәт, йөрәге леп-леп типкән бәләкәй генә кеше йоратын2 кочагына алгач, бәләкәч, нәкъ үзенә кирәген тапкандай, песи баласыдай йомарланып тынып калды. Кузгалырга да курыкты Рәмил, аракыны авызына алмас борын ук күңеле иләс-миләсләнде. Матильда колбаса белән кыздырылган бәрәңгене Рәмил алдына ук куйды, чәнечке-кашык ише нәрсәләр тезде. «Салыргадыр инде», – дип, хатын каш астыннан ялт итеп карап алды да чәркәгә сафны коеп, аның алдына шудырды.

 



 



 










 



...
8