Икенче-өченче ял көннәрендә дә Маркиз утравына чыгып, караштыргалап йөрде Әсфан. Урамнан үткәндә булсын, кинода булсын, күзгә күренердәй хатын-кыз очраса, гел шул баш әйләндереп качкан «табышмак» ны искә төшерә торган булды. Әлбәттә, ул донжуанланып чабу яшеннән узган, вакыты-вакыты белән: «Шул гына иде нужам! Беткән бүтән кайгы», – дип, кул селтәп куйган чаклары да булгалый. Ләкин теге «табышмак» ның вәсвәсәсе аңарга чын-чынлап кагылган, аны ул бөтенләй үк исеннән чыгарып ташлый алмый иде.
Шулай узды җәй, сентябрьдә Әсфан ялда булып, якындагы ял йортларының берсендә ял итеп кайтты. Әйтергә кирәк, начар ял итмәде. Режим бозмады, аракы эчеп болагайланып йөрмәде, Аллага шөкер, ул ял иткән чорда бүтән суга батучылар да туры килмәде, әмма күңеле сизә: Гөлчирә табышмак калдырып киткән ләззәтле шомга үзе муеннан бата бара иде.
Ә беркөнне, һич тә уйламаганда, Гөлчирәне ул янә очратты. Әллә кайда да түгел, Чехов базарында, помидор-кишер алып торган җирендә һәм, әйтергә кирәк, бик тә натураль хәлендә очратты. Өстендә гадәти генә көзге пальто, аягында үкчәсе ашала төшкән искерәк кенә туфли иде. Башына җиңелчә генә шарф салып, аның очын иңбашы аркылы җилкәсенә җибәргән, әлеге тыңлаусыз чәче шарфтан яртылаш чыккан, кыскасы, ханымның бөтен торышыннан таркаулык, үзенә бертөрле өшәнгәнлек, дөньяга исе китми башлаганлык сизелеп тора иде. Ә тагын да ныграк күзгә ташланганы: Гөлчирә җәйгегә караганда сизелерлек ябыккан, агарып калган иде.
– Менә ул кайда йөри минем югалткан кешем, – дип шаулап кулын сузды Әсфан. Ул, әлбәттә, бик шат һәм моны яшерергә дә тырышмый иде.
Гөлчирә бу хәлендә очрашудан беркадәр аптырабрак калса да, табигый тапкырлыгын югалтмады:
– Алайса, сез бу юлы да миңа ярдәм кулыгызны сузарга әзер икәнсез, – дип, шаярткан булып, бер кулындагы сумкасын Әсфанга тоттырды. Моннан соң үтә нәзакәтләнеп киткән Әсфан, Гөлчирәнең кулыннан помидор, кыяр тутырылган сеткасын да алып, базарга ни өчен килгәнлеген исеннән үк чыгарган хәлдә, ханымны озата китте. Озак барырга туры килмәде. Гөлчирә шул ук районда, Волков урамындагы ике катлы борынгы йортларның берсендә, өске катта тора икән. Кайтып җиткәч, капка төбендә чак кына тукталып калдылар.
– Менә хәзер мин сезнең кайда торганыгызны белдем, алай югалып калырга ирек бирмәм, – дигән булды Әсфан, Гөлчирәнең айлар буена күренми торуына ишарәләп.
Тегесе, әллә ни очынмыйча гына:
– Аннан сезгә ни файда? – дип куйды һәм, әйберләрен Әсфан кулыннан алып, ишеккә таба атлады. Ләкин кереп китәргә шулай да ашыкмады. Кинәт, зур кара күзләрен тутырып, Әсфанга бер карап алды ул – яшерен моң, җан ачысы, күңелнең дәррәү бер очынып куюы, шул ук вакытта кешегә әйтеп булмый торган гаҗизлек, ә әйтергә, күңелне бушатырга бик-бик теләве – бөтенесе-бөтенесе берьюлы бәреп чыкты бу карашта.
– Ә сез, Әсфан, үзегез ник бернәрсә дә алмадыгыз? Мине эзләр өчен генә чыкмагансыздыр ич базарга?
Икесе дә көлеп куйдылар. Әсфан базарга ни өчен чыкканлыгын аңлатырга ашыкмаса да, күңеленә килгән тәкъдимне әйтергә ашыкты:
– «Родина» да бик шәп картина бара, диләр. Күргән кешеләр мактап бетерә алмыйлар. Әйдә, махнём, яңадан очрашуыбыз… и, вообще, суда батмый, утта янмый калуыбыз шәрәфенә.
Гөлчирә җавап бирергә ашыкмады. Шушы яшькә хәтле өйләнми йөргән бу карт буйдакны каршында сөйләндереп тоту, гомумән, аңарга бераз юаныч бирә иде. Беркавым түбән карап дәшми торганнан соң, менә ул кинәт йөзен күтәрде, күзләрендә тәвәккәллек очкыны кабынып китте, әйе, бу буйдак белән кинога барырга бик-бик риза иде ул.
– Махнём тек махнём, тик бер шарт белән: теге вакытта Маркиз урманындагы тилелекне искә төшермәслек булсак кына.
Берничә чит ил фирмасы катнашы белән, үлчәүсез күп эротика кушып эшләнгән фильмның күңелне кытыклый торган урыннары болай да байтак иде. Шуңарга өстәп Гөлчирә дә бик орынып утыргач, күрми күргән Әсфанга җитә калды. Кинодан чыкканда, ул балалар кебек каушаган, бөтенләй сүзсез калган, кулына урын тапмый, Гөлчирәнең култыгыннан алмакчы була, ләкин кыюлыгы җитми, ә үзенең бу кыюсызлыгын сизүдән аңарга әйтеп бетергесез уңайсыз иде. Әмма Гөлчирәне картина яхшы ук кузгаткан иде булса кирәк, көтеп-көтеп тә егет тарафыннан бернинди тәвәккәллек тә күрмәгәч, ул үзе аның беләгеннән тотып алды. Аннары, Әсфанны шаярткан-баласыткан булып, ә чынлыкта исә каршы килергә һич урын калдырмаслык катгыйлык белән тәкъдим үк ясады:
– Син, мәхлук җан, бүген бөтенләй ашамагансың да ич, базардан буш кул белән кайтканыңны күреп тордым. Вакыт соң, йокым килә димәсәң, әйдә, сабыем, «Казан» ресторанына кереп, берәр җылы ризык кабып чыгыйк. Кино билеты синең исәптән булды, ресторан – минем счёттан. Минем бурычлы булып каласым килми.
– Бурычлы булып калсаң, теге дөньяда якаңнан борып алырлар дип куркасыңмы әллә? – дигән булды тегесе, ниһаять, бераз батырая төшеп. – Белеп тор, җаным, Әсфан дигән кеше эчендә кер саклый торганнардан түгел. Ресторан икән – ресторан. Безнең ише элита токымнары да кермәгәч, аны кем өчен ачканнардыр дисең.
Кереп өстәл янына утыру белән, Гөлчирә дилбегәне үз кулына алды.
– Сыйларга һәм нәрсә белән сыйларга икәнлеген миңа рөхсәт ит, – диде ул, меню кенәгәсеннән тиз генә күзен йөртеп. – Әлбәттә, ашау алдыннан сиңа чак кына тамак чылатып алырга да кирәктер инде. Менә монда биш йолдызлы коньяк бар, имеш. Сиңа напарник булып, мин үземә «Акстафа» алам. – Ул боларның барысын да, ничектер шаярткандай, тел очы беләнрәк әйтә, ләкин уены-чыны бергә, икеләнергә урын калдырмый иде. Хәтта вино исеменнән дә үзенчә файдаланып, Әсфанга бер төрттереп куясы итте: – Кара Сафалардан да әллә ни рәт чыгар кебек күренми. Әйдә, Аксафа икән Аксафа.
Ашап-эчеп, шактый ук кәефләнеп урамга чыкканда, сәгать унберенче яртылар иде инде.
– Ой, онытылып ук киткәнмен, вакытның болай соң икәнлеген, билләһи, белмәдем, – дип өзгәләнеп куйды Гөлчирә, әле хәзер генә исенә килгәндәй. Һәм шундук, яңадан үзенең гадәттәге иронияле теленә ирек биреп, Әсфанны яныннан ук куарга тотынды. – Бар, мәхлугым, дүрт ягың кыйбла. Мин синең темп белән кайта алмам, мине югалтканнардыр, мин йөгерәм.
Бу аның турыдан-туры әйтергә кыймыйча, әмма читләтеп, «Син мине озата барырсыңдыр бит, егет. Нинди кавалер син, кичне бергә уздырган дамаңны озатып та куймагач» дигән сүзләре иде. Әсфан да бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел, төрле хатын-кыз күреп бозылган кеше булмаса да, күңеле ошаткан хатын-кыз телендәге «код» ларны гына чишәрлек «бозыклыгы» бар иде.
2 нче номерлы трамвайның Волков урамындагы соңгы тукталышында төшкәч, Гөлчирәләр өенә ерак түгел иде, ул арада гына сүз әллә ни ялганып китмәде.
– Синең инде, Әсфан җаным, минем кем икәнлегемне һәм ничек, кем белән яшәгәнлегемне, әлбәттә, бик беләсең килә булыр, давай, ханжалыкны бер якка куеп торыйк. – Гөлчирәнең тавышында кинәт үтә кискен һәм катгый авазлар ишетелеп калды, һәрхәлдә, ул моннан ярты сәгать кенә элек балык урынына йөзгән шуклык дулкынында түгел иде хәзер. – Мин сиңа пәрдәнең бер читен ачмак булам. Конечно, үзең теләсәң һәм соңыннан куркып, мине бөтенләйгә ташламаслык булсаң гына…
Ул Әсфанның ни дип җавап бирүен дә көтмичә, аны кул очыннан җитәкләп, парадный ишегенә алып килде. Кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачты. Включательне борып, баскычны яктыртты. Сары буяуга буялган һәм култыксасындагы кайбер фигуралары төшкәләгән баскычтан кунагын алдан җибәреп алып менеп китте.
Бу минутларда инде Гөлчирә үзе сүзсез иде. Хәтта ул кунагын кисәтүне яки, артык нәзакәтлелек күрсәтеп, нинди дә булса ясалма төчелекләр әйтеп торуны да кирәк тапмады. Кырыс җитдилек белән кунагына алгы якта плащын һәм эшләпәсен элеп калдырырга кушты. Үзе дә чишенде. Шул арада үзе, хатын-кыз купшылыгына бирелеп, коридордагы көзгегә күз төшереп алырга да онытмады. Шуннан соң, шуларның барыннан да соң, хәзергә ябык торган зур ак ишегалдында, «Керергәме? Юкмы?» дигәндәй, янә чак кына тукталып калды. Әсфанга сынаулы караш ташлады һәм, кунагында һичбер каушау-икеләнү күрмәгәч, ишекнең ике канатын ике якка дәррәү ачып җибәрде.
Керде, ләкин, бусагадан атлау белән, ишек төбендә тораташтай катып калды Әсфан. Чит илдән кайткан ялтыравык мебель белән җиһазландырылган бу зур залның бер почмагында, тәрәзә буенда, кызгылт-карасу лак йөгертелгән импортный караватта ул – хаста дисәң хастага охшамаган кып-кызыл чырайлы, шешенке кабаклы, яңакларын төк баскан һәм озак кузгатылмаганныкы булса кирәк, башы мендәргә батып кергән зур гәүдәле ир кеше ята иде. Ишек ачылуга бөтенләй диярлек игътибар итмәгәндәй хәрәкәтсез калды ул, җан әсәре барлыкны сиздерергә тырышып «ым» какмады, мендәренә ничек ябышып каткан булса – шулай ята бирде. Ләкин Әсфан шундук күреп алды: аның күзләре ачык һәм Әсфанның кем икәнлеген, болай вакытсыз алар бусагасында нишләп йөргәнлеген белергә – «укырга», әгәр булдыра алса, үтәли тишеп керергә теләгәндәй текәлгән иде. Күрәсең, аның бөтен эчке тормышы бары тик шул күзләрендә генә сакланып калган, сәерсенүе, нәфрәте, аптыравы һәм гаҗизлеге – бөтенесе шушы текәлгән карашында иде.
– Минем кем белән яшәгәнлегемне беләсең килгән иде, – дип башлады Гөлчирә, ишек төбеннән кузгалмыйча катып калган Әсфан янына килеп. – Менә күрдең инде, әнә ул минем законный ирем була. Син курыкма, курыкма… ул хәзер берни дә эшли алмый, ул беткән… әкренләп мине дә бетерә баручы мумия ул.
Күзләрендә саран гына яшь ялтырап китте Гөлчирәнең. Шуны сиздермәс өчен булса кирәк, йөзен читкә борды. Ә тавышы һаман кырыс иде:
– Икенче елымны чиләнәм шул газап белән… Ә үзенең ничек газапланганын күрсәң икән… Син курыкма, курыкма… Түрге бүлмәгә уз. Әллә югыйсә миннән дә куркып калдың инде?
Гөлчирә, сүз әйтергә дә бирмичә, Әсфанны түрге бүлмәгә таба җилтерәтә башлады.
– Юк… мин китәм… мин хәзер үк китәм, – дип, авыз эчендә ботка пешерергә тотынды Әсфан. Шул ук вакытта, ишекне бер ачып кергәч, бу фаҗигале өйне шундук ташлап китү куркаклык, түбән җанлылык буласын да чамалый иде булса кирәк.
– Син егет бул, – диде Гөлчирә, кинәт тавышына чыккан зәһәрен тыеп кала алмыйча, – егет булу ресторанда утырганда гына түгел, егет булу кешенең трагедиясен аңлый белүдә… беренче чиратта кешенең трагедиясен аңлый белүдә күренергә тиештер, минемчә.
Инде мәсьәлә бу дәрәҗәдә кискенләштерелеп куелгач, Әсфан, әлбәттә, борылып чыгып китә алмады. Шул ук вакытта аңарга бик тә уңайсыз: без урынына тишеп текәлеп яткан теге яктагы күзләр аның артыннан киләләрдер, яртылаш ачык калган ишектән аны сагалап-күзәтеп торалардыр кебек тоела иде.
О проекте
О подписке