– Узып тормыйм, – диде әнисе, кыска гына итеп, – менә монда үзеңә генә әйтәсе сүземне әйтәм дә…
Ул кызы Гыйльменисаны кече якка таба тартты, анда икәве генә калдык дип ышанганнан соң, артык һич көттермичә, кызының элек бер яңагына, аннары икенчесенә, бик авырттырырга тырышмыйча гына, чапылдатып китереп сукты.
– Әйткән антым бар ие, үтәмәсәм бәхетең ким булыр дип куркам.
Һәм шундук, кызын кочагына кысып, үксеп елап җибәрде. Аннары киткән чакта Гыйльменисаның учына бәләкәй генә янчык салды – нәрсә икәнлеген әйтеп торуны кирәк тапмады, ә янчыкта ананың картыннан яшереп җыя килгән акчасы салынган иде.
Акчадан күп мәртәбәләр артыгы, чагыштыргысыз артыгы: чыгышлый Шәмсениса, күп төчеләнеп тормыйча, әмма күңелендә булганны әйтмичә дә китә алмагандай:
– Хуш, кияү. Болай капылт кына йөрүемне гаепкә алма, вакытым шулай, – дип, йомшак кына исәнләшеп китеп барды.
Әйе, җылы авызы белән шулай диде. «Хуш, кияү!» – диде. Бу – кайчандыр аларда батрак булып эшләгән чандыр Барый өчен әйтеп бетергесез олылау булса, аның Гыйльменисасы өчен тагын да зуррак: бу – ананың ризалыгы һәм аның Барыен «киявем» дип кабул итүе иде.
Әмма, тулаем алганда, Барыйның ак җәймә җәеп яткач кергән татлы төше алар юраганча ук килеп чыкмады. Гыйльмениса Барый белән тора башлавының икенче елында, нәкъ әлеге шул җир өләшәсе елны, ире түземсезләнеп көткән ир бала урынына кыз бала тапты. Димәк, хыял гамәлгә ашмады, алар дүрт кешегә бер иманалары белән калачаклар. Әлбәттә, Барый моны эченнән кичермичә булмагандыр, әмма иң нык кичерүче Гыйльмениса үзе булды. Бичара күзгә күренеп, берьюлы суырылып калды, ниндидер гаепле эш эшләгән кебек, Барыеның күзенә туры карарга кыймыйча йөри башлады. Үз нәүбәтендә Барый хатынының бу эчке кичерешләрен шулай ук сизә, ул ничек тә Гыйльменисасын тынычландырырга тырыша, торып-торып, баланы үз кулына ала да аяк бармакларын, кул бармакларын саный башлый.
– Бөтенесе үз урынында, менә син әкәмәт, – дип куя, үзе балага әйләнгәндәй куанып, – бөтенесе сиңа охшаган, әнисе. Күзләрен кара әле син аның, күзләрен… бу тиклем дә сиңа охшап туар икән.
– Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Әле ошау-ошамау турында сүз әйтергә иртәрәк. – Гыйльмениса теләр-теләмәс кенә шулай дип әйтеп куя һәм, баланы ире кулыннан тартып диярлек алып, кабык бишеккә илтеп сала. – Ияләштермә кулга, гел аны кочаклап утырырга туры килмәс, дөньябыз бик үк түгәрәкләнмәгән.
Сизелеп тора: Гыйльменисаның бу төрпә сүзләрендә ачыктан-ачык әйтелмәгән, шул ук вакытта әллә ни еракка да яшерелмәгән үпкә бар. Иренә түгел бу үпкә, сабыйга шулай ук түгел – әле кайчан гына йөрәгеннән өзелеп төшкән үз валчыгыңа ничек үпкәләмәк кирәк… Барыннан да элек үзенә аның бу үпкәсе; бит аклый алмады Барые көткәнен! Ир бала булмады, кыз булып туды – нишләтәсең аны. Аннары курка-курка гына булса да, язмышына да үпкәләп куя, ләкин бусына да ул чаклы түгел, берәү дә көчләп такмады бит аны бу мәхлук Барыйга. Үзе чыкты, өлешеңә тигән көмешең шул икән, монда кемгә булса да үпкәләргә урын бармыни? Ләкин эчке ярсулы Гыйльмениса шулай да тынычлана алмый: ниндидер зур гаделсезлек яшеренгән бу дөньяда! Берәүләрнең бай, икенчеләрнең ярлы булуында түгел – анысы аның Ходай язганы буенча. Хәзергә менә әйтеп кенә бирә алмый: аннан башка да гаделсезлек бар. Уйлана торгач, бу гаделсезлекнең дә очы кайда яшеренеп ятканын тапкан кебек булды: кара әле, нишләп соң хатын-кызга имана җире бирмиләр икән? Хатын-кыз да ике аяклы, ике куллы кеше ләбаса! Аның да тамагы бар. Нишләп соң алай? Кайдан чыккан рәхимсез закон бу?
Шул ук вакытта Барый да тормыш турында уйланмый түгел иде. Кешегә чабата ясап кына тишекне тутырып булмаячак, юк, булмаячак. Беркөнне ул Гыйльменисасының ак һәм тыгыз имчәгеннән баласын туйдырып утырганны һәм сабыйның, мул күкрәк сөтен кирәгенчә йотып өлгерә алмыйча авыз кырыйларыннан ташытып, тәмләп чупылдатуын читтәнрәк һәм сиздермичә генә сокланып карап торды да:
– Кара әле, Гыйльмениса, әгәр мин сезне ун-унбиш көнгә калдырып китсәм, сез чыдарсыз да чыдарсыз, синең юанычың әнә кулыңда, үзем чыдый алырмынмы икән? – дип, сәер генә итеп сүз башлады. Һәм шундук Казан – Мамадыш юлында, юлга таш түшәү эшендә бераз акча эшләргә мөмкин дип сөйләгәннәрен, күрше Ярмәкбаш авылының ике егете унбиш көнгә ашау-эчүдән кала унар сум акча төшереп кайтканлыкларын дәртләнү белән сөйләп китте. Барый чынлап та бу эшкә бик купшынган, әйтерсең төшәчәк акча инде аның кесәсендә үк, шул ук вакытта күз карашларының хатынына һәм баласына томырылган хәтәр елтыравында яшерен бер курку, тәвәккәлсезлек чагыла: ничек уздырыр ул көннәрен әнә шул ике җан иясеннән башка? Уздыра алырмы?
– Шушы эсседәме? Утырыр идең яндырган кояш астында юлда таш чүкеп! – Әллә шаяртып әйтте Гыйльмениса бу сүзләрне, әллә болай да саулыкка бик туймаган Барыен жәлләүдән ялгыш ычкындырды. Ничек кенә әйтелмәсен, аның бу сүзләре Барыйга ничектер көлгән сыманрак, һәрхәлдә, ышанып җитмичәрәк карау кебек ишетелде. Һәм бу аның бөтен икеләнүләрен берьюлы чәлпәрәмә китерде. Барыйның әле Гыйльменисага өйләнгәннән бирле бер эшне дә болай кызу тотканы, мондый тәвәккәллек күрсәткәне юк иде. Гомумән, ул әкренрәк кыймылдый торган кеше иде, бәлки, фәкыйрьлеге дә өлешчә шуннан килгәндер. Эшкә уңган, пөхтә куллы һәм кешеләргә гел яхшылык кына теләүче Гыйльмениса белән янәшә һәм тату яшәү аңардагы ул яман гадәтне куып чыгаргандай булды – ул тәвәккәлләнә төште, аңарда дөньяның кайсыдыр моңарчы күрелмәгән бер почмагын тизрәк күрәсе килү теләге кузгалды.
Иртәгесен ул котомкасына вак-төякләрен салып һәм капчык өстенә бер кием запас яңа чабата да тагып юлга чыкты.
Бер көне бер ел булып тоелган чаклары булды Барыйга. Чынлап та, бик-бик ярата икән ул Гыйльменисасын. Анасын яратканга, күрәсең, баласын да шулай өзелеп яратадыр. Аннары тагы хатынының уйный-көлә кисәткәне дә дөрескә чыкты – көннәр бик эссе, таш-тузан арасында көнозын кояш астында эшләүдән башның миләре кипкәндәй була иде. Әмма барысына караганда да яманрагы сагыну иде. Чак кына буш вакыты булдымы, яки төнге йокыга ятып, күзен йомарга өлгердеме – әлеге шул тыгыз ак күкрәген бәләкәченең авызына каптырган хәлдә, ә тегесе авыз читләреннән сөтен ташытып чәпелдәтә-чәпелдәтә, гел Гыйльменисасы белән сабые каршысына килеп баса иде. Шулай да ал димәде, ял димәде, унбиш көнгә дип чыгып киткән кеше нәкъ ике ай эшләп, азмы-күпме акча төшереп, хатынына һәм сеңлесенә бүләк яулыклар, исле сабыннар алып кайтырга чыкты. Һәм кайткач, үзара шаярыша-шаярыша, тагын шуны ачыкладылар: шул ике айда Барый Гыйльменисасына – өенә нәкъ унике хат яздырткан һәм шул унике хатның уникесе дә бертөрле үк сүзләр белән башланып, бер үк сүзләр белән очлана булып чыкты: «Күз алмам да бәгырем, якында чакта белмәгәнмен кадерең…» һәм башка шуның кебек сандугач телләре. Өстәлсә, соңыннан берничә коры сүз белән саран гына итеп нинди дә булса баштан кичкән бер факт кына өстәлгән булып чыга. Аңлаша торгач, шунысы ачылды: Барый үзе яза белмәгәнлектән, хатларны кышлык акча эшләргә дип килгән бер шәкерттән шактый зур хак биреп яздыра торган булган. Дөресрәге, шулай эшлим дип тынычлык табып яшәгән. Бактың исә теге хәйләкәр таз моны утырткан: бер буш вакытында хатларның барысын да стандарт сүзләр, стандарт сайраулар белән язып тутыра да икән, шуңа өстәсә, тик юклы-барлы фактларны гына өсти. Ә бәясен Барыйдан тулысынча каерып, бичараны әкрен генә төп башына утырта бара, имеш. Бу көлке дә, чак кына аянычлы да хәлне ачыклагач, Барыйның теге хәйләкәр шәкерткә ачуы бик чыкса да, инде эш узган: шәкерт анда – кырык-илле чакрымдагы Мамадыш юлында калган, ә сагынып хат яздырткан Гыйльменисасы Барыйның җылы куенында иде. Бу кызыклы ачык авызлык һәм, аннан да бигрәк, ике ай бер-берсеннән аерылып тору аларның араларын тагын да җылыта төшкәндәй итте…
Шул ук вакытта бу ике ай аерым торып эшләп кайткан барлы-юклы акча ир белән хатын арасында чак кына сүзгә дә сәбәп булды. Чәйдән-шикәрдән башка берни дә алмыйча сандык төбенә салып куйган акчага Барый Гыйльменисасына кышка бишмәт җиткермәкче була, дөресен әйткәндә, ул әле һаман, малай көткәндә кыз тапканы өчен, Гыйльменисасы борчылып йөридер кебек сизә, шунлыктан, әлеге шул тегеләчәк яңа бишмәт белән ничек тә хатынының күңелен тапмакчы иде. Ә Гыйльменисаның исә бишмәт дигәнне ишетәсе дә килми, ул кеше рәтеннән ничек тә хуҗалык ягын рәтләмәкче, башка бер сүзне дә ишетергә теләмичә, үз тәкъдимен куәтли: кәҗәне сатып, аның акчасына әлеге шул сандык төбендә ята торган акчаны да кушып, ул да җитмәсә, әнисе калдырып киткән теге янчыктагы көмеш тәңкәләрне дә өстәп, көзгә ничек кенә булса да бер башмак тана алып булмасмы? Моны болай яклавының үзенә генә билгеле булган бер сәбәбе дә бар: ире өйдә юк чагында, Гыйльменисаның әтисе тәкәббер Әлмөхәммәт, кызына карата чак кына күңеле йомшарыпмы, әллә аларның фатихасын алмыйча, ярәшкән егеттән качып, авылның иң йолкыш егете Барыйга ябышып чыгуы өчен мыскылларга теләпме, кеше артыннан: «Теге хәерчесе өйдә юк чагында, әнә минем акбаш тананы алып китсен. Баласына сөте булыр, бозаулары уртак – түлке белеп алсыннар: сәдакага түгел, асрамага гына биреп торуым, анысы да нарасый баланы жәлләп», – дип әйттергән иде. Бу сүзне ишетеп, Гыйльмениса, әлбәттә, бик хурланды, ләкин эченә сеңдерде. Каршы килеп, әти-әниләренә сүз җиткермәде, иркәләнергә теләп, иренә дә күз яше күрсәтмәде. Гомумән, ул дөньяның уен түгеллеген инде белә башлаган, иркәләнергә яратмый, хәер, иркәләп-иркәләнеп торырга аларның вакытлары да юк иде. Әмма көзгә башмак тана алып җибәрергә дигән сүзендә Гыйльмениса ирен тәки җиңде. Белмәгән кеше белеп торсын: хәзер инде алар ишегалдына да сыер малы аяк басты – игелеге белән генә була күрсен. Әмма ишегалды дигәненең бер дә рәте юк, түбәсе күк белән ябылган ихатасыз шыр ындыр табагы иде. Кәҗәне ябып куярга яраган читән әрбәлек сыер малы өчен, әлбәттә, ярамады. Шуны искә алып, аннан да бигрәк, хатыны Гыйльменисаның таналы булудан соң туган куанычы белән дәртләнеп, элек тә «Ялкау Барый» дип мыскыллап йөртелә торган Барый, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тырышлык күрсәтеп, кечкенә арба белән урманнан чыбык-чабык ташыды, танасы өчен иркен генә абзар корыштырды, ишегалдын ихаталап тотып алды. Менә бит кая үрләп бара эшләр! Әле шуның янына тагын күңеле дә бөтенләй үк өметсез түгел. Дөрес, быелгы җир өләшү вакытында ул инде үзенең шул бер иманасы белән калачак. Алдагы җир өләшү тагын унике елдан. Аңа хәтле Гыйльменисасы – рәхмәт төшкере – ничек тә берәр ир бала табып куймасмы?
О проекте
О подписке