Казан каласының гадәттәгечә кайнаган, аның янындагы Идел елгасының да «диңгез» гә әверелмәгән, үз җае белән Каспийга табан агып яткан бер чагы иде. Сагынып искә төшерерлек әллә ни калмаган. Тик Идел аръягындагы Маркиз утравын, аның урманнарын, аның җәен – яшел үлән, көзен печән кибәннәре белән каплана торган аланлыкларын, аларыннан да бигрәк, Идел буйлап еракка-еракка сузылган тасмадай сары комлы пляжын искә төшерми мөмкин түгел. Кемнәрнең генә эзләре уелып калмагандыр анда!
…Шундыйлардан берсен, мәсәлән, тасвирлап бирергә дә була: шул Маркиз утравында, кызу июль көннәренең берсендә башлана бу тарих. Ял көне, суда да, пляжда да халыкның мыжгып торган чагы була. Шунда шул, кем ничек тели – шулай әвәрә килгән бер мизгелдә, кинәт бер читтән «Батам! Батам! Коткарыгыз!» дип кычкырган тавыш ишетелә һәм пляж дәррәү аякка баса. Ярдагылар – шунда ярда торган килеш куәт биреп, судагылар – йөзеп, батучы кешегә ярдәм кулы сузарга яки шулай эшләгәндәй күренергә тырышып ыгы-зыгы килергә тотыналар. Гадәттәгечә бераз кичегеп, «Освод» көймәсе дә килеп чыга. Ә шул арада ярда кызынып ятучылардан берәү, һичбер тавыш-гауга күтәрмичә, суга сикереп төшә дә, башы белән суны сөзгәндәй, кызу-кызу шул якка таба йөзеп тә китә…
Аларны – бата язып калган «су кызы» н һәм аны коткаручы тәвәккәл егетне әлсерәгән-күгәргән хәлләрендә «Освод» көймәсенә алып, ярга чыгаралар. Андый чакта һәрвакыт шулай булганы кебек, монда да белгәне-белмәгәне үзенчә киңәш бирергә, акыл сатарга тотына. Бәлагә дучар була язып калган хатын-кызны нәкъ менә шушы ыгы-зыгы күзен ачарга мәҗбүр итә.
– Нигә җыелган бу халык? Аю биетәләр мәллә монда? – ди ул, беренче сүзе белән үк керпедәй энәләрен калкытып. Тик үзен коткаручы егетне шәйләп алганнан соң гына бераз тынычлангандай булып кала. Һәм әллә кайчаннан белгән таныш кешесенә йомыш кушкан кебек, аңарга тиз генә өс киемнәрен алып килергә ишарәли.
Җыелган халык әкренләп тарала, болар – бата язып калганы һәм коткаручы – икәве генә калалар.
– Сез кем? Ник кирәк булды сезгә мине тартып алу? – Егет нәрсә дип җавап кайтарырга да белмичә аптырабрак торганда, әлеге ханыммы, туташмы дигәндәй, һаман шулай кырыслык саклаганы хәлдә өстәп куя: – Һич югы, исемегезне әйтегез. Суга ташлап су алмаган бу бәхетсез башымны кая куярга белмичә аптыраган минутларымда, ичмасам, каһәрләп искә алырмын.
– Әсфан минем исемем. Әсфәндияр, әгәр мулла кушкан исемем белән каһәрләргә уйласагыз, – ди егет һәм, тегеңә җан өрергә тырышкандай, юри шаянрак тонга күчеп өсти: – Шулай да кызык килеп чыга сезнең сүзегездән: мин үземчә яхшылык эшләгән булдым, ә сез мине каһәрләп искә алмакчы.
Ул арада ханым бераз хәл җыеп, үзен тәртипкә китереп өлгергән, йөзенә төс кергән, таралган калын чәчләрен сыгып, төреп азаплана иде. Шул килеш, авызына чәч шпилькаларын капкан килеш, ул егеткә томырылып бер карап алды. Егет бу карашны ничегрәк аңлагандыр, аңлагандырмы-юктырмы, аны тикшереп тормастан, ханым җәлт кенә сикереп торды да моннан ярты сәгать элек кенә суга батып үләргә җыенган кешедән һич көтелмәслек кыюлык белән егетнең каршына килеп басты:
– Ә мин Гөлчирә атлы булам, шулхәтлесен белсәгез, хәзергә җитеп торыр, – диде ул, озын керфекләрен чак кына аскарак алып. Йөзеннән кинәт алсу кызыллык йөгереп узды – чибәр иде, кырыс иде ул һәм тоташы белән табышмак иде бу минутта. Менә ул күтәрелеп тагын бер карап куйды – каядыр чакырган һәм бер үк вакытта өтеп алган кебек итте ул шушы карашы белән. – Башыгызга төшкән бер бәла икәнмен, һич югы, сез мине пароход пристанена хәтле озатып куегыз. Үзегез уйлап карагыз, үлемнән коткаручымны ансат кына ташлап китсәм, рәхмәт фәрештәләре бүтән вакытта яныма да килеп карамаслар.
Күренеп тора: сөйләшә белә торган вәсвәсә иде бу. Комда яланаяк эзләре калдыра-калдыра пароход тукталышына барган арада гына, җитмәсә тагын, сәерсенеп карап калучы йөзләгән-меңләгән күз карашлары астында алар, әлбәттә, әллә ни аңлашып-танышып китәргә өлгерә алмадылар. Шулай да әһәмиятлесе эшләнде: алар киләсе ялда шушында, Маркиз утравында ук тагын бер очрашырга сүз куештылар. Сүз араларыннан Гөлчирә Әсфанның өйләнмәгән карт буйдак икәнлеген дә абайлап алды, ләкин үзенең кайсы урамда һәм кем белән торганлыгын белдерергә ашыкмады. Гомумән, күп сөйләшми иде ул. Әсфан Гөлчирәнең бу йомыклыгын психик хәле белән аңлатырга тырышты, хәер, бу минутларда аңарга күп кирәк тә түгел, ул үзенең эшләгән батырлыгы, үлемнән тартып алган яңа танышы һәм аннары киләсе ялда тагын бер очрашырга сүз куешулары өчен дә куанып бетә алмый иде.
Кем син? Кешеме, әллә адәм күңеленә коткы салу өчен кеше кыяфәтенә кереп йөрүче пәри кызымы? Кияүдән кайткан берәр яшь толмы, әллә сабагында килеш шулай сакланып калган җиләкме? Чынлап та, кем син? Кем син?
Чамача әнә шундый сорауларны куймакчы булып, атна буена очрашуны көтеп торды Әсфан. Ял көн иртүк Маркиз утравында, пароход тукталышында шәһәр ягыннан чыккан кешеләрдән күзен алмыйча, кадаклангандай торучы да Әсфан булды. Үзенә дә шактый ук кызык тоела иде бу хәл: менә бит, егерме тугыз яшенә җиткәч, инде акыл утырттым бугай дип түш киереп йөргәндә, тәүге иләсләнү белән кабынган унҗиде яшьлек гашыйк кебек тилереп китсенче кеше! Югыйсә хатын-кызларны күргәләгәне булды бит аның. Азып-тузып йөрмәсә дә, шулай да кызлар кулын тотмаган кеше түгел ләбаса! Ләкин әллә ничек кенә булды ул «романнар». Аның күзе төшкән кызлар Әсфан көткән самими күңелле кешеләр булып чыкмадылар. «Тычканлы-мәчеле» уйнарга яраттылар, тыштан ялтырап та, эчләре хәйлә белән тулган һәм, туры килгән саен, туры килмәсә, ничек тә туры китерергә тырышып, егет кесәсе исәбеннән шоколад кимерергә һәм кинога чабарга ашкынып торучы тәмлетамак, шыр сыйрак булып чыктылар. Бик табигый: Әсфан институт бетереп, армиягә – действительный хезмәткә киткәч, буш кесә белән кайтачак бу солдатны ике ел буена көтәргә сабырлыклары җитмәде, беришесе кияү тапты, аеруча җитезләре кияүдән кире әйләнеп кайтырга да өлгерделәр. Әсфаннан хатын-кыз кайгысы очты. Эшкә урнашу, яшәү өчен үзеңә почмак табу кайгысы, кеше күзенә күренерлек өс-баш рәтләү яклары алга килеп басты, кыскасы, күпме кирәк кешегә егерме тугызга җитү өчен! Егерме сигез артыннан ук бит ул егерме тугыз. Ул арада Әсфанга хатын-кыз халкыннан курку, аларга ышанмыйча карау, алны-артны уйлап эш итүче салкын акыл урнашып өлгергән иде инде. Менә шул кешене узган ял көнендә очраклы рәвештә туры китергән әлеге серле «табышмак» кинәт тилертеп, яңадан унҗиде яшьлек күсәккә әйләндереп китте бит, әкәмәт – коткарасы калмаган икән аны, бата башлаган батсын икән!
Сәгать унга, унбергә хәтле көтте ул, су коенырга китмичә, үзен үзе битәрли-битәрли көтте. Ләкин… гөнаһ шомлыгы түгел диген син аны, – көндезге рейсларның берсендә трапта Гөлчирәнең күренүе булды, аның бөтен җеннәре, бирергә җыенган кискен сораулары коелып юкка чыкты. Чөнки Гөлчирә бу килүендә баш әйләндергеч дәрәҗәдә матур иде. Дөньяда юкны да кимәгән, парфюмерия күленә дә батмаган: өстендә гадәти генә җәйге ак күлмәк, шуның өстеннән биленә зәңгәр пута буып куйган, бу путасы аны ничектер тагын да нечкәртеп, яшәртеп җибәргәндәй итә иде. Чәчен дә, тузгымасын өчен булса кирәк, шундый ук зәңгәр тасма белән урап куйган, ләкин аңарга карамастан, тузгыйсы чәче тузгыган, әмма ул үзе моңа игътибар да итмәгәндәй күренә иде. Болай көттергәнлеге өчен бераз аптырабрак та калган булса кирәк: авызы ачык, ап-ак булып тешләре күренеп килә иде. Ләкин Әсфанның читтән генә сокланып, озак күзәтеп торырга сабырлыгы җитмәде, атлый-йөгерә тиз генә аның каршысына чыкты. Күңелен шомландырып торган баштагы икеләнүләре берьюлы юкка чыккан, бернинди шикләнүсез, бернинди сораусыз һәм үпкәсез, хәтта бераз шаярткандай итеп, Гөлчирәнең беләгеннән тотып алды ул:
– Бу юлы батмабыздыр инде, шәт… икәү бергә булгач?
Алар, бер-берсенә карашып, беравык сүзсез калдылар – бөтенесе дә әйтелде кебек шушы сүзсез карашып алуда! Бүтән кешеләр ничек ял итсә, алар да шулай ял итәргә булдылар. Читкәрәк китеп су керделәр. Әсфанның алай-болай кулы озыная башлагач, Гөлчирә берме-икеме тапкыр аның кулына сукты, судан чыккач, кояшның уттай кыздырган төшен сайлап, кызынырга яттылар. Монда да ханым егетнең үзеннән бераз читкәрәк китеп ятуын үтенде.
– Ерактагы кояш яктырак була, – дигән булды ул, Әсфан артык үз итеп якынгарак елыша башлагач. Дөресен әйткәндә, Гөлчирәнең үзен болай үтә кырыс тотуы Әсфанның ачуын да кабарта башлаган иде инде. Әлеге дә баягы: шул бер үк «тычканлы-мәчеле» уйнау килеп чыга түгелме соң монда да? Аерма тик шунда: монда тычканы да, мәчесе дә яхшы ук картаеп, хәйлә туплап өлгергәннәр, берсе икенчесеннән тиз генә алданасы килми иде булса кирәк. Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, бермәл тын гына яткан Әсфан кинәт, истә-оста юк чагында һәм балаларча беркатлылык белән:
– Сиңа ничә яшь, Гөлчирә? Только яшермичә әйт, – дип, дуамал гына сорап куйды.
Гөлчирә, яткан җиреннән башын калкытып, Әсфанга карап көлеп торды: «Әй җүләр сабый… Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы?» дигән мәгънә яшерелгән иде бу карашта.
– Димәк, сине мин үзем түгел, минем яшем күбрәк кызыксындыра, – дип, чак кына ирония белән көлемсерәп куйды Гөлчирә, – ә мин, җүләр марҗа, үземне үлемнән коткарган кешене благородный рыцарь итеп күз алдыма китергән идем.
Һәм ул, Әсфанга икенче якка борылып торырга кушып, тиз генә сикереп торды, купальный костюмын салып, күлмәген кияргә һәм, әлбәттә, бераз төзәтенергә тотынды.
– Җитте, берьюлы бик озак кызынып, белокровье алуың бар, без карт кешеләрдән анысы да ерак йөрмәс, – дигән булды аннары, Әсфанның баягы соравына каршы ачыктан-ачык төрттереп.
Бераздан алар, комда яланаяк эзләре калдырып, өскә – ярга таба менеп киттеләр. Анда буфетларга сугылгалап, ләкин, чират зур булу сәбәпле, берсендә дә тамак чылата алмыйча беравык буталып йөргәннән соң, аланлык аркылы үтеп, урманга юл тоттылар.
– Башым авырта башлады, монда күләгә җитми, – дип аңлатып маташкан булды Гөлчирә.
Асылда, аңарга Әсфанның батырлыгы җитми, анда – кеше күзеннән читтәрәк – ул аны батыррак итеп күрергә тели иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, анда да Гөлчирә көткәнчә килеп чыкмады. Урманга керү белән, безнең беркатлы Әсфаныбыз кинәт ботаникка әйләнеп калды.
– Менә бу зелпе дигән куак булыр, – дип аңлатырга тотынды ул, учарланып үскән бер куак янында туктап, – мин малай чакта шуның тамырын җыйдырып теңкәмә тия торганнар иде. Күн эшкәртү промышленностена, ниндидер буяу экстрактына китә, имеш.
– Ә менә бусы нинди агач? Белмәссең, анысының да тамырыннан ни дә булса ясыйлардыр әле?
– Анысының тамырыннан безнең ише көпә-көндез урманда адашып йөрүче диваналарның башына кундыру өчен күсәк ясыйлар, – дип, шуклыкка каршы шуклык белән җавап кайтарды Әсфан.
Гөлчирә, егетнең күңелен күрергә тырышып, авыз чите белән генә көлгән булды, ләкин күренеп тора: көләсе килүдән түгел иде бу көлү.
– Әгәр минем белән йөрү сезгә адашу булып күренә икән, – дип башлады ул бераздан, бу юлы инде бик җитди итеп, – яки сез моның өчен кемнән дә булса шүрлисез икән, шушы минутта ук минем ялгызымны гына калдырыгыз. Мин – ялгызлыкка ияләшкән кеше.
Үпкәләү дә, серлелек тә, бер үк вакытта егетне батыррак булырга чакыру да ишетелеп калды бу сүзләрдә.
– Бераз тыңлап торыйк, – диде Гөлчирә, аннары, күрәсең, сүзсез калган Әсфанның күңелен табарга тырышып, – синең, шулай япа-ялгыз калып, урманны тыңлап торганың бармы?
Әсфанның ни дип җавап бирергә дә белмичә, әле һаман аптырабрак торуын күреп, Гөлчирә яңадан һөҗүмгә күчте:
– Син, алайса, юкка гына ботаник булып кыланасың икән, егет. Ә минем тыңлаганым бар. Урман гел бер генә төрле шауламый. Көзен ул җылап, яшел яфракларын койганы өчен хәсрәтләнгәндәй шаулый. Менә хәзер июль, җәй уртасы. Беләсеңме, ул хәзер нәрсә дип шаулый? Белсәң әйт, йә, ни дип шаулый июльдә урман?
Ул бер үк вакытта ап-ак тешләрен хәтәр елтыратып көлә һәм, «Кинәт өстенә ташлансам, бу мокыт нишләр иде микән? Йөрәге ярылып үлмәс идеме?» дигән төсле, үтә нык текәлеп, Әсфанга карап тора иде.
– Белмисең икән, белмисең икән, иптәш ботаник, – дип, мыскыллы тантана белән шаулап көләргә тотынды ул һәм, шул кызудан тәмам ташып, нәрсә булганын һәм нәрсә булачагын һич уйлап тормастан, Әсфанның муенына ташланды, тәкатьсез калып, аны кочарга-үбәргә тотынды. Һәм, кинәт кабынган кебек, шундый ук кинәтлек белән читкә ыргылды, алдына-артына карап тормыйча, пляж ягына таба йөгерде.
– Син мине икенче очратма, Әсфан… Үтенәм, больше очратма, – дип кычкырды ул, бераз киткәч Әсфан ягына борылып.
…Әсфан, исенә килеп, аның артыннан чапты. Ләкин соң иде инде. Ул ярга төшеп җиткәндә, Гөлчирә Идел аркылы кешеләр ташый торган пароход палубасына менеп баскан, трап алынган, пароход кузгалып тора иде. Гөлчирәнең бары тик кул изәве генә аның күз алдында аермачык күренеп калды. Әле төш кенә авышкан, тузанлы шәһәргә ник шулай ашыга торгандыр?
О проекте
О подписке