– Моңа хәтле теш агартып берәүгә бер сүз әйткәнем, зарланганым булмады, хватит быть ходячей могилой, – дип башлап китте Гөлчирә, Әсфанны үз бүлмәсенә алып кереп, ишекне япкач. Шул арада үзе, ширма артына кереп өстен алыштырырга, ак җирлеккә көмештәй ялтырап торган зур-зур банан яфраклары төшерелгән халат киеп чыгарга да өлгерде. Өстен алыштырганда, әллә кабалану сәбәпле, әллә юри берәр мәкер белән, ширма тактасы өстеннән аның ялангач беләге күренеп калды. Эшнең һәрьяктан катлаулана барганлыгы күз алдында иде.
– Шулай, егет, дөнья конструкторлык бюросында ватман табагына сызып куйган сызымнар буенча гына бармый икән шул! – дип сүзне ялгап китте, өстен алыштырып чыккач. Ул хәзер үзен иркенрәк тота башлаган иде инде. – Турысын гына әйткәндә, мин аңарга кияүгә чыкканда алдын-артын уйлап торырлык яшьтә түгел идем, унҗиде яшьтә уйлый белмисең, уйлап торуның кирәге дә булмый икән! Бөтенесе синеңчә булыр, бер дә төере чыкмас кебек күренә икән унҗиде яшьтә чакта. Сугыш бетүгә бара, ул – иллегә якынлашып килүче подполковник, сүзгә-телгә оста, дәрәҗәсе бар, акчасы күп, ә мин ашык-пошык кына медучилище бетереп, романтика эзләп фронтка килгән иләс-миләс кыз идем. Мәгәр ул романтика дигәнем галошка утыру булып чыкты. Матур итеп сөйли белә торган, бүләк арты бүләк биреп минем башымны-күземне әйләндергән, киң җилкәле, таза, һәрьяктан килгән минем ул подполковнигым чынлыкта исә ике бала атасы, инде әллә кайчан оя корып, оясыннан бизеп өлгергән карт карга булып чыкты. Ә ул мине, семьям бомбёжкага эләгеп һәлак булды, дип ышандырып маташты, телгә оста иде ул, болай корып калганчыга хәтле. Шушы беренче алдашуы өчен үк минем аңарга бик нык хәтерем калды. Бергә торган кешеңә гел үпкә саклап булмый, соңыннан оныттым тагын. Әлбәттә, сугыш бетү белән үзенең элекке «оясы» на кайтып китсә, бер дә кулын-аягын бәйләмәгән булыр идем. «Бар кит, балаларың янына кайт, мин сине бәйләп тотмыйм», – дип тә карадым, китмәде. Кайтып, Казанга урнаштык, аттестаты зур, шуның өстенә тагын, монда кайткач, акчасы шактый килә торган урынга урнашып, эшләп тә йөрде. Менә шушы особнякны сатып алдык, үз интересы дигәндә, ул – йөри дә, сөйләшә дә белә торган кеше. Дөресе, менә бу каһәр төшкән параличка хәтле шулай иде. Әйбәт кенә тордык, гайбәтенә керәсем юк, какмады, сукмады, авыр сүз әйтмәде, күзем төшкән нәрсәгә акчасын жәлләмәде. Ләкин арабызда утыз яшьлек аерма бар, ул – корсак үстергән карт ир, ә мин – тулышып кына килүче яшь хатын, минем күзем подполковник булмаган икенче берәүгә төшмәгәе дип, бик тә шикләнә иде, бичара. Шул эчкә яшерелгән көнчелеге аркасында соңыннан ул бик нервныйга әйләнде, шул көнчелеге аркасында мине эшкә кертмичә, өендә бикләп асрады. Китапта гына ул, җаным, барысын да бик түгәрәк итеп язып чыгаралар. Ә без ничек булдыра алсак, шулай яшәдек, урамга чыгып кычкырмадык. Шулай да, билләһи дип әйтәм, урынсыз көнчелекләре өчен урамга чыгып кычкырасым килгән минутлар булгалый иде. Ничек кенә дисәң дә, бу каһәр төшкән параличка хәтлесе, яхшымы-яманмы, тормыш булган икән. Моннан ел ярым элек ул шулай кинәт торыксыз, телсез, колаксыз калды. Ятмаган больницасы, күрсәтмәгән профессорыбыз калмагандыр. Вакыты-вакыты белән чак кына рәтләнгән дә кебек күренгәли иде баштарак. Соңгы вакытта андый өметләргә дә урын калдырмый башлады. Ничек яткызам – шулай ята. Нәрсә каптырам – шуны йота. Бер атна яки бер ай гына булса икән, әйтергә генә ансат, тиздән ике ел була… Тагын кайчанга хәтле ураза тотарга кушасыз, җанкисәгем? Мин дә бит кеше. Бүтән кешеләрдә кузгала торган теләкләр миндә дә кузгалмый дисеңме? Болай шәрран-яра сөйләшүемә гаҗәпләнмә, Әсфан. Бер тел ачылганда эчемне бушатасым килә. Әгәр теге чакны Маркизда бата башлаган җирдән коткармаган булсаң, мин бу әйтелмәгән сүзләрне шул әйтелмәгән килеш үзем белән су төбенә алып киткән булыр идем. Миңа бердәнбер котылу юлы булып күренгән шул позорный эшне дә җиренә җиткереп башкарырга ирек бирмәдең, сиңа чишелмичә кемгә чишелим?
Гөлчирә кинәт урыныннан сикереп торды, тәвәккәллек җыйгандай, аскы иренен тешләп, пауза ясап алды, күзләре – яшь аша кыргый дәрт белән тулган күзләре Әсфанга текәлгән, үзен көчкә-көчкә генә тыеп торганлыгын бөтен торышы әйтә иде. Менә аның бөтен эчке икеләнүләрен басып, күзләрендә хәтәр бер очкын чагылып китте, юк, нихәтле тырышса да, ул үзен тыеп кала алмады, халат кнопкаларын берьюлы тартып ычкындырды һәм яртылаш ачылган тыгыз күкрәкләре белән Әсфанның өстенә ауды. Оят һәм ясалма әдәп саклау дәрәҗәсеннән узган иде ул бу минутта.
– Әйт, Әсфан, әйт, җанкисәгем, минем кай җирем кешедән ким? Ник мин… мин генә шулай ир исе иснәргә интегеп, сабагымда килеш корырга тиеш?
Әлбәттә, Әсфанның да хәле җиңелдән түгел, ул үзен берьюлы ике ут арасында хис итә: бер якта – үз дәртеннән буыла баручы менә бу шашынган хатын, аның ут янып торган иреннәре, аның тыгыз ак күкрәкләре… Икенче якта – теге… ишектән керешли үк кадап-өтеп алган күзләр, паралич ирнең зәһәрле күзләре…
Шул баш әйләндергеч кичтән соң байтак вакытлар каршылыклы уйлар белән тулышып йөрде Әсфан. Бер яктан, алдап һәм һич кисәтмичә өенә алып кайтуы, болай да газапланып яткан паралич иргә тагын да кыенрак өстәмә газап – көнчелек газабы да өстәве өчен, ул Гөлчирәгә чын күңелдән үпкәли, аны мәкерлелектә, миһербансызлыкта гаепли, аның белән бүтән беркайчан да очрашмаска, очрашса да котырынырлык сәбәп ясамаска үзенә үзе ант итә. Икенче яктан, шул мәкерле хатын Гөлчирә аны телдән әйтеп булмый торган яшертен җепләр белән үзенә өзлексез тартып тора, еш кына эштән кайтышлый, әйләнеч юлны туры итеп, Әсфан алар урамына кагыла уза, ике катлы өйнең өске катына, аның тәрәзәләренә күз сала китә – шул өйдә, шул тәрәзәләр артында икесе ике төрле газап белән интегә торган ике җан иясе барлыгын, моның шулай икәнлеген белә торып, үзенең аларга берничек тә ярдәм күрсәтә алмаганлыгын, хәтта киресенчә, якын барырга да курыкканлыгын тоеп, үзен түбән җанлылыкта, обывательлектә гаепли иде. Хәлне тагы шунысы да катлауландыра: Әсфан бу очрашулар, үзенең бу бәйләнчек уйлары турында авыз ачып кемгә булса да сүз дә әйтә алмый. «Кара әле, дус кеше, мин ике елга якын паралич белән хәрәкәтсез ятучы бәхетсез бер бәндәнең кызларыңа биргесез япь-яшь, чип-чибәр хатынына гашыйк булдым бит әле. Син ничек карыйсың бу эшкә? Дәвам иттерергәме миңа бу романны?» – дип киңәш сорап булмый ич инде.
Шулай да Гөлчирәне яңадан очрату, дөресрәге, очрату чарасына керешү уе юк иде Әсфанда. Күрәсең, Гөлчирә бу мәсьәләдә Әсфанга караганда башсызрак булып чыкты. Уйлап кына калмады ул, беркөнне Әсфанның өенә үк килеп чыкты. Такта белән генә бүленгән бүлмәдән аларның әле яхшы ук тавыш күтәреп, әле пышылдауга күчеп сөйләшүләреннән, бигрәк тә киенеп-ясанып килгән бу чибәр яшь хатынның ишекне каты ябып, исәнләшми дә чыгып китүеннән квартира хозяйкасы үзенчә нәтиҗә ясамыйча кала алмады: «Таш курчак кына башын әйләндерә алмас безнең Әсфанның… борчаклары пешмәде, ахры, боларның», – дип, белмим ни өчендер кунакның болай тиз чыгып китүенә шатланып куйды ул.
Ләкин «кунак» дигәне алай тиз суына торганнардан түгел иде шул, ишекне каты ябып, шулай чыгып китүеннән соң берме-икеме ай күренми торды да, ахырда беркөнне, ике дә уйламыйча, Әсфан эшли торган конструкторлык бюросына ук килеп җитте. Ашыгыч йомыш белән ерактан килгән кыз туганы атлы булып, егетне ишек төбенә – аулаккарак чакырып чыгарды. Бу юлы да бик бизәнеп-ясанып килгән иде Гөлчирә, нияте бигүк фәрештәнеке түгеллеген өсте-башы да, бигрәк тә астыртын хәйлә һәм тыелгысыз дәрт белән тулган күзләре кычкырып тора иде. Хәер, тел яшереп торуны ул кирәк дип тә тапмады.
– Син, егет, теге көнне коры өеңнән коры сүз белән озаттым да шуның белән котылдым дип уйладың, ахры, Гөлчирә апаңнан. – Ул, ап-ак тешләрен Әсфанның күз алдына юри тезеп куйгандай, авызын ерып көлде һәм, тегеңә сүз әйтергә дә ирек бирмичә, янә үзе ялгап алып китте: – Котылмаган кайда! Алай ансат кына котыла торган булгач, бата башлаган җиреннән чыгарасың калмаган, баткан икән бата бирсен иде шунда.
Бу аның, эчке каршылыкларын берьюлы түгеп салмас өчен, юри шулай агрессив булып кылануы иде булса кирәк, чынлыкта ул монда килгәнче кат-кат уйланган, күңеленнән барысын да кичергән. «Шулай мөмкинме? Шулай килешәме?» кебек сорауларны үз алдына күп мәртәбәләр куйган, килми чарасы калмаганлыктан килгән, инде хәзер, оятын эчкә йотып бер килгәч, нарасый булып кылануны кирәк тапмый, ниятләгән эшен ахырынача җиткерергә карар кылган иде.
– Әйтәсе сүзләрем бар сиңа, Әсфан җаным, – дип тотынды ул, шундук үтә назлы-җитди тонга күчеп һәм әйтәсе сүзен әйтмичә куркып калудан шикләнгән кебек өстәде: – Әлбәттә, ишек төбендә генә әйтелә торган сүз түгел. Алдан ук тынычландырып куям: инде куркаклыгыңны белдем, бу юлы мин сине паралич ирем янына алып кайтмаячакмын.
Мондый тәвәккәллек белән керешкән чая хатын юлын тапмыймы соң? Кичен алар элек, фарыз гамәлне үтәгән кебек, кинога керделәр, кинодан чыккач, Гөлчирә, Әсфанга як-якка карарга да бирмичә, гадәттәгечә, чәнечкеле-җитди сүзләрен бергә бутый-бутый, егетне култыклап, кольцога – трамвай тукталышына таба алып китте.
– Күңелем начарлыкта түгел икәнне шуннан бел – бу юлы мин сине двойкага утыртып алып китмим, – дигән булды ул, шаяртып.
– Күңелең яхшылыкта булса әгәр, – дип, кырыс кына бүлдерде Әсфан, һәм ул бик җитди иде бу минутта, – син, двойкага утырып, авыру ирең янына кайтырга тиеш. И вообще, Гөлчирә ханым, без болай уен корып йөрүләрне туктатыйк.
Һәм Әсфан Гөлчирәнең ни дип әйткәнен дә көтмичә, кискен генә борылды да кузгалып кына торучы 8 нче номерлы трамвайның баскычына сикерде – бу трамвайның үз ягына таба бармаганлыгын ул белә, шул ук вакытта, тагын ниндидер яңа мәкер уйлап чыгарырга торган Гөлчирә-вәсвәсә янында озак тукталып калырга ярамаганлыгын да, тукталса, яңадан аның тозагына эләгәчәген дә белә иде.
Әсфан шаяртып әйтмәгән иде ул сүзләрне. Киресенчә, моңа хәтле шаяртулары өчен дә ул торып-торып үзен битәрли, уйлап эш итмәүдә, егерме тугыз яшьлек сабыйлыкта гаепли иде. Теге кичне паралич ирнең аңарга нәфрәт һәм гаҗизлек белән тулып караган күзләре аның артыннан ияреп, өзлексез үпкә һәм шелтә белдереп йөргән кебек тоела иде. Алай гына да түгел, кайбер төннәрне тынгысыз йокы аралаш ул аны төшендә күрә, вакыты-вакыты белән кошмар дәрәҗәсенә җитеп, буылып, шабыр тиргә батып уяна иде.
Ләкин Гөлчирә бер башланган ул татлы уенны ташлый алмады гына түгел, Әсфанның ташлау ниятен сизеп, ул тагын да үчекләнә, үҗәтләнә төшеп тотынды. «Әһә, киеп карап та, ошамаса ыргытып бәрергә бияләй идем мин сиңа, – дип, үзен үзе котыртырга керешә иде ул вакыты-вакыты белән. – Син элек тилерт тә кешене, аннары үзең, тиз генә башыңа акылыңны җыеп, куак арасына пос. Янәсе, бәладән баш-аяк ул шашкан хатын белән. Бер дә бер көнне сасысы дөньяга таралуы бар». Ләкин бу – аның ялгыз һәм үтә ярсулы минутларында килә торган уйлары, Әсфан янына килгәндә, ул, гадәттәгечә, киенеп-ясанып, ай-кояштай балкып килә һәм күренүе белән тегенең бөтен тәүбәләрен берьюлы чәчеп-туздырып ташлый иде. Юк, Гөлчирә Әсфанны ошатты гына түгел, Гөлчирә-хәйләкәр төлке Әсфанның бөтен йомшак якларын «укып» бетерде, кайчан һәм ничек, нинди сүзләр, дәлилләр белән аны эретергә икәнлеген ул бик яхшы белә иде.
– Беләсеңме нәрсә, Гөлчирә ханым, – дип сүз башлады Әсфан бер очрашуда, – әйтмәскә тырышып нихәтле эчемдә йөртсәм дә, наконец, әйтмичә булдыра алмыйм: син минем учреждениегә килеп йөрүеңне ташла. Иптәшләр белә – минем бернинди дә «кыз кардәшем» булганы юк. Шулай ук моны Алла да белә.
– Алла минем дә яшь кенә башымнан гел ураза тотып яшәргә тиеш түгеллегемне белә торгандыр, алайга китсә.
Гөлчирә, һәрвакыттагы кебек, сүзне ничек тә уен-көлкегә борып җибәрергә маташмакчы иде дә, ләкин аның бу тырышлыгы Әсфанның ачуын гына китерде.
– Юк, мин чынлап әйтәм, Гөлчирә, – диде Әсфан, ханымны кырыс кына бүлдереп.
– Ә мин чынлап әйтә торган сүзләремне инде әллә кайчан әйтеп бетердем. – Гөлчирәнең бу сүзләреннән аптырабрак калды Әсфан: шаяртуга да, бер үк вакытта күңел түреннән алып, әрнеп әйткән сүзләргә дә охшыйлар иде бу сүзләр. Ул арада Гөлчирә Әсфанны култыгыннан бик нык кысып алып, кызып-кызып дәвам итте: – Әйе, әйе, егет, юк синең чынлап әйтә торган сүзләрең. Беребезнеке дә юк. Без барыбыз да чак-чак кына куркып, чак-чак кына хыялланып, ә чын дөреслектә «Денем өчен түгел, көнем өчен!» дип яши торган кешеләр. Син – нәкъ шундыйларның берсе. Башта син минем белән чак-чак кына мавыктың да шикелле. Инде менә эшләр тирәнгә китмәгәе дип шүрли башладың. Чынлап та, әгәр бу әрсез алабай синең койрыкка чын-чынлап тагыла калса нишләрсең син, бичара? Хурлыгын кая куярсың? Алла сакласын, кеше-кара ишетмәсен, әгәр ул әрсез хатынның паралич белән ятучы ире булганын да белеп алсалар? Монда ачыктан-ачык персональным делом пахнет, егет. Сак була күр.
– Нигә? Сак булу бервакытта да зыянга алып бармый.
Гөлчирә, Әсфанны ычкындырып җибәрергә теләмәгәндәй, аның кулларын үз кулларына кысып алды. Аны урам чатындагы аулаграк почмакка тартты. Бераз тынычлангач, пышылдап диярлек, ләкин шулай да бик ишетелә торган итеп әйтте:
– Сак булу турында элегрәк уйларга кирәк иде, егет. Бала булма, моңа хәтле белмәмешкә салышып йөргән икәнсең, моннан соң, алайса, белеп тор: мин синнән йөккә калганмын, тиздән безнең балабыз булырга тиеш.
Һәм ул аптыраудан телсез калган Әсфанның кулларын дәррәү ычкындырып, исәнләшеп тә тормастан, тиз-тиз атлап китеп барды. Ләкин бөтенләй үк китеп өлгермәстән, борылып тагын килде.
– Син курыкма, Әсфан, курыкма, – диде ул, бу юлы инде ничектер тынычландырырга тырышкандай. Гүя иң куркынычы әле әйтелеп бетмәгән иде. Һәм әлегә эшләнмәгән дә. Гүя ул аны эшләргә бары тик җыена гына иде шикелле, – мин барысын да үзем җайлармын, мин алай тиз коелып төшә торганнардан түгел. Синнән тик бер генә үтенеч: мине ташлыйсы булма!
Бу китүеннән кире әйләнеп килмәде Гөлчирә һәм башкача ул Әсфанның «кыз туганы» булып, ул эшли торган учреждениегә дә килеп йөрмәде. Арада кеше гайбәтенә азык бирми торган, ләкин шул ук вакытта тынычланырга да юл куймаучы билгесез тынлык урнашты – бер ай, ике ай, өч ай шулай булды. Бу, әлбәттә, араның бөтенләйгә өзелүе түгел, Әсфан моны сизә, киресенчә, төрле сүзләр-ишарәләр белән өркетеп китүенә дә карамастан, Әсфанның Гөлчирәне, һич югы, читтән генә булса да күрәсе дә килә башлаган иде. Ләкин Гөлчирә серле рәвештә юкка чыкты, бүтән һич күренмәде.
Шулай итеп, эчтән әкрен генә көйдерә баручы тынгысыз ут эчендә торып калды карт буйдак. Бер яктан, аның Гөлчирәне күрәсе, аның хәлен беләсе, аның чәнечкеле-төрткеле сүзләрен ишетәсе килә. Икенче яктан, салкын акыл белән үзен ничек тә авызлыкларга тырышып: «Ну её… бәласеннән баш-аяк. Үзе үк шыр акырып торган бала күтәреп килмәсә, ирекле башыңны лямкага илтеп тыкма», – дип, үзен үзе тынычландырырга маташа иде.
Ә менә һич тә көтмәгәндә, җитмәсә тагын, өйгә дә түгел, эшли торган учреждениесенә, бөтен иптәшләре алдында аны судка чакырып повестка китереп тоттыргач, ул моны ничек аңларга да белмичә, бөтенләй аптырап калды.
Хәер, суд залында бөтенесе күздән яшь китерер дәрәҗәдә ачык булды. Уеннан уймак чыккан, юк, уймак кына да түгел, яманрагы: Гөлчирәне гаеплеләр эскәмиясендә, сак астында күргәч, Әсфанның башына берьюлы берничә тукмак белән китереп орган кебек булдылар. Гөлчирә озын кара күлмәктән, иңенә шундый ук кара шәл салган, башы яланбаш, чәчен пөхтә итеп тарап, артка түгәрәкләп өеп куйган. Әллә ни аптыраганлыгы да сизелми, киресенчә, үзен хөкем итәргә килгән кешеләрдән, аларның үтә җитди күренергә тырышып, суд кагыйдәсенең хәрефенә ябышып ятуларыннан эчке ирония белән көлемсерәп утыргандай күренә иде. Залга Әсфан килеп керү белән, ул ерактан ук аны күреп алды, сәламләү урынына авыз чите белән генә елмайгандай итте, «Китте бит, малай, безнең газиз башлар. Күңелеңне киң тот, бәлки, үзем белән сине дә алып китәргә тырышырмын әле» дигән төсле иде аның бу иронияле карашы.
Гаепләү актын тыңлаганнан соң, Әсфанның бөтен аптыраулары берьюлы коелып, бермәлгә бөтенләй катып калды: «Шул хәтлегә үк барып җиттеме? Кем уйлаган шундый ефәк кабык эчендә шундый башсызлык яшеренеп яткандыр дип?» Ләкин нинди дә булса фәлсәфә корып, үзеңне аклап яисә үзеңә үзең хөкем карары чыгарып утырырга хәзер соң, гаепләү акты ачык язылган һәм колакларны ярып, залда яңгырап үтәргә дә өлгергән иде: «Гөлчирә Габбасова, егерме биш яшендәге гражданка, урта белемле, соңгы вакытта өй хозяйкасы, ике елга якын паралич ирен – отставкадагы подполковник Гайнан Курдюковны башта дәвамлы рәвештә карап та, соңыннан агу биреп, аны аңлы рәвештә юк итү кебек җинаять юлына баскан…» һәм башкалар, һәм баш- калар…
– Агу түгел, йокы даруы… Мәрхүм ирем аны әледән-әле сорый, булмаса, таптыра торган иде, бәлки, дозасы артыграк киткәндер, – дип, суд кагыйдәсен бозып, төзәтмә ясады Гөлчирә.
– Безнең кулда медицина экспертизасы һәм, гомумән, әйтәсе сүзегезне сез үз нәүбәтегездә әйтерсез, – дип, аны шундук туктаттылар.
Моңарчы судта булмаган, суд тәртибе күрмәгән Гөлчирә бу үтә рәсмилекне авырга алды. Үзенә карата рәхим-шәфкать булмаячагы турында шундук нәтиҗә ясап, бөтенесенә җене чыккандай, күзләрен түбәнгә – бер ноктага күчерде һәм, бүтәнчә бернәрсәгә дә, бер сүзгә дә игътибар итмичә, кара көеп утыра бирде.
Бары тик үзенә бик якын тавышны ишеткәч кенә, ул, уянып киткәндәй, башын күтәрде. Суд шаһит сыйфатында чакыртылган Әсфанны аягүрә бастырып, аңардан сорау ала иде.
– Әйе, булды шундый хәл… Узган ел, июль башларында иде шикелле… Маркиз утравында, Волгада су коенганда… «Коткарыгыз, батам!» дигән тавыш ишетеп, мин шул якка йөзеп киттем…
– Гражданка Габбасова үзе батарга ниятләгән, үзе «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Нәрсәдер очы очка ялганмый монда.
Суд утырышчыларыннан берсе, шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Кыскасы, әйтәсе сүзләренең күбесен әйтә алмады Әсфан.
Гөлчирә Әсфаннан, әлбәттә, күбрәкне көткән иде. Яклап сүз әйтер дип үк көтмәсә дә, шулай да рәхимлерәк булыр, әйткән сүзен Гөлчирә трагедиясен аңларга тырышып әйтер дип көткән иде. Аның рәсми корылык рамкасыннан чыкмыйча, дөресрәге, чыга алмыйча, авыз эченнән ботка пешерү белән калуы (Гөлчирә бу минутта Әсфанның күңелендә нинди каршылыклар котырганлыгын тотып калырга, әлбәттә, өлгермәгән иде.) үз чиратында Гөлчирәне актык чигенә җиткезеп ярсытты. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, соңгы сүзен әйтергә нәүбәт җиткәндә, Гөлчирә бөтенесенә кул селтәп, соң дәрәҗәдә зәһәре чыккан, ахыр чиктә «Миңа ни булса да барыбер! Әмма син дә миннән яхшылык көтмә!» дәрәҗәсенә үк барып төртелгән иде.
Һәм ул бөтен ваклыклары белән, һич тартынып тормыйча, киресенчә, Әсфан белән ике арада булган яшертен ләззәтләрне кабат искә төшерүдән тәм тапкандай, бөтенесен-бөтенесен судка түкми-чәчми сөйләп бирде. Боларның барыннан да соң, ярсуының соңгы чигенә җитеп:
– Юк, коткаручы гына түгел ул, батыручы да… Әгәр шул Әсфан минем башымны-күземне әйләндермәгән булса… Аннары шуны да белеп торыгыз: минем аңардан дүрт айлык корсагым бар, – дип ярып салды.
О проекте
О подписке